Балтач энциклопедиясе


Кузнецов Геннадий Васильевич



бет30/30
Дата19.06.2016
өлшемі1.62 Mb.
#145873
1   ...   22   23   24   25   26   27   28   29   30

Кузнецов Геннадий Васильевич — эстрада артисты.

1955 елның 7 августында Чепья авылында туган. 1973 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый һәм Ижевск шәһәрендәге удмурт мәдәни-агарту училищесына укырга керә. 1973-1975 елларда хәрби хезмәттә булу сәбәпле укуын өзеп тора һәм училищены 1977 елда тәмамлый. 1978 елның башыннан— «Италмас» Удмурт дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты. Бу данлы үзенчәлекле милли ансамбль составында Советлар Союзының күп шәһәрләре һәм авылларында, Германия, Швейцария, Швеция, Финляндия, Монголия кебек күп чит илләрдә чыгышлар ясый. Тиз арада коллективның төп башкаручысына әверелә. Күпсанлы дәрәҗәле фестивальләрдә катнашып, дипломант һәм лауреат була.

1990 елдан Г.Кузнецов «Айкай» удмурт фольклор ансамбленең вокал солисты, аның оештыручысы. Ул хәзерләп сәхнәгә куйган «Рекрут озату», «Аю аулау», «Пасха уеннары», «Айкай» кебек уенлы тамашалар соңгы еллардагы удмурт сәнгатенең иң зур казанышлары буларак бәяләнделәр.

1987 елда совет сәнгатен үстерүдәге олы хезмәтләре өчен РСФСРның атказанган артисты исеме бирелде.

Артист якташыбыз бүген киң колачлы иҗади эзләнүләр рухы белән яши.
Кузьмин Яков Кузьмич (Козьмин) — дин эшлеклесе.

1873 елның 2 октябрендә хәзерге Кукмара районының Янил авылында керәшен гаиләсендә туган. 1892 елда Үзәк керәшен-татар мәктәбен тәмамлый. Шул ук елны Дорга авылына килә һәм 1872 елдан бирле эшләп килүче миссионерлык мәктәбендә укыта башлый. Татарлар арасында актив миссионерлык эше алып бара. Шушы тырышлыгын күреп 1901 елда аны Чепьядагы Троицкий чиркәвенә дьякон итеп билгелиләр. 1906 елдан—шушында ук священник.

Үтә тырыш хезмәтләре өчен Изге Синод аны 1892 елда үзенең махсус Библиясе белән бүләкли.

Революциядән соңгы еллардагы язмышы әлегә билгеле түгел.


Кумаев Константин Степанович — мәгариф хезмәте ветераны.

1920 елның 5 октябрендә Чепьья авылында туган. 1938 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый. К.Кумаевның шуннан соңгы бөтен гомере яшь буынны тәрбияләүгә багышланды: башта бер ел Удмурт АССРның Кизнер районында, 1939 елдан 1980 елга кадәр Чепья урта мәктәбендә физика, математика фәннәрен укытты. 1958 елда читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлады. Үзенең тыйнаклыгы, тырышлыгы, үз хезмәтен ихлас яратуы белән хезмәттәшләренең, авыл халкының тирән ихтирамын яулады. Аңа педагогик такт, зыялылык, җорлык, түземлелек, максатчанлык кебек күркәм сыйфатлар хас иде. Күп яшь укытучыларга остаз булды. Мәгариф өлкәсендәге олы хезмәтләре өчен аңа 1966 елда «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» билгесе тапшырылды.

К.С.Кумаев Бөек Ватан сугышында катнашып озын-озак фаҗигале сугыш юлы кичте. Сугыштагы батырлыклары өчен Өченче дәрәҗә Дан, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, күпсанлы медальләр белән бүләкләнде.

1992 елның 28 декабрендә вафат булды, Чепья авылы зиратына күмелде.


Кумаева Мавра Васильевна — колхозлар төзү хәрәкәте ветераны.

1905 елның 3 маенда Чепья авылында туган. 1913-1915 елларда шушында церковно-приходская школада укый. Берничә ел әтисе хуҗалыгында кәндәлек эшләр башкара, крестьян тормышы мәшәкатьләре белән яши. Чепьяда беренче ярлылар комитетын оештыручылар арасында була.

1928 елда машина ширкәтенә керә. 1930 елда бу иптәшлек яңа оешкан «Дэмен» колхозы тарафыннан йотыла һәм Кумаевлар гаиләсе колхозга кабул ителә. 1930-1935 елларда Мавра кырчылык бригадасында эшли. 1935-1945 елларда дуңгызлар карый. Ә 1945 елдан 1960 елга кадәр—колхозның бригадиры.

Актив, тырыш колхозчы М.В.Кумаева 1926 елда эшче-крестьян депутатларының Чепья авыл Советы депутаты итеп сайлана. Шул ук елда хезмәттәшләре аны Татарстан Үзәк Башкарма комитеты члены итеп сайлыйлар. ТатЦИКның беренче сессиясендә ул ТатЦИКның Президиум әгъзасы итеп тә сайлана.

Романтик елларның романтик рухлы шәхесе озын гомер яшәп 1988 елның 11 гыйнварында Чепья авылында вафат булды.

Л
Латыйпов Габделхак Каюм улы — хезмәт ветераны.

1933 елның 24 декабрендә Иске Салавыч авылында туган. Балтач мәктәбендә урта белем алганнан соң Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетында укый һәм аны 1958 елда тәмамлый. Ул укыган чыгарылыш группасын Томск өлкәсенә эшкә җибәрәләр. Г.Латыйпов бер ел чамасы Зырянский районының «Искра» колхозында агроном вазыйфаларын башкара. Аннан кайткач Чапаев исемендәге колхозда агроном булып эшли. 1961 елның маенда аны авылдашлары үз колхозларына чакыралар. Ул чорда «Татарстан» колхозы җирлегендә үрнәк-тәҗрибә хуҗалыгы оештырыла, яшь белгеч әнә шул хуҗалыкта орлыкчылык белгече булып эшли башлый. 1962 елдан баш агроном итеп билгеләнә.

Эшләү дәверендә игенчелек културасын үстерүнең чын мәгънәсендә прогрессив ысулларын кулланып эш итүе, бөртекле ашлык, бәрәңге, терлек азыгы культуралары игүне фәнни нигезгә куюы белән Г.Латыйпов зур абруй казанды. Җирдән һәм ашламалардан рациональ файдалану буенча күп эшләде. Заманында бөртекле культураларның гектарыннан 5-6 центнер уңыш алып килгән хуҗалык үз тарихында күрелмәгән сикереш ясады, 30-40 центнер уңыш гадәти күренешкә әверелде.

Г.Латыйпов утыз елдан артык райондагы иң зур партия оешмаларының берсе булган «Социалистик Татарстан» газетасы исемендәге колхоз партия оешмасының башында торды. Бу җәһәттән аның хезмәт кешесен рухи тәрбияләүдә өлеше искиткеч зур булды. Ул заман сулышын тоя, кешеләрне , аларның омтылышларын аңлый, кешеләрне рухландыра, үз артыннан ияртә белә иде.Югары хәзерлекле һәм зур тәҗрибәле белгеч булуы моңа ирешүдә аның ышанычлы таянычы иде.

Авылдашларының олы хөрмәте билгесе буларак ул күп мәртәбә халык депутатларының Салавыч авыл Советы депутаты итеп сайланды, район партия конференцияләрендә делегат булып катнашты.

1967 елда Татарстан АССРның атказанган агрономы исеменә лаек булды. 1973 елда Хезмәт Кызыл Байрагы, 1986 елда Октябрь Революциясе орденнары, медальләр белән бүләкләнде.

Ветеран Пенсиягә чыкканнан соң да җәмәгать эшләреннән аерылмады. Күп еллардан бирле Салавыч авыл Советы каршындагы ветераннар оешмасын җитәкли.
Латыйпов Рәдис Кадыйр улы — хезмәт ветераны.

1940 елның 22 февралендә Мәскәү шәһәрендә туган. 1941 елда Латыйповлар гаиләсе Пүскәнгә кайта. Рәдис шушында җидееллык белем ала. Балтач мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач аңа укуыннан аерылырга туры килә—ул колхозда эшли башлый. Аңа прицепщик та, тракторист ярдәмчесе дә, урман кисүче дә булырга туры килә.

1959-1962 елларда армия сафларында була, Белоруссиядә хәрби һава көчләре гаскәрләрендә хезмәт итә.

Хәрби хезмәттән аерылгач Янил авылындагы һөнәри-техник училищеда укый һәм Тимирязев исемендәге колхозда тракторчы булып эшли. 1975-1984 елларда—колхозның баш инженеры. Шушы чорда читтән торып укып Чистай авыл хуҗалыгы техникумының механизация бүлеген тәмамлый.

Р.Латыйпов 1984 елда районда беренчеләрдән булып игенчелек буенча подряд бригадасы оештыра, яңача хуҗалык итү алымнарын пропагандалаучылардан була. 1985-1990 елларда әлеге хуҗалыкның ремонт-техника мастерское мөдире була. Аннан соңгы биш елда авылның шәхси хуҗалыкларыннан сөт җыюны оештыра. 1995 елдан пенсиягә киткәнче Пүскән авылындагы мөгезле эре терлек фермасын җитәкләде.

Тырыш, һәрвакыт яңалык тарафдары булган энтузиаст җанлы Р.Латыйпов еш кына хуҗалык идарәсе тарафыннан иң кыен, проблемалы участокларга җибәрелде һәм һәрвакыт үзенә тапшырылган бурычны үтәде, өметне аклый белде.

2001 елда бирелгән Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе дигән абруйлы исем моның ачык дәлиле. Аның хезмәте шулай ук медальләр, күпсанлы Диплом һәм Мактау Грамоталары белән бәяләнде.
Лотфуллина Нурия Габдулла кызы — мәгариф хезмәте ветераны.

1945 елның 20 маенда Шеңшеңәр авылында туган. Смәел мәктәбенең сигез сыйныфын тәмамлый, шушында ук кичке мәктәптә укып урта белем ала. 1963 елда Ор башлангыч мәктәбендә балалар укыта башлап, 1964 елдан—бу мәктәпнең мөдире була. 1965-1971 елларда читтән торып укып Казан дәүләт педагогия институтының химия-биология факультетын тәмамлый һәм биология укытучысы белгечлеге ала.

1978 елдан—Нормадагы һөнәри-техник училище укытучысы, 1996 елдан—аның теоретик хәзерлек буенча директор урынбасары.

Н.Лотфуллина һәрдаим зур җәмәгать эше алып барды. Ул яшьләрнең әйдәп йөрүчесе, агитатор, пропагандиист, колхозның җирле радиотапшыруларын алып баручы булды. 1965 елда актив комсомолка буларак ВЛКСМ өлкә комитеты конференциясендә делегат булып катнашты.

Хезмәте берничә мәртәбә район хакимиятенең, һөнәри-техник белем бирү буенча республика идарәсенең Мактау Таныклыклары белән бәяләнде. 1999 елда Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы исеме бирелде.
Лукина (Хәбибуллина) Динара Ислам кызы — мәгариф хезмәте ветераны.

Чутай авылында 1942 елның 16 апрелендә хәрби хезмәткәр гаиләсендә туган. 1946 елда гаилә Ленинградка күчерелә. 1949 елда әтисе яңа эшкә билгеләнү сәбәпле Минск шәһәренә киләләр. Динара шушында мәктәптә укый башлый. 1956 елда алар инде Казанда, урта мәктәпне дә шунда тәмамлый. Шул ук елны А.Н.Туполев исемендәге Казан авиация институтының радиотехника факультетына укырга керә. Аны тәмамлагач фәнни-тикшеренү институтында инженер-радиоэлектроник булып эшли. 1968 елдан—Казан электротехник элемтә техникумы укытучысы. 1969-1985 елларда аның электрон техникасы лабораториясен җитәкли.

Яшь кадрлар хәзерләүдәге олы хезмәтләре өчен 1992 елда Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы исеме бирелде.

Кызы Татьяна Валерьевна Грабузова шахмат буенча халыкара гроссмейстер, Казанның, Татарстанның, Белоруссиянең, Мәскәү шәһәренең экс-чемпионы, Европа һәм Дөнья чемпионатлары финалисты, Мәскәү физик тәрбия академиясе укытучысы. Икенче кызы Елена Валерьевна Анисимова Япония-Британия-Россия уртак фирмасының өлкән белгече.


Люперсольский Михаил Семенович — дин эшлеклесе.

1865 елның 2 октябрендә Яранск өязенең Великополье авылында дьякон гаиләсендә туган. 1885 елда беренче разряд белән Вятка духовный семинариесенең биш классын тәмамлый. 1886-1891 елларда Яранск өязендә башта псаломщик, аннан соң дьякон булып хезмәт итә.

1891 елда отец Михаил Чепьядагы Троицкий чиркәвенә священник итеп билгеләнә.Шушында ул Октябрь Революциясе елларын, аннан соңгы тынгысыз чорларны кичерә. Ул—Чепья чиркәвенең соңгы рухание.

Чепьяда тиз арада татар, удмурт телләрен өйрәнә.Әтисе мари авылында хезмәт иткәнлектән мари телен балачактан яхшы белә. Ул проповедьләрне (вәгазьләрне) дүрт телдә дә иркен итеп алып бара.

Махсус төзелгән группа составында Священное Писаниене мари теленә тәрҗемә итеп бастыруда катнаша.

Рухани буларак хезмәтләре өчен 1894 елда Изге билбау (набедренник), 1899 елда скуфья белән бүләкләнә. Узган гасырның егерменче елларыннан соңгы язмышы караңгы.


«Татар энциклопедик сүзлеге»нә кертелгән якташлар исемлеге.





  1. Абдуллин Илфак Габделхак улы

  2. Абдуллин Нурулла Гайнулла улы

  3. Айдаров Җәүдәт Кәрамәтулла улы

  4. Апанаев Габдулла Габделкәрим улы

  5. Әсәдуллин Альберт Нурулла улы

  6. Әхмәдиев Фаил Габделбәр улы

  7. Әхмәтов Марат Готыф улы

  8. Баязитова Флера Сәет кызы

  9. Булатов Василий Галләм улы

  10. Вәлиев Габделфәрт Габдрахман улы

  11. Габделхәев Билсур Габделхәй улы

  12. Галимуллин Харис Галимулла улы

  13. Гарифҗанов Габделбәр Гарифҗан улы

  14. Гарифҗанова Роза Бари кызы

  15. Гарифуллин Габдулла Зарифулла улы

  16. Гарифьянов Нургаяз Салих улы

  17. Гафаров Айрат Нури улы

  18. Гатиатуллин Мөхәммәт Хәбибулла улы

  19. Гәрәев Хәмит Гәрәй улы

  20. Гозәеров Камил Сабирҗан улы

  21. Гыйлметдинов Гайфетдин Гыйлметдин улы

  22. Даутов Ниаз Курамша улы

  23. Динмөхәммәтов Ишмөхәммәт Динмөхәммәт улы

  24. Динмөхәммәтов Габделхәй Ишмөхәммәт улы

  25. Җәләлов Ринат Гыйният улы

  26. Закиров Илдус Мөхәммәтгали улы

  27. Зарипов Рим Ибраһим улы

  28. Зарифов Габдрахман Закир улы

  29. Зыятдинов Азат Шәймулла улы

  30. Ибраһимов Хәбибулла Ибраһим улы

  31. Ибраһимова Римма Мөбарәк кызы

  32. Искәндәров Марс Җамалетдин улы

  33. Ишморатов Байрон Мостафа улы

  34. Ишморатов Габдрахман Әхмәт улы

  35. Мазһаров Әхмәт Мазһар улы

  36. Минһаҗев Вагыйз Васыйл улы

  37. Мостафин Рәшит Шәкүр улы

  38. Мөлеков Сөләйман Мифтах улы

  39. Мөхәммәтшин Гарифҗан Садыйк улы

  40. Нәфыйкова Сәрвәр Нәфыйк кызы

  41. Рәхимов Бакый Сибагатулла улы

  42. Рахман Хәбра (Габдрахманов Хәбибрахман Габдрахман улы)

  43. Сабиров Хафиз Сабир улы

  44. Сәлахов Ибраһим Низаметдин улы

  45. Сибагатуллин Фатыйх Сәүбән улы

  46. Тумашев Равил Рәхим улы

  47. Тумашева Кәшифә Җамалетдин кызы

  48. Үтәмешовлар

  49. Фәйзи Мирхәйдәр (Фәйзуллин Мирхәйдәр Мостафа улы)

  50. Фәйзуллин Сәгыйт Сәетгәрәй улы

  51. Фәләхов Инил Фәләх улы

  52. Фәхретдинов Равил Габдрахман улы

  53. Фейсханов Рафек Абдулла улы

  54. Халитов Ниаз Хаҗи улы

  55. Халиуллин Гыйниятулла Гатиатулла улы

  56. Хәйретдинов Риф Галәветдин улы

  57. Шаһиәхмәт әс-Симакый


Файдаланылган чыганаклар
1.Татарский энциклопедический словарь—Казань, 1999.

2.Хезмәт Геройлары китабы—Казан, «Хәтер», 2003.

3.Батырлар китабы—Казан, ТКН, 2000.

4.«Хәтер», 6том—Казан, «Хәтер», 1994.

5.«Хәтер китабы», 1-12 том—Казан, «Хәтер», 2000-2005.

6.«Әфганстан сугышы корбаннарының Хәтер китабы»—Казан, «Хәтер», 1999.

7.Р.Фәхретдин «Асар»—Казан дәүләт университеты китапханәсе.

8.Ш.Мәрҗани «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар»—Казан, ТКН, 1989.

9.М.Худяков «Очерки по истории Казанского ханства»—Казань, «Магариф», 2004.

10.Татар поэзиясе антологиясе, 2 томда—Казан, ТКН, 1992.

11.«Думада мөселман депутатлар»—Казан, 1908.

12.М.Госманов «Ябылмаган китап яки чәчелгән орлыклар»—Казан, ТКН, 1996.

13.С.Алишев «Татары Среднего Повлжья в Пугачевском восстании»—Казань, ТКИ, 1973.

14.Р.Мөхәммәтшин «Татар зыялылары»—Казан, «Мәгариф», 2003.

15.Р.Фәхретдинов «Кичке азан»—Казан, ТКН, 1997.

16.Җ.Рәхимов «Батырша»—Казан, ТКН, 1994.

17.В.Имамов «Сәет батыр»—Яр Чаллы, «КАМаз», 1994.

18.«Правофланговые спорта Республики Татарсан»—Казань,1999.

19.«Золотые страницы купечества, промышленников и предпринимателей»—Казань, «Яналиф», 2001.

20.З.Рәсүлева «Тукай эзләреннән»—Казан, ТКН, 1985.

21.М.Түнтәри «Түнтәр авылы тарихы»—кулъязма, ИЯЛИ мирасханәсе.

22.Р.Зарипов «Тирән тамырлы Түнтәрем»—кулъязма.

23.«Мари-Турекский район»—Йошкар-Ола, 2003.

24.В.Лямин, Г.Сулейманов «Город рабочей славы»—Пермь, ПКИ, 1976.

25.Журнал «Гасырлар авазы»

26.Журнал «Казан утлары»

27.Журнал «Мирас»

28.Журнал «Татарстан»

29.Журнал «Сөембикә»

30.Газета «Мәдәни җомга»

31.Газета «Ватаным Татарстан»

32.Газета «Шәһри Казан»

33.Газета «Восточный экспресс»

34.Газета «Хезмәт» (Балтач районы)

35.Газета «Дуслык» (Киров өлкәсенең Малмыж районы)

36.Россия дәүләт борынгы актлар архивы, Татарстан дәүләт архивы, Киров өлкә архивы, Малмыж крайны өйрәнү музее, Чепья Халыклар дуслыгы музее, Карадуган Себер юлы тарихы музее документлары.





Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   22   23   24   25   26   27   28   29   30




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет