Балтач энциклопедиясе


Габдрахманов Дамир Хәбибрахман улы



бет9/30
Дата19.06.2016
өлшемі1.62 Mb.
#145873
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   ...   30

Габдрахманов Дамир Хәбибрахман улы—совет һәм хуҗалык эшлеклесе.

1937 елның 20 гыйнварында Алан авылында туган. 1951 елда Балтач урта мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлый һәм Казан мех промышленносте техникумына укырга керә. Техникумны тәмамлап 1955-1956 елларда Башкортстан АССРның Ишимбай шәһәрендә мех фабрикасы икътисадчысы, ВЛКСМның шәһәр комитетының учет секторы мөдире булып эшли. 1956-1959 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә—аңа Тоцк полигонында беренче совет атом бомбаларын сынау операцияләрендә катнашырга насыйп була.

1959 елда Д.Габдрахманов хәрби хезмәтен тәмамлап туган төбәгенә кайта. Тиздән аны ВЛКСМның Балтач район комитетының беренче секретаре итеп сайлыйлар. 1961-1968 елларда «Кама», «Правда», «Алга» колхозларында партия оешмасы секретаре була. 1968-1981 елларда районның Чапаев исемендәге (хәзер җаваплылыгы чикләнгән «Шушма» җәмгыяте) колхозын җитәкли. Аның киң колачлы, перспективаны күреп эшли белүче җитәкче таланты нәкъ менә шушы чорларда ачылды. Д.Габдрахманов җитәкчелегендә Чапаев исемендәге күмәк хуҗалык районның иң нәтиҗәле эшли торган алдынгы хуҗалыклары сафына басты, хуҗалык итүнең яңа, заманча, прогрессив ысулларын пропагандалау үзәгенә әверелде.

Д.Габдрахманов 1981 елда район агропромышленность берләшмәсе начальнигы итеп сайлана. 1984-1987 елларда—хезмәт ияләре депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе. 1987-1991 еллар дәвамында халык контроленең район комитеты рәисе булып эшләде. 1991-1998 елларда— коммуналь милек белән идарә итү буенча район комитеты рәисе-район хакимияте башлыгы урынбасары. Озак еллар дәвамында районның иң югары җитәкче органнарында җаваплы постларда эшләп Д.Х.Габдрахманов ил тормышының иң катлаулы һәм болгавыр чорларында районыбызның тотрыклы яшәеше һәм үсеше өчен зур хезмәт куйды.

Д.Габдрахманов читтән торып укып Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлады, авыл хуҗалыгы производствосын оештыру икътисадчысы.

Д.Х.Габдрахмановның нәтиҗәле хезмәте югары бәяләнде. 1975 елда ул Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең алтын медаленә лаек булды, 1971 елда «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде. Ул шулай ук берничә медаль кавалеры. Хезмәт ияләре депутатларының 15-21 чакырылыш район Советы, күп мәртәбә Смәел авыл Советы депутаты итеп сайланды. Шулай ук берничә мәртәбә КПССның район комитеты әгъзасы итеп сайланды, аның бюро әгъзасы булды.

Икенче класслы баш Дәүләт советнигы.

Бүгенге көндә лаеклы ялда, Балтач авылында яши.



Габдрахманов Ранил Фәрит улы—спорт остасы.

1979 елның 12 декабрендә Яңгул авылында туган. 1995 елда Яңгул урта мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлый һәм Нормадагы һөнәр лицеена укырга килә. Укуын тәмамлап киң профильле тракторист- машинист һөнәре ала. Хезмәт юлын тракторчы булып Балтач күптармаклы коммуналь предприятиесенең Яңгул участогында башлый. Хәзер дә шушы хезмәтен дәвам итә.

Р.Габдрахманов мәктәп елларында ук спорт белән мавыга, татарча көрәш секциясенә йөри, атаклы көрәшче һәм тренер Г.Газимов җитәкчелегендә шөгыльләнә. Физик тазалыгы, камиллеге, тырышлыгы аңа тиз арада югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Аның беренче зур уңышы—1994 елда «Сабантуй» газетасы призына балалар арасында республика ярышларында икенче урынны яулау була. 1995 елда «Татарстан яшьләре» газетасы призына үткән яшүсмерләр арасында республика бәйгесендә призлы урынны ала. 1996 елда инде үз үлчәвендә район сабан туе пьедесталына күтәрелә.

1998 елда Р.Габдрахманов Татарстан һәм Россия беренчелегенә уздырылган ярышларда чемпион титулын яулый, аңа Россиянең спорт мастеры исеме бирелә. 1999 елда «Ватаным Татарстан» газетасының М.Җәлил исемендәге зур призына ел саен үткәрелә торган бәйгесендә җиңүче булды. Үзенең югары спорт осталыгын Р.Габдрахманов 2000-2005 елларда узган күп район, республика ярышларындагы җиңүләре белән раслады. Команда составында чыгышлары белән ул районыбыз көрәшчеләренең югары статусын саклауга лаеклы өлеш кертә.

Р.Габдрахманов үзенең спорт юлының иң нәтиҗәле чорында, аның иң зур җиңүләре алда әле.
Габдрахманов Рафаэль Фәрт улы—авыл хуҗалыгы белгече.

Курмала авылында1953 елның 18 июнендә туган. 1970 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. 1970-1976 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетында укып инженер-механик белгечлеге ала һәм Тимирязев исемендәге колхозда баш инженер булып хезмәт юлын башлый. 1976-1977 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Хәрби хезмәттән кайткач ике ел дәвамында Балтач «Сельхозтехника» берләшмәсенең махсус бүлегенең баш инженеры була. 1979 елның маенда «Сельхозхимия»нең район берләшмәсе оештырылгач, аның баш инженеры итеп билгеләнә.

1992 елның июлендә Р.Габдрахмановны «Сосна» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативы членнары үзләренең рәисе итеп сайлыйлар. Бу хуҗалыкка ул 2001 елга кадәр җитәкчелек итә һәм шушы катлаулы чорда аның матди-финанс тотрыклылыгын саклау өчен күп көч куя.

2001 елның маенда Р.Ф.Габдрахманов «Балтач Сельхозтехникасы» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры итеп билгеләнде һәм бүгенгәчә шушы җаваплы вазыйфаны башкара.

Р.Ф.Габдрахманов нинди генә предприятиедә эшләмәсен, үзен лаеклы җитәкче, оста оештыручы, талантлы инженер, киң карашлы,тирән эрудицияле шәхес итеп танытты, коллектив әгъзаларының эчкерсез ихтирамын казанды. Бу ихтирам аның халык депутатларының район һәм авыл Советлары депутаты итеп сайлануында да ачык чагыла.

Авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән нәтиҗәле хезмәтләре өчен Р.Ф.Габдрахмановка Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән абруйлы исем бирелде.


Габдрахманов Хәбибрахман Габдрахман улы—сугыш һәм хезмәт ветераны.

1916 елның 1 февралендә Салавыч авылында туган. Шунда ук башлангыч белем ала, бала килеш авыл хуҗалыгы эшләрендә катнаша башлый. Авылда колхоз оештырылгач Габдрахмановлар гаиләсе колхозга керә һәм Хәбибрахман колхозда эшли.

1935 елда эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафларына алынып, өч ел хезмәт итә. Хәрби хезмәттән ул кабат туган авылына кайта, колхозда эшләвен дәвам итә. Тик тыныч хезмәттә озак була алмый, акфиннәргә каршы сугыш башлана һәм аны кабат хәрби хезмәткә чакыралар. Х.Габдрахманов та шушы сугышларда катнаша. Туган авылына ул 1940 елның ахырында кайта. Әмма Бөек Ватан сугышы башлану аны кабат игенче хезмәтеннән аера—ул сугышка китә. Х.Габдрахманов әлеге сугышның башыннан ахырына кадәр фронтта була, күп катлаулы сугыш операцияләрендә катнаша, берничә мәртәбә яралана. Ватан сугышы фронтларындагы фидакарьлекләре өчен Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Өченче дәрәҗә Сугышчан Дан орденнары, күп медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң Х.Габдрахманов озак еллар туган авылында терлекчелек тармагында эшләде, тырышлыгы, намуслылыгы белән авылдашлары арасында олы хөрмәт казанды.

Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Х.Габдрахманов 1998 елның 25 июлендә вафат булды.
Габдрахманова Венера Билал кызы—хезмәт алдынгысы.

1956 елның 29 июнендә Салавыч авылында туган. 1973 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Хезмәт юлын «Социалистик Татарстан» газетасы исемендәге колхозда башлый. 1974 елда аны Салавыч сөтчелек фермасына сыер савучы итеп чакыралар. В.Габдрахманова менә инде өч дистә ел шушы данлы коллективта, шушы четерекле, күп хезмәт һәм тырышлык сорый торган эштә. Ул һәрвакыт колхоз гына түгел, район сыер савучылары арасында иң алдынгылар рәтендә. Тырышлыгы, үз эшен җан җылысын биреп башкаруы, ихласлыгы, башка хезмәттәшләренә ихтирамлы һәм ярдәмчел булуы аңа район күләмендә зур хөрмәт китерде.

В.Габдрахманованың тырыш хезмәте колхоз идарәсенең, район җитәкчелегенең Мактау Грамоталары, кыйммәтле бүләкләр белән бәяләнде. Ул күп мәртәбә хезмәт алдынгылары җыеннарында катнашты, ярышта җиңүче дип танылды. Бүләкләренең иң зурысы—2002 елда бирелгән Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе дигән мактаулы исем.

В.Габдрахманова үзенең яраткан коллективында яраткан эшен дәвам итә.


Габдрахманова Гөлирә Рәхимулла кызы—хезмәт ветераны.

Яңа Салавыч авылында 1946 елның 4 августында туган. Салавыч сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң туган авылындагы дуңгызчылык фермасында эшли башлый. Ике елдан соң ул Иске Салавыч авылындагы сөтчелек фермасына сыер савучы булып эшкә килә. Шушы көннән 1997 елга кадәр—нәкъ утыз бер ел дәвамында—Г.Габдрахманова сыерлар сауды, сөт муллыгы өчен көрәштә үзеннән бөяләп бетергесез өлеш кертте. Бөтен хезмәт юлы дәвамында районыбызның иң алдынгы савымчылары арасында булды. Алтмышынчы еллар ахырында ук үзе сава торган сыерларның еллык продуктлылыгын өч мең килограммга җиткерде. Г.Габдрахманова шушы романтик елларның ихлас батыры, районыбыз терлекчеләрен әйдәп баручыларның берсе булды, районыбызда терлекчелек үсеше тарихына кергән данлы шәхесләр арасында ул.

Г.Р.Габдрахманованың игелекле хезмәтен ватаныбыз югары бәяләде, ул ике мәртәбә 1976 һәм 1981 елларда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде.

Хезмәт ветераны Салавыч авылында яши.


Габдрахманова Кәшифә Зәки кызы—хезмәт ветераны.

1933 елның 23 февралендә Кариле авылында туган. 1947 елда Норма җидееллык мәктәбен тәмамлый һәм 14 яшьлек килеш Тимирязев исемендәге колхозда сыер савучы булып хезмәт юлын башлый. Кырык елдан артыкка сузылган шушы авыр хезмәт юлында К.Габдрахманова үзен гаять тырыш, тыйнак, башкаларга ярдәмчел шәхес һәм хезмәт кешесе итеп танытты. 1979 елда ул районның иң алдынгы сыер савучысы титулын яулады һәм җиңүче лентасын такты, кыйммәтле бүләк алды. Аның рәсеме район Мактау Тактасына куелды. 1980-1988 еллар дәвамында тугыз мәртәбә «Социалистик ярышта җиүче» билгесе, берничә мәртәбә бишьеллык батыры билгесе белән бүләкләнде. 1979 елда аның фидакарь хезмәте Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек булды.

Колхоздашлары Г.З.Габдрахманованы 1988 елда Почетлы колхозчы исеме биреп олылап-хөрмәтләп лаеклы ялга озаттылар. Бүгенге көндә ветеран туган авылы Кариледә яши.
Габдрахманова Разия Газим кызы—хезмәт ветераны.

1929 елның 22 апрелендә Смәел авылында туган. 1944 елда Смәел урта мәктәбенең сигез сыйныфын тәмамлый. Бала чагыннан колхоз эшләрендә актив катнашып килгән Разия Шаумян исемендәге колхозда ат караучы булып эшли башлый. 1969 елда аны сыер савучы итеп билгелиләр һәм ул егерме ел буе шушы хезмәттән аерылмый. Бу чорда Р.Габдрахманова районның әйдәп баручы савымчыларының берсе булды. Ул сөт терлекчелегендә эшләгән еллар терлекләрнең продуктлылыгын күтәрү өчен киң хәрәкәт барган чор. Һәр савым сыердан биш мең килограмм сөт савып алган алдынгылар нәкъ менә шул елларда үсеп чыкты. Р.Габдрахманова—алар арасында беренчеләрдән.

Р.Г.Габдрахманованың фидакарь хезмәте дистәләгән югары дәрәҗәле бүләкләргә лаек булды. Бүләкләренең иң дәрәҗәлеләре—1971 елда бирелгән Хезмәт Кызыл Байрагы һәм 1976 елда бирелгән Октябрь Революциясе орденнары.

Хезмәт ветераны туган авылы Смәелдә яши.


Габдрахманова Хәдичә Габидулла кызы—Герой-ана.

1920 елның 2 февралендә Мамадыш районының Түбән Сөн авылында туган. Туган авылында җидееллык мәктәп һәм Мамадышта укытучылар хәзерләү курсларын тәмамлагач, Балтач районына эшкә җибәрелә. Норма мәктәбендә укытучы, соңгы елларда кибеттә сатучы булып эшли. Шушында Нәкыйп Габдрахманов белән гаилә кора.

Габдрахмановларның матур, хезмәт сөючән гаиләсендә унбер бала туып үсә һәм зур тормышка юл ала. Алар киң илебезнең төрле почмакларында үз гаиләләрен төзеп игелекле гомер итәләр. Рәкыйп Братск ГЭСын төзүчеләр арасында, Гәүһәрия, Кәүсәрия, Рәшит—Казахстан Республикасында, Ринат—Красноярскта, Гөлчәчәк—Азнакайда, Фаил, Гөлҗәүһәр, Фәргат, Фәһим—Балтачта һәм Нормада… Уллары Фоатның гына гомере кыска булды, ул инде вафат.

Герой-ана Хәдичә Габдрахманова бүген кече улы Фәһим гаиләсендә хөрмәтле әни һәм әби булып гомер итә.


Габдрәзәков Габдулла—Чапшар авылының ясаклы крестьяны.

Татар халкының 1773-1775 еллардагы азатлык хәрәкәтендә актив катнашкан якташларыбызның берсе. Пугачев полковнигы Мәсәгут Гомәров гаскәренең йөзбашы (сотнигы). Гомәров гаскәре составында берничә бәрелештә катнаша. Промышленник А.Иноземцевның Таиштагы бакыр эретү заводын алуда катнаша. Яңа отрядлар оештыру, аларга яңа көчләр туплау буенча киң эш алып бара, Балтач тирәсе крестьяннары арасында патшага каршы аңлату эшләре җәелдерә. Халык болганышыннан куркып калган Балтач, Кариле, Чутай байлары киңәш итү өчен дип алдап Г.Габдрәзәковны Балтачка чакыралар һәм җәзалау отряды командиры подполковник Е.Хорват кулына тапшыралар. Габдрәзәков белән бергә Чапшар авылының ясаклы крестьяннары Ибрай Бакиров, Габдрәшит Үтәгәнов, Габдрахман Үтәмешов, Давыт Гомәров, Мадияр Мансуров та кулга алына. Тоткыннар Казанга озатыла. Бу күтәрелеш сәбәбе белән махсус төзелгән яшерен комиссия 1773 елның 24 декабрендә аларның эшен карый һәм «халык алдында аларның һәрберсен камчылап» губерна идарәсенә мәҗбүри эшкә җибәрә.

Г.Габдрәзәковның һәм аның көрәштәш авылдашларының шуннан соңгы язмышы әлегә билгеле түгел.
Габдрәхимов Газиз Габдрахман улы—Социалистик Хезмәт Герое.

1906 елның 16 апрелендә Вятка губернасы, Малмыж өязенең Комаров Завод авылында Күп балалы гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килгән. Балачагы, үсмер еллары авыр хезмәттә уза, тормыш юлын да үзлегеннән бик иртә сайларга туры килә. Уналты яшьлек Газиз авылдашларына ияреп бәхет эзләп Донбасс шахталарына юнәлә. Беренче бишьеллыклар, ил күләмендә югары хезмәт энтузиазмы еллары бу. Шахталарга беренче мәртәбә техника, махсус җайланмалар килә башлый. Менә шушы чорда авылда үскән гади татар малаеның техникага хиреслеге, аңа тиз төшенүе ачыла һәм аны махсус курсларга укырга алалар. Тиздән ул югары класслы күмер бораулау машинисты булып өлгерә.

1936 елда Г.Габдрәхимов Урал якларына китә һәм Пермь өлкәсенең яңа үзләштерелә башлаган Кизелдагы «Комсомолец» шахтасына урнаша. Шахта техникасында эшләүче кадрларга кытлык кичергән яңа шахтада Г.Габдрәхимов кискен борылыш ясый—күмер бораулау машинасында ул көнгә утызар норма үти, һәр техниканы иң югары нәтиҗәлелек белән эшләргә мәҗбүр итә, аларның җитештерүчәнлеген арттыра торган җайланмалар тәкъдим итә, аларны практикада үзе сыный. Ул дистәләгән яшь кадрларны техникада эшләргә өйрәтә, аларның яраткан остазы була.

Бөек Ватан сугышы башлангач Газиз үзен фронтка җибәрүләрен сорап берничә мәртәбә мөрәҗәгать итә. Әмма аны бөтенләй башка фронтка җибәрәләр— Кизелның күршесендәге Коспаш поселогында бер- бер артлы яңа шахталар сафка баса, анда тәҗрибәле шахтерлар кирәк. Г.Габдрәхимов үз гомерендәге иң зур батырлыгын менә шушында күрсәтә. Килеп эшли башлавына бер ел үтү белән моңарчы күрелмәгән яңа проблема барлыкка килә—мондагы күмер ятмалары горизонталь түгел, ә кискен авышлык белән урнашкан. Бораулау машиналары исә бары тик горизонталь ятмаларда эшләү өчен генә көйләнгән. Г.Габдрәхимов машинаны күз алдына китерә алмаслык текә авышлыкта эшләргә «өйрәтә», моның өчен күп яңалыклар тәкъдим итә, еш кына тормышын куркыныч астына куя. Әмма теләгенә ирешә— бораулау машиналары авышлыкта горизонталь ятмалардагыга караганда да нәтиҗәлерәк эшли башлыйлар. Тиздән аның тәҗрибәсе бөтен регионга тарала.

Газиз Габдрәхимовның тормыш биографиясендә мондый сәхифәләр дистәләгән. Аның еш кына бөтенләй көтелмәгән рационализаторлык тәкъдимнәре, техник чишелешләре, җайланмалары һәм алымнары күмер чыгару тармагында революция ясый.

Якташыбызның хезмәт батырлыгы хөкүмәтебезнең орденнары белән бәяләнә. 1947 елда Г.Г.Габдрәхимовка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Шул ук елда аны СССР Югары Советына депутат итеп сайлыйлар.

Данлы якташыбыз 1994 елның 14 июлендә Кизел шәһәрендә вафат була һәм шунда татар зиратына күмелә.
Габдрәшитов Муса Габдрәшит улы (Муса бине Габдрәшит бине Үтәгән бине Ярмөхәммәт бине Мөхсин әт-Түнтәри)—дин эшлеклесе.

1758 елда Түнтәр авылында туган. Авылга нигез салучылар нәселеннән. Түнтәр мәдрәсәсендә белем алганнан соң Карилендә атаклы Габдессәлам муллада, Оренбург Каргалысы мәдрәсәсендә Ишнияз бине Шириаздан хәзрәттә укыган. Озак еллар Мәмсә авылында имамлык иткән. Китаплар күчереп язучы (хаттат) буларак даны билгеле. Тирән гыйлеме, дөньяга киң карашы, итәгатьлелеге, күркәм холкы белән тирә-якта дан казанган. Аның вәгазьләрен тыңларга якын-тирәдәге авыллар мөселманнары да җыела торган булган.

Хаҗ сәфәре кылып кайтканда Мисырның Искәндәрия (Александрия) шәһәрендә вафат булып, шунда җирләнгән.
Габдрәшитов Шәйхетдин Габдрәшит улы—авыл хуҗалыгын күмәкләштерү хәрәкәте ветераны.

1896 елның июлендә Яңгул авылында туган. Аның тәрҗемәи хәле турында мәгълүматлар күп түгел. Әмма сакланган кадәресе бу шәхеснең үз чорының алдынгы фикерле, үз кыйбласын ахыргача саклаган намуслы хезмәт кешесе булганлыгы турында сөйли.

Ш.Габдрәшитов Октябрь революциясен патша армиясендә солдат хезмәтендә Смоленск шәһәре тирәсендә каршылый. Революция зилзиләләре чорында ул солдат хезмәтен калдырып туган ягына кайта. 1918 елда Малмыж өязенең Яңгул волостенда кызыл хәрби комиссариат оеша һәм Ш.Гәбдрәшитов аның беренче комиссары итеп билгеләнә.

Утызынчы еллар башында авылларда берәм-берәм колхозлар оеша башлый. Ул беренчеләрдән булып Яңгулда оешкан колхозга керә, аның беренче бригадиры була. Аннан соң унөч ел дәвамында колхозның агротехнигы вазыйфаларын башкара. Шушы чорда «Яңа тормыш» колхозы игенчелек өлкәсендә зур уңышларга ирешә. 1933 елда колхоз игеннәрдән югары уңыш үстергән өчен Бөтенсоюз Почет Тактасына кертелә. Хуҗалыкның уңышлары турында «Правда» һәм башка үзәк газеталар язалар, аның язгы-җәйге кыр эшләре планы үзәк газеталар аша бөтен илгә үрнәк итеп бирелә.

1933 елда Татарстан Республикасы игенчеләре дә югары уңыш үстереп, илгә ашлык тапшыруда зур уңыш казаналар. Менә шул уңыш турында рапорт белән Мәскәүгә барган республика делегациясе составында колхозның партия ячейкасы секретаре Җәлилов белән Ш.Габдрәшитов та була. Шушы елның сентябрендә ул колхозчы-ударникларның икенче Татарстан съездында катнаша. 1936 елда игенчелектәге зур уңышлары өчен республикабыз хөкүмәте аны исемле сәгать белән бүләкли. 1967 елда Ш.Габдрәшитов «Почет билгесе орденына лаек була.

Олы һәм гыйбрәтле тормыш юлы үткән ветеран Яңгул авылында вафат була һәм шунда җирләнә.


Габидуллина Әсмабикә Борһан кызы—хезмәт ветераны.

1940 елның 15 маенда Сосна авылында туган. 1954 елда Сосна җидееллык мәктәбен тәмамлый һәм хезмәт юлын башлый—«Правда» колхозының сарык караучысы, трактор агрегатында сукачы, хат ташучы була.

1963 елда Ә.Габидуллинаны Сосна авылы мәдәният йорты директоры итеп билгелиләр һәм ул 34 ел дәвамында шушы меңмәшәкатьле хезмәттә була, авылдашларының иң хөрмәтле кешесенә, райондагы һәм республикадагы хезмәттәшләренең бәхәссез остазына әверелә. Кешеләр белән җиңел уртак тел табучы, җитез һәм тәвәккәл, үзендә теләсә нинди вакытта күңел күтәренкелеге саклый белә торган, киң күңелле, хезмәтенә бөтен барлыгын биреп эшли белүче Әсмабикә тиз арада авыл талантларын үз тирәсенә туплый алды. Ул эшләгән чорда яшьләрнең ничә буыны алышынмады, әмма Сосна мәдәният йорты гел шаулап торды, аның үзешчән коллективлары үзләренең утлы биюләре, оста җырлары, спектакльләре белән бөтен район халкын сокландырып килделәр, дәрәҗәле район һәм республика конкурс-фестивальләренең җиңүчеләре, лауреатлары, дипломантлары булдылар.

Ә.Б.Габидуллина оста лектор, ялкынлы пропагандист, кешеләрне инандыра белүче агитатор буларак та районыбыз халкына яхшы таныш. Үзенең актив тормыш позициясе белән ул күпләрне матур, мәгънәле итеп яши белергә өйрәтте.

1987 елда Ә.Б.Габидуллинага Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән абруйлы исем бирелде.

Ветеран бүген лаеклы ялда, туган авылы Соснада яши.


Габидуллина Фирдәүсә Әхәт кызы—хезмәт алдынгысы.

1950 елның 3 сентябрендә Балтач авылында туган. 1968 елда көмеш медаль белән Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм шул ук елда Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетына укырга керә. Институтны 1974 елда тәмамлый. Бер ел Казандагы Груздев исемендәге клиникада акушерлык һәм гинекология буенча стажировка үтә.

Ф.Габидуллина 1975 елда Балтач үзәк хастаханәсендә акушер-гинеколог булып эшли башлый. Хәзергәчә ул шушы игелекле хезмәтендә. Бер үк вакытта бала тудыру бүлегенә җитәкчелек итә, районның баш акушер-гинекологы. Үзенең профессиональ осталыгын күтәрү өстендә даими эшли, гинекологик авыруларга дучар булган кешеләрне диагнозлау һәм дәвалауның яңа, камилрәк алымнарын кулланырга тырыша. 1995 елда аңа югары квалификацияле табибә дәрәҗәсе бирелде. Күп яшь табибларның һәм шәфкать туташларының остазы, халык арасында медицина белемнәрен пропагандалау буенча зур эш алып бара.

Ф.Габидуллина актив җәмәгать эшлеклесе—байтак еллар үзәк хастаханәнең профком рәисе, медицина хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе булып эшләде.

Берничә мәртәбә районның иң яхшы табибы дип танылды, район хакимиятенең Мактау Таныклыклары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде, рәсеме район Мактау Тактасына куелды. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге олы хезмәтләре өчен Ф.Ә.Габидуллинага Татарстан Республикасының атказанган табибы дигән мактаулы исем бирелде.
Газизов Альфред Закир улы—галим, техник фәннәр кандидаты.

1937 елның 17 июлендә Арча районының Казанбаш авылында туган. Әтисе Закир Сабир улы Газизов Чепья урта мәктәбенә укытучы итеп билгеләнү сәбәпле 1948 елда аларның гаиләсе Чепья авылына күчеп килә һәм 1955 елда А.Газизов Чепья урта мәктәбен тәмамлый. Укуын Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетында дәвам итә. 1962 елда институтны бик яхшы билгеләренә тәмамлап авыл хуҗалыгы инженер-механигы белгечлеге ала. Аны Биектау ремонт-техника станциясенә баш инженер итеп билгелиләр.

А.Газизов тиздән үзе укыган институтның аспирантурасына керә. 1971 елда Ленинград автомобильләр төзү институтында диссертация яклап техник фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала. 1972 елдан—Казан авиация институтының яңа оештырылган автомобиль төзелеше кафедрасы өлкән укытучысы. 1980 елда, Яр Чаллы шәһәрендә Кама политехника институты ачылгач, А.Газизов шушы институтның автомобильләр кафедрасына җибәрелә, кафедраның доценты. Шулай итеп, Кама автомобиль заводы өчен инженер-техник кадрлар хәзерләүгә ул үзенең бөтен хезмәт юлын багышлады.

А.З.Газизов ике дистәдән артык нәшер ителгән фәнни хезмәтләр һәм мәкаләләр авторы.


Газизов Мәлик Газиз улы—хезмәт ветераны.

1930 елның 18 маенда ул вакыттагы Чепья районының Бакча авылында туган. 1943 елда Субаш җидееллык мәктәбенең алты сыйныфын тәмамлый һәм туган авылындагы «Бакча» колхозында эшли башлый.

1950 елда Караганда шәһәренә килә һәм шахтерлык хезмәтенә алына. Махсус курсларда укып шахта техникасын үзләштерә. 1951 елдан ул шофер-машинист, 1955 елдан—күмер чыгару комбайны машинисты, 1975 елдан—җир асты катламнарын казу комбайны машинисты, 1980 елдан—җир асты эшләре электрослесаре. 1996 елда М.Газизов 41 еллык җир астында эшләү стажы белән лаеклы ялга чыга.

Үзенең бөтен хезмәт юлы дәвамында якташыбыз Союзда иң эреләрдән саналган «Карагандауголь» комбинатының алдынгы шахтерлары сафында була. 1960 елда коммунистик хезмәт алдынгыларының һәм бригадаларының беренче Казахстан Республикасы съездында делегат булып катнаша. 1967 елда аңа «Коммунистик хезмәт ударнигы», 1981 елда «Унынчы бишьеллык ударнигы», 1973, 1976, 1979 елларда «Социалстик ярышта җиңүче» билгеләре тапшырыла. 1967 елда шахта комбайнын югары нәтиҗәле эшләтү алымнары белән Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша, 1969, 1975 елларда аның бронза медальләре белән бүләкләнә. 1976 елда СССР Күмер промышленностеның почетлы механизаторы, 1977 елда—СССРның Почетлы шахтеры исемнәре бирелә. Шушы ук елда өченче дәрәҗә «Шахтер даны» медале белән бүләкләнә. Ул шулай ук Казахстан ССР Югары Советының Мактау Грамотасына лаек була.

Шахтер якташыбызга хезмәттәге уңышлары өчен 1966 елда Хезмәт Кызыл Байрагы, 1977 елда Октябрь Революциясе орденнары тапшырыла. Хезмәттәшләре аны 1968 елда Караганда шәһәренең Киров район Советы депутаты итеп сайлыйлар.

М.Г.Газизов бүгенге көндә Караганда шәһәрендә яши.


Газизов Рашад Марсель улы—спорт остасы.

1977 елның 9 октябрендә Нормабаш авылында туган. Норма урта мәктәбен тәмамлагач 1995 елда Нормадагы һөнәри-техник училищеда укып шофер һөнәре ала.

1996-1997 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

1998 елның гыйнварыннан хәзергәчә Тимирязев исемендәге күмәк хуҗалыкта шофер булып эшли.

Р.Газизов— татарча милли көрәш остасы. Ул спортның бу төре белән 1995 елда шөгыльләнә башлый. 2000 елда район хакимияте башлыгы призына уздырылган бәйгедә үз үлчәү категориясендә (75 килограммга кадәр) җиңү яулый. Бу җиңүне 80 килограммга кадәр үлчәүдәге көрәшчеләр арасында җиңү яулап 2001 елда кабатлый һәм үзенең зур перспективалы көрәшче булуын күрсәтә. 2002 елда «Ватаным Татарстан» газетасының М.Җәлил исемендәге призына уздырыла торган еллык ярышларда җиңүче була. 2003 елда Самара шәһәрендә Бөтенроссия чемпионатында икенче урынны яулый… Мондый җиңүләр аның спорт биографиясендә күп. Р.Газизов күп мәртәбә авыл һәм район сабан туйларында батыр исемен яулаган көрәшче.

Р.Газизов бүгенге көндә районыбыз данын якларлык иң өлгергән, хәзерлекле, сәләтле көрәшче. Алда, димәк, җиңүләр тагын да күбрәк булыр әле.

2002 елда Р.М.Газизовка милли көрәш буенча Татарстан Республикасының спорт мастеры исеме бирелде.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   ...   30




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет