Бу романны соңгы биш гасырда азатлык юлында корбан булган шанлы татар халкының каһарман улларына багышлыйм



бет5/22
Дата14.06.2016
өлшемі2.03 Mb.
#135816
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   22

XIII

Ил чигенә җитәрәк Бәһрам шаһзадә яугирләре янә бер кәрванны уздырып җибәрделәр. Йөзбаш Артак бер генә азатын да күздән яздырмады, шул ук вакытта кәрванны да күзеннән ычкындырмады. Кәрван Иранга он алып кайта. Менә өч ел инде фарсыларда корылык, корылык артыннан ачлык килде. Ә фарсылар нигездә он-икмәкнеутрак көн --- туннардан алалар иде. Бәһрам шаһзадә кешеләренең азык-төлек ягыннан кайгылары олауда юлга җитәрлек ризык – казылык, эремчек, әрмән чикләвеге, кипкән өрек-җимеш. Туктаган бер җирдә яугирләре коралларын барлыйлар, авызларына чак кына тозлаган эремчек кабып суыралар. Бәһрам шаһзадә Германрих король кызын җансакчыларына тапшырды. Юлчылар, ниһаять, тау кырыннан үткән юлга җиттеләр, сарматлар җаена барганда ул шуннан узган иде. Таныш җир. Шушы җирдән соң аның иле башлана. Чынында исә ул сарматларга бер дә ашкынып бармады, гәрчә бару максатын бераз чамаласа да. Чөнки барысы да илчеләр тарафыннан Сармат хан белән сөйләшеп куелган иде инде. Шаһзадә Бәһрам Сармат ханның гүзәл кызы Сафура турында да хәбәрдар иде. Барды, күрде, гашыйк булды һәм күп тә үтми Сармат хан вафатыннан соң гүзәл кызны үзенеке итте. Сармат хан кызына өйләнүгә үк ул атасы шаһиншаһ Ядигәргә чапкынын җибәрде. Имеш, сарматлар безнеке. Әмма сорамый атасыннан хөкемдарлыкка тәрбия алган хатын аңа бер дә баш бирергә теләмәде, ул гынамы, гелән буйсынмады, Бәһрам ир-канатын тәмам санга сукмады, гүя кемнедер көтте, тагын нидер теләде. Соңрак барысы да ачыкланды – ул әнә кемне көткән икән – унуклар ханы Мәңгүкне. Ә бит Бәһрам шаһзадә дә аны ярата иде...

Юлчыларның ике дөясендә уннарча кызлар, фарсылар сарматлардан беркайчан да буш кул белән кайтмадылар, кәрваннарда һәрчак сары чәчле сармат кызлары белән бергә угор кызлары да булырлар иде, хәтта гот кызлары да. Бәһрам кулында гот кызларының иң гүзәле. Сәүдәгәрләр ул кызларны Туран базарына чыгарып саталар. Сылу, зифа, яшел яисә зәңгәр күзле туран кызларын фарсылар бик теләп алалар. Бәһрам шаһзадә дөягә утырган кызлар арасындагы Германрих король кызына күз төшереп ала һәм үзалдына елмаеп куя. Тиздән ул аның хатыны булыр һәм төп сарайда яшәр.

Тау кырыннан сузылган тар юлны узуга янә зур юлга төштеләр. Кәрван юлы бормаланып әле тау читенә сыена, әле тау елгасы буйлап үзәнлеккә таба сузыла, әле иңкүлеккә төшеп ята, әле кырт борылып чылтырап аккан чишмәне кичә, әле һич өтмәстән нинди дә булса авылга барып төртелә.

Алдан хәбәр йөртүчеләрнең сүзләре хак булса, аларны шушы юл өстендәге калаларның берсендә көтеп алырга тиешләр. Бәһрам шаһзадә үз туфрагына аяк басуга шөбһәләнә калды. Ул башта һәр күренгән калага юлдашы вә йөзбашы Артыкны җибәрде, теге әйләнеп килеп, шикләнергә урын юк дигәч кенә юлын дәвам итте. Йөзбаш та шаһзадәнең хәлен белә иде, әмма үз хәле дә хәл иде, ул шаһзадә өчен хәрам атакай Шахрай алдында башы белән җавап бирәчәк, ә шаһзадә алдында Германрих король кызы өчен. Шуның өчен булса кирәк, йөзбаш бик сак хәрәкәт итте, алга таба багучыларын гына җибәрмәде, үзе дә барып карады һәм ул-бу юклыгына тәмам инангач кына юлын дәвам итте.

Алда күренгән каланы багып кайткач һәм ошбу калада аны хәрам атакай Шахрай көтүен белгәч, Бәһрам шаһзадә шатлыгыннан чак кына кычкырып җибәрмәде. Чөнки ул да кеше янында кеше иде.

– Димәк, кайтып җиттек, йөзбаш, кайтып җиттек! – диде ул шатлыгын яшерергә теләп, тыела төшебрәк.

Әмма башкалага ерак иде әле.

Шунысы куанычлы булды, шаһзадә Бәһрамны әнә шул кече калада да хәрам атакай колач җәеп каршы алды. Һәм үз чатырына дәшеп, илдә булган бар хәлләрне дә тәфсилләп сөйләп бирде. Атасы тарафдарлары Фәрүз каласында әле булса сугышып яталар икән. Атасы тарафдарлары дехканнарга таяналар, ә халыкның күбесе мөбәтләр яклы икән.

Хәрам атакай Шахрай авызыннан бу хакта ишетүгә, бермәлгә ни куанырга, ни юанырга белми утырды. Беренчедән, авызларына ит азыгы кабарга, хатын-кыз янына якын килергә курыккан, бары тик җиләк-җимеш яшелчә-үлән ашап торган мөбәтләргә ышанып җитми иде ул; икенчедән, бу халыктан бераз курка да иде. Әгәр дә мәгәр шаһзадә Бәһрам алар белән берләшүдән, алар кушканны эшләүдән баш тартса, бәхәссез, алар аның теләге белән исәпләшеп тормаслар. Моның янына башкалада Бәһрам шаһзадәнең бер анадан туган энесе Хәсрәү бар. Ул да тәхеткә өмет итәдер, сарайда да аны тәхеткә утыртырга теләүчеләр табылыр. Һәм әлбәттә инде аны бер йөзбашы гына коткара алмас, гәрчә йөзбаш кул астында шактый кыю һәм батыр яугирләр булсалар да.

Шушы уйлардан соң икенче көнне башкалага таба юл чыккач, берара китүгә, шаһзадә Бәһрам йөзбаш Артакны үз кырына дәшеп алды.

– Мин сезне тыңлыйм, шаһзадәм, – дип атын тыя төшеп, бер җайдан атын атлатып китте йөзбаш.

– Әнә күрәсеңме, йөзбашым, Иран дөньясының башкаласын. Күрәсеңме?! Гүя ил ханбикәсе җәйрәп ята.

– Хәйран зур кала, – диде йөзбаш.

– Син шунда чап, йөзбаш Артак, мөбәтләр каһиненә сөенче җиткер. Бәһрам шаһзадә тиздән сезнең хозурыгызда булачак, диген.

– Баш өсте, шаһзадәм, – диде йөзбаш һәм атын җилле генә юырттырып, калага таба китеп барды. Шул мәлдә шаһзадә Бәһрам күрде: каланың басу капкасыннан бер төркем җайдаклар чыкты һәм аларга таба килә башлады. Бу хәлне күрүгә, шаһзадә Бәһрамнын аркасы өшеп куйгандай итте. Кемнәр? Аны каршы алалармы, әллә булмаса бер-бер яманлык кылыргамы исәпләре?..

Ләкин җайдаклар үзләре кырыннан аның йөзбашы Артакны тыныч кына уздырып җибәрделәр. Бәһрам шаһзадә тынычлана төште. Җайдаклар килеп җиткәч исә барысы да ачыкланды – җайдакларны мөбәтләр каһины шаһзадә Бәһрамны каршы алырга җибәргән икән. Алдан килгән җайдак кулында байрак, ул:

– Юл бирегез, юл бирегез! – дип кычкыра-кычкыра шаһзадә Бәһрам янына узды, атыннан төште һәм шаһзадәгә өч тапкыр баш иде һәм байракны аның кулына сузды.

– Шаһзадә Бәһрам, атаң шаһиншаһ Ядигәр үтерелде. Бу яман хәбәрне сиңа баш каһин җиткерергә боерды. Әйт, шаһзадә, туры сарайга кайтасыңмы, кире сарматларга борыласыңмы?

Көтелмәгән бу сораудан шаһзадә Бәһрам ни кылырга белми як-ягына каранды, ул күзләре белән хәрам атакайны эзләде. Ниһаять, тапты, ә мөбәт ана ияк какты, Бәһрам шаһзадә борылды да баш мөбәт илчесенә:

– Сарайга кайтам! – диде.

Байрак тотып килгән азат атына менде һәм алар ничек җилле генә килгән булсалар, шулай ук җилле генә атларын юыртып китеп бардылар. Хәрам атакай Шахрай аты белән шаһзадә янына килде, кулыннан байракны алды һәм сарайга таба кузгалды. Бәһрам шаһзадә ана иярде. Шунда, нәкъ менә шунда атын хәрам атакай аты артыннан атлатып кузгалуга, атасының соңгы язган хатындагы сүзләр исенә төште: «Син, углан, башкалага кайта тор, ә мин Фәрүзгә мөбәтләрне бастырырга юнәләм». Бүген Бәһрам шаһзадә мөбәтләрнең үзен каршы алуларыннан ук аңлады – ил тәхете буш.

Каланың басу капкасын әкрен генә уздылар. Ике яклап шаһзадә Бәһрамга кул сузып дехканнар басканнар. Бәһрам шаһзадә билендәге янчыкны суырып алды һәм ике яклап баскан дехканнарга көмеш дирһәмнәрне сипте. Халык ана дан укый иде, сибелгән көмеш дирһәмнәрне күрүгә, җыярга ташландылар, ә ул арада юлчылар тар тыкрыкларны җилле генә узып киттеләр. Күп тә үтми алар сарай капкасына җиттеләр. Бәһрам шаһзадә күрде: аның йөзбашы Артак капка янында тора. Шул чак аның кырына чаптырып хәрам атакай Шахрай юнәлде, капкада торучы азатлар сөңгеләрен чалыштырдылар. Капкада олуг мөбәт пәйда булды, ул шаһзадә кешеләрен сарайга уздырырга боерды. Сарайга керүгә, атлардан төштеләр һәм Ут храмына таба киттеләр. Храм болдырында аларны олуг каһиң Тахамтан көтеп тора иде. Барыр җайда хәрам атакай Шахрай шаһзадә Бәһрамга карамый гына әйтте:

– Олуг каһинның аягына төш.

Шаһзадә Бәһрам нәкъ атакай Шахрай кушканча, олуг каһинга җитәрәк аягына төште. Олуг каһин аның иңбашына кагылып алды һәм аягына басарга кушты.

– Төкле аягың белән, шаһзадә! Без сине көткән идек, шаһзадә Бәһрам, – диде олуг каһин һәм Бәһрамның күзләренә карап алды. – Атаң шаһиншаһ Ядигәр Фәрүздә һәлак булды. Ил тәхете буш. Мөбәтләр өмете синдә, аксөякләрнең дә беришләре синең яклы. Ләкин мөбәтләрнең берише энең Хәсрәүне тартмакчылар. Без исә барысын да гадел рәвештә хәл итәргә булдык...

Шулай диде дә олуг каһин, борылып, храмга кереп китте. Мөбәт Шахрай белән шаһзадә аңа иярделәр. Храм уртасындагы сандалда ут яна, ут тирәли, боҗра хасил итеп, ак һәм кара төстәге чүпрәккә төренгән мөбәтләр утыра. Алар хәтта Бәһрам шаһзадәгә күтәрелеп тә карамадылар. Олуг каһин Тахамтан, аның артыннан атакай Шахрай, ахыр килеп шаһзадә Бәһрам да ут каршына тезләнделәр. Алар бермәл дәшми-тынмый гына утка карап утырдылар. Бераздан олуг каһин әйтте:

– Фарсыларда бары тик Ут храмнары гына булырга тиеш!

– Хак, хак, хак! – диештеләр аңа җавап итеп мөбәтләр.

– Кылыч белән хакыйкать эзләмиләр, хакыйкать утта табыла. Кылыч белән хакыйкать эзләргә чыккан шаһиншаһ Ядигәр кылычтан башын салды. Без җиңдек! Хакыйкать җиңле! Без хәзер барыбыз да бертигез!

– Кылыч күтәргән кылычтан китте. Без җиңдек! Хакыйкать җиңде! – дип кабатладылар беравыздан ут тирәли утырган мөбәтләр.

Хәзер генә игътибар итте шаһзадә Бәһрам: мөбәтләрнең бер өлеше карадан, икенче өлеше актан киенгәннәр икән.

– Инде ихлас сүзне кара як әйтсен, – диде олуг каһин.

Кара киемдәгеләр төркеменнән берәү торып басты.

– Мөхтәрәм олуг каһин, адәм баласын дөньялыкта өч хакыйкать саклый: яхшы Фикер, хан Сүз, кылган Гамәл. Яктылыкның асылы – Фикер! Нигә безгә храмда ут тотарга ил тәхете буш булгач?!

Олуг каһин сорау бирүчегә сабыр гына җавап бирде.

– Без яктылыкка омтылабыз, безгә бүген ут кебек якты вә хакыйки фикер җитми. Хакыйки фикер йөрәгебезгә ут булып кунсын өчен җыелдык без храмга. Без бүген гадел шаһиншаһка – яктылыкка мохтаҗ, – дип тавышын күтәрә төште олуг каһин. – Адәм балаларын гөнаһларыннан арындыру өчем изге якты ут кирәк. Ә хакыйкать безнең алда инде. Ул – шаһзадә Бәһрамдыр. Утка дан, дан, дан!

– Утка дан, утка дан, дан дан! – кабатладылар мөбәтләр олуг каһинга ияреп. Олуг каһин яртысы алсу, яртысы көрән төстәге тукымадан тегелгән гәүдә япмасын ача төште.

– Безнең максат бер – шаһзадә Бәһрамны тәхеткә утырту. Һәм без моны кылырбыз.

Олуг каһин кара киемлеләрдән карашын алып, ак киемдәге мөбәтләргә таба борылды.

– Сез ни әйтәсез, аклар?

– Табигать һәр адәм баласын да тигез яраткан. – диде торып баскан актан киенгән мөбәтләрнең берсе. – Ләкин адәмнәр арасында бае да, ярлысы да бар. Минем әйтер сүзем шул, олуг каһин, шаһиншаһ Ядигәрнең ике улы да исән һәм аларның икесе дә тәхеткә утыра алалар.

– Ләкин, мөбәт, табигать бар балага да тигез итеп акылны бирмәгән, – диде олуг каһин.

– Адәм баласының фикер сөреше камил булса һәм ул Хак Тәгаләгә йөз тотса, акылны табарга ана утыбыз ярдәм итәр. Фикер белән җир сөреп булмый, олуг каһин.

– Ләкин фикер кешене әдәплелеккә өйрәтә, адәм баласы алдына килгән каршылыкларны гадел рәвештә хәл итәргә ярдәмгә килә.

Баладагы әдәплелек кемнән, мөбәт?

– Ата-анадан, олуг каһин, ата-анадан һәм нәселдән.

– Мин әйтәм, адәм баласына әдәплелек хатын-кыздан килә. Хатын-кыз мөбәтләр өчен хәрам заттыр.

Шуңа карамастан, без аларны якларга тиешбез. Кешелек Дәвамы хатын-кызда, ил-дәүләтләр дәвамы да.

– Кешелеккә тормыш бирүче – ут. Ут булмаса барыбыз да бик тиз катып үләр идек, – диде олуг каһин һәм җавабыннан канәгать калып кемгәдер ишарә ясады.

– Безнең кулда шаһиншаһ Ядигәрнең ике улы, олуг каһин.

Олуг каһин ялт итеп, әле булса аягүрә басып торган мөбәткә карады, янә кемгәдер кулы белән ишарә ясады. Ул арада ут тирәли тезләнеп утырган мөбәтләр – ак киемлеләре дә, кара киемдәгеләр дә аягүрә торып бастылар һәм барысы да олугта карап тынып калдылар. Атакай Шахрайның һәр хәрәкәтен кабатлап торган шаһзадә Бәһрам өчен үзе бер сихри дөнья иде бу. Бәһрам грек-гарәпләр арасында үсте. Балачакта аны атасы Ядигәр әманәт йөзендә гарәпләргә бирә, гарәпләр кара ташка табыналар иде, ләкин һәммә ыру үзенчә. Иллә анда бердәм утка табынган кавемнәрне күрмәде. Менә мондагыдай йөрәк кысылырдай итеп тантаналар да уздырмадылар, бәхәсләр дә алып бармадылар, һәр кавемнең үз поты, үз алласы бар, берәү дә теге йә бу аллага көчләп тартып кертми. Мөбәтләр исә бердәм булырга тырышалар, нәкъ сармат һәм унуклар утка.

Кисәк кенә кыллы коралда уйный башладылар. Сихри моң бик тиз барысын да әсир итте, әмма моң вә музыка ничек башланган булса, йөрәк өзгеч аваз салып, тынып калды. Шаһзадә храмда бернәрсәне аңлады – мөбәтләр аны ил тәхетенә утыртмакчылар. Ләкин барысы да бердәм бер фикергә килә алмадылар. Шаһиншаһ Ядигәрдән ике углан кала, икесе дә тәхеткә утырырга хокуклылар. Шаһзадә Бәһрам карашы белән мөбәтләр арасыннан энесе Хәсрәүне эзләде, ләкин күпме генә эзләсә дә, караса да таба алмады. Хәер, ул аны танып та бетермидер, чөнки аларны үсмер чакта ук аердылар. Тик бүгенге тантана нигә? Ике угланның берсен тәхеткә утырту өчен кем соңгы сүзне әйтергә тиеш? Олуг каһинмы? Юк, бер ул гына түгел, ул да әнә икеләнә, шикләнә. Һәрхәлдә ул бүген бернәрсәгә төшенде – аларның язмышларын менә шул ак һәм кара киемдәге мөбәтләр хәл итәчәк.

– Олуг каһин, – дип янә күтәрелде ак киемдәге мөбәт. – Шаһиншаһ Ядигәрнен икенче улы безнең кулда. Ул да тәхеткә лаек бала. Ул да сасанидлар нәселеннән... Димәк...

– Сабыр, сабыр ит, мөбәт. Иртәгә барысын да хәл итәрбез. Храмга иртәгә аксөякләр дә киләчәк, барысы да күрсен, баксын – мөбәтләр бар нәрсәне дә гадел хәл итәләр.

Храмда шау-шу, ыгы-зыгы купмады, барысы да әкрен генә кузгалдылар. Урыныннан кубуга, атакай Шахрай шаһзадә Бәһрамның терсәгеннән алды һәм үзе белән ишеккә таба әйдәде. Аңлап җиткермәде шаһзадә Бәһрам мөбәтләрнең сәясәтен, төшенеп җитмәде – шул сәбәпле булса кирәк, храм баскычларыннан төшкәндә аның йөрәге калтырана башлады. Шунда янә келт итеп хәтеренә Германрих король кызы төште һәм ул, сукмак юлга төшүгә, атакай Шахрайның кулына ябышты.

– Кыз бала кая, атакай, король кызы?

– Алар барысы да шаһиншаһ сараендагы җарияләр арасында инде, шаһзадә, бер дә борчылма, ул кыз тәхеткә утыру көнендә үк синең хозурында булыр.

Бераз тынычлана төште Бәһрам, ләкин Шахрай атакайга ышанып җитмәде, дәүләт иминлеген үз кулларына төшергән һәм атасын үтерүгә барган мөбәтләргә һәм алар уздырган илдәге сәясәткә тыштан риза булса да, күңеле белән аларның сәясәтен кабул итмәде. Шул ук вакытта аңлый иде, ул әлегә һични кыла алмаячак. Аңа әлегә бер чара кала – көтү, сабыр итү. Ул бераз чамалый иде, иртәгә храмда аның белән бергә энесе Хәсрәү дә булачак. Кемне тәхеткә тәкъдим итәрләр мөбәтләр, кемне ил белән идарә итәргә сайларлар? Бәһрам шаһзадә белми иде. Шуңа күрә атакайга ияреп бару җаенда: «Сарматлар әйтмешли, тапшырыйк Тәңрем сиңа», – дип күк йөзенә карап алды.

Яшь һәм үтә чибәр туран кызы атасына берсе артыннан берсе ике малай таба. Шаһиншаһ Ядигәр үсеп-исәя башлагач баш малаен гарәп аксөякләренә тәрбиягә бирә, ә икенче улы Хәсрәүне, ни сәбәпледер, сараенда калдыра. Үсеп-исәя башлауга, аны илгә алып кайттылар, шул ук елны атасы аны сарматларга озатты. Менә аны яңадан илгә алып кайттылар, энесе Хәсрәү дә монда. Кем тәхеткә узар, мөбәтләр Иран тәхетенә кемне лаек дип табарлар?.. Шаһзадә Бәһрам белми иде. Йоклый алмаудан интегеп, шушы уйлар белән ул табын ягына чыкты. Хәрам атакай сандал янына утырган да оеп киткән. Әллә йоклый, әллә уйга чумган. Әмма йокламый икән, шаһзадә сандал кырына килеп утыруга, ул башын күтәрде һәм чит-ят берәүгә әйткән кебек:

– Йокла, борчылма, шаһзадә, без җиңәрбез. Әйе, әйе, курыкма. Сарай, нигездә, сине тәрбияләп үстергән аксөяк гарәпләр кулында.

– Мин нишләргә тиеш соң, атакай?

– Әлегә йокларга һәм мин ни кушсам, шуны эшләргә.

– Тәхеткә шаһзадә Хәсрәү узса?

– Безгә алар беләр орышырга туры килер, шаһзадә. Сарайдагы аксөякләр безне якларлар.

– Хәсрәү энемне нишләтерләр?

– Берәүнең дә бу дөньяда ике гомер яшәгәне юктыр, шаһзадә. Энеңне син үзең үтерерсең.

– Юк, атакай, мин аңа кул салмам.

– Син салмасаң, ул сиңа кул салыр, шаһзадә Бәһрам, ул!

– Бу бит явызлык кылу, син мине һәрчак явызлык кылмаска чакырдың.

– Шаһзадә, бардыр дөньяда изге явызлык, бардыр яман явызлык. Син кылган яманлыкны без изге явызлык дип кабул итәрбез. Тәхеткә ике варис тартылганда халык һәрчак икегә бүленде. Бүленгән халык үзара сугышыр, ди. Шуны булдырмас өчен мин сине, шаһзадәм, сарматлардан ил-туфрагыңа алып кайттым да инде. Күрдем бит мин, сукыр түгел идем, син сарматларда Сафура бикәнең җаен тапмадың. Бикә сине яратмады, үз итмәде, гәрчә син аңа даими рәвештә игелек кылып торсаң да. Тик бер дә кайгырасы итмә, син ир кеше, сине бүген Иран тәхете көтә. Безгә, шаһзадә, ял итәргә кирәк, ял ит. Иртәгә безне җитди хәлләр көтә, гаять дәрәҗәдә җитди. Нык бул!..

Кереп ятса да, шаһзадә Бәһрамның йокысы йокы булмады, аны бик иртә уяттылар. Юынып, кич яктагыча тамак ялгауга, сарайга таба кузгалдылар. Берара дуваллар кырыннан бардылар, ниһаять, тар тыкрыклар аша узып, сарай юлына төштеләр. Сарай юлы киң, бу юлдан шаһиншаһ азатлары гына түгел, Туран иленнән килгән кәрваннар да узалар. Сарайга җитәрәк сул кулда тураннарның кәрвансарае кала. Кәрвансарайдан уң кулга китсәң, бераз баруга яһүдләр базарына, тагын да арырак атласаң, һиндлар базарына юлыгасың. Ә инде сул кулга, берара баруга чиннар базарыңа, тагын да арырак китсәң, гарәпләр базарына барып чыгасын. Шаһзадә Бәһрам бала чакта ук иң яраткан базары Туран базары булды. Анда саталар иде колларның асылларын. Коллар арасында Сафура бикәнеке кебек сары чәчле сылулар да булыр иде. Бәһрам шаһзадә аларның күргән берсенә гашыйк булды, ләкин аның кол кызларны сатып алырга хакы юк иде. Кол кызлар ярым шәрә булырлар, чәчләре ике толымга үргән булыр, арада саламны хәтерләткән ак чәчлеләр дә булыр иде, күзләре исә нәкъ күк йөзе кебек зәп-зәңгәр булыр иде. Атасы Ядигәргә сарай куштаннары иң сылу кызларны гына алып кайтырлар иде. Җария кызларга ничек булгандыр, хезмәтчеләренә кырыс булды атасы, кайчак тәмам ярсып китәр иде, хезмәтчесенә сугып җибәрергә дә күп сорамас иде. Тик сугуы сәер булыр, сугар иде дә кылган гамәленә үкенү тоеп, теге бичарага көмеш дирһәм ташлап китәр иде. Шуның өчен сарай хезмәтчеләре шаһиншаһларыннан кыйналуны бәхеткә саныйлар иде.

Ул арада тар тыкрык яклап бер төркем мөбәт килеп чыкты һәм аларга каршы төште.

– Шаһзадә Бәһрамга дан, шаһзадә Бәһрамга дан! – дип кычкыра да башладылар. Алар арасында җир астыннан калыккандай олуг каһин Тахамтан пәйда булды.

– Туран атакайдан килгән хатын безгә ике олан калдырды. Иран ил-дәүләтенең тәхетенә ике угланның берсе утырырга тиеш. Без угланнар арасына кермәбез. Гадел итеп хәл итәргә тырышырбыз. Әйдәгез, мөбәтләр, сарайга, ил-халыкка шаһиншаһны ут фатихасы белән арысланнар сайласыннар.

Олуг каһин Тахамтанның авызыннан мондый сүзләр чыгуга, шаһзадә Бәһрам ни кылырга белми як-ягына каранды, ләкин аңа берәү дә игътибар итмәде, һәммәсе дә олуг каһинга ияреп, сарай баскычларыннан югары менә башладылар. Шаһзадә Бәһрамның каушап калуын күреп, хәрам атакай Шахрай янә аның терсәгенә кагылды һәм ишетелер-ишетелмәс кенә:



– Тыныч бул, шаһзадә, тыныч бул, әлегә барысы да без дигәнчә бара, – диде.

Шуңа карамастан, тәхет ягына узуга һәм ике яклап утырган арысланнарны күрүгә, Бәһрам шаһзадәнең йөрәге генә түгел, куллары да калтырый башлады. Ерткычларны ярым шәрә тәнле эфиоплар чылбырлар белән тотып торалар. Чылбырланган булсалар да, арысланнар куркынычлар иде. Шунда Бәһрам кара кием кигән мөбәтләр арасында басып торган энесе Хәсрәүне күрде. Ни сәбәпледер, башта аның йөгереп барып энесен кочагына аласы килде, ахыр килеп бу уеннан кире кайтты. Ул шундук төшенде – алар язмышы арысланнар кулында. Хәйләкәр олуг каһин җиңел юл тапкан: тәхет язмышын алар түгел, арысланнар хәл итәчәк. Соңыннан каһин халыкка әйтәчәк, без барысын да гадел хәл иттек. Бәһрам шаһзадә бераз күзаллый иде инде, энесе белән аның язмышын әнә шул әлегә чылбырда торган арысланнар хәл итәчәк. Шарт шундый: арысланнар кырыннан кем тәхеткә кадәр уза һәм тәхеткә утыра, шул тәхет иясе булачак. Ә инде тәхеткә барыр юлында аңа арысланнарның берсе ташлана икән – димәк, аңа тәхет язмаган була. Әнә шулай хәл иткән олуг каһин угланнарның язмышын. Моны юлда барганда шаһзадә Бәһрамга хәрам атакай аңлатты. Аңлатуын аңлатты, ләкин бу фаҗигада катнашасы шаһзадә генә күз алдына китерә алмый интегә иде. Бәһрам ни кылырга да белмәде. Ул инде күңеле белән далада иде. Анда барысы да бик гади хәл ителә иде. Халык ханны ярата, яратмый. Ә монда ил язмышын ниндидер ерткыч арысланнар хәл итәргә тиеш. Мөмкин хәлме бу?! Ике туган инде ерткычлар каршында. Димәк, мөмкин хәл. Сарматлар һәм унуклар моны кыргыйлыкка санарлар иде. Монда исә барысы да киресенчә, фарсылар дала халыкларын кыргыйлыкта гаеплиләр. Дала халыклары арасында яшәп кайткан шаһзадә Бәһрам алай дип уйламый, дала халыклары кылган гамәлләре һәм гореф-гадәтләре белән фарсылардан күп өстен халык икән. Алар мондый кыргыйлыкка беркайчан да бармаячаклар. Бәһрам шаһзадә янә-янә энесе Хәсрәүгә күз төшереп алды. Алар икесе дә бер ана карыныннан чыкканнар. Әмма ил сәясәтчеләре аларның гомерләрен бөтенләй башкача хәл итәргә телиләр. Бу ни бу?! Вәхшилек түгелме?! Хәсрәү энесенең өстендә кызыл төстәге кытай ефәгеннән тегелгән күлмәк, ә Бәһрамга яшел күлмәк кидерде атакай Шахрай. Моның да берәр хикмәте бармы әллә?.. Юктыр, чөнки хәтерендә аны тәрбияләгән гарәпләр аңа һәрчак яшел төстәге күлмәк кигерерләр иде. Яшеллеккә мохтаҗ гарәп халкы кеше өстендә булса да яшеллекне күрәсе килүдән иде булса кирәк гарәпләрдә бу гадәт. Энесенең аягында да кызыл төстәге Туран итекләре. Билен яшел ефәктән ишкән бау белән буган. Билбау башлары чуклы. Энесе бертуктаусыз бер урында таптана, юк-юк та абыйсы Бәһрам ягына карап ала. Ул да белә булса кирәк, сарай арысланнары кеше ашарга өйрәтелгәннәр, тәхеткә таба узганда күзләре төшкән кешене ботарлап ташлаулары да бар иде. Шуңамы, гасабилана энесе Хәсрәү, ни кылырга белми як-ягына карана, гүя кемнәндер ярдәм көтә иде. Хәер, энесе гасабилангангамы, бу чарасызлык Бәһрамга да күчте. Ир уртасына якынлашып килгән кеше иде инде Бәһрам шаһзадә, арысланнар аның күңеленә дә курку шомы салдылар. Өскә ташланган хәлдә дә, явыз ерткычны чылбырдан тоткан эфиоп кына тотып кала алмас, әлбәттә. Корбан сайлаган ерткыч уз дигәненә ирешер. Дөрес, арысланнарны караучы эфиоплар артында сарай сөңгечеләре басканнар. Ике якта да җидешәр сөңгече. Җиде саны фарсыларда изге сан. Узынып киткән ерткычны сөңгечеләр сөңгегә алачаклар иде. Ләкин моңа ышану кыен иде...

Бәһрам шаһзадә очсыз-кырыйсыз далада йөгерешкән кылганнарны күз алдына китерергә тырыша, бу мәхшәрдән качу юлын эзли. Һәм кинәт зиһене ачылып киткәндәй була. Тәхетне энесе Хәсрәүгә тәкъдим итәргә. Итәргә һәм иртәгә үк үзенә сарматларга китәргә!.. Ләкин бу хакта ул тантана башланганчы ук әйтергә тиеш иде. Тик моңа аның хакы бармы? Күрә ич, мөбәтләр беркем белән дә исәпләшмәячәкләр. Туганнарның язмышларын инде алар күптән хәл иткәннәр, аталарыныкын хәл иткән кебек. Кинәт кенә Бәһрамнын сарматларның рухи атакайлары Дәян белән булган әңгәмәсе исенә төште. Ни әйтте әле ул аңа? «Сармат вә унуклар бабаларының «белег»ле дигән китапка таянып яшиләр вә көн күрәләр, ә менә фарсылар шаһиншаһларның кануннарын бер дә яратмыйлар, һәрчак бозарга торалар. Шуның өчен фарсы шаһы каты куллы булырга тырыша, ә каты куллылык аны халык мәнфәгатен кайгыртудан читләштерә. Аннары фарсыларда шаһиншаһ үзенә-үзе ия түгел, хөкем чыгару фарсыларда руханилар кулында», – дигән иде. Һәм шулай да түгелме соң!.. Күр инде бу руханиларны, әйтерсең лә ниндидер тамаша карарга җыелганнар. Хак әйткән Дәян атакай, Иранда шаһиншаһ үзенә үзе ия түгел, Иран шаһиншаһы язмышы руханилар кулында. Атасы Ядигәр гомерен ахыр чиктә руханилар хәл итте ләбаса! Юк, ул һич тә үзенең дә, Хәсрәү энесенең лә үлемен теләми. Ул хәзер үк тәхеттәй баш тартырга тиеш. Утырсын тәхеткә энесе һәм ил белән идарә итсен.

Көтмәгәндә шаһзадә Бәһрам ике адым алга чыкты һәм уң кулын күтәрде.

– Олуг каһин Тахамтан, олуг каһин Тахамтан! – Аңа шундук игътибар иттеләр: – Олуг каһин Тахамтан, мин тәхетне энем Хәсрәүгә калдырам. Ул утырсын тәхеткә. Ә бу тамашаны туктатыгыз!

Бермәлгә, бары тик бермәлгә генә тәхет ягында тынлык урнашты, олуг каһин Тахамтан да башын иеп, бертын уйланып алды. Ахыр ул уртагарак чыкты һәм корыч тавышы белән:

– Шаһзадәләр диңгез ярларына әверелсәләр дә, елгаларның кирегә акканнары юк әле. Без хәл итәбез шаһзадәләр, сез язмышыгызны, гадел рәвештә үтәгез, – диде.

– Мин энем шаһзадә Хәсрәү исәбенә тәхеттән баш тартам, олуг каһин!

Халык шаулаша башлады, тәхетнең як-ягына утырган арысланнар да нәрсәдер аңлаган кебек борсаланып, чылбырларын зеңләтеп алдылар. Ерткычларны караучы эфиоплар да сагая калдылар. Шулчак янә бер көтелмәгән хәл булды, шаһзадә Хәсрәү ике адым алга чыкты. Чыкты да, баш иеп, олуг каһинга мөрәҗәгать итте.



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   22




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет