Бу романны соңгы биш гасырда азатлык юлында корбан булган шанлы татар халкының каһарман улларына багышлыйм



бет2/22
Дата14.06.2016
өлшемі2.03 Mb.
#135816
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   22

Гунстан. Гуннар һәм сарматлар бертуган халыклар. Алар тарих аренасына б.э.к III гасырларда ук чыгалар. Димәк, алар 700 еллар инде күрше-кардәш рәвешендә тереклек итәләр. Безнең эраның III–IV гасырларында гуннар өстен чыга. IV гасырның 370 елларында гуннар аланнар белән сугыша башлыйлар. Гаять дәрәҗәдә хәрәкәтчән гун яугирлары Төньяк Кавказ, Каспий диңгезеннән Азов диңгезенә кадәр даланы үз кулларында тоталар. Шул ук елларда Германрих король кул астындагы Атакыр җитәкчелегендәге герулларны буйсындыралар. Көннәрдән бер көнне 371 елда аучы гун алайлары Таман ярымутравына килеп чыгалар. Аларның юл өстендә ана болан сыеры пәйда була. Аучылар болан сыерын куа китәләр һәм аны яр кырыена кысрыклап китерәләр. Ләкин көтмәгәндә болан сыеры суга кереп китә һәм туктап тормастан Кырым җиренә чыга. Аучылар аның артыннан ташланалар һәм шул елда Кырым җирләренә чыгарга кичү табалар. Соңыннан гуннар «өермә кебек» кичү аша Кырымга үтәләр һәм көтмәгәндә Төньяк Кырымда яшәгән кавемнәрнең беришен тар-мар итәләр, беришен үзләренә буйсындыралар. Ары таба барысы да билгеле. Күп тә үтми гуннар Перекопка җитәләр, ул вакытта валлар белән ныгытылмаган ярымутрау аша готларның тылына чыгалар. Ә готлар аланнар белән аркадашлар, бу вакытта туннардан Дон (Тын) елгасының уңъяк ярын саклыйлар. Азов диңгезе буенда җәйләгән гуннарга берәү дә комачауламый.

Әнә шунда башлана да инде туннарга яла ягу. V гасырда яшәгән тарихчы Евгений бу хакта болай дип язып калдыра: «Җиңелгән готларны туннар тәмам туздырып ташлыйлар, готларның күбесе һәлак була». Тарихчы, әлбәттә, монда шактый күпертә, чөнки күп кенә остготлар (гуннар аларны аскы готлар дип атаганнар) туннарга кушылалар һәм хәтта чорына күрә тиңе булмаган Каталон орышында да гуннар ягында сугышалар. Монда исә гуннар Германрих король кул астында интеккән кавемнәрне азат итәләр, аларга ирекле рәвештә көн күрергә мөмкинлек бирәләр. Гуннарның гаскәр саны арту да бары тик шуннан гына. Ә бериш остготлар исә канкардәшләре вестготларга (гуннар боларын өске готлар дип атаганнар) барып кушылалар. Ошбу булган хәлдән соң да гуннар көнбатышка таба хәрәкәт итүдән туктамыйлар. Ниһаять, алар Днепр елгасына җитәләр, ә өске готлар аларны елганың ун ягында көтәләр. Әмма гуннар монда да тукталып калмыйлар, айлы төннең берсендә елганың өске ягындагы кичүдән чыгып, готларга ташланалар. Көтелмәгән бу һөҗүмнән паника куба, готлар тәртипсез рәвештә кача башлыйлар. Берише кача-кача Дунайга кадәр барып җитә һәм Көнчыгыш Рим императоры Валенттан канат астына алуын сорыйлар. Император Валент рөхсәт итә, әмма шарт куя – чукынырга. Готлар ария юнәлешендәге христиан динен кабул итәргә мәҗбүр булалар. Бу хәл 376 елда була. Һәм бу готларның тарихы шунда тәмамлана да.

Ә зур булмаган кавемнән торган Атанарих җитәкчелегендәге готлар гуннардан карурманга качып котылалар. Монда алар ыстан туктыйлар Өрәк аллаларын куялар һәм кул астындагы әсирләрне шул аллаларына корбан итәләр.

Днепрның уң ягына чыккан гуннар белән бу вакытта Баламир хан идарә итә. Днепрның уң ягында берара ял иткәч, гуннар V гасыр башында янә көнбатышка таба кузгалалар һәм, иң гаҗәбе, орыш-сугышсыз Паннония даласына килеп чыгалар. Бу дала аларга Җаек-Идел-Дон буйларындагы далаларны хәтерләтә, шунда тукталалар. Аркадаш йөзендә туннарга ияреп килгән аскы готлар короле Ардарихка Баламир хан Дакия җирләрен биләргә куша. Соңрак бу король Атилла ханның иң якын дустына әверелә...

Әнә шулай гуннар тыныч кына Паннониягә килеп урнашалар. Ауропа тарихчылары язганча, «гун урдаларының коточкыч явы» әнә шулай тәмамлана. Бит гуннар турындагы тарихны Авель турында Каин оныклары яза. Алардан башканы көтәргә дә мөмкин булмый!

Чынында исә, Византия илчеләре гуннарның башкаласы Паннониядәге калага түгел, ә Кара диңгез буендагы Далада була. Менә ни өчен 412 елда Византия империясе илчеләре Паннониягә юнәлмиләр, ә Кара диңгез буендагы гуннар каласына, төп калага киләләр. Л. Н. Гумилев. «Тысячелетие вокруг Каспия» китабыннан.



Бу кала бүгенге Азов каласы (Азак) булган булса кирәк, император илчеләрен руннарның олуг ханы Мәңгүк хан белән Сафура ханбикә кабул иткән булырга тиеш.

*** ***


Яңа көнне каршы алгач, бар өметләрен Тәңрегә тапшырып, унуклар ике төркем булып, ике якка сәфәр чыктылар. Угорлар тарафына юл алган Сакмар меңбаш һәм Тугран төркеме белән аерылышкач, Көнбаш атакай Кара Иделгә җитеп килгән Мәңгүк хан төркемен куып җитте, һәм аты хан аты башы белән тигезләшүгә:

– Хан, табында әйтеп тормаган идем, кичә кич белән сарматларда калдырган чапкыным кайтты, Бәһрам бәк ясак җыярга аланнарга таба кузгалган икән. Кһм, ыстанда гүзәл Сафура бикә үзе генә калган. Әйе, минем хыянәткә барасым килми, Иделне кичәбезме, әллә соң Бәһрам бәк кайтканны көтәбезме? Хәер, син хан, син хәл дә ит.

– Кичер, атакай, мине, Сармат хан кызы Сафураны мин таш яуса да барып күрермен. Бишектәге бала бишкә үзгәрә дисәләр дә, минем аңа булган мәхәббәтем әле булса сүрелгәне юктыр.

– Йа, Тәңрем, – диде Көнбаш атакай. – Юраганым юш килде. Бәһрам бәк бер дә бикәсе сүзеннән чыкмый икән. Чапкыным сүзләренә ышансак, Сафура бикә күз алмастай чибәр, горур, татлы телле икән. Килгән кунакларны Бәһрам бәк белән тигез бүкәндә утырып кабул итә, ди. Шыттырмаса, чапкыным әйтә; «Мин тәгаен аңламадым, кем идарә итә ил белән – Бәһрам бәкме, сылу бикәме?» – ди. Вәсих белән Курсих угланнарым калдыруым да шул Сафура бикә аркасында булды, хан. Иң әүвәл угланнарым калдырырга бикә үтенде, бикә сорады, Бәһрам бәк аны куәтләп кенә торды. Мин моны сарматлар белән кушылу теләге белән кылдым, хан. Унукларга угорлар белән генә түгел, сарматлар белән кушылу да куәт өстенә куәт бирер. Ә син, Мәңгүк хан, атакаең киңәшен тот – тап бикә күңеленә ачкыч. Минем өмет синдә, хан. Йә Сафура бикә күңелен яулыйсың, йә без буш кул белән борылып кайтып китәбез. Бикәгә тәмле телең кызганма, хатын-кыз ирләрне колагы белән яратыр, диләр. Кирәк икән, сандугач булып сайра. Син аңа апачык итеп әйт, аталарыбыз теләге турында ни уйлыйсыз, бикәм, диген. Без әле Иделне кичмәгән, кем йөзендә барабыз Сармат хан кызы Сафура кырына?

– Мин хан йөзендә барам, атакай, унуклар ханы йөзендә. Мин аңа әле булса гашыйк, гәрчә булган хәлләргә күп еллар узса да, яшьлектәге түрдә, картлыктагы чөйдә, диләр. Ул бикә туган якларыма кайта-кайтуга ук инде йөрәк түрем биләде. Яшьлек хатам үз теләгем белән кылмадым, бикә мине аңлар, аңларга тиеш. Кинәт кенә туган туфрагымда балачактагы мәхәббәтем дөрләп кабынып китте, атакай. Ятсам ул, торсам ул күз алдымда.

– Димәк, Иделне кичәбез. Кичәрбез дә ыстан туктарбыз. Яңа көн тугач кына Тәңребездән игелекле көн теләп, ары таба китәрбез. Тик, Мәңгүк ханиям, үзем сине котыртам, үзем куркам. Без анда чакта көтмәгәндә Бәһрам бәк кайтып төшсә...

– Төшсен, мин аңа хан йөзендә барам, илче генә түгел. Ахыр килеп, мин аңа хан йөзендә яучы булып барам. Минем төп максатым – улларымны, асыл егетләремне өйләндерү.

– Сылу бикә, сылу бикә кызларын бирерме соң? Бик ихтимал, ул сине онытмагандыр. Бала хыялы күктә, балигъ хыялы җирдә булыр, ди.

– Сылу бикә минем белән килешер, атакай, теләгемә аркылы төшеп ятмас. Мин аның каршына үсмер чактагы насыйбы йөзендә генә түгел, онытылмас хатирәсе булып та барам. Туран дөньясында даннары еракларга таралган төрекләр ич без. Кирәк икән, мин аның алдына төшәрмен, атакай, әмма үз дигәнемә ирешермен.

– Менә-менә, шундый ханны күрәсем килгән иде дә минем юлга чыкканда. Сылу бикә, үзе баладан мәхрүм булса да, сараен тутырып кызлар тота икән диделәр. Угылларыңны да, егетләреңне дә мәхрүм итмәс, шулай дип юрыйк, Мәңгүк хан.

– Бикәне баладан мәхрүм дисең, атакай. Бу хакта мин болай уйлыйм, димәк, сылу бикә Бәһрам бәкнең мәхәббәтен йөрәк аша уздырмаган. Мәхәббәте йөрәк аша узганда гына хатын-кыз ир-аттан бала табар, диләр. Димәк, сылу бикә мине көткән. Инәй аллабыз тиңгә – тиң, ишкә – иш килгәндә генә мин аларга бала бүләк итәрмен, дигән ич.

Көнбаш атакай кайнарланып сөйләгән ханны тыңлады, әмма кайтарып бер сүз дә әйтмәде. Ак төрекләр ханы Мәңгүк Сармат ханы кызы Сафура янына канатланып бара, димәк, ул аңа әле булса гашыйк. Хан тәмам үз төркеменнән адашып калган очар каз, кыйгаклап кычкыра башлады. Күк алласы Тәңре булса, Җир алласы – Мәхәббәт, дияр иде мөгаллиме Дәян.

Шулай сөйләшә-сөйләшә Кара Иделгә җиттеләр. Багучылар алдан тапкан кичүдән сарматлар ягына чыктылар да, Иделгә коеп яткан инеш тугайлыгына ыстан туктадылар. Атларын утларга җибәреп, кунарга булдылар. Курыкмадылар, шуңа карамастан, гәрчә сарматларга изге ният белән килсәләр дә, каравыл куйдылар. Төн тыныч үтте. Иртән күзләрен ачсалар, янәшәләрендә атлары пошкыра, әрәмәлектә берсеннән-берсе уздыра-уздыра сандугачлар сайрый. Әнә шулай каршылады Мәңгүк хан туар көнне. Тәңресенә дога кылды, изге көн бирүен теләде. Көн ачылып, елга буендагы томан таралуга, унуклар таң калдылар, аларны тыгыз рәтләр белән сармат сугышчылары уратып алган иде. Ашап-эчеп кузгалып кына киләләр иде, барысы да сикерешеп аякларына бастылар, ат тезгеннәренә ябыштылар. Унукларны боҗрага алучылар җәяләренә уклар элмәсәләр дә, йөзләренә багуга унуклар күрделәр – сарматлар йөзендә бер дә дустанәлек күренми. Мәңгүк хан ат башыннан алды да, очлымына ике кош каурые кадаган (йөзбаш булса кирәк иде) йөзбашка таба кузгалмакчы итте. Әмма аны Көнбаш атакай туктатты.

– Хан, синең алда дошман. Аларның безне әсир итүләре бар.

Мәңгүк хан туктады һәм сармат яугирләрен янә бер тапкыр күздән кичерде. Хан буларак ул барысын да сүзсез аңлады. Алар – әсирләр, һәрхәлдә әсир ителү алдында торалар. Сарматларга каршы тору һәм алар белән орышу зур ахмаклык булыр иде. Ахыр килеп, аларның максатлары сугышу түгел, алар кызлар сорарга килделәр. Шуңа күрә Мәңгүк хан кыю төстә очлымына ике каурый кадаган меңбашка таба кузгалды. Шул чак сарматлар җәяләренә ук элделәр.

– Хан, коралларың калдыр, – диде Мәңгүк ханга атакай Көнбаш.

Мәңгүк хан хәнҗәренә кадәр багучысына салып бирде һәм туп-туры сармат меңбашына таба китте. Меңбаш һәммәсеннән дә аерылып тора һәм ул аты белән дә калкурак урынга туктаган иде. Ни тәкәббер кыланса да, Мәңгүк хан үзенә җитәрәк, хөрмәт йөзеннән булса кирәк, меңбаш атыннан төште, ат башыннан тотып, унуклар ханын көтеп алды.

– Баһадир, мин ак төрекләр ханы Мәңгүк хан, – диде килеп җитәрәк күкрәгенә кулын куеп илбашы. – Мине сылу бикә Сармат кызы Сафура тарафына алып барсагыз иде. Йөк-йомышым бикәдә минем, меңбаш.

– Хан, – диде баһадир, Мәңгүк ханның баш иеп сәламен алгач. – Бикәнең әмере шундый. Яугирләрегезне ыстан туктаган җирдә калдырасыз, Көнбаш атакай белән үзең миңа иярәсез.

Мәңгүк хан артына каерылып карады һәм кул ишарәсе белән Көнбаш атакайны дәшеп алды. Көнбаш атакай һәм ике сакчысы килеп җиткәч, атына атланды да сармат баһадирына иярде.

Шактый юл узгач кына елга ярына сыенып утырган авыл күрделәр. Авыл зур, хәтта артыгы белән зур иде, Мәңгүк хан хәтта аның очын-кырыен күрмәде. Ишәйгән сармат кавеме, меңнәрчә йорт күтәрелгән төбәккә туктаган сарматлар чираттагы ыстаннарында җәйлиләр иде. Кибет-арбалары да шунда ук. Йортларны үзәккә таба боҗра-боҗра итеп куйганнар, боҗра араларында тәртәләрен югары күтәреп бәйләгән арбалар, арбалар тирәсендә бала-чага мәж килә. Арбаларның күбесендә сәрпи уклар урнаштырылган. Боҗраның иң уртасында бер дә фарсы шаһиншаһдарыныкыннан ким булмаган төсле тукымадан зур чатыр. Чатырга җитәрәк сармат баһадиры ак төрекләргә атларыннан төшәргә кушты һәм Мәңгүк хан белән Көнбаш атакайны ияртеп, мәһабәт чатырга таба китте. Хәер, чатырны күрүгә үк Мәңгүк хан: «Сафура бикә чатыры», – дип уйлаган иде, шулай булып чыкты да.

Чатыр матур, тоташ ак ефәктән – алты почмаклап куелган. Һәр почмагында җәйран сурәте төшерелгән түбәсендә куе зәңгәр аләм җилферди.

Чатырга җитәр-җитмәс сармат меңбашы Мәңгүк ханны алга чыгарды, ә Көнбаш атакайга сабыр итәргә кушып, үзе белән алып калды.

– Сезне Дәян атакай көтә, – диде меңбаш һәм чак кына арырак утыртылган зәңгәр киез белән капланган йортка күрсәтте.

Мәңгүк хан артына әйләнеп карамады, аның кисәк кенә йөрәге леперди башлады, аяк астындагы җирне тоймас булды. Мәңгүк хан базынкы буйлы, зәңгәр күзле, йомры җирән сакаллы ир уртасы булырга җыенган кеше иде. Аңа һәрчак хатын-кызлар күзе төште. Шуңа карамастан, атасы Шимбай кебек дүртәр-бишәр хатынга өйләнә алмады, ике хатын белән генә торып калды. Тик соңгы орышта икесеннән дә мәхрүм ителде. Хак, тәүгесе ир-канатына ике малай калдырып, үз үлеме белән Тәңре янына китсә, икенчесе ике малай тапкан булса да, Мәңгүк ханга ияреп орыш артыннан орышка керде, ирләргә хас батырлык белән дошманга каршы сугышты һәм орышларның берсендә ятып та калды. Атилла улы анасы уктан алынганда бүреге белән яңа уйный башлаган иде, бүген исә, кайчандыр Сафураның колагын тешләгән кебек, колак тешләргә дип, Айгөл апасына китте. Мәңгүк хан батыр хатынны үз кулы белән җирләде. Соңгы мәлдә ул аны күз яше аша күкрәгенә кысты, гүя ишетер кебек бәгырь канына назлы сүзләр тезде. Яраткан иде ул батыр хатынны. Тик барыбер, тәүге хатынын өзелепләр яратканда да, әллә нигә, юк-юк та үсмер Сафура күз алдына килер иде. Яшьлектәге – йөрәктә, дип тикмәгә генә әйтмиләр икән шул.

Менә ни өчен чатыр кырына җитүгә, аягы атламас хәлгә җитеп, кинәт тукталып калган иде Мәңгүк хан. Үреләсе дә, чатыр япмасын ачасы гына югыйсә, юк, гасабилану да түгел иде бу, курку да түгел иде хәтта, ә еллар буена хыялында йөрткән чынбарлыкка аяк басу иде. Чынбарлык исә кешене һәрчак шикләндерә, икеләнергә мәҗбүр итә.

Ахыр тәвәккәлләде, япманы ачты. Керде. Күзләре тышта калган иде, бермәлгә һични абайламый ишекъяры басып торды. Ниһаять, күзләре өйрәнә төшкәч, түр яктагы түмәрдә утыручы хатынны абайлады. Шулмы Сармат хан кызы Сафура! Шушы күз камашырлык гүзәллеккә күмелгән сылу беләнме ул үсмер чакта колак тешләште?..

Башта ул гүзәл затка туры карарга кыймады, төркиләргә хас гадәт буенча бер тезенә төште.

– Гүзәл бикәгә, Сармат хан кызы Сафурага саулык-тазалык телим! Баһадирың күндергәндер, шәт, сылу бикә, сәнең алда ак төрекләр дип аталган унуклар ханы Мәңгүк. Атам Шимбай орыш кырында ятып калды. Синең алга хан йөзендә үзем килдем. Кабул итсәң, кабул ит, кабул итмәсәң, куып чыгар...

Сафура бикә аңа бер сүз дә әйтмәде, каршындагы түмәрдән урын күрсәтте, имеш, әүвәл утыр. Мәңгүк хан Сафура бикә күрсәткән түмәргә утырды, кулларын тезләренә куйды һәм янә гүзәл бикәгә исәнлек-саулык теләде. Әйтер сүзем әйтә алмый калырмын дигәндәй кабаланыбрак:

– Атамны җирләгәч, сылу бикә, җәйли-җәйли Җаекка җиттек, менә ниһаять, борынгы Угыз бабабыз көн күргән далага килеп егылдык. Ыру-кавемем чарасыз калудан килдем мин сәнең кырыңа, сылу бикә. Соңгы орышта олауларыбызны гына түгел, кибет вә хатын-кызларыбызны да югалттык. Яугирләремнең асыллары орыш кырында ятып калды. Унуклар кавеме тәмам саташкан байгыш хәлендә хәзер. Мин, Шимбай хан угылы Мәңгүк, инде хан йөзендә күп еллар элек күрше булган сырматларга килеп егылырга мәҗбүр булдым. Бабаларыбыз гына түгел, аталарыбыз кызлар алышып, сарматлар белән дустанә-тату күрше яшәүләрне дә искә алып, сылу бикәнең мәрхәмәтенә өмет итеп, гүзәл бикә, синең аягыңа төшәм...

Шул сүзләрне әйтте дә, Мәңгүк хан күзләрен күтәреп Сармат хат кызына карады. Карады да исе-акылы китте. Ярым караңгылыкка тәмам күнеккән күзләре каршында гелән күктән төшкән алиһәдәй Сармат хан кызы Сафура утыра. Бикәнең йөзендә нурлар биешә, бит-йөзендәге сипкелләр һавадагы йолдызларны хәтерләтеп, үзе тулган ай кебек утыра сыман тоелды. Шулчак гүзәл бикә тыенкы гына елмайды һәм дугаланып торган иреннәрен ачып, бәхетсезлеккә дучар ителгән унуклар ханына иминлек теләде.

– Мин барысыннан да хәбәрдар, Мәңгүк хан. Ике хатынга өйләнеп, мәрхүмәләрне җирләвең турында да, угланнарың хакында да алхәбәрдә торам. Орыш кырында калканын калдырган яугир югалган бер угы өчен уфтанмый. Канкардәшегез Анагай илә Мөртәт ханнарның Кытай императоры ягына чыгулары хакында да ишеттем мин, җиткерделәр. Ике туган ханның дошман ягына чыгуын, туганнары унукларны кыен хәлгә калдыруын Бәһрам бәк тә ошатмады. Иллә җаны теләгән – җылан ите ашаган, ди, үзләре теләп муеннарына элмәк элгәннәр икән – үзләренә үпкәләсеннәр. Бәйдәге адәм генә түгел, бәйдәге эт тә иреккә омтыла. Кытай императоры йөзендә мин яман сәясәт күрәм, ак төрекләр ханы Мәңгүк. Империяләр ирекле дала халыкларын кысып, ил-дәүләт чикләрен бер-берсенә китереп кушмакчылар һәм дала халыкларын мәңгелек коллары итмәкчеләр. Көнчыгышта дала халкына Кытай империясе теш кайраса, көнбатыштан Рим империясе теш кайрый. Моңа кадәр бу ике зур империя гасырлар буена дала халыклары исәбенә коллар тотты, яшәде, үсте, узынды, көн күрде. Ары таба да шулай булырмы, унуклар ханы Мәңгүк? Әллә булмаса, кем дә булса арыслан һәм юлбарыс сурәтенә кергән империяләргә чик куярмы? Күрәм-сизәм ич мин, коллар исәбенә яшәгән Рим империя чикләрен сакларга һәм империяне коллар белән тәэмин итеп торырга алынган Германрих король көч-куәтләре чамалы булган кавемнәрне кул астына җыя башлады. Ирештерделәр, даладагы вак ыруларны туздырып, халкын әсир итеп, Ольия каласына илтеп сата башлаган. Моңа кадәр аны дала халыкларына кул сузганы юк иде әле. Узынды, узынды, Германрих король дә узынды. Кем тыяр аны, кем туктатыр?.. Кан-кардәшебез Дауыт ханның бөтен халкын туздырып, Ольвия каласына илтеп, римлыларның сәүдәгәрләренә сатып җибәргән. Яман кәсеп тапкан Германрих король бик яман. Бәһрам бәк аны акылга утыртырга йөри һәм мин аны хупладым, Мәңгүк хан. Әле булса хәтеремдә, атам белән синең атау да Германрих корольне кисәтә торганнар иде, әмма икесенең берсе империя чикләрен үтеп керергә кыймадылар. Берләшә алмадылар дала ханнары, һәркайсы үз мәнфәгатен кайгыртты, үз җәйләүләрен, үз биләмәләрен саклады. Ул арада Германрих король кебек Рим империясе ялчылары дала халыкларын әсир итеп, Ольвия каласы аша колбиләүчеләргә озата тордылар. Ак төрек, сармат, роксолан, алан, венед халыкларын әсир итеп Римга озата торалар. Татулык җитми далалыларга, дустанәлек, бер-берсенә ярдәм кулы сузу, Мәңгүк хан, бер-берсен күрмәс булдылар...

– Кһм, – дип уч төбенә тамак кырды Мәңгүк хан. – Кһм, гүзәл бикә. Син минем күя күзем ачтың. Хак сөйләдең. Бу чынлап та шулай ич. Атам энесе Дауыт ханның ыруын Германрих король туздыра. Атам Шимбай шунда ук әйткән иде: «Көнчыгыштан кайтуга, Германрих корольгә ябырылырбыз», – дигән иде. Теләгенә ирешә алмады.

– Минем атам Сармат хан да Германрих корольдән үч алырга теләде, шул исәп белән атаң белән кушылырга дигән ниятне дә башлап җибәргәннәр иде...

Сафура бикә нәрсәдер әйтергә теләсә дә, әйтмәде, тыелып калды. Мәңгүк хан аңлады, бикә аның белән киңәшә, киңәшә генә түгел, унуклар ханын Германрих корольгә каршы берләшергә чакыра, һәрхәлдә бикәнең тел төбен шулайрак аңлады Мәңгүк хан, шул ук вакытта башлап сүз әйтергә кыймады.

– Минем чарасыз калган мәлем сылу бикә.

– Чарасыз калмадың син, унуклар ханы, мине чарасыз иттең.

«Ни өчен, ни өчен?» – дип сорыйсы итте Мәңгүк хан, иллә янә үзенең үсмер чактагы мәхәббәтенә сүз катарга батырчылыгы җитмәде.

– Минем синең угланнарың Рим империясе каласында күрәсем килә, унуклар ханы. Ләкин әүвәл Германрих корольне туздырырга кирәк булыр, Мәңгүк хан. Коралларны Римга ул сатып ята. Өске готлар Римга йөз тота башлаганнар дигән хәбәр дә иреште миңа. Әнә шул халык далалыларны җәнлекләр урынына аулап, римлыларга кол итеп сатып яталар. Йөз яшен тутырып килгән Германрих корольнең сансыз күп хатыннарыннан туган угланнарын, оныкларын аталарының бу оятсыз кәсебеннән кем туктатыр?! Кем йөгән кигерер коллар исәбенә яшәгән римлыларга?! Менә шундый ирләрне эзлим мин, унуклар ханы. Ә алар далада азаеп бара. Берәүләре кытайлыларга барып елышалар, бәгъзеләре хатын-кызларын ташлап качалар, беришләре илләреннән качып китәләр. Мин, унуклар ханы, чарасыздан Бәһрам шаһзадәгә кулым суздым, таяныр кешем калмаганнан бардым мин моңа, унуклар ханы. Ә ул минем өметем аклап ята, бүген аланнарны буйсындырса, иртәгә өске готларга каршы кузгалачакмын, ди. Мин ышанам, баһадирыма, кузгалыр да...

– Мин бөтенләй башка йөк белән килгән идем сиңа, сылу бикә.

– Кызлар сораргамы?..

– Әйе, сылу бикә, мөмкин булса...

Сафура бикә урыныннан торды, берара йөреп килде һәм Мәңгүк хан каршына туктады.

– Бу сәясәттә, Мәңгүк хан, минем яклаучым булсаң гына угылларына, егетләреңә кызлар булыр. Тәңре безгә кавышырга язмады... Килешик, яшьлек ике тапкыр чәчкә атмый, яшьлек ул болын чәчкәсе кебек бер ата да орлыгын коя. Син көнчыгышка китеп югалдың, ә мин туган туфрагымда язмышым Тәңрегә тапшырдым...

Мәңгүк хан урыныннан торып, бикә аягына төшкәнен сизми дә калды, бу хәрәкәтне кылганда аның битенә сылу бикә йөзеннән хуш исләр дулкыны сирпелеп узды.

– Мин, сылу бикә...

– Йә-йә, әйт, әйтер сүзең, унуклар ханы. Даныгыз далага таралган кавем идегез ич сез. Кайтар ата-бабаларыгызның данын, өйләндер буйдак егетләрең, җый гаскәр. Мин ышанам, Бәһрам бәк тә сиңа кулын сузар, ерактагы атасы шаһиншаһ та ярдәменнән ташламас.

– Минем дә бер шартым бар, сылу бикә.

– Мин хакыйкатьтән курыкмыйм, унуклар ханы, әйт шартың.

Сафура бикәнең артык кыю сөйләшүеннәнме, башка бер-бер сәбәп беләнме, Мәңгүк хан кипшереп киткән иреннәрен ялап алды, моны күреп, сылу бикә артына каерылып, бавырчысына кымыз китерергә кушты. Кечкенә өстәлчек кебек җиргә тезләнеп утырдылар, ни сәбәпледер, күзгә-күз карашып алдылар һәм, күз карашлары очрашкач, икесе дә уңайсызлану тоеп, касәләрдәге кымызга үрелделәр.

Мәңгүк хан бер ортлауда диярлек касәне бушатып куйды, кымызчы шундук аңа яңадан салды. Ике касә кымызны бушатып куйгач кына Мәңгүк хан бераз кыюлана төште.

– Ә бит, сылу бикәм, мин сиңа колак тешләшкәндә үк гашыйк булган кеше, – диде һәм үрелеп, бикәнең өстәлдә яткан кулына кулын куйды, күзләренә карады. – Син, гүзәл бикәм, үзгәрмәгәнсең дә кебек, ә тагын да сылулана төшкәнсең. Кичерә күр, сылу бикәм, мин үземне синең алда югалып калган яшь егеттәй сизәм. Оят булса да әйтим инде, мин үземне синең алда гаепле кеше итеп күрәм, һәм мин гаепле дә, гаепле, гаепле...

Сафура бикә бер сүз әйтми үз кулы белән Мәңгүк ханның касәсенә кымыз койды, һәм ирен чите белән генә елмаеп алды. Мәңгүк хан коры далада йөреп сусаган кеше сыман касәне янә күтәреп эчеп җибәрде.

– Эч, унуклар ханы. Кымызны сарматлар каты ясыйлар.

– Мин бүген дуадак каз хәлендә, сылу бикәм, үзем генә түгел, барлык халкым да. Үзем үзем инде, типсә тимер өзәрдәй улларымны өйләндерә алмый интегәм. Чарасыз итте безне соңгы орыш. Далада дан-шөһрәткә күмелгән кавем идек ич. Ак төрекләр кавеме синең кебек кыю хатын-кызларга мохтаҗ бүген.

– Шуңа сарматларга башкода булып килдеңме, унуклар ханы? – диде Сафура бикә һәм йомшак вә хуш исле кулы белән ханның яңагына кагылып алды. Мәңгүк хан аның кулын эләктереп алды һәм уч төпләренә кадәр үбә башлады. Иллә икенче мәлдә инде Сафура бикә кулын тартып алды һәм торып ук китте.

– Сылу бикәм, – дип аның артыннан ук күтәрелде Мәңгүк хан.

– Бәһрам сөйләгән иде аны аръяктагы унукларның егетләре безнең кызларны урлаштыралар дип, димәк, хак бу хәл.

– Хак, хак, сылу бикәм, хак. Шул дуадак казларның берсе синең алда. Әйтәм бит, кабул итсәң, кабул ит, кабул итмәсәң, куып җибәр. Адәм баласы ике туып бер үлми, рәнҗемәм. Илдә чыпчык үлмәгән кебек, без дә үлмәбез. Гәрчә каһәрләнгән халык булсак та...

– Йә-йә, гайрәтле ак төрекләр ханы, зарланма. Күрше булсаң, күрше бул. Күршегә гел ут сорап кына кермиләр, кызлар сорарга да киләләр. Бу дала халыкларында элек тә шулай булган, мин дә бу йоланы бозарга җыенмыйм.

– Сылу бикәм, безгә йөзләрчә кызлар кирәк ич, йөзләрчә. Аннары мин Биләү угланымны да алып килгән идем, яшермим, диннән аңа да кыз өмет итәм. Йөз чөерде бездән Инәй аллабыз, сылу бикәм, тәмам йөз чөерде.

– Рухил белән Рамул угланнарың кая? Аннары синең төпчегең дә бар дип ишеттем, аты Атилла бугай.

– Рухил белән Рамул угланнарны угор җизнәләренә җибәрдем. Төпчегем Атилла да апам Айгөлне күрәсем килә дип шунда китте. Ил өстенә афәт килгәндәй кызлар эзли хәзер унуклар.

– Уң кулыңда кем утыра?

– Угланнарым һәм Көнбаш атакай, сылу бикәм.

Сафура бикә янә бер тапкыр җилле генә берара йөреп килде, аның кытай ефәгеннән тегелгән бала итәкле күлмәген шаулатып йөрүе, Мәңгүк ханга аккош хәрәкәтләрен хәтерләтте. Кисәк ул унуклар ханы каршына килеп басты һәм:

– Сөйгән ярларны ят телле кавемнәрдән эзләмиләр, Мәңгүк хан. Сөйгән ярларны канкардәш күршеләрдән сорыйлар. Шимбай хан кызы Айгөл чибәрләрнең чибәре иде, илтотар Куришка биреп дөрес эшләдеме икән атаң, белмим. Иллә үз телендә сөйләшүнең үз тәме бар, Мәңгүк хан. Мин моны Бәһрам белән яши башлагач нык тойдым. Минем җанга якын сүзләр таба-алмый интегә бичара, ә минем аннан җаным эретердәй сүзләр ишетәсем килә...

– Ир бәхете бер хатында гына булса икән ул, сылу бикә. Ир бәхете күршеләр белән тыныч-тату яшәүдә дә. Угорлар безнең җан күршебез, ут күршебез, Сафура бикә.

Бикәнең тел төбен күптән аңласа да, хәлнең асылына төшенергә теләп, үсмер мәхәббәтенең күзләренә карады. Күзләре тулы күл кебек зәп-зәңгәр иде бикәнең, керфекләре озын, кайтарылып тора, төз вә нәфис борыны сипкелләр белән чуарланган. Сылу бикәнең сөйләшү гадәтен аңлый башлаган Мәңгүк хан да кыюлана төште.

– Гүзәл бикәм, сарматлар һәрчак аланнар, готлар белән орышып тордылар, кыен чакта сарматларга унуклар һәрчак ярдәмгә килделәр. Хәтта ике кавемне кушарга да теләделәр. Әмма нә чара кылмак кирәк, хыяллары тормышка ашмады. Минем, сылу бикәм, егетләрем генә кызлардан мәхрүм ителмәделәр, ат күтәрердәй ир-атларым да шактый. Бәлки, сылу бикә, шушындый ирләрнең куеннарына керергә әзер торган тол калган хатыннар да бардыр сездә. Мин бахырыгыз да шул хәлдә ич, гәрчә ике хатынның куенын татыган булсам да, мин дә ир янында ир әле, хатын тансыкламаган ирнең кулы кылыч тотмас, ди. Ә минем кулымда, Тәңрем шаһит, кылычым, билемдә хәнҗәрем, дигәндәй...

– Сиңа да Сакмар меңбашыңа ияреп китәсе булган, Мәңгүк хан. Тол калган хатыннар аңарда да бардыр, табылыр иде шунда берсе. Иләгенә күрә чиләге дим.

– Иләгенә күрә чиләге монда минем, сылу бикәм. Әйтмә алай, сылу бикәм, рәнҗетмә яшьлек мәхәббәтең. Ялкын җилдә дулаучан. Кеше күңеле – күк йөзе, диләр, әле кара болыт белән каплана, әле чалт аяза. Сине күргән мәлдән бирле мәнем күңелем тәмам аязып китте. Мул кояш нурларына тансыклаган берәүдәй синнән күзләрем ала алмый иза чигәм. Гәрчә бу хакта әйтергә гөнаһ-язык булса да, кичерә күр, сылу бикәм, әйтми кала алмыйм, юкса күңелем тулышыр, әйтер сүзләрем йөрәгемә авыр йөк булып ятар дип курыктым.

– Их, Мәңгүк хан, Мәңгүк хан, мин дә бит сине һәрчак үз ханым итеп күрергә теләдем. Атаң Шимбай ханның да, атам Сармат ханның да безне кавыштырып, ике кардәш халыкны бер итү иде хыяллары. Иллә Тәңре язмаган булып чыкты. Без уйладык, Тәңре үзенчә хәл итте. Мин әле дә синең атан белән атам мәрхүмнәрнең васыятен үтәргә телим. Мин сиңа кызлар бирергә булдым. Мин ышанам, Мәңгүк хан, син дә минем сәясәтем якларсың, минем һәр эшемдә юлдашым булырсың. Шушындый изге ният белән мин сиңа, Мәңгүк хан, беренче булып кулым сузам – Сармат хан кызы Сафура.

Шулай диде дә Сафура бикә, чынлап та Мәңгүк ханга кулын сузды. Мәңгүк хан аның сары сандугач йоннарыдай йомшак кулын уч төбенә алды да, һәм ни әйтергә белми телсез калды. Ә бит ул аңа әллә нинди матур-матур сүзләр тезәргә дип килгән иде. Каушавы бик урынлы иде, чөнки ул Сафура бикәне болай ук кыю булыр дип күз алдына да китермәгән иде. Дустанә-тату әңгәмә ярдәм иттеме Мәңгүк ханга, хәзер инде уңайсызлану тоймады, кыюлана төште. Аннары Сафура бикәнең дә хак булуына инанган иде – алар бер-берсенә ят түгелләр, аларны үсмер чактагы самими мәхәббәт кайтаваздай йөрәкләре аша дәшә.

Мәңгүк хан кыюланып китеп, бикәнең уң кулын алды, йөрәк турына куйды һәм самими чактагы мәхәббәтенең күзләренә карады. Шулчак чаршау артында берәү тамак кырды. Мәңгүк хан сискәнеп китте һәм ялт итеп шул якка карады. Чаршау артыннан кара йөзле карчык чыкты. Олы күренде аңа карчык. Карчыкның маңгаен гына түгел, битләрен дә кантар-кантар җыерчыклар ермачлаган иде. Алтын чылбырлы муенсасында ак сөяктән уелган җәйран сыны. Өстендә бала итәксез чем-кара күлмәк, күлмәк башлыклы, башлыгы сул иңенә төшеп тора. Аякларында сары төстәге күн итекләр, итек башларында энҗе булса кирәк – асылташлар җемелди.

Сарматларга кызлар эзләп килдеңмени, унуклар ханы Мәңгүк? – диде карчык һәм тагын да Мәңгүк ханга якыная төште. – Нинди йөз белән килгән унуклар ханы, килен?! Бөтен булган хатын-кызларын дошман кулына калдырып, ил-туфрагына кайткан. Далада данлы кавем түгел идеме соң унуклар? Сармат хан кызының колагын тешләдең дә качтың, хәзер шул бикә кирәк булдымы?! Дала даны тоткан унуклар кызлар аулый. Хәрам сезгә ак төрекләр исеме, хәрам! Ил башы Бәһрам яуда, унуклар ауда. Килешми, килешми, Мәңгүк хан. Илнең иясе өйдә юк, ә син яшьлек истәлекләрен белән киленнең күңелен аздырасың.

– Анам! – диде аңа үртәлеп Сафура бикә һәм Мәңгүк ханны түмәргә утыртты да, карчыкка: – Күршебез ак төрекләр ханы Шимбай хан яу кырында ятып кала. Унуклар ханнары итеп Шимбай ханның баш угылы Мәңгүкне ак киезгә салып, хан итеп күтәргәннәр. Әнә шул хан, анам, безгә кызлар сорарга килгән. Яучы йөзендә. Соңгы орышта хатын-кызларың югалтканнар...

– Хатын-кыз аткан ук түгел, килен, камыш арасына төшеп югалмый. Төрекләрдә ир-атка хатын-кызны Инәй алласы тәгаенләп бирә. Күзеңне ач, килен, саклый белмәгәннәр унуклар хатын-кызларын, орыш кырыннан койрык чәнчеп качканнар. Шушы хәлдән соң йөз ертып сармат кадәр сарматларга кыз сорарга кил, имеш. Атан мәрхүм: «Хан бәхете – хатында, ил бәхете – малында», – дип әйтер иде. Кызлар бик кирәк булгач, баш иеп илбашына киләләр аны, унуклар ханы, бикә каршына түгел. Теләсә кемгә кызлар биреп җибәрер вакытмы, килен?! Җитмәсә, хатын-кызларын ташлап качкан качкыннарга!

– Анам дим, инәки, инәй, ярамас иде алай. Унуклар ханы Мәңгүк безгә изге ният белән килгән. Күршегә кыз бирү гаепме?! Аннары аның Биләү атлы улын сарматлардан өйләндермәкче, яугирләрен дә. Күрше күршегә кыз бирү язык түгел кебек, бабаларыбыз да моны кылган, безгә дә ят йола түгел, анакай.

– Язык, язык, килен, язык! Хан кадәр хан орыш кырын ташлап качкан өчен Инәй каһәрен алган кавем өчен язык, килен!

– Хак, анакай, хак, мин дә хатыннарымнан мәхрүм калдым, мин дә буйдак, хан башым белән буйдак. Хәтерем ялгышмаса, анакай, Шимбай атам абаларына ярдәмгә Сармат ханны да дәшкән иде кебек.

– Мин җибәрмәдем анда Сармат ханны, мин! Мин кушмадым Шимбай ханга иярергә. Куәте китеп тора иде Сармат ханның. Аннары аланнарның да узынып киткән чаклары иде, готлар да Кырымга кереп баралар иде. Кеше илен якларга китеп, үз илен югалткан булыр иде, унуклар кебек.

– Анам, Мәңгүк хан бары тик башкода йөзендә килгән безгә!

– Башкодамы, Мәңгүк хан, сине исенә төшереп нидер өмет итеп килгәнме унуклар ханы, сиңа киңәшем шул булыр килен: үзбаш хәл итмә, барысын да Бәһрам бәк кайткач хәл итәрсез. Мин орыш кырында хатын-кызларын дошманга ташлап киткән унукларга ышанып җитмим. Тәңре каһәре төшкән аларга, Тәңре каһәре. Соң инде безгә алар белән килешергә, килен, Бәһрам бәк атасы шаһиншаһ белән сөйләшүләр алып бара...

– Сарматларга кызлар алырга баш иеп килергә атам мәрхүм васыять итеп калдырды миңа, анакай... Мин атам васыятен генә үтәп йөрим. Аннары күрше хакы бар бит әле.

Бу хәлнең барысына да исе китеп, Сафура бикә бермәлгә дәшми торды. Күрәсең, баштарак карчык белән тәмсезләнәсе килмәгәндер, ләкин карчык күрәләтә хан кадәр ханны мыскыл итүгә күчкәч, сабыры төкәнде бугай, колакларына кадәр кызарынып торып басты. Ул сабыр булырга теләп, әмма катгый төстә:

– Анакай, тыел! – диде, һәм бала итәкле озын күлмәген бармак очы белән генә тотып, икенче кулы белән: – Чыгып тор әле, анакай, чыгып тор, чыгып тор! – дип боерды.

Бу мәлдә Сафура бикә тагын да сылуланып киткән иде, бит очларындагы сипкелләр каядыр китеп югалды, йөзе кырысланды.

– Мин, булмаса, иртәгә керермен, Сафура бикә, – дип Мәңгүк хан утырган җиреннән торып, ишеккә таба ымсынгандай итте.

– Юк, Мәңгүк хан, син бүген үк минем җавабым аласын, хәзер үк. Анам алдында әйтәм, иртәгә син Биләү угланыңны да, килгән яугирләреңне дә өйләндерерсең. Мин аларга үз кызларымны биреп җибәрермен, туйлап, барысын да җиренә җиткереп. Моңа Бәһрам да каршы булмас. Ишетәсеңме, анакай!

– Әйе, – диде зәһәрләнә төшеп карчык. – Синең, килен, асрауга җыйган кызларың биреп җибәрергә хакың бар, кырында үскән Сусылуыңны да хәтта. Бәһрам ул кызларны сиңа тапшырган иде. Әллә мәйтәм, киленкәем, үзең дә үсмер чакта колак тешләшкән ханга ияреп китәргә җыенасыңмы?..

– Оял, оял бераз, анакай. Тәңредән оял, Тәңре каһәреннән курык, – диде Сафура бикә тәмам чыгырыннан чыгарга җитешеп.

– Оят миндә түгел, оят сездә, килен. Анаң сукыр түгел, барысын да күреп тора. Ирдән иргә узган бикә сыман кыланасың. Борынгылар ирдән иргә узган бикәне, түш-итәге тузган бикә дигәннәр...

Шулай диде дә зәһәр карчык, авыз эченнән сукырана-сукырана чыгып китте.

Сафура бикә карчык чыгып китүгә, Мәңгүк ханның беләгенә килеп сарылды.

– Кичер аны, кичер, Мәңгүк хан. Акылдан язган ул. Берәүне дә яратмый. Бер сүз белән, албасты карчык. Оныт аны, син минем кунагым, вәгъдә иманым шул булыр сиңа, Мәңгүк хан, иртәгә иртүк, көн-кояшны каршы алуга, син туктаган ыстанда булырмын.

– Кызларыңны да алып килерсеңме, сылу бикә?

– Кызларымны да алып килермен. Мәңгүк хан. Биләү угылына дигән Сусылуымны да. Миң аларның һәммәсен дә чәчләрен чәчкә бәйләп кияүгә бирермен, унуклар ханы.

– Мин сиңа ышанам, сылу бикә, ышанам. Тәңребез сиңа ошбу изге юлыңа чәчәкләр сипсен. Яхшы сүз – җан азыгы, диләр, хак икән. Тәмам җаным эреп китте. Хәнҗәремә ябыша язган идем бит, сылу бикә!

– Сакчым! – дип кул чапты Сафура бикә.

Ишектә сөңге тоткан сакчы күренде.

– Унуклар ханын кунак йортына урнаштыр.

– Көнбаш атакай белән Биләү угланныдамы, бикә?

– Аларны Дәян атакай йортына илт. Ул кунак итәр.

Булган һәм булып алган хәлләргә әле генә Сафура бикә уңайсызлану тойган иде, моны Мәңгүк хан да күрде, тәүге халәттән тизрәк чыгарга теләпме, Сафура бикә унуклар ханы янына килде, күзләренә карады. Мәңгүк хан аның алдына бер тезенә төште. «Кичер мине», – диде ул пышылдап кына. Рәхмәтле иде унуклар ханы Сармат хан кызы Сафурага. Торып баскач, дөресрәге, бикә аны үзе аягына бастырды, Сафура бикә аны ишеккә кадәр озата килде һәм бер сүз әйтми кул изәде. Мәңгүк хан Сафура бикә чатырыннан елмая-көлә килеп чыкты. Ул чынлап та шат иде. Ул үз дигәненә иреште. Сарматлардан ул буш кул белән кайтмаячак. Тәңре боерган итсә, ил-даласына кайту белән һәр өйләнгән егеткә арба бирер, йорт куйдыртыр. Яшьләр авылы булыр ул.

Сафура бикә үсмер язмышы Мәңгүк ханны озатты да, үзе генә аңлаган бер көрсенү белән көрсенеп куйды. Мәңгүк ханны күргәч, кинәт кенә аңа җиңел-җиңел булып китте, гүя күңел күгендәге күк капусы ачылган иде. Ул кара йөзле карчык янына кереп тормады, гәрчә һәр кич саен аңа тыныч йокы теләргә кергәләгән булса да, бүген әллә нигә карчык йортына аягы тартмады. Сафура бикә башында мең төрле уй бөтерелде. Ул әле кылган эшләре өчен икеләнде, әле тәвәккәлләп унуклар ханына үз сүзен әйтә алганы өчен горурланды. «Моны мин кылырга тиеш идем, моны кылмаган булсам, мәңге-мәңге үкенеп яшәргә дучар ителгән булыр идем», – дип үз-үзен юатты. Чөнки кисәк кенә, нәкъ менә Мәңгүк ханны күргәч, күңел төпкелендәге үсмер чактагы самими мәхәббәте бөтен калебен биләп, җанын актарып ташлаган иде. Менә кем җитмәгән икән ич аңа. Ак төрекләр ханы Мәңгүк. Ләкин шунда ук үлем түшәгендә яткан атасы Сармат хан күз алдына килде. Ул чарасыз калган берәүдәй атасы кырына тезләнгән, аның кырында Бәһрам баһадир. Сарматлар ыруына атасы бер углан да калдырмады, ике улы да готлар белән орышта ятып калдылар. Бүген угланнарсыз калган Сармат хан үлем түшәгендә ята. Бердәнбере – Сафура кызы Тәңре янына китәргә торган атасы өстендә яшь коя. Ул Сафура кызының ни теләгәнен белми, белергә дә теләми, ул хан, ул әле илбашы, аның сүзе һәр сармат өчен канун. Ни генә булмасын, Сарматлар ханы соңгы сүзен әйтеп дөньядан китәргә тиеш. Һәм кайчан да түгел, бүген. Соңгы көннәренә кадәр Сармат ханның уң кулында Бәһрам баһадир утырды. Ул бүген дә аның кырында, ул да ханның соңгы сүзен көтә. Бәһрамны Сармат ханга фарсылар шаһиншаһы җибәрде һәм шуннан бирле шаһзадә аңа тугры хезмәт итә. Теге дөньяга китәргә вакыты җитүен сизепме, Сармат хан әүвәл кызының, ахыр Бәһрам баһадирның кулларын кулына алды һәм ишетелер-ишетелмәс тавышы белән: «Кызым Сафура, Тәңрем мине улларымнан мәхрүм итте, мәгәр мәрхәмәтеннән ташламады – миңа Бәһрам баланы җибәрде. Мин Дәян атакайга әйттем инде, ошбу шаһзадәне минем вафатымнан соң бәк итеп игълан ит дип. Син, балам, аңа кияүгә чыгарсың, туйлап».

Атасының сүзләренә Сафураның исе китмәде, ул моны көткән иде инде. Атасына җавабы шул булды, ул кисәк кенә атасының күкрәгенә капланды да үксеп елап җибәрде. Бу елауның күз яшендә атасын югалту гына түгел иде, яратып бетермәгән Бәһрамга язылган язмыш ачысы да иде. Шул мәлдә, атасы җан тәслим кылгач та, хәтта Сафура Бәһрам баһадирга күтәрелеп карамады. Сафура бу сүзләрне атасыннан көткән иде, ләкин болай ук түгел, бераз башкачарак булыр дип уйлаган иде. Ләкин нишләмәк кирәк, бу чынбарлык иде. Сарматлар ханы буларак атасы соңгы сүзен әйтте – ул Бәһрам баһадирга кияүгә чыгарга тиеш. Бәһрамның тел-дине башка, шуңа карамастан, атасы аны канат астына алган иде. Ни сәбәпледер, шаһиншаһ йорты сарматларга йөз тотты, шушы сәясәткә йөк итеп сарматларга үз улын җибәргән иде. Сафура атасы васыяте белән килеште, һични кыла алмады. Атасының сүзләрен Дәян атакай да куәтләде, васыятьнең хаклыгын раслап: «Туйны сузмабыз», – дип ханны тынычландырды.

Атасы үлемен Сафура эчке бер киеренкелек белән кичерде. Аның язмышы хәл ителгән иде инде.

Алай да Сафура Бәһрамга тиз генә кияүгә чыкмады. Бары тик атасының кырыгын уздыргач кына шаһзадә Бәһрам сарматларның олуг табынында бәк титулын алды һәм Сармат хан кызына өйләнеп, зурлап туй итте. Ләкин хан була алмады, чөнки ул хан нәселеннән түгел иде. Сарматлар кануны буенча бары тик Сафура тапкан углан гына хан була ала иде. Иң үкенечлесе шул булды: Сафура Бәһрам бәктән балага узмады. Башта моңа сарматлар шаккаттылар, чөнки сарматларда булган хәл түгел иде бу. Ахыр тора-бара күнектеләр, килештеләр, чөнки Бәһрам бәк алан һәм гот тарафларына яу йөреп, шактый табышлы булып кайтты. Бәкнең яу йөреп тә, югалтуларсыз дияргә була, буш кул белән кайтмавын күргән сармат аксакаллары тора-бара Сафура бикәнең балага узмавына да игътибар итми башладылар. Моның өстенә Бәһрам бәк тәрбиягә алан һәм гот кызларын алып кайтты һәм бикәсе кулына тапшырды.

Әнә шулай шактый гомер узды. Әйе, балага узмады Сафура бикә, әмма Бәһрам бәк алып кайткан кызлардан куаныч һәм юаныч тапты ул. Ул аларны тәрбияләде һәм аналары сурәтендә һәммәсен дә үз вакытында кияүгә бирде. Ләкин соңгы елларда аны бу куаныч та туйдыра башлады, күңел нидер көтте, каядыр ашкынды, нидер өмет итте. Ахыр аны ялгызлык сагышы баса башлады. Ир буларак Бәһрам аңа Сафура көткән гаилә бәхете китермәде. Иллә шайтан өметсез, ди, күреме аз гына соңга калса да могҗиза көтте, ә могҗиза килмәде дә килмәде. Шуларның барысын да күреп булса кирәк, Бәһрам бәк киңәше беләнме, чарасызданмы, Бәһрам бәк ияреп килгән карчык угылы астына шаһиншаһ җибәргән кызны салды. Ә теге бичара аңа тугыз айдан таштай-тукмактай ир бала тапты. Гелән Бәһрамгә тагылып йөргән шаһиншаһ җибәргән каһин Шахрай ир бала тапкан кызны көне белән каядыр озаттырды. Шул көнне үк ак кытай ефәгенә төргән баланы күтәреп, парчан Сафура янына керде.

– Килен, теге җүнсез баласын ташлап качты, ил өстенә килгән афәт түгел, ал баланы тәрбиягә. Тапкан түгел, баккан үз итәр ди баланы.

Сафура тәмам каушый калды, ул ни әйтергә дә, ни кылырга да белмәде. Әмма үзеннән-үзе куллары балага тартылуын сизми дә калды. Кинәт аның күзләре яшь белән мөлдерәп тулды, бите буйлап яшьләре акты. Ул бу көнне үзе дә аңламыйча нидер көткән иде, җитмәсә, төшендә кеше сурәтендә ап-актан киенгән Тәңренең үзен күргән иде. Тәңре ана ак ефәккә төрелгән бала кигергән иде. Тәңренең кулыннан баланы алуга, Сафура сискәнеп уянып киткән иде. Әллә соң юраган юш киләме? Уянгач, Сафура бик озак уйланып яткан иде. Төшен ул ни дип юрарга да белмәде, күргән төше аны тәмам тетрәндергән иде. Тик менә Тәңре генә, ни сәбәпледер, Дәян атакай сурәтендә кергән иде. Төшендә Тәңресе ана әйтте: «Бу бала сиңа куаныч кына булыр, үз бәхетеңне син икенче иреңнән табарсың...» Шулай диде дә Тәңре юкка чыкты, уянып китсә. Тәңресе генә түгел, кулында баласы да юк. Ә менә хәзер ул бала аның кулында. Тәгаен үрсәләнүе, ни кылырга белми нәүмизләнүе бары тик шуннан гына иде.

Әнә шулай угланлы булып китте Сафура бикә. Бала хакында Бәһрам да, ул да ир-канатына бер кәлимә сүз дә әйтмәде. Баланы ана вакыт-вакыт кына кертәләр, ләкин шул мәлдә дә ул үзе дә аңламаган тынычлану тоя һәм аңа рәхәт булып китә иде. Ләкин үсә-исәя башлаган бала гына аның теләген канәгатьләндерә алмый башлады. Күңел янә ярсыну тойды, кемнедер көтте. Баланың Бәһрамнан килүен белгәч, ул аңардан да читләшә төште, гәрчә җен карчыгына моны күрсәтергә теләмәсә дә. Тик менә Мәңгүк ханны күргәч, җаны актарылып киткәндәй булды. Тәмам үсмер кыз чагына кайткандай хис итте үзен. Чатырда ялгызы ята, ә ул инде тәүгемә ялгыз түгел, аның янында Мәңгүк хан басып тора. Аннары хатирә юлдашы – күк йөзендә мөлдерәп тулган айны да абайларга була. Сафура янә уйлар өермәсенә кереп чума. Караңгылык – хатын-кызның хыялы, диләр, хакмы әллә? Чөнки ул да караңгыда, йокы алдыннан гына әнә шуңа охшаш уйларга кереп чумар иде.

Сафура таң алдыннан гына йокыга китте. Ул таң атканны да, туган көнне дә каршы ала алмады. Уянды һәм кичә булган хәлләрне янә бер хәтерләп, катгый бер фикергә килде: «Кызларың ул, ышандырганча. Мәңгүк ханга биреп җибәрер». Калганын Тәңресенә тапшырды. Ни кылса Тәңресе, шул булыр.

Чатырдан чыгып барганда янә Мәңгүк хан күз алдына килде. Ни гаҗәп, ул аны күреп-күзәтеп тора сыман тоелды, гәрчә аның бу тарафларда булмавын белсә дә. Бер тапкыр ул, әле яшьрәк чагыңда Дәян атакайдан: «Мәхәббәт нәрсә ул?» – дип сораган иде. Дәян атакай аңа уйлап тормый бер сүз белән: «Мәхәббәт ул – яраткан ир һәм аннан тапкан бала», – диде. Күптән булган хәл, әмма Дәян атакайның шул сүзе әле булса колак очында.

Сафура Иделгә таба барыр җайда асравына кызларын уятырга кушты, елгага юынырга төшсеннәр, диде. Үзе сөлгесен иңенә салган килеш, елмая-көлемсери елгага таба атлады. Ни гаҗәп, янә ана Мәңгүк хан карап тора сыман тоелды. Бу инде тиккә генә түгел иде, бу аның ошбу кешегә гашыйк була башлавы иде һәм самими үсмер чактагы кебек түгел, ә тулы канлы хатын-кыз буларак кызыксындырды ул ир аны.

Барыр юлда аны кызлары куып җиттеләр, «аналарына» хәерле иртә тели-тели чинаша-чинаша елгага таба йөгерделәр. Каядыр болын яклап, ихахайлап ат кешнәп җибәрде. Сафураның йөрәге мерт итеп китте. Гүя аңа кемдер дәште һәм ул артына әйләнеп карады. Берәү дә юк иде. Шул мәлдә бер җайдакның аңа таба килүен күрде. «Мәңгүк хан!» дигән уй зиһенен телеп узгандай итте. Ләкин җайдак якыная башлагач күрде, атта Мәңгүк хан түгел иде.

Кызлар инде елга буенда чыр-чу киләләр, чыелдашалар, көлешәләр. Сафура бикә үз кырында йөздән артык кыз тотты, үзе тәрбияләде, үзе укытты һәм җиткән кызларын үзе кияүгә дә бирде, һәр ул укыткан һәм тәрбияләгән кыз аны анасы урынына күрде, якын һәм үз итте, Сафура бикә дә үз ягыннан кызларның берсен дә хәтта кемгәдер көчләп кияүгә бирмәде, үзләре теләгәннәргә һәм берәм-берәм генә кәләшкә бирде. Хәзер исә барысын да унукларның егетләренә биреп җибәрергә тиеш булачак, һәм Бәһрам бәк өйдә юк чакта. Бик ихтимал, Бәһрам бәкнең моңа ачуы чыгар, әмма бикәсенең битенә бәреп әйтергә кыюлыгы җитмәс. Сафура бикә Сармат атасыдай әйткән сүзендә калыр.

– Кызларым-йолдызларым, – диде Сафура битләрен юып, елга ярына менеп, түгәрәкләп утырышкач. – Мин сезне бүген... Әйе, сезгә бер сөенче әйтим әле.

– Әйт, әйт, анакай, тизрәк әйт! – дип чинаштылар кызлар.

– Мин сезне бүген барыгызны берьюлы унук егетләренә кияүгә биреп җибәрәм. Барыгызны да!

Бермәлгә генә, бары тик бермәлгә генә кызлар аналары әйткән сүзгә ышанмыйча тордылар, әмма Сафура бикәнең күзләреннән үк күрделәр – «аналары» алдамый. Ахыр дәррәү кычкырып җибәрделәр.

– Урра, урра, чынмы, анакай, чынмы? – диешә-диешә Сафура бикәне сырып алдылар. Кайсы кочты, битләреннән үпте, кайсылары итәгенә капланып күз яше белән елап ук җибәрделәр.

– Мин сезне бүген барыгызны да кияүгә бирәм, балакайлар. Сусылу сине дә, – диде һәм яраткан кызының үрелеп кулыннан тотты.

– Минем кияүгә барасым килми, – диде Сусылу чәч төпләренә кадәр кызарынып.

– Җүләр, исәр, шатланасы ит, – диештеләр калганнары.

– Йә, – диде Сафура бикә Сусылуны җавапсыз калдырып. – Кемнәр тагын риза түгел, тагын кемнең сазаган кыз булып сарай түшәгендә ауныйсы килә?

– Мин юри генә әйттем, анакай, – диде Сусылу һәм Сафура бикәнең алдына капланды.

– Тор, балакай, мин сине даны еракларга таралган унуклар ханы угылы Биләүгә бирергә булдым. Куанасы ит!

Ул да түгел, кызлар Шатлыкларыннан әйлән-бәйлән уйнарга керештеләр, Сафура бикә аларны туктатты да:

– Хәзер кайтып ашыйбыз да, кызлар тавына менәбез. Кияү егетләрегез шунда киләчәкләр.

Эшнең чынга әверелә баруын күреп, кызларның кайберләре лышык-лышык елап та алгандай иттеләр. Сафура бикә боларның берсенә дә игътибар итмәде, кызлар яше – иртәнге чык кына ул, шифа гына яшь күзгә. Ни гомер яшәп, ничәмә-ничә кызларны кияүгә биреп, кияүгә чыгарга теләмәгән бер генә кызны да белмәде ул. Күз яше кызларның кылана төшүләре генә иде. Хәер, аларга карап Сафура бикәнең үз күзләренә дә яшь йөгерде. Ләкин шатлык яше генә иде бу. Ә шатлыкны аңа унуклар ханы Мәңгүк алып килде. Бу борын-борын заманнардан ук шулай булган: унуклар белән сармат кавемнәрен өйләндергәндә, йә кызларын кияүгә биргәндә һәрчак һәр туй бәйрәмгә әверелгән. Ә бит заманында ул үзе дә ак төрекләрнең килене булырга хыялланган иде, ә язмыш аны әнә кем кочагына ташлады. Унукларга кияүгә чыгу бәхете аны читләтеп үтте. Тик үтте микән, буй алган ир уртасы булып кайтмадымы язганы вә насыйбы?.. Бер аерма бар иде: сарматларда егетләр кызларны түгел, кызлар егетләрне сайлыйлар. Сайлыйлар да, икесе ике атка атланып, бер атнага далага чыгып китәләр. Егет белән кызны кавыштыру йоласы болай башлана: егет атның ялыннан тотып кыз янына килә, ә кыз атка йөгән сала һәм йөгән тезгенен егеткә бирә. Кияү егетнең атасы, атасы булмаса туганы кызга йөгәнләгән ат китереп тоттыра. Кыз атка атлана һәм кияү белән кыз, нәкъ менә кыз алдан далага чыгып чаба, ә егет аның артыңнан. Кыз кая туктый, шунда чатыр сыман нәрсә коралар һәм шунда атна буена икәүдән-икәү генә калалар. Ашау-эчүне кыз кайгырта, алдан ук барысын да хәстәрләгән була. Шуларның барысын да истә тотып. Сафура бикә кызларына кат-кат әйтте.

– Чатырны, ризыкны алдан ук хәстәрләгез. Йөгән тезгенен егетнең уң улына бирәсез. Каушамагыз, бертуктаусыз елмаегыз, кыю кыланыгыз, кыю кызны йөгәнсез ат та тыңлый, кияү егет кенә түгел.

Ашап-эчкәч, кызлары җыенгач, атлары белән кызлар Кызлар тавына юнәлделәр. Кызлар арасында Сафура кебек сары чәчлеләр дә, кара чәчлеләр дә, ак чәчлеләр дә бар иде. Сафура бикә алдан үзе кузгалды, кызлары аңа иярделәр. Уң кулында Сусылуы бара. Сафура бикә аңа әйләнә дә карый, әйләнә дә карый. Яратты ул аны, үз кызыдай күрде һәм үз кызыдай карап үстерде. Ә язган булып чыкты Мәңгүк ханның угылына. Ул Сусылуга әйтеп тә куйды инде, Биләү угланны сайлар, Биләү углан исә атасы кырында булыр. Үзе алар кырында булыр, яшь чагында Мәңгүк ханның кочагын тоймаса да, ичмасам, үзе нарасый чактан ук тәрбияләп үстергән кыз «мәхәббәтенең» угылы кочагында эресен. Яраткан хатын, яраткан ирнең кочагында балавызга әверелер, дигән иде бер тапкыр аңа теге җен карчык.

Ниһаять, Кызлар тавы күренде. Анда төркем-төркем халык җыелган иде инде. Килеп җиткәч, күрделәр кызлар, җитмештән артык егет бер тезмәгә баскан, алар каршына Сафура бикә кушуы буенча кызлар килеп бастылар. Китте яшьләр арасында бер-берсенә күз кысышу, каш сикертешү, һәр егет, һәр кыз үзенә тиңен сайлады.

– Син сораган йөз кызым булмаса да, җитмешне җыйдым, – диде атыннан төшеп баскан Мәңгүк ханга Сафура бикә.

– Мин сабырым төкәнеп көтәм, сылу бикә, кайчан туйлый башлыйлар? Хәлемә керче, сылу бикәм, минем тагын утызлап егетем ятим кала.

– Мин аларга тол хатыннар китерергә боердым, унуклар ханы.

– Тол хатын кыл өстеннән йөрер, ди. Мин риза. Килсеннәр, – диде кинәнә-кинәнә Мәңгүк хан. Һәм елмая төшеп, бикә ишетелерлек кенә итеп өстәде: – Тол хатыннар тол ирләргә дә ярап торырлар иде ул, сылу бикә.

– Хан кадәр ханга тол хатын йөз түгел, Мәңгүк хан.

Шаккатмалы хәл, Сафура бикә кыю кылана иде. Бит ул бары тик бикә генә, гәрчә хан кызы булса да, бар эш-гамәл Бәһрам бәк кулындадыр. Әллә соң бу бикә бөтенләй Бәһрамга буйсынмыймы?..

Ул арада кызлар егетләрне сайладылар һәм елга буена төшеп, бит-кулларын Идел суы белән юып, кулга-кул тотынышып менделәр. Менә шунда атларга йөгән салу башланды, һәр кыз үзе сайлаган егет кулына ат тезгенен бирде. Ул да түгел, алдан хәстәрләп куйганча, кызларның туганыйлары, йә кардәшләре кызларга йөгәнләгән ат китереп тоттырдылар, һәм яшьләр берәм-берәм иш ат, иш ат далага чыгып чаптылар. Ә тол хатыннар калган егетләрне үз йортларына алып киттеләр. Чөнки һәр йортка кергән егет, тол хатынның бала-чагасын гына түгел, булган байлыгын да алып китәргә тиеш иде. Сафура бикә һәр кавышкан яшьләргә үз фатихасын бирде һәм Инәй алласыннан туып килгән гаиләләргә игелек һәм иминлек теләде. Далага чыгып чапкан яшьләр кая куналар, ни ашыйлар – бу берәүне дә борчымады. Монда һәр гаилә әгъзасы үз сәләтен күрсәтә иде. Кыскасы, егет кызны сыный, кыз егетне. Бер атнадан алар илгә кайталар һәм Сафура бикә янә тантаналы төстә яшьләрнең чәчләрен чәчкә бәйли, тиешле бирнәсен бирә. Хак, яшьләр арасында далада чакта ук бер-берсе белән килешмичә аерылышканнары да була. Ләкин бу хәл бик сирәк булгангамы, бу хакта бүген хәтта искә дә алмадылар. Әгәр дә мәгәр шулай була кала икән, егет тә, кыз да икенче туйны көтәргә тиеш булалар иде.

Яшьләрнең кавышканнары барысы да далага чыгып киткәч, Кызлар тавына җыелган халык таралыша башлады. Шулай булды ки, бермәлне Кызлар тавында Сафура бикә белән Мәңгүк хан икәүдән-икәү генә калдылар. Сафура бикә һаман исә күздән язып җитмәгән яшьләргә карап тора, ә ике күзе тулы мөлдерәмә яшь. Бермәлне сылу бикә борылды да, күз яшен Мәңгүк ханнан яшерергә теләпме, әле булса берара ераклыкта ат менеп торган җансакчысына: «Бар кит!» – дип кул изәде. Моны күреп, Мәңгүк хан да үз багучысына китәргә ишарә ясады. Ниһаять, алар икәүдән-икәү генә калдылар, һәм кая?! Кызлар тавында. Шушы тауда менә ничәмә-ничә гасырлар инде ак төрекләр белән сарматлар яшьләрне кавыштыралар. Алар инде күптән бер тән, бер җан булып беткәннәр, әмма һаман исә илләре вә җирләре икесе ике төбәктә, һәр кавем үз ханы, үз йоласы белән көн күрә, дөнья көтә. Аталары аларны гына түгел, кавемнәрен дә кушарга теләгәннәр иде – Тәңре язмаган булып чыкты.

Шулчак Мәңгүк хан атыннан төште, бикәне кулыннан алып, Җиргә бастырды һәм алдына төште.

– Сылу бикәм, бәгырь каным...

Сафура бикә аны иңеннән тотып, аягына бастырды һәм яшьле күзләре аша күзләренә карады.

– Килешми алай хан кадәр ханга, Мәңгүк. Әйт әле, унуклар ханы, улың Биләүгә Сусылу ошадымы?

– Сылу бикәм, күрде дә кызны углан, түбәсе күккә тигәндәй кинәнде. Ничекләр ошатмасын, син сайладың ич ул кызны.

– Бәһрам бәк мине кичермәс, Мәңгүк хан, – диде Сафура бикә күз яшьләрен сөртә-сөртә.

– Үртәлмә, бикәм, син хәзер ялгыз түгел... Кулымда йөгәнсез атым булса, мин аны ялыннан тотып синең янына килер идем. Килер идем дә: «Сал йөгән тулпарыма, сылу бикәм!» дияр идем.

Сафура бикә ни кылырга белми җансакчысы калдырып киткән атка карады – ат һичнигә игътибар итми утлап йөри, аның аты янында ук Мәңгүк ханның аты утлый. Атлар тыныч, ә аның йөрәге күкрәк челтәрен ярып чыгардай итеп тибә. Кисәк ул зәңгәр күккә карады һәм гүя Тәңресе авазың ишетте, ә Тәңресе аңа: «Ашыкма, бикә, сабыр ит, бер атка ике йөгән салмыйлар», – дип аваз сала иде. Син хаклы, хаклы, Тәңрем, Бәһрам бәк күптән минем атыма йөгән салды инде. Соң инде, унуклр ханы, соң!

– Мин сине әле булса өзелеп яратам, сылу бикәм!

– Чарасыз итмә мине, Мәңгүк хан. Чарасыз хатын суга ташланыр, ди.

Хуш исле кулы белән Мәңгүк ханның яңагына кагылып алды.

– Сылу бикәм, – дип Мәңгүк хан аның кулын тотып алды.

– Насыйп булмадың шул, насыйп булмадың, Мәңгүк хан. Үртәлмә, мине дә чарасыз итмә. Сөйкемле ир-ат син. Бер күрүдә хатын-кыз гашыйк булырдай ир-ат. Ә сөйкемле ир-атка һәр хатынның сөеп карыйсы килә. Тик безгә, Мәңгүк хан, син уйлаганны да, мин уйлаганны да кылырга соң инде, ярамас хәлдер. Моны сиңа да, миңа да иң әүвәл үз халкыбыз кичермәс. Чишмә башында су чиста булганда гына ул чишмәгә суга йөри халык. Болганчык суны иманлы халык эчми.

– Ят кеше ич сиңа Бәһрам бәк, ят кеше!

– Ашкынулы, йөгәнсез мәхәббәт һәр чорда да адәм баласын чарасыз иткән, Мәңгүк хан. Мин бүген синең егетләренә кызларым гына бирмәдем, гүя үзем дә алар белән бергә туй иттем, атына йөгән салдым. Әйе, хыялымда булса да. Миң шул арада Дәян атакайдан фатиха алып синең белән далага чыгып чаптым. Син мине бүген хыялымда булса да бәхетле иттең, ә ир-атны чын йөрәгеңнән сөйгән хатын гына ике гомерле булыр, диләр.

– Бәгыремне парә-парә телмәсәнә, сылу бикәм, мине дә үзең кебек чарасыз итмәсәнә! Инде нишләргә тиеш мин?! Миңа каладыр бер чара – сине урлап китү...

– Урлап китсәң генә инде, – дип елмайды Сафура бикә. – Урла соң. Бүген, менә хәзер!

– Мөмкин хәлме бу, бәгырь?

– Мөмкин итсәң, мөмкин хәл, Мәңгүк хан. Минем соңгарып булса да, ичмасам бер тапкыр, яшьлегемә кайтасым килә, бүген кызларым кичергән бәхетне татыйсым килә. Татлы мәхәббәтне татып үлгән хатын гына оҗмахка керер, ди.

Мәңгүк хан тәмам каушый калды, ул бикәдән моны көтмәгән иде, гәрчә бу хакта төннәр буена уйлаган булса да. Шул ук вакытта күрде, тойды, сылу бикәсе инде аның белән кинәнеп сөйләшә, тел төбендә киная ята. Әйе, сиңа да уйланырга вакыт. Моның ахыры ни белән бетәр? Бәһрам бәк аны моның өчен кичермәс, ике бертугандай яшәгән халык арасында канлы сугыш китәр, һич булмас димә. Уенын-чынын бергә кушып, уеныннан бигрәк чынга әверелүен күрергә теләп үзара киная сөйләшү икебезне дә утлы давыл эченә алып кереп китмәсме? Ил башы ич син, ул да, каршыңда ярым елмаеп басып торган сылу бикә дә... Ни җитми сиңа тагын Мәңгүк хан?.. Үз дигәнеңә ирештең түгелме, инде һавадагы йолдызга үрелмәкчесең! Оял, оял бераз. Бу адымың ясап, кадерләнә башлаган тормышың кадерсез итмә. Төрки-Туран халкының ил данын иңнәрендә тоткан ак төрекләр кавеменнән ич син! Угыз бабабыз кылычы кем кулында?! Синең кулында түгелме?! Ахыр чиктә, син монда Сафура бикәне күрергә дип кенә килмәдең, егетләреңне өйләндерергә дип килдең. Әнә теге инеш буендагы таллар арасыннан сиңа һәм сылу бикәләренә йөзләрчә күз карап тора. Җитмәсә, ак төрекләргә сарматлар канкардәш халык. Әнә шул ике бертуган халыкны орышка өндәүче булып калуың бар ич! Син, Мәңгүк хан! Әйе, син Сармат ханы кызы кырында. Аңа баш иеп кызлар сорарга килдең. Ә ул сиңа аларны бирде. Хак, син хан буларак ана өйләнә аласың, моңа хәтта тулы хокукың бар. Ул чакта каршыңдагы бикә дә көне белән ханбикә булачак. Ханбикә!..

Мәңгүк хан тагын бер тапкыр Сафура бикәнең күзләренә карап алды. Юк, яшьле түгел иде инде сылу бикәнең күзләре. Ул еракка, кызлары кереп югалган офыкка караган да уйга чумган. Күр инде, кая булды тәүге бикә?.. Кая китте сагышлы булып тоелган мәхәббәте?.. Барысы да хатын-кыз хәйләсе булган, барысы да. Ә син, син, Мәңгүк хан, аңа ихлас күңелдән ышандың. Сармат хан кызы ла ич ул, йөзләрчә халыкларны кул астына җыйган Сармат хан дәвамы. Ак төрекләр Дип йөртелгән «унуклар» Сармат хан кызы кул астына керүгә, тәкәббер кавем буларак ак төрекләргә шундук үз исемнәрен тагарлар. Шуңа карамастан, сылу бикә борчулы, гасабилана, сабырсызлана. Кыйгачланып килгән кашлары әле җыерыла, әле бөтен бит йөзендәге сипкелләрне күмеп, бит алмаларына кызыллык йөгерә. Хәтфә яшел-зәңгәр күзләре дә, күз карасы да киңәеп киткәндәй кебек. Әллә соң зәп-зәңгәр күк йөзе шулай тәэсир итәме бикәнең күңеленә, әллә соң аяк очына төшәргә торган унуклар ханымы уйга калдырды сылу бикәне?..

– Бикә җаным, – дияргә мәҗбүр булды, сабыры төкәнүдән ни кылырга белми тавышын тыя төшебрәк Мәңгүк хан. – Әллә соң икебез дә акылдан шаштыкмы, әллә соң Тәңребез биргән мәхәббәт шулай иттеме мине?.. Белеп калсак иде, мин сиңа гашыйк, гашыйк, сылу бикәм, гашыйк! Инде Тәңребез безне үсмер чакта кавыштырган икән. Оялма, курыкма, сылу бикәм. Баксыннар, күрсеннәр кардәшләрең, унуклар ханы чынлап та акылдан шашкан дип уйласыннар. Алып китим үзеңне хуш исле далабызга, үкенечкә калмасын...

Сылу бикәнең күзләре тулы сагыш иде. «Карале, никадәр сагыш бикәнең күзләрендә!» – дип уйлады янә бикә ягына күз ташлау белән Мәңгүк хан.

Шулай дип уйлавы булды, Мәңгүк хан тәвәккәлләде, Сафура бикәне кулына күтәрде һәм атларга таба алып китте. Ул җиңел, бик җиңел булып тоелды, шул ук вакытта сизде-тойды бикә аның муеныннан торган саен ныграк коча баруын, ул да түгел, сылу бикәнең кайнар сулышы аның битен пешереп алган кебек булды. Ул тәмам күккә ашты, бикәне җиргә бастырмады, гәрчә атларына җитсә дә, килер җайдан ук көмеш тәңкәләр белән бизәлгән ияренә утыртты һәм үзе дә күз ачып йомганчы үз атының ияренә очып менде һәм алар күзгә-күз карашып алдылар да далага чыгып чаптылар. Аларны таллар арасыннан чынлап та йөзләрчә күзләр карап калды, алар арасында Бәһрам бәкне улым дип йөрткән караңгы йөзле, тоташ карадан киенгән карчык та бар иде.

Бу тамашаның барысын да инеш аръягыннан күзәтеп торган Көнбаш атакай янәшәсендә басып торган сакчысына:

– Карчык Бәһрам бәккә чапкынын җибәрергә тели булса кирәк, алданрак кит тә юлына аркылы төш. Баш бирмәсә, орыш. Чапкын Бәһрам бәккә үтәргә тиеш түгел. Кузгал, җитез йөр! – диде.

– Мин аны туктатырмын, – диде сакчы һәм атына сикереп менде.

– Сак бул, чапкын да төшеп калганнардан түгелдер.

– Ә сез, атакай, кайда булырсыз?

– Мин дә Бәһрам бәккә каршы чыгам. Калганы минем эш. Бар юлыңда бул.

Җансакчысы китеп күздән югалгач, Көнбаш атакай туп-туры Дәян атакай йортына юнәлде. Дәян атакай, хак, сылу бикәнең кызларын ак төрекләргә биреп җибәрүен килештермәде, ләкин тәкәббер бикәгә каршы әйтергә дә кыймады, чөнки Сафура бикә Сармат хан кызы иде. Аннары Дәян атакай Сармат хан заманында ук унуклар белән кушылу теләген белдергән иде. Сармат хан кызы белән Шимбай хан угланының колакларын тешләтү дә шул максат белән кылыйган иде. Кушыла алмадылар ике кавем. Тегесе дә, монысы да баш бирмәүдән түгел, угыл белән кызның исәюләрен көткәннәр иде. Ә язмыш дигәнең үсмерләрнең тормышларын әнә нинди юлдан алып китте.
* * *

Тавыш-тынсыз гына килеп кергән Көнбаш атакайны диндәше Дәян атакай елмаеп каршы алды. Бер уйлаганда, ул аның шәкерте иде, нәкъ менә Дәян атакай Көнбаш атакайны Шимбай ханга ияртеп җибәргән иде. Һәм алар әнә шул хәлләрне искә төшереп, төне буена диярлек табын янында утырып чыктылар. Көнбаш атакай өчен сәере шул булды: Мәңгүк хан белән Сафура бикәнең далага чыгып китүләре хакында Дәян атакай да аның кебек үк уйлый иде. Шуның өчен икесе дә бер сүздә калып, бикә белән ханның очрашуларына комачауламаска булдылар. Ул гынамы, Дәян атакай, үзе йөрер хәле булмау сәбәпле, Бәһрам бәк кырына Көнбаш атакайны җибәрергә булды.


III

Әйтергә кирәк, батыр сугышчы иде Бәһрам бәк. Сармат хан чорында ук гот һәм аланнарга яу артыннан яу йөрде. Шул хәл Сармат ханны тәмам тынычландырды һәм шаһиншаһ улы Бәһрамга ышанычын арттырды. Аннары Бәһрам бәк ичмасам бер тапкыр да яудан буш кул белән кайтмады. Ул инде Рим империясе чикләрен саклаучы Германрих король белән күзгә-күз орыша башлаган иде, Бәһрам бәк та даны еракларга таралган король белән күзгә-күз очрашты. Чөнки бу чорда кавем кавемне әсир итү, әсир төшкәннәрне Рим империясенә сатып җибәрү табигый һәм гадәти хәл иде. Бәһрам бәк алып кайткан бүләкләрне Сафура бикә теләп алды, моны күреп, Бәһрам бәк исә күзгә күренеп үсте. Ә инде Сармат хан вафа-тыннан соң, алар икесе ике атка атланып далага чыгып киттеләр. Атна буена елга-күлләрдән балык тотып, кошлар аулап, тамак туйдырып, татлы айларына эз салып кайттылар. Аннары, гадәттәгечә, Бәһрам бәк аланнардан ясак җыярга чыгып китте. Аның ясак җыю белән бергә үзеннән көчсез кавемнәрне туздырып, ил-мөлкәтләрен талап Йөрүен Сафура бикә белсә дә, белмәмешкә салышты, дәшмәде. Ә көннәрдән бер көнне ул аңа сары чәчле бер бала алып кайтты. Баланы күрде дә, Сафура бикә таң калды. Аның каршында ул күптән теләгән ир бала басып тора иде. Сарматларның сылу бикәсе тирә-юнендәгеләргә ни әйтергә белми, аяклары җиргә ябышкандай катып торды. Чөнки шул хәтле үз тоелды ки бала аңа, акылына килә алмый торды. Күптәннән бирле хыялында йөргән бала ич бу?! – Сиңа бу угыл, сиңа. Сафура бикә. – диде җитмәсә Бәһрам бәк. Ә үзе, хәрби ир-зат, тыенкы гына елмая һәм бүләгеннән канәгать калуы күзләренә үк чыккан иде. Ниһаять, Сафура бикә балага таба ымсынды, кулыннан аласы итте, әмма бала аз гына читтәрәк торган шундый ук сары чәчле үсмер кызга таба кузгалды. Иллә Сафура бикә аңа китәргә бирмәде, карчыга чыпчыкны эләктергән кебек, беләгеннән тотып алды. Һәм угыл баланың чырылдавына да игътибар итми, йортына алып кереп китте.

Икенче көнне, инде барысы да тынычлана төшкәч, Сафура бикә Бәһрам бәктән сорап куйды:

– Баланың аты ничек?

– Бала бир, – диде.

– Германрих король угланымы?

– Германрих король баласы, бикәм. Венедлардан алган хатыннан туган бала. Анасы һәлак була. Германрих корольне угланы белән кызы хакына җибәрдем. Әсир итәсе иткән идем.

Соңгысын Сафура бикә әллә ишетте, әллә юк, бәгенең сүзләрен җөпләп тормады. Чөнки ир бала кебек үк сары чәчле кыз баланы да әсир иткән иде Бәһрам бәк. Һәм ул аны ни сәбәпледер үз йортында кундырды. Дөресен әйтергә кирәк, Сафура бикә Бәһрам бәктән беркайчан да көнләмәде, кыз баланы үзендә тота икән – үзендә тотсын. Ахыр килеп, җен карчыгы шаһиншаһ җибәргән кыз баланы Бәһрам астына салганда да шаккатмады ул, аңа бу кеше гүяки барыбер иде, ә менә бүген, күзе сары чәчле үсмер кыз балага төшүгә, әллә нишләп киткәндәй булды, әйтерсең лә аның кулыннан кирәкмәгән бер әйберен тартып алганнар иде. Кирәкмәсә дә, аның кулындагы әйбер иде ич әле ул!

– Баланың исеме Балаңбир түгел, Баламбир булыр, – диде ул Бәһрам бәкнең күзләренә карамый гына.

– Ярый, бикәм, син дигәнчә булсын, – диде Бәһрам һәм Йортына кереп китте.

...Баламбир угланны тәгаен үзе үстерде Сафура бикә. Ә менә шаһиншаһ сараеннан китерелгән баланы, гәрчә ул да углан булса да, әллә нигә үз итә алмады. Ә менә бу балага җаны-тәне белән тартылды. Тәүге бала нигездә карчык кулында үсте, ә менә монысын – король угылын, Сафура бикә карчык кулына бер тапкыр да бирмәде. Бала гүя аның колына әверелде – кая барса, үзе белән алды, үзеннән бер дә калдырмады. Тора-бара бала да аңа ияләште, хәтта «анам» дип дәшә башлады. Аннары ни сәбәпледер, тәүге балага теге җен карчыгы Бәһрам исеме куштырган иде. Бу хакта ул хәтта ир-канатына үпкә белдерде: «Нигә дип балага үз исемеңне куштың инде!» – диде.

Бәһрам бәкнең моңа бер дә исе китмәде.

– Бала минеке, бикәм, – дип кенә котылды.

– Бала синеке, хак. Ләкин үги булсам да аналары миндер бит?

– Синең хәзер ике угылың булды, кинәнәсе ит, бикәм. Балага исем-ат атам үтенече буенча кушылды. Ике угыллы булдың дим...

– Ике түгел, минем, Бәһрам бәк, бер генә угылым – Баламбир, – диде һични булмаган кебек Сафура бикә. Иллә моңа да Бәһрам бәкнең бер дә исе китмәде, кул гына селтәде, вакыты җиткәч, барыбер ул дигәнчә булачак, чөнки фарсыларда шаһтан туган бала гына шаһиншаһ була ала. Ә Баламбир исә гүя урамнан тапкан бала иде. Шулай дип уйлады да Бәһрам бәк Баламбир углан янында бөтерелгән Сафура бикәгә карап һәм үзалдына елмаеп куйды. Аның елмаюын Сафура бикә күреп алды.

Баламбир угланны кулыннан алды да ачуы чыгуын сиздереп:

– Мәхәббәтсез син, Бәһрам, мәхәббәтсез! – дип иреннәрен кысты. Тик белмәде Сафура бикә, нәкъ менә шул сүзе Бәһрам бәкнең йөрәгенә ук булып кадалганын. Бәһрам бәкнең яңак итләре уйнаша башлады, әмма сабыр итте, ир-ат буларак чыгымсыз хатынга бер сүз әйтми борылды да, чатырына кереп китте. Керде һәм король кызы алдына тезләнде дә башын иеп, күз яше белән елап җибәрде. Кычкырып түгел, ул ирләргә хас тын гына елады. Әнә шуны күреп, сары чәчле кыз бала аның башыннан алды һәм тезләренә салды. Сәер хәл, үсмер кызның бу хәрәкәте аны кинәт үзгәртте, тынычландырды. Кыз бала әкрен генә аның чәчләреннән сыйпый башлады, гүя ул сабый бала, ә ул аны юатырга тели иде. Кыя-таулар ишелгәнне күрде ул, күкрәкләренә ук кадалып, кинәт туктап калган, йә булмаса аттан егылып калган ир-атларны да күп күрде ул. Бәгыре әнә шулай каткан иде, ә монда үсмер баланың кагылуы булды, гүя күңел буасы ташты. Башына килгән беренче уе: «Мин ялгыз түгел, ялгыз түгел!» булды, һәм шул уй аңа тиңе булмаган куәт бирде.


IV

Бәһрам бәк еш кына кызның кулына ничек төшүен күзаллады. Башбирмәс алан кавемнәрен акылга утыртып, тиешле ясакны җыеп кайтып барган чагында ул уңуклар нәселеннән булган Дауыт ханны туздырган Германик консулның ерак түгел хәрәкәт итүе турында ишетә. Германик әсир иткән Дауыт хан кешеләрен Ольвия каласына илтеп, сатып кайтып килә икән. Коллар белән сәүдә итүче Германрих король белән гомер-гомерләренә дошман булган сармат яугирләренең колаклары тора. Меңбашлар белән йөзбашлар Бәһрам бәкнең аягына төшәләр. Үч алыйк кардәшләребез өчен яман готтан. Бәһрам бәк риза булды, чөнки белә иде, моны Сафура бикә дә хуплаячак. Моның өстенә, ул җиңеп чыкканда Ольвия каласыннан төяп кайткан товарлар да аның кулына күчәчәк. Уйлаган уй, баккан эш, тапкан мал, диләр. Бәһрам бәк тәвәккәлләде. Башта ул Германрих король үтәсе юлга багучыларын җибәрде, көтмәгәндә өсләренә ташлану өчен уңай урын табарга кушты. Багучылары тиз арада әйләнеп тә кайттылар. Багучылары чынлап та дошманны кулга төшерү өчен кулай урын тапканнар иде: тау кырыннан килгән юл, тар тарлавыкка килеп керә. Тарлавык уртасыннан чишмә ага, ике якта да куе урман. Бәһрам бәк инешкә әверелеп киткән төбәккә оста сөңгечеләрен урнаштырды, ә ике яклап укчыларын яшерде, ә үзе иң елгыр егетләре белән тарлавык борылмасында үскән куе таллык артына басты. Ике көн көтте ул Германрих корольне. Сабыры төкәнә башлады. Ахыр багучыларын алга җибәрде, дүрт күзләп күзәтергә кушты. Ниһаять, өченче көн дигәндә багучылары ирештерделәр: Германрих король зур олау белән ил-каласына кайта, олауларында Дауыт хан байлыгы белән, ул кавемнең кешеләрен римлыларга саткан алтын-көмеш тә булырга тиеш. Буга елгасына барып койган инеш-чишмә буенда көткәндә Бәһрам хан икеләнеп тә куйгалады. Чөнки аның Германрих корольнең көченә каршы тора алмавы да бар иде. Ләкин сармат яугирләрендә тәвәккәллек күреп тынычланды. Сармат сугышчылары ак төрекләр кебек үк батыр халыклар иде. Ничәмә-ничә тапкыр теге йә бу якка яу йөрде – буш кул белән кайтмады, бүген дә ул горур корольне җиңәр, күпме булсалар да, чөнки орыш өчен иң уңайлы урынны сайладылар. Хак, аның кул астында бары тик ат менгән сугышчылар, сарматлар унуклар кебек бары тик атта гына орышалар, ләкин кирәк чакта алар атларын теге йә бу аланда калдырып, агач артларыннан, таш артларыннан торып та бик оста укка алалар иде. Германрих корольдә исә нигездә җәяүле гаскәриләр генә, готлар гомумән атта орыша белмиләр, ләкин готлар кулында атны күтәрә алырлык озын сөңгеләр бар. Башта шул сөңгечеләрне укка алырга кирәк булыр. Һәм укчы яугирләренә ул шундый әмер бирде дә. Янә бер отышлы ягы бар иде Бәһрам бәк өчен – Германрих король аларны көтми. Һәм әнә шул көтмәгәндә һөҗүм итүгә исәп тотты Бәһрам бәк. Готлар яман сугышалар, сөңгесен йә калканын орыш кырында югалткан гот ишләре күз алдында коры кул белән булса да дошманга ташланырга тиеш һәм моны ул ишләре күз алдында кыла, имеш, барысы да күрсеннәр. Сарматларда андый кыргый гадәт юк, шуңа карамастан, сарматлар да орыш кырын ташлап качмыйлар, һәрхәлдә, мондый хәлне Бәһрам бәк күрмәде. Ул Германрих корольдән үч алыр, Дауыт хан өчен дә, шул ук вакытта Сафурасын да кинәндерер, чөнки Җиңү әсирләрсез булмый. Ахыр килеп, Бәһрам бәк яхшы белә иде, бу гамәле белән ул бабасының васыятен дә үтәргә керешәчәк. Хак, Сармат хан берничә тапкыр Германрих король белән солых төзи, әмма «готлар һәрчак солыхны боза торалар», диде аңа мәрхүм Сармат хан.

Готларны боҗрага алу шулай куелды ки, аларга качарга бердәнбер юл – урман тарафы калды. Ә урман яклап Бәһрам бәкнең мәргән укчылары көтеп тора. Юк инде, бу юлы бер генә гот сугышчысы да исән китә алмаячак, шул исәптән Германрих король үзе дә. Ул аны әсир итәр, әсир итәр дә Сафура бикәсе каршына алып кайтыр, читлеккә ябып, готларның үзләренчә.

Һәм орыш нәкъ Бәһрам бәк уйлаганча булды да. Көн туып, кояш чыгып кына килә иде, борылмада Германрих корольнең сөңгечеләре күренделәр. Юлның ике ягындагы агачлар артына поскан укчылар сөңгечеләрне уздырып җибәрделәр. Готлар һичнидән шикләнми акырын гына киләләр. Сөңгечеләре артыннан олаулары күренде, олауга ияреп диярлек укчылар һәм җәяүле сугышчылар. Уртадагы сиртмәле арбада Германрих король үзе утыра һәм хатыны, ике баласы. Готлардан берәү дә шикләнмәде, чөнки Рим империясе җирләрендә ич алар. Кемнең хакы бар империя кадәр империя чиген бозарга!

Корольнең бизәкле арбасы узуга, укчылар дәррәү ук яудыра башладылар. Күз ачып йомганчы сөңгечеләр кырылдылар. Олау артыннан килгән готлар да ни кылырга белми кайсы-кая кача башлады. Әмма мәргән укчылар аларны берәм-берәм чүпли тордылар. Укка алу, көтелмәгән һөҗүм готларны тәмам котсыз итте. Алдан килгән сөңгечеләр кырылуга, үгезләр җиккән олау да туктады, һични аңламаган Германрих король кылычын тотып арбадан төште, як-ягына каранды, әмма һичкемне күрмәде. Корольне шундук сакчылары уратып алдылар. Арбадан корольнең кызы, улы һәм хатыны төштеләр, король янына килеп сарылдылар. Олаучылар арасында да ыгы-зыгы купты. Бик курыккан, шаулашкан олаучыларны да укка алырга туры килде. Ап-ак башлы, чак кына бөкресе чыга төшкән Германрих корольнең йөзләрчә гаскәриләре җирдә ауный, күзгә күренгән дошман юк. Ул арада куаклар артыннан ак айгырга атланган Бәһрам бәк килеп чыкты, аның артыннан җәяләренә ук элгән йөзләрчә мәргән кузгалды. Сугыш-кырыш шул чаклы тиз булды ки, ак атка атланган Бәһрам бәк Германрих корольнең күзенә күктән төшкән Тәңре булып күренде. Олы иде инде ул, юньләп күрми дә иде. Шуңа карамастан, үзе тирәли түшәлгән сугышчыларының мәетләренә күз йөртеп чыкты. Бик күп яуларда булган йөзләрчә халыкларны кул астына җыйган, исәпсез-хисапсыз кешеләрне Рим колбиләүчеләренә сатып яткан король чарасыз калган иде. Йөзьяшәр король бүген үзе әсир иде, моны ул ак атка атланган Бәһрам бәкнең үзенә таба килүен күрүгә үк аңлады, чөнки Бәһрам бәк белән очрашмаса да Сармат ханның нинди атта йөрүен бик яхшы белә иде. Димәк, йөзьяшәр король Сармат хан баһадиры кулында. Ә Сармат ханның киявенең дә кем икәнен яхшы белә иде ул: шаһиншаһ улы – шаһзадә Бәһрам. Шаһзадә Сармат хан исән чакта ук тәхеткә утыру турында хыяллана иде, димәк, үз дигәненә ирешкән – аты ук Сармат ханныкы. Хәлнең асылына төшенгән Германрих король бик тиз исенә килде – кылычын җиргә кадады. Бу аның бирелүе иде, ягъни әсир төшүе. Ләкин кинәттән корольнең арттан килгән сугышчылары күтәрелеп киттеләр, алар тиз арада корольне уратып алдылар. Янә укка алу башланды. Корольне һәм аның гаиләсен уратып алган сугышчылар күзгә күренеп «эределәр», шулчак Бәһрам бәк кылычын күтәрде.

– Сарматлар, туктагыз!

Сугышчылары корольне боҗра эчендә тоталар. Шулчак сугышчыларны ерып, корольнең хатыны атылып чыкты һәм урманга таба йөгерә башлады. Хатынның башына бәйләнгән зәңгәр тасмасы җилферди, тоташ актан булган күлмәге астыннан юантык чәркәләре елт-елт килә. Бәһрам бәк мәргәненә башы белән ишарә ясады. Җәядән атылган ук сызгырып икенче мәлдә хатынның аркасына кадалды һәм ул йөгергән җайдан туктап, әкрен генә җиргә ауды. Мәргән җәясенә икенче угын элде, Германрих корольне уратып алган сугышчыларга төбәде.

– Торып тор, мәргәнем, – диде аңа Бәһрам бәк.

– Мин корольне укка алмыйм, сугышчыларын гына, – диде мәргәне.

– Король белән балалары исән калырга тиеш, укчылар! – дип кычкырды Бәһрам бәк. Сугышчылар корольне һәм аның балаларын калканнары белән капладылар, ә үзләре сармат мәргәннәренә ташландылар. Ләкин бу гадел вә тигез орыш булмады, аларның барысы да корольдән ерак китми ятып калдылар.

– Король, – диде аңа Бәһрам бәк якын ук килеп. – Күтәрел, син тычкан түгел, тычкан гына яфрак астына кача.

Чаларган чәчләрен туздырып, күзләрен кыса төшеп, ике баласын ике ягына алган Германрих король торып басты.

– Якын килмә, яубаш, – диде ул саф фарсы телендә, Бәһрам бәкне гаҗәпкә калдырып. – Мин синең атаңда ике ел әсир булган кеше. Мин ышанам сиңа, король канын коймассың.

– Ләкин бер шарт белән, король Германрих, – диде Бәһрам бәк аттан төшми генә.

– Нинди шарт, яубаш?

– Балаларың исән-сау миңа тапшырасың.

Германрих король кисәк көтелмәгән хәрәкәт ясады, итек кунычыннан хәнҗәрен тартып чыгарды.

– Алар минем белән үләчәк, яубаш.

Бәһрам бәкнең укчылары җәяләренә ук элделәр. Бәһрам бәк янә кулын күтәрде.

– Монда балаларның гаепләре юк, Германрих король.

– Тагын бер адым, Сармат хан яубашы Бәһрам, тагын бер адым, мин аларны юк итәм.

– Балаларны миңа тапшырган хәлдә генә мин сине исән-имин илеңә җибәрә алам, Германрих король.

– Вәгъдә – иманмы, яубаш!

– Вәгъдә – иман, король.

Германрих король өчен тиңсез югалту иде бу. Хатыннары бихисап булса да, беркайчан да бер генә хатынын да яу-ясак җыярга чыкканда алганы булмады. Бу юлы ул венедлар җирендә Бож кенәздән ясак җыйды һәм бер җайдан туган якларымны да күреп кайтырмын дип балалары белән Боҗ кенәзнең кызы да тагылган иде. Король буларак ул каты бәгырьле кеше иде. Күптән түгел баш бирмәгән өчен үз улын кыйный-кыйный каладан кудырды. Баш алып кай тарафларга киткәндер, Германрих король кызыксынмады, чөнки уллары һәм оныклары сансыз иде. Йөзьяшәр карт корольдә, гомумән, адәм баласын кызгану хисе юк иде. Хатыннарының ачык кына санын белмәгән, кадерле яшь хатыннарны кадерсез иткән Германрих король, Бәһрам бәктән «ирек» сүзен ишетүгә, балаларны аңа таба этебрәк җибәрде. Янәсе, ал, миңа гына тимә.

– Без әле очрашырбыз, яубаш Бәһрам, – диде Германрих король җиңелчә яраланган ике яугире белән арбасына таба кузгалды. Ни гаҗәп, балаларның икесенең берсе аталары артыннан ташланмадылар, Бәһрам бәк янында басып, китеп барган аталарына карап калдылар. Германрих король атлары белән кузгала башлагач, Бәһрам бәкнең мәргәне янә җәясенә ук элде һәм яубашыңа карады, янәсе, укка алыйммы үзен. Ни өчен икәне дә билгеле иде – очрашырбыз, дигәне өчен. Ә бит әсир ителгән кеше иде үзе, ә дорфалык үзендә тулып ята. Ләкин Бәһрам бәк янә мәргәненә «калдыр» дигәндәй тыелырга кушты.

– Атма, китә бирсен, – диде аңа Бәһрам бәк һәм янәшәсендә басып торган балаларны Шахрай кырына илтеп куярга кушты. Тик соңрак беленде, әсир төшкән готлар да булган икән. Аларны Бәһрам бәк янына алып килделәр. Бәһрам бәк, атын башыннан тоткан килеш, әсирләрне күздән кичерде һәм сармат яугирләрен гаҗәпкә калдырып, барлык әсирләрне корольләре артыннан иреккә җибәрде.

Күп яуларда булган, һәрдаим диярлек җиңү тантанасы кичергән, йөзләрчә, меңнәрчә әсирләрне Ольвия каласына илтеп саткан Германрих король хурлыклы рәвештә орыш кырын ташлап качты, хәтта яугирләренең мәетләрен дә күмүдән баш тартты, ул гынамы, хатыны ягына әйләнеп тә карамалы. Готларның мәетләрен, шул исәптән хатын мәетен дә сарматлар җирләделәр һәм олауда булган бар байлыкны алып, оч көннән соң гына ил-ыстаннарына таба кузгалдылар.

– Бәгем, куып җитеп җанын җәһәннәмгә олактырыйм үзенең, – диде янә бер тапкыр кул астындагы мәргәне.

– Әйе, мәргәнем, күп явызлыклар кылган Германрих корольнең җанын җәһәннәмгә олактырсаң да ярар иде. Тик мин аны иреккә җибәрдем һәм вәгъдә иттем, мәргән. Мин, Сармат хан кияве һәм яубаш йөзендә. Бу исә бабам исеменә тап төшерү булыр иде. Ә сиңа әмерем шул булыр, мәргән, корольнең хатынын кадерләп күмүдә булыш. Үзен укка алдың, үзен кадерләп җирлә дә.

– Мин аны укка аласы итмәгән идем, кереш тартканымны сизми дә калдым, бәгем...

– Ләкин бит хатынны укка алдын, – диде Бәһрам бәк һәм атына атланды да Шахрай атакай янына таба кузгалды.
V

«Сарматлар скифлар телендә сөйләшәләр, әмма бераз бозыбрак сөйләшәләр кебек, чөнки скифларга килеп кушылган амазонкалар йөзендәге хатыннар скиф телен әйбәтләп өйрәнә алмаганнар. Сарматларның өйләнешүләре турында мондый йола бар: кыз кеше бер дошманны үтермичә кияүгә чыга алмый. Шул сәбәпле кайбер кызлар кияүгә чыга алмый картаеп үләләр, чөнки йолаларын үти алмыйлар.

Ә сарматларның нинди халык булулары турында болай сөйлиләр: греклар амазонкаларга яу йөриләр (скифлар үзләре амазоңкаларны «ирдәүкәләр» дип атыйлар, грекча әйткәндә «ирләрне үтерүче хатын-кызлар»). Фермодент төбәгендәге каты сугыштан соң амазонкаларны җиңүгә һәм бик күпләрен әсир Итүгә ирешкән греклар өч кораб һәм бик күп әсир амазонкалар белән кайтыр юлга чыгалар. Грекларның батыр хатын-кызларны һәм вино яратуларын белеп, амазонкалар грекларны бик каты сыйлыйлар, ә тегеләр исерешеп тәгәрәгәч, барысын да диңгезгә ташлыйлар. Ләкин соңыннан ачыклана: амазонкалар ни паруслар белән, ни кораблар белән идарә итә белмиләр икән. Әнә шулай алар берничә көн җил җаена диңгездә тулганалар, Әмма көннәрдән бер көнне диңгездә көчле давыл чыга һәм корабларны Кремнам (Кырым) диңгезе буендагы Меотида (Азов) ярына чыгарып ташлый. Амазонкалар исән калуларына шатланып, тирә-юньне айкарга керешәләр. Диңгез буендагы киң болында ат көтүе күреп, аларны тоталар да якын-тирәдәге авылларны таларга керешәләр. Скифлар бу хәлгә аптырап калалар, чөнки талаучыларның киемнәре дә, телләре дә бер дә аларныкына охшамаган була. Башта скифлар амазонкаларны ир-атлар дип кабул итәләр һәм аларны куа чыгалар. Орыш була һәм бу орышта ике амазонка үтерелә. Ләкин скифлар мәетләрнең хатын-кызларныкы булуын күреп, тәмам аптырашта калалар. Шуннан скифларның аксакаллары табын җыялар һәм бу сугышчан хатын-кызлар белән нишләргә дигән мәсьәләдә фикер алышалар, һәм шундый нәтиҗәгә киләләр: бу батыр хатын-кызлар белән сугышмаска, ә алар кырына иң яшь елгыр егетләрне җибәрергә. Егетләр амазонкалар белән орышмаска, алар орыша башласалар качарга, әмма ерак китми алар тирәсендә ыстан туктарга һәм амазонкалар белән якынлашырга. Скифлар моны батыр кызлардан батыр балалар таптыру өчен шулай хәл итәләр. Әлбәттә инде скифларның егетләре аталары кушкан Вазифаны җиренә җиткереп эшлиләр, амазонкалар белән сугышмыйлар да, әмма алардан ерак йөрмиләр дә. Амазонкаларның шундый гадәтләре бар икән, алар елга буена берәм-берәм төшәләр. Әнә шуны белеп, скиф егетләре дә берәм-берәм алар янына төшәләр һәм шунда кавышып та китәләр. Ниһаять, барысы да кавышып беткәч, һәммәсе дә ачылгач, егетләр дә, кызлар да бер төбәккә җыелып, киңәшәләр. Скиф егетләре аларга әйтәләр: «Безнең ата-аналарыбыз бар, ил-туфрагыбыз. Инде без алар янына кайтыйк, фатихаларын алыйк та, бергәләп яшәп китик». Әмма амазонкалар егетләрнең бу тәкъдимнәрен кабул итмиләр. «Сезнең хатын-кызларыгыз ир-атларга буйсынып яшиләр, ә без алай яшәргә теләмибез. Безнең белән яшәргә телисез икән, йә безнең белән монда каласыз, йә җыенасыз да ата-аналарыгыз янына кайтып китәсез».

Егетләр үзара киңәшәләр дә амазонкалар янында калалар, һәм һәркайсы үзе беренче кавышкан кызга өйләнә, һәм алар Танаис елгасы аръягына күчеп утыралар, ягъни бүгенге Дон елгасы аръягына.»



Геродот. История. стр. 272.

*** ***


Атлар алыштыра-алыштыра өч көн чапкач кына далада җәйләүче ырудашлары аша Көнбаш атакай Бәһрам бәкнең кайда ыстан туктавы турында белә алды. Көнбаш атакай ике кырына ике җансакчысын алган иде, гәрчә далада берәүдән дә курыкмаса да, сакланасы итте. Аннары ул Өрәк елгасына якынаеп килә иде. Ә Өрәк елгасы буенда кыргый венедлар көн күрәләр. Ә алар әсир төшкән кешене караңгы урманга илтеп, агачтан ясалган Өрәк аллаларына корбан итәләр. Хак, венедларны Германрих король каты кулда тота, әмма тегеләр һичкемгә буйсынмауларын расларга тырышып, һаман шул бер Өрәк аллаларына табыналар. Күп аулады, күп сатты кыргый венедларны Германрих король колбиләүчеләргә, ләкин бу халык барыбер кимемәде, киресенчә, үрчи бара иде сыман.

Атна дигәндә Өрәк елгасының өске ягында ыстан туктаган ыру күрделәр. Көнбаш атакай шунда ашыкты. Зур булмаган инешне кичтеләр һәм таллар арасындагы аланга ыстан туктаган Бәһрам бәк ыстанына килеп чыктылар. Шатлыклары эчләренә сыймады. Ләкин аланга якынаюлары булды, аларны сакчылар туктаттылар.

– Туктагыз, туктагыз, сез кемгә, кемнәр сез? – дип аркылы төште унбаш булса кирәк.

– Унуклар атакае Көнбаш мин, унбаш. Мине бирегә Дәян атакай җибәрде, Бәһрам бәк кырына.

Дәян атакай исемен ишеткәч, яугирләр күзгә-күз карашып алдылар да, кунакларга юл бирделәр.

– Атакай нинди сөенче китерде сылу бикәдән? – дип калды унбаш алар артыннан. – Әллә соң бикәбез бала таптымы?

– Бала тапты, унбаш, бала тапты, ир бала, – диде аңа таба каерылып.

– Уфтанырлык нәрсә юк, Бәһрам бәк аңа тагын бер углан бала тапты, атакай, – диде алар артыннан унбаш. – Ай, тукта әле, тукта, атакай. Мин каравыл торам һәм сөенчене мин Җиткерергә тиеш бәккә. Нинди сөенче китерәсең бәгебезгә? Яман хәбәр китерсәң – башың кисәр, шатлыклы хәбәр китерсәң күтәреп алыр. Бәгебез череп баеды, атакай. Германрих корольнең бар булган байлыгын кулына төшерде. Тик сезне кисәтеп куям, атакай, унуклар турында бәгебезгә сүз катма – яратмый бәгебез унукларны, шул исәптән Мәңгүк ханны да.

– Яхшы, унбаш, син дигәнчә итәрмен.

– Һаваланма әле алай, атакай. Без дә монда төшеп калганнардан түгел, сарматлар диләр безне.

– Мин дә чыгышым белән сармат, унбаш, мин дә сармат.

– Сармат булсаң, юлында бул, атакай. Сөенчеңне дә үзең җиткер. Тик белеп торсаң иде, сарматлар. Безнең әбиләребез дә, бабаларыбыз да шулай булганнар. Күрәм ич, атакай, ике кырыңда ике унук. Мин ишеттем, атакай, унуклар бөтен хатын-кызларын чиннарга калдырганнар икән дә... Хакмы шул сүз?..

– Хак, унбаш, хак. Тик син мине җибәр инде.

– Ә болар сарматларга кызлар сорарга килделәрме, җансакчыларың дим?

– Нәкъ эзенә бастың, унбаш. Кызлар сорарга килүем, тик синең каршына түгел, бәк каршына.

– Аның каравы Шимбай ханыгыз шанлы иде. Без аның белән берләшеп Германрих корольне кыйнаган идек, хәзер тагын арт сабагын укыттык. Тик ул яман корольне әсир итмәде, бәгебез, иленә җибәрде, киң күңеллелек күрсәтте.

– Инде син дә киң күңеллелек күрсәт, унбаш, җибәр безне.

– Мин сине баштан ук тоткарламадым, атакай, баштан ук. Китә бир, ак юл сиңа. Бәкнең бәхетле чагы, ике кырында ике бала утыра.

– Кем балалары?

– Германрих корольнең кулыннан алды. Король Бәһрам бәк кулыннан ирек алды, шул балалар исәбенә инде.

– Кайгырма, унбаш, Германрих корольнең хатыннары бихисап, диләр. Әллә ни уфтанмагандыр.

– Кичер мине, атакай, тоткарлавым өчен, кичерә күр!

«Бу ни тагын инде, – дип үзалдына сөйләнде ике яктагы юлдашларына Көнбаш атакай. – Акылдан шашканмы бу унбаш, әллә соң чынлап та батыр егетме?»

– Борчылма, атакай, күл сусыз, ил гарипсез булмый, диләр, – диде юлдашларының берсе һәм атын куалый төшеп, алан уртасына утыртылган Бәһрам бәк чатырына таба кузгалды.

Бәһрам бәк чатырын челтерәп аккан инеш буена утырттырган иде. Чатыры зәңгәр төстә, әллә кайдан күзгә ташлана. Чатырга җитәрәк Көнбаш атакай атыннан төште, ә җансакчылары аның атын алып калдылар, ә атакай йомшак үләнгә аягы тию белән тезләнде дә Тәңресенә дога кылды. «Көнен игелекле ит, Тәңрем!» һәм туп-туры чатырга таба китте. Шулчак чатырдан сары ефәк күлмәктән Бәһрам бәк чыкты һәм үзенә таба килүче Көнбаш атакайны күрде дә аңа каршы китте. Бәккә җитәрәк Көнбаш атакай бер тезенә төште.

– Саумы, ил бәге, саумы Бәһрам олан!

– Йә-йә, атакай, килешмәгәнне. Тор. Чатырдан уз. Мин сине көткән идем.

Шулай дия-дия кунакны Бәһрам бәк чатырга алып керде, түр яктагы мендәрдән атакайга урын күрсәтте.

– Мәрхүм бабам Сармат хан исән булса да, атакай, сине шулай каршы алыр иде. Без фарсыларда яратуны чылбыр белән бәйләп куеп булмый, аны ихтирам вә хөрмәт белән генә яшәтеп була, диләр, атакай.

– Мәргән аткан ук канга сусап дошман тарафына оча икән, дошман угы кире иясенә борылсын, диләр бездә, батырбәк Бәһрам. Атаң шаһиншаһ Ядигәр Сармат хан белән солых төзеп, сине бире җибәреп уңды булса кирәк, батырбәк.

– Атам да, мин дә уңдым, атакай. Мин бәхетле, мин Сармат хан кызы Сафурага өйләндем.

Ул арада Көнбаш атакайга кымызчы чәркә белән кымыз бирде, атакай тулы чәркәне күтәрелә төшеп алды да, сусавын сиздереп, күтәреп эчеп куйды.

– Тик бит, батырбәк, бикәбез кысыр булып чыкты.

– Мин аңа, атакай, бер угыл табып биргән идем инде, менә тагын берсен алып кайтам. Кайгырма, атакай, барысы да әйбәт булыр.

Чатырга арт ишектән каһин Шахрай килеп керде, кара чикмәненең башлыгын артка ташлап, бер читтәрәк торган түмәргә утырды. Көнбаш атакай Шахрай күренүгә аягүрә басты, күкрәгенә кулын куеп, аңа саулык тели-тели баш иде.

– Утыр, утыр, атакай, – диде мөбәт Шахрайга бөтенләй игътибар итмәстән Бәһрам бәк. – Мин утка табынучыларны да хөрмәт итәм, сезнең Тәңрегездән дә баш тартырга җыенмыйм. Каһин Шахрай минем рухи атам, атакай. Күк астында һәммә халыкка да, барча халыкның аллаларына да урын җитәрлек, адәми затларга гына җир кысан була башлады. Мине әнә шул рәнҗетә, атакай, һәр халык уз алласын күккә чөеп мактый, шуннан гына мәгънә эзли. Кайберләре исә барысыннан да ваз кичеп, читләргә барып ялланалар. Әйтик, мин яулаган аланнар илбашы яугирләре белән Византия императорына барып ялланган. Ул миннән койрык чәнчеп качты, тота алмадым үзен. Тоткан булсам, утка ташлаячак идем.

– Батырбәк, хөрмәткә ия шаһзадә, сылу бикәңнең күңелен башкачарак күрәсе иде сиңа.

– Ул миңа үпкәләмәс, атакай, мин аңа үпкәләмим. Бикә миннән кимсетү көтмәсен. Минем тарафтан ул хәл кылынмас. Миңа җиткерделәр инде, атакай, Сафура бикә унуклар ханы Мәңгүк белән далага чыгып чапкан икән. Димәк, бикә яшьлеген исенә төшергән. Сарматлар өчен бу язык гамәл түгел, атакай, без фарсыларда аны моның өчен җәзага тарткан булырлар иде. Аннары хатын-кызның канатларын илдәшләре каермый, диләр. Бүген-иртәгә булмаса да, тора-бара безне римлылар кыса башлар, кытайлылар ак төрекләрнең кайбер кавемнәрен үз канатлары астына алуга ирештеләр. Ул чират сарматларга гына түгел, куәтле кавем саналган унукларга да җитәр.

– Мин синең тел төбең аңладым, без сарматлар белән кушылып, атаң Ядигәргә баш иеп барырга мәҗбүр булачакбыз. Шулаймы, шаһзадә батырбәк Бәһрам?

– Атам бүген илдә мөбәтләр белән ызгыша. Мөбәтләр халыкка таяна. Аның бездә кайгысы юктыр кебек, атакай.

Шулчак әлегә кадәр дәшми утырган Шахрай тамак кырды. Иллә хәтта шунда да Бәһрам бәк аңа игътибар итмәде.

– Ил өстенә афәт килгәндә хатын-кызны гына түгел, ук-кылычны да бүлешмиләр, батырбәк Бәһрам, – диде Көнбаш атакай.

– Хак, атакай, безгә хәзер хатын-кызларны гына түгел, ук-кылыч бүлешергә дә ярамый, без бер-беребезгә ярдәм кулы сузарга тиешбез.

– Мин шул йөк-йомыш белән йөрим дә инде, батырбәк Бәһрам. Мәңгүк хан да бер кызлар сорарга гына килмәде сарматларга, ягъни синең алга, батырбәк.

– Тик бит, Мәңгүк хан – хан, мин бары тик бәк кенә, атакай.

– Ят хатыннардан туган булсалар да, Сафура бикәдә ике углан булачак. Менә аңа биленә кылыч тагу белән хан дип дип кычкырырлар. Һәм бер сарматлар түгел, кулы да.

– Мин баштан ук хан тәхетенә өмет итмәгән идем, атакай. Ләкин гаскәр башында үзем торырмын. Бу минем Мәңгүк хан алдына куела торган алшартымдыр, атакай. Корал мәсьәләсе өчен дә кайгырмагыз, атам барысын да җибәреп торыр.

– Моңа кадәр ук-коралны без тимерче булгарард татарлардан сатып ала идек, шаһзадә...

Бәһрам бәккә, күрәсен, Көнбаш атакайның сүз сөреше күңеленә хуш килде, ул каһины Шахрай ягына күз төшереп, елмаеп алды. Ул арада чатырга кулга-кул тотынышып, король балалары килеп керделәр. Каһин Шахрай аларны икесен ике ягына утыртты. Шуннан соң гына Шахрайга сүз кат дип, Бәһрам бәк ияк какты. Әмма каһин авыз ачарга да өлгермәде, чатырга Шахрай каһин кебек үк тоташ карадан киенгән янә бер каһин килеп керде. Керде дә, ишек янына да туктап тормый шаһзадә Бәһрам янына үтте һәм бәкнең аягына төште. Шаһзадә аңа бер сүз әйтми, итек башы белән генә читкәрәк китеп торырга дигән ишарә ясады. Каһин күчеп, бөкләнеп утырырга өлгермәде, чатырга Сафура бикәнең чапкыны килеп керде һәм Бәһрам бәк алдына килеп, бер тезенә төште.

– Нинди сөенче китерде инде сылу бикәмнең чапкыны мина?– диде Бәһрам бәк кинаяләп.

– Бәһрам бәк, әйтергә кыям, Сармат хан кызы сылу бикәң...

– Ни булды Сармат хан кызы сылу бикәгә? – дип торып басты Бәһрам бәк.

– Берни дә булмады, бәгем, берни дә булмады, сылу бикәң исән-сау. Тик...

– Нәрсә тик, суга батып үлмәгәндер бит сылу бикә?!

– Юк, батып үлмәде, бәгем. Сылу бикә Сармат хан кызы сылу бикә унуклар ханы Мәңгүк ханга ияреп Кара Иделне кичеп...

Бәһрам бәк кинәт кенә урынына утырды, терсәге белән тезләренә таянып, башын кулларына куйды. Бермәлгә тып-тын утырдылар. Ахыр Бәһрам бәк торып басты, чатырдагы барчасына да күз йөртеп чыкты һәм карашын король кызында туктатты. Кыз исә үз итеп елмайды. Шул елмаюмы аны тынычландырды, ул кире урынына утырды һәм кырында бөкләнеп утырган мөбәткә мөрәҗәгать итте.

– Син нинди йөк китердең инде атамнан? – диде.

– Йөк-йомышың куанычлы, Бәһрам шаһзадә, атаң сине илгә дәшә.

– Илгә, кайчан?!

– Тиз арада, тиз арада, шаһзадә. Атаң чарасыз, – диде мөбәт һәм күз кыры белән генә Шахрайга карап алды.

– Мин башта Сафура бикә кырына кайтырмын, – диде үзалдына сөйләнгәндәй Бәһрам бәк. – Менә бу угылны аның кулына тапшырырмын, Баланбирне. Аннары утырып уйлашырбыз. Ишетәсеңме, каһиным?..

– Ишетәм, ишетәм, шаһзадә, – диде әлегә кадәр бер сүз әйтми утырган каһин Шахрай. – Борчылма, шаһзадә, сылу бикәң сине үз йортында каршы алыр.



– Ходай шулай итәргә ниятләгән булса, итәр, каһиным. Ә хәзер таралыгыз, тарал. Минем берүзем каласым килә. Иртәгә иртән-иртүк юлга!..
VI



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   22




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет