Балтач энциклопедиясе


Гарипов Роберт Сәгыйт улы



бет14/30
Дата19.06.2016
өлшемі1.62 Mb.
#145873
1   ...   10   11   12   13   14   15   16   17   ...   30

Гарипов Роберт Сәгыйт улы—һәвәскәр музыкант.

1946 елның 16 гыйнварында Пархода авылында туган. 1962 елда Пыжмара сигезьеллык мәктәбен тәмамлый һәм 1962-1964 елларда Казан шәһәренең 16-һөнәри-техник училищесында укый. Хезмәт юлын Казан шәһәрендә йортлар төзү өчен эре панельле конструкцияләр җитештерү комбинатында эретеп ябыштыручы булып башлап җибәрә.

1966-1968 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Хәрби хезмәтне аңа Совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты составында Германия Демократик Республикасында үтәргә насыйп була.

Р.Гарипов армия хезмәтеннән соң шул ук комбинатта эшләвен дәвам итә, махсус курсларда укып белемен күтәрә, мастер дәрәҗәсенә ирешә. Бүгенге көндә шәһәрне җыештыру буенча махсус автомашиналар базасы мастеры булып эшли.

Р.Гарипов бала вакыттан ук гармуннарда уйнарга өйрәнә. Табигый сәләте, моңлы күңеле, гармунчылары белән танылган туган авылындагы вәзгыять аның гармунчы буларак камилләшүенә сәбәп була. Казанда яши башлагач ул Химиклар мәдәният сараена йөри башлый, күп кенә атаклы музыкантлар белән аралаша, кубыз, курай һәм башка халык уен коралларында уйнарга өйрәнә һәм югары камиллеккә ирешә. Танылган халык композиторы Ф.Әхмәдиев белән дуслыгы аның күңеленә нык тәэсир итә.

1990-2000 елларда Р.Гарипов төрле музыкаль конкурсларда актив катнаша, лауреат, призер исемнәрен яулый. Аның мондый җиңүләрен күпләп санарга мөмкин. Гармунчыларның Ф.Туишев исемендәге конкурсларында гына да ике мәртәбә лауреат, өч мәртәбә призер булган ул. «Уйнагыз, гармуннар!» республика конкурсларында җиңүләре дә берничә. 2000 елда курай һәм кубызда уйнаучылар конкурсында өченче урынны яулый.

Р.С.Гарипов үзенең туган авылы, аның керсез, моңлы җанлы кешеләре турында «Авылым кешеләре» исемле бик матур, лирик китап бастырып чыгарды.
Гарипов Салих Гариф улы—сугыш һәм хезмәт ветераны.

1910 елның 21 маенда Норма авылында туган. 1927 елда Балтач урта мәктәбенең алты сыйныфын тәмамлый. Әтисе хуҗалыгында төрле крестьян эшләрендә була. Өч ел Пермь өлкәсенең Кизел шахталарында күмер чаба. Туган ягына кайтып берара шофер булып эшләп ала. 1937-1939 елларда Бөгелмәдә автомеханиклар хәзерләү мәктәбендә укый. Укуын тәмамлагач Балтач МТСында механик була.

1941 елның июль ахырында С.Гарипов Кызыл Армия сафларына алына. Сугышка ул укчы дивизиянең взвод командиры буларак Мәскәү астында керә. Калинин, Рига, Варшава шәһәрләрен фашистлардан азат итүдә катнаша. Авыр контузия ала. Сугышны Берлинда тәмамлый, рехстагны штурмлауда катнаша, Рейхстаг диварына үз исемен язып калдырган якташыбыз. Висла, Одер, Эльба елгаларын кичкәндә зур батырлыклар күрсәтә. Беренче һәм Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, «Батырлык өчен» һәм башка сугышчан медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң С.Гарипов Балтач МТСында эшләвен дәвам итте. Тракторчылар бригадасы бригадиры, автомеханик, гараж мөдире вазыйфаларын башкарды, егерме ел дәвамында предприятиенең профсоюз оешмасын җитәкләде, күп яшьләрнең остазы булды.

Ветеран 1998 елның 27 июлендә вафат булды.
Гарипов Шәриф Гариф улы—сугыш һәм хезмәт ветераны.

1915 елның 1 июнендә Яңгул авылында туган. 1926-1930 елларда Яңгул башлангыч мәктәбендә, 1930-1933 елларда Яңгул крестьян яшьләре мәктәбендә укый. Яңгул мәктәбендә башлангыч сыйныфларда балалар укыта. 1938 елда читтән торып Арча педагогия училищесын тәмамлый. Яңгул мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта. 1941-1942 елларда шушы мәктәпнең директоры була.

1942-1946 елларда Ш.Гарипов Кызыл Армия сафларында хезмәт итә, Бөек Ватан сугышында катнаша, сугышчан медальләр белән бүләкләнә.

Армия сафларыннан демобилизацияләнү белән туган авылына кайта. Ул тагын Яңгул урта мәктәбе директоры, бер үк вакытта тарих дәресләре укыта. Бер ел Сосна җидееллык мәктәбе директоры булып эшләп ала. 1955-1959 елларда Яңгулда ачылган балалар йорты директоры була. Читтән торып укып 1959 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый.

Шушы елда Ш.Гариповны авылдашлары хезмәт ияләре депутатларының авыл Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлыйлар һәм шул сәбәпле аңа ике елга яраткан эшеннән аерылып торырга туры килә. 1960 елда ул кабат Яңгул мәктәбендә тарих дәресләре укыта башлый. 1962-1975 елларда—мәктәпнең директоры. Бу елларда Яңгул урта мәктәбе балаларга хезмәт тәрбиясе бирү, тәҗрибәчелек эшен оештыру буенча район һәм республика күләмендә алдынгы мәктәпләрнең берсе булды.

Күпеллык нәтиҗәле педагогик хезмәте өчен Ш.Г.Гарипов 1971 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде. Ул «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы».

Бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә биргән ветеран 1976 елның 15 декабрендә үлде. Кабере Яңгул авылы зиратында.
Гарипов Шәүкәт Гариф улы—сугыш һәм хезмәт ветераны.

1923 елның 1 декабрендә Сосна авылында туган. Шушында башлангыч белем алып «Правда» колхозында хезмәт юлын башлый. Аңа үз тиңдәшләре белән фронтка киткән әтиләрен, абыйларын алыштырып, сабый килеш зурлар йөген сөйрәргә туры килә. 1942 елда үзе дә дошман явына каршы сугышка китә. Аңа Калинин, Балтик буе фронтлары гаскәрләре составында илебезнең күп төбәкләрен, Балтик буе республикаларын, Европа илләрен фашистлардан азат итү сугышларында катнашырга туры килә. Чын батырларча сугыша якташыбыз. 1944 елда шундый аяусыз сугышларның берсендә ул авыр яралана—аягын өздерә. Госпитальләрдә ятып озак дәваланганнан соң 1945 елның җәендә генә туган авылына кайта.

Ш.Гариповның фидакарь сугышчан юлы Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Өченче дәрәҗә Сугышчан Дан орденнары, күп сугышчан медальләр белән бәяләнә. Алар солдат батырлыгының телсез шаһитлары.

Инвалид булуына карамастан Ш.Гарипов сугыштан соң ундүрт ел дәвамында «Правда» колхозының умартачысы булып эшләде, күп еллар балта остасы буларак колхоз төзелешләрендә катнашты.

Батыр сугышчы һәм тыйнак хезмәт кешесе Ш.Гарипов туган авылы Соснада яши.
Гарипова Бибигаззә Нәфыйк кызы—хезмәт ветераны.

1937 елның 3 сентябрендә Иске Салавыч авылында туган. Салавыч мәктәбендә җиде сыйныф белем алгач «Социалистик Татарстан» колхозында сыер савучы булып эшли башлый. Ул чорның яңалыкларыннан берсе буларак, фермада мул продукция бирергә сәләтле сыерлар аерым төркемнәргә туплана, алар аерым тәрбиягә куела. Бу аларны махсус рацион белән ашатып продукция алуны тагын да арттырырга мөмкинлек бирә. Шундый төркемнәрнең берсе иң тырыш терлекчеләрдән булган Б.Гариповага ышанып тапшырыла. Яшь терлекче ышанычны аклый—1966 елда үз карамагындагы 13 сыерның һәркайсыннан уртача 3465 килограмм сөт савып ала. Әлеге күрсәткеч ул чорда район күләмендә иң югарылардан була. Б.Гарипованың тырыш хезмәте шул елда Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек була. Аның исеме мәңгелеккә колхозның Почет Китабына кертелә.

Б.Гарипова 1972 елда Балтачка тормышка чыга һәм менә шуннан соң пенсиягә киткәнче егерме ел дәвамында Балтач үзәк ашханәсендә пешекче булып эшли. Монда да үзенең искиткеч тырышлыгы белән хөрмәт казана. 1974 елда «Татпотребсоюз» идарәсе аны Мактау Грамотасы белән бүләкли. Шул ук елда «Хезмәттәге батырлык өчен» медаленә лаек була. 1977 елда аңа «Коммунистик хезмәт ударнигы» исеме бирелә.

Б.Н.Гарипова 1963 һәм 1965 елларда хезмәт ияләре депутатларының Салавыч авыл Советы депутаты итеп сайлана.

Ветеран Балтач авылында яши.
Гарипова Зәйнәпбану Гариф кызы—хезмәт ветераны.

1922 елның 10 октябрендә Салавыч авылында туган. Шушында башлангыч белем алганнан соң Балтачта ике айлык балалар тәрбияләүчеләр хәзерләү курсларында укый һәм туган авылындагы балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.

1941 елда Балтач МТСы каршындагы махсус курсларда укып механизатор һөнәре ала. Шул ук елны Яңгулда тракторчы булып эшли башлый. 1958-1964 елларда— Салавычтагы «Кызыл яшьләр» колхозы тракторчысы. 1964-1970 елларда «Социалистик Татарстан» колхозында бригада эшләрендә була.

Уңган механизаторны авылдашлары 1959 елда Татарстан АССР Югары Советының бишенче чакырылышына депутат итеп сайладылар. Монда да ул үзен чын дәүләт эшлеклесе итеп күрсәтте, якташларының олы ышанычын аклады.

1985 елда З.Гарипова «Социалистик авыл хуҗалыгы отличнигы» билгесе алды. Аның тырыш хезмәте өчен алган бүләкләре арасында берничә медаль, «Социалистик ярышта җиңүче», «Бишьеллык ударнигы» билгеләре, күп Мактау Грамоталары бар.

Ветеран туган авылы Салавычта яши.


Гарипова Тәнвирә Гариф кызы—хезмәт ветераны.

1937 елның 17 ноябрендә Кариле авылында туган. 1955 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм туган колхозында гади колхозчы булып эшли башлый. 1957 елда комсомол путевкасы белән Кариле мөгезле эре терлек фермасына бозау караучы булып эшкә килә. 1960 елда сыерлар сава башлый. 1992 елга кадәр—пенсиягә киткәнче шушы хезмәтенә турылыклы булып калды. Тырышып эшләве, туктаусыз югары нәтиҗәлелеккә омтылуы, продукция алуны үстерү юлларын армый-талмый эзли һәм таба белүе белән район савымчылары арасында гел әйдәп баручы булды.

Җәмәгать терлекчелеген үстерүдәге хезмәтләре өчен 1983 елда Татарстан АССРның атказанган терлекчесе дигән мактаулы исемгә лаек булды. Хезмәттәшләре Т.Гарипованы 11, 14-18 чакырылыш район Советына депутат итеп сайладылар. Өч чакырылышта район Советы башкарма комитеты әгъзасы булып торды. Ул шулай ук берничә мәртәбә хезмәт ияләре депутатларының Норма авыл Советы депутаты булып сайланды.

Ветеран Кариле авылында яши.


Гарифҗанов Габделбәр Гарифҗан улы—галим, техник фәннәр докторы.

1930 елның 9 сентябрендә Нөнәгәр авылында туган. 1948 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Укуын С.М.Киров исемендәге Казан химия-технология институтында дәвам итә һәм инженер-технолог белгечлеге алып Таҗикстан ССРның Шураб шәһәрендәге химия заводында эшли. Аның монда үткән үсеш баскычлары—смена җитәкчесе, цех начальнигы урынбасары, заводның өлкән технологы.

1955 елда туган ягына кайта һәм ул вакыттагы Чепья районындагы Г.Димитров исемендәге МТСта мастерской мөдире була, авыл хуҗалыгы агрегатларын ремонтлауның яңа прогрессив методларын тормышка ашыра.

1957 елда ул Пермь өлкәсенең Кизел шәһәрендәге химия заводына эшкә килә. Монда 1961 елга кадәр эшли, смена начальнигыннан заводның баш инженеры дәрәҗәсенә күтәрелә. 1961 елда аны Стәрлетамак синтетик каучук заводына күчерәләр. Ул баш инженер дәрәҗәсенә ирешә, кандидатлык диссертациясе яклый.

Г.Гарифҗанов 1974 елдан Иркутск өлкәсенең Зима шәһәрендә зур химия комплексын төзүгә җитәкчелек итә. 1977 елда диссертация яклап, техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсен ала. Химия производствосы үсешенең табигать өчен зур катастрофик нәтиҗәләрен аңлаган хәлдә ул диссертациясен яңа экологик чиста химия җитештерү объектларын төзүгә багышлый.

Галим 1979 елда тулысынча фәнни эшкә күчә һәм Казан химия продуктлары фәнни-тикшеренү институтында эшли башлый. Аның зур практик тәҗрибәсе фәнни-тикшеренү юлларын эзләргә һәм табарга ышанычлы нигез була. Галим монда да экологик чиста җитештерү юлларын һәм ысулларын эзли. Аның җитәкчелегендә техник дәрәҗәсе иң алдынгы чит ил технологияләреннән ким булмаган илледән артык технологик процесс тормышка ашырыла, кырыктан артык төрле чистарту җайланмалары төзелә.

Г.Г.Гарифҗанов үзенең фәнни эшләнмәләре белән Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша һәм аның ике көмеш медале белән бүләкләнә. 1988 елда аңа Татарстан АССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе дигән абруйлы исем бирелә. Актив фәнни эшчәнлеге өчен 1997 елда Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек була. Эффектлы экологик чиста технологик процессларны тормышка ашырган өчен аңа СССР Министрлар Советы премиясе бирелә. 1994 елдан—Халыкара информатика академиясе академигы.
Гарифҗанов Мөбарәк Гарифҗан улы— совет эшлеклесе.

1912 елның 1 октябрендә Чутай авылында туган. Чутай мәктәбендә башлангыч белем ала. Сигез яше дә тулмаган килеш әти-әнисез кала, әтисенең туганнарында тәрбияләнә. 1927-1931 елларда төрле төбәкләргә йөреп төзелешләрдә ташчы булып эшли. Туган авылында колхоз оешкач бер ел колхоз эшләрендә була. 1932 елда аны эшче-крестьян депутатларының Чутай авыл Советы секретаре итеп куялар.

1934-1935 елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итә.

Хәрби хезмәттән кайткач М.Гарифҗановны Балтач район Советы аппаратына алалар—ул Балтач район финанс бүлеге инспекторы, өлкән инспекторы була. Даими рәвештә үзенең белемен күтәрү өстендә эшли, кичләрен укып җидееллык белем ала.

1938 елда Балтач районы составыннан аерылып чыккан Чепья районын оештыруда катнаша, район оешкач аның финанс бүлеге мөдире итеп билгеләнә.

М.Г.Гарифҗанов 1943 елда эшче-крестьян депутатларының Чепья район Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана. Район хуҗалыгына ул 1948 елга кадәр җитәкчелек итә. Үзенең төгәллеге, принципиальлеге, максатчанлыгы, эшлеклелеге белән халык арасында тирән ихтирам казана. Авыр сугыш һәм аннан соңгы елларда Чепья төбәге авылларында халыкның тормыш-яшәешен тәэмин итүгә гаять зур көч куя. Әлеге сыйфатлары аңа бу юнәлештә зур уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә. Республика җитәкчелеге алдында да абруе югары була—аны инде перспективада Татарстан Республикасы җитәкчеләренең берсе итеп карыйлар. Әмма М.Гарифҗанов авырлыкта һәм мохтаҗлыкта үткән балалык һәм үсмер елларының нәтиҗәсе буларак нык авырып китә һәм эшен калдырырга мәҗбүр була.

Ул бик тә иртә, зур эшләргә сәләтле булып өлгереп җиткән чорында 35 яшендә 1948 елның 16 гыйнварында вафат була.
Гарифҗанова Әлфинур Хәмәтнәби кызы—хезмәт алдынгысы.

1950 елның 6 февралендә Смәел авылында туган. 1965 елда Смәел сигезьеллык мәктәбен тәмамлый һәм Шаумян исемендәге колхозның сарык фермасына эшкә килә. Анда ике ел эшләгәннән соң аны сыер савучы итеп билгелиләр. Бу хезмәтне ул унике ел башкара.

1979 елда Ә.Гарифҗановага хезмәтнең тагын да җаваплырагын тапшыралар— ул яшь бозаулар карый башлый. Ул бүген дә шушы хезмәтендә. Үз вазыйфаларын бөтен күңел җылысын биреп, зур җаваплылык белән башкара, ул тәрбияләгән яшь терлекләр арасында үлем-китем очраклары сирәк күренеш. Нәкъ менә шушы хезмәтендәге уңыш-казанышлары белән «Смәел» күмәк хуҗалыгы бозау караучысы Ә.Х.Гарифҗанова 1994 елда Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе дигән мактаулы исемгә лаек булды. Аның тырыш хезмәте өчен алган бүләкләре арасында берничә медаль, «Социалистик ярышта җиңүче» билгеләре, Мактау Таныклыклары да күп.

Гарифҗанова Роза Бари кызы—галим, педагогия фәннәре докторы.

1921 елның 28 февралендә Чутай авылында туган. Малмыж шәһәрендә укып җиде сыйныф белем ала һәм Киров шәһәрендәге педагогия училищесына укырга керә. Аны тәмамлау белән 1938 елда Киров педагогия институтына кабул ителә. 1942 елда рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алып, Малмыж районының Зур Китәк мәктәбендә балалар укыта башлый. 1943-1945 елларда Иске Йөрек мәктәбе директоры була. 1945-1950 елларда Малмыж районы мәгариф бүлегендә, Киров өлкә халык мәгарифе бүлегендә эшли.

1950 елда Казан дәүләт педагогия институтының аспирантурасына керә, шунда ук студентларга рус теле һәм әдәбиятын укыта. Аспирантурада укуын тәмамлап диссертация яклый, педагогия фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала. 1974 елга кадәр шушы институтта ассистент, өлкән укытучы, доцент була.

Р.Гарифҗанова 1974 елда милли мәктәпләр фәнни тикшеренү институтына килә, фәнни эшен дәвам итә. Татар балалары өчен рус теле дәреслекләре яза. 5-8 сыйныф укучылары бүген дә ул язган дәреслекләр буенча рус телен өйрәнәләр. 1987 елда «Система обучения синтаксической сочетаемости русского глагола в татарской школе» дигән темага диссертация яклап, педагогия фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсе ала.

Р.Б.Гарифҗанова «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы», Татарстан АССРның атказанган мәктәп укытучысы.

Галим 1998 елдан Америка Кушма Штатларында яши.


Гарифуллин Васыйл Габделхәй улы—мәгариф хезмәте алдынгысы, спорт остасы.

1948 елның 12 гыйнварында Нормабаш авылында туган. 1966 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. 1966-1968 елларда Әлмәт физкультура техникумында укый. 1968-1987 елларда—Бөрбаш урта мәктәбенең физкультура укытучысы. 1982 елда читтән торып укып Казан дәүләт педагогия институтының физик тәрбия факультетын тәмамлый. 1987-1998 елларда—Норма урта мәктәбе директоры. 1998 елның августыннан Балтачта яңа ачылган яшьләр өзәге җитәкчесе булды. Бүгенге көндә— яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенең Нормадагы спорт мәктәбе директоры.

В.Гарифуллин чын спорт энтузиасты һәм яшь спортчыларның яраткан остазы. Аның бу сыйфатлары бөтен тулылыгы белән Бөрбаш мәктәбендә эшләгән чорда ачылды. Татар милли көрәшен пропагандалау, яшь көрәшчеләр тәрбияләү, спортның бу төрен районда гына түгел, республикада киң популярлаштыруга ул искиткеч зур көч куйды. Нәкъ менә шушы елларда Балтач көрәшчеләренең даны киң таралды. Район көрәшчеләре «Ватаным Татарстан» газетасы уздыра торган М.Җәлил исемендәге призга еллык бәйгеләрдә унике мәртәбә җиңү яуладылар. В.Гарифуллинның турыдан-туры җитәкчелеге астында 14 Россия Федерациясе, күп Татарстан Республикасы спорт мастерлары хәзерләнде. Ул хәзерләгән йөздән артык көрәшче Россия һәм Татарстан күләмендәге зур ярышларда җиңүләр яуладылар, призерлар булдылар. Ул җитәкләгән район җыелма командасы ун мәртәбә шундый ук дәрәҗәле ярышларда җиңеп чыкты.

В.Гарифуллин 1970, 1974 елларда татарча көрәш буенча Россия Федерациясе чемпионы, 1975 елда Татарстан чемпионы булды. М.Җәлил исемендәге призга республика ярышларында өч мәртәбә җиңү яулады. Ул күп мәртәбә район сабан туйлары батыры, абсолют батыры титулларын алды, Казан сабан туйларында батыр калды.

Татар милли көрәшендәге уңышлары өчен В.Г.Гарифуллинга 1991 елда Россия Федерациясенең спорт мастеры, 1999 елда Россия Федерациясенең атказанган спорт мастеры исемнәре бирелде. 1986 елда яшьләрне тәрбияләүгә керткән зур хезмәтләре өчен Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы дигән абруйлы исемгә лаек булды.
Гарифуллин Вәзыйх Нигъмәтулла улы—авыл хуҗалыгы белгече.

Югары Шубан авылында 1948 елның 23 августында туган. Карадуган сигезьеллык мәктәбен тәмамлый, Балтач урта мәктәбендә урта белем ала. Мәктәптә укыган елларда ук җәйге сезоннарда туган авылындагы «Алга» колхозында мехнизатор буларак кыр эшләрендә катнаша.

1966 елда Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына укырга керә. 1971 елда инженер-механик белгечлеге алып, институт юлламасы белән Арча районының «Заря» колхозында баш инженер булып эшли.

1973 елдан В.Гарифуллинның хезмәт юлы Балтач «Сельхозтехника» берләшмәсе белән бәйле—әлеге елда ул монда контроль буенча инженер булып эшли башлый. Шул ук елның сентябрендә терлекчелек фермаларын механизацияләү монтаж идарәсе җитәкчесе—берләшмә управляющие урынбасары итеп билгеләнә. 1986-1987 елларда—ремонт-техника предприятиесе управляющие. 1987-1996 елларда—«Балтач Сельхозтехникасы» ачык акционерлык җәмгыяте управляющие урынбасары, 1997-2003 елларда—шушында ук инженер-маркетинг.

Тирән хәзерлекле, талантлы инженер-оештыручы буларак, В.Гарифуллин районыбызның бу эре предприятиесенең нәтиҗәле эшләвенә зур өлеш кертте. Шушы хезмәтләре өчен аңа 1984 елда Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән мактаулы исем бирелде.

Бүгенге көндә—җаваплылыгы чикләнгән ачык «Ремонтник» җәмгыяте директоры.


Гарифуллин Габдулла Зарифулла улы—Советлар Союзы Герое.

1924 елның 3 гыйнварында Яңгул авылында туган. Алты яшендә әти-әнисе үлеп тулы ятим булып кала, әнисенең абыйсы Әхмәтша һәм җиңгәсе Хөршидә тәрбиясендә үсә. Аңа сабый чактан тормыш ачысын мул татырга туры килә. Яңгулда җиде сыйныф белем алганнан соң ул Донбасска китә, фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбендә (ФЗӨ) укый. Аны эшкә Днепропетровск өлкәсенең Павлоград шәһәренә җибәрәләр. Тик аңа озак эшләргә туры килми—Бөек Ватан сугышы башлана һәм егет туган авылына әйләнеп кайта, колхозда эшли.

1942 елның көзендә, әле унсигез яше дә тулып җитмәгән килеш, Габдулла үзенең унбер авылдаш иптәше белән сугышка китә. Беренче сугышчан чыныгуны ул Волхов фронтында 54-артиллерия полкы составында ала. Шушында ул беренче мәртәбә каты яралана. Яшьлекнең иң матур чагы булган унсигез яшен аңа госпиталь койкасында каршыларга туры килә. Сәламәтләнеп чыккач аны алты айлык кече командирлар хәзерләү курсына җибәрәләр. Кече сержант дәрәҗәсе алып яңадан үз полкына кайта.

В.Гарифуллин Ленинградны саклауда катнаша. Шушы юнәлештәге сугыш операцияләрендә күрсәткән каһарманлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены, «Ленинград оборонасы өчен» медале белән бүләкләнә. Аның сугыш юлы Новгород, Псков шәһәрләрен, Балтик буе республикаларын үтеп, Польшага барып җитә. Шушында ул Өченче дәрәҗә Сугышчан Дан ордены белән бүләкләнә. Аннары—Көнчыгыш Пруссияне, Гдыня, Гданьск шәһәрләрен азат итеп, Одер елгасын кичү. Шушы сугыштагы батырлыклары өчен ул Икенче дәрәҗә Сугышчан Дан ордены ала.

Ниһаять фашистларны Германиянең үз җирендә тар-мар итү башлана. Алда— Берлинны алу операциясе. Полк командиры сугышчыларны сафка тезә һәм:

—Волховтан Берлингача сугышып үткән өлкән сержант Гарифуллинга Берлин өстенә полк әләмен элү хокукы бирелә!— дип белдерә, аның кулына кадерле полк әләмен бирә. Батыр якташыбыз аны шәһәрнең иң биек биналарының берсе түбәсенә урнаштыра.

Берлин алынганнан соң Г.Гарифуллинга Ленин ордены белән Советлар Союзы Герое алтын медале тапшырыла.

Герой туган авылы Яңгулга 1947 елда гына әйләнеп кайта. Кайта һәм җиң сызганып эшкә керешә. Көшкәтбашта колхоз рәисе, «Яңа тормыш» күмәк хуҗалыгында бригадир, агроном, «Сельхозтехника»ның район берләшмәсендә склад мөдире була. Тормыш юлдашы хәят белән бик булдыклы ике кыз,өч малай үстерә. Алар инде күптән үз гаиләләрен кордылар.

Районның үзешчән композиторы Әнәс Сабиров белән мәдәният хезмәткәре Мөбарәк Галиев Г.Гарифуллинга багышлап «Габдулла батыр турында җыр» яздылар. Балтач һәм Яңгул авылларында Г.Гарифуллин исеме белән аталган урамнар бар. Район үзәгендәге Батырлар аллеясында аның бюсты куелды. Якташлары Батырның исемен әнә шулай олылап мәңгеләштерделәр.

Советлар Союзы Герое Г.З.Гарифуллин 2002 елның 1 августында вафат булды. Аның җәсаде киң җәмәгатьчелек катнашында зур хөрмәт белән Яңгул авылы зиратына җирләнде.


Гарифуллин Мөбарәк Гарифулла улы—сугыш һәм хезмәт ветераны.

Балтач авылында 1916 елның 19 гыйнварында туган. 1931 елда Балтач урта мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлый, туган авылындагы Ленин исемендәге колхозда эшли. 1936 елда Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый, колхозда хисапчы итеп билгеләнә.

1937 елда М.Гарифуллин хәрби хезмәткә чакырыла. Солдат хезмәтен ул Монголия Халык Республикасында үтә, артиллерист буларак Халхин-Голдагы бәрелешләрдә катнаша. 1939 елда акфиннәргә каршы сугышка җибәрелә. Шушыннан аның язмышы Бөек Ватан сугышына ялгана.

1941 елда иң оста, тәҗрибәле артиллеристларны туплап тылга алып китәләр. Аларга иң беренче булып дәһшәтле ракета установкалары—«Катюша»ларны үзләштерергә язган икән. Өйрәнүләр бетеп хөзерлек тәмам булгач аларның осталыгын сынарга атаклы маршал К.Е.Ворошилов килә. М.Гарифуллин расчеты беренче залпта ук иң югары осталык күрсәтә. Маршал соклануын белдереп аның кулын кыса.

Авыр 1941 елның Октябрь бәйрәмендә М.Гарифуллин Кызыл мәйдандагы парадта катнаша.

Гвардия артиллеристы М.Гарифуллин үзенең «Катюша» установкасы белән Мәскәүдән Берлинга кадәр сугышчан юл үтә, бик күп авыр сугышларда катнаша. Батырлыклары өчен Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, «Батырлык өчен», «Сугышчан хезмәтләре өчен», «Белградны алган өчен», «Будапештны алган өчен», «Венаны алган өчен», «Берлинны алган өчен» һәм башка медальләр белән бүләкләнә.

М.Гарифуллинның «Катюша»сы Санкт-Петербург шәһәрендәге артиллерия музеена куелган. Янәшәсендә—батыр сугышчының рәсеме һәм исеме язылган стенд.

Туган ягына солдат 1947 елда гына әйләнеп кайта. Хезмәт ияләре депутатларының Балтач авыл Советы рәисе, Ленин исемендәге колхоз рәисе, Балтач сельпосы рәисе булып эшли. Карадуган мебель фабрикасында эшләп пенсиягә чыга.

Ветеран 1989 елда вафат булды. Кабере—Балтач авылы зиратында.
Гарифуллин Наил Гәрәй улы—авыл хуҗалыгы белгече.

Түбән Кенә авылында 1955 елның 11 маенда туган. Кенә урта мәктәбен тәмамлый һәм 1972-1977 елларда Н.Э.Бауман исемендәге Казан втеринария институтында укып ветеринария табибы белгечлеге ала. Белгеч буларак хезмәт юлын ул вакыттагы Калинин исемендәге колхозда башлап җибәрә. Тиз арада үзен тирән хәзерлекле, хезмәт сөючән, кешеләрне зур максатларга рухландыра һәм әйдәп бара белүче белгеч итеп таныта.

1985 елда «Дружба» күмәк хуҗалыгы әгъзалары Н.Гарифуллинны колхоз рәисе итеп сайладылар. Монда да ул үзен таләпчән, булдыклы җитәкче итеп күрсәтте— колхоз экономикасы күзгә күренеп ныгыды, авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү һәм сату артты. Колхоз авылларында төзелеш эшләре киңәйде, асфальт юл килде, газлаштыру эшләре киң колач алды. Менә шушы нәтиҗәле хезмәтләре өчен Н.Г.Гарифуллин 1994 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек булды. Ул «11 бишьеллык ударнигы».

Кызганычка каршы, булдыклы якташыбызның гомере кыска булды—мәрхәмәтсез үлем аны безнең арадан бик тә вакытсыз, 1995 елның 6 декабрендә алып китте. Кабере— Түбән Кенә авылы зиратында.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   10   11   12   13   14   15   16   17   ...   30




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет