Бу романны соңгы биш гасырда азатлык юлында корбан булган шанлы татар халкының каһарман улларына багышлыйм


Варварлар империягә хезмәткә күчә башлыйлар



бет4/22
Дата14.06.2016
өлшемі2.03 Mb.
#135816
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   22

Варварлар империягә хезмәткә күчә башлыйлар

Беренче гасыр башында Көнчыгыш һәм Көнбатыш империяләре гаскәрләренә «федерат» йөзендә гот һәм гун кавемнәреннән чыккан халыкларны яллый башлыйлар. Аларның барысын да бары тик сугышчылар итеп кенә алалар. Империя полководецлары өстенлекне атлылардан торган туннарга бирәләр, шул исәптән атлар белән генә сугышкан аланнарга, аварларга, болгарларга ташлама ясыйлар. Кара Диңгез һәм Дунай буйларында көн күргән герман кавемнәре исә – готлар, геруллар, вандаллар, гепидлар һәм лангобардлар сөңгеле атлы гаскәрдә хезмәт иткәннәр.

Бу чорда әле Византия империясендә җәяүле гаскәриләр күп була, алар нигездә готлардан, славяннардан, франклардан һәм бургундлардан торганнар.

Шуңа карамастан, күп тә үтми Рим империясе егыла. Империянең егылуына, Ауропа тарихчылары язганча, бер дә варварлар сәбәпче булмый, ә империя бөтен сәләтен биреп, эчтән чери башлаган була. Византия императоры Лев I һәм аның дәвамчысы император Зинон варвар-федератларның гаскәриләренә ышанмыйча, империянең эчке төбәкләреннән гаскәриләр җыя башлый. Нигездә – исаврийлардан. Әнә шулай империянең үзеннән оештырылган гаскәриләр ялланып хезмәт иткән гаскәриләрне әкрен генә кысрыклап чыгара башлыйлар. Бу хәл ялланып хезмәт иткән варварларга бер дә ошамый. Император Юстиниан чорында инде ялланган гаскәриләр белән җирле халыктан җыйган гаскәриләр саны тигезләшә.

Фарсылар һәм юлбасар вандаллар белән сугышканда император Велизарий төп өч типтагы гаскәриләргә генә таяна һәм ышаныч белдерә: федератлыкка кергән җиңел укчы атлы гуннарга һәм авыр сөңгеле атлы готларга һәм җирле җәяүлеләргә.

Гуннар дошман белән маңгайга-маңгай килеп бик сирәк сугышалар, башта алар дошманны уктан алалар, уклары беткәч, арканга күчәләр һәм шул ысуллар белән еш кына үзләреннән көчле дошманны да җиңүгә ирешәләр.

«Двесте лет прожили они в соседстве. И когда наступили пора дальных походов на Европу, двинулись не хунны и угры, а потомки и тех, и других – гунны. Хунны стали ядром его угры – скорлупой гуннов.»

Маршал:


«Правда, сказанная злобно, лжи отъявленной подобна».

История воин. стр. 240.

«Сугышлар тарихы» китабыннан.
Меңбаш Сакмар угорларның агач сынга, ә кайбер ыруларның аюларга табынуларын белә иде инде. Ул ике ел Куриш илтотар кырында угор яугирләрен атта йөрергә һәм атта сугышырга өйрәтте. Ә үзе Сакмар меңбаш Тәңре диненә тугры калды. Шуңа карамастан, угорларга бик яхшы таныш булса да, аны да янган учак аша сикерергә мәҗбүр иттеләр. Бу – үзенә күрә бер йола иде, кешеләрне гөнаһларыннан арындыру. Имеш, угорларга килгән һәр кеше ут аша сикереп, чистарынып, алар арасына керергә тиеш. Учак аша сикерү белән Куриш илтотар аны колач җәеп каршы алды һәм, әлбәттә, кайнешләре Рухил белән Рамулны да. Аннары илтотар тимерчеләр остасы Тугран белән Атилла оланны көтеп алды. Илтотар Куришның кырында ук Айгөл апасы. Барысы белән дә күрешкәч, ул учак аша иң соңыннан сикергән һәм бераз чәчләрен көйдергән Атилла энесен кочагына алды һәм шатлыгыннан елап ук җибәрде.

– Канатлы энем килгән минем, канатлы энем...

Аннары аларның барысын да илтотар Куриш агачтан салган сараена таба алып китте. Угорларның гадәте буенча кунактан алда аның ризыгы йөрергә тиеш икән, сарай капкасына җитүгә, алар каршына зур-зур агач табакларга салып, кыздырылган казлар тотып, бер көтү кызлар чыкты. Алар башта казны Рухил белән Рамул угланнарга, аннары башкаларга бирделәр. Килгән кунаклар казның теләсә кайсы кисәген алды һәм ризыкны ашагач кына каерып ачылган капкадан керә алды Килгән кунаклар барысы да сарай капкасыннан үткәч кенә Куриш илтотар янәшәсендә торган хатынына әйтте:

– Рухил белән Рамул казларның канатларын ашадылар, алар тиздән илләренә кайтып китәрләр, ә Сакмар меңбаш белән тимерче һәм Атилла олан казларның күкрәк итен ашадылар вакытлыча булса да алар бездә калырлар...

– Бик яхшы, мин энемне сагынган идем, – диде хатыны Айгөл.

Килгән кунакларны кыздырган казлар белән каршы алу – угорларның үзенә күрә гореф-гадәтләре иде, бу нәрсәгә унуклардан килен булып килгән Айгөл баштан ук җитди нәрсә итеп карамаган иде, хәзер дә ир-канаты белән шундук килеште.

Тәхет ягына үтүгә, Айгөл апасы Атилланы кочагына алды һәм ир-канаты Куриш җизнәсенә карап:

– Күр әле моны, күр әле, җизнәсе, ничекләр үскән, бүген үк өйләндерер егет булган бит, – дия-дия Атилланың аркасыннан сөеп алды.

Куриш илтотар гәрәбәдәй нараттан яңа сарай күтәрткән иде. Сарайның дивар бүрәнәләре тигез итеп шомартылган, тәрәзә тирәләре нәкышләнгән. Куриш илтотарның тәхете дә сырланып, матурлап ясалган иде – терәкләрендә аю сыннары. Агачтан уелып ясалган булсалар да, аюлар тере кыяфәтенә кертеп эшкәртелгәннәр һәм буялганнар иде. Атилла олан түзмәде, барып, аюларны тотып-тотып карады.

Куриш илтотар тәхеткә утыруга, килгән кунаклар уң һәм сул якларындагы түмәрләргә утырдылар. Атилланың апасы Айгөл илтотарның уң кулындагы чак кына калыша төшкән кечерәк тәхеткә чумды һәм Атилла оланны үз кырына алды. Шулчак алар кырына сары чәчле бер кыз килеп басты. Кыз чәчен зәңгәр тасма белән маңгае аша бәйләгән, күзләре зәңгәр, өстендә Кытай ефәгеннән тегелгән зәңгәрсу төстәге күлмәк, күлмәгенең якалары җофар тиресе белән каелган.

– Син кем? – дип сорады Атилла кыздан.

– Мин – илтотар кызы. Ә сине атам бездә калдырыр, чөнки син каз түшен ашадың, Сакмар меңбаш та калыр, – диде сары чәчле кыз җитди рәвештә аңа таба карамый гына.

Гаҗәпкә калудан Атилла олан бермәлгә ачкан авызын яба алмый торды, әйтер сүзен әйтер иде, кинәт кенә җавап бирмәде түгел, аннары ни хакы бар ниндидер бер кызның аны – Мәңгүк хан угылын угорларда калдырырга.

– Мин – унуклар ханы Мәңгүк угылы Атилла, – диде ул, ниһаять.

– Минем исемем Күркәм, әтием илтотар Куриш миңа син Кырына басарга кушты. Әтием сезнең егетләргә кызларыбызны бирәчәк. Хәзер без аш ягына узабыз, мин синең белән янәшә утырачакмын. Синең апаң Айгөл минем әнием.

– Димәк, без кардәшләр.

– Кардәшләр, – диде кыз бер дә исе китмичә. – Анам да шулай диде.

Ниһаять, ике үсмернең сөйләшүләренә Айгөл дә колак салды. Балалар зурларны бөтенләй тыңламыйлар, үз дөньяларына кереп чумганнар иде. Айгөл хатын балалар сөйләшүендә ниндидер олылар сөйләшүендәге мәгънә күрде. Кызы Күркәм артыгы белән кыю сөйләшә кебек тоелды аңа, бу исә үсмер кызга килешми кебек тоелды анага. Шуңа күрә Айгөл апасы Атилла энесенең колагына иелә төште һәм:

– Күркәм минем кызым түгел, асрауга алдым мин аны, – диде.

Атилла олан аптырабрак кызның йөзенә бакты һәм ирен чите белән генә елмаеп куйды.

– Кем кызы соң ул? Нигә шулай кыю кылана? – дип сорады апасы Айгөлдән.

– Готлардан килгән хатыннан ул, анасы үлде, минем янда үсә. Матур кыз, кыю. Яратам мин аны, Атилла. Син дә ярат, ятим ул. Телисеңме мин аны сиңа кияүгә бирәм. – диде Айгөл апасы уенын-чынын бергә кушып, елмая-көлә.

Атилла олан янә бер тапкыр кызга күз төшереп алды. Чибәр иде кыз, хәтта ул ана артыгы белән ошый иде. Атилла апасы колагына сузылды.

– Миңа өйләнергә иртәрәк шул әле, апам, – диде.

Апасы аны кочагына алды һәм аркасыннан сөеп куйды.

– Егет инде син, җиткән егет, энем. Телисеңме, мин аны сиңа биреп җибәрәм?..

– Телим, – диде Атилла барган әңгәмәне ихлас чынга алып.

Ул арада үзенең гөлдер тавышы белән Куриш илтотар сөйли башлады. Барысы да тын калдылар.

– Кардәшләрем, унуклар ханы Мәңгүк минем кайнешем, ул үзенең асыл егетләрен безнең тарафка кызлар алырга җибәргән. Безнең бабаларыбыз борын заманнардан ук кызлар алышып яшәгәннәр, бу хәл ары таба да шулай булыр. Хәзер аш табына узыйк, унукларның асыл егетләрен аш ягында кызлар көтә. Аш ягына рәхим итегез, кардәшләр.

Кунаклар күрше аш табыны ягына кузгалган арада Атилла янәшәсендә басып торган кызның кулыннан эләктереп алды һәм Куриш җизнәсе янына үтте.

– Куриш җизнәй, Куриш җизнәй, мин дә өйләнәм, – диде барысын да сагаерга мәҗбүр итеп.

– Син дә өйләнәсеңмени?! – дип гаҗәпкә калгандай сорады шаярта төшебрәк Куриш җизнәсе. – Айгөл апасы, әллә соң унукларның бу егетен дә бер җайдан өйләндерәбезме?..

– Мин аларга фатихам бирдем инде, Куриш. Тәхетеннән торып, аягүрә баскан илтотар Куриш чарасыз калуын аңлатып, кулларын җәйде һәм хатынны үз янына дәшеп:

– Бу балаларны аерым табынга утырт, – диде.

Табын янында илтотар Куриш Рухил белән Рамул кайнешләрен үз кырына утыртты. Ләкин егетләрнең күрше яктагы табында утыручы кызлар чырылдавына артык игътибар итүләрен күреп, кайнешләренә яшьләр табынына күчеп утырырга кушты. Рухил белән Рамул кайнешләре көлә-елмая яшьләр табынына күчеп утырдылар. Кайнешләре киткәч, Куриш илтотар хатыны Айгөлгә карап, елмаеп куйды һәм бер сүз белән:

– Яшьлек бәласе, – диде.

Шунда Куриш илтотарга Сакмар меңбаш якыная төште һәм кыяр-кыймас кына:

– Хөрмәтле илтотар, элек килгәндә минем сезнең бер чибәрегезгә күзем төшкән иде, кияүгә бирдегезме аны, әле булса...

– Әле булса сине көтә ул кыз, меңбаш, әле булса сине көтә, – диде илтотар урынына аларның сүзләрен ишетеп торган Айгөл кардәше.

– Әйе, ул чибәр кыз кияүгә чыкмады. Булмады түгел, булды андый хәл, үгетләп тә карадык, – диде илтотар Куриш һәм җөпләп: – Ул чибәр сине көтте, сине көтте, меңбаш Сакмар. Бар, әнә ул яшьләр арасында утыра, әнә-әнә үзе дә синнән күзен дә алмый. Анасы дим, дәш әле Сакмар меңбаш тансыклаган кызны. Дәш-дәш, мин аларны үзем кавыштырасым килә. Тик бер шарт белән, – дип янә Сакмар менбашка таба борылды илтотар Куриш, – син ана бүген үк өйләнәсең. Бүген өйләнмисең икән, мин аны башкага кияүгә бирәм.

– Мин сезгә шул чибәрне сагынып килдем, Куриш илтотар.

– Тукта, меңбаш, мин шартымны әйтеп бетермәдем. Өйләнәсен һәм бер-ике елга булса да бездә каласың.

– Мин кеше кешесе, илтотар, минем буйсынган ханым бар.

– Ханың белән мин үзем сөйләшермен. Иртәгә үк чапкыным җибәрермен, һәм ханын минем белән килешер. Сез мина бер көтү ат куып китердегез. Аларны өйрәтергә, минем егетләрне атта орышырга өйрәтерсең. Сине генә түгел, тимерчегезне калдырам әле мин. Мәңгүк ханга гына түгел, миңа да ат дирбияләре, камил кораллар кирәк.

– Мәңгүк хан тимерчегә Атилла оланны да тапшырган иде, күз-колак булырсың дигән иде, илтотар.

– Атилла олан да калыр, меңбаш, апасы янында калыр. Без аңа тамгалы уклар ясатырбыз, ул да егетләр арасында булыр.

Угорларның илтотары беренче карашка йомшак табигатьле кеше кебегрәк күренсә дә, каты куллы кеше иде. Аның унуклар ханы Шимбай хан кырына кызының кулын сорап килә.

– Менә, балакай, шул булыр синең киявең, – диде Куриш штотар. – Без угорларда егетләрне өйләндерү, кызларны кияүгә бирү өчен артык мәшәкатьләнеп тормыйлар. Айгөл апагыз чәчләрегезне чәчкә бәйләр, ә мин үз фатихамны бирермен. Бер сүз белән, сез бүген кияү егет һәм кәләш. Барыгыз, үзегез теләгән урынга утырыгыз, ял итегез, соңыннан сезне Айгөл апагызның кызлары мәхәббәт өенә озаттырыр.

Сакмар меңбаш сөйгәне Айсылуның кулыннан алды һәм Айгөл якташы янына килде, ә теге исә яшьләрнең чәчләрен-чәчкә әйләгәндәй итте. Шуннан соң яшьләр күзгә-күз карашып алдылар да, ишләре табынына таба кузгалдылар.

– Менә туй дигәнебез башланды да, – диде Куриш илтотар. – Синең белән миңа, Айгөлем, эш күп булыр бүген-иртәгә.

– Куанасы ит, Куриш, куанасы ит, көннән-көн унуклар белән угорлар татулаша, берләшә бара.

– Адәм балалары гына түгел, йолдызлар да берләшәләр, дигәннәр безнең бабаларыбыз, анасы, йолдызлар да. Син монда, анасы, табынны кара, минем тимерче белән сөйләтәсем бар Тимерчеләр җитми миңа бүген, тимерчеләргә мохтаҗ мин. Ә бүген Ходай аны үзе миңа җибәргән.

Куриш илтотар ике чокырга мөлдерәмә әче бал тутырттырды да туп-туры тимерчеләр башы Тугран янына китте. Килде аңа урын бирделәр, кружкаларны тирмәнче куйды да, тимерче янәшәсенә утырды.

– Синең яныңа килдем, тимерчеләр башы.

Тимерчеләр башы урыныннан купты, күкрәгенә кулын куеп баш иде.

– Илбашына баш иям, Куриш илтотар.

– Утыр әле син, утыр. Тот менә бу Куриш илтотар биргән әче бал тулы кружканы, әүвәл берәрне эчеп куйыйк. Соңыннан сөйләшербез.

Икесе дә бергә кружкаларын чәкәштереп, күтәрен эчеп куйдылар, авызларын кул аркалары белән сөртеп, кыздырган аю итенә үрелделәр.

– Мин сине, оста, үземдә алып калырга булдым. Мин бу хакта Айгөлгә дә әйттем инде, Сакмар меңбашка да, – диде Куриш илтотар, әмма тимерченең нидер әйтергә ымсынуын күреп, кулын күтәрде: – Әүвәл мине тыңла. Каласың. Ә хан белән, ханын белән мин үзем сөйләшермен. Борчылма, ханың минем белән килешер.

– Бик озакка түгелдер бит, илтотар?

– Озак тотмам. Көне килгәч китәрсең. Ә хәзер тагын берәр кружка эчәбез, – дип Куриш илтотар әче бал салучыларына кружкасын сузды. – Мин Мәңгүк ханның исәнлегенә эчәм.

– Мин сезнең исәнлеккә, илтотар.

Эчтеләр, угорлар гадәте буенча яңакларын яңакка куйдылар. Бу инде туганлашу билгесе иде.

– Телисең, тимерче, мин сиңа да хатын табам? Менә дигәнен...

Ни әйтә ала иде тимерче Тугран илтотар Куришка, бер уйлаганда, ул да хатынсыз иде, ул да буйдак, ул да орышта хатынын югалткан иде.

– Килешерме соң, илтотар?

– Килешер, килешер, оста. Сиңа хатынны Айгөл якташын табып бирер. Килештекме?..

Тимерче Тугран иңбашын сикертеп куйды һәм килешеп, ияк какты.

Туй итүләр, яшьләрне кавыштырулар тугыз көнгә сузылды. Тугыз саны угорлар өчен изге сан икән. Унынчы көн туганда Рухил белән Рамул угланнар кырларындагы угорлардан өйләнгән егетләре белән кайтыр юлга чыктылар. Куриш илтотар Кыгай. Иран һәм Германрих король халыкларын куркытып бөтен бер далага ия булып торган унуклар дип йөртелгән төрекләр исемен йөрткән төрекләрне ярата иде һәм аларга катыны аша да хөрмәте зур иде. Шимбай хан кызына өйләнүе дә шуннан булды, бу ыруны яратуыннан. Ул әле дә, унукларны озатырга килгәч тә биленә җиткән ак сакалын сыйпый-сыйпый күзе-йөзе белән елмаеп карап тора һәм иленнән китеп барган ат менгән унук егетләре иярендә үз кулы белән биреп җибәргән аксыл чәчле кызларны күреп, атлы унукларга соклануын яшерми кинәнә иде. Куриш илтотарның яше бар иде инде, ул илтотар буларак белә иде, аңа озак яшәргә калмаган, ә ыруын ышанып тапшырырдай угылы да, кардәше дә юк иде, бүген исә ул үз кырында кече кайнеше Атилланы калдырды.

Ул арада аның янына угланнарны йортларына озатып, Сафура килде һәм булган күренешкә аптырабрак калган ир-канатын тынычландырырга теләп:

– Тынычлан, Мәңгүк хан, шаһзадә Бәһрам юлда инде, ул атасы чакыруы буенча ил-җиренә юлга чыкты. Көнбаш атакай аңа моңа фатиха бирде һәм хәтта озата барды. Ә угланнарың мин, Мәңгүк хан, илханнар дип атармын. Аларның моңа хаклары бар. Аларны берләшкән Ил-Дала көтә.
XI
Ак төрекләр белән сарматларның кушылу хәбәре шаһиншаһ Ядигәргә угылы Бәһрам илгә кайтып җиткәнче үк ирешкән иде инде. Ошбу хәбәр ирешкәч, шаһиншаһ Ядигәр ике тойгы кичерде: берсе – углан шаһзадәнең юлга чыгуы булса, икенчесе – дала куәте булган ак төрекләрнең сарматлар белән кушылулары иде. Хәер, соңгысын да, тәүгесен дә ул үзе теләгән иде. Тик менә шаһзадәнең Сармат хан кызы Сафураны ташлап китүен генә ошатып җиткермәде. Шул ук вакытта, уйлана торгач, бу хәл белән дә килеште; нишләмәк кирәк, язганы шул булгандыр, дип үз-үзен юатты һәм ашыгыч төстә күпсанлы азатлары белән баш күтәрүчеләрне бастырырга Фәрүз каласына таба юнәлде. Улы кайтканчы шаһиншаһ Ядигәрнең үзенә каршы чыккан мөбәтләрдән котыласы килә иде, ил башы булган илбашының.

Ә Бәһрам шаһзадә бу вакытта ни кылырга белми дала уртасында ыстан туктап тора иде. Җәйләми дә, төп ыстанга таба да кузгалырга кыймый тора. Соңгы җәйге айларда ул, гомумән, төп ыстанга кайтмас булды, сәбәбе билгеле иде – яраткан бикәсе Мәңгүк ханны сайлады. Хак, Бәһрам бәк бу хәлгә аһ-уһ килеп уфтанмады, бер сүз белән, нәфесенең бер кылы да хәтта селкенмәде, чөнки аның кырында яшьләрнең яше, гүзәлләрнең гүзәле Германрих король кызы бар иде. Гәрчә ул аңа атасы фатихасыннан башка өйләнергә хакы булмаса да, кызыкайны үз кырыннан беркая да җибәрмәде. Баламбир оланны исә бөтенләй кызганмады, баш-аягы белән Сафура бикәгә калдырды. Тик менә аерылышулары гына әллә ничек сәеррәк килеп чыкты. Аерылышу турында алар гомумән сөйләшмәделәр, яуга киткәндә дә, Бәһрам бәк чираттагы юлына җыенгандай кыланды, әйтерсең лә, бөтенләйгә аерылышмыйлар да иде. Бәһрам бәк белми, аның бөтенләйгә, кайтмаска китүен сизгәнмедер, яубашы буларак аңлый иде – алар аерылышалар, озаккамы, ләкин аерылышулары хак, моны күңеле белән сизә иде Бәһрам бәк. Сафура бикә дә аңа бер кәлимә сүз дә катмады, барысын да гадәти хәл итеп кабул итте. Чөнки Бәһрам бәкнең беренче тапкыр гына ясак явына чыгып китүе түгел иде. Бу мәлдә алар ике арада туган бу халәттән тизрәк котылырга телиләр иде кебек, Бәһрам бәк үтә ачык күзаллый иде – Сафурасын ак төрекләр ханы Мәңгүк кулына калдыра. Бу калдыру – Бәһрам бәк белми иде. Һәлхәлдә бу хәбәр аны чарасыз итмәде. Әмма соңгы мәлдә тойды, аркасы белән сизде, Сафура бикә аны ыстан читенә кадәр озата бармады, чатырыннан чыгуга, аягы җиргә ябышкандай туктап калды. Бу хәлне күрмәс өчен Бәһрам бәк тә артына әйләнеп карамады. Ә бит гадәт буенча хатын-кыз ишләре булган сарматларны һәрчак кала читенә кадәр озата килерләр иде. Ул хәл бу юлы да кабатланды, бик күп хатын-кыз ир-канатларын озата килделәр, ә менә алар арасында сары чәчле Сармат хан кызы күренмәде. Ә бит икесе дә аңлыйлар, һәрхәлдә, беләләр иде – болай аерылышу ярый торган хәл түгел. Аларга әүвәл кануни төстә аерылышу кирәк иде. Бәлки моны кылган да булырлар иде, көтмәгәндә Дәян атакай үлеп китте, аның урынына калган Көнбаш атакай исә, нигездә, «унукларга» йөз тота иде. Ни сәбәпледер, Мәңгүк хан да Иделнең уң ягына чыгарга кыймый тора, дөресрәге, торды. Бәлки ул Бәһрам бәкнең яуга чыгып китүен көткәндер. «Хак, яуга чыгып китүемне көткән», – дип уйлады Бәһрам бәк илдән кузгалгач, авыр йөктән бушап калгандай.

Сафура бикә дә әнә шулай тәмам билгесезлек дөньясында калды. Әмма, үзе дә тәгаен генә белми, ни өчендер Мәңгүк хан кырына чапкынын җибәрергә дә кыенсынды. Хан кызы ләбаса. Хак, Бәһрам үтенече белән бәләкәй Бәһрамны шаһиншаһ Ядигәр сараена укырга җибәрүгә каршы килә алмады, ә менә короле Германрихның угылы Баламбирны чатырыннан да чыгармады. Дөрес, баланы Бәһрамнан калган карчык карауга эче пошуын, әмма соңрак кул селтәде, карчык белемле, өч-дүрт телдә сөйләшә, баланы да шуңа өйрәтә, моның өстенә фарсы төркиләрнең руни язмаларына да өйрәтә иде. Аннары, бәк далага чыгып китсә дә, яңадан ыстанга әйләнеп кайтмыйм дип кисеп кенә әйтмәде. Шуңа күрә булса кирәк, бикә дә ике якның берсен сайларга икеләнеп калган иде. Бәхәссез, ул Мәңгүк ханны яратты, аның белән Каф таулары артыңа күчеп китәргә дә әзер, тик бит Бәһрам бәк тә ир янында ир иде әле, һәрхәлдә, ичмасам бер тапкыр да, аңа яман сүз әйтмәде һәм яу-барымталардан да коры кул белән кайтмады. Шул ук вакытта Сафура бикә белә иде – Бәһрам бәк кулында Германрих корольнең кызы. Хак, кызга яңа ундүрт яшь тулып килә, шуңа карамастан, Бәһрам бәк кызны беркемгә дә бирмәс, бәлки әле үзе белән иленә дә алып китәр. Менә бу хакта Сафура бикә уйлау түгел, фикер сөрергә дә курка иде. Сармат хан кызы буларак, аның Ядигәр шаһиншаһ белән араны бозасы килми иде. Чөнки шаһиншаһ төп дошманы итеп дала халыкларын түгел, Рим империясен күрә иде.

Елга буена җәйләү туктадылар. Чатырга шаулап торган су тавышы ишетелә. Бәһрамның артында кымызчысы басып тора, ул аны Сафура бикәдән алган иде. Кымызчыларны, Бәһрам бәк кая юл тотса да, үзе белән йөртте. Чатырына кем керсә дә, Бәһрам бәк кунагына кымыз салып бирергә кушты. Бүген аның каршында хәрам атакай Шахрай утыра иде. Бәһрам бәк кымызчысына ым кагып кына атакайга кымыз салып бирергә кушты. Әмма хәрам атакай кымыздан баш тартты, бары тик чишмә суы гына сорап алды һәм әкрен генә эчте. Бәһрам хәрам атакайның кул бармакларыңдагы төрле ташлар куелган балдакларга, кулындагы алтын касәгә, буынланып каткан бармакларына игътибар итте. Һәм уйлады: «Ни җитми бу кешегә, хатын-кыздан мәхрүм, яшисен яшәгән, ә һаман дөнья кайгыртып йөри...»

Ул арада хәрам атакай кымызны сорап алды, кымызны аңа көмеш касәгә салып бирделәр. Кымызны эчте дә хәрам атакай, касәне уч төбенә куеп, түрдә утырган бәккә карады.

– Кыен хәлгә калдым мин, шаһзадә, – диде атакай Шахрай үзалдына сөйләнгән кебек, касәгә чирткәләп алды. – Бердәнбер ил-халкымның ышанычы син калдың, шаһзадә. Синнән яшерә алмыйм, яшерергә дә җыенмыйм: атаң сине ашыгыч рәвештә илгә дәште.

– Мин бу хакта аз-маз хәбәрдар, атакай.

Хәрам атакайның кырыс йөзендә елмаю кебек нәрсә хасил булды һәм ул касәсен кымызчыга сузды.

– Шаһзадә аз-маз хәбәрдар?! – диде ул утырган җирендә як-якка авыша төшеп. – Шаһзадә хәбәрдар?!

– Хәбәрдар, атакай, хәбәрдар, – дип кабатлады Бәһрам бәк.

– Ю-юк, юк, шаһзадә син әле илдә булган күп нәрсәдән хәбәрдар түгел. Бу көннәрдә атаң Фәрүздә мөбәтләр белән сугышып ята, Фәрүз халкы мөбәтләр яклы, аксөякләре дә... Атаңның беренче генә кылган ялгышы түгел инде бу, шаһзадә. Ә син илгә кайткач, мөбәтләргә һәм аксөякләргә таянырсың. Шул булыр минем сиңа киңәшем, шаһзадә... Ышан, ил тәхетенә сине утыртсалар мөбәтләр утыртырлар, мөбәтләр...

Бәһрам бәк артында басып торган кымызчысына кулын сузды кымыз тулы касә кулына керүгә, бер йотуда диярлек эчеп куйды һәм бертын хәрам атакайга карап торды. Ни әйтә ала иде ул бу кешегә? Һични. Ләкин ошбу Аллаһы каргаган кеше чынын сөйли иде. Элек чатырына керергә дә кыймый йөргән атакай ил-дәүләт хакында курыкмый-шикләнми үз фикерен әйтә. Һәм кемне – киләчәктә атасы урынына каласы кешене тәмам ышандырмакчы. Әгәр дә мәгәр ул миңа тәхет синеке булачак дип әйтергә кыйган икән, димәк, бу кеше мөбәтләргә ышана, ышана гына түгел, Ядигәр шаһиншаһның ил-дәүләтенә кире әйләнеп кайтмасына тәмам инанган булып чыга. Димәк, аңа чынлап та илгә юл тотарга кирәк. Сасанидлар биләгән тәхеткә башка берәүнең менеп утыруы бар. Һичкем көтмәгән чит-ят кешенең...

– Бик ышанып сөйлисең, атама бер-бер нәрсә булмагандыр бит, атакай?

– Атаң изге юлдан язды, шаһзадә. Ул яңадан Иран тәхетенә әйләнеп кайтмаячак. Ә мөбәтләрнең өмете синдә, сарайда үскән туганың да түгел. Мин сине исән-имин илгә алып кайтырга дип килдем, шаһзадә. Мине синең кырга шул максат белән җибәрделәр.

– Моңа ышануы мөмкинме, атакай?

– Мобәтләр ил-империя язмышын кайгырталар, булмастай сүзне мөбәтләр сөйләмәс, булмастай гамәлгә мөбәтләр керешмәс, шаһзадә. Мин алдан китәрмен, син кайткалаганчы халыкны әзерләп куярмын. Иран тәхете сине көтә, шаһзадә Бәһрам.

– Тәхеткә утырырдай, тәхетне биләрдәй минем энем бар ич, атакай.

– Мөбәтләр җыены сине сайлады, шаһзадә. Шул йөк белән мин монда, шул йөк мине монда алып килде, шаһзадә. Энеңә кемнәр өмет итәдер, мин белмим, әмма мөбәтләр сиңа өмет тота, шаһзадә, һәм шуларның берсе синең каршында. Аты – Шахрай.

Бәһрам бәк ни әйтергә белми, урыныннан купты, кулларын җәйде. Чынында исә ул чарасыз иде, ләкин күңеленә тәхет өмете кереп оялаган иде инде. Ул өметне исә хәрам атакай Шахрай тагын да ныгыта төште. Менә шунда Бәһрам бәк беренче тапкыр атакайга баш иде, рәхмәтен белдерде. Хәрам атакайның әллә ике чокыр кымыз эчкәнгә, әллә шаһзадә аның тәкъдимнәре белән килешкәнгә, күзе-йөзе елмаюга җәелде һәм ул кымызчыга янә касәсен сузды.
XII

Тарих битләреннән: «Рим императоры Юлиан 363 елда Иран җирләренә басып керә, әмма беренче бәрелештә үк иранлылардан җиңелеп, чигенергә мәҗбүр була». «371 елда Рим империясе белән Иран арасында янә сугыш башланып китә. Бу сугыш биш елга сузыла». «Иран империясендә кискен үзгәрешләр IV гасыр башларында башланып китә. Үтә кискен үзгәреш Иран тәхетендә сасанидлар династиясе утырганда була. Мәгълүм ки, 399 елдан алып, 420 елга кадәр Иран империясе тәхетендә Бәһрам бәкнең атасы шаһиншаһ Ядигәр утыра. Сарматларга әманәт йөзендә җибәрелгән Бәһрам шаһзадәгә өмет тотып, мөбәтләр хәрәкәтендәге төркем Фәрүз каласына йөргән шаһиншаһ Ядигәрне үтерәләр. Шаһиншаһ Ядигәр үтерелгәннән соң мөбәтләр хәрәкәте тарафдарлары арасында бәхәс туа. Кемне ил тәхетенә утыртырга?.. Мөбәтләр хәрәкәтендәге фирка адәмнәре, бик озак бәхәсләшкәннән соң, сарматларда көн күргән Ядигәр улы шаһзадә Бәһрамда тукталалар, һәм шул сәбәпле мөбәтләр ашыгыч рәвештә үзләренең ышанычлы кешегә кергән хәрам атакай Шахрайны сарматларга җибәрәләр. Ләкин мөбәтләрнең икенче тарафдарлары Иран тәхетенә Ядигәр шаһиншаһның икенче улын тәкъдим итәләр. Ахыр чиктә мөбәтләр Иран тәхетен арысланнарга хәл итәргә калдыралар.

421 елның язында шаһзадә Бәһрам туган иленә таба кузгала. Ә V гасыр башында унуклар дип аталган ыру Кара Иделне кичеп, төрки халыкларның үзләре кебек үк куәтле сарматлар белән кушыла һәм бердәм гуннар дәүләтен төзиләр. Ләкин Хуннар-Гуннар дәүләте Ауропа һәм Русия тарихчылары язган кебек тоташ күчмә халыклардан гына тормый, аларның күбесе инде, бигрәк тә болгарлар, утрак тормыш итә башлаган булалар, ягъни җәйләрен җәйләсәләр дә, кышкы айларда кала корып, авыл туктап көн күрә башлаган булалар. Гуннар арасындагы бериш халыкларның утрак тормыш белән көн күргәннәрен шул чорның күп кенә тарихчылары Биармия дип атыйлар. Нәкъ менә шул халыкны – күчмәләр белән гуннар әзендә булган төркиләрне һәм угор-фин халыклары белән тәүге унуклар җитәкчелегендә Ауропага үтеп керәләр һәм Рим империясе өчен куркыныч көчкә әвереләләр. Иран-аланлы халыклар яшәгән төбәкләрдә угорлар күчмә халыкларга агачтан өйләр салырга, савыт-саба ясарга, кабык белән өй түбәләрен ябарга өйрәтсәләр, күчмә төркиләр, ягъни унуклар йөзендәге гуннар, аларны атта сугышырга, җир-туфрак эшкәртүдә аттан файдаланырга, иң мөһиме, арбаларга тәгәрмәч ясарга өйрәтәләр. Мәгълүм булганы шулдыр: угорлар гуннар килгәнче йөк-әйберләрен һәм товарларын кышын вә җәен үзләре җигелеп чанада тартырга мәҗбүр булганнар. Чанага ат җигүне исә угорларга янә күчмә төркиләр өйрәтәләр. Әнә шул агач эшкәртү эшенә гаять дәрәҗәдә оста булган угорлар, бу чорда тимерчелектә һәм ат дирбияләрен ясауда, гомумән, тимер җитештерүгә һәвәс булган төркиләргә килеп кушылгач, ярты гасыр эчендә куәтле Хунстан-Гунстан дәүләтен, дөресрәге Союзын төзүгә ирешәләр. Нәкъ менә Атилла углан белән кайткан угорлар һәм унуклар берләшкән халыкны Ауропа тарихчылары соңрак «болгарлар» дип яза башлыйлар да инде, гәрчә моңа кадәр дә угорлар белән төркиләр арасында шуңа охшаш кушылулар булгалаган булса да.



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   22




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет