Бу романны соңгы биш гасырда азатлык юлында корбан булган шанлы татар халкының каһарман улларына багышлыйм



бет3/22
Дата14.06.2016
өлшемі2.03 Mb.
#135816
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   22
Кытай. 317–589 еллар. Төньяк Кытайда анархия дәвам итә. Төньяк Кытай җирләре тулысы белән диярлек варварлар кулына күчә. Варварларның дулкын-дулкын Кытай җирләренә агылып торулары 300 елларга кадәр сузыла. Кытай императорларын варварлар династиясе алыштыра. Башта Кытай халыклары белән Сөннәр династиясе идарә итсә, соңрак Кытай тәхетен Тибеттән чыккан Цянь кавемнәре алыштыралар.

Кытай тарихыннан.
Иран. 349–358 еллар. Бу елларда төньяк-көнчыгыш тарафларыннан Иранга һуннар үтеп керә башлыйлар. Шаһиншаһ Шапур гаскәре белән шул тарафка ашыга. Ниһаять, ул һуннар илтабары Керәмбат белән очраша (353–358). Каты орышлардан соң һуннарны җиңә һәм илтабар Керәмбатны әсир итә. Тик ул аны үтерми, калган яугирләре белән үзенә гаскәрбаш итеп ала. Шул мәлдән һуннар илтабары шаһиншаһ кул астына күчә. Шул ук елда шаһиншаһ Шапур һуннар илтабары Керәмбатның атлы гаскәрен ияртеп, Әмид каласына таба юнәлә һәм римлылар кулындагы каланы ала.

Иран тарихыннан.
Рим. 372–374 еллар. Ил чигендә гуннар (шул елдан рим тарихчылары һуннарны – гуннар дип яза башлыйлар) пәйда була. Моннан ике дәвер элек кытайлар тарафыннан куылган гуннар үтә көчәеп, Рим империясенә яу йөри башлыйлар. Гуннар шулкадәр күп санлы булалар ки, тиз арада Иделне һәм Дон буйларын билиләр һәм 373 елда Танаис (Дон) буендагы аланнарның башкаласын яулыйлар, ул гынамы, аланнар патшалыгын канат астына алалар. Әмма бериш алан кавеме Рим империясе җирләренә качып китәләр һәм империянең атлы гаскәриләре булып хезмәт итә башлыйлар.

Рим тарихыннан.
Станга кайтуга Бәһрам бәк атасы янына кайтып китмәде, кайтып китмәде генә түгел, ике туган халыкны – сарматларны һәм унукларны кушарга өндәп йөри башлады. Дәян атакай үлгәч, Бәһрам бәк үз кырына Көнбаш атакайны алды. Һәм Мәңгүк ханга чапкыны артыннан чапкынын җибәрә башлады. Имеш, унуклар йөзендә йөргән ак төрекләр сарматларга килеп кушылырга һәм куәтле халыкка әверелеп, римлыларга яу йөри башларга тиешләр. Мәңгүк ханга Бәһрам бәкнең киңәш-теләге ошады, тик ул аңа барыбер ышанып җитмәде. Сарматлар белән унуклар кушылган хәлдә Мәңгүк хан кем була да, Бәһрам бәк кем булып кала? Ул гынамы, Сафура бикә кем белән калачак? Ир-ат буларак ул һаман Сафура бикәгә тартыла һәм ансыз торуны күз алдына да китерә алмый иде. Ләкин илгә кайтуына айлар үтте, ә сылу бикәнең кырына кергәне юк – күңеле тартса да аягы бармый иде. Мәңгүк ханның егетләре сармат кызларына өйләнделәр һәм таштай-тукмактай балалар үстереп яталар икән инде. Иң күңелен кайтарганы, сылу бикәсе киңәшми-нитми, сорамый-эзләми шул кызлары янына баргалап тора һәм унуклар ыстанында югалгалый, ә бәлки Мәңгүк хан кочагына кереп чумгалыйдыр. Бәһрам бәк ни кылырга да белмәде, аның төп максаты – унунлир белән кардәшләшеп, аларны колбиләүче римлыларга каршы котырту иде. Һәм ул моңа ирешеп тә килә, тик менә шәхси тормышының җае китеп тора. Бәһрам бәк төрлечә уйлап карады, әле Мәңгүк хан алдына барып сөйләшәсе килде, әле сылу бикәсен алып, иленә качасы итте. Ләкин айлар үтә, елдан артып китте инде, тегесен дә, монысын да кылмады – ике арада тик тулганды. Ни гаҗәп, Мәңгүк хан да аның кырына килергә ашкынып тормый иде, сылу бикәнең кунакка йөрүе аңа килешеп китте, күрәсең. Шушындый сагышлы вә җанны кая куярга белми интеккән вә изаланган мәлләрдә ул атакае Шаһрай янына кермәде, ә анасы урынына күргән карчык кулында тәрбияләнгән король кызы янына юнәлде. Менә кем янында җанына тынычлану тапты ул. Юк, ул аңа кагылмады, ләкин күз карашы ук Бәһрам бәкне тынычландырыр иде. Ул белмәде инде исәеп, җитеп килгән кыз баладагы бу көчне, ләкин нәкъ менә әнә шул яшьлек гүзәллеге вә самимилеге аны юатыр, тынычландырыр иде.

Ләкин бернәрсәне ачык белмәде Бәһрам бәк, бу мәлдә Мәңгүк хан да тәгаен ни кылырга белми аптырап калган иде. Бәһрам бәк алдында ул үзен гаепле тойды. Ләкин барып алдына төшәргә кыймады – горурлыгы бирмәде, хан ич ул! Шул ук вакытта йөрәкне нидер телә, йортына Сармат кызы Сафура килеп кергән саен яман гаептә тотылган берәүдәй тынычлыгын югалтыр иде. Ә башы-аягы белән Мәңгүк ханга гашыйк булган Сафура бикә аның күңелендә ни кайнавын күрмәде дә, белмәде дә. «Мәхәббәтне сукыр, диләр, әллә соң бу хәл чынлап та шулаймы?» – дип уйлар иде ул Сафура бикәнең кочагында калган һәм аның кайнар сулышын вә тәнен тойган саен, ул аны үзе дә ярата, үлепләр ярата, тик вөҗдан газабы кичерә иде. Ә ул газапны Сафура бикә белми дә, күрми дә иде, күрәсең. Яңа көн тугандай йортына килеп керә. Хан өендә тәмам чәчәк ата, язгы сандугач кебек сайрый башлый. Ә бит уенын-чынын бергә кушып кына башлаганнар иде кебек, киная-ирәешүләр аша ялкынлы мәхәббәт утына керделәр. Бу хак иде. Инде хәзер әнә шул ялкынлы шашкан мәхәббәттән чыга алмый интегәләр. Сафура бикә түгел, иң әүвәл Мәңгүк хан үзе интегә һәм иза чигә. Кайчан ул үзалдына кызарып куя, ниндидер яман гөнаһта тотылган баладай нәүмизләнә, хафага кала иде. Тик ни кылсын, Сафура бикәсенең китеп, атна-ун көнгә югалып торуы була, үзе үк аны тансыклый, Идел аша кычкырып чакырып китерәсе килә башлый. Илле язын уздырган кешегә табигый хәл идеме бу? Мәңгүк хан белмәде. Әнә шул халәт аны Бәһрам бәк каршына барудан тыеп торды.

Мәңгүк хан ни кылырга белми җизнәсе Куриштан хәбәр көтте. Угланнары кайту, алар белән күрешү, башына ишелеп төшкән кысыр кайгыны оныттырып торыр кебек иде. Аннары уллары кайткач, ниһаять, сарматлар белән кушылуны да күтәрергә булыр иде, ягъни Бәһрам бәк кырына барып, шул хакта сөйләшүләр алып барырга.

Ә Куриш җизнәсе бериш егетләрне җибәрсә дә, төпчеге Атилла олан белән мәргән меңбаш Сакмарны егетләре белән үзендә калдырган иде. Хак, Куриш җизнәсе аларны җибәрер һәм алар исән-имин ил-далага кайтырлар. Шуңа карамастан, Бәһрам бәк белән сөйләшүләр кыен булыр. Чөнки Сафура бикә кызларының бәбиләрен карарга килү сылтавы белән атна-ун көн саен унуклар ыстанына китә һәм Мәңгүк хан өендә югала иде. Әнә шул Сафура бикәнең һәм үзенең әлбәттә тиле мәхәббәтенә ышанып, күңел киңәшчесе Көнбаш атакайны хәтта Бәһрам бәк ыстанына җибәрде.


VII

Бәһрам бәк ыстанында Көнбаш атакай үз сәясәтен алып барды. Ул Бәһрам бәкне Тәңре диненә табынырга димләде, әмма Бәһрам бәк һәрчак төрле сәбәпләр табып, бу хәлне кичектерә килде. Әмма Көнбаш атакай аны һәрдаим бу мәсьәләдә борчып, бимазалап торды. Көннәрдән бер көнне алар чатырда икәүдән-икәү генә калдылар.

– Яшермим, атакай, мин сезнең Тәңрегезне яратам, ихтирам итәм, тик бит мин утка табынам. Атам да, анам да утка табынганнар. Ахыр килеп, Ут алласы үз эченә күк-кояшны да, утны да, йолдызларны да ала. Димәк, сезнең Тәңре дә Ут диненә керәдер. Миңа билгеле булганы шул, атакай, моның өстенә безнең диннең «Авеста» дигән китабы бар. Ә Тәңре диненең безнең кулда юктыр. Борынгылар исә: китаплы халык – өметле халык, дигәннәр.

– Аллалар турында бәхәс алып бару безне чарасыз гына итәр, Бәһрам бәк. Чөнки мин сезнең ни өчен, ни сәбәпләр аркасында сарматлар кырына килүегезне бераз чамалыйм. Бәхәссез, теләгегез изгедә...

– Минем хәлемә керергә теләвегез өчен рәхмәт сезгә, атакай.

– Батырбәк Бәһрам, шаһзадә, кичә генә Сафура кулындагы адаш угланың илегезгә алып киттеләр. Сафура бикә бер сүз дә әйтмәде, чөнки аның кулында үз улыдай күргән Баламбир углан бар иде. Миңа мәгълүм булганы шулдыр: атаң Рим императорына теш кайрап ята. Атаңның нияте ак төрекләр белән сарматларны кушып, сине аларга гаскәрбаш итү. Һәм шул гаскәр белән Рим тарафларына таба яу кузгалу. Моны, ни гаҗәп, ак төрекләр белән сарматлылар үзләре дә телиләр. Чөнки гомер-гомерләренә римлылар Германрих король кулыннан дала халыкларын сатып алдылар. Алар арасыннан елгыр вә мәргән егетләрне легионерлары иттеләр һәм аларны тел-иманнарыннан яздырып, үз ата-бабалары, ягъни канкардәшләре өстенә яу җибәрделәр. Атаң шаһиншаһ Ядигәр бик дөрес уйлый, колбиләүчелек исәбенә сорыкорттай яшәгән Рим империясенә ике яклап һөҗүм итәргә кирәк. Бары тик шул чакта гына гасырлар буена римлылар белән орышып яткан фарсылар уңышка ирешәчәк. Ләкин моның өчен сезгә, батырбәк Бәһрам, Тәңре диненә күчәргә туры килер, юкса сезне нә сарматлар, нә ак төрекләр кабул итмәсләр.

– Мин сезгә таң калып утырам, атакай, күрәзәме әллә сез? Күрәзә түгелсез, күрәм. Беләсегез килсә, атакай, мине акыллы грек мөгаллимнәре укыттылар. Сезне кем укытты? Күрәсез, атакай, хөрмәт йөзеннән мин синең белән сез дип сөйләшә башладым. Чөнки әңгәмә барышында шуңа төшендем, без икебез дә бер үк нәрсә турында уйлыйбыз икән. Мин, атакай, сезнең йөздә үземә фикердәш таптым, менә бүген, хәзер. Минем беренче чарам, беренче кылган чарам, атакай, ике зур кардәш кавемне кушу булыр, һәм мин, сезнең ярдәм белән, бу ике халыкны тиз арада кушармын. Кушармын да, без бөтен көчебез белән Германрих корольгә ябырылырбыз һәм сез, атакай, бу эштә минем киңәшчем булырсыз.

Көнбаш атакай, Бәһрам бәкнең бу сүзләрен гаҗәпләнә калып тыңлап утырды, ахыр торып, ишекле-түрле йөреп килде. Аннары шаһзадә Бәһрам каршына туктады да:

Минем бер шартым бар сезгә, батырбәк Бәһрам: кушылган халыкларга Мәңгүк хан – Хан булыр. Сез исә яубаш. Шулай булганда гына без барысына да ирешербез.

– Мин сезнең белән ризамын, атакай! – диде шаһзадә Бәһрам.

Шаһзадә авызыннан шундый сүзләрне ишетүгә, Көнбаш атакай кояшчыгыш ягындагы ишек каршына тезләнде дә Тәңресенә дога кылды. Моны күреп, Бәһрам бәк тә аның кырына тезләнде һәм үз алласыннан кыласы гамәлләре уң булсын дип, дога кылды. Ут алласыннан фатиха сорады. Сорады, әмма үзе уйланды: даланың ике зур кавеме кушылып, яубаш булып алгач, Бәһрам бәк үсәр, ә Сафура бикә тәгаен күләгәдә калыр. Ә менә аның халык алдында дәрәҗәсе төшмәс, чөнки ул яубаш булачак. Яудан кайткач, ә бәлки киткәнче үк, кулына төшергән Германрих кызына өйләнер. Әнә шулай барысы да үз эзенә төшәр.

Әмма үз-үзен шулай дип юатса да, Бәһрам бәк күңелендә йөрәген көйдереп торган гарьләнү хисе кайнады. Сармат хан кызы кияве иде ич ул! Ярты дала халкын кулында тоткан дәһшәтле Сармат хан кызына өйләнгән кеше иде. Хәзер исә әнә шул сылу бикә аңардан бөтенләй йөз чөерде, унуклар ыстаныннан кайтып та кергәне юк. Ахыр килеп, шаһзадә ич ул, киләчәктә Римны да кулга төшереп, ил-дөньяны биләгән империянең тәхетенә утырасы кеше. Хак, теге яктан да, бу яктан да аның турында халык авыз чайкар. Чайкасын. Аның каравы, ул кулында дөнья халкын тотасы император булачак, ягъни шаһиншаһ. Аннары, нигә әле ул хәтле уфтана: Мәңгүк ханга арысланнан калган җәйран гына ич Сафура бикә. Ни борын чөерсә дә, унуклар ханы Мәңгүк аның калдыгына өйләнде. Хак, халык: «Бал искерми, кыз картаймый», – ди. Дисә соң! Бал искермидер, хак, ә менә кыз картая, моны гына яхшы белә иде Бәһрам бәк. Ул еш кына король кызы белән Сафура бикәнең йөз-кыяфәтен чагыштыра һәм һәрчак хәйран калып кинәнә иде. Ул отты, отты, оттырмады! Мәңгүк хан ни борын чөерсә дә, Сафура бикә Бәһрам бәкнең беренче хатыны булып калачак, ә аның өченче хатыны.

Алар бик озак, һәркайсы үз дөньясына уйга чумып утырдылар, ахыр Көнбаш атакай аягүрә басты, Бәһрам бәккә кулын сузды.

– Тәңре безне үзе кавыштырды, – диде.

Икебезгә дә фатихасын бирде, атакай, икебезгә дә.

Бәһрам бәк Көнбаш атакайны чатырыннан озата чыкты, күкрәгенә кулын куеп саубуллашты, һәм чатырына әйләнеп Керүгә, ул чатырына хәрам атакай Шахрайны чакыртып алды. Хәрам атакай бик тиз килеп керде. Бәһрам бәк аңа янәшәсеннән урын күрсәтте. Дөресен әйтергә кирәк, Бәһрам бәк хорам атакайны яратып бетерми иде. Һәм бер хатын-кызлардан баш тартуы өчен генә түгел, ит ашамаганы өчен дә. Ул белә иде, Шахрай каһинны егет чакта ук хатын-кызны яратудан мәхрүм иткәннәр һәм иң гаҗәбе, моңа ул үзе ризалык биргән, шул ук вакытта ошбу кеше авызына бер кисәк ит тә капмый иде, бары тик яшелчә һәм җиләк-җимеш ашап тора. Шуңамы, күзләре тонык, йөзе саргылт. Иманы да сәер, хәрам ата Шахрай караңгылык белән яктылыкны, игелек белән яманлыкны таный, кылган гамәле дә, имеш, караңгылыктан яктылыкка омтылу һәм яманлыктан качу, игелеккә йөз тоту.

Шаһиншаһ Шапур бабалары ике елга арасындагы җирләрне үз канаты астына җыярга теләп, Рим империясенә сугыш игълан итә. Каты бәрелешләрдән соң римлыларны җиңә Һәм император Валерианны бөтен гаскәре белән дияргә була әсир итә. Бәһрам бәккә соңгысы да мәгълүм, шаһиншаһ Шапур римлыларның бөтенесен, хәтта императорны да кол итә һәм алардан Иранда тиңе булмаган Бәнд-Кәйсәр дигән буа күтәрттерә, моның белән генә тынычланмый бабасы Шапур, Урта Азия җирләренә яу йөри һәм тураннарның Чәч (Ташкент) каласына кадәр барып җитә. Әнә шул чорда Иран империясенең ил чикләре ак төрекләрнең җәйләү-биләмәләренә кадәр барып терәлә. Ләкин мең еллар элек Иран шаһиншаһы Кир, Туран ханбикәсе Таңана тарафыннан җиңелгән кебек, Шапур гаскәре дә бәхетсезлеккә очрый – тураннардан җиңелә һәм куәтле санында йөргән шаһиншаһ үз җирләренә кадәр чигенергә мәҗбүр була. Ул гынамы, тураннарның атлы гаскәриләре куәтен татыган шаһиншаһ Шапур Туран илтабары белән солых төзи. Һәм шушы елдан Иран шаһиншаһлары әнә шул көчле вә куәтле халыкны үз ягына аудару сәясәте алып бара башлыйлар. Ары таба шаһиншаһ Ядигәрнең улы шаһзадә Бәһрамны сарматларга җибәрүе дә шушы сәясәтнең дәвамы итеп кабул иттеләр. Моны гына Бәһрам бәк яхшы аңлый иде һәм атасының сәясәтен хуплаган иде. Шул максат белән ул сарматларга килде, шул максат белән Сармат хан кызы Сафурага өйләнде. Ул гынамы, Сафура бикәдән нинди генә кимсетү тоймасын, ул сарматлар белән ак төрекләрне кушуга ирешәчәк. Моңа аның иманы камил иде. Сафура бикәне югалтуы шәхсән аны хафага салса да, сәяси яктан зур оту иде. «Әйе, оту!» – диде үзалдына Бәһрам бәк. Кушылган төрек кавемнәре белән иранлылар кушылып алгач, бу бердәм халык фарсылар империясен тиңе булмаган биеклеккә күтәрәчәкләр.

...Уйланырлык иде Бәһрам шаһзадәгә, уйланырлык иде. Ил-империяне исән-имин тоту өчен Рим тарихыннан гыйбрәт алырга кирәк иде атасына. Мөгаллиме грек аңа Рим империясенең төрле сәбәпләр аркасында икегә бүленүе хакында озаклап сөйләгән иде. Мөгаллиме сөйләве буенча Рим эра башында бөтен дөнья халкына үрнәк булырдай ил-дәүләт була. Рим башкаласына тиң бер илдә дә шәһәр булмый. Андагы мәһабә! сарайлар, зиннәтле храмнар, бина-өйләрне күргән кеше булган хозурлыкка сокланып туя алмаган. Эра азагында һәм хәтта эра башында әле «Бөтен юллар Римга илтә», дигән гыйбарә-әйтем халык теленнән төшмәгән. Ә ул чынлап та шулай булган. Рим империясенә ялланып, коллар җыйган Германрих король кебек куштаннар дөнья башкаласына колларны ташын кына торганнар һәм, әлбәттә инде, бөтен юллар бары тик шул шәһәргә барып тоташкан була, шул исәптән дөнья халыкларының байлыгы да. Ни өчен, нинди сәбәпләр аркасында җимерелә башлый соң Рим империясе?.. Шул хакта сорагач, мөгаллиме Бәһрам шаһзадәгә болай дигән иде: «IV гасырда Рим императоры Константин үзенең башкаласын Византиягә күчерә һәм үзенә терәк итеп христиан динен ала. Хәер, Римны да ташлап бетерми император – тәүге традиция – коллар сатып алу Римда дәвам итә. Әмма 333 елдан соң, бу ел император Константинның Византиягә күчеп киткән елы, Рим дөнья халыклары башкаласы булудан туктый. Кем моңа сәбәпче була соң?.. Тәмам йөгәнсезләнгән император Гай Калигула, яманаты дөнья халыкларына таралган Нерон Клавдий. Бу кешеләрнең, ягъни императорларның кылган әшәкелекләренә көч-куәт биреп торган гүзәл затлар Мессалина, Поппея кебек азгын «бикә»ләр дә үз өлешләрен кертәләр. Әнә шул императорлар тәхеттә утырганда куәтле Рим үзенең мәшһүрлеген югалта башлый. Тубыгыннан алып, башына кадәр гөнаһка кереп баткан Рим империясе үзе казыган базга үзе төшә. Хак, дөнья куәтенә ия Рим тиз генә җимерелми, тиз генә куәте җуелмый. Кешелек Дөньясына үзенең үсеш үрнәген дә, җимерелә башлау гыйбрәтен дә биреп бетергән була инде Рим. Әлбәттә инде, империянең Төньяк һәм Көнчыгыш империяләренә аерылуы да моңа сәбәпче була. Константин Византиягә күчеп киткәч, тәүге башкала бушап калган кебек була. Көнчыгыштагы Римга башта Рим дип йөрсәләр дә, Византия төбәгенә урнашкан Рим күп тә Үтми тәүге Римны күләгәдә калдыра. Иң хәтәре, элек Рим империясе канаты астына көчләп җыелган халыклар мөстәкыйльлеккә йөз тота башлыйлар, күпләре империядән аерылып чыгалар, үз гаскәрләрен булдыралар, Римга буйсынмый башлыйлар. Нигездән чери башлаган Рим империясе – коллар исәбенә яшәгән дәүләт буларак, җылы сулы диңгезгә чыккан айсберг кебек эри, югала, таркала башлый».



Шуңа карамастан, илдә коллар һәм пләбәйләр1 баш күтәрсәләр дә, Рим империясе суга бата башлаган кешедәй саламга тотынып булса да яшәргә тели. Ахыр, килеп, IV гасыр башында империянең якын-тирәсендәге халыкларны богауда тотарлык кына көче була әле. Менә нәкъ шул елларда империянең көнчыгыш тарафындагы илләрдә, төбәп әйткәндә, яһүдләр яшәгән Иерусалим каласында христиан дине аякланып китә. Ахыр явыз император Диаклетиан чарасыз кала һәм 305 елда империя тәхетен ике цезарена калдырып (Константин белән Лицәйгә), ялга китә, ягъни отставкага. Борынгы төркиләр ике тәкә башы бер казанга сыймый, дигәннәр, хак булалар, күп тә үтми ике цезарь арасыннан кара мәче уза. Алар икесе дә Милан каласына җыенга баралар һәм 313 елда христиан динен тыймаска дигән җыен чыгарган эдиктка кул куялар. Бу эдиктны, Римга кайткач, бар халыкка игълан итәләр. Моңа кадәр җәберләнгән, рәнҗетелгән христианнар тантана итәләр. Башкалага христиан диненә табынган руханилар агыла. Рим түрәләре, бигрәк тә Константин белән Лицәй, пошаманга калалар. Рим һәм римлылар, бигрәк тә куштан түрәләр элеккечә яшәргә һәм күңел ачарга теләсәләр дә, барып чыкмый, аларга христианнар комачаулыйлар, шул хәлдән соң патрицийлар, легионерлар кала капкаларын ябалар, христианнарны башкалага кертми башлыйлар. Менә шунда катгый рәвештә әмер бирмәсә дә, Константин христианнарны яклап чыга, ә аның ише цезарь Лицәй куштаннарны яклый. Империя башында утырган ике түрә арасында җитди каршылык туа. Ул арада Римга Иерусалимга барып, христиан динен кабул итеп кайткан Константинның анасы Елена кайта һәм ике түрәгә дә мөрәҗәгать белән чыга – калада христиан храмы күтәрергә һәм моңа мул итеп акча бирә. Шул хәбәр христианнарга ирешүгә, христианнар Константинга мәдхия, ә аның ише Лицәйгә каһәр укый башлыйлар. Бу хәл шул чиккә барып җитә ки, цезарь Лицәй үзенең яраннары белән Балкан тарафларына күчеп китәргә мәҗбүр була. Ә Константин христианнар белән аны куа чыга, ул качкын цезарьны, ягъни ишен империягә хыянәт итүдә гаепли. Ике бертугандай ахири Византия җирендә канга-кан килеп сугышалар. Лицәй ягында орышларда чыныккан атаклы легионерлар, ә Константин ягында җаннарын аллага корбан бирергә әзер торган христианнар. Константин байрагында – зур тәре символы, Лицәй байрагында – Рим империясенең каракош сурәте. Орышка каршы төндә Константин төш күрә. Төшендә христианнар кулында зур тәре сурәте абайлый һәм шул төшендә күргән тәрене байракка төшертеп, орышка кузгала, ягъни улларының кулларына тоттыра. Әнә шулай римлыларның төшенә дә кермәгән һәм моңа кадәр Рим империясе җирендә булмаган канлы сугыш була. Ике яктан да чиксез-чамасыз кеше кырыла. Әмма христианнар өстен чыгалар. Константин Лицәйне әсир итә һәм тимер читлеккә утыртып, Римга озаттыра. Ә үзе Лицәйне җиңгән җирдә – борынгы греклар заманыннан ук Визант дип аталган төбәккә башкала күтәртә башлый, һәм бу каланы моңа кадәр эзәрлекләнгән, тау куышларында, идән асларында аллага гыйбадәт кылган христианнар күтәрә. Шул елдан Ауропадагы христианнарга, тулы ук булмаса да, ирек бирелә.

Башкала салган Константин кала чиген үзе сызып бирә. Кала бик уңайлы урынга салына. Булачак каланың уңай ягын бик тиз күреп алган сәүдәгәрләр яңа калага олау-олау товар китерә «ашлыйлар. Моны күреп, күп тә үтми, Константин үзе дә Византиягә күчеп килә һәм Босфор бугазындагы көне белән үсеп тән шәһәрне башкаласы итеп игълан итә. Һәм бу кала, гәрчә Константин соңгы минутларына кадәр мәҗүси калса да, үләр алдыннан гына христиан динен кабул иткән булса да, бик тиз шкалага әверелә. Ә борынгы Рим һаман исә мәҗүсилеккә йөз кан, коллыкның соңгы терәге йөзендә дөнья тарихына кереп калган. Визант җире үзенең йомшак табигате, олы су юлы өстендә булуы белән тәмам дөнья сәүдә үзәгенә әверелә һәм күп тә үтми Көнчыгыш Рим – Византия империясенә нигез ташы салына. Бу чорларда Византия көне-төне белән үсә, ә РИМ көне-төне белән түбән тәгәри. Мөгаллиме әйтүе хак булса Лицәйне җиңгәннән соң Константин сугышта шәһит киткән христианнар каны белән битен юа һәм шунда христианнарга үлгәнче тугры калырга ант итә.

Шаһзадә Бәһрамны да туган илендә шундыйрак язмыш көтмиме?

Шаһзадә Бәһрам бу хакта атакае Шахрайга әйтергә курыкса да, уйларга кыйды. Заманында явыз император Диакдетиан христианнарны эзәрлекләп зур хата кыла – ялгыша. Бүген аның атасы шаһиншаһ Ядигәр мөбәтләрне эзәрлекли. Ул да Диоклетиан император көненә калмасмы? Менә бүген аның каршында атасы эзәрлекләгән мөбәтләрнең берсе утыра – Шахрай каһин. Әйе, ил тәхетенә утырыр өчен ул бүген ике юлның берсен сайларга тиеш.

– Атакай, – диде, ниһаять, шаһзадә Бәһрам. – Атакай, әйт, әйтер сүзең. Атам сине бирегә нинди йөк белән юллады?

– Дөресен әйтим, шаһзадә, мине атаң юлламады. Илдә тынычлык китеп тора, ә атаң шаһиншаһ Ядигәр барысына да күзен йомып, мөбәтләрне эзәрлекли. Ил каһиннары моңа риза түгел, шуңа күрә мине синең тарафка җибәрделәр.

Шаһзадә Бәһрам янә бер тапкыр каһин Шахрайны күздән кичерде. Каһин борынгы ак төрекләрчә чем-карадан киенгән, сакалы юк. Хәрам атакайларның сакал-мыегы үсми дигәннәр иде, хак икән. Төс-йөзе саргылт, бер колагында зур гына дугасыман алка. Алтын алкада энҗеләр җемелди. Бар куанычы шулмы бу каһинның? Кем бу кеше аңа? Дусмы, дошманмы? Дошман һәрчак, һәр чорда да дошман инде ул. Әгәр дә мәгәр синең аны җиңәр әмәлең юк икән, сәяси хәйләгә кереш. Борынгы кытайлылар ак төрекләрне шулай җиңгәннәр, диләр, дипломатик юллар белән, алдый-йолдый, әйләндерә-тулгандыра. Заманында Иран шаһиншаһы Шапур бабасы да кыпчаклар атындагы ак төрекләрне шул юл белән алдый. Ярым утрак, ярым күчмә олуг далада гомер иткән туран-төрки халыклары белән Бөек Искәндәр дә дә күзгә-күз очраша. Тегеләрне җиңә алмаудан чарасыз калгач, Туран Илтабары кызына өйләнеп, төркиләр белән килешү төзи. Ахыр килеп, сасанидлар династиясе Иран тәхетен биләгәч, төрек-туран кавемнәренең илбашы Кошнаваз Иран шаһиншаһыннан ниндидер күләмдә ясак түләтә башлый. Ни чара кылмак кирәк, шаһзадә Бәһрам үзе шаһит, аталары бүген дә кыпчак төркиләренә ниндидер күләмдә ясак түләп ята. Кошнаваз илтабар Кытай сугышчылары белән орышта ятып кала, аның артыннан күп тә үтми, Шимбай хан да Тәңресе янына китә. Ниһаять, таралды, сибелде кебек иде кыпчаклар йөзендәге ак төрекләр, юк, тагын сарматлар белән кушылып янә куәткә ия була башладылар. Җитмәсә, шаһзадә Бәһрам үзе ук аларга ярдәмгә килде...

Шаһзадә Бәһрам башын ике учына куеп, янә уйга калды.

Мөбәтләр хәрәкәтен җитәкләүче ил каһиннары ниндидер сихри саннар уйлап тапканнар һәм шул саннарга сихри бер мәгънә салып, кешенең башын катыралар. Шаһзадә Бәһрам ул саннарны яттан белә. Җиде аша дүрт һәм унике. Дүрт санына дүрт мәгънә салынган. Беренчесе – капма-каршылык, икенчесе – вакыт өстеннән хакимлек иткән хәтер, өченчесе – тигезлеккә һәм камиллеккә йөз тоткан акыл, дүртенчесе – хушлашу бәхетен тою. Җидегә исә гадәти хәлләрдәге хәлләр керә: хакимият, идарә, саклау, үтәү, уйлану, фикерләү, хезмәт итү. Мөбәтләр фикереңчә, яктылык һәм караңгылык мәңгелек сугышта торалар, туктаусыз хәрәкәт итәләр.

Шушы фәлсәфи караш аша каһиннар халык акылына үтеп керәләр, кешеләрне юлларыннан яздыралар. Ни тырышса да, Бәһрам шаһзадә мөбәтләрнең бу фәлсәфәсенә төшенеп җитә алмады...

– Мин сиңа, атакай, уз фикеремне атамнан чираттагы чапкыным килгәч әйтермен, – диде ул шаһзадәдән җавап көтеп, сөрәеп утырган хәрам атага. Теге исә бер сүз әйтми, урыныннан купты һәм башын игән килеш чатырдан чыгып китте.
VIII
Гадәти көн түгел иде бу шаһиншаһ Ядигәр өчен. Дәүләтчелеккә береккән халык тормышы гадәттә бер теләккә, бер максатка юнәлтелгән була, шушы теләк-максатның юнәлеше аз гына үзгәрә икән – бу инде дәүләт җимерелүгә таба йөз тота дигән сүз. Рим империясе җимерелү алдында тора, куәтле дәүләт хәзер диңгезгә бата барган корабның җилкәннәренә генә тотынып торуын хәтерләтә. Шушы фаҗига Иран империясенә дә килеп ятмыймы? Иртән иртүк тәхет ягына кереп утырган шаһиншаһ Ядигәр шул турыда уйлап куйды. Шуның өчен алдан ук чарасын күрергә кирәк дигән нияткә килде. Әйе, ул Рим императоры Диоклетиан көненә калмас, тикторганда христианнар алдында көчсезлеген күрсәтеп, тәхетен генә түгел, дәүләтен сукбайларга калдырмас. Аның тәхетен биләргә менә дигән ике улы бар. Хак, аның иң ышанычлысы сарматларда, ләкин вакыты җиткәч, ул аны бик тиз илгә кайтартыр.

Шаһиншаһ Ядигәр тәхет ягына вәзире Михрабны дәштереп алды. Өстенә кызыл төстәге чапан кигән, муенына кара шарф ураган, баш түбәсенә яһүдләр кебек чәйләшкә каплаган вәзире тәхет ягына керүгә, күкрәгенә кулын куеп, шаһиншаһка баш иде һәм Ядигәр күрсәткән урынга утырды. Бу вәзирнең гадәти урыны иде, ләкин шаһиншаһ утыр, дип ишарә ясамыйча вәзир беркайчан да утырмады, шаһиншаһын баскан килеш, аягүрә тыңлады.

– Ил чикләрендә иминлекме, вәзир? – дип сорады шаһиншаһ Ядигәр вәзире йомшак кәнәфигә чумуга.

– Кыпчаклар дип аталган ак төрекләр Кавказ якларын яулап йөриләр, алар токымындагы сабирлар Ибер, Әрмән чикләренә җитеп җәйли башлаганнар. Империябез чикләрендә дә тынычлык китеп тора, галиҗәнаплары.

Шаһиншаһ Ядигәр бертын дәшми торды. Нәрсә әйтә ала ул, вәзире хаклы иде, чөнки сарматлардагы улы да шул хакта хәбәр итеп тора. Әллә нигә илдә тынычлык китеп тора. Моның өстенә сарай аксөякләре белән каһиннар берләшеп алганнар дигән хәбәр йөри. Бөтен азатларын кузгатып, кырып саласы иде дә үзләрен, әллә ни чабудан тоткан. Ни икәнен шаһиншаһ үзе дә ачыклап җитә алмый. Әмма шиге бар, каһиннарның дехканнарны кузгатулары бар иде. Дехканнар баш күтәрсәләр, эшләр харап. Ни кылырга тиеш ул?.. Хәтта вәзиренә дә ышанмый башлады, ул да шаһиншаһыннан нидер яшерә кебек. Тик башка чара бармы сиңа, Ядигәр?

Бар ул, бар!

Угылы Бәһрамны сарматлардан чакыртып алырга да, тәхетне ана васыять итеп, баш күтәрергә җыенганнарны кылычтан уздырырга... Кемгә дә түгел, үзенә. Тик бу хакта илдәүләт серен саклый алмаган вәзиренә әйтергә тиешме ул? Юк! Ләкин бит мөбәтләр кузгалсалар соң булып куюы бар. Юк, вәзиренә әйтмичә булдыра алмый, белсен. Мөбәтләргә бу хәбәр ирешкән икән, димәк, вәзире тараткан булачак.

– Вәзирем, кайчандыр каһин Мани оештырып җибәргән мөбәтләр илне кулларына җыярга тырышалар. Заманында атам куенына сыенган христиан Абрам да үзен акламады.

– Шаһиншаһ, христиан дине кешене дөньялыкта ук җәфа чигәргә өнди, дөньялыкта ук аны газапка түзәргә куша, христиан диненең төп максаты – адәм баласындагы кешелек сыйфатын кимсетү, түрәләргә сүз катмау, карусыз буйсыну, чарасыз калганда монастырьларга китеп котылу чарасы бар-барын, ләкин бездә аларның берсе дә юк әле. Һәм булмый да калды, сез аларны илдән куып дөрес эшләдегез.

– Син шулай дисең, вәзирем, ә бит Византиядә тау куышларында яшеренеп, нә алла булып җитмәгән, нә адәми затлардан аерылган яһүдкә гыйбадәт кылып яткан христианнар бүген ил башында утыралар. Ул гынамы, император Константинны баш каһин дәрәҗәсенә күтәрделәр. Бүген христианнар Византиядә тиңе булмаган храм өстенә храм салып яталар.

– Мөбәтләрнең сасанидлар династиясе тәхетен какшатырга керешмәкчеләрме әллә, булмас ул?!

– Шуның өчен безгә алданрак чарасын күрергә кирәк булыр, шаһиншаһ.

– Мин мөбәтләр өндәгән тигезләүне беркайчан да кабул итмәячәкмен. Ишетәсеңме, вәзирем, беркайчан да! Илдәге адәмнәр генә түгел, адәм баласындагы кул бармакларын да тигез яратмаган Аллаһу.

– Хак әйтәсез, шаһиншаһ, хак әйтәсез. Тик бит Фәрүздә мөбәтләр баш күтәрә башлаганнар инде. Аларны тиз арада тыю кирәк иде.

– Иртәгә үк араларына ышанычлы шымчыларыңны җибәр, – диде Ядигәр шаһиншаһ вәзиреңә һәм утырган урыныннан кубып, йөреп килде.

– Мин барысын да сез дигәнчә башкарырмын, галиҗәнаплары.

– Бар, юлында бул, – диде дә шаһиншаһ ишек кырындагы сакчыга әйтте: – Миңа гаскәрбашны дәш!

Вәзир Михраб баш ия-ия чыгып китте. Ядигәр шаһиншаһ барысын да яза барамы дип, бетекчесенә күз төшереп алды. Бетекче барысын да яза бара иде. Һәм шулай эшләргә тиеш тә. Иран шаһиншаһлары барысы да елъязмалар алып барганнар, шаһиншаһ авызыннан чыккан һәр сүз, һәм әмер, һәм боерык-фәрман бетекче кулыннан үткән. Ата-бабалары бетекчеләрне генә түгел, һәр сарай хезмәтчесен табибларга кат-кат күрсәтеп, карап-тикшереп хезмәткә алганнар, һәр сарай куштанын шаһиншаһ үзе сайлап алган. Гарип-горабаны сарай тирәсенә якын да җибәрмәгәннәр. Аз гына бөкресе чыгып торган әрмәннәр шаһы Валаршаны бабасы үзе җәзаларга боера. Фарсылар шаһиншаһы үзе дә тәнгә чиста, таза һәм сау-сәламәт була һәм балаларыннан да шуны таләп иткән. «Тән гариплеге акыл зәгыйфьлегенә китерә», – дип язганнар борынгы бабалары.

Шаһиншаһ Ядигәр сарай тәрәзәсеннән бакчага күз ташлады. Матур сынлы, бакыр-кара тәнле эфиоп бакча гөлләрен карый. Бакчачының беләкләреңдәге сеңерләр уйнап тора. Шулчак бакчачы эфиоп янына пешекче кыз килде. Туран кешесе иде пешекче кыз, чынаяктай ап-ак тәнле, күзләре ачык һавадай зәп-зәңгәр. Пешекче кызны очраткан саен шаһиншаһ Ядигәр аның әнә шул куе зәңгәр күзләренә карый. Ул күзләр аңа мөлдерәп торган күлләрне хәтерләтә иде. Кызны сарайга гаиләсе белән туран сәүдәгәрләре китергәннәр иде. Кызны күргәч тә ошаткан иде шаһиншаһ Ядигәр. Пешекче кыз гаиләсендә барчасы да кыз кебек үк тулы йөзлеләр, зәңгәр күзлеләр һәм Кытай чынаягыдай ак тәнлеләр иде. Бер тапкыр пешекче кызны шаһиншаһ үз кырына дәштерде һәм бетекчегә ярдәм итәргә кушты. Пешекче кыз аның белән килешмәвен сиздереп, башын чайкады. Сарайда шаһиншаһка каршы килү ярый торган нәрсә түгел иде, әмма Ядигәр шаһиншаһ кызга бер сүз дә әйтмәде. Әнә шуннан соң шаһиншаһ кызга һәрчак игътибар итә башлады. Туран кызы тора-бара кай ягы беләндер аның күңелен биләде. Бер тапкыр ул аны бакчада очратты һәм аңардан: «Атаң кайсы төрки кавеменнән?» – дип сорады. «Унуклар нәселеннән», – диде кыз. Бу кавемне яхшы белә иде инде Ядигәр шаһиншаһ, чөнки ак төрекләр турында улы Бәһрам хәбәр итеп тора иде. Әнә шул куәтле кавемне илгә кушарга йөри иде дә инде угылы Бәһрам. Бу – шаһиншаһ Ядигәр теләге дә иде. Әгәр дә мәгәр шаһзадә Бәһрам бу эшне башкарып чыкса, шаһиншаһ Ядигәр ике дә уйламый тәхетен аңа васыять итәчәк...

Тәрәзәгә баеп барган кояш нурлары төшә, ул арада бакчачы да, чибәр һәм сылу туран кызы да күренмәс булды. Шаһиншаһ Ядигәр тәхетенә таба узды, терәк итеп арысланнар сыны ясалган, йомшак Кытай ефәге белән тышланган урынга утырды. Ул арада тәхет ягына гаскәрбаш керде. Гадәт буенча гаскәрбаш аның әмерен басып тынлап торырга тиеш иде һәм ул шулай итте дә, тәхеткә җитәр-җитмәс туктады, шаһиншаһка баш иеп сәлам юллады, әмма бу юлы Ядигәр аңа утырырга урын күрсәтте, гадәттә бу урында вәзире утырыр иде.

– Минем әмерем шул булыр сиңа, гаскәрбаш. Атна-ун көн дигәндә кимендә ун мең атлы гаскәр җый. Аларга биш мең җәяүле һәм кирәк кадәр азык-төлек белән олау иярсен.

– Атлы гаскәр, фил куучылар, дөядә сугышучылар, олау һәм җәяүле яугирләр атна дигәндә сарай каршында булыр, галиҗәнаплары.

– Кыл боерганны, гаскәрбаш. Мин сиңа ышанам.

– Баш өсте, галиҗәнаплары, баш өсте.

Гаскәрбаш урыныннан купты, кабалана төшеп чыгып китте. Гаскәрбашның кабалана-кабалана чыгып китүен шаһиншаһ ошатмады, әмма аны туктатмады. Кузгалды һәм янә бакча ягына караган тәрәзә янына килде. Бакчада берәү дә юк иде инде. Вак таш сипкән сукмакта алгөл чәчкә ята. «Туран кызының йөрер юлына бакчачы эфиоп ташлаган», – дип уйлады шаһиншаһ һәм үзалдына көлемсерәп куйды. Гүзәл, чибәр иде туран кызы, шаһиншаһ булса да, гүзәллеккә сокланудан ул да мәхрүм түгел иде.

Кисәк ул борылды һәм кыю адымнар белән кораллар бүлмәсенә үтте. Монда ни генә юк иде: борынгы бабалары кулланган кораллардан башлап, сакал кырырдай үткен һәм җиңел кылычлар, төркиләрдән алган сызгыра торган уклар, тоташ тимердән эшләнгән калканнар, төркиләрнең еракка ата торган озын керешле җәяләре, саплары зиннәтле ташлар белән бизәлгән хәнҗәрләре, һәр гасыр саен кеше үтерү өчен эшләнгән кораллар камилләшә барган. Киң грек ятаганнарын татар тимерчеләре ясаган җиңел кылычлар алыштырган. Күр әле, заманалар үтә барган саен корычның катысын, коралның җиңелен һәм камилен төркиләр ясаганнар. Болгар тимерчеләре ясаган коралларны кытайлыларга гына түгел, иранлыларга да китереп сата башладылар. Тик бер нәрсә турында уйламыйлар кебек шаһиншаһ Ядигәргә төркиләр, тора-бара бу коралларның очлары төркиләрнең үзләренә таба борылуы бар ич. Һәм заманалар үткән саен шулай булыр да. Әйе, татар тимерчеләре аша булса да, сугыш кораллары камилләшә, ә менә халыклар белән идарә итү нигәдер кыенлаша бара. Әйтик, халыклар белән идарә итү аның бабаларына бер дә кыен булмаган, һәрхәлдә тарихчылар шулайрак язалар, ә менә шаһиншаһ Ядигәргә ил белән идарә итү елдан-ел кыенлаша бара. Ил белән идарә итүдә шаһиншаһ Ядигәр реформалар да уздырды, сарай куштаннарын да алыштыра торды, һәр өлкәгә үз кешеләрен куйды һәм аларны үз кырына дәштереп, ике-өч айга бер хисап алды, аларга яңадан-яңа бурычлар йөкләде, киңәшләр бирде, зарларын тыңлады, ярдәм кирәгеңә ярдәм итте, ярдәм итеп тә аякланып китә алмаганнарын алып атты. Өлкә түрәләре аңа башкалада тураннар базарын ачарга үтенделәр. Имеш, чыдам вә гаскәри атларны тураннар гына саталар, корал турында әйтеп торасы да юк, дирбияләре дә иң югары камиллектә. Ләкин әрсез туран-төркиләр корал һәм атлар белән бергә базарларына коллар китереп тә сата башладылар. Алар сәүдәгәрләрендә кызыл йөзле аланнар, сипкелле готлар, сары тәнле җүҗаннар да, хәтта үз халыклары да булыр иде, бигрәк тә күпләп кызлар китерерләр иде. Кызлары чибәрләр, күз алмалы гүзәлләр булыр, фарсы байлары һәм куштаннары туран кызларын бик теләп алырлар иде, ә Туран иле сәүдәгәрләре үзләре исә кара чәчле, тутсыл йөзле фарсы кызларын сатып алып китәрләр иде.

Әнә шушындый уйлар белән шаһиншаһ Ядигәр баскычлардан түбән төште һәм тар сукмаклар аша ял бакчага чыкты. Кояш яңа гына баеган, җир өстенә эңгер иңеп килә. Һава җылы, ләкин күрер күзгә якты иде әле. Храм ягына таба рухани мөбәт атлый, озын киеме аягына урала. Мөбәт атакай, нидер сизенеп, әйләнеп шаһиншаһка карады, бермәл ни кылырга белми торды, ахыр юлын дәвам итте, туктамады, башкалар кебек шаһиншаһка баш имәде. Яратмады шаһиншаһ Ядигәр руханиларны. Аның уенча, нәкъ менә алар котырталар иде халыкны. Храм ягыннан утка ташланган чүпрәк исе килә. Каһиннар надан халыкларны әнә шулай чүпрәкне утта яндырып дәвалыйлар. Теге бичара чүпрәк төтене исенә түзә алмый йөткеренә, тончыга башлый. Ахыр, бичаракай бу хәлдән котылу өчен, мин сәламәтләндем инде дип, чыгып китү җаен карый. Берише исә шул чүпрәкне исни-исни храмда ук җан тәслим кыла. Кая илтәләр ул бичараларның мәетләрен, шаһиншаһ Ядигәр кызыксынмады. Соңыннан бу хакта сорагач, вәзире җиткерде: мәетләрне идән астындагы арысланнарга ташлыйлар икән.

Бу хәлне белсә дә, шаһиншаһ Ядигәр вәзиренә бер сүз дә әйтмәде. Аның мөбәтләрне бер селтәнүдә юк итәсе килә иде. Шуның өчен ул руханилар күләгәсендә секта группы оештырып йөрүче мөбәтләрнең әкәмәтләренә күз йома килде, вакытын көтте һәм менә ул көн килеп җитеп ята. Шаһиншаһ Ядигәр кинәт борылды да, храмга таба атлады. Шул чакта аның каршына туран кызы килеп чыкты. Шаһиншаһ булса да, кинәт булгангамы, Ядигәр каушап калды, ләкин үзен бик тиз кулга алды.

– Чәчкә мин, Чәчкә атлы мин, галиҗәнаплары. – диде кыз чак кына чүгә төшеп. – Анам янына барам, ул сезгә моңа кадәр күрмәгән аш хәстәрли.

Ул аны туктатасы һәм иңнәреннән алып, күзләренә карыйсы итте, тәүгечә. Аның моңа хакы да бар иде, шаһиншаһ ич ул! Сарайдагы җарияләр аның белән булыр өчен җаннарын кыярга әзерләр, ә бу кыяр-кыймас тора, җитмәсә тулынкы, күперебрәк һәм дымланыбрак торган авызын каплады. Дәрес, яулык очы белән генә, әмма зәңгәр күзләре бу хәлдән тагын да төсләебрәк китте сыман.

– Ач йөзен, Чәчкә, сиңа шаһиншаһың бага. Ач, минем синең гүзәл йөзең күрәсем килә.

Кызның битләре тагын да алсуланып китте һәм ул әкрен генә йөзен ачты, керфекләрен түбән төшерде, ахыр хәтта керфекләрен каккалап, шаһиншаһка багарга кыйды. Ул арада храм яклап берәү тамак кырды, ул да түгел, куаклар арасыннан бакчачы эфиоп килеп чыкты.

– Чәчкә, – диде бакчачы шаһиншаһны күрмичә булса кирәк. – Чәчкә, сине әниең дәшә.

Шаһиншаһ Ядигәр бакчачыга әйләнеп карады, ә теге шаһиншаһны күрде дә кулы-йөзе белән җиргә капланды.

– Йә, тор, бар юлыңда бул, – диде аңа шаһиншаһ Ядигәр, аның бүген кәефе әйбәт иде, киң күңеллелек күрсәтте. Аны барысы да күзәтәләр иде. Ул моңа шаккатмады, аны барысы да яшеренеп саклыйлар иде һәм ул шулай булырга тиеш иде дә. Чөнки ул шаһиншаһ. Тик бит шаһиншаһка күз-колак булырга вәзир азатларына кушкан булса, бакчачының моңа хакы юк иде. Кинәт кенә кызык булып китте шаһиншаһ Ядигәргә. Үз сараенда, үз бакчасында, әмма аны күз карасыдай саклыйлар.

Шул вакыт урам яклап азатлар җырлап җибәрделәр. Шаһиншаһ Ядигәр тураебрак басты, бөтен тәнен вә калебен, барлык әгъзаларын чемердәтеп, күңелен горурлык хисе биләде. Җыр тантаналы төстә бер ерагайды, бер янә көчәеп китте, шаһиншаһ Ядигәрнең бала йоннары кузгалып киткәндәй итте. Ләкин шул мәлдә икенче бер тавыш колагына килеп орылды. Азатлары кинәт сорнай кычкырта башладылар. Бу азатларны йокыга дәшү быргысы иде. Азатларның торак урыннары шаһиншаһ сарае белән янәшә генә һәм азатларның торагы урам яклап кеше менмәстәй дувал белән уратып алынган иде. Сарай алына менгән һәр кеше сакчылар угына тап булачак иде. Моны бабасы шаһиншаһ Шапур шулай эшләткән һәм шул тәртип әле булса дәвам итә.

Кыз китеп барды, шаһиншаһ Ядигәр храм баскычлары буйлап күтәрелә башлады, ахыр, эчкәре үтте. Храм эченә ярым караңгылык иңгән. Мәңгелек ут янына каһин атакай баскан һәм каршында утырган иптәшкә нидер сөйли. Утка җитәр-җитмәс шаһиншаһ туктады, ул каһин атакайның баштагы сүзләрен ишетмәсә дә, соңгыларына колак салды.

«Дөнья галәмендәге утка, суга, җир-туфракка бер генә адәми заты да ия була алмый. Шулаймы?.. Берәүләр бай, берәүләр ярлы – гаделлекме бу?! Ә бит кешелек бар тапкан малны да тигез итеп бүлгәндә генә адәм балалары барысы да җитешле яшәрләр иде!»

Ут сандалы тирәли утырган дәрвишләр каһин атакайның һәр сүзен йотлыгып тыңлыйлар һәм сихерче зәрдәшкә ышаналар иде бугай. Әйе, ихластан ышаналар. Моны шаһиншаһ Ядигәр тезләнеп утырган һәм кымшанырга да курыккан бәндәләрнең йөзләреннән үк күрде. Ләкин кирәкмәс, сабыр итәргә кирәк. Тиздән, бәлки бер атнадан ук, барысы да бетәр. Шаһиншаһ белә иде, бер хакыйкать бар: Ходай Тәгалә һәр кешене үз язмышы белән яраткан. Кабул итсәң, кабул ит язмышын, кабул итмәсәң, хет башың ташка ор, яисә мәңге ашмас хыял белән яшә, йә бу якты дөньяны ташлап кит. Телисен – утка ташлан, телисең – суга. Ашыкканнарга ук-кылыч кебек җиңелрәк үлем дә бар.

«Ук дигәннән, – дип уйлады шаһиншаһ Ядигәр. – Шаһзадә Бәһрамга атчабар җибәрергә кирәк. Кайтсын. Ә үзем азатларым белән баш күтәрергә җыенган Фәрүз каласына юнәлермен. Мин андагы бер генә мөбәтне дә, аңа каршы чыккан бер генә каһинны да исән калдырмам. Берсен дә!»

Шаһиншаһ Ядигәр храмнан чыгып китте. Баскычлардан төшкәч, ул үзалдына сөйләнгәндәй: «Тагын ни дип әйтте соң әле бичара бәндәләргә бу каһин? Әйе, шаһ булса да, кол булса да адәм баласын бер үк кабер көтә, диде бугай. Менә монысында син хаклы, каһин, хаклы. Безнең барыбызга да җиде ар-Шин җир җитә, һәммә кешегә дә, бай булса да ул, ярлы булса да, эт сурәтеңдә кол булып йөрсә дә. Иртәгә булмаса, Фәрүздән Кайткач, сине, шаһиншаһка каршы чыккан каһинны, Җәһәннәмгә озатырлар. Ходай барысын да тигез яратып та, һәр кешегә үз язмышын бирүгә карамастан, син аларны тигезләр дип тәкърарлаган өчен, надан вә гыйбат адәмнәр күңеленә коткы салган өчен. Бәлки әле мин сине, зәрдәш каһинын, идән астындагы арысланнарга ташлатырмын, адәм рәтендә җирли дә алмаслар үзеңне.

Йокларга юнәлергә тиеш булса да, сарайга кайтуга, багучысыннан вәзирен дәштерде һәм чапкынын чакыртты, ә бетекчесенә барысын да язып барырга кушты. Әмерен бетекчесе язгач, дөрес язганмы дип, Ядигәр төргәкне сүтеп, укып чыкты. Бетекче бер хәрефне дә төшереп калдырмаган иде. Улы Бәһрам бәкне чакырткан кәгазьгә кулын салды, мөһерен сукты һәм төреп, чапкынына тапшырды. Чапкынына юлдаш итеп, унуклардан килгән азатын бирде. Унук азаты саргылт чәчле, зәңгәр күзле, кирәкмәгән озын буйлы иде.

– Аякларың җиргә тимиме? – дип сорады шаһиншаһ әзмәвердәй гәүдәгә игътибар итеп.

– Өзәңгеләрем озын минем, шаһиншаһ, – диде унук азаты. Шаһиншаһ Ядигәр үзалдына елмаеп алды, чапкынына төргәкне бирде.

– Шаһзадәсез илгә кайтмыйсың. Ак юл сиңа! Исән-имин йөр!

Сакчылары чапкын һәм унук азаты артыннан ишекләрне яптылар, ә шаһиншаһ бермәл чапкыны чыгып киткән ишеккә карап торды.

Ике-өч ай дигәндә шаһзадә илдә булыр һәм шунда барысы да хәл ителер, ә ул арада шаһиншаһ Ядигәр мөбәтләрдән арыныр. Башбирмәсләрен дар агачларына астырыр, зинданнарга ташлатыр, арысланнардан ботарлаттырыр. Күңеле белән ул моңа әзер иде инде – Иран шаһиншаһы Ядигәр.
IX



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   22




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет