Балтач энциклопедиясе


Әшрәпова Мәсхүдә Хәлил кызы



бет6/30
Дата19.06.2016
өлшемі1.62 Mb.
#145873
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   30

Әшрәпова Мәсхүдә Хәлил кызы – мәгариф хезмәте ветераны.

1942 елның 1 маенда Яңгул авылында туган. Мәсхүдә - авыр сугыш чоры баласы, яу кырында ятып калган әтисен дә хәтерләми. «Ачлык, хәерчелек миндә түземлелек, тырышлык кебек сыйфатларны тәрбияләргә ярдәм иткәндер» - дип яза ул автобиографиясендә. Әйе, аның тырышлыгы мәктәптә укыганда ук ачык гәүдәләнә. 1960 елда Яңгул урта мәктәбен бик яхшы билгеләренә тәмамлаган яшь кыз Чепья мәктәбенә укытучы итеп билгеләнә. Соңрак Казан педагогия институтының химия-биология факультетына укырга керә. 1968 елда югары белем алып чыкканнан соң Пүскән һәм Борнак башлангыч мәктәпләрендә укыта.

1965 елда үзенең укыган мәктәбенә - Яңгулга кайта һәм шушында егерме елга якын яшь буынга белем бирә.

Үзе сайлаган химия, биология фәннәреннән югары хәзерлекле педагог буларак, Мәсхүдә Хәлил кызы баштан ук районның алдынгы укытучылар рәтендә булды, аның эш тәҗрибәсе бик күпләр өчен уртак казанышка әверелде. Биология укытучысы җитәкчелегендә мәктәп яны участогында алып барылган тәҗрибәләр республика күләмендә танылды.

М. Әшрәпова 1983 елда гаилә хәле буенча Салавыч урта мәктәбенә килә һәм монда 14 ел эшли. Булдыклы педагог бу коллективта да үзенең бай тәҗрибәсен, сәләтен бөтен тулылыгы белән күрсәтте.

М. Әшрәпова Татарстан укытучыларының бишенче съездында, укытучыларының өченче Бөтенсоюз съездында делегат булып катнашты.Мәктәп яны тәҗрибә участогында яшелчә культуралары һәм җиләк-җимеш үстерүдәге уңышлары Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә күрсәтелде.

Укытучы-методист, әйдәп баручы укытучы М. Әшрәповага 1996 елда Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы дигән мактаулы исем бирелде.

Ул «Почет билгесе» ордены кавалеры.

Хәзер лаеклы ялда, Салавычта яши.
Әшрәфҗанов Гыйлфан Әшрәфҗан улы – сәнәгать җитәкчесе.

1946 елның 11 ноябрендә Яңгул авылында туган. 1965 елда Яңгул урта мәктәбен тәмамлый һәм Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. 1970 елда институтны уңышлы тәмамлап, «Сельхозтехника»ның Теләче бүлекчәсендә инженер-механик булып эшли башлый.

1970-1971 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1971-1976 елларда – «Сельхозтехника»ның Чепья бүлекчәсендә баш инженер. Биредә Г.Әшрәфҗанов хезмәтне оештыруның яңа ысулларын практикага кертүдә, хезмәт процессларын механикалаштыруда үзен тыңгысыз һәм алга карап эш итүче белгеч буларак танытты. Әмма Г.Әшрәфҗановның җитәкче һәм чын мәгънәсендә икътисадчы буларак зур сәләте, саекмас энергиясе бөтен тулылыгы белән соңгы елларда ачылды. «Сельхозтехника»ның Балтач берләшмәсендә 9 ел инженер һәм 13 ел директор булып Г. Әшрәфҗанов эшләгән дәвердә предприятие гаять зур алгарыш кичерде, танымаслык булып үзгәрде. Элеккерәк елларда башлыча авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау белән шөгыльләнгән предприятие соңгы елларда күп тармаклы, югары рентабельле берләшмәгә әверелде. Директорның зирәк җитәкчелеге белән предприятие яңа икътисадый шартларга гаять тиз һәм уңышлы яраклашты. Әгәр предприятие 1994 елда гына да тулай продукция җитештерүне алдагы елга караганда 78 процентка арттырган икән, бу инде бик күпне сөйли. Аннан соңгы елларда да җитештерү күләмнәре тотрыклы рәвештә үсешкә йөз тота. Предприятие 1996 елда үзенең тулай продукциясен 18,5 миллиард сумга җиткерде. Биредә торак-көнкүреш объектлары төзү, шул нигездә эшчеләрнең көнкүреш һәм ял шартларын яхшыртуның күләмле программасы тормышка ашырыла. Акционерлык җәмгыятенең бу еллардагы эш тәҗрибәсе илебезнең күп өлкәләре өчен уртак казанышка әверелде.

Г. Әшрәфҗановка 1983 елда Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы, 1996 елда Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исемнәре бирелде. 1992 елда ул «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде. 1994 елда аның исеме «Татсельхозтехника» берләшмәсенең Мактау Тактасына кертелде.

Г. Әшрәфҗанов тирән хәзерлекле инженер, киң колачлы сәнәгать җитәкчесе иде. Кызганычка каршы аның гомере бик иртә фаҗигале рәвештә 2001 елның 5 маенда өзелде. Кабере—Кариле авылы зиратында.

Райондашлар Г. Әшрәфҗановның якты истәлеген изге итеп саклыйлар. Норма авылының бер урамы аның исемен йөртә. Төзү өчен ул күп көч куйган Көек авылы мәчетенә «Гыйлфан мәчете» исеме бирелде. Кариле авылында саф сулы Гыйлфан чишмәсе бар.


Әшрәфҗанов Рәхимҗан Әшрәфҗан улы – хезмәт ветераны. 1941 елның 25 мартында Куныр авылында туган. 1955 елда Шода җидееллык мәктәбен тәмамлый. 1956-1960 елларда колхозда төрле эшләр башкара. 1960-1961 елларда Арча районының Үрнәк авылындагы һөнәри-техник училищесында укып шофер һөнәре ала. 1962-1976 елларда— «Якты юл» колхозында ындыр табагы машинисты, шофер, тракторчы. 1973 елда Кукмара районының Яниль һөнәр училищесында укып киң профильле тракторчы-машинист була. 1977-1993 елларда—колхозның комбайнчысы.

Р.Әшрәфҗанов, нинди генә хезмәт башкармасын, барлык көчен, күңелен биреп эшләде, район күләмендә алдынгылар сафында булды. 1972 елда аңа «Коммунистик хезмәт ударнигы» исеме бирелде, 1982 елда социалистик ярышта җиңү яулап районның иң алдынгы комбайнчы исемен алды, район Почет Тактасына кертелде. Күп мәртәбәләр колхоз идарәсенең, район җитәкчелегенең Мактау Таныклыклары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

1985 елда авыл хуҗалыгын механикалаштырудагы нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән абруйлы исем бирелде.

1993 елның 22 ноябрендә вакытсыз вафат булды.


Әшрәфҗанов Харис Әшрәфҗан улы – галим, журналист.

1943 елның 2 февралендә Салавыч Сәрдегәне авылында туган. Салавыч җидееллык мәктәбен тәмамлагач Балтач мәктәбендә укып урта белем ала.

1963-1966 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

1966-1969 елларда ВЛКСМның Балтач район комитеты секретаре, аннан соңгы биш ел дәвамында - ВЛКСМның Татарстан өлкә комитетының оештыру бүлеге инструкторы. Шушы чорда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын читтән торып укып тәмамлый һәм Балык Бистәсе районының «Октябрь юлы» газетасына редактор итеп билгеләнә - 1973-1982 еллар дәвамында шушы вазыйфаны башкара. 1979-1980 елларда Ленинград Югары партия мәктәбе тыңлаучысы була. 1982-1984 елларда – «Татарстан яшьләре» газетасы мөхәррире. Аннан соңгы биш ел дәвамында Х. Әшрәфҗанов КПСС өлкә комитеты инструкторы булып эшли.

1989 елда Х. Әшрәфҗанов Татарстан китап нәшрияты директоры итеп билгеләнә. Тормышыбызның социаль-мәдәни тармагы өчен гадәттән тыш авыр булган шушы чорда ул татар китаплары чыгаруны киметмәү, гасырлар буе халыкка ирешә алмый яткан милли ядкарләребезне нәшер итү юнәлешендә бәя биреп бетергесез зур эш башкарды һәм халкыбызның тирән ихтирамын казанды.

1996 елда «Татарның тарихи романнары. Тарихилык проблемалары» темасына диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе алды. Ул бер монография һәм күп санлы мәкаләләр авторы. Фәнни эзләнүләрен дәвам итә.

1998 елдан – Татарстан дәүләт китап палатасы директоры. Бер үк вакытта Казан дәүләт университетында укыта.

Б
Баева Нурия Габдрәүф кызы — авыл хуҗалыгы белгече.

1959 елның 1 гыйнварында Шубан авылында туган. 1976 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм «Алга» күмәк хуҗалыгында хезмәт юлын башлый. 1978-1980 елларда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында укый. Укуын тәмамлагач «Алга» колхозында кассир, механизация тармагы бухгалтеры, баш бухгалтер урынбасары булып эшли. Бер үк вакытта читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтында укый һәм 1988 елда аны тәмамлап, икътисадчы белгечлеге ала.

1984 елда Н.Баева «Алга» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативының баш бухгалтеры итеп билгеләнә. Бүгенге көндә дә шушы хезмәтне башкара.

2004 елда Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы дигән мактаулы исемгә лаек булды.


Бариев Гафур Нәкыйп улы — хезмәт алдынгысы.

1952 елның 2 августында Курмала авылында туган. 1969 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. 1970 елда Казан вертолет ясау берләшмәсендә эшче булып хезмәт юлын башлый. 1970-1972 елларда хәрби хезмәттә була. Армия хезмәтен тәмамлаганнан соң кабат шушы предприятиегә эшкә кайта. 1972-1980 елларда кичен укып Казан авиация институтын тәмамлый.

1974 елда органик синтез заводына күчә һәм аның торак-коммуналь хезмәт тармагына җитәкчелек итә.

1994 елда Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре исеме бирелде.


Бариев Марат Мансур улы—дәүләт эшлеклесе.

1961 елның 9 июлендә Нөнәгәр авылы егете Мансур Бариев гаиләсендә Казан шәһәрендә туган. Урта белем алганнан соң Казан авиация институтында укып 1984 елда авиация инженер-механигы белгечлеге ала. Мәктәп һәм институт елларыннан ук спорт белән актив шөгыльләнә, биатлон һәм чаңгыда шуу белән мавыга.

Хезмәт юлын 1984 елда С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсендә инженер-конструктор булып башлый. 1986-1994— елларда Казан шәһәренең Ленин районында комсомол һәм яшьләр эшендә. Яшьләр хәрәкәтенә дәүләт статусы бирү өчен, яңа икътисадый шартларда аның матди-техник базасын саклап калу һәм киңәйтү өчен барган республика хәрәкәтенең активисты.

Әлеге хәрәкәтнең нәтиҗәсе буларак 1994 елда Татарстанда яшьләр һәм балалар белән эшләү буенча Дәүләт комитеты оеша һәм республикабыз Президенты Указы белән М.Бариев әлеге комитетның рәисе итеп билгеләнә. 2001 елның 11 маенда бу комитет Яшьләр һәм спорт эшләре министрлыгы итеп үзгәртелә һәм М.Бариев аның министры итеп билгеләнә. 2005 елның 28 апреленнән—татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры.

Татарстан Республикасы Россия федерациясе регионнары арасында яшьләр белән эшләү сәясәтенең нәтиҗәлелеге буенча беренче өчлектә санала. Менә шушы югары нәтиҗәле хезмәте өчен М.Бариев Икенче дәрәҗә «Ватанга хезмәт иткән өчен» ордены белән бүләкләнде, аңа әлеге орденның медале тапшырылды.

М.Бариев Балтач төбәген үзенең туган һәм үскән җире дип саный һәм районыбыздагы яшьләр хәрәкәтенә, спорт эшенә эзлекле матди һәм рухи ярдәм кәрсәтә.


Бариев Хәниф Нәкыйп улы — авыл хуҗалыгы белгече.

1959 елның 4 мартында Курмала авылында туган. 1976 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм «Сельхозтехника»ның район берләшмәсендә тракторчы булып эшли башлый. 1977-1979 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Аннан кайту белән Казан ветеринария институтына укырга керә. 1984 елда институтны тәмамлап ветеринария табибы белгечлеге ала һәм Ленин исемендәге күмәк хуҗалыкта башта баш ветеринария табибы, аннан соң баш зоотехник булып эшли. 1998 елда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге мөдире итеп билгеләнә. 1999 елның сентябрендә Х.Бариев «Түнтәр» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативы рәисе итеп сайлана. 2001 елның июненнән—«Мелиорация ПМКсы» ачык акционерлык җәмгыяте директоры. 2004 елның июлендә әлеге җәмгыять җаваплылыгы чикләнгән «Мелиоратор» җәмгыяте итеп үзгәртелгәч, аның генераль директоры.

1994 елда Татарстан Республикасының атказанган зоотехнигы дигән мактаулы исем бирелде.
Барышникова Елена Ивановна — авыл хуҗалыгын коллективлаштыру хәрәкәте ветераны.

Чепья авылында 1890 елның 12 июлендә туган. 1900-0904 елларда Чепьяда церковно-приходская школада укыган. 1928 елга кадәр әтисе хуҗалыгында төрле крестьян эшләре башкара. 1928 елда авылда машина иптәшлеге оешкач, аларның гаиләсе беренчеләрдән булып шунда языла. 1930 елда Чепьяда «Горд Кизили» колхозы оеша һәм Барышниковлар гаиләсе колхозга керә. Еленаның алдагы гомере тулысы белән диярлек шушы колхозга багышлана. 1935 елга кадәр ул—игенчелектә. 1935-1942 елларда—дуңгызлар карый. Алдынгы колхозчы 1935 елның февралендә Мәскәүдә колхозчы-ударникларның икенче Бөтенсоюз съездында делегат булып катнаша.

1942-1945 елларда балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде.

1984 елның 29 февралендә үлде.


Баязитов Йосыф Нәҗметдин улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.

1898 елның 21 гыйнварында Арча районының Каратай авылында туган. Аның әтисе шушы авылда мулла була һәм башлангыч белемне дә ул әтисеннән ала. Аннан соң данлыклы Кышкар мәдрәсәсен тәмамлый, Малмыжга барып рус-татар мәктәбендә белем ала. Малмыж өязе мәгариф бүлегендә вак милләтләр бүлеге инструкторы булып эшли. 1921-1924 елларда Мәмсә волостенда балалар йорты директоры була.

1924 елда Түнтәрдә икенче баскыч (9 еллык) мәктәп ачарга карар кылынгач, Й.Баязитовны шушы мәктәпнең директоры итеп билгелиләр—ул мәктәпнең оештыручысы, директоры һәм физика-математика укытучысы булып 1927 елга кадәр эшли. Музыкага, рәсемгә сәләтле була, балаларны да шуның белән мавыктыра. 1932-1935 елларда Карадуган мәктәбендә, 1935-1942 елларда Балтач урта мәктәбендә директор урынбасары була.

1942 елда Й.Баязитов Кызыл Армия сафларына алына һәм сугышның ахырына кадәр фронтта була, орден йәм медальләр тагып кайта. Сугыштан соң да ул укытучы хезмәтен дәвам итә—соңгы чорда үзенең туган районы Арчада эшли.

Үзенең тырыш педагогик хезмәтләре өчен 1949 елда «Почет билгесе», 1954 елда—Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнә.

Гомеренең соңгы елларында Й.Н.Баязитов Казан шәһәрендә яшәде һәм 1971 елда шунда вафат булды.


Баязитов Марс Салих улы — сәнәгать җитәкчесе.

1933 елның 18 сентябрендә Арбор авылында туган. 1941 елда Арча районының Бәрәзә башлангыч мәктәбендә укый башлый. 1943 елда укуын Казанбаш мәктәбендә дәвам итә. Аның җиде сыйныфын тәмамлап Казан энергетика техникумына укырга керә. Фаҗигале еллар шаукымы аны Себер якларына алып килә һәм ул 1953 елда Свердловск шәһәрендәге Урал политехник институтына кабул ителә. Институтны 1958 елда тәмамлый һәм Урал төбәгендә ике ел эшләгәннән соң Казанга кайта.Аның бөтен хезмәт юлы диярлек Татарстан энергосистемасына багышланган. Ул Казан электр челтәренең өлкән инженеры булып эшли. 1975 елдан 2000 елга кадәр аның директоры була. 2000 елдан—лаеклы ялда.

Казан электр челтәрендәге кырык еллык фидакарь хезмәт юлы хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнә. 1986 елда ул «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә. 1985 елда РСФСРның атказанган энергетигы, 1991 елда—Татарстан Республикасының атказанган энергетигы дигән абруйлы исемнәргә лаек булды.

Хезмәт ветераны М.С.Баязитов тормыш иптәше филология фәннәре докторы, профессор Ф.С.Баязитова белән Казан шәһәрендә яши. Аларның хезмәт юлын бүген уллары Рөстәм һәм кызлары Алсу дәвам итә.


Баязитов Салих Галиаскәр улы — совет һәм хуҗалык эшлеклесе.

1897 елның 27 сентябрендә Арча районының Бәрәзә авылында туган. Арчада рус-татар башлангыч мәктәбен тәмамлый. Ярлы гаиләдә туган Салих башта әтисе гаиләсендә крестьян хуҗалыгын алып баруда катнаша—сабый җилкәсе аша барлык авыр эшләр үтә. 1918 елда Арча төбәгендә дә ярлылар комитетлары оеша башлый. С.Баязитов аларны окштыруда актив катнаша, Бирәзәбаштагы ярлылар комитетының секретаре була.

1919 елда аны Кармыш волостеның Иске Масра авылына укытучы итеп җибәрәләр. 1921 ел. Идел буенда ачлык хөкем сөрә. Шушы авыр елларда ул Кармыш волостенда ятим калган балаларны җыеп балалар йорты оештыра, аның директоры була.

1924 елда Казанга кооперация курсларына укырга җибәрелә. Укуын тәмамлагач Арбор волостена авыл кулланучылар җәмгыяте идарәсенең бухгалтеры итеп билгеләнә. Аңа сәүдә эшен оештыруга һәм җайга салуга күп көч куярга туры килә. 1927 елда волость башкарма комитетының ревкомисися рәисе була.Волостьлар бетерелеп районнар оештырылган чорда аны Балтач райпотребсоюзы идарәсе рәисе итеп сайлыйлар. НЭП, аннан соңгы катлаулы чорларда районыбызның сәүдә тармагын оештыру бурычы аның җилкәсенә төшә.

1933 елның октябрендә С.Баязитов эшче-крестьян депутатларының Балтач район Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана. Колхозлар оештыру, аларны техника белән тәэмин итү,социаль һәм хезмәт күрсәтү сферасы оешмаларын төзү, мәгариф, мәдәният учаклары булдыру кыскасы, район хуҗалыгының мең проблемалы көндәлек тормышын көйләү аның җаваплылыгында була. Ул бу бурычларны лаеклы башкара, Балтач халкының тирән ихтирамын казана. Әмма фаҗигале 1937 ел җитә. С.Баязитов «халык дошманы» яласы тагылып кулга алына. Бер ел буе аны Казан төрмәләрендә газаплыйлар. Сигез ел Колыма лагерьларында җәфа чигә. Шуннан соң аны Красноярск краена сөргенгә җибәрәләр.

С.Баязитов 1955 елда реабилитацияләнә һәм туган ягына кайта, 1962 елга кадәр Биектау район кулланучылар җәмгыяте идарәсендә бухгалтер булып эшли.

Гомеренең соңгы елларын Казанда, инде үсеп җиткән балалары янында уздыра. 1981 елның 5 гыйнваренда вафат була. С.Баязитов Казанбаш авылы зиратына җирләнде.
Баязитова Флера Сәет кызы — галим, филология фәннәре докторы.

Салавыч авылында күп балалы гаиләдә 1942 елның гыйнвар аенда туган. 1959 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм Салавыч мәктәбендә балалар укыта башлый. 1960 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына читтән торып укырга керә. Бик яхшы билгеләренә генә укучы Ф.Баязитова инде икенче курсны читтән торып түгел, ә көндезге даими нигездә укый башлый. Үз халкының теленә һәм мәдәниятенә гашыйк кыз икенче курсны тәмамлагач ук Советлар Союзының татарлар күпләп яши торган төрле почмакларына диалектологик һәм фольклор экспедицияләренә йөри башлый. Кырык ел дәвамында шундый экспедицияләргә йөреп Ф.Баязитова төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезнең тел диалектларын, йолаларын, фольклорын, көнкүреш үзенчәлекләрен өйрәнә, аларны туплый, халкыбызның киң катлауларына ирештерә. Илебезнең татарлар яши торган бер генә төбәге дә аның игътибарыннан читтә калмагандыр.

Ф.Баязитова студент вакытыннан ук Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни хезмәткәр булып эшли башлый. 1973 елда аспирантура тәмамлап диссертация яклый, филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала. 1998 елда диссертация яклап филология фәннәре докторы була. Ул алты китап-монография һәм 160тан артык фәнни һәм фәнни-популяр мәкаләләр авторы, татар газета-журналларында еш чыгышлар ясый. Аның хезмәтләре төрле этник группалардан торган халкыбызны берләштерү, туганлаштыру чарасы булып торалар, укытучылар, тәрбиячеләр, әти-әниләр, мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан яшь буынга әхлак тәрбиясе бирүдә киң кулланылалар, эштә таяныч булып торалар. Галимнең хезмәтләре арасында Мәскәүдә басылган «Говоры татар-кряшен в сравнительном освещении», Казанда нәшер ителгән «Гомернең өч туе. Татар халкының гаилә йолалары», «Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары», рухи мирас сериясендә чыгып килүчө китаплары киң халык катламнарына адресланган.

Игелекле фәнни эшчәнлеге өчен 1998 елда Ф.С.Баязитовага Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде. 2004 елда татар халкының милли үсешенә-яңарышына керткән хезмәтләре өчен аңа Бөтендөнья татар конгрессының халыкара премиясе тапшырылды.


Баһаветдинова Гөлфәния Габделхәй кызы — хезмәт алдынгысы.

1954 елның 24 сентябрендә Яңгул авылында туган. 1971 елда Яңгул урта мәктәбен тәмамлый һәм «Яңа тормыш» күмәк хуҗалыгында эшли башлый. 1979-1989 елларда—Яңгул балалар бакчасы хезмәткәре.

1989 елда Г.Баһаветдинова «Яңа тормыш» колхозының Яңгул сөтчелек фермасына сыер савучы булып эшкә килә. Тиз арада тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге белән алдынгылар сафына баса. Ул үз эшенең чын остасы. Күп еллар дәвамында сыер савучыларның район конкурсларында җиңү яулап, Республика күләмендә районыбыз савымчыларының данын яклады. Республика конкурсларында даими рәвештә призлы урыннарны яулады, берничә мәртәбә җиңүче булды.

Игелекле хезмәте өчен 2002 елда татарстан Республикасының атказанган терлекчесе исеме бирелде. Бу мактаулы бүләкне аңа республикабыз Президенты М.Ш.Шәймиев үзе тапшырды.


Бәдретдинов Фәтхи Бәдретдин улы — партия һәм хуҗалык эшлеклесе.

1906 елда хәзерге Әлмәт районы Яңа Кади авылында туган. Шушында мәдрәсәдә һәм башлангыч мәктәптә белем алган. Бик иртә әтисе белән бергә игенчелек хезмәтендә булган, берничә ел авылның хәлле кешеләренә ялланып эшләгән. 1928-1930 елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт иткән. 1930 елда армия чыныгуы алып кайткан егетне туган авылында төзелеп килүче Нариманов исемендәге колхозның рәисе итеп сайлыйлар. Күрәсең, ул үзен булдыклы итеп таныткан— аны район колхоз-совхоз идарәсенә инструктор итеп алалар, тиздән әлеге идарәнең рәисе урынбасары була. Райзо системасында эшләп ала.

1933-1936 елларда Казанда Татарстан Югары коммунистик авыл хуҗалыгы мәктәбендә укый, аны тәмамлагач Дөбьяз МТСы директорының сәяси эшләр буенча урынбасары итеп билгеләнә.Бер үк вакытта партиянең Дөбьяз райкомының икенче секретаре була.

1938 елда Ф.Бәдретдинов ВКП(б)ның Чепья райкомының беренче секретаре итеп сайлана. Илдә Сталин репрессияләренең кызган, халыкара хәлнең үтә кискенлек алган чорында районның яңа җитәкчесе район партия оешмасын туплау, кадрларны саклап калу, яңа гына аякка басып килүче колхозларны ныгыту, авыл кешеләренең гадәттән тыш авыр тормышын җиңеләйтү юнәлешендә эшлекле чаралар күрә. Ләкин аңа бу башлангычларын тулысынча тормышкаашырырга мөмкинлек булмый—Арча райкомының беренче секретаре итеп күчерелә.1942-1943елларда ВКП(б)ның Татартан Өлкә комитетының өченче секретаре, 1943-1945 елларда—Куйбышев райкомының беренче секретаре,1945-1952 елларда—хезмәт ияләре депутатларының Корноухово район Советы башкарма комитеты рәисе була.

Алга таба Ф.Бәдретдинов хуҗалык эшенә күчерелә. 1952-1955 елларда Лубян леспромхозы директорының кадрлар буенча урынбасары, аннан соң бер ел Ширәмәт леспромхозы директорының сәяси эшләр буенча урынбасары була.

Аның хезмәт юлы «Почет билгесе» ордены, медальләр белән бәяләнгән.


Бәдретдинова Фирая Равил кызы—журналист.

1959 елның 18 апрелендә Көекбаш авылында туган. 1976 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Бер ел Карадуган урта мәктәбе интернатында тәрбияче булып эшли.

1977-1982 елларда Казан дәүләт университетының филология факультетының журналистика бүлегендә укый. 1980 елда, әле студент чагыннан, «Яшь ленинчы» газетасы хәбәрчесе булып эшли башлый. Бу газетада ул 1990 елга кадәр эшли.

1986-1987 елларда Мәскәүдә ВЛКСМ Үзәк комитеты каршындагы Югары комсомол мәктәбендә укый.

Ф.Бәдретдинова 1990-2000 елларда— «Салават күпере» журналының җаваплы секретаре—редактор урынбасары. Шушы чорда «Таһир-Зөһрә» журналын чыгаруны оештыручыларның берсе була.

2000 елда «Сөембикә» журналының редакторы итеп билгеләнә. Татар хатын-кызларының яраткан журналын чын мәгънәсендә заманча югарылыкка күтәрү, яңарту, баету өчен Ф.Бәдретдинова җитәкләгән редакция коллективы зур көч куя. Менә шушы югары нәтиҗәле иҗади хезмәте өчен 2001 елда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән абруйлы исем бирелде.


Бәдыгиев Сәфәргали Бәдыги улы — хезмәт ветераны.

1912 елның 20 гыйнварында Сосна авылында туган. Аңа белем алырга туры килми, күп нәрсәне җанлы тормыштан өйрәнә һәм үзләштерә. 1930 елда ул гаиләсе белән колхозга керә һәм бөтен гомерен колхозга багышлый. 1930-1937 елларда беренче ашлык суктыру агрегатында эшли. Өч ел тракторчы була, аннан соң 16 ел буе колхозның трактор бригадасын җитәкли. Тракторчыларның җитештерүчән эшләү күрсәткече белән Россия күләмендә иң югары нәтиҗәләргә ирешә, Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә(ВДНХ) катнаша. Хезмәтенең соңгы унбер елында—колхозның алдынгы комбайнчысы. Шушы хезмәтендәге уңышлары өчен 1950 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

С.Бәдыгиев Бөек Ватан сугышында катнаша алмады, әмма Татарстан танк колоннасын төзү өчен хәләл көче белән эшләп туплаган 30 мең сум акчасын бирде.

1975 елда Сосна авылында вафат булды.


Бәйрәмов Габделбәр Сафиулла улы — дәүләт эшлеклесе.

1927 елның 7 маенда Арча районының Байкал авылында туган. Шушында җидееллык белем ала, 1942 елда туган авылындагы К.Маркс исемендәге колхозда хезмәт юлын башлый. Бер ел хезмәт ияләре депутатларының Байкал авыл Советы секретаре була. 1944-1945 елларда—ул вакыттагы Кызыл Юл районы хәрби комиссариатында эш башкаручы. Шушы чорда Яңа Кенәр урта мәктәбенең кичке бүлеген тәмамлап, урта белем ала, партия сафларына кабул ителә.

1954-1955 елларда—партиянең Кызыл Юл район комитетының оештыру бүлеге инструкторы. Шуннан аны Казанга Югары партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. 1959 елда Г.Бәйрәмов укуын тәмамлап Тукай районына (Кызыл Юл районының исеме шулай үзгәртелгән була) кайта һәм халык депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары итеп сайлана.

1962 елда районнарны берләштереп зурайту үткәрелә һәм Г.Бәйрәмов халык депутатларының Арча район Советының план бүлеге мөдире—башкарма комитет рәисе урынбасары итеп билгеләнә. 1965 елда, янә районнар кабат торгызылгач, Балтач районына партия-дәүләт контроленең район комитеты рәисе итеп җибәрелә (1965 елның декабреннән—халык контроле комитеты). Бу постта 1987 елның уртасына кадәр эшли һәм пенсиягә китә, әмма хезмәт юлын туктатмый—1996 елга кадәр Балтач районы гражданнар оборонасы штабы начальнигы була.

Озак еллар җәмәгать эше тәртибендә ветераннарның район советы рәисе вазыйфаларын башкарды.

Г.С.Бәйрәмовның олы хезмәтләре 1971 елда «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» медале, 1975 елда «Почет билгесе» ордены, КПССның Татарстан Өлкә комитетының, Татарстан АССР Министрлар Советының Мактау Грамоталары белән бәяләнде. 1960 елдан 1988 елгача Кызыл Юл, Арча, Балтач район Советлары депутаты, 1965-1987 елларда КПССның Балтач райкомы, аның бюросы әгъзасы итеп сайланды.

Г.С.Бәйрәмов 2000 елның 14 августында йөрәк өянәгеннән кинәт үлде. Аның җәсады зур хөрмәт белән Балтач авылы зиратына күмелде.



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   30




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет