Бу романны соңгы биш гасырда азатлык юлында корбан булган шанлы татар халкының каһарман улларына багышлыйм



бет8/22
Дата14.06.2016
өлшемі2.03 Mb.
#135816
1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   ...   22
Рим. Азия халыкларын бирәннәр дип үртәгән һәм һәрчак ашау чамасын белгән, шуның белән горурланган, Италия җирендәге күршеләре «юан этрусклардан» көлеп яшәгән чорлар да үтеп китә. Шалкан белән боламык ашаудан ерак китмәгән римлылар безнең эраның беренче гасыр башында тәмлетамак бирәннәргә әвереләләр. Митридат сугышыннан соң (Кече Азиядә булган сугыш) Рим колонистларының өстәлләре Меотида (Азов диңгезе), Әрмәнстан, Африка якларыннан китерелгән ризык-байлык белән тула. Әлбәттә инде яуланган колонияләрдән китерелгән нигъмәтләр бары тик колбиләүчеләр өстәленә генә хәстәрләнә. Колбиләүчеләр үрдәкнең муен итен, түшен генә ашыйлар, калганнарын хезмәтчеләренә, аякларын исә пешерми-нитми колларына ташлаганнар. Тавис кошларын да, сайрар сандугачларны да кызганмаганнар алар (табынны бизәү өчен һәр ризыкка сандугач телләре тезеп куя торган булганнар). Бирәннәр башында элеккеге яубаш Лукулл торган. Аны заманында яубаш Помпей алыштыра. Шушы гарьлеккә түзә алмыйча, Лукулл, дәүләт эшләрен ташлап, диңгез буена үзенә бер вилла-утар салдыра һәм Римдагы байларның баена әверелә. Колачлы яшәү рәвеше белән Лукулл фарсылар шаһиншаһын да уздырып җибәрә. Чөнки бу чорда римлылар сүз әйләнешенә: «Лукулл кебек яшисең», – дигән гыйбарә керә. Әгәр дә мәгәр берәүнең миләш чыпчыгы ашыйсы килә икән, УЛ ике дә уйламый Лукуллга юнәлгән, чөнки Римда тәмле итле миләш чыпчыкларын ул гына үрчетә торган була. Диңгез балыклары да Лукулл табыныннан өзелми. Моның өчен ул үзенең вилла ишегалдыңда зур чокыр казытып, диңгез суын керттерә һәм шул күлгә диңгез балыклары җибәрә. Аларны бик яхшы ашата. Лукуллдан күреп, Римның башка колбиләүчеләре дә вилла ишегалларына диңгез суын ерып кертеп, балык үрчетә башлыйлар. Лукулл бигрәк тә кыргый диңгез балыкларын ярага торган була. Чөнки кыргый балыклар кеше итен яраталар. Ә Лукулл үзенә хыянәт иткән, хыянәт итмәсә дә сәбәбен табып, йә булмаса йомышын төгәл үтәмәгән өчен колларын үтереп күлдәге кыргый балыкларга ашата торган булган. Ул моны балыкларның ите тагы да тәмлерәк булсын өчен эшләгән.

«Борынгы Рим тарихы» китабыннан.

История Греции и Рима тарихыннан – том I. 503–504 стр.
Бу хәл 428 елда була. Дөньяны колачларга омтылган Рим империясе башкаласы гасырлар буена җыйган дәрманын югалтып, көнчыгыш тарафта икенче Рим – Византия көчәеп киткән чор. Византиядә христиан дине шактый нык җирлек табып, аякланып киткән дәвер, көнчыгыш империя тәхетендә император Феодосий утырган елда була бу хәл. Әнә шул елларда шаһиншаһ Бәһрам котыртуына инанып, гуннар йөзендәге ак төрекләр беренче тапкыр империя терәге булган өске готларга каршы яуга җыеналар. Яу кузгалырга бер төн калгач, ак төрекләр ыстанында коточкыч бер фаҗига була. Җен карчыгы Тутакай гуннар ханы Мәңгүкне хәнҗәр белән кадап үтерә.

Бу хәбәр ирешүгә, угланнар төмәнбашларын җәйләүләрдә калдырып, үз кырларына сакчыларын гына алып, төп ыстанга ашыктылар. Угланнар Рухил, Рамул, Биләү һәм Атилла күп тә үтми төп ыстанга кайтып төштеләр.

Аталары ян-яклары күтәртелгән зәңгәр чатырда ята – җиләс җирдә ап-ак киез өстендә ята иде. Угланнар гуннар ханы Мәңгүккә кул күтәргән карчыкны эзләп тормадылар, чөнки аны ат койрыгына тагып җәзалаганнар икән инде. Аның артыңнан Xилхәл атакай әмере белән Көнбаш атакайны да фарсыларга куганнар.

Мәңгүк ханны ике атна буена җирләделәр. Ак төркиләр йоласына тугры калганда хан кырына Сафура ханбикә дә ятарга тиеш иде, әмма берәү дә аңа бу хакта әйтергә кыймады, хәтта Хилхәл атакай белән угланнар да. Бары тик Айгөл апалары гына: «Сафура килен урынына берәр бала тапмадыгызмени», – дигән иде дә, аңа берәүсе дә күтәрелеп тә хәтта карамады.

Каберне буралап казыдылар, мәетне салгач, аның кырына йөргән атын, коралларын салдылар, һәм кабер өстенә тау итеп балчык өйделәр.

Сафура ханбикә угланнарны басу капкасына кадәр ат өстендә озата барды, аларга игелекләр, иминлекләр теләде. Арбалары кузгалып киткәч, Сафура ханбикә Атилланы алып калды һәм әйтте:

– Германрих король белән орышма, ул сиңа болай да бирелер. Син аңа башта кискен таләп куй – үз теләге белән бирелсен.

– Ярый, анам, шулай итәрмен, – диде Атилла углан һәм атын камчылап, кузгалып китте.

Илбашы булып, төп ыстанда (тарихи мәгълүматларга таянганда Азов каласы булырга тиеш) Сармат хан кызы Сафура калды.
XXIII

Германрих король җирләренә яубаш Атилла атасы Мәңгүк ханны ирләп кайткач аяк басты, һәм кыска гына вакыт эчендә корольнең күп кенә калаларын яулады һәм андагы халыкларны ясакчылары итте. Аңа бу эштә Идекәй белән Орест ярдәм иттеләр. Гуннар каһарманы Атилланың явы турында, калаларын яулавы, яулаган халыкларны ясакчылары итүе хакында Германрих король хәбәрдар иде инде. Ләкин йөз дә унынчы язына аяк баскан карт һични кыла алмады һәм кылырга да теләмәде. Бигрәк тә Атилла яубашка тугры калырга ант иткән Бож кенәзгә ачуы килде аның. Тагын да сәере шул иде, аның якын дуслары булган роксаланнар, венедлар аңа бөтенләй ясак түләми башладылар. Тагын да яманрагы, Гунитар угылы атасы Бож кенәз биргән гаскәре белән Атиллага килеп кушылган һәм Германрих корольнең башкаласына таба юнәлгән икән, дигән хәбәр иреште. Менә кайчан ихтыяр көче сынды корольнең. Ул Винитар угылына ышанып җитми иде, бөтен өмете Гунитар угылында иде, ә ул әнә нинди юлга баскан. Дәһшәтле король буларак башбирмәс Бож кенәзне бөтен халык алдында дар агачына астырырга тиеш иде ул, ләкин кулы җитми калды. Ә хәзер соң инде, соң. Гунитар угылының анасы Виница үз вакытында аңа хыянәт итте. Готлар йола вә гадәте буенча ир-корольгә хыянәт иткән өчен анадан тума шәрә көйгә урамнар буенча куып йөрттеләр, мыскыл иттеләр, рәнҗеттеләр. Шуларның барысын да Германрих король тәрәзәдән күреп торды. Моның белән генә чикләнмәде, әтисе иленә Германрих король хатынны ике баласы белән яу-ясак җыярга алды. Хатынны кайтыр юлда шаһзадә укчылары укка алдылар, ике баласын әсир итеп алып киттеләр, хатынның кече кызы илдә калган иде – илгә әйләнеп кайткач, Германрих король аңа анасының исемен куштырды – Виница һәм үз янында сарайда калдырды. Кыз аңа кай ягы беләндер Виница хатынын хәтерләтә иде. Йөзләрчә хатыны булган Германрих король нигә нәкъ менә Бож кенәз кызын сараенда тотты да, нигә үзе белән ясак җыярга йөртте – берәү дә, хәтта аксакаллары да кызыксынмадылар. Хәер, моның серен Германрих король үзе дә белмәде. Әмма анасы югалса да, сарайда баласы калды – шул иде юанычы корольнең. Кызны кияүгә сорадылар, мәгәр ул аны берәүгә дә бирмәде.



Бож кенәз Германрих король күңеленә таш булып ятты. Кызы Виница хыянәткә батса, кенәзнең угылы Атиллага ияреп китте. Анасының исемен йөрткән кыз да ачылып җитмәгән чәчкә кебек йөрде. Кыз тәмам алма кебек җитешкән, ә атасы аны кияүгә бирми дә бирми. Озын колаклардан ишетепмедер, кыз моның сәбәбен дә белә булса кирәк, чөнки болай кара коелып йөрмәс иде. Ләкин Германрих корольнең кайгысы кызда түгел иде – гуннар яубашы Атиллада. Бу каһарман яубаш аның кала-җирләрен генә яулап тынычланмады, башкалага ук якынаеп килә икән инде. Моңа кадәр ул үзен үз көчендә дип йөри иде, ләкин яубаш Атилла аның соңгы җегәрен дә юкка чыгарды. Анасы күкрәгеннән алган тешләре коелып беткәч, Германрих корольгә яңа тешләр чыкты, иллә бик сыек булдылар, хәтта рәтләп ит тә ашый алмады. Король сөт эчеп һәм йомырка ашап кына яшәде. Соңгы елларда ул бернәрсәгә төшенде – аны инде уллары санламыйлар, ил белән үзбаш идарә итәләр. Әмма халык корольне яратты. Гүя ул ил байрагы иде. Бигрәк тә Германрих корольнең дәрәҗәсен аксакаллары күтәрделәр, гәрчә кам таягына таянып кына болдырга халык алдына чыга алса да, аның бер күренүе тәмам тантанага әверелер иде. Хак, корольләре алар өчен урмандагы Өрәк аллалары кебек кенә, ләкин әнә шул Өрәк алла илне саклап тора кебек иде. Ап-ак сакаллы, күзләре эчкә баткан, яңаклары чокыр хасил итеп батып калган, күз карашы тонык, куе томанлы көнне хәтерләтә иде инде. Ләкин Өрәк сурәтендәге король готларга кирәк иде, бигрәк тә күчмә гуннар башкалага якынаеп килгәндә. Угланнарда көч булса, Германрих корольдә һичкем аңлата алмаган рухи гайрәт бар иде. Шуңа аны сакладылар, шуңа корольгә авыр сүз катарга да бирмәделәр. Әмма угланнары, оныклары түгел. Бигрәк тә сарайга якынлаштырган Винитар углан атасы белән исәпләшми башлаган иде. Гуннарның Тургай ыруын туздыручы да ул булды. Шушы яудан кайткач, угланны әй орышты, әй орышты һәм әйтте: «Атаңның чын каһәрен соңрак күрерсең әле, балакай», – диде. Чөнки тәҗрибәле хәрби буларак туннарның кем икәнлекләрен белә иде карт король. Хәзер әнә даннары вә батырлыклары белән далага таралган унуклар сарматлар белән кушылып алганнар һәм гуннар исемен йөртәләр. Бу инде тиңе булмаган, хәтта империягә янарлык көч иде. Винитар углан туннарның куәтен белеп бетерми булса кирәк, ә Германрих король белә иде. Бу көчне ул Дауыт хан ыруын таратканда күрде. Кечкенә унуклар аның өч мең гаскәриен тураклап ташлаганнар иде. Шунда ук үкенү тойган иде Германрих король. Хаталанды. Күрше халкына кул сузды. Тик кылынасы кылынган иде инде, иртәме, соңракмы җавап тотасы гына калган иде. Ә менә хәзер ул көн дә килеп җитте. Үч » илтер, ди бит. Үч алырга килде була гуннар баһадиры Атилла яубаш. Ә римлылар аны еш кына аркадашлары сурәтендә күрәләр иде, гәрчә байлыкларның яртысын алып ятсалар да. Хәзер әнә гуннар Ольвия каласын туздырып ташладылар, чират Германрих корольнең башкаласы Готстанга җитте. Гасырлар буена көнчыгыштан китерелгән колларны римлыларга сатуга җайланган Ольвия каласы бүген инде императорныкы түгел, ә туннарныкы. Император легионерларын якларга Германрих король бармады, ә бит ишетте, белде. Ә менә хәзер аның үзенә чират җитте һәм әлбәттә инде Рим аның тарафына әйләнеп тә карамады, шул исәптән Византия дә. Амаллар нәселеннән килгән готлар илбашы Ардарих гуннарга баш игән, диделәр. Ул да килсә гуннар белән...

Германрих король әкрен генә кузгалды, сакчылары ярдәмендә болдырга чыгып басты. Король күренүгә, мәйданга җыелган халык гөжләргә тотынды, Германрих король аларга тынычланырга кушып, кам таягын күтәрде. Германрих король, ни хәйран, күрде, ишетте, күзәтте, ул кам таягын күтәрүгә, халык тынып калды. Үз халкына ул нидер әйтергә тиеш иде. Король авызын ачты, нидер әйтергә теләде, әмма тавышы чыкмады. Чарасыз калып, король янәшәсендә басып торган кызына карады, имеш, ярдәм ит. Әмма кыз һични аңламады, иңбашын гына сикертеп куйды. Шулчак болдырга улы Винитар йөгереп менде һәм король исеменнән: «Готлар каланы саклап калачаклар, туннарга бирмәячәкләр» – дип кычкырды.

Халык арасында ыгы-зыгы купты, тонык кына Винитарны куәтләүчеләр табылды. Имеш, гуннар кыргый халыклар, алар безнең барыбызны да кол итеп сатачаклар, яулаган калаларда гуннар моны кылганнар инде, дип нотык тота башлады.

Германрих король таягын янә баш очына күтәрде һәм кинәт аңа тавышы кайтты.

– Халаяк, халкым минем, мин сезне гуннар белән орышмаска чакырам. Готстанга ахырзаман килмәде, капкаларны ачсак, гуннар безгә тимәячәкләр. Халаяк, халкым минем...

Шул мәлдә Вииитар углан атасының кулыннан кам таягын тартып алды һәм баш очына күтәрде.

– Готлар, без туннарга капкаларны ачмабыз, без аларга калабызны бирмәбез. Каланы минем егетләрем саклап калыр. Дошманга каршы торырга хәзерләнегез, готлар, халкым минем!..

Углан авызыннан шул сүзләрне ишетүгә, Германрих король буш капчыктай ишелеп төшә башлады. Аны сакчылары ике яктан эләктереп алдылар һәм сарайга алып кереп киттеләр. Аларга ияреп кергән Виница корольне ятагына кертеп салырга кушты.

Сакчылар корольне ятагына сузып салдылар һәм чыгып та киттеләр. Германрих король кул ишарәсе белән генә ятак аяк очындагы сандыкка күрсәтте.

– Кызым, шул сандыкны ач та, яулыкка төргән...

– Ярый, атам, – диде кыз һәм санлыкны ачып, яулыкка төргән алтын саплы хәнҗәрне алып атасына бирде. Германрих король хәнҗәр сабын ике кулы белән кысты һәм тынып калды.

– Атам, әллә табибны дәшимме? – диде кызы Виница.

Җавап урынына Германрих король башын гына чайкады. Сәер хәл, картлык галәмәтемедер, король күп тә үтми йокыга китте. Ул уянганда кояш чыккан, яңа көн туган иде инде. Корольгә кызык кына төш кергән иде. Имеш, буранлы кыш көне, ә ул урманда ауда һәм нигәдер берүзе. Шунда ул юан имән төбеннән бу чыгып торганны күрде. Күрде дә казый башлады. Менә бермәлне имән төбеннән зур соры аю күтәрелеп чыкты һәм: «Нигә минем кышкы йокымны боздың?» – дип, нәкъ менә кеше телендә шулай дип әйтеп, аның өстенә ташланды...

Күргән төшен күзаллагач, Германрих король кызына төш юраучы картны чакырырга кушты. Сакалы биленә җиткән аксакал килеп кергәч, ул ятагы яныннан аңа урын күрсәтте.

– Утыр, атакай.

– Син үзең дә ике мәртәбә атакай, – диде төш юраучы карт.

– Мин бүген төнлә төш күрдем, аюны өненнән кузгатып чыгардым. Ә ул урман иясе миңа ташланды.

– Төшен яман булган, король. Әйтергә дә куркам.

– Курыкма, әйт. Мин яшисен яшәгән инде, атакай. Сиңа тиздән әҗәл килер, король, һәм илеңә дә...

– Мин аны шулай дип уйлаган идем дә, атакай. Сиңа йөгем бар, атакай. Син хәзер үк Айфәл аксакаллар башын эзләп тап һәм король исеменнән әйт: гуннар калага якынаюга, капкаларны ачып куйсын.

– Яхшы, әйтермен, король. Миңа китәргә ярармы?

– Ярый. – Карт кузгалып китте, әмма король аны туктатты: – Тукта, Винитар углан аксакал белән килешмәс, углан белән киңәшеп тормасын. Винитар углан миңа хыянәт итте, аксакал...

– Винитар углан аксакал белән килешерме соң король?

Мин аңа тәхетем вәгъдә итмәдем, аксакал. Мин тәхетне Гунитар угланга вәгъдә итәргә җыена идем, ә ул миннән качып китте.

Аксакал чыгып киткәч, Германрих король мендәр астына тыккан алтын саплы хәнҗәрне тагын кулына алды. Хәнҗәрне ул грек сәүдәгәреннән сатып алган иде.

Сәер бер халәттә иде Германрих король. Аның әле күз алды караңгыланды, әле ап-ачык булып, койма аша менеп маташкан гуннар күренде. Менә алар агылып капкадан керәләр, мәйданда каты сугыш бара, ә ул, имеш, болдырга басып, орыш барганны карап тора, иң гаҗәбе, һични кыла алмый. Германрих корольнең зиһене чуала, күз алдына әле гуннар укка алган хатыны, әле кулыннан кам таягын тартып алган Винитар улы килә.

Зиһене сафланып, ачылып киткән саен Германрих король бертуктаусыз озак яшәве турында уйланды. Нигә ул шулай озак яшәде икән. Хатыннарыннан туган угланнары да хәтта әллә кайчан картаеп үлделәр, ә ул өрәк сыман һаман исән калды, яшәде дә яшәде. Винитар угланны аның яшь хатыннарының берсе тапты. Углан анасы күкрәген имүдән туктауга, ул хатынны грек сәүдәгәренә сатып җибәрде. Сәүдәгәрнең күзе төшкән иде хатынга, мул итеп түләде. Ә Германрих корольдә хатыннар ерып йөрмәле түгел иде. Ул аларның һәрберсенә өй салдырды, һәрберсенә йөрде. Хак, кайсына кайчан барганы турында да оныткан чаклары булгалады, аларның кайберләрең кияүгә бирде, беришләрен сатты. Ләкин күп хатынлыктан баш тартмады, гәрчә грек монахлары аңа христиан динен кабул итеп, бер хатын белән генә яшәргә димләсәләр дә.

Бож кенәзнең кызы белән дә койты кыланды Германрих король. Кинәт шунда аның күз алдына янә аркасына гун угы кадалган хатыны, янында калган ике баласы килде. Әнә шул балалар исәбенә шаһзадә Бәһрам аны исән калдырды, иленә кайтарып җибәрде.

Менә кемнәрдән куркып яшәде ул – туннардан.

Шулчак ятак ягына кызы йөгереп килеп керде.

– Атам, атам, гуннар калада. Мәйданда канлы орыш бара...

Германрих король торасы итте, әмма гәүдәсен күтәрә алмады, ул үзе дә аңламастан кулындагы хәнҗәр сабын кысты.

– Сарайны кем саклый, кызым?

– Сарай сакчылары, атам.

– Сарай сакчылары гына сарайны саклый алмаслар, кызым. Болдырга гуннар менә башлауга, син базга качарсың, кызым.

– Ә син, атам?

– Мин үз язмышым сайладым инде, кызым. Виница, Виница, балакай, – диде кызы янына килүгә Германрих король. – Кичер мине, гафу ит атаңны. Исән чагымда сине теләгән кешеңә кияүгә бирә алмадым.

Германрих король сөйләде, ләкин кызы аны ишетмәде, корольнең янә тавышы беткән иде, авызы ачыла, иреннәре кыймылдый, ә тавышы чыкмый. Кинәт янындагы кызы юкка чыкты.

Менә шунда Германрих корольнең колагы ачылып киткәндәй булды, мәйдан яклап кылычлар чыңлаган, әрнешеп атлар кешнәгән тавышлар ишетелде. Димәк, гуннар мәйданда инде, тиздән алар сарайга ук җитәрләр, аның кырына ук кереп җитәрләр. Хак, кулына корал тоткан һәр гот корольне якларга ташланыр. Тик уктан төз атучы гуннар аларны бик тиз чүпләрләр һәм мәетләр өстеннән сарайга үтәрләр.

Германрих король кулындагы хәнҗәр сабын тагын да ныграк кысты, нәкъ яшь чагында кылыч сабын кыскан кебек кысты. Бүген исә аның кулында үлем хәнҗәре иде, хәнҗәр бу юлы Дошманга түгел, аның үзенә юнәлтелгән иде.

Нигә сатып алды соң әле ул бу үтә яман үткен, елан теле кебек зәһәр уклы хәнҗәрне? Әйе, хәтерли, бик яхшы хәтерли сәтта, ул бу хәнҗәрне Виница хатынын юк итү өчен сатып алган иде. Ахыр хатыныннан башкача котылгач, хәнҗәрне сандыкка ук яшереп куйган иде. Йөз ун язына аяк баскан булса да Германрих король үлемнең шулай киләсен белмәгән иде. Гуннар аңардан Дауыт хан өчен үч алырлар, гадәттәгечә аның карт сөякләрен ат койрыгына тагарлар. Ә бит гуннар белән элек тату яшәделәр, күрше хакы – Тәңре хакы дия-дия. Готлар урманга утыртылган Өрәккә табынсалар, гуннар Күк-Кояш йөзендәге Тәңреләренә табындылар. Үзара килешеп яшәделәр шикелле. Ә менә соңгы елларда үзе ясак җыя алмый башлагач һәм бу эшне улларына тапшыргач, ике арадан гүя кара мәче узды – гуннар белән готлар бер-берсенә дошман күзеннән карый башладылар.

Германрих король кулындагы хәнҗәр сабын тагын да кыса төште. Ул ишетте, кызы чырайлап кычкырып җибәрде. Димәк, кызы базга төшмәгән, болдырга чыккан булган, йә тәхет ягына, димәк, гуннар тәхет ягындалар инде. Германрих корольнең шыр сөяккә калган бармаклары агарынып китте һәм хәнҗәр угын йөрәк турына куйды.

Ул үләргә тиеш, менә хәзер, шул мәлдә. Ул туннарны күзе белән күрми үләргә тиеш. Гарьлек аңа, оят. Ул күршеләре белән тату яши алмады, көтмәгәндә яу йөрде, чарасыз калган халыкны әсир итте һәм куып кайтарып, римлыларга сатты. Ул гаепле, ул гөнаһлы, ул үләргә тиеш.

Шул вакыт күлмәгенең бер җиңе өзелгән кызы ятак ягына килеп керде. Үзе елый, үзе чарасыз.

Атам-атам, алар мондалар, алар сарайдалар! – диде.

Кызының куркынган, агарынган йөзеннән үк күрде Германрих король гун сугышчылары менә-менә ятак ягында булачаклар. Мәйдан яклап колагына «Урра» тавышлары ишетелеп китте. Германрих король колакка саграк булса да, сакчы егетләрнең ишек ягында аһ-ух килә-килә орышуларын ишетте һәм хәнҗәрнең елан угыдай очың күкрәгенә терәде. Ул башта нишләгәнен сизми калды, тәненә сабына кадәр хәнҗәр угы кергәч кенә үзе дә аңламаган авырту тойды һәм шундук аңын җуйды. Кызы Виница атасының кулындагы хәнҗәрне яңа гына күргәндәй бермәлгә генә катып карап торды, аннары яшь кыз булса да, ул бернәрсәгә төшенде – атасы үз-үзен үтерде.

Җитмеш ел буена Готстан ил-дәүләте белән идарә иткән, илле елдан артык римлыларга коллар сатып яткан Германрих король 428 елның җылы көзге айларында үз теләге белән якты дөньядан китте. Гайрәте, көче-куәте белән күрше халыкларны куркытып, күбесең канат астына җыеп торган гайрәтле король 109 нчы язына аяк басканда үз-үзенә кул салды.

Һәм бер нәрсәне белми китте – бу дөньяда бернәрсә дә мәңге түгел, хәтта Рим кебек империяләр дә.


XXIV
Орыш барышында готлар ягындагы сугышчылар күзгә күренеп эри башлагач, Винитар углан үз ишләрен ияртеп, каладан чыгып качмакчы итте. Әмма үзенең елгыр егетләре белән Баламир углан аны куа китте. Баламир углан арттан килгән унбашына качучыларны тулганага алырга дип кычкырды, ә үзе атын камчылый-камчылый Винитар углан артыннан чапты. Баламир углан бер йөзбашың уңга, икенче йөзбашың сулга җибәрде, ә үзе Винитарны бастыра башлады. Качып барган углан кинәт кенә инешкә таба борылды, әмма су буена җитәрәк кинәт атын туктатты да Баламир угланга каршы борылды. Башлыкларының туктаганын күреп, Винитарның егетләре дә туктадылар.

– Чигенмибез, орышабыз! – дип кычкырды Винитар һәм озын сөңгесен күтәреп, Баламир угланга таба китте. Чөнки күренеп тора иде – аны меңбашларның берсе куа килә. Чигенмибез, сугышабыз, дисә дә Винитар угланның күп кенә егетләре инешкә таба кузгалдылар, инешне кичүгә, урман башлана иде – качып котылып калырга исәпләре иде булса кирәк. Ләкин икенче ярга җитүгә күрделәр, яр өстендә җәяләренә ук элгән гуннар торалар. Сугышчылар шундук сөңгеләрен ташладылар, судан чыгып, атларыннан төштеләр.

Бу хәлне күреп, Винитар углан бөтенләй кире якка таба атын борды һәм кача башлады. Баламир углан аңа аркан ташлады. Винитар углан хәтта арканның елан кебек чажлап үзен чолгап алуын ишетте, икенче мәлдә ул ат өстеннән очып, гөрселдәп җиргә төште һәм Баламир углан аны бераз сөйрәтеп барды. Шуннан соң гына туктады да, аттан төшми генә кылычын чыгарды.

– Тор, король улы Винитар, мин синең җанын алырга килдем! – диде.

Винитар углан ертылган киемен рәтләргә дия үрелде, әмма кулларын аркан җибәрмәде. Баламир углан аның кулларың ураган арканны бушатты. Ул арада Баламир угланның егетләре килеп җиттеләр.

– Бу минем әсир, Германрих король улы. Атилла яубаш каршына тартыгыз, – диде һәм атын куалый-куалый калага таба чапты.

Билгеле хәл, орыш кырында ятып калган король өчен генә түгел, гади сугышчы өчен дә үлем – яман нәрсә. Бу сугыштан Винитар углан исән калган иде, дөресрәге, исән калды, ә бит готларны гуннаргага каршы ул өндәгән, ул чакырган иде, гәрчә аксакаллар һәм бериш готлар аны тыңламаган булсалар да, куллары богаулы килеш мәйдан аша сарайга китергәндә берәү дә аның битенә төкермәде, берәү дә яман сүз кычкырмады. Гот халкы алдында бу углан батырлык кылган иде, гәрчә дистәләрчә кешеләрне үлемгә дучар итсә дә.

Сарайга җитүгә, атын җансакчысына калдырып, беренче булып диярлек атасының ятак ягына Баламбир углан килеп керде. Килеп керде дә, түр якта үксеп елап утырган кызны күреп, туктап калды, ахыр кызның исән калган җиңеннән эләктереп, урам якка әйдәде. Әмма кыз кинәт тартылды һәм аның җиңе Баламир углан кулында калды. Кыз исә түр як бүлмәгә ташланды һәм ишек эшергечен этәреп куйды. Әмма сарай кадәр сарайга үткән Баламир угланны бауга элгән агач ишек кенә туктата алмады, ул ишекне бәреп екты һәм кыз кереп киткән якка чыкты. Шунда Баламир углан хозуры алдында ике җиңе тиң өзелгән күлмәк кигән кыз пәйда булды. Икенче мәлдә угланның карашы түр ятакта яткан Германрих корольгә төште.

Сәер хәл, ул атасын шундук таныды, гәрчә тегенең йөзе кара көйгәндәй зәңгәрләнеп калган булса да.

– Мин корольнең улы идем, син кем? – дип сорады кыздан Баламир углан.

– Мин Германрих король кызы Виница, – диде кыз.

– Әниең кем иде?

– Мин әниемнең кем булганын белмим. Мине асрау хатын үстерде.

– Атабызны кем үтерде?

– Ул үз-үзенә кул салды, – диде кыз.

Шулчак ятак ягына Атилла яубаш килеп керде.

– Король кая?

– Король үз-үзенә кул салган, яубаш Атилла.

Атилла бүлмәгә килеп керүгә, кыз Баламир артына качты.

Атилла кызны күрсә дә игътибар итмәде, борылды да чыгып китте. Баламир углан кызның кулыннан алды һәм бүлмәсенә алып китте.

– Сиңа башта арурак күлмәгең кияргә кирәк, сеңлем, – диде ул озын коридорга чыгуга. – Мин сине яубашка күрсәтергә тиеш булачакмын.

– Мин куркам.

– Курыкма, яубаш әйбәт кеше.

Алар болдырга чыкканда болдырга баскан Атилла яубаш гот аксакаллары белән сөйләшү алып бара иде инде. Яубаш янәшәсендә куллары богаулаган Винитар углан. Ул муенын зәңгәр яулык белән бәйләгән. Кылдан ишкән аркан сыдырган муенын, дип уйлап куйды Баламир углан.

– Сезнең алда кем тора, аксакаллар?

Германрих король угылы Винитар, яубаш Атилла.

Атилла икенче ягында басып торган Гунитарга таба борылды.

– Ә бу кем угылы дип беләсез, аксакаллар?

– Бу да Германрих король угылы, яубаш Атилла.

– Шул булыр сезгә король, аксакаллар. Германрих корольнең Бож кенәз кызыннан туган угылы Гунитар. Мин әйттем, аксакаллар.

Аксакаллар көрәк кадәр ак сакалларын җиргә кадәр тидерә-тидерә гуннар яубашы Атиллага рәхмәт укыдылар.

Атилла яубаш Гунитар корольне терсәгеннән тотып, алгарак чыгарды һәм угланның иңенә кулын салды.

– Гунитар король минем аркадашым, ул минем белән тугры көн күрергә ант итте, шул исәптән атасы Бож кенәз дә.

Мәйданга җыелган халык шаулаша башлады, яубаш Атилла кулын күтәрде.

– Ләкин Гунитар король әлегә минем белән китәр, ә монда ясак җыючы булып, Германрих корольнең угылы Винитар калыр, аксакаллар. Мин әйттем.

– Без бераз чарасыз, яубаш Атилла. Без аңарга бик ышанып җитмибез. Ул халыкны сезгә каршы котырткан иде, – диде аксакалларның берсе алгарак чыгып.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   ...   22




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет