Бу романны соңгы биш гасырда азатлык юлында корбан булган шанлы татар халкының каһарман улларына багышлыйм



бет7/22
Дата14.06.2016
өлшемі2.03 Mb.
#135816
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10   ...   22

– Саташкан карт ул. Ничек инде син – күк, мин – җир, ди?

– Рух күктән килә, Тәңредән ди ул, рух – мәңгелек куәт.

– Күк икәнсең, яудыр алайса тагын бер шифалы яңгырың. Ә мин сиңа тагын бер малай табармын...

Күркәм хатын һәрчак әнә шулай кузгатты аны, әнә шулай яратырга чакырды һәм сөя-назлый башласа, Атилланы тәмам чарасыз итте, ә инде дәрте кузгалган Атилла өлгереп җиткән татлы җимеш тәмен татыган берәүдәй назлы итеп ыңгырашып куйды.


XVIII

Сабыр төбе сары алтын, диләр. Мәңгүк хан табын уздырганнан соң Сафура ханбикә аңа Ольвия каласына таба илче йөзендә шымчылар җибәрергә киңәш итте.

– Ханиям, син угланнарың Ольвия каласына яу җибәрдең. Минем атам, Сармат хан, теге йә бу халыкка яу йөрер алдыннан әүвәл ул илгә шымчыларын җибәрер иде. Кемне җибәрдең син ул җантауар сатарга көйләнгән базар-калага? Беркемне дә җибәрмәдең. Шулай бит?

– Анысы хак, беркемне дә җибәрмәдем, ләкин бит, ханбикәм, нигә көчлегә хәйлә. Без ул каланы болай да алырбыз.

– Көч үз урынында, куәт үз урынында, ә хәйлә, дошманыңның бөтен уй-теләген белеп тору бөтенләй икенче нәрсә ич, ханиям. Ялгышмасам, әтәчләнүең генә булмаса, син угланнарың Рим империясендәге колларны азат итәргә кузгаттың. Рухил белән Рамул углан киттеләр ич инде. Алардан һәр ай булмаса да, атнага бер хәбәр алып торасын. Син беләсең булса кирәк, ханиям, кем соң ул кол? Рим империясендә нинди шартларда көн күрә ул? Телиме ул синең империя кулыннан азат итүен?..

– Богаудагы адәм баласы түгел, эт тә чылбырдан азат итүне көн-төн көтеп ята, ханбикәм. Димәк, тели кол минем азат итүем, тели!

– Менә шуны тәгаен белү өчен син башта дошман иленә ышанычлы кешеләрең җибәрергә тиешсең, ханиям. Ул кеше дошман телен белсен, хәтта гореф-гадәтләрен дә. Кесәсендә мул итеп акча йөртсен.

– Син хаклы, ханбикәм, хаклы.

Мәңгүк хан ханбикәсенә кайтарып сүз әйтмәде. Сарматларда борын-борын заманнардан бирле грек телен дә, римлылар телен дә яхшы белгән кешеләр бар. Аларны сәүдәгәрләр сурәтендәме, һөнәрчеләр йөзендәме Ольвия каласына җибәрсәң һәм алар аша каладагы хәлләрне белеп торсаң – хәйран булыр иде. Әнә шул ягы белән ханбикәсе торган саен ачыла бара иде аның өчен.

– Уйлап карарга кирәк булыр, ханбикәм. Ушлы киңәш бу.

– Ахыр килеп, ханиям, һәр төмәндә ким куйганда бер рухи атакай булырга тиеш.

– Хак, хак, ханбикәм, булырга тиеш.

– Яугирләр арасында йөргән рухи атакай җирдәге Тәңре илчесе ул, ханиям.

– Бездә барысы да бар, шымчылар да, сәүдәгәрләр дә, сәяхәтчеләр дә. Римлыларда ничәмә еллар әсир йөзендә яшәгән Исла берүзе бер төмәнең торырлык, ханиям. Телләрен дә әйбәт белә, тактага язган язуларын да су кебек эчә. Мин аны сараемда тота идем, иртәгә үк синең карамакка бирәм, ханиям. Калганын үзең сөйләшерсең.

– Тугран останы иртәгә үк Ольвия каласына озатырга була. Әйе, һөнәрче йөзендә.

Мәңгүк хан бүген үк бу эшкә керешәм дигәндәй кузгалып куйды һәм торып баскач, елмаеп ханбикәсенә карады һәм:

– Ярый әле син бар, ханбикәм, – диде.

Ханбикә Сафура ирен озата чыкты, чатыр каршында балалар белән уйнаган Атилланы һәм Күркәмне күреп, чатырына дәште.

– Килен дим, кил әле бире, Кил-кил, Атилла, син дә. Угланнар үстерәсез. Күр әле, туп кебекләр.

Сафура ханбикә Күркәм янына килде, ике баланы җитәкләп алды һәм чатырына таба китте.

– Анакай, мин кереп тормыйм инде, – диде Атилла. – Эшем бар иде.

– Эшең булса, китә тор, ә мин киленне җибәрмим, улларыңны да. Әбиләре ич мин алар өчен, әбиләре. Әйдә-әйдә, килен, ирләр шулай инде алар, бер дә борчылма, китә бирсен. Ә без матур итеп кунак булырбыз, фарсылардан килгән тәмле-томлыларны ашарбыз. Шулаймы, батыр егетләр? – дия-дия Сафура ханбикә балаларны чытырга алып кереп китте, аңа килене иярде.

Чатырга кергәч, Сафура ханбикә Күркәм киленгә күз төшереп алды. Һәм тулынкы йөз белән елмаеп алды.

Күркәм хатынның йөзенә гүя ут капты – кызарынып чыкты.

– Атилла бит ашыктыра, – диде ул аклангандай, көмәнен яшерергә теләгәндәй эчең җыя төшне.

– Бала табу бәхет ул, киленкәем, бәхет. Булса иде әле минем кырымда шуларның берсе.

– Нигә соң Бәһрам баланы фарсыларга биреп җибәрдегез?

– Шулай вәгъдәләшкән идек, килен. Ил башы биргән вәгъдәсен үтәргә тиеш. Юкса аның дәрәҗәсе көне белән төшәчәк, көне белән.

Чатырда табын хәзерләнгән икән инде, Сафура ханбикә табынга башта балаларны утыртты, аннары киленен кунаклатты, шуннан соң гына чатыр ишеген ачып карады. Карады да шаккатты, ишек кырында ук Атилла углан басып тора иде.

– Әллә керергә кыймый тора инде. Кер әйдә, яубашмы син?!

Ханбикә Сафура Атилланың кулыннан алды, эчкәре алып керде һәм табынга утыртты.

– Болай ук булыр дип уйламаган идем мин, анакай.

– Җитешегез, ашагыз. Ә мин менә бу бәләкәйне сөям әле. Бир әле, килен, кечесен. Бир, бир, курыкма. Еламас ул. Минем кулда балалар еламый. – Сафура ханбикә баланы кулына алды, табын тирәли йөреп китте. – Күр әле моны, күр. Суеп каплаганнармы, тач атасы, күзләре дә, катлары да хәтта. Авызын кара әле, авызына чаклы. Һәй, турсайма әле син алай, ятсынма дим. Әбиен ич мин синең, әбиең...

Атилла табындагы татлы ризыкларга үрелде. Казылыктан да, тутлаган иттән дә, кымыздан да авыз итте. Анакайның табынында фарсылардан китерелгән тансык булган хәлвә, ширбәт кебек төчеләр һәм кипкән йөзем, өрек, чикләвек кебек ризыклар да бар иде.

– Фарсыларның ашы тәмле, ә үзебезнең ризык тансыграк, – диде Атилла янәшәсендә утырган Күркәм хатынга. – Куриш җизкәйдә өч-дүрт ел буена балык, аю ите ашый-ашый дала ризыгын тансыклый башлаган идем инде. Әнисе, син дә җитеш. Балага сөтең мулдан төшәр.

Сафура ханбикә ир белән хатын арасындагы сөйләшүне ишетте дә, ишетмәде дә. Ул әле баланы үчтеки итте – сикертте, әле бит алмаларыннан үбә-үбә сөйде, әле елар чиккә җиткән баланы юатырга керешче.

Килененең бала яратуын ишетеп, түр якта карчык пәйда булды. Ул гадәттәгечә тамак кырды, янәсе, ул да бар бу чатырда.

– Анакай, әйдә, табынга уз. Менә килен белән Атилла углан кунакка килделәр әле. Балалары, балалары, анакай, күз алмалы түгел.

– Күз тигерә күрмә тагын, килен дим. Сабый балага сокланып карарга ярамый, диләр.

– Бәһрам шаһиншаһтан хат алдым дигән идең, ни яза, анакай? Әйткән идем бит, беркөнне. Әйе, менә шул углан инде яу кузгалачак. Бәһрам шаһиншаһка хәбәр итә аласың, гуннар да яуга кузгала.

Менә монысын Атилла һич тә көтмәгән иде. Чөнки яу кузгалу хәрбиләр өчен үзенә күрә сәяси сер иде, ә монда Сафура ханбикә атасы җен карчык дип сөйләгән карчыкка барысын да сөйләп бирде. Ә бит яу кузгалуны бары тик меңбашлар да, атасы гына белә иде. Димәк, яу кузгалу турында атасы Мәңгүк хан башта ханбикәсе белән уртаклашкан. Шуңа карамастан. Атилла:

– Барысы да олуг хан кулында, анакай, – диюдән ары уза алмады. Алай да өстәде: – Юкса мин бүген үк чыгып китәр идем.

– Атаң кулдан тотып торамы, Атилла углан? – диде карчык киная катыш.

– Без башта базаркала Ольвия каласына юнәлербез дип уйлыйм мин, анакай. Ольвия каласын кем саклый, без әле белмибез. Готлармы. Рим легионерларымы?

– Готлар Ольвия каласында тормыйлар, углан. Каланы Рим легионерлары саклый, – диде карчык бар нәрсәдән дә хәбәрдар булуын сиздереп.

– Анакай, борчылма, Мәңгүк хан барысын да алдан уйлап куйды инде, иртәгә илче-сәүдәгәрләр йөзендә Исла белән осталар остасы Тугран Ольвия каласына таба кузгалачаклар, Тугран анда калыр, ә Исла Римга таба юл алыр диде Мәңгүк хан, – дип карчыкның авызын томалады Сафура ханбикә, һәм өстәде: – Күп тә үтмәс, Атилла углан Өрәк елгасына таба җәйли башлар... Аннан Ольвияга.

Атилла ни әйтергә белми, әле булса баланы кулында тоткан Сафура ханбикәгә, карчыкка карап алды һәм күңеленә беренче килгән уй: «Кем туннарга баш бүген, Сафура ханбикәме, атасы Мәңгүк ханмы?» – дигән уй килде.

– Рухил белән Рамул туганнар яудалар инде, тиздән без дә кузгалырбыз, анакай, – диде Атилла һәм ниндидер бу сөйләшүдән уңайсызлану тоеп, торып басты.

– Рухил белән Рамул угланнар Византиягә йөз тоткан аланнарга таба кузгалдылар, Баламбир да. Ә син бүген-иртәгә кузгалырсың, Атилла углан. Кара аны, киленне ыстанда калдыра күрмә. Борынгы төркиләр яуга гаиләләре белән чыкканнар.

– Мин бу хакта хәбәрдар, анакай, – диде Атилла һәм ишеккә таба кузгалды. – Аш-ризыгыгыз өчен рәхмәт, анакай. Сау булыгыз, – дип баш игәндәй итте почмакта басып торган карчыкка Атилла углан һәм ишек яры җиткәч, кинәт туктады да: – Ә сез, карт анакай, ни уйлыйсыз бу хакта? – дип сорады.

Карчык башта килененә күз төшереп алды, ахыр карашын Атиллага һәм тыңкышрак тавыш белән:

– Ил анасы мин, Атилла углан, ил анасы. Мин төш күрдем, Атилла углан һәм Тәңрем миңа әйтте: «Ил куәте киләчәктә Атилла углан кулына күчәр. Ул күтәрер гуннар данын». Мин төшемне сиңа атап юрадым, Атилла углан, юраганым юш килер. Син узарсың дөнья илләре өстеннән давыл булып, син котларын алырсың готларның да, римлыларның да, Атилла углан.

Хәйран калмады иде карчыкка, инде чатырдан чыгып китәргә торган Атилла карчыкка таба борыла төште, хәтта бер тезенә төште, бу инде аның карчыкка хөрмәте иде. Хак, карчыкның сүзләренә ышанырга да, ышанмаска да була иде. Ләкин Атилла углан үзе дә белми, ни өчендер карчыкның сүзләренә ышанасы итте. Әллә соң карчык чынлап та белеп сөйлиме, Тәңре кылычы аның кулында ич инде – унуклар данын күтәргән Тәңре кылычы.

Карчык тагын нидер әйтергә ымсынган кебек итте, ләкин Атилла углан торып баскан һәм чатыр япмасын ачкан иде инде.

– Кайтыр юлда атаң янына кереп чык, Атилла углан, – диде Сафура ханбикә. – Ул сине эзләгән иде. Ә киленне мин үзем озатырмын.

– Яхшы, анакай, – диде Атилла углан һәм чатырдан чыгып китте.

Чынлап та, атасы Мәңгүк хан аны көткәндәй Атилланы чатыр авызына ук килеп каршы алды һәм түргә әйдәде.

– Уз-уз, углан, түрдән уз. Утыр әле каршымдагы түмәргә. Шулай. Әйе. Кһм. Ни, анаңда булдыңмы?

– Сез алдан сөйләшкән идегез, атам?

– Син кермә инде, углан, хан белән ханбикә арасына. Алдан сөйләшкән булсак ни дә, сөйләшмәгән булсак ни. Сиңа барыбер түгелмени?

– Барыбер дә, барыбер түгел дә, атам. Бер атка ике йөгән кигермиләр.

– Ә менә сиңа без ике йөгән кигерергә җыенабыз. Рухил белән Рамул угланнар хакында сүз бармый. Теге йә бу хәл булса, мин аларга хәбәр итәрмен һәм алар минем белән килешерләр. Мин сине корал белән тәэмин иттем, шаһиншаһ җибәргән хәбәр җиткерүче күгәрченнәрем бирергә булдым.

– Атакаем кем булыр, атам?

– Хилхәл атакай һәм аның янында Айгөл апаң. Сафура ханбикә дә килеште, һәм мин дә шулай хәл иттем.

– Биләү абам белән без кавышырбызмы?

– Бергә, углан. Ул да килеште синең яубаш булуың белән.

– Атам, мин синең ышанычың акларга тырышырмын. – Атилла торды, атасы Мәңгүк хан каршына килеп бер тезенә төште. – Мин синнән әмер көтәм, атам. Мине Тугран оста да борчый, атам...

Мәнтүк хан угланның башына кулың куйды, бертын бер ноктага карап, уйлап торды. Ул угланның Римга кадәр орыш-сугышлар аша юлын күзаллады бугай, чөнки бу хәлнең угланга җиңел булмаячагын белә иде, көрсенеп куйды.

– Ләкин мине Исладан бигрәк Тугран оста борчый, атам.

– Алар үз юлларында инде, углан. Борчылма, барысы да әйбәт булыр. Империянең төп көче Ольвиядә түгел, Римда, Римга каршы Кече Азиядә Бәһрам шаһиншаһ сугыша. Әлбәттә инде император төп көчне аңа каршы җибәргәндер. Бер сүз белән, син бик вакытлы яу кузгаласын. Рухил белән Рамул Балкан яклары аша узсалар, син Ольвия аша, Германрих король җирләре аша Римга юнәлерсең.

– Атам, син чынлаптамы коллар сатуга чик куярга җыенасың?

– Әйтсәм әйтим инде, углан, коллар сатуны тыю, җантауар сатучыларга каршы чыгу минем күптәнге хыялым иде. Рим кебек империядә безнең канкардәшләребез гасырлар буена иза чиктеләр. Моңа чик куючы минем угланнарым булыр. Сафура анаң белән без шулай хәл иттек. Иң мөһиме, безне һәр халык коллыктан азат итүчеләр итеп кабул итәчәкләр. Без әнә шуңа таянырга тиешбез. Мин белмим, Бәһрам шаһиншаһның явы ни белән бетәр, чөнки Иран үзе дә коллар белән сәүдә итә. Ләкин мин бернәрсәгә ышанам, аны сезне кабул иткән кебек кабул итмәсләр. Әйе, сез яулаган бер генә халык та сезгә каршы чыкмас, чөнки сез, углан, аларны коллыктан азат итүчеләр йөзендә сугышачаксыз. Хак, коллыктан азат итү, теге йә бу халыкка ирек бирү әлегә бары тик алдан уйланган хәйлә генә булыр. Әмма төп чакыруыгыз, төп сөрәнегез халыкларны коллыктан азат итү булыр. Империя кулында йөзләрчә, халыклардан җыелган яугирләр хезмәт итә, Сафура анаң уенча, Ольвия каласына керүгә, алар сезнең якка чыгарлар. Бик ихтимал, без уйлаган хәйлә барып чыкса. Синең гөп максатың исә, углан, римлылар кулындагы Дауыт, Тургай ханнарның яугирләрен һәм халкын коллыктан азат итү – югалтулар бәрабәренә булса да коткар син аларны. Илгә кайтасыларын илгә кайтарып җибәр, орышка ярардайларын үзенә ала. Үзең коллар тотма. Әсирләр тот, әмма озак түгел. Син аларның күбесен илләренә кайтарып җибәр. Җиткерсеннәр халыкларына туннарның кем икәнлекләрен. Ләкин яуланган халыкларның барысына да уннан бер табышына ясак сал. Юкса, сугышчыларың сине аңламас.

– Бу уй Куриш җизнәйдә яшәгән чакта минем башка да килгән иде, атам. Ул да әсирләр тотмады, әсир бер егетне үз кызларының берсенә өйләндерде һәм хәтта йорт салып кына калмады, җир дә бирде.

– Куриш җизнәңнең ил чиге бар иде, ә даланың чиге юк, дала чиксез. Ә безнең күп кенә төрки кавемнәребез җәйләп гомер иттеләр, әйтик, Дауыт белән Тургай кавемнәре, һәм халкы аз булу сәбәпле Германрих король кулына төштеләр. Ә ул аларны Римга сатып җибәргән дигән хәбәр иреште. Хак, һәр гаиләдә хыянәтче булган кебек ил халкы арасында да хыянәтчеләр булгалый.

– Хыянәт иткән кешеләрен Куриш җизнәй аюларга ботарларга ташлар иде. Мин нишләргә тиеш булачакмын алар белән?

– Ольвия каласын алу белән сиңа минем ярлыгым ирешер. Ярлыкта барысы да язылган булыр, углан, барысы да. Унукларда хыянәт иткән кеше җәзаны хыянәтенең авырлыгына карап үзе сайлый торган иде, углан. Тик шулай да аң бул, заманалар үзгәрә, без сарматлар канаты астына кердек, син үзен белән угорлар кавеменең бер өлешен ияртеп алып кайттың. Хыянәтчеләргә җәзаны үзең сайларсың. Әлегә синең төп дошманың римлылар белән готлар. Ә дала халкын әсир итеп ятучы Германрих король булды. Син башта аңардан үч ал. Ольвия каласын туздырганнан соң Германрих корольнең җирләренә юнәлерсең.

– Яхшы, атам. Димәк, мин иртәгә үк Өрәк елгасына таба кузгалам.

– Мин сиңа әмерем җиткердем инде, углан. Кыл – кыласың. Мин әйттем. Иртәгә кояшны каршы алуга, Тәңрегә догабыз укуга, сез юлга кузгаласыз.


* * *

Яу турында сүз кузгалгач та, атасыннан әмер-фатиха алып чатырдан чыгып барганда да Атилла атасыннан: «Атам, нигә син, олуг хан буларак, яубаш булырга теләмисең?» – дип сорарга ымсынып куйгаласа да, сорамады, тыелып калды. Атасы төп өйдә кала, гуннар белән эш иткәндә византиялеләр дә, фарсылар да, хәтта сирәк-мирәк греклар аша римлылар да Тын елгасы буендагы Гунстан, ә халык телендә Азак дип йөртелгән калага килерләр иде. Әйе, илдә торып алар белән идарә итәргә тиеш. Моны атасы белән булган соңгы әңгәмәдә генә аңлады Атилла. Атасы илдә калып дөрес эшли, дигән фикер белән чыкты ул Мәңгүк хан чатырыннан. Күрде-сизде ич, атасы сарматлар ягын каера, ләкин инде илгә килгән сәүдәгәрләр сарматларны сарматлар дип түгел, гуннар дип атыйлар, калаларын да Гунстан, гәрчә туннарны уратып алган җирле халыклар бу каланы Азак дип атасалар да. Хәзер инде унуклар да тәүге унуклар түгел, сарматлар да тәгаен йөзләрен алыштырдылар, кыяфәтләре генә түгел, телләре дә ниндидер күләмдә үзгәрде, кием-салым турында әйтеп тә торасы юк. Сугыш кораллары да нык кына үзгәрде, һәр як тагы да камилрәк коралны кабул итте, шул сәбәпле сәүдәгәрләр «гуннар» дип йөри башлаган унук, сармат, угор кавемнәреннән торган халык бер казанда кайнатылгандай төс алды.


XIX

Атакай Шахрай илче йөзендә Мәңгүк хан башкаласына кич якта гына килеп җитте. Зур кәрван белән килгән каһин чираттагы олауны кәрвансарайда калдыруга, башта Мәңгүк хан сараена түгел, ни сәбәпледер Сафура ханбикә йорты каршына туктады. Ханбикә яшәгән йортның бусагасын атлап керүгә, ана шаһиншаһ Бәһрам сәламен җиткерде, бары тик шуннан соң гына ханбикәдән фатиха алып, Мәңгүк хан сараена юнәлде. Шымчылары бу хакта олуг ханга җиткерсәләр дә, Мәңгүк ханның моңа бер дә исе китмәде, үзалдына елмаеп кына куйды. Һәм һәр әмерен үтәргә әзер торган шымчыларына:

– Юлыгызда булыгыз, мин сезгә шуның өчен көмештән дирһәм түлим, – диде.

Яман яктан булса да сөенчене алдан җиткергән шымчылар хан сараеннан буш кул белән чыгып киттеләр, ә бит зур өметләр белән кергәннәр иде. Ахыр килеп, каһин Шахрайның зур кәрван белән Гунстанга юнәлүе турында Мәңгүк ханга Көнбаш атакай җиткергән иде инде. Мәңгүк кан барча хәбәрне дә тыныч кабул итте. Ул инде үз дигәненә ирешкән иде – угланнарын яуга озаткан, атна-ун көнгә бер булмаса да, ай саен алардан хәбәр алып тора иде. Сармат ханның кышлау каласы – Гунстан аңа ошый. Ниләр генә кыланмасын ханбикәсе, ул аны ярата, бар кылган гамәлләрен дә кичерә килә иде. Күп очракта аның киңәшен тота, теге йә бу тәкъдиме белән килешмәгән чакта гына бик озаклап, тәфсилләп аңлата иде. Һәм, сәер хәл, Сафура ханбикәсе кинәт кенә килешер иде. Шуның өчен ул шаһиншаһ илчесе вә сәүдәгәре атакай Шаһрайның әүвәл башта ханбикә йортына туктавын олуг хан буларак бигүк ошатып җиткермәсә дә, бер дә күтәрелеп бәрелмәде. Ахыр чиктә, Сафура ханбикәнең моңа хокукы да бар иде, сарматлар җиренә йортка кергәндәй кем баш иеп килде – Мәңгүк хан, син түгелме?! Сармат хан һәм аның кызы борын-борын заманнардан ук фарсылар белән аралашканнар, сәүдә иткәннәр, кызлар алышканнар, бу хәл исә шуның дәвамы гына иде. Шымчылары моны аңламый да аңламый, шул ук вакытта кайбер сәясәттән ерак йөргән тупас унуклар да. Әлбәттә, ир – канат, хатын – аяк, дигән гыйбарә дә бар. Шуңа карамастан, олуг хан буларак ул Сафура ханбикәсен барлык киңәшчеләреннән дә өстен күрә иде. Ахыр килеп, Мәңгүк ханның яраткан хатыны Сафура ханбикәсе белән бер дә тәмсезләнәсе килеп тормый иде. Унуклар аның ханбикәсе турында күпме генә авыз чайкасалар да – ул түзәр. Ә хәзер фарсылар белән гуннар дип аталган унуклар арасында яңа төр багланышлар бөреләнеп килә. Ә бу инде дөнья халыклары белән килешеп яшәүнең имин бер төр чарысыдыр.

Алай да Мәңгүк хан түзмәде, чатырыннан чыкты һәм атына атланып боҗра-боҗра утырган урамнардан китте. Берара йөргәч, җансакчыларына да игътибар итми, Сафура ханбикә йортына юнәлде, әмма йортка кермәде, капка кырыннан узып китте. Шул чакта күп санлы олаулар кәрвансарайга кереп баралар иде инде. Шушы күренеш Мәңгүк ханны тәмам тынычландырды һәм ул атын үз сараена таба борды. Ләкин сарай капкасына җитәрәк атын далага чыга торган урамга юнәлтте һәм шунда үзен озата килүче җансакчысыннан башын бора төшеп сорады.

– Илчеләрне кем каршылады?

– Сафура ханбикә, хан.

– Тагын кем?

– Теге җен карчыгы да бар иде.

– Нинди йөк китергәннәр фарсы сәүдәгәрләре?

– Корал һәм төче-мөче диделәр. Кем, ни, кызлар да.

– Кызларны кем җибәргән?

– Гадәтенчә шаһиншаһ Бәһрам бәк Сафура ханбикәгә юллаган, диделәр. Унуклар кызларга туймыйлар икән, рәхим итсен унуклар ханы, дип әйтеп әйткән, имеш, Бәһрам шаһиншаһ.

– Мин түгел, минем егетләрем кызларга туймый. Шаһиншаһ хаклы, ләкин Мәңгүк хан түгел. Мәңгүк хан үз гомеренә эзләгән кешесен тапты, җансакчы. Шулай дип әйтергә иде ул әрсез сәүдәгәргә.

– Әйттем мин аңа, ханиям, шулай дип әйттем.

– Бер уйласаң, сәүдәгәр хаклы, унбаш, хаклы. Без әтием заманында төрки халыкларының башына да килмәгән фаҗигага тарган идек, Куриш җизнәй белән Сафура ханбикә коткардылар. Унуклар мәңге-мәңге бурычлы аларга. Тәңребезгә шөкер кылабыз, без тиз арада хатын-кызлы халык булдык. Җитмәсә әнә фарсы шаһиншаһы кызлар җибәреп тора. Рәхмәт аңа, онытмый баҗаен.

– Сафура ханбикә кызларга бик тиз кияү табар, хан, бик тиз.

– Шаһиншаһ Бәһрам ул кызларны бер дә юкка гына җибәрмәгәндер әле. Кызларны кем алып килә? Хәрам атакай Шахрай. Ә ул адәмгә мин ышанып җитмим, унбашым, нигәдер күңелем кабул итми ул адәмне.

– Каһин ул, каһин булып калыр да. Тимик без аңа, унбаш. Йөри бирсен. Ул безне римлыларга яу йөрергә кодаларга килгән. Ә безнең угланнар инде яудалар. Ә шаһиншаһ илчеләрен мин иртәгә кабул итәрмен. Хәзер син борыл да ханбикә йортына элдерт һәм шулай дип әйт – олуг хан Мәңгүк шаһиншаһ илчеләрен иртәгә кабул итәргә булды, диген.

– Баш өсте, хан.

Унбашы китеп баргач, Мәңгүк хан үзе яраткан калкулыкка күтәрелде. Калкулыкка күтәрелүгә тылсымлы дала гүя уч төбедәй җәйрәп ятыр иде. Дала Мәңгүк ханны һәрчак каядыр дәште, каядыр әйдәде. Ләкин ул соңгы елларда сабырланды кебек, тәүге ашкыну юк, гүя дала буйлап чапкан-чапкан да теләгән кешесен табып, тынычланып калган иде. Кайнар йөрәген кем шулай су сибеп сүрелдерде соң?.. Кем булсын, Сафура ханбикәсе. Ә бит Мәңгүк хан, сарматлар белән кушылуга, көнбатышка таба яу кузгаласы иткән иде. Һәм яубаш йөзендә. Сафура ханбикә белән кушылуга, гүя кемдер аның канатлы хыялына җәтмә ташлады – җибәрми дә, тыймый да. Канаты да сынмады кебек, канатлары да исән, тик тәгаен очалмас булды. Аның каравы, бөркетләрдәй угланнарына канат үстерде. Аларда өмет хәзер, аларга тапшырды ата-бабадан килгән уй-теләген. Угланнар тормышка ашырырлар аның хыялын...

Иртән бик иртә уянды Мәңгүк хан һәм Тәңре бүләк иткән көнне бер тезенә төшеп каршы алды да, сараена таба китте. Йөгән тезгене ялына ташланган һәм иясенә сабый баладай өйрәнгән чем кара айгыры аның артыннан китте. Сарае мәһабәт килеп чыкты, сарайны аңа фарсы осталары салдылар, һаман да шул шаһиншаһ Бәһрам җибәргән осталар. Онытмый баҗаен шаһиншаһ Бәһрам. Сарай Мәңгүк ханга ошый иде – иркен, якты, талгын һава. Иң түрдә тәхет. Күчмә халык өчен гадәти хәл түгел иде бу. Тик нишләмәк кирәк, кеше барысына да бик тиз күнегә икән. Хәзер инде Мәңгүк хан үзен шушы сарайдан, түр яктагы бук агачыннан ясалган тәхеттән, сарай сакчы вә хезмәтчеләреннән башка күз алдына да китерә алмый. Әлбәттә инде иң беренче нәүбәттә һәрчак янәшәсендә утырган Сафура ханбикәсеннән башка. Ә бит борынгы төрки бабалары күп очракта чит ил илчеләрен ат өстендә кабул иткәннәр. Иллә күчмә унуклар өчен дә заманалар үзгәрде, Мәңгүк хан нәкышләп ясалган, терәкләре генә түгел арка терәкләре дә алтынга буялган тәхет урындыгында утыра. Аңа янә бу сарайда шунысы ошый иде – түр якта ике тәхет, хак, бераз гына кайтышыңда ханбикәсе утыра. Әйдә, утыра бирсен, Мәңгүк хан үз язмышыннан канәгать иде.

Мәңгүк хан түргә үтте, тәхеткә утырды, әмма тәхет ягында Сафура ханбикәсе күренүгә аягүрә басты, аңа баш иде, янәшәсеннән урын тәкъдим итте.

Утырыштылар.

Күп тә үтми шаһиншаһ илчеләр башы атакай Шахрай тәхет ягында пәйда булды һәм баш ия-ия түргә таба узды да, Сафура ханбикә каршына туктап, бер тезенә төште, шуннан соң гына илче Мәңгүк хан каршына күчеп басты, күкрәгенә кулын куеп, ханга фарсылар шаһиншаһы Бәһрамнан сәлам юллады. Аннары тагын Сафура ханбикә каршына узды һәм:

– Гүзәл ханбикә, тәүге ир-канатыгыз шаһиншаһ Бәһрам сезгә бик тә рәхмәтле. Шуңа җавап итеп, шаһиншаһ сезгә гүзәл кызлар җибәрде. Сасанидлар белән тату яшәгән ләм сәүдә итеп яткан ханнарына һәм гүзәл ханбикәләренә мөһерле балдак, камәрле пута, энҗеле башлык бүләк тапшырырга кушты.

Каһин атакай шулай диде дә артында басып торган ярдәмчесенә кул изәде.

– Рәхмәт, атакай, рәхмәт, – диде Сафура ханбикә.

– Шушындый ук бүләкләрне һәм асылташлар белән бизәлгән менә бу хәнҗәрне шаһиншаһ Бәһрам гуннар ханы Мәңгүк илбашка тапшырырга кушты. Бәһрам шаһиншаһ сезне янә бер сандык хатын-кыз киемнәре белән котларга әмер бирде, гүзәл ханбикә. Ә аркадашы Мәңгүк ханга фарсы осталары ясаган кылыч...

Каһин атакай әйтә торды, ә ишләре бүләкләрне Мәңгүк хан белән Сафура ханбикә каршына китерә тордылар.

Мәңгүк хан алдына өелгән бүләкләрне күздән кичерде, ә менә кылычны каһин атакай кулыннан аягүрә басып алды. Кылыч кыналы иде, кынасы асылташлар белән бизәлгән, сабы кара сөяктән, сап терәгендә барс сыны. Кылычны кулына алды да, Мәңгүк хан Сафура ханбикәсенә карап алды, ханбикәсе аңа бөтен йөзен тутырып елмайды һәм әйт, ханиям, әйтер сүзең дигәндәй ишарә ясады.

– Падишаһ җиткергән йөкне исән-имин китереп җиткерүең өчен рәхмәт сиңа, атакай. Гуннар фарсыларның бу игелеген онытмас. Шаһиншаһ Бәһрамга җиткер, атакай буларак мин угланнарым көнбатышка таба җибәрдем инде. Алар бүген Кара диңгез буена оялаган готларны куып яталар, Атилла угланым Ольвия каласы өчен сугыша. Мин ышанам, атакай, һәм шулай дип шаһиншаһына да җиткер – минем угланнарым, Тәңре язган булса, Римга кадәр барып җитәрләр.

Илче каһинга Мәңгүк ханның нотыгы ошады, ул әле ханга, әле ханбикәгә баш ия-ия берничә адым артка чикте һәм ишләрен ияртеп, тәхет ягыннан чыгып ук китте. Мәңгүк хан белән Сафура ханбикә күзгә-күз карашып алдылар һәм икесе дә елмайдылар. Елмаюлары бер булса да, шаһиншаһның атакаена карата икесе ике фикердә калдылар.
XVII
Җәйге җылы вә ямьле көндә булды бу. Өйлә вакытына таба шифалы яңгыр сибәләп алды. Тимерче остасы йөзендә Ольвия каласына килеп урнашкан Тугран кечкенә инеш аркылы салынган күперне үтте дә алачыклар, балта осталары каралтылары, таш кисүчеләр остаханәсе, тире иләүчеләр, аяк киемнәре тегүчеләр, бау ишүчеләр, ук-сөңге ясаучылар каралты-лапаслары ике яклап урнашкан урамга килеп чыкты. Мәһабәт йортлы, хауслы өйләргә ия булган бай кол сатучылар урамы артта калды. Нәкъ шул бай йортлар тезелгән урамда ул ясак җыючы магистр Гаурәнцәйне очратты. Магистр гадәттәгечә бер үзе генә түгел иде – янында бериш легионерлары һәм янәшәсендә яңа унбиш язына аяк баскан улы Аэцәй атлый иде. Магистр Гаурәнцәй улын һәрчак үзе белән йөртә, римлылар гадәте буенча картаеп олыгайгач үз урынына калдырырга ниятедер, күрәсең. Магистр белән Тугран элек тә очраштыргалаштыргаладылар. Магистр аңа һәрчак шикләнеп карап калды. Кирәкмәгән зур гәүдәле, йомры кара сакаллы булгангамы, магистр аңа һәрчак игътибар итте һәм останы күздән яздырмаска тырышты. Ул аның кемдә эшләвен белә иде инде, хәтта бер көнне оста кулыннан корал да сатып алды. Нәрсә-нәрсә, коралны тимерче тоҗрата белә иде, күңелне генә түгел, кулны да тартып тора иде ул ясаган корал. Шуңамы, останы күргәч тә: «Нишләп йөри бу байлар урамында?» – дип остага аркылы төшмәкче иткән иде, әмма әллә нигә тыелып калды, аннары оста да бөкре күперне чыгып бара иде инде, ә анда һөнәрчеләр урамы башлана. Гәрчә соңрак анда барасы булса да, магистр останың аркасына карап калу белән генә чикләнде.

Магистр бүген гадәти эшкә чыккан иде – ясак җыярга. Магистр кансыз гына түгел, явыз да. Ул берәүгә дә ташлама ясамый. Әгәр дә мәгәр кем дә булса тиешле ясагын түли алмаса, ул аның ипи шүрлегенә менеп төшәргә дә күп сорамый, шулай ук камчы белән суктыруны да гадәти хәл итеп күрә иде. Аның шундый чиккә барып җиткәне бар, ясакны түли алмаган кешенең колларын базарга чыгарып сатарга да күптән күнегеп киткән иде инде, ул гынамы, хәтта ясакчыларның балаларын да тартып алгалады. Башына Рим легионерлары кебек кикрикле очлым кигән, кулына тире бауга корыч чыбык аралаштырып үргән камчы тотып йөргән магистр Гаурәнцәйне күрүгә бае-ярлысы ясакчылар буларак тизрәк капкаларын ябарга, аның күзенә чалынмаска тырышалар иде.

Шуның өчен оста Тугран аның кырыннан тизрәк таярга тырышты, бөкре күперне чыгуга, адымын тизләтә төште. Магистр Гаурәнцәй артта калса да, оста Тугракның эченә яман шом кереп оялаган иде инде. Чөнки аңа бүген иртән хуҗасы ясак җыючы киләчәк безгә, дип сөйләнеп, кемгәдер зарланып йөргән иде. Тугран белә иде: чыгымнары күп булгангамы, аңа оста буларак мулданрак түләгәнгәме, хуҗасы магистр Гаурәнцәйдән куркыбрак яшәде, чөнки үткән айда түлисе ясагын түли алмады. Хак, Гаурәнцәй хуҗаны кисәтеп кенә китте, имеш, киләсе килүенә акчаны җыеп тор. Бу инде җитди кисәтү иде. Ә магистр Гаурәнцәйнең кисәтүен ясакчылар яхшы беләләр иде – балаларына кадәр алып китә башлый. Ә аның алачык хуҗасының җиткән алма кебек кызы бар иде. Хәер, осталарның остасы хуҗасы өчен әллә ни кайгырмады – табар дип уйлады. Ул бүген кеше күзенә чалынмый гына Исла янына барып килгән иде. Исла аңа хәбәр итте – яубаш Атилла калага якынлашып килә икән иңде. Тугран шатлыгыннан ни кылырга белмәде, магистр, хуҗасы аның өчен гүя кысыр кайгы иде. Тугран башыңда бер уй бөтерелде: ничек калага керер яубаш Атилла? Кала нык иде, кальгасы таштан, капкалары тимер тасмалар белән ныгытылган каты имәннән. Ә кальга эчендә ике зур легионерлар лагеры. Башкисәр магистр кул астында да каты куллы легионерлар бар – йөздән артык хәрби. Ничек, нинди юллар белән керер Атилла калага? Ә калага кермичә римлыларны җиңеп булмаячак. Диварлар биек, ике адымга бер легионер тора, моның өстенә дүрт саклау баганасы, дүрт капка. Ни генә булмасын Атилла яубаш кала эченә керергә тырышыр. Китәр суеш-кырыш. Ни белән бетәр орыш? Тимерчеләр башы Тугран белми иде. Әллә соң алачык хуҗасы белән киңәшергәме? Хуҗа кулында йөздән артык оста һәм дистәләрчә коллар, ут янында корыч коючылар. Төрле-төрле яклардан җыелган төрле телдә сөйләшүче халык... Юк, ярамас хуҗага бу хакта сиздерергә, ярамас. Эшне бозып куюы бар.

Алачыкка җитүгә, Тугран борынына эче төтен исе, гөрләвекләрдән елгага таба аккан шакшы су исе килеп бәрелде. Ул бу алачык хуҗасына Исла тәкъдиме белән ялланган иде. Хуҗага менә дигән кораллар ясады, ә теге аларны базарга чыгарып шактый югары бәягә сатты һәм табышлы булды. Шуннан тагын-тагын осталар яллады, хәзер инде янә ике яна алачык ачты, кешеләр яллады, коллар сатып алды. Бер сүз белән, Юстин атлы хуҗасы кинәт кенә баеп китте. Ә бай кешенең нәфесе арта бара, диләр, Юстин хуҗа ниндидер юллар белән ясак түләүдән котылып калмакчы. Ләкин җәнлек исен ерактан ук тойган магистр Гаурәнцәй дә Юстин хуҗаның кем икәнен сизеп алган, күрәсең. Шул тирәләрдә урала башлады.

Алачык яклап кычкырулар ишетүгә, оста Тугран адымын тизләтә төште. Тимерчеләрнең күбесе ерак көнчыгыштан килгән гуннар һәм Өрәк елгасы буенда көн күргән венедлар иде. Ике халык ике телдә сөйләшсәләр дә, шактый тату хезмәт итәләр иде.

Алачыкка килеп керүгә, авызы-борыны канаган тимерче Сакалбайны күреп, Тугран аңа таба ашыкты. Чөнки тимерчеләрнең барысы да аңа буйсыналар иде.

– Ни булды. Сакалбай?

Сакалбай дигән тимерче көрәк хәтле сакалы буйлап аккан канын киндер алъяпкычына сөртеп алды да, аты-башы белән сүгенеп куйды.

– Гаурәнцәйнең эте килгән иде, бәйләнепме бәйләнә. Тел каткан идем үзенә, авызыма ук менеп төште. Хуҗа да дәшми тора.

– Ни өчен сукты?

– Хуҗабыз ясагын түләмәгән икән, хәзер Гаурәнцәй магистр үзе килә. Без синең кызыңны алып китәбез дип янады да, мин тегеңә: бирсәк алырсың дидем. Кызны император сараена тарттырабыз, ди.

– Ясак җыючы хак әйткән, Гаурәнцәй үзе дә килә, мин аны юлда күрдем, – диде Тугран.

– Ул эттән туган нәмәстә мине дә кол итеп сатам дип янаган иде инде.

– Хуҗа ни диде?

– Сатсам алырсың, башта борын астындагы маңкаңны сөрт диде.

– Шәп әйткән.

– Әйтте дә, борылды да китте шул. Ә теге һаман ду куба, чуанына басканнар диярсең. Мин синең башта, сасы венед, сакалыңа ут салам дип бакыра башлады.

Венедның исеме Славин иде, ләкин аңа беркем дә исеме белән дәшмәде, тимерчеләр өчен ул Сакалбай иде.

– Хуҗаның ясак түлисе килмимени?

– Бераз көтеп тор, менә өч-дүрт көннән кораллар сатам да, барысын да түләрмен дип ялварды ялваруын, ләкин тегенең хуҗаны ишетәсе дә килмәде.

– Чынлап та шулаймы икән. Сакалбай?

– Кесәмдә бер солидым да юк дип аклана. Атна-ун көнгә көт инде, ди. Мин сиңа магистрны өстерәм дип китеп барды.

Ул арада хуҗа ишегалдына легионерлары белән Гаурәнцәй килеп керде. Шуннан ишегалдында шау-шу тагын да артты. Гаурәнцәй туп-туры болдырда басып торган хуҗа янына үтте. Легионерлар артыннан тимерчеләр дә болдыр янына килеп туктадылар.

Магистр йөзен чыта төшеп, тимерчеләргә таба борылды һәм теш арасыннан:

– Сезгә ни калган монда? – дип сорады һәм Тугран остага текәлеп: – Бу синең эшенме?

– Мин баш тимерче, магистр, алар миңа буйсыналар, мин хуҗага буйсынам, – диде шактый кыю рәвештә оста Тугран.

– Син миңа баштан ук шикле күренгән идең, димәк...

– Мин хуҗамны якларга килдем, магистр.

– Кемнән?..

Тугран оста җилкәсен сикертеп куйды.

– Ә мин синең малаеннан шикләнәм, йөзендә өмет юк, – диде болдырда басып торган Хуҗа Юстин.

– Малаемнан?! Ха-ха-ха, малай минеке, тиздән ул җыя башлар ясакны сездән, Юстин, ишетәсеңме – ул! – дип кулындагы камчысы белән итек кунычына суккалап алды. – Син миңа кырык бер солид ясак түләргә тиешсең. Мина түгел, империягә, императорга. Ишетәсеңме, кырык бер солид. Юкса кызыңны алып китәм.

– Малаеңның исеме-аты ничек?

– Нигә сиңа минем малайның исеме?

– Кызымны алып китсәң, малаең миңа калдырырсың.

– Мин сиңа малай калдырам, Юстин?!

– Башка баш, Гаурәнцәй, – диде хуҗа. – Ышан, мин синең малаен бер ел дигәндә менә дигән кеше итәчәкмен, менә дигән. Әйе, тимер эшенә өйрәтәчәкмен. Беләсеңме ни диләр бездә һөнәрле кешегә, Гаурәнцәй: «һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс».

– Җитте, җитте, Юстин, күп телеңә салышма. Кем дә сиңа малай калдырырга җыенмый. Бу малай, беләсең килсә, Юстин, минем урыныма Ольвиядә ясак җыючы булып калачак. Хәрби ул, уктан ала, ятаганда орыша.

– Атта йөри беләме?

– Нигә ясак җыючыга атта йөрү?

– Минем тимерчеләр башы гун, ә ул хәтта атны биетә ала, ул синең угланың атта йөрергә өйрәтер иде.

– Усал телле кеше син, Юстин. Мине син читкә алып китмә, мин синнән ясак таләп итәргә килдем.

– Ассаң да, киссәң дә, Гаурәнцәй, сиңа бүген түләр акчам юк. Хәтта бер солидым да.

Осталар башы Тугран янәшәсендә басып торган Сакалбайга иелә төште.

– Хуҗаның чынлап та акчасы юкмы, Сакалбай?

– Яңа алачык салдырды ич, юк дигән була.

– Синдә ничә солид бар?

– Кичә җиде иде. Әйе, бүген дә җиде.

– Җиде.

– Миндә егермеләп җыелыр. Мә, ал да җый ишләреңнән калганнарын. Җый, җый, аптырап карап торма. Мин сиңа иртәгә солидыңа кадәр табып бирермен. Ышан.



– Кырык берне үк җыеп булыр микән?

– Булыр-булыр, җый. Авызы тыгылсын Гаурәнцәйнең. Тиздән без ул солидларны өчләтә кайтарырбыз. Әйтте диярсең, Сакалбай.

– Булды алайса, мин киттем.

Әмма бүген Юстин хуҗа тиешле ясакны түләргә җыенмый кебек. Гаурәнцәй әле булса болдырда басып торган хуҗага һәм ни сәбәпледер атасы янына чыгып баскан яңа унҗиде язы тулып узган кызга карап торды. Ахыр башын чөя төшеп, легионерларына карап торган тимерчеләр башына күз ташлады. Яшерми, ошамый иде аңа бу гуннар остасы. Кулы алтын, ә менә йөрәге тулы дошманлык кебек иде. Ахыр Гаурәнцәй теш арасыннан гына черт итеп төкерде дә тимерчеләр башы Тугран янын килде. Ул арада Сакалбай килеп җитте һәм тимерчегә итәген күтәрергә кушты. Күрде дә тан калды Гаурәнцәй, Сакалбай тимерче итәгенә алтын солидлар койды. Бу ни бу?! – дигәндәй Гаурәнцәй әле булса болдырда басып торган хуҗага, атасы янәшәсендә бераз елмаебрак кылтайган кызга карады һәм:

– Миңа ким куйганда илле солид кирәк, Юстин, – диде.

Шунда кыз аһ итте, ләкин егылмады, атасының җиңенә ябышты. Кыз тәмам өлгереп җиткән иде, тәҗрибәле колбиләүче буларак Гаурәнцәй кызның тулынкы күкрәкләренә төшкән кара чәчләреннән, шомырт кара күзеннән, өстендәге зәңгәр күлмәгеннән, алтынга буялган сандалыннан ук күрде – кыз өлгергән. Кызның балтырлары тулынкы, сандали бавын тезенә кадәр уратып бәйләгән. Җитмәсә үзенә карап торуын сизепме, кыз юри мыскыл иткән кебек атасы тирәли тулынкы янбашларын уйнатып, йөреп чыкты.

Тимерчеләр башы болдырда басып торган хуҗага таба бер адым ясады һәм кулын күтәрде. Ул арада Гаурәнцәйнең ике легионеры йөгереп болдырга менделәр һәм кызны эләктереп алдылар. Гаурәнцәй ым кагып кына болдырга таба кузгалган осталар иясенә күрсәтеп алды. Һәм Юстин хуҗадан: «Ни тели ул» – дип сорагандай итте.

– Минем алтын куллы остам ул, Гаурәнцәй, ал тиешле акчаны да, чыгып кит йортымнан.

– Тиешле акчаны биргәч тә, Юстин, тиешле акчаны биргәч тә. Ә монда бары тик кырык бер солид. Мин синнән илле солид таләп итәм. Остаңа таянмакчысың, Юстин, әллә соң кызыңны ана кияүгә бирергә исәбеңме?..

– Юк, Гаурәнцәй, остамнан андый сүзне ишетмәдем. Ишеткән булсам, бәлки уйлап та караган булыр идем. Чөнки Ольвиядә бер оста ул.

– Һэ, – диде Гаурәнцәй һәм янә итек кунычына камчысы белән суккалап алды. – Син миңа илле солид бирергә тиешсен. Яңа алачык салдың? Салдың! Анда яңа корал ясатасың? Ясатасың...

– Нишләп бик тиз үзгәрттең, кырык бер солид дигән идең бит?

– Беренчедән, син үзеңдә гун остасы тотасың. Ә аларны кол итеп тотарга гына рөхсәт ителә. Алай да мин аның коралны оста ясаганы өчен гафу итә килдем, ташламалар ясадым. Бүген ясамыйм. Түлә!

– Минем ул хәтле акчам юк, Гаурәнцәй. Кичә генә Рим легионерлары илле солид алып киттеләр. Имеш, калагызны, базарыгызны саклыйбыз.

– Димәк, син, Юстин, император Феодосийга ясак салудан баш тартасын?

– Юк, магистр, баш тартмыйм. Мин сине гадел булырга чакырам, һәм ясакны кичектереп торуың үтенәм.

– Кичектерә алмыйм, Юстин. Мөмкин түгел. – Димәк, кызын биреп җибәрәсен, шулаймы?

Осталар башы бу юлы Гаурәнцәй каршына ук килеп басты.

– Кичер безнең хуҗаны, магистр. Риза булсаң, без сиңа корал белән түләрбез.

– Варвар грекча сөйләшә, – дип гаҗәпләнде Гаурәнцәй. – Күрче, варвар грекча сөйләшә, Аллаһ телендә.

– Мин римлыларча да сөйләшәм, магистр.

– Сугышларда да катнаштыңмы?

– Сугышларда да катнаштым, әсир дә булдым, магистр.

– Гун бит син, гун булгач, уктан да аласыңдыр, хәнҗәр дә ташлыйсыңдыр.

– Мин сугышчы түгел, магистр, гәрчә әсирлектә аз-маз торсам да, мин камил корал ясаучы оста. Син минем хуҗама ясак җыярга килдеңме?

– Шулай булса ни, гун?

– Тагын күпме солид тиеш сиңа, минем хуҗам?

– Һа-һа-һа, гун кадәр гун минем белән аяк терәп сөйләшә. Син минем өчен варвар, – диде Гаурәнцәй. – Ишетәсеңме, варвар? Мин сине изге Аллаһ телендә сөйләшкән өчен генә кичерәм, гун.

– Аллаһ һәммә халыкны тигез яраткан, гун.

– Аркаң камчы телиме әллә синең, гун?

Гаурәнцәй шулай диде дә муен тамырлары чыбыркы сабыдай калкып торган тимерчегә карады, ут кебек ачу катыш яна башлаган яшькелт күзләренә, ахыр, легионерларны уратып алган тимерчеләрне, колларны күздән кичерде.

– Таяк ике башлы була, магистр. Хуҗам сиңа тиешле солидлар тәкъдим итә. Тәмсезләнмә. Ал да кит. Тик хуҗама акча биргән өчен тамгалы кәгазен биреп калдыр.

– Куасың, – диде Гаурәнцәй башын чөя төшеп. – Гун гына димәссең үзен. Карале, Юстин, син шушы гунга чынлап та кызыңны кияүгә бирергә җыенмыйсыңдыр бит?

– Кыз үзе риза булса, мин аңа чынлап та кызымны бирер идем, магистр. Чөнки аның куллары гына түгел, йөрәге дә алтын.

– Димәк, гун алтын йөрәкле, ә мин таш йөрәкле булып чыгам, Юстин?

– Мин сиңа алай дип әйтмәдем, Гаурәнцәй. Әмма үзең дә шулай дигәч, йөрәк синдә чынлап та таштыр, күрәсең.

– Менә нәрсә, Юстин. Син миңа тиешле солидны бирәсен һәм хәзер үк. Бу булырдыр – бер. Икенче шартым, койма кырында колларың торамы? Торалар. Синең остаң шуларның берсен сөңгедән алсын. Мин сиңа ташлама ясыйм. Юстин, эштән чыккан колыңны алдыртам. Мин дә тамаша кылам, син дә артык авыздан котыласың.

Хуҗа Юстин тәмам каушый калды, әле койма буенда торган колларына, әле аягында нык басып торган остасына карады. Ахыр килеп, аның бер колын да югалтасы килми иде, хәтта эштән чыкканын да. Аңа эшләп эштән чыкты ләбаса ул. Аннары шул коллары өчен ул калада яшәгән легионерларга ай саен илле солид акча түләп тора.

– Минем бер колымны да югалтасым килми, магистр. Син бу кыланышың белән законны бозасың.

– Ничә колың бар?

– Син сатып алмадың ич аларны, магистр. Булганнары барысы да минеке. Утыз язы тулыр-тулмас үлгәннәре дә булды, аларның җаннары җәннәттәдер, тырышып эшләделәр.

– Куй, Юстин, куй. Кол кешемени ул, кол ул ике аяклы хайван, шулай дип язган олуг галимебез Аристотель. Ал сөңгең, оста! Юк, бирегез ук-җәя остага! – дип легионерларына боерды каны кызган магистр.

Баштан-аяк коралланган легионерлар ике колны дивар кырына бастырдылар һәм остага ук-җәя бирделәр.

– Ни кылырга исәбең синең, Гаурәнцәй? Алладан курык, Хода сиңа моны кичермәс.

– Аларның җаны җәннәттә булыр, Юстин.

– Коллар да безнең кебек үк халык, Гаурәнцәй.

– Безнең кебек булсалар богауда булмаслар иде, аларга алла каргышы төшкән, Юстин.

– Венедлар алар, алла бәндәләре. Кылма моны, Гаурәнцәй.

– Ә син миннән түгел, оеганнан үтен. Син боерырсың, ә ул кыласын кылыр, Юстин.

– Гаурәнцәй, христианмы син?

– Христиан, христиан, Юстин. Ләкин мин яһүд христианы түгел, грек христианы. Кансыз Константиннан алдым мин ул христианлыкны. Ә ул колларны, әсир төшкән готларны арысланнарга ашарга ташлаткан, сабыйлар канында коенган. Ә руханилар аны барыбер изгеләр санына керттеләр.

– Сине дә кертерләр дип уйлыйсыңмы?

– Мин аларга җиңел үлем китерәм, Юстин. Синме, минме күбрәк гөнаһлы булырбыз, анысын Аллаһ үзе бизмәнгә салып үлчәр.

Һични аңламаган, үзләрен белә-белгәннән гомерләрен җир идәндә йоклап, төтенле алачыкта уздырган, күпләре күрек тартудан узмаган коллар бер-берсенә аркаларын терәп, дивар буенда басып торалар. Аяклары богауда, куллары күкрәкләреңдә, бөкреләре чыккан, кабыргалары беленеп тора.

– Юстин, Юстин, шушы ике кол үлгәндә генә кызың үзеңдә кала. Ә колларны остаң уктан кылыр.

– Кылма моны, магистр.

– Грекмы син, Юстин? Йә сез, тимерчеләр, кайсыгыз венед, кайсыгыз гот, кайсыгыз гун?.. Мин беләм, канун буенча хуҗа колны үтерә алмый, ә менә тимерчеләр остасы гун моны кылыр. Чөнки алар кансыз халык.

– Моның каһәре сиңа төшәр, Гаурәнцәй.

Ул арада Тугран кырына Сакалбай килеп басты һәм аның кулына зур гына күн капчык тоттырды. Оста Тугран үлчәп карагандай янчыкны уч төбендә сикертеп алды да янчыкны болдырда басып торган хуҗага ташлады. Ә теге исә янчыкны тотып алды.

– Хуҗа, сиңа тагын тугыз солид. Түлә шуңа.

Ачуы кабарган магистр әле остага, әле хуҗага күз төшереп алды. Ул арада хуҗа Юстин болдырдан төште, янчыкны Гаурәнцәйгә түгел, аның улы Аэцәйгә бирде. Әмма Гаурәнцәй үз тугызын тукыды.

– Юстин, тиешле солидларың түләсәң дә, колларың остаң уктан алыр. Бу минем шартым!

Акчаны бирүгә, кызны сакчылар җибәрделәр һәм ул янәдән атасы кырына менеп басты. Кылган гамәленнән соң Юстин хуҗа да батыраеп китте, башын чөя төшеп:

– Бир боерыгын, магистр! – диде.

– Кһм, – дип тамак кырды Гаурәнцәй. – Кһм, Юстин. Ясагың түләдең. Мә, түләгәнгә кәгазең ал. Үзең төшеп ал.

Хуҗа Юстин салмак кына болдырдан төште, шулчак аны Гаурәнцәй кушуы буенча ике легионер эләктереп алды.

– Бу нишләвең, Гаурәнцәй? – диде хуҗа Юстин.

– Без хәзер синен белән тамаша кылабыз, Юстин. Курыкма, бары тик тамаша кылабыз, һәй, бирегез остага хәнҗәр!

Оста Тугран легионер китергән хәнҗәрне алмады, итек кунычыннан үз хәнҗәрен тартып чыгарды.

– Мин бу хәнҗәрне синең улыңа бүләк итәм, магистр. Мә, ал, углан. Бу хәнҗәрдә хуҗаларның Тәңре кодрәте бар.

Гаурәнцәй үтә кызыксынып, йөзе ялт-йолт иткән улы кулындагы хәнҗәргә карап торды һәм ирен чите белән елмаеп:

– Бирегез ук-җәя остага. Оста колларны уктан алсын! —дип боерды.

Тимерче Тугран кулына ук-җәя китереп тоттырдылар. Тугран акрын гына хәрәкәтләр белән укны җәя керешенә элде һәм күз ачып йомганчы, баш очыннан очып барган карганы атып төшерде. Карга лап итеп, нәкъ магистр аяк астына килеп төште. Иллә магистр бермәлгә каушый калса да, сер бирмәде, карга тәнен үтәли тишеп чыккан укны алды да, янә тимерчегә бирде.

– Мәргән икәнеңне күрдем, әмма шарт көчендә кала, оста. Йә син колларны, йә мин сине дивар буена куям.

– Яхшы, магистр, – диде тимерчеләр остасы һәм янә укны керешкә элде. Элде дә бер тезенә төште, укны колларга төбәде. Бу хәлне күреп, хуҗа Юстин остага таба ымсынды, әмма аны легионерлар нык тоталар иде. Шул мәлдә оста укны магистр малаена таба борды.

– Ярамый, алма аны укка, остам, алма! – дип кычкырды хуҗа.

Ләкин ук малайга төбәлгән, җәя кереше тартылган иде инде. Керешне җибәрәсе дә... Магистр гына түгел, бу хәлне күреп, легионерлар да шым булдылар – берәү дә кымшанмады, сүз катырга да кыймады. Беләләр иде, кем дә булса билендәге коралына үрелә икән, аның күкрәген шундук останың угы тишеп чыгачак. Шулчак магистр Гаурәнцәй ике кулын күтәрде.

– Булды, булды, оста. Әмерем кире алам. Җибәрегез хуҗаны, – дип боерды легионерларына магистр. – Җибәрегез! Сау бул. Юстин...

XVIII

Соңгы гасырда тоташ коллар базарына әйләнгән Ольвия каласы Атилла яубаш өчен Ауропага капка иде. Атасы Мәңгүк хан аңа: «Римга юл ачкычы – Ольвия каласы». – дигән иде. Һәм атасы хак булган булса кирәк. Кала үтә хәтәр ныгытылган. Моның өстенә, бу калада иң камил кораллар ясала, калканнар чүкелә, ук-сөңгеләр суктырыла иде. Тәгаен үк булмаса Да, нигездә коллар сату исәбенә яшәгән бу каланы Рим империясе үз кулында тота. Каланы Рим орыш тактикасын яхшы белгән, өйрәтелгән, үзара корыч тәртип саклаган ике гарнизон легионер саклый. Императорлар бу каланы ни сораса вә Үтенсә до, коллар белән сату итүче Германрих король кулына бирмәделәр. Чөнки Ольвия каласы стратегик яктан уңайлы Урында тора иде. Ике яклап каланы камый башлаган угланнар моны яхшы белсәләр дә, орышның ни белән бетәсен белмиләр иде. Сәүдәгәр йөзендә кала диварларын күреп кайткач, Атилла кадәр Атилла яубаш буларак курка калды. Курку табигый иде – кала гадәттән тыш нык ныгытылган. Бөек диварларга ничек менәргә, ничекләр калын имән такталардан ясалган, тимер тасмалар белән ныгытылган капкалар аша кала эченә үтәргә?.. Уйланырлык иде яубашка.



Яубаш буларак атасы Мәңкүк карары белән үзенә килеп кушылган Биләү абасы яугирларын сул кулына куйды, ә үзе уң кулга басты. Каланы алырга хәзерлек көн-төн барды. Баламир углан һәрдаим яубаш кырында булды. Атилла яубаш һәр көн диярлек бәйгеләр уздырды, диварларга менәргә баскычлар ясатты.

Төп һөҗүм көне җитәргә ике көн калгач, Атилла яубаш табын җыйды. Биегрәк түмәрдә Атилла үзе утырды. Аның кырында кич якта гына кача-поса каладан чыккан һәм гуннар туктаган ыстанга иртәнге якта гына килеп җиткән Исла кешесе утыра. Хәбәре яхшыдан түгел. Каланы ике гарнизон легионер саклый икән. Бу зур көч иде. Җитмәсә алар кала эчендә. Моның өстенә капка сакчылары һәм магистр Гаурәнцәйнең башкисәрләре. Соңгылары аеруча куркыныч, дип әйткән Исла, чөнки бик тә яман орышалар икән. Атилла яубаш ягында бер өстенлек бар иде – римлылар атта сугышмыйлар, легионерлар җәяүлеләрдән генә тора. Далада гуннар өстен булсалар, калада җәяүлеләр өстен иде. Ахыр килеп, Атилланың империя сугышчылары белән беренче тапкыр күзгә-күз очрашуы иде. Шул сәбәпле Атилла меңбашлары белән кат-кат киңәште, һәрберсенең фикерен тыңлады, хәтта багучы йөзбаштан да киңәш сорады. Багучы йөзбаш аңа әйтте: каладагы легионерлар әле булса борынгы каһарман Искәндәрнең ташбака ысулын кулланалар икән. Калага үтә алган хәлдә туннарны әнә шул ташбакалар каршы алачак, алар янына якын килмәле түгел – озын сөңгеләре белән дошманны чүплиләр генә, имеш. Атилла яубаш табындагы һәммәсенә дә күз йөртеп чыкты. Гуннар зур сынау алдында тора. Йә алар калага үтеп кереп, дошманны җиңәләр, йә гасырлар буена бабалары хыялланган һәм Атилла яубашка кадәр килеп җиткән теләкне үти алмый һәлак булалар, йә булмаса әсир ителәләр. Римлыларга әсир төшкән хәлдә, колбиләүчеләр гуннар белән нәрсә эшләргә беләләр иде – Римга кадәр олы юл баганаларына кадаклаячаклар һәм тимер кадаклар белән. Бу римлыларның сыналган җәзалары.

Бер тапкыр әңгәмә барышында атасы аңа римлылар белән озын арбаларда орышулары турында сөйләгән иде. Әгәр дә мәгәр әнә шул озын арбаларга озын сөңгеләр бәйләп, атларны арткы күчәрдән тарттырып, ташбакага һөҗүм итсәк?.. Ләкин бит арбаларны калага кертәсе бар, ә ташбакалар каладан чыкмаячаклар, римлыларның көче яхшы ныгытылган калада.

– Яубаш Атилла, калага керү мәсьәләсендә минем сиңа бер киңәшем бар, – диде Баламир углан. Табындагылар барысы да угланга төбәлделәр.

– Ничек, ничек, Баламир меңбаш? – диде Атилла яубаш.

– Каланың капкаларын ачтыру өчен коллар белән әсир төшкән гот сәүдәгәрләрен җибәрергә кирәк.

– Сугышчыларыбызны коллар киеменә киендерергә? Шулаймы, Баламир углан?

– Шулай, яубаш Атилла. Алар артыннан калага һөҗүм итәргә.

– Юк инде, сәүдәгәрләр башта базарга кадәр үтәргә тиешләр, Баламир углан. Берише капкаларны ачарга, сакчыларны алырга тиеш булачаклар.

Яубаш Атилла түмәреннән торды, Баламир углан янына килеп, кулын кысты, һәм яңадан урынына барып утырды.

– Килештекме, Биләү абам, Баламир меңбаш киңәше белән?

– Акыллы киңәш, яубаш. Бу эшкә хәзер үк керешергә кирәк, хәзер үк.

Атилла яубаш Исла җибәргән кешегә карады.

– Сәүдәгәр йөзендә сез дә барырсыз.

– Яхшы, яубаш Атилла. Сакчылар мине беләләр, Исла мине һәрчак үзе белән йөртте.

Атилла яубаш уң кулын сабы энҗе-мәрҗәннәр белән бизәлгән кылычка куйды, авыз эченнән генә дога укыды. Шуннан ук кылыч абасы Биләү кулында бар иде, әмма Атилла белә иде инде, ул кылычны да тимерчеләр остасы Тугран ясаган. Ә алтын куллы Туграк да Ольвия каласында, ниндидер хуҗада тимерчеләр остасы булып эшли. Атилланың бу хәрәкәтен күреп, табындагы меңбашлар барысы да шул хәрәкәтне кабатладылар, һәммәсе дә авыз эченнән генә Тәңредән фатиха алдылар һәм кулларын кылычларына куеп.

– Сәүдәгәрләр калага таба иртәгә үк кузгалырлар, без алардан кала төшеп кузгалырбыз, – диде Атилла яубаш тора башлап. – Мин сезнең, меңбашларым, барыгызга да иминлек телим.

Бу – яубашның һөҗүмгә хәзерләнер алдыннан әйткән соңгы сүзе иде.

Иртәгә кузгалабыз дисәләр дә, коллар сайлау, аларга кием табу, арбалар хәзерләү атнага якын вакытны алды.

Ниһаять, көннәрдән-бер көнне гуннар иртән кояш чыгуга, тезләренә төшеп, Тәңреләреннән фатиха алдылар һәм Ольвия каласына таба кузгалдылар. Яубаш Атилла ыстан туктап торганда бер генә сәүдәгәрне дә калага таба уздыртмады. Ә легионерлар гадәттә каладан чыкмыйлар иде. Алар күчмә гуңнарны беләләр, аларга артык игътибар итмәскә тырышалар иде, гәрчә алардан мал-туар сатып алгаласалар да. Ахыр килеп, моңа кадәр күчмә туннарның Ольвия каласына беркайчан да һөҗүм иткәннәре булмады. Нигездә римлылар җирләренә туннарны җибәрмәү Германрих король өстендә иде. Ә Германрих король бу өлкәдә үз вазифасын җиренә җиткереп үтәп килде – колларны китереп сатты һәм үз иленә кайтып китте. Аннары Германрих король күп кенә күчмә туннар белән солыхта иде, ә солыхта булганнарын хәтта үз җирләрендә җәйләргә рөхсәт иткәли иде. Шуның өчен булса кирәк, кала сакчылары каладан ерак җәйләгән туннарга әллә ни игътибар итмәделәр. Хәйлә килеп чыгар төсле иде.

Сәүдәгәрләр артыннан төп гаскәре белән Атилла яубаш үзе дә калага таба кузгалды. Калага сәүдәгәрләр үтеп керә алган хәлдә алар ерак йөрмәскә тиешләр иде. Атилла яубаш көтүчеләр сайлады, зур булмаган көтү оештырды һәм калага таба алдан җибәрде. Үзе исә көтүгә ышыкланып, алар артыннан кузгалды. Биләү абасына Рим капкасына таба хәрәкәт итәргә боерды. Бу хәлгә Биләү абасы зарлана төшебрәк килеште, имеш, аның да готлар капкасыннан керәсе килә. Бер уйлаганда, аерма юк иде кебек.

Кич якта Атилла яубаш Хилхәл атакай киңәше белән Рухил абасына чапкынын җибәрде. Ләкин Рухил абасы да аңа үз чапкынын җибәргән булып чыкты. Чапкын Атилланы хәрәкәт иткәндә эзләп тапты.

– Әйт сөенчең, чапкын, – диде аңа атлары тигезләшүгә Атилла.

– Абаң Рухил хәбәр итә, яубаш Атилла: аскы готлар короле Ардарих безнең аркадаш булды һәм аны гаскәре белән Рухил абаң синең карамакка җибәрде.

– Король Ардарихның гаскәре зурмы?

– Король үз көчендә әле, яубаш.

– Ул хәзер кая?

– Ул сиңа бер көнлек юлда, яубаш Атилла.

Моңа ышануы кыен иде.

– Король Ардарих мина буйсынырмы?

– Ул сиңа буйсынырга дип килә, яубаш Атилла.

– Хилхәл атакай, Хилхәл атакай! – дип кала төшеп барган атакайны дәшеп алды Атилла.

– Аскы готлар короле Ардарих безгә килеп кушылмакчы, Хилхәл атакай. Ни кылыйм?

– Килә-килүгә үк антын ал, Атилла.

– Ишеттеңме, чапкын? Ардарих король минем кырыма килә-килүгә ант итәр. Бары тик шул шарт белән генә мин аны кул астыма алырмын.

– Мин ана, яубаш Атилла, сезнең һәр сүзегезне түкми-чәчми җиткерермен.

– Имин юл сиңа, чапкын.

Чапкын атын җилле генә юырттырып китеп барды, Атилла аны карашы белән озата калды, һөҗүм башларга сакаулы көннәр калгач кына Ардарих король килә?.. Рухил абасы җибәргән. Ярдәмгәме?.. Уйланырлык иде монда. Ләкин начарга юрарга теләмәде. Вакыты ул түгел иде. Дөресен генә әйткәндә, Атилла Ардарих корольгә ышана төшә иде. Ә менә Биләү абасына ышанып җитми. Ниндидер кимсенү тоя кебек абасы. Аталары аны яубаш итмәгән өченме?.. Бик ихтимал ич. Моны Биләү абасы ничек кабул итәр?.. Киңәшмәде дә, ә инде хәл дә итеп куйды. Ардарих король иртәгә аның кырында булыр. Калага һөҗүм иткәндә Ардарих король Атилла яубашның яугирләренә арттан сөңге ташламасмы?.. Гомер буйларына римлыларга ялланып хезмәт иткән готларга ышанып буламы?..

Атилла яубаш атын камчылый төшеп, алгарак үтте һәм бер ялгызы гына атын атлатып китте.

«Ардарих король, Ардарих король, – диде ул авыз эченнән генә. – Нинди максат белән юнәлдең син минем кырыма? Ихластанмы минем канат астыма керәсең, әллә булмаса кемгә булса да янә ялландыңмы? Әллә булмаса чынлап та Атилланың аркадашы булырга телисеңме?»

Атилланы җансакчысы куып җитте һәм Атиллага:

– Ардарих король безнең тарафта, яубаш Атилла.

– Минем кырга килсен, – диде Атилла атын тыя төшеп.

Ул арада биленә грекларның ятаганын таккан, калканын артка тагып куйган Ардарих король Атилла яубаш янына җитте һәм атыннан төшеп, бер тезенә чүкте һәм гуннар телендә вата-җимерә яубашка сәлам юллады, иминлек теләде.

Ат өстеннән генә Атилла аның сәламен алды, атына атланып, янәшә кузгалырга кушты.

– Хөрмәткә ия король, башта мин минем кул астына керергә теләвеңнең сәбәбен белергә теләр идем. Ни сәбәпле римлылардан йөз чөердең дә, ни өчен нәкъ менә минем төмәнгә килеп кушылырга булдың?

– Мин-минлекләре тәмам башларыннан ашкан, үтә тәкәббер һәм үзләрен бар халыклардан да өстен күреп, югарыдан караган римлылардан тәмам гарык булдым мин, яубаш Атилла. Мин император кызының кулын сораган идем, ә ул миңа: «Мин теләсә кемгә ялланырга торган готка бирергә кыз үстермәдем», – диде. Мине мыскыл итте, рәнҗетте.

Шулай диде дә король барыр җайда хәнҗәре белән уч төбенә кадады һәм канлы кулын Атиллага сузды. Бу аның анты иде. Атилланың бу хакта ишеткәне бар иде. Атилла аңа уң кулын сузды.

– Король Ардарих, без иртәгә калага һөҗүм итәбез, – диде Атилла. – Капкалар ачылуга, җәяүле яугирләрең белән беренчеләрдән булып син бәреп керерсең. Шул булыр минем сиңа тәүге әмерем, король Ардарих.

– Мин синең әмерең кабул иттем, яубаш Атилла. Без, готлар, орышларда сынатмый торган идек.

– Калганын каланы алганнан соң, король Ардарих, каланы алганнан соң.

Атилла атына камчы белән сукты һәм алга чыгып, җилле генә юырттырып китте. Алар кала янына кояш баегач, хәтта караңгы төшә башлагач кына килеп туктарга тиешләр һәм шау-шусыз. Сәүдәгәрләр инде калага кергән булсалар кирәк, Атилла керәсе капка янында күренмиләр. Атилла кире борылды, яугирләренә кала янындагы урман артында туктарга боерды, һәм әйтте:

– Ут алмаска, шауламаска, атларны елга буенда калдырырга!

Атилла янына Айгөл апасы килде, атыннан төште.

– Готлар королен кабул иттең түгелме, энем?

– Иттем, апам, мин аңа ышанам.

– Ышануың әйбәт. Тик араларына ышанычлы шымчыларың җибәр. Сакланганны саклармын дигән Тәңре.

– Яхшы, апам. Шулай итәрмен. Хәзер миңа меңбашларым белән сөйләшергә кирәк.

– Күркәм арбасы янына да туктап кит. Ул сине көтә, малае бар, малаең диюем.

– Мин Күркәмне каланы алгач малай белән котлармын, апам. Сөйләштекме?!

– Малаең синең дәвамың, Атилла.
XIX

Магистр Гаурәнцәй күпне күргән тәҗрибәле ясак җыючы иде. Ул заманында бик күп орышларда катнашты, готларны да кыйнады, аланнарны да, венедларны да рәнҗетте, хәтта сарматларга да кул сузгалады. Ләкин бүген каланы боҗрага алган гуннар хакында ишетеп белсә дә, алар белән император магистрына орышырга туры килмәгән иде. Ни батырлар дип әйтсәләр дә, ул аларны барыбер варварлар рәтенә кертте, шуның өчен каланы гуннар боҗрага алганнар дигән хәбәргә бик үк исе китмәде. Чөнки каланы империянең ике көчле легионерлар гарнизоны саклый иде. Заманында зур вә исемле полководецлар санында йөргәнгә, ул гарнизон полководецлары белән дә киңәшеп тормыйча үзе биләгән бинада калды. Ни өчендер легионерларның полководецлары да Гаурәнцәй белән киңәшеп торуны артык санадылар бугай, килүчеләр булмады. Димәк, полководецлар үз көчләренә ышаналар, тәҗрибәле Гаурәнцәй киңәшенә мохтаҗ түгелләр. Магистр Гаурәнцәй бернәрсәне ачык белә иде: кала кирмәненең капкаларын ачмаган хәлдә варварлар эчкәре үтеп керә алмаячаклар. Ә оста укчыларга дивардан торып варварларны чүпләве кыен булмаячак.

Ләкин легионерлар, нәкъ Гаурәнцәй кебек уйлап, орышка хәзерләнгән арада кемдер гот сәүдәгәрләре коллар сатарга алып кергән Төньяк капканы ачкан һәм гуннар өер-өер калага тула башлаганнар, дигән хәбәр ирешүгә, магистр Гаурәнцәй бу хәлгә ышанмыйча, үз кешеләре белән шул тарафка ашыкты. Ул туннарның калага үтеп керә алуларына ышанмады, әмма ачык капка янына җитәрәк аннан агылып кергән атлы туннарны һәм җәяүле готларны күреп, ни кылырга белми туктап калды.

Магистр чарасыз калып, артына әйләнеп карады. Аның кул астында утны-суны кичкән йөздән артык кеше булса да, атлы туннарга һәм озын сөңгеле готларга каршы тору мөмкин түгел иде һәм ул кулын күтәрде. Имеш, туктагыз, киңәшик. Ул арада елгыр сугышчысы алгарак чыкты һәм магистрга:

– Магистр, ышан, без варварларны куып чыгарып, капканы ябарбыз, ул арада легионерлар килеп җитәр.

Күпне күргән батыр сугышчы хаклы иде һәм Гаурәнцәй аңа җавап бирми кылычын кынасыннан суырып чыгарды һәм кешеләрен алга таба әйдәде. Ләкин капка янына үтү мөмкин түгел иде инде – гуннар озын арбалары белән капкадан кереп баралар иде инде. Ул арада гуннар һәм җәяүле готлар Гаурәнпәйнең кешеләрен күреп алдылар һәм аларга каршы киттеләр. Аттагы гуннар магистр кешеләрен бик тиз тулганага алдылар һәм укка ала башладылар. Күз ачып йомганчы, магистрның күпне күргән батыр сугышчылары аркаларына, күкрәкләренә кадалган уклардан әле анда, әле монда тәгәрәп китә башладылар. Гаурәнцәй улын артына яшерә төшеп, диварга таба чигенде, үзенә аткан уклардан калканы белән саклана-саклана диварга барып төртелде. Ана гуннар шундук аркан ташладылар. Гаурәнцәй хәтта чажлап килгән аркан тавышын ишетте, икенче мәлдә инде аркаң аның гәүдәсен кысып алды һәм аны аяктан егып, сөйрәп алып киттеләр.

Атасын аркан белән сөйрәтеп алып китүләрен күреп, Аэцәй атлы улы кулындагы кылычын ташлап, кулларын күгәрде. Ул арада аның янына төп кебек юан гәүдәле ат менгән берәү килеп туктады һәм тәкатьсез калган магистр улы аны шундук таныды – Юстин тимерчесе идее ул.

– Һо-һо, магистр улы Аэцәй безнең кулда, – диде тимерчеләр башы артына килеп туктаган чем-кара атка атланган кешегә.

– Атасын да, улын да сак астына ыстанга! – дип боерды кара айгырга атланган кеше һәм ары таба китеп барды. Бу мәлдә зур кала мәйданында ташбакалар ясап, легионерлар гуннарны көтәләр иде инде. Империянең тынычлыгын саклаучы легионерлар, гасырлар буена варварларны империя җирләренә кертмичә торган батырлар.

Калын калканнар астына качкан легионерлар кирәкмәгән озын сөңгеләр белән коралланганнар. Кемдә булса ташбакага якыная икән, бер калкан чак кына читкә тайпыла һәм елан угы кебек очлы сөңге корбаны булганын сизми дә кала. Бөек Искәндәр сугыш алымын Рим легионерлары әле булса кулланалар иде һәм, әлбәттә, тагын да камилләштерә төшеп.

Кара айгырга атланган Атилла яугирләренә ике канатка аерылырга боерды, һәм алда арбаның артыңа атлар җигелгән һәм алгы күчәргә беркеткән озын сөңгеләр пәйда булды. Мәйданда ташбакалар берничә иде, ләкин сынау йөзеннән башта беренчесен юк итү кирәк иде. Яугирләре икегә аерылуга, Атилла озын арбаны ташбакага юнәлтергә дип ишарә ясады. Ат менгән туннардан һәм җәяүле готлардан саклану өчен ташбака чынлап та әйбәт чара икән. Ташбакага һичкем якын килә алмый, килә икән, шундук аны гүя елан чага. Ләкин озын арбага бәйләнгән сөңгеләр арттан җиккән атлар көче белән ташбаканы икегә аерды, ташбака астындагы легионерлар сибелергә мәҗбүр булдылар. Ә гун укчыларына шул гына кирәк, алар шундук легионерларны утка ала башладылар. Ташбака күзгә күренеп эреде, юкка чыкты. Моны күрде дә, яубаш Атилла өзәңгесенә басып:

– Урра! – кычкырды.

Урра тавышы белән калган озын арбалар да мәйдандагы ташбакаларга һөҗүм иттеләр. Менә кайчан империянең җиңелмәс легионерлары күзгә күреп эри башладылар, сибелделәр, таралдылар, кайсы-кая кача башладылар. Укчылар аларны укка алдылар, җәяүле готлар исә, аларны куып җитеп, аркаларына сөңгеләрен батырдылар. Ташбака астындагы легионерлар калканнары сибелүгә, һични кыла алмый күпләре әсир төштеләр, кулларын күтәрделәр. Мәйдандагы ташбакалар сүтелүгә, Атилла батыр егетләре белән көньяк капкадан кергән Биләү абасына ярдәмгә ташланды. Ләкин монда да сугыш гуннар исәбенә тәмамланып килә икән инде. Биләү абасы күп кенә легионерларны әсир иткән, күпләрен кырган, әлбәттә инде абасы ягыннан да югалтуларсыз булмаган.

Атилла энесен кара айгырда күрүгә, Биләү абасы алмачуар атын куалый-куалый аңа каршы китте һәм:

– Урра, Урра! – дип кычкыра-кычкыра. – Җиңү, Җиңү. Атилла, Җиңү! Урра!

Ләкин әле тегендә, әле монда орыш, кан кою бара иде. Әмма кояш баюга таба тәгәрәгәндә Ольвия каласында каланы саклаучы бер генә легионер да калмаган иде инде, күбесе ятып калсалар, беришми әсир ителгән иде. Яубаш Атилла яугирләренә каланы өч көнгә таларга калдырып, туктаган ыстанына юнәлде. Аның күңеле җиңү тантанасы белән тулы иде. Шушы куанычтан әле аның Тәңресе ишетерлек итеп кычкырып җибәрәсе, әле тизрәк капкадан чыгып, Күркәме туктаган ыстанга очасы килде. Ләкин ул тегесен дә, монысын да эшләмәде – кире калага борылды. Күрде ич ул, абасына ярдәмгә килгәч, ул аның йөзендә, йөзендә генә түгел, күзләрендә дә ниндидер үзе дә аңлап бетермәгән ачу катыш ярсу күргән иде. Ләкин ул моңа игътибар итеп тормаган иде, хәзер исә кире калага таба борылгач, янә икеләнә калды. Кала аның кулында, яугирләре кала Халкын талый. Бу, әлбәттә, бер дә килешә торган нәрсә түгел, тик нишләмәк кирәк, җиңелгән халыкны талау борын-борыннан килә-калган гадәти хәлгә әверелеп киткән. Ул гына бу яман гадәтне туктата алмас. Моны башлап җибәрүчеләр борын заманнарда кытайлылар булсалар, аларның бу яман гадәтен римлылар дәвам итәләр, ахыр килеп, бу яман гадәт варварларга да күчә. Юк, ул аларны туктата алмас, аңламаслар аны яугирләре...

Атилла атын янә капкага таба борды, җансакчыларына исә калырга кушты. Капканы чыгуга, ул кара айгырын үз иркенә җибәрде, ат сөлек кебек сузылып чаба башлагач, кулларын җәеп Тәңресенә:

– Имин бул, имин бул, Тәңрем, имин бул! – дип кычкырды.

Күркәм хатынның чатыры күренде, ул атын тыя төште, кара айгыр юртуга күчкәч, янә Биләү абасын күз алдына китерде. Ә бит борынгы төрки бабаларының гадәте буенча яугир әсир иткән, йә булмаса теге йә бу илне яулаган байлыкка тарган сугышчы җыйган байлыгының өчтән бер өлешен тылдагы халыкка, ярты өлешен угланнарга, ә дүрттән бер өлешен үзенә алып калырга хаклы була. Бу гадәт, язылмаган канун ерак Угыз бабалардан ук килә. Син, Атилла, яубаш буларак Ольвия каласын кан коймый диярлек кулыңа төшердең һәм син бу гадәтне бозарга җыенасыңмы?..

Хатыны Күркәм тапкан өченче улын кулына алып, аңа Тәңредән иминлек-саулык, игелек теләп, күккә карап кергәч, Атилла баланы анасына бирде һәм хатынның битеннән сөеп алды.

Хатын янында имчәк имгән балага бераз карап утыргач, Атилла үз чатырына кайтты һәм түр яктагы аю тиресе җәйгән урынга сузылып ятты. Һәм башына килгән беренче уе: «Иртәгә үк атама чапкыным җибәрәм, җиткерсен сөенчене, көллерсетү оясы Ольвия каласы безнең кулда».

Икенче көнне Биләү абасы чатырыңа килгәч аңа болай диде:

– Абам, мин атабызга чапкыным җибәрдем инде. Әйттем, атна-ун көннән Германрих король җирләренә таба кузгалачакбыз. Хак, әйткәнменме, абам?

– Мин дә атама сөенче белән чапкыным җибәргән идем, – диде Биләү абасы тезләрендә яткан Тәңре кылычын сыйпый-сыйпый.

– Яхшы, ике сөенчене бергә алыр, – дип сүзне икенчегә борды Атилла: – Германрих король Немоград каласында утыра икән, без шунда таба кузгалырбыз, абам. Мин әйттем.

Атилла атасы кебек «Мин әйттем» диюгә, Биләү абасы ирен чите белән генә елмаеп куйды, әмма бер сүз дә әйтмәде. Биләү углан да белә иде, Рим императорына даладан, урман халыкларыннан коллар җыеп, сатып ятучы Германрих корольдән үч алырга тиешләр алар. Аталары шундый әмер бирде аларга, аталары васыяте.

Ике көннән кала талану вакыты үткәч, Атилла чатырына табын җыйды һәм меңбашларына шул ук сүзләрне кабатлады – алар Германрих король җирләренә таба кузгалырга тиешләр. Яубаш Атилла хаклы иде, берәү дә сүз катмады, барысы да яубашның әмерен карусыз үтәргә ант иткәндәй, күктәге Тәңрегә кул күтәреп дога кылдылар.

Яубаш Атиллага шул гына кирәк иде дә.


XX

Кала таланып, мәетләр җыелып күмелгәч, Атилла яубаш янә табын җыйды. Бүген исә ул таланган һәм һәр яугир кулына кергән малны вә әсирләрне борынгы бабам бүләргә тиеш иде. Гадел рәвештә. Табында Атилла юк-юк та абасы Биләүгә күз төшереп алды, абасы исә бу хәлгә уңайсызлана башлады. Ахыр тамак кырды. Нидер әйтергә җыенды, әмма аңа әйтергә бирмәделәр. Япма ачылды һәм яубашның җансакчысы:

– Яубаш Атилла, әсир ителгән легионерларны китерделәр, – диде.

Барысы да дәррәү кубып, чатырдан чыктылар. Атилла яубаш чатыр кырына тезелеп баскан әсирләрне күздән кичерде. Ул белә иде, Хилхәл атакайның сөйләгәне бар иде, Рим легионерлары варварларга карата шәфкатьсез булалар һәм, күрәсең, үзләре дә варварлардан шәфкать көтмиләр иде. Чөнки римлылар әсир ителгән готларны һәм тюрковны астылар, кистеләр, хәтта кылычтан уздырдылар, ул гынамы, арыслан кебек җанварларга ботарларга ташлаудан да баш тартмадылар. Бигрәк тә баш күтәргән хуҗаларыннан качкан колларга рәхимсез булдылар легионерлар, калганнарга гыйбрәт булсын өчен әллә ниткән яман җәзалар уйлап таптылар, һәм легионерлар үзләре дә бүген варварлардан рәхим-шәфкать көтмиләр иде. Магистр Гаурәнцәй белән угылын алга чыгарып ук бастырганнар. Шул мәлдә Атилла яныңа тимерче Тугран килеп басты.

– Әсирләр белән нишлибез, яубаш Атилла?

Атилла бертын дәшми торды, аның кулында йөзләрчә әсир ителгән легионер, һәммәсе дә орышта катнашкан. Үзләре кебек башкаларга гыйбрәт булсын өчен ат койрыгына тактырасы да иде үзләрен, кичтән үк Хилхәл атакай Атилланы кисәтеп куйды – явыз булма, явызлык белән җиңелгән халыкның шәфкать мәхәббәтен яулап булмый. Хилхәл атакай хаклы иде. Бу әле яу башы гына. Әнә шул яу башында ук явызлык кылса, ул кылган явызлык бик тиз императорга гына түгел, бөтен империя халкына ирешәчәк, һәм аларны ары таба коллыктан азат итүчеләр сурәтендә түгел, иң яман җимерүчеләр итеп кабул итәчәкләр. Күпме генә әсир төшкән легионерларга тешен кысып карап тормасын, күпме генә кичә дошманнары булган әсирләрне кызганмасын, аңа Хилхәл атакай тәкъдимен кабул итәргә туры киләчәк. Кичә ул Хилхәл агакайны аңларга теләп: «Нишлим соң мин алар белән?» – дип сорады. «Син аларны иреккә җибәр», – диде Хилхәл атакай. Хәтта тәкъдимен дәлилләп тә тормады. Хак. Хилхәл атакайның бу киңәше яубаш Атиллага ошамады, хәтта эченнән генә: «Булмас ул, атакай», – дип куйган иде. Ләкин бүген, әсирләрне каршына кигереп тезгәч, хаталануын аңлады. Җитмәсә, кичә балага исем куштырганда Хилхәл атакай кисәткәндәй: «Адәм баласы дөньяга явызлык кылу өчен килми, олан», – дип әйтеп ташламасынмы. Әнә шул сүзләр Атилла яубашның тәмам йөрәгенә уелып төшкәндәй булды. Хәзер инде ул әсирләрне иреккә җибәрү ягында иде. Тик соңгы мәлдә янә уйга калды: ышанырлармы варварлардан рәхимсез үлем көткән легионерлар. Чөнки римлылар үзләре коллар белән рәхимсез кыланалар иде.

– Яубаш Атилла, – диде тимерчеләр башы. – Легионерларның күбесе империя мәнфәгатьләрен яклап, орыш кырында ятып калдылар, алар инде җир куенындалар, ә менә боларның язмышын син, яубаш, хәл итәсең. Ә менә болары аталы-уллы Ольвия халкыннан ясак җыючылар – магистр Гаурәнцәй һәм аның улы Аэцәй. Магистр Гаурәнцәйнең сиңа сүзе бар, яубаш Атилла.

– Әйтсен, – диде Атилла.

Магистр Гаурәнцәй ярты адым гына алгарак чыгып басты, бик озак тимерче Тугранга нидер аңлатты. Ниһаять, алар бер-берсен аңладылар бугай, тимерчеләр башы Атиллага таба борылып:

– Магистр Гаурәнцәй үзе хакында император Феодосийга мөрәҗәгать итәргә куша. Юк, үтенәм, ди әнә. Әйе, үтенә. Император сараенда аның баҗасы Вигиләй эшли икән. Имеш, иң әүвәл ул аны сатып алачак.

– Син аңа әйт, тимерчеләр башы Тугран, гуннар коллар сатмыйлар, аларның максатлары – колларны азат итү.

Гуннар телен аңламаса да, сүз сөрешендә Гаурәнцәй бераз чамалады – сүз аның турында бара. Шул мәлдә Гаурәнцәй улы Аэцәйнең кулыннан алды, угланны алгарак чыгарды, нидер әйтергә теләде, әмма әйтмәде, тыелып калды.

– Кем вазифасын үти бу әсир сарайда?

– Сенатор ярдәмчесе, хөрмәткә ия кеше, – диде ашыга төшебрәк Гаурәнцәй. – Анык җиткән кызы да бар, ул да калада.

– Кая ул кыз? – дип сорады Атилла.

– Кыз алачык тотучы Юстин хуҗада, мин аны шунда качырган идем, тимерче белә, – диде Гаурәнцәй.

– Минем алачык тотучы хуҗамда чынлап та бер кыз бар, яубаш Атилла, – диде тимерчеләр башы Тугран. – Алачыкта мин хезмәт иткән идем, мин аның бернәрсәсенә дә тидермәдем. Хуҗаның кызы бар, мин аңарга өйләнергә җыенам, яубаш Атилла.

– Бу чынлап та шулаймы, Тугран?

– Бу чынлап та хак, яубаш Атилла. Без анда синең яугирләрең өчен менә дигән корал җитештереп торырбыз. Кала безнеке, димәк, хуҗалар да безгә ясак түләргә тиеш булачаклар.

Атилла чак кына арттарак басып торган Хилхәл атакайга карады. Янәсе, атакай бу эшкә ипчек карый.

– Тимерчеләр башы акыллы фикер әйтте, яубаш Атилла. Гаскәр атсыз булмаган кебек, гаскәриләр коралсыз да булмый. Ольвия каласы безгә корал җитештереп торыр, ә Тугран калага баш булыр.

– Ишеттегезме, меңбашларым? Хилхәл атакай ни ди. Ольвия каласы тимерчеләре безгә корал җитештереп торачаклар. Биләү абам, син дә ишеттеңме?

– Ишеттем, яубаш Атилла, ишеттем.

– Ишетсәгез, инде хәзер минем карарым тыңлагыз. Магистр Гаурәнцәй баҗасы Вигиләй кызы белән улы Аэцәйне миндә әманәт итеп калдыра. Ә үзе, – диде Атилла бераз тыела төшеп. – Ә үзе азат. Дүрт ягың кыйбла, магистр Гаурәнцәй, дүрт ягың кыйбла. Кая телисен – шунда кит. Шулай ук һәр әсир ителгән легионерга ирек игълан иләм, ирек. Телиләр илләренә кайтып китәләр, телиләр, бездә калалар, минем дәрәҗәле яугирләрем булалар. Телиләр шушы җирдә авыл утыралар, өйләнәләр, безгә ашлык җитештерәләр. Ашлыкның уннан бер өлеше безгә, калганын базарда сата алалар. Терлек үстерүчеләргә җир-биләмә биреләчәк. Бу йөкне мин янә Тугран кардәшемә тапшырам. Мин әйттем!

Ләкин яубаш Атилланың бу сүзләрен бар әсирләр дә аңламадылар, Тугран аларга кат-кат тәрҗемә итте, кат-кат аңлатты. Ниһаять, әсирләргә Туграңның сүзләре барып җитте бугай, әсирләр бер-берсе белән кочаклаша, хәтта елаша башладылар. Иллә магистр Гаурәнцәй булган хәлгә һаман ышанмый тора иде әле. Ышанырлык хәл идеме, варварларда гына түгел, империядә булган хәл түгел бу.

– Чишегез әсирләрнең богауларын! – дип боерды Атилла. – Ирек аларга, ирек!

Барысы да кайсы-кая таралышкач, Атилла янына Айгөл апасы килде.

– Өченчеңә матур исем куштыргансың, Атилла энем – Ирнак. Матур исем. Килен дә канәгать калды.

– Син сарайга кызыкма, син үзең император сарае кебек сарай күтәр, Атилла энем, үзең. Император сараенда син кеше кешесе булачаксың, ә син үзбаш яшәргә тиешсең, императорларны көнләштерерлек итеп.

– Мөмкин хәлме бу, апам?!

– Мөмкин итсәң, бик мөмкин, Атилла энем, бик мөмкин. Әнә шулай көтмәгәндә яубаш Атилла күңеленә әллә ниткән кеше әйтсәң кеше ышанмастай оеткы салып китте апасы. Бу сүзләрне ул бик еш исенә төшерде һәм апасын кат-кат тыңлагандай сәер бер халәттә калгалады.

Шул вакыт аның янына тимерче Тугран килде.

– Без иртәгә алачык хуҗасы Юстин йортына барырбыз, яубаш Атилла. Тимерче тугранның яшь хатынын күрергә.

– Яңа коралларын да күрергә дип өстәде тимерче Тугран һәм калын иреннәрен киң җәеп елмайды. Чөнки тәүге көндә, хуҗаның бер нәрсәсенә дә кагылдырмагач, корал алачыклары тоткан хуҗа Юстин үз кызын ана кияүгә бирергә ышандырган иде инде. Ни гаҗәп, ата кеше кызым үзе дә риза, дигән иде.


XXI

Өрәк елгасы буйлап җәйләгәндә көтмәгәндә Атилла яубаш ыстанына сенатор ярдәмчесе Вигиләй килеп төште. Атилла аның артыннан Константинопольгә илчесе Исланы җибәргән иде, тегесе исә Атилланың үтенечен җиренә җиткереп үтәгән һәм менә сарай корты Вигиләй аның каршысында. Моңа ышануы кыен иде, ләкин ышанмаслык та түгел иде – Вигиләй аның каршында. Вигиләй артыгы белән бай киенгән, өстенә алтын җепләр белән тукылган сырма кигән, үзен шактый эретерәк тота. Килмәс иде Атилла каршына, аның унҗиде яшен тутырган кызы, бер шайтан белә ниндидер юллар белән варварлар яубашы Атиллага кияүгә чыгарга ризалык биргән. Ләкин кызның үтенечен искә алып, варвар булса да, Атилла яубаш аның атасын көтте. Гәрчә мөмкин булса да, Юстин хуҗа йортында торган кыз янына керми йөрде. Инде кызның көткән атасы да килде.

Сенатор ярдәмчесе Вигиләй Атилла чатырына баш ими генә керде. Атилла аңа каршы атлады, күрешергә кулын сузды. Сенатор ярдәмчесе варварлар яубашына теләр-теләмәс кенә кулын бирде. Вигиләй чатырга керә-керүгә үк булачак киявен күздән кичергән иде. Калкурак яңаклы, җәенкерәк борынлы, киң маңгайлы, зәңгәр-яшькелт күзле бу адәм аңа шактый кырыс күренде. Җилкәләре киң генә түгел, бик киң, Хода бер кешегә ике кешенең җилкәсен биргән кебек, муены башы белән тоташып киткән диярлек. Өстендәге киеме гади, әмма булачак кияүнең аякларында үтә кызыл итекләр, күз камашырлык, хәтта чигүле бугай. Билендәге билбавы да кул киңлек һәм асылташлар белән бизәлгән. Сул кулында шактый озын кылыч, путасының уң ягында сабы асылташлар белән бизәлгән хәнҗәр. Сырмасы тезенә җитәр-җитмәс, ләкин чабу астыннан ниндидер балаклы кием күренә. Мондый киемне күрмәгән Вигиләй яубаш Атилланың әнә шул киеменә шигәеп карап торды, иллә бу хакта сорарга кыймады.

Исән-имин килеп җиттегезме? – диде Атилла. «Бабай» дип әйтәсе иткән иде, тыелып калды.

Вигиләй яубаш Атилла күрсәткән түмәргә барып утырды, кулларын тезләренә куйды һәм бертын башын иеп торды да, Атиллага туры карап:

– Әйтегез әле, яубаш Атилла, минем кызым сездә колмы, әллә булмаса чынлап та хатыныгыз буласымы?

Яубаш Атилла бер читтәрәк утырган Туграм тимерчегә карады.

– Әйт, Тугран, кызга мин туйлап өйләнәчәкмен, туйлап, зурдан кубып. Әйт, гун яубашлары җарияләр тотмый. Кызны ошаткан гун йә аны хатыны итә, йә кемгә булса якын кешесенә кияүгә бирә.

– Атилла яубаш минем кызыма өйләнмәдемени әле? – дип сорады Вигиләй.

– Яубаш Атилла кызга вәгъдә бирде, атасы рөхсәтеннән, ягъни ризалыгыннан башка өйләнмәячәк, ягъни үзенеке итмәячәк.

– Варвар, ә итагатьле булырга тели, – диде Вигиләй һәм Тугранга бу сүзләрне аудармаска кушты.

– Нәрсә-нәрсә? – диде дип сорады яубаш Атилла Тутраннан.

– Яубашның вәгъдәле булуың хуплый. Әйт ана. Мин кызымны алып китә аламмы? – ди.

– Юк, – диде Тугран Атилла өчен. – Юк, Вигиләй. Кызга сез риза булсагыз да, булмасагыз да яубаш барыбер өйләнер, чөнки кыз ризалыгын бирде инде.

– Мин риза булмый кая барыйм. – диде Вигиләй. – Кая бара алам мин? Әйт аңа шулай дип.

– Атилла киявегез кырында кала аласыз. Вигиләй.

– Атилла кырында?! Мин?!

– Аның ун кулы була аласыз. Яубаш моңа риза булачак.

Вигиләй әле яубаш Атиллага, әле Тугранга карап алды һәм:

– Мин риза булсам, ул миңа ни вәгъдә итә ала?

– Сез теләгән барысын да. Ул сезне үзенең беренче илчесе итәчәк.

– Миңа бу хакта уйларга вакыт бирелерме?

– Күпме телисез. Вигиләй, күпме телисез, Яубаш тиздән Дунайны, сезнеңчә Истрны кичәчәк.

Моның өчен аңа башта Германрих корольне, аннары Рим императоры белән килешергә, ахыр Византия белән күзгә-күз орышырга туры киләчәк.

– Ул тиздән Германрих корольгә таба кузгалачак, кызыңа өйләнгәч тә, аны туздыргач, Истрны кичәчәк, бәлки башта Византиягә ташланыр, аннары Римга.

Вигиләй һичнигә игътибар итми, чукынып алды, япма ягына карап:

– Хода сакласын, һич булмас димә, һич булмас димә. – дия-дия урыныннан кузгалды. – Мине кызым янына илтегез, минем башта кызым күрәсем килә.

– Мин сезне кызыгыз янына үзем алып барырмын, – диде тимерче Тугран һәм яубаш Атиллага нидер әйтте дә, Вигиләйне ияртеп чатырдан чыгып китте.

– Әйт әле, чемет әле мине, хөрмәткә ия кеше, чынмы бу хәл, мин гуннар яубашы Атилла кырында булдыммы?.. Бит безнең халык аны гомумән кешегә охшамаган ниндидер әкәмәт бер зат дип сөйли. Ә ул кеше янында кеше икән.

– Яубаш Атилла әйбәт кеше, сезгә һәйбәт кеше булачак, Вигиләй. Ышан.

Вигиләй белән тимерче Тугран чатырдан чыгып китүгә, Атилла янына җансакчысы керде.

– Яубаш, легионерлар башы Идекәй бездә калырга булды.

– Керсен, – диде Атилла.

– Идекәйнең янында улы да бар.

– Керсеннәр, – диде Атилла һәм торып, ишекле-түрле йөреп килде.

Чатырга ике кеше – аталы-уллы килеп керделәр. Атилла аларга ишек яныннан урын күрсәтте, үзе түргә узды.

– Йә-йә, – диде Атилла.

– Идекәй гунча яхшы белә, – диде җансакчысы.

– Хуш, канкардәш, хуш, сөйләп җибәр.

– Мин йөз легионер белән эш иткән кеше, яубаш Атилла. Улым Орест гарнизонда бетекче иде. Уйлаштык-уйлаштык та без сездә калырга булдык. Мәңгегә.

– Мәңгегә үк, – диде Атилла көлемсерәп. – Ихластанмы бу сүзләрең?

– Хыянәткә барсам уң кулым кисәрсең, яубаш Атилла.

– Хуш. Инде тыңла. Сиңа өйләнергә туры килер, угылың миңем кырда калдырырсың. Мин аны бетекчем итәрмен. Тугры хезмәт итсә, мин аңа мулдан түләрмен, шул исәптән сиңа да. Хилхәл атакайны дәш! Һәй, җансакчы, Хилхәл агакайны дәш! – дип кычкырды Атилла.

Ал арада Хилхәл атакай килеп керде.

– Ни бар, Атилла?

– Менә бу егеткә, Орест дидеңме әле аты? Әйе. Орестка, бар булган язмаларыңны да тапшыр. Бүгеннән ул синең кул астымда. Ә атасы Идекәйне дә кырыңа ал. Мин аны илчем итәрмен.


* * *

Икенче көнне бәби туе булды. Туйда тукмак та биер, диләр. Гуннар гаҗәеп матур итеп туй итә беләләр икән, варварлар гына димәссең. Вигиләй туйда булды. Күрер-күзгә ябыгыбрак киткән кызыннан күзен дә ала алмый торды-торды да күз яшен сөртә-сөртә:

– Кызым, балакаем, син бу варварларга үзе теләп ышанасыңмы?

– Ышанам, – диде бер дә исе китмичә кызы.


XXII



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10   ...   22




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет