Бу романны соңгы биш гасырда азатлык юлында корбан булган шанлы татар халкының каһарман улларына багышлыйм



бет16/22
Дата14.06.2016
өлшемі2.03 Mb.
#135816
1   ...   12   13   14   15   16   17   18   19   ...   22
Рим. Заманында Рим сенаторларының берише утырышларга улларын да алып килә торган булганнар. Көннәрдән бер көнне сенатта бик җитди мәсьәлә каралырга тиеш була, әмма каралмый кала, алдагы көнгә калдырыла. Утырыш соңында сенаторларны кисәтеп куялар: караласы мәсьәлә хакында халыкка таратмаска. Җитди мәсьәләне карарга тиешле бу җыелышта атасына ияреп килгән Папирай атлы бер малай да була. Малай өйгә кайткач, малайның әнисе, үтә кызыксынучан хатын-кыз буларак, көннәр-атналар, айлар буена нинди хикмәтле мәсьәләләр хәл итәләр бу ирләр дип, улыннан сенат чыгарасы карар турыңда сораша башлый. Сенат тарафыннан кисәтеп куелгангамы, малайның бер дә атасы катнашкан җыелыш серләрен ачып бирәсе килми. Ә әнисендә кызыксыну чире кузгалган була инде. Малаена ул теге яклап та, бу яклап та килеп карый, әмма малай һаман бер сүзне тәкърарлый – ярамый, сер сенат сере. Ахыр килеп, ана кеше улына җен ачулары чыгып, тегене орышып ташлый, хәтта күз яше белән үтенә, ялвара. Ә малайның бер дә әнисенең күз яшен күрәсе килми. «Сөйлим, сөйлим, тик елама гына», – ди. «Йә-йә, улым, – дип күз яшен сөртә ана кеше, – сөйлә әле, сөйлә, нинди карар чыгарачаклар иртәгә сенатта?»

«Сенатта иртәгә, – ди малай, – мондый хәл каралачак. Дәүләт өчен кайсы юл файдалырак, бер иргә ике хатын белән яшәүме, йә булмаса бер хатынга ике ир беләнме?»

«Ничек хәл итәрләр инде дип уйлыйсың, улым?»

«Анысын инде иртәгә хәл итәчәкбез», – дип, эретерәк кенә әйтеп куя малай.

Улының сүз төбенә башта ук төшенеп алган ана бермәлгә ни әйтергә белми тора, ахыр бик тиз исенә килә һәм яңа хәбәрне күрше хатынга җиткерергә йөгерә, һәм иртәгә сенатта караласы мәсьәлә турында түкми-чәчми, хәтта бераз арттыра төшеп, күрше хатынга сөйли. Ә малай әнисенең ахирәте, ягъни күршесе Римда күренекле матроналарның берсе була, тиз арада бу хәбәрне каладагы бөтен хатын-кызга таратырга өлгерә. Икенче көнне, барысын да шаккатырып, утырыш башланыр-башланмас, сенатка хатын-кыз килеп тула. Бу хәлгә сенаторлар тәмам гаҗәпкә калалар. Чөнки моңа кадәр булган хәл түгел. Ә хатын-кыз кычкыра, күпләре яулыкларын салып болгыйлар, шаулыйлар, хәтта елаучылары да була. Хатын-кызлар сенаттан нидер үтенәләр, ялваралар, әмма ни теләгәннәрен кистереп әйтүче юк. Ниһаять, председатель хатын-кызны тынычландыра һәм хәлне ачык итеп аңлатуларын сорый. Шуннан малайның күршеләрендә яшәгән күренекле матрона алгарак чыга да: «Карарыгызны чыгарыгыз, ләкин ике хатын бер ир белән түгел, бер хатын ике ир белән торырга дип чыгарыгыз!» – дип, дәгъва белдерә. Сенаторлар һични аңламый аптырашта калалар. Чөнки мондый мәсьәлә сенатта гомумән караласы түгел икән.

Шул вакыт атасына ияреп килгән малай сикереп тора да сүз сорый. Аңа сүзне бирәләр. Һәм малай кичә әнисе белән булган хәлне сенатка тәфсилләп сөйләп бирә. Сенаторлар эшнең асылына төшенүгә, башта эчләрен тота-тота көләләр, ахыр: «Андый мәсьәлә гомумән сенатта каралмаячак», – дип хатыннар-аңлаталар һәм хатын-кызны тынычландырып, чыгарып бәргәч, Папирай исемле малайның кылган гамәлен тикшерәләр. Ахыр чиктә, Папирай исемле малайны сер саклый белгәне өчен аңа ары таба да сенат утырышларында катнашырга рөхсәт итәләр һәм малайның исемен сенатның мәрмәр Мактау тактасына язып куярга, дигән карар чыгаралар.



Борынгы Рим тарихы. Сенатор Өлкән Катон чыгышы.
* * *

Император Феодосий, һәркөн булмаса да, көнаралаш илчеләр кабул итте. Готлардан килгән илчеләрне шикләнебрәк кабул итсә, туннардан килгәннәрне шомланыбрак каршы алыр иде. Бигрәк тә гуннар көчле һәм куәтле халык. Император тәхеттә утыру чорында готлар белән туннарны һәрвакыт бер-берсенә котыртып, өстереп торды. Һәм сәясәтнең бу өлкәсендә шактый уңышларга да ирешкәләде. Шуңа күрә ул үзен Сармат-Альп тау башында торып, халыклар белән идарә итүче һәм Ауропада барган хәлләрне күзәтеп торучы мифик бер шәхес итен хис итә иде. Кеше хыялсыз яшәми, императорлар бигрәк тә, Феодосий киләчәктә башта Римны кул астына җыеп, ахыр гот һәм гуннарны да үзенә буйсындыру турында хыяллана иде. Готларны һәм франкларны буйсындыруда ана гуннар ханы Атилла ярдәм итәр, аннары әкренләп аны да канат астына алыр, бер җайдан бургундлар короле Гундикарны да. Гундикар әлегә Атилла хан янында тулгана. Феодосий аңа өстәмә җир бирер, ялтыравык бүләкләр җибәрер һәм әкрен генә Атилла кул астыннан чыгу шартларын куяр. Феодосий өчен иң хәтәр дошман гуннар иде. Чөнки соңгы елларда Атилла Кырымны. Балкан төбәкләрен. Кече Азия вилаятләрен яулап, империяне шактый зур керемнән мәхрүм итте. Шуның өчен Атилла ханның Римга юнәлүе аның өчен бик тә кулай булачак иде.


* * *

Атилла туганы Биләү белән бәхәстә аның кырыннан сугышчыларын урлап качса да егерме еллар гомерен гуннар арасында үткәргән Аэцәйне Атилла хан кичерә. Моның өстенә латин, грек, гун телләрен яхшы белгән Аэцәй гуннар ханы Атилланы: «Мин бу адымым Равенна һәм Рим калаларын кулыңа төшерергә җиңел булсын дип кылдым. Мәгәр нишләмәк кирәк, барысы да мин дигәнчә барып чыкмады, иллә мина яңа гаскәр бирсәң, Тәңрем белән ант итәм, хан, Равеннадамы, Римдамы мин сиңа тәхет әзерләп куячакмын», – дип ышандыра. Ни тәҗрибәле, сизгер вә сәләтле Атилла хан Аэцәйгә янә бер тапкыр ышана һәм тегеңә янә бер тапкыр гаскәр биреп җибәрә. Атилла ханның көчле атлы гаскәре белән Аэцәй туп-туры Равенна каласына юнәлә һәм Плацидия каршына килеп, аягына егыла, маңгаен идәнгә бәрә-бәрә аңа мәңге тугры калырга һәм хезмәт итәргә ант итә. Плацидия аңа янә бер тапкыр ышана һәм кулында булган гаскәрен Аэцәйгә ышанып тапшыра.

Моны гына кылып тынычланмый Аэцей ары таба баш күтәргән багаудларга юнәлә, аларны да акылга утырта, әмма илбашларың үтерми, кисәтеп кенә куя. Аэцәйнең баш күтәргән халыкларны империя канаты астына кайтарып йөргәндә, готлар короле Теодорих Нарбон каласына һөҗүм итә. Плацидия кул астыңдагы туннардан килгән атлы гаскәрне – меңбашы Ватар бәк булган гаскәрне Нарбон каласын готлардан азат итәргә җибәрә. Багучылары аша бу хакта белеп алган Теодорих король Нарбон каласын ташлап кача. Ватар бәк аны куа китә, куып җитеп, бериш готларны аерып алып, кырып сала, әмма король бер өлеш гаскәре белән Тулуза каласы кирмәненә кереп бикләнә, һәм кирмәннән торып Ватар бәккә солых тәкъдим итә. Ул арада Тулуза каласы янына үз сугышчылары белән Аэцәй килеп туктый, аның артыннан ук яугирләре белән Атилла хан килеп җитә. Кирмәннән торып, Теодорих король аларның икесе белән дә авыр сөйләшүләр алып бара, Атилла ханны максатыбыз бер дип ышандырырга тырыша – колбиләүчелекне юк итү. «Максатлар бер булгач, безгә килешергә кирәк», – дип ялвара кирмән дивары өстенә менеп баскан Теодорих король. Эшләр килешүгә таба бара. Әмма килешү ике көнгә сузыла. Чөнки Аэцәй Тулуза каласында утыручы Теодорих корольне богаулап, Равеннага озатырга кирәк, дигән тәкъдим ясый. Атилла хан аның белән килешеп бетми. Ахыр соңгы сүзе итеп Аэцәйгә болай ди: «Аэцәй туганым, син мине яхшы беләсен, Теодорих король синең генә түгел, минем дә күптәнге дошманым. Ләкин бит безнең максатлар бер – империяне җимерү, ягъни мең еллар буена коллар исәбенә баеган, яшәгән, кешене эт урынына күргән, һәр коллыкка төшкән адәми затны ике аяклы хайван дип ил халкын ышандырырга теләгән Рим сорыкортларын, ниһаять, акылга утырту, һәм ул хаклы, чөнки Тәңре ошбу дөньяда яшәгән бар халыкларны да тигез күрә. Шулай булгач, кичерик без бу башкисәрне, килешик аның белән...»

Аэцәй Атилла ханның кем икәнен артыгы белән яхшы белә, каршы әйтергә кыймый, хан белән килешергә мәҗбүр була, әмма шарт куя: готларга ясакны икеләтә арттырырга!

Нә тәкәббер булса да Теодорих король каласы кыл өстендә калу сәбәпле, гуннар куйган бар шартлар белән дә килешә һәм солых-килешүгә кул куя.

Атилла ханның бу сәясәте император Феодосийга ошады, әмма сатлык Аэцәйгә кулы җитмәүгә үкенүләр тойды. Ауропада булган һәр үзгәреш хакында хәбәрдар булган Феодосий төп көчнең кем кулында икәнен яхшы күзаллый иде – Атилла ханда. Багауд, бургунд, өске гот һәм бериш франкларга каршы сугышларда ни генә булмасын, хәлиткеч көч гуннарда булачак. Димәк, гуннар белән тыгыз элемтәгә кереп, ул баштан ук дөрес юл сайлаган. Хак, сәясәт ул, гүя йөгәнсез ат, ә йөгәнсез атның иясе гуннар, бу халыкның кинәт кенә Византиягә таба борылуы да бар иде. Һич булмас димә. Шуның өчен бар яктан да әзер булырга кирәк иде.

Башына шушы уй килүгә, император Феодосий ашыгыч төстә сарайга магистр Максиминны чакыртты һәм, теге килеп керүгә, ул аны ияртеп ял бүлмәсенә үтте һәм магистрны каршысына утыртып, бик озак гуннар турында сөйләште. Әйе, ышанырга буламы Атилла ханга? Кинәт кенә ат башын Константинопольгә таба бормасмы ул скиф?

– Атилла ханга ышанырга була, – диде ана магистр. – Тик бернәрсәне истән чыгармаска иде, галиҗәнаплары, Атилла хан кул астында бик тә чуар халык, һәммәсенең үз бәге, үз короле дигәндәй. Бәлки безгә шул халыкларны аерып алырга тырышырга кирәктер, император галиҗәнаплары, ягъни Атилла ханны эчтән таркатырга, һәм беренче булып Аэцәйне аерып алырга кирәк булыр. Хак, алар бер табактан ашап үскән каһарманнар, ләкин ике эт бер табактан бик сирәк тыныч кына ашый, галиҗәнаплары.

Император Феодосий әкрен генә аягына басты, Максимынча җавап бирмәде, вак кына адымнар белән сарайдан чыкты, ыржайган авызлы арысланнар кырыннан узды, бертын җимеш агачлары арасында йөрде, ахыр чылтырап аккан арык кырындагы эскәмиягә килеп утырды. Ярата иде ул шунда утырып, су тавышын тыңларга. Иллә монда да күңеле тынычланмады. Нидер, кемдер җитми иде аңа. Ә табигать матур, хозур, күреп туймаслык гүзәл иде, ул бөек тә дәһшәтле дә, көчле дә сыман. Ләкин беренче карашка гына шулай, табигать тә адәм баласы кебек бик зәгыйфь һәм тиз сынучан. Син дә табигатьнең бер бөртеге, гәрчә ил-халык белән идарә итүче булсаң да, син дә бик зәгыйфьсең. Самими матди дөньяны борынгы греклар шулайрак аңлаганнар. Әйе, гәрчә император булса да, ул да бер тузан бөртеге генә. Тик бит әнә шул тузан бөртегенә империя кадәр империя буйсына. Аның кулында бик күп халыкларның язмышы, бүгенгесе, киләчәге. Димәк, аңарда күпләрнең төшенә дә кермәгән хакимият. Ул гынамы, сиңа империянең бар халкы буйсына. Синең исемең белән бер-берсен кылычтан уздыралар, үләләр, ил-ватан өчен кырылалар. Күпләре сине Аллаһ сурәтендә күрәләр. Ләкин император Феодосий белә иде, ул Аллаһ түгел, ул бары тик Аллаһ бәндәсе, ялагайлар гына аны шул дәрәҗәгә күтәрәләр. Ул ялагайларга ышанмый иде, ләкин ялагайлардан да йөз чөермәде, ошый иде аңа аларның ялагайланулары. Әйе, җир, халык аныкы. Нигездә ул халык белән идарә итә һәм христиан дине ярдәме белән. Аны тыңлыйлар, аның әмер-боерыкларын карусыз үтиләр. Иллә бу гына җитми икән адәм баласына, аңа җәннәттәй җирдә яшәсә дә сине яраткан, син аны үлепләр тансыклаган хатын-кыз да кирәк икән. Хак, яратты ул хатын-кызларны, күп вакытта алар кочагында дөньядан аерылган халәтләрдә калыр иде, шул мизгелдә ул дөнья мәшәкатьләреннән аерылыр, җиде күк катына күтәрелер иде. Ләкин ул татлы мизгел бик тиз уза торган булды, күңелне янә ил-дәүләт кайгысы биләп алды.

Император Феодосий тирә-ягына күз ташлап алды. Ерак та түгел, ике-өч җансакчысы йөри – аны саклыйлар. Ул аларның берсен бармак ишарәсе белән генә үз янына дәшеп алды сәркатибен дәшәргә кушты. Теге килеп, каләм-тактасын ә куеп утыргач кына, магистр Максиминга әйткән тәүге сүзләрен кабатлады. Ахырдан өстәде: «Бүген үк юлласыннар!» Ил түрәсен Аллаһ итеп күрә башлау кай гасырларда аякланып китте икән? Бик күптәндер. Халык белән идарә итәргә керешкән һәр адәм баласында Аллаһ илчесе булу теләге туа, ә тора-бара аны үз халкы ук Аллаһ итеп кабул итә башлый. Бәлки бу Александр Македонский заманнарында башлангандыр Бәлки. Ә бәлки Цезарь башлап җибәргәндер. Ләкин Цезарьны да, сенат үтерә, гәрчә үзләрен дә берәм-берәм җәзаласалар да, сенат Цезарь кадәр Цезарьга кул күтәрә, димәк, Алдаһ дәрәҗәсенә күтәрелгән кешегә. Бер уйлаганда гап-гади кешегә, бер дә Аллаһка түгел.

Император Феодосий Цезарь турындагы бер хикәятне исенә төшерде. Илдән илгә яу йөргәндә ниндидер елганы кичәргә тиеш булалар. Көймәләргә утырырга торганда гына көчле давыл куба. Илбашына давыл беткәнне көтәсе генә бит, юк, көтми монда да Цезарь Цезарь булып кала, давыл котырынуга карамастан, көймәчесенә үзен аръякка чыгарырга куша. Шунда шашынып торган елгага керергә куркып торган көймәче янына Цезарьның ярдәмчесе, уң кулы булган Антоний килә дә болай ди: «Курыкма, җүләр баш, син бит Цезарь йөзендә Аллаңны чыгарасың». Ә чынында исә Цезарь гап-гади адәм баласы була, ә халык аны Аллаһ сурәтендә күрә башлаган була инде. Император Феодосий да әйбәт белә, ул да Аллаһ түгел, гәрчә аны күп кенә сарай куштаннары Аллаһ итеп күрергә теләсәләр дә. Шуңа карамастан, моңа кадәр аның берәүгә дә мин Аллаһ түгел, синең кебек үк адәм баласы дип әйткәне булмады. Әйе, Цезарь моңа ирешә язган булса да Феодосий моңа лаек түгел, хәтта Аллаһ сурәтендә күрергә теләсәләр дә. Хак, җиңел килмәде ул Византия империясе тәхетенә, сугышчы башына төшкән барлык авырлыкларны кичерде. Ул Византия тәхетенә утырган империя римлылар телендә сөйләшми иде инде, ә грек телендә сөйләшәләр иде. Барлык рәсми кәгазьләр дә грек телендә тутырылды, шул ук вакытта император Феодосийга латин телен генә түгел, гот һәм гун телләрен яхшы белгән кешеләрне дә сараена алырга туры килде. Алар аның әмерен карусыз үтәделәр, кирәк икән теге йә бу илдән мәгълүматлар алып кайттылар. Дәүләт белән камил идарә итү өчен кирәк иде бу. Хак, аның сараенда бер генә римлы да эшләми, греклар аларны гомумән кабул итмәделәр. Сарайда хезмәт иткән греклар: «Тәкәббер римлыларны без үзебез сөйләшергә өйрәттек», – дип кенә акландылар. Бәлки бу ике халык арасындагы дуслык та нәкъ менә тел аркасында бозыла башлагандыр. Бит башта римлылар үз телләрендә докладлар да ясый белмәгәннәр, язулары да үзләренеке түгел, ниндидер борынгы этрусклардан алганнар — Моны гына Феодосий яхшы белә иде.

Әнә шул грек һәм гун телендә яхшы сөйләшкән Аэцәй Плацидиянең күңелен яулый. Һәм һәр өлкәдә төпле уңышка ирешә. Аспарны түгел, әнә кемне куяр иде фаланглары башына император Феодосий, ләкин хәл итәсе ителгән инде – Аэцәй буй җитмәс җирдә, ә Аспар кул астында. Шулай да бу хакта Плацидиягә хат язып җибәрергә булыр, дип уйлады Феодосий һәм башын -сынны күргәндә үк аның тәне буйлап үзе дә аңламаган тетрәнү узган иде. Шуңа карамастан, яшь хатынның император атакае белән күзгә-күз очрашып сөйләшеп утырганы юк әле. Моның өчен аңа, әлбәттә, сәркатибе һәм китапханәчесе, шул ук вакытча киңәшчесе булган Прискны чакыртырга туры килердер. Әйе, яшь хатынга өйләнгән, чиркәүдә никах укыткан, чукынганнан соң Ирина исемен алган кәләше белән килсен. Бер җайдан Феодосий бар булган күтәреп, тирә-ягына күз ташлады. Шунда кинәт кенә агачлар арасында мәрхүмә Евдокиясенең сыны күренеп киткәндәй булды. Әллә соң күзенә генә күрендеме? Шунда күз алдына Евдокиясе түгел, ап-ачык булып Атилла хан кызы килде. Күр әле, менә кем җитми икән ич аңа, менә ни өчен ул үз-үзенә урын таба алмый интегә... Хәзер инде ул хан кызының йөзен ап-ачык күрде. Бер-берсеннән качып китәргә торган яшькельт-зәңгәр күзләр, кыйгач кара кашлар, озын керфекләр, тулынкы иреннәр һәм алсу битләр. Атилла хан кызы мөлаем итеп ана елмая, ә император Феодосий әнә шул елмаюга әсир төшкән берәүдәй чарасыз калган да аңа таба кузгалып маташа, имеш. Ул аның серле күз-йөзен генә түгел, тылсымга ия зифа сынын да күрә. Шул гәүдә хәлләрдән хәбәрдар булган ир-заты Присктан да мәгълүматлар алыр. Император Феодосийның бигрәк тә Аэцәй турында ныклап беләсе килә иде. Бу кеше аны тәмам борчуга салды. Нигә Плацидия Аэцәйгә мөкиббән китте икән?.. Шул мәлдә аның кырына магистр Максимин килеп утырды.



  • Хатын-кыз турында уйланып утыра идем әле, магистр.

  • Хатын-кыз бер императорны гына түгел, һәр ир-атны уйландыра торган зат, галиҗәнаплары. Ә хатын-кыз турында озын-озак уйланырга кирәкми, аларны җай килгән саен тозакка эләктерергә кирәк, галиҗәнаплары. Шунда мәхәббәте дә килер... Чөнки мәхәббәт сихере хатын-кызның җанында гына түгел, тәнендә дә...

– Минем өчен мәхәббәтем Византия, магистр.

– Минем өчен дә, минем өчен дә, галиҗәнаплары.

– Минем Атилла хан кызын күрәсем килә, магистр.

– Миң бер-бер чара кылырга тиешме, галиҗәнаплары?

– Мине, магистр, Римда барган хәлләр борчый.

– Моның өчен Приск Римга барып кайтырга тиеш, шулаймы, галиҗәнаплары?

– Яшермим, магистр, ләкин сизгерлегегезгә сокланам.

– Мин аны сарайга дәшимме, галиҗәнаплары?

– Бәхәссез, бәхәссез, магистр, – диде император Феодосий һәм кулын-кулга ышкып, кинәнеп алды.

* * *


Император Феодосий киңәшчесе Прискны үзен генә сарайга дәштерсә дә, аны гүзәл заты белән көтте. Әмма Приск император кырына үзе генә килде. Феодосий аңа янәшәсеннән урын күрсәтте.

– Яшермим, Приск, – диде ул сүзне кыска тотарга теләгән берәүдәй, – мине бүген Рим белән Равенна борчый. Аннан да бигрәк Плацидиянең куенына керергә теләгән Аэцәй кызыксындыра. Кем ул, ни тели Плацидиядән? Ишеткәнсеңдер, Плацидия аңа хәтта патрикий титулы бирергә вәгъдә итә.

– Әйе, галиҗәнаплары, мин бу хакта яхшы хәбәрдар.

– Минем бу кеше турында күбрәк беләсем килә. Кемгә хезмәт итә ул? һәм ихлас күңелдәнме?.. Син, Приск, күзәтүчән кешесен, телең бар, бәллүр каләмең кулыңда, акылың турында әйтеп тә торасы юк, Кыскасы, мин сиңа ышанам, Приск. Ышанганга күрә синдә тукталдым.

Хәтерем ялгышмаса, – дип үзалдына сөйләгәндәй башлады император Феодосий, – кайчандыр Атилла хан бик теләп весталка Һөнәрияне кияүгә сораган һәм Рим алдына ниндидер шартлар да куйган икән. Булдымы шул хәл?

– Була андый хәл, галиҗәнаплары, була. Весталка Һөнәрия Атилла Ханга руханиан туй балдагын да җибәрә. Әйе, хәрам атакае аша. Әмма Атилла хан империядән весталка кыз белән бергә Римнан биләмә җир дә таләп итә. Хәер, мин моңа үзем шаһит, галиҗәнаплары. Имеш, туннарда кияүгә барасы кызларга бирнә йөзендә мал гына түгел, җир-ил дә бирелә. Әмма Рим түрәләре, бездә хатын-кызга җир бирелми, дип кырт кисәләр. Хак, Атилла ханның моңа бер дә исе китми, гуннар җир-бирмәне тартып алалар, дип кенә җавап бирә. Ләкин инде аның тарафыннан кылынган җитди җавап булмый бу.

– Император Валентиан ул вакытта үсмер генә иде, димәк, яшьлеге белән Атилла ханның кем икәнен аңлап җиткермәгән, дөресрәге ни таләп иткәнен?.. Бер сүз белән, Приск, император Валентиан хата кылган, ялгышкан, шулаймы?..

Җавап урынына Приск җилкәсен генә җыерып куйды, ул һаман исә белми иде императорның аннан ни теләвен.

– Весталка Һөнәрия бүген минем туганыем вилласында ята. Яшь император аны Атилла ханнан яшергән дип җиткерделәр миңа. Ул моны кылмаска тиеш иде. Мин аңа бу хакта хат та язган идем, император яшьлеге белән аңламаган булып чыга. Ә хәзер безгә бу хатаны төзәтергә кирәк, Приск. Мин бу хакта Плацидиягә тәгаенләп хат язармын, ә син аны, Приск, кулдан-кулга тапшырырсың.

– Кемгә, галиҗәнаплары?

– Плацидиягә, Приск, Плацидиягә.

– Яхшы, галиҗәнаплары.

Сүзе бетүен сиздереп, император торып басты, хушлашырга кулын сузды.

– Нигә гүзәл Венераң да алып килмәдең?

– Аның китапханәдән башы чыкмый, галиҗәнаплары, тарих белән кызыксына, антик философларның хезмәтләре белән.

Император Феодосийның йөзендә, ирен читләрендә кечтеки генә елмаюга охшаш мөлаемлык хасил булды.

– Мактарлык шөгыль, бәхәссез. Тик нигә аңа философия бер гүзәллек җитмәгәнмени ул хатынга? Хикмәт, – диде башын чайкап император Феодосий. – Варвар Атилла хан кызы Рим тарихы, борынгы грек философиясе белән кызыксына... Аэцәйнең дә бер хатыны туннардан дидең бугай?

– Әйе, галиҗәнаплары.

– Аны да үтә диндар, диләр. Диндарлык хатын-кызга бер дә килешми. Диндарлык хатын-кызны гүзәллектән читләштерә, Аллаһ яраткан матурлыктан мәхрүм итә. Хатының Иринаны әнә шул үтә диндарлыктан сакла, Приск. Аннары үтә диндарлык наданлык билгесе дә ул, ягъни матди дөньядан аерылып, ниндидер күзгә күренмәгән җисми дөньяда тулгана башлау. Белемле кеше, кем генә булмасын ул, хатын-кызмы, ир-атмы, үтә диндар була алмый. Син моны үзен дә беләсең, Приск.

– Безнең халык Хак Тәгалә дингә табына, галиҗәнаплары, рәнҗетмик аларны.

Император башын кырын сала төшеп, Прискка карап алды һәм янә ирен чите белән генә елмайгандай итте.

– Халык, әйе, Приск. Халык. Ә без халык белән идарә итүчеләр барысын да белергә тиешбез. Диннең сәясәт икәнен дә, дәүләт идеологиясенең нигезе икәнен дә. Бу мәсьәләләрдә без ялгышырга да, саташырга да тиеш түгелбез, Приск. Диндар идарәче – начар идарәче, үз көченә үзе ышанмаган идарәче.

– Мин сезне аңладым, галиҗәнаплары.

– Йә, хуш, Приск. Җитеп торыр. Бәхәстә хакыйкать туа, диләр диюен, тик нәтиҗәсез бәхәс тә кешегә акыл өстәми. Минем тел төбем аңладың булса кирәк, Приск, безнең төп максатыбыз Атилла ханны тарафдарыбыз итү. Беренче адымны без ясадык инде. Икенче адым Һөнәрияне Атиллага кияүгә бирү булыр. Империянең казнасы буш, ил өстенә афәт килергә тора. Йөргән таш шомара, диләр, безгә хәрәкәт итәргә кирәк. Ил-дәүләтебезнең җирләрен кыеп-кыеп алалар... Кемнәр? Варварлар, Приск, варварлар. Танаис күптән инде гуннар кулында, Кече Азиянең яртысы аларга күчте, Карфагенда вандаллар шашына. Гейзерих король Атилла хан белән солых төзеп алды да Карфагенга кадәр барып җитте. Карфаген ерак, ә Атилла хан кул сузарлык җирдә. Безгә башта аның белән дуслашу кирәк.

– Бу мәсьәләдә мин сезнең иң якын тарафдарыгыз, галиҗәнаплары.

Приск китәргә дип кузгалырга ымсынды.

– Сабыр ит әле, Приск, сабыр ит. Искәреп куясым килә. Бу якшәмбедә гүзәл хатыныңа исем кушарбыз, христиан исеме, һәм минем сараемда.

– Килешеп бетәрме соң, галиҗәнаплары, миңа бик уңайсыз бу хакта сүз алып бару?

– Мин аның белән башта үзем сөйләшермен. Килсен минем кырга. Бу хакта мин аңа үзем әйтермен.

– Яхшы, галиҗәнаплары.


* * *

Кайтыр юлда Приск юл буена шул хакта уйлап кайтты. Император тәкъдим иткән чара аның өчен тоташ табышмак иде. Нигә кирәк, Таңчулпанын сарай кадәр сарайда чукындырырга. Һәм янә исем кушу туен? Сәер, хәтта бик сәер хәл. Император кадәр император аның хатынына христиан исемен кую туен сарайда уздырмакчы. Яшерми Приск, ошамады ана императорның тәкъдиме, ләкин ул аңа каршы да әйтә алмады. Ниндидер бер мәлдә исем кушу туен сарайда уздыруларына кинәнсә дә тора-бара борчыла башлады. Сарай тирәсендә әвәрә килгән куштаннар көнләшерләр, үч алырга теләүчеләр табылыр. Приск исә бу айларда бәхетле иде, әнә шул бәхетенә бер дә караңгы пәрдә яптырасы килми иде.

Таңчулпаны аны китапханә ишеге янында каршы алды һәм ир-канатының караңгы йөзен күреп, сагая калды.

– Ни булды сиңа, Приск җаным?

– Берни дә булмады, карлыгачым, берни дә булмады.

– Әллә нинди исемнәр тагасың үземә. – Килде, ир-канатының кочагына иңде, аннары башын каера төшеп, күзләренә карады. – Әйт, мине сагынып кайттыңмы?

– Синнән башка минем сагыныр кешем юк, бәгырьҗан. Син минем бердәнберем, күгәрченем, карлыгачым, былбылым.

– Юк, барыбер кәефең китеп кайтып кердең, шулаймы?

– Сине император Феодосий үз кырына дәшә. Сиңа йомышы бар. Ул хәзер бакчада күл буенда утыра һәм син хәзер анда барырга тиешсең. Ул сине көтә, бәгырь.

– Мин ничек берүзем император кадәр император кырына барыйм?

– Барырга туры килер, Чулпаным. Ул сиңа сарайда уздырылачак исем кушу туе хакында хәбәр ирештерәчәк.

– Исем кушылды бит инде, нинди туй тагын ул?!

– Әйе, кушылды. Ләкин туйланмады.

– Минем исемем Таңчулпан, атам-анам кушкан исем. Һәм ул исем мина ошый.

– Хәзер синең исемең Ирина, җанкисәгем. Ә исем кушу туеннан соң синең исемең бөтен Константинополь халкы беләчәк Император сараенда исем туе уздыру бар кешегә дә тәтеми Чулпаным!

– Ә император беркөнне мина Венера дип дәште.

– Венера мәҗүси греклар исеме. Борынгы замандагы грекларда Венера мәхәббәт алласы мәгънәсендә йөргән. Христианнарда Венералар да, христианнарда Марияләр, Магдалиналар, Ириналар...

– Ярый, Приск, мин аның кырына барырмын. Тик бит мин яңа исемем туйсыз да кабул иттем ич инде. Нигә тагын сарай кадәр сарайда туйлар уздырып торырга?! Мин хаклымы, килешәсеңме минем белән?

– Килешәм, килешәм, күгәрченем, килешәм. Ә хәзер бар, сине император көтә. Бу хакта соңыннан сөйләшербез. Аннары бер киңәш, син инде анда бик акыллы булып күренмә, Чулпаным. Артык акыллы хатын-кызны император гына түгел, безнең ишеләр дә яратмыйлар. Бит хак хакыйкатьне һәр кеше китаплардан гына түгел, тормыштан да эзли.

– Мин аның белән ни турында сөйләшергә тиеш соң, Приск?..

– Ул сорый, ә син сәяси йомгакка төрми генә үз фикерен әйтәсең. Хак, ул сине кыргыйга санар, шундый караш бар түрәләрдә. Син ничек кенә булса да бәхәс юнәлешен гаделлеккә таба борырга тырыш. Көл, елмай, бераз кыбырсылангандай ит. Бер сүз белән, хатын-кыз бул.

– Мин аңа үземне рәнҗетергә дә бирмәм, үзем дә аны мыскыл итәргә тырышмам, Приск, борчылма.

– Йә, бар инде. Ул сине күл буендагы бакчада көтә.

– Башта үп Чулпаның, игелек телә, сабырлык телә аңа.

Приск хатынының шул сүзләренә кинәнә калып, Таңчулпанны кочагына алды, дымлы иреннәренә үрелде, сулышы кысылып, үбешүдән туктагач:

– Хәерле юл сиңа, Чулпаным, – диде.

...Батыраеп, үз көченә нык ышанып, кыю рәвештә китапханәдән чыгып китсә дә, сарайга җитеп, ыржайган арысланнар яныңнан үткәндә кургашын салгандай аяклары авыраеп китте. Ә инде таш җәйгән бакча сукмагына төшкәч, Таңчулпанга чынлап торып курку килде. Император кадәр император аны дәшә. Һәм кая? Күл буена. Ни өчен? Нигә хаҗәт император кадәр императорга варварлар ханы кызы?

Башта Таңчулпан башыннан үткән бу уйга артык игътибар итмәгән кебек иде, күл янына җитәрәк тәмам зиһене чуалды, атлаган саен тәүге уе көчәя, ихтыяр көче җуела башлады, хәтта бераз туктап торды, тирә-ягына күз ташлады. Май ае, кошлар сайрый, дөнья хозурлыкка күмелгән. Ул да шушы табигатьнең бер баласы ич, ахыр килеп, император да. Таңчулпан императорның ниятен белми иде, чөнки ялгызак иде император... Әллә соң бер күрүдә гашыйк булдымы?! Йа Ходай! Приск җаным, коткар, коткар мине. Ул бит минем белән теләсә нишли ала. Император ич ул! Мин кем, кем мин аның өчен?! Варвар Атилла ханның кызы. Менә кем син. Ә ул варвар Атилла хан император Феодосий җитәкләгән империядән ясак түләтеп тора. Димәк, Таңчулпан, син алай ук вак кеше түгелсен Византия императоры өчен. Кыю бул, атла!

Таңчулпан белә иде инде, Приск ана сөйләгән иде. Император Феодосий хатынын кайнар мунча буында пешертеп үтертә. Ләкин бит император Феодосий II император Феодосий I түгел, алар икесе ике кешедер инде, гәрчә исемнәре бер булса да. Ахыр килеп, император Феодосий Таңчулпанга алай яман кеше булып күренмәгән иде. Йомшак кына сөйләшә һәм үз дәрәҗәсен үзе белеп әңгәмәдәшенә күз ташлап ала. Күрер күзгә ир янында ир – һәйбәт кенә кыяфәтле, ягымлы карашлы, һәрхәлдә беренче күргәндә сабыр холыклы булып күренгән иде Таңчулпанга император Феодосий. Ләкин императорга барыбер нидер җитми кебек иде, яшерми Таңчулпан, аңа баштан ук шулайрак тоелды. Иң әүвәл ялтыравыклы киеме, әнә шул затлы дигән кием аны ничектер халыктан ерагайта кебек иде. Атасы Атилла хан беркайчан да, хәтта тәхеттә утырганда да ялтыравык киемнәргә төренмәде, гади киенде, гади телдә сөйләште, хәтта илчеләрне кабул иткәндә дә Атилла хан гади-садә булып калды. Иң мөһиме, атасы Атилла ханны бер генә кеше дә Аллаһ итеп күрмәде, гун халкы өчен бу тәкәбберлек гомумән ят нәрсә иде. Монда исә императорны тәгаен, Аллаһ итеп күрәләр. Ләкин күрәләр икән, күрә бирсеннәр. Таңчулпан өчен исә император Феодосий гап-гади адәм баласы иде. Бары тик.

Әнә шул уй башына килүгә, Таңчулпан батыраебрак атлап китте. Кем син? Кем?! Атилла хан кызы ич син!.. Аяк терәп сөйләшә алырдай затсың. Атла, кыю бул! Гуннарның алласы Тәңре, ә ул табигать үзе – Күк-Кояш. Ә менә христиан диненә килгәндә көтүче булган кешене Аллаһ урынына күрәләр. Һәр халыкның үз алласы, күрәләр икән, күрә бирсеннәр. Ләкин Таңчулпан белә иде инде, бу дөньяда Византия императоры Феодосий алла була алмаган кебек, көтүче сурәтендәге кеше дә Аллаһ була алмый.

Ул арада аның күзе күл буендагы эскәмиягә төште. Император Феодосий суда йөзгән үрдәкләргә, аккошларга карап тора иде, аның якынаюын сиздеме, борылып карады һәм аягүрә торып басты һәм Таңчулпанга каршы китте.

– Рәхим ит, рәхим ит, Иринушка.

– Ирина?!

– Әйе, әйе, Иринушка, син инде хәзер Ирина. – Килә-килүгә үк император Феодосий аңа ун кулын сузды, кочагын ачты һәм Таңчулпанның башын күкрәгенә кысты, бармаклары белән чәченә кагылып алды. – Синең исем кушу туең сарайда уздырырга булдым әле. Каршы түгелсеңдер, шәт? – диде император Феодосий һәм Таңчулпанның күзләренә карады.

– Минем исемем сезнеңчә Венера иде шикелле.

– Ә син чынлап та Венера, Иринушка, чынлап та Венера – мәхәббәт алласы.

– Шулай зурлаган өчен рәхмәт инде, галиҗәнаплары. Ләкин мин бернинди дә мәхәббәт алласы түгел, гап-гади хатын-кыз.

– Ю-юк, юк-юк, Иринушка, тагын бер тапкыр юк, син чынлап та мәхәббәт алласы. Аллаһ бит ул үзе мәхәббәт. Үзе яраткан адәм затларын дөньяга китергән Аллаһ мәхәббәтсез була алмый. Кем йөзендә булса да ул безнең дә мәхәббәтебез. Гуннар әнә Тәңреләрен алла сурәтендә күрәләр, без исә Гайсәне алла йөзендә күрәбез.

– Сезне дә бит кайберәүләр Аллаһ йөзендә күрәләр, галиҗәнаплары.

Императорның кашлары өскә сикерде, Таңчулпан курка калды, артыгын әйтте бугай ич!

– Бу хәл үтә ялагай грекларның кыланышы гына, Иринушка. Мин сине, син дип дәшергә ярыйдыр бит... Ярый, дисен. Хуш, Иринушка, мин сине Таңчулпан да түгел, Венера да түгел, атакаең икән Иринушка дип атармын. Чөнки мин сине чукындырган атакаең. Килештекме?

– Килештек, галиҗәнаплары. Мин сезгә бик тә рәхмәтле, император.

– Грекларга тимә. Греклар бик борынгы халык, – диде император һәм җиңелчә генә Таңчулпанның терсәгеннән алды, эскәмиягә таба кузгалды. – Борын заманда башка тел, сөйләшкән халыкларны греклар варварлар дип атаганнар. Грек телендә сөйләшми, димәк, ул варвар. Ә бит кыргыйлар гомумән дөньяда юк. Бардыр башка телдә сөйләшкән, үзенчә көн күргән халыклар. Ә менә шул халыкларны үзләренчә яшәмәгәннәре өчен варвар дип атаучылар бар. Әле дә бар. Бу инде ахмаклык, наданлык, дөнья халыкларының тарихын белмәү дигән сүз. Ә менә надан белән ахмак һәр халыкта да бар, шул исәптән үз телләрендә сөйләшмәгән халыкларны варвар дип йөргән греклар арасында да. Мәҗүсиләр чорында әллә ниләр була. Борынгы готлар агачтан ясалган Өрәкләргә табынганнар һәм шул Өрәккә сабый балаларны корбан иткәннәр. Соңрак готлар үзләренә бер камилрәк дин табалар, күбесе христиан динен кабул итәләр. Дөнья әйләнүдән туктамый, бертуктаусыз хәрәкәттә тора. Гуннарда да элек шаманнар булган, диләр.

– Алар хәзер дә бар гуннарда, галиҗәнаплары.

– Ләкин инде аларга ышанучылар сирәгәя бара, Иринушка. Безнең максат – халыкны шаманнардан, төрле еретиклардан арындыру һәм изге дингә тарту...

Таңчулпан императорны тыңлады да тыңламады да. Көн матур, һава саф, сирәк-мирәк кенә үрдәкләр бакылдап ала, сак колакка гөлҗимеш куаклары арасыннан сандугач моңы ишетелеп китә. Күл өстендә төнбоеклар җәйрәп ята, күлнең түр ягында куе камышлык, анда ике аккош сөешә, һәрхәлдә шулай тоелды Таңчулпанга. Күрше куакта сайрар кош өзелеп-өзелеп тиңен үз кырына чакыра. Сагышлы чыга сандугачның сайравы. Таңчулпанның туган ягында да тыңлаганы бар сандугачлар моңын, тик болай сагышлы сайрамыйлар кебек иде. Әллә соң чит-ят җирләрдә сандугач сайравы да сагышлырак ишетеләме?

Таңчулпан күз кыры белән генә императорга карап алды. Феодосийның маңгаен җыерчылар сырлаган, йомры кара сакалы агара башлаган. Төз борынлы, кечерәк кара күзле, киң кара кашлы иде империянең илбашы. Башында ниндидер чәпләшкә. Сөйли башласа, кулын селти, болгап ала, гүя нидер колачларга җыена. Бармагы саен диярлек кашлы балдак.

Император сөйләде-сөйләде дә күлдәге аккошларга карап Уйга калды, эчке дөньясына кереп чумды бугай; илбашы кайгысыз буламы? Бер-бер хәл исенә төшкәндер, ә бәлки беренче хатыны белән булган хәлләр.

– Әйтегез әле, галиҗәнаплары, нигә борынгы греклар үзләрен бар халыктан да өстен күргәннәр икән?

– Бик гади хәл бу, Иринушка. Бу халык Ауропада беренче булып диярлек үз язмасын таба һәм киң күләмдә куллана башлый, гәрчә аларга кадәр ассирәйләр, бавилләр, шумерлар, хетлар, соңрак мисыр һәм фарсылар империя төсендә яшәгән булсалар да... Греклар бик тә тырыш укучылар булалар. Алар кешелек яулаган яңалыкны бик тиз куллана башлаганнар.

– Минем атам, галиҗәнаплары, дөнья халкына ил-җирне Тәңре бүлеп биргән һәм ул халык бары тик шул җир-туфракта яшәсә генә бәхетле булачак дип бара, ди.

– Бәхетле булыр иде ул үзе яшәгән Урал, Ра1 елгалары, Тын далаларында яшәгән булса. Ә ул Тәңренең васыятен боза, туган туфрагын ташлап, Дунай буйларына кадәр килеп җитә Алай гына да түгел, Дунай буйларын Тын вә Ра елгалары буйларына охшатып, биредә төпләнеп калмакчы – башкала сала-калалар, авыллар...

– Ул бары тик «башка чыктым» мин дип бара, галиҗәнаплары.

– Килешәм, акыллы фикер әйткән атаң, Иринушка. Хак, аның уенча ул башка чыккан. Ләкин бит ул готларны үз җирләреннән кузгата, башка телдә сөйләшкән халыкларны кайсын куркытып, кайсын үз теләге белән үзе белән ияргә һәм Ауропа үзәгенә килеп, кала салып кына калмый, империягә яный башлый. Башлый гына түгел, яный. Хәер, шул гот һәм гуннар аркасында, дөресрәге алар ярдәме белән без дә империядән башка чыктык, үзебезгә бер ил – дәүләт төзедек. Һәм син, Иринушка, әнә шул дәүләт кешесенең берсенә кияүгә чыктың һәм безгә күчеп килдең. Өске готлар да тик тормыйлар, үзләренә бер дәүләт корып яталар, аскылары исә әлегә атаң кул астында йөриләр, ләкин алар да ил-дәүләтле булмый калмаслар. Хәзер әнә бритсаклар үзләренә, франклар үзләренә Рим империясеннән җир даулыйлар. Дөресрәге, империя яулаган җирләрдән үзләренә биләмә даулыйлар, ягъни мөстәкыйль рәвештә көн күрмәкчеләр. Империя явызлык бит ул, империя таркала, ә кешеләр күңелендә явызлык кала. Мин бераз чамалыйм, Иринушка, әнә шул халыклар да тора-бара империя булырга омтылырлар. Ләкин кайчандыр аларга да римлылар кичергән гарьләнү хисен кичерергә туры килер. Әле үк инде атаң Атилла хан үзен империяләр белән тиң күрә башлады. Ә бит заманында минем адашым Феодосий Атилла ханга бөтенләй игътибар итми, аңа надан варвар итеп кенә карый. Ә алар тора-бара Ауропа үзәгенә килеп урнашалар һәм ил төзиләр, ул гынамы, Римны таркатырга омтылалар. Иң сәере шул, мин бу очракта һични кыла алмыйм, һични, Иринушка. Рим елдан-ел җирләрен югалта бара, ахырзаман килде Рим өчен. Мин шул яманлыкны күреп, беренче булып атаңа кул суздым – килешү төзедем. Ә атаң хәзер Дунайны гына түгел, Рейнны кичәргә җыена. Гуннар йөзендәге борынгы скифлар борын-борыннан Рим империясенә борчу китергән. Бүгенге грек тарихчылар аларны гуннар дип язсалар, тагын да борынгылары сарматлар киммерәйләр скифлар дип язганнар.

– Атам әйтә, сарматлар да, гуннар да бер үк халык, галиҗәнаплары, аннары сез әйткән скифлар дә. Аларның гореф-гадәтләре генә түгел, йолалары да, сөйләшкән телләре дә, кылган гамәлләре дә бер, хәтта диннәре дә.

– Син мине торган саен шаккаттырасың, Атилла кызы. Синең белән сөйләшү миңа бик күңелле, Иринушка. Әнә хәләл җефетең килә, көткән-көткән дә түзмәгән, күрәсең. Ярый, Иринушка. Ышан, синең белән сөйләшеп утыру миңа ошады. Без ул бәхәсне ары таба да дәвам итәрбез, исем туеннан соң да дип әйтүем. Ә хәзер, бар, хәләлеңә каршы йөгер, күрмисеңме, килергә ятсынып тора.

Император Феодосий шулай диюгә, Таңчулпан илбашның күзләренә карап алды, илбашы елмая иде. Ул тәмам тынычланды, һәм торды да үзенә таба килер-килмәс атлаган иренә таба китте. Килде дә килер җайдан ук Прискның кочагына иңде һәм җанга таныш ис тоеп, ир-канатының күзләренә карады, битеннән үбеп алды да императорга карап, кул изәде.

– Ни турында сөйләштегез инде? – дип сорады сарайдан чыгып, бераз китүгә ир-канаты.

– Минем җырлыйсым килә, ишетәсеңме, Приск, җырлыйсым килә. Беләсең килсә, без тарих турында сөйләштек.

– Диннәр турында да, – диде Приск.

– Әйе, диннәр турында да. Борынгы скифлар, алар йөзендәге гуннар турында, сарматлар, киммерәйләр, тагын әллә кемнәр турыңда. Беләсен килсә, мин аңа җир йөзендәге бар халыкка да ил-җирне Тәңре бүлеп биргән, дидем. Һәр халык үз бәхетен шул җирдә тапса гына таба, дидем. Һәм, беләсеңме, Приск, император минем белән килеште.

– Бер уйлаганда, син хаклы, Чулпаным. Аллах бүлеп биргән халыкларның җирләрен үз канаты астына җыйган Рим уңдымы? Юк, әлбәттә, уңмады. Рим җимерелү алдында тора. Миңа җиткерделәр, атаң Атилла хан римлылар белән күзгә-күз килеп сугышырга исәп тота икән. Аннары Аллах һәр кешегә дә бәхетне бертигез биргән, бәхетленең көннәрдән бер көнне хәерчегә калуы, хәерченең бәхетле булып китүе бар. Кешелектә булган мондый хәлләргә мисалларны көлтә-көлтә китерергә булыр иде. Ахыр чиктә, табигать теге йә бу халыкны үзе билгеләгән җирдә генә ашаткан-эчергән, итен-маен биргән – бәхетле иткән.

– Ә минем атам Ауропаның үзәгенә килеп урнашкан...

– Бик әйбәт, килгән икән яши бирсен. Ярый, куеп торыйк әле бу бәхәсне. Бераз сөю турында сөйләшик. Мин сиңа әйтәм: исемең матур, йөзең көләч, үзең бикәч, шулай дип җырлар иде гун төмәнбашы. Моңлы итеп, матур җырлаган иде.

– Якшәмбе көнне без синең белән кулга-кул тотынышып сарайга киләбез. Император минем хакка исем туе уздыра, үз исәбенә. Ишетәсеңме, Приск, үз исәбенә!

Приск җавап бирмәде, барыр җайдан хатынның биленнән кочып алды да күтәрә төшеп, колагыннан тешләгәндәй итте.

– Авырттырдың ич, Приск җаным. Беләсең килсә, – диде Таңчулпан. – Император мине сөйләшергә тагын чакырачак. Ишетәсеңме, тагын?

– Мин ышанам, Чулпаным, югалып калмассың. Вәләкин ул синең белән һәрдаим вакыт уздырмас. Императорның эше тыгыз, вакыты тар. Беләсең килсә, император синең атан Атилла хан белән аркадаш буласы килә, Чулпаным, һәм мин ана бу мәсьәләдә ярдәм итәргә булдым. Ике арагызда шул чакта сүз чыкса, берүк кирегә сукалый күрмә, Чулпаным. Барысын да астын-өскә китереп ташлавын бар.

– Император Феодосий болай да күп нәрсәгә иреште бугай инде, Приск җаным, атамның Римга таба кузгалуы хакында да искәрде.

– Бу сөенечле хәбәрне синең белән мин алып кайттык аңа, Чулпаным. Без! Син дә мин. Мин сине таптым, син мине, ә император атаң йөзендә үзенә аркадаш тапты. Иң мөһиме, атаң Византиягә таба кузгалмаячак, һәрхәлдә мин шулай дип уйлыйм. Шул ук вакытта атаң Атилла ханның Византиягә таба кузгалуы да бар, чөнки император атаңа ясакны салып бетермәде, ахыр килеп, хәрам атакай Хрисафәйне богаулап Гунстанга җибәрмәде. Нәкъ менә хәрам атакай Хрисафәй богаулы көйгә 6.000 алтын акча илтергә тиеш иде атаңа, ягъни гуннарга...

– Син моны каян беләсен, Приск?

Приск кинәт кенә шаркылдап көлеп җибәрде. Һәм хатынның янә биленнән эләктереп алды, җилтерәтеп, әйләндереп чыгарды.

– Мин кая эшлим соң, Чулпаным, кемнең киңәшчесе мин?!

– Син император Феодосийның уң кулы, Приск җаным.

– Менә, менә уң кулы шул. Димәк, император һәр эшен минем белән киңәшеп кыла, бигрәк тә Атилла хан белән булган хәлләрне.

– Чөнки?


– Чөнкиме? Чөнки минем хатыным Атилла ханның кызы, гүзәлләрнең гүзәле, чибәрләрнең чибәре, сылуларның сылуы, атаңның иң яраткан кызы, иң яраткан. Ишетәсеңме, иң яраткан?

– Бик әйбәт, Приск җаным. Без кайткач ни ашыйбыз, минем синең бу сүзләреңнән тамагым ачты?

– Балык, каз ите, чия төнәтмәсе, тагын ни? Тагын җиләк-җимеш һәм чеметем генә кызыл шәраб, үгез каны кебек Кызыл шәраб. Кан кузгату өчен.

– Мин дә пешекчегә бүген балык пешерергә кушкан идем. Димәк, без синең белән бер төрле уйлыйбыз, бер төрле фикерлибез.

– Империя хакында дамы?

– Империяләрнең берсе туа, берсе үлә. Мин император белән бу хакта килештем инде, Приск җаным. Икенче бәхәстә мин ана, беләсеңме, ни хакта әйтәчәкмен?

– Ни хакта?

– Атилла хан Ауропага империя оештырырга килмәде, ә кешелекне Рим империясеннән коткарырга дип килде, коллыкка нокта куярга дип. Һәм ул, атам дим, моны эшләр. Ауропа халыкларын мәңгегә коллыктан азат итәр. Атамның төп максаты баштан ук империяне җимерү, Ауропа халкын коллыктан азат итү була. Һәр халык ничек, кем белән күрше яшәргә тели – яшәсен, ләкин үз җирендә, үз туфрагында. Атам Атилла хан, беләсең килсә, Приск җаным, бабам Мәңгүк ханның васыятен үтәргә дип Ауропага килә. Һәм ул аны үтәр, Ауропа халкын коллыктан азат итәр. Мин атама ышанам.

– Ләкин бит, Чулпаным, бу сугышларда халык кырыла, бер гаепсез халык.

– Азатлык корбансыз булмый, Приск җаным.

– Император белән дә шул хакта сөйләштегезме?

– Юк, ул бәхәскә кадәр барып җитмәдек, Приск җаным. Барып җиткән булсак, аңа да шулай дип әйтер идем.

Ул арада виллаларының ишегалдына керделәр, хуҗаларны баш ия-ия көдрә кара чәчле хезмәтче каршы алды. Приск исә аңа:

– Булды, булды, рәхмәт, – дип, үтеп китте.

– Син мина исем туен уздыргач та Чулпаным дип дәшәрсеңме, Приск? – диде өйгә керүгә Таңчулпан.

– Юк, Иринушка, мин сиңа төрле исемнәр белән дәшәрмен: Карлыгачым, Күгәрченем, Былбылым...

Алар үз бүлмәләренә кереп, өс киемнәрен алыштырып, юынгычта кулларын юып чыктылар. Табын янына узгач кына Таңчулпан пешекче китергән диңгез балыгына игътибар итте. Пешекче балыкны зәйтүн маенда кыздырган иде, шуңамы ризыкка кызгылт-сары төс кергән. Таңчулпан балыкны ашыкмый гына ашады, ә үзе ни өчендер янә император Феодосий турында уйлады. Хатын-кыз ич ул, шундук тойды-сизде, император аны тикмәгә генә үз кырына чакырмаган. Чукындыручы атасы булуы да юкка түгел. Ләкин бу хакта ир-канаты Приск белмәскә тиеш. Күңелендә әнә шуңа охшаш яман уй туган икән – үзе генә белергә тиеш. Таңчулпан ышана иде, император бөтенләй азгын кеше булмаса аның ире Прискка да, аңа да яманлык кылмас, хәтта атасы Атилла хан Византиягә таба яу кузгалса да. Ә Таңчулпан илдән хәбәр алып тора иде: атасы Византиягә яу йөрмәячәк, гәрчә император атасына вәгъдә иткән алтынны җибәрми торса да – кызы хакына булса да ул моны кылмас. Таңчулпанның үз эченә кереп, уйга калып ашап утыруын күргән Приск кисәк кенә:

– Син беләсеңме, Чулпаным, атаң Атилла хан ни өчен Валентианга каршы кузгалачак?..

Таңчулпан кинәт ашаудан туктады, сәерсенеп иренә карады. Сәер хәл, ул да шул хакта уйлап утырган икән ләбаса. Таңчулпан тастымалы белән авызын сөртте, өстәлгә ята төшеп, ир-канатының күзләренә карады.

– Ни өчен дип уйлыйсың инде, Приск җаным?

– Заманында император Валентиан тутасы Һөнәрияне атаң Атилла ханга бирмәгәне өчен, Чулпаным. Рим кануннары буенча хатын-кызга җир-биләмә бирелми, Чулпаным, – диде Приск ашаган табагын читкәрәк алып куеп, төнәтмәгә үрелде.

– Ләкин бит алар барыбер кавышалар, һәм күпмедер бергә яшәп калалар.

– Соңра бу хәлне Плацидия белеп ала һәм Һөнәрияне янә богаулап диярлек Римга алып кайтарта.

– Һәм зур хата кыла Плацидия, Приск җаным, зур хата кыла. Император Валентиан Һөнәрияне җир-биләмә беләнме, болаймы абам Иллакка биргән булса, бәлки атам Рим тарафларына таба яу кузгалырга ниятләмәгән дә булыр иде.

– Син бу хакта император Феодосийга да әйттеңме?

– Юк, әйтмәдем. Чөнки Һөнәрияне гуннардан йолып алып калу идеясен император Феодосий бирә.

– Син хаклы, хаклы, Чулпаным, хаклы. Шаккатмалы хәл, син барысыннан да хәбәрдар. Ә мин, Чулпаным, император Валентиан урынында булсам, Һөнәрия тутамны Атилла ханның улы Иллакка үз кулым белән илтеп биргән булыр идем. Иллак углан гаскәриләре белән император Валентианның уң кулына баскан булыр иде. Ялгыша, ялгыша, император Валентиан һәм анасы Плацидия дә. Иң мөһиме, Атилла хан Рим тарафларына яу кузгалмас иде, империя дә үз йөзен саклап калган булыр иде. Ишеткәнем хак булса, хәзер әнә атаң Атилла хан яуга хәзерләнә икән һәм хак булса Рим тарафына. Беләсең килсә, Чулпаным, император Феодосий мине нәкъ шул хакта белергә Римга җибәрде. Анда булган хәлләр белән танышып кайтырга...

Таңчулпан ир-канатына бер сүз дә әйтмәде, үз эченә бикләнеп, әкрен генә төнәтмә эчте. Ул белә иде Приск кеше кешесе императорга хезмәт итә. Һәм ул аңа бармыйм дия алмаган. Һәм бик дөрес эшләгән, юкса аны император эшеннән читләштерер иде, хәтта сарайдан ук куар иде. Шул мәлдә, башына шул уйлар килүгә, Таңчулпанның йөрәге аша император Феодосий сурәте узды. Ни өчен җибәрә император Феодосий аның ирең Рим кадәр Римга дип бер дә баш ватасы юк – сәясәттә римлылардан өстен чыгарга тели. Һәм теләгенә ирешер дә ахры. Әллә соң Прискны миннән аерыр өчен Римга җибәрдеме?.. Антонийны да шулай аера ич хатыны Евдокиядән. Шулай булган хәлдә нишләргә тиеш ул? Ул – Таңчулпан, чит илдә, чит җирдә, чит мохитта?! Атасына китсенме?.. Килешерме? Аннары Приск үзе моңа риза булырмы?.. Римда хәзер ыгы-зыгыдыр, сенат көн-төн утырыш уздырадыр. Чөнки атасы Атилла хан Рим тарафларына яу йөрергә җыена икән...

Әнә шундый уйлар зиһенен телгәләсә дә Таңчулпан ир-канатына ары таба бер сүз дә әйтмәде. Ахыр торып ук китте. Әйткән хәлдә үзенә ияреп баруны ошатмас иде, бу – беренчедән; икенчедән, тикторганда шиккә калыр иде. Атаң ни әйтте, сиңа, Таңчулпан, ир – баш, хатын – муен, димәдеме? Шулай булгач, тик тор, дәшмә, дәшкән – бер откан, дәшмәгән – ике откан, дияр иде Элиана.

– Мин экономка апа белән базарга чыгып керәм, Приск. Ярыйдыр бит? Базар халкын күрәсем килеп китте. Ярыйдыр бит, Приск дим?!

– Нигә ярамасын, ярый. Чыга күр. Үзен теләгән җимешләрне алдырырсың. Миңа карбыз алдыр. Зур булсын. Син хәзер тулы канлы христианка, теләсә кая бара аласың.

«Түгел, түгел!» – дип әйтергә иткән иде Таңчулпан, тыелып калды. Нигә?! Ни үзгәрер шулай дип әйтүдән? Болай да Прискның кәефе юк, күренеп тора ич икенче тапкыр, бер дә Римга барасы килми. Аңа империя дә, императорда кирәкми, янында ир-канаты булса, шул бик җиткән. Император... Император сүзе теленә килүгә янә илбашы Феодосий күз алдына килде, һәм үзе дә сизмәстән, хәтта белми дә калды ни өчендер, үзалдына уңайсызлану тойды. Сарай бакчасында утырып сөйләшкәннән соң күңелендә үзе дә аңламаган шом барлыкка килгән иде. Әнә шул шом торган саен куера, күңелне чарасыз итә, зиһенне чуалта иде. Таңчулпанының халәтен аңлаган кебек, Приск та кулын юды да, авызын чайкап, тавыш-тынсыз гына китапханәсенә үтте.

Ә бит элек ашаганнан соң ишегалдына чыгар, хезмәтчеләр белән сөйләшеп, күл буйларын урап кайтыр иде.

«Менә без дә, Приск җаным, аерым-аерым йөри башладык», – дип уйлады Таңчулпан ир-канатын ишектән озатуга, тәүге уеннан янә курка калды. Һәм куркуы бик тә урынлы иде, йокы бүлмәсенә узганда да, өс киемен алыштырганда да, ир-канаты янына чыгарга дип җыенганда да ул бу уеннан арына алмады. Император Феодосий аның йөрәгенә гүя ут салган иде. Ә ул ут көйри дә көйри. Юк, ут кына түгел, утлы күмер. Күмер дигәнен көйри дә көйри, һич тынгылык бирми. Шулмы сагыш, шулмы сызлану?..


XI

Хәтерли, юлга чыгуга Приск атың куаламады. Аны император Феодосий киңәше белән Аспар гаскәрбашның ике кешесе озата барды. Аппинәй юлына төшкәч, ниндидер таверна кунакханәсендә йоклап чыктылар. Кузгалдылар бик иртә, юл елга буйлап сузылган, биредә исә куе томан төшкән, әмма кояш күтәрелә башлауга, бераз ачыкланды.

Юл тигезләнә төшкәч, Приск атын куалап, алгарак китте, сакчылар да аннан калмадылар. Приск җайдак атның тезгенен үзенәрәк тарта төште һәм барыр җайда икенче атына күчеп атланды. Ерак юлда гуннар да шулай итәләр. Бик тә уңай ысул, кулында ике ат булганда атлар да арымый, юл да алай бик авыр кебек тоелмый. Юл тау кырына таба сузылды, җайдак ат та таба елышты. Өйрәтелгән ат, юл тарайдымы, ишенә якын-килә.

Кояш төшкелектән авыша башлагач, юл өстендәге тавернага тукталдылар. Тамак ялгап алырга кирәк иде. Атларын аркылы салган киртәгә генә бәйләп, тавернага юнәлгәннәр иде, аларны авызында бер теше калмаган чал чәчле карт кисәтеп куйды.

– Юлчылар, атларыгызны карарга кеше калдырыгыз. Хәзер якын-тирә качкын коллар белән тулы, – диде.

– Син күз-колак булырсыңмы соң?

– Нигә карамаска, карармын, – диде карт. – Тик мин бушлай атлар карамыйм.

– Буш итмәбез, – диде ана Приск.

Аларны ишек янында ук тырпайган мыеклы, кирәкмәгән дәү бәдәнле карт легионер каршы алды. Легионер карт баш киемен салган да әйләндерә-тулгандыра тора. Ул византиялеләрне күрде дә, аркылы төшмәкче итте, әмма Прискның кыяфәтеннән курыктымы, тырпайган мыегын сыпыра башлады. Приск ана карамаска тырышып, түргә узды. Ул кырын күзе белән генә күрде, тырпайган мыеклы легионер аңа нидер әйтергә ымсынды, хәтта авызын ачты, картның сап-сары тешләрен күреп Приск: «Эчкече карт, тавернага сакчы булып кергән», – дип уйлап куйды.

Алар шактый озын өстәлнең башына утырдылар, күршедәге генә ике кеше авызларын-авызга куеп диярлек шактый тавышлы гына гәпләшеп утыралар. Күршеләрнең берсе Прискны күрде һәм кулын күтәреп:

– Көнчыгыш римлыларга хәйри! – диде.

– Хәйри, хәйри, көнбатыш римлылар, – диде Приск. Алар янына таверна иясе килде.

– Көнчыгыш ризыгы һәм бер чүлмәк шәраб, – диде аңа Приск.

Күп сөйләшми генә шәраб сала-сала ашадылар. Тамагы туйгач, Приск янә күршеләреңә игътибар итте. Алар инде нык кына салганнар, хәтта исерә төшкәннәр һәм шактый тавышлап сөйләшә башлаганнар иде. Теләсә-теләмәсә дә Приск күршеләр гәбенә колак салды.

– Күрәзә миң, Телав, күрәзә, – дия-дия өстәл төйде гәпчеләрнең юан гәүдәлесе, өстәлгә ята төшеп. – Күрәзә мин. Әгәр дә мәгәр бу оятсыз каланы варварлар ханы Атилла җимерсә, мин чиркәүгә кереп дога кылачакмын.

– Артыгын сөйлисен, Архит. Кем син ул хәтле дөнья халыклары каласын каргарга? Кем?.. Дәшмисең!.. Без монда нинди йомыш белән соң?!

– Алай булса әйт, нигә император кадәр император Равеннада качып ята. Кемнән курка ул. Атилланың кайсыдыр улы Римны айкап йөри, диләр. Имеш, весталка кызны алып китмәкче.

– Консул Аэцәй сиңа ни әйтте, Архит, ни әйтте?!

– Мин аңа ышанмыйм, Телав. Римны гына түгел, анасын тотып сатачак әле ул кеше. Әйе, император Нерон кебек.

– Император Валентиан легионерларының яртысы гуннар хәзер, Архит.

– Хәзер барысы да гуннарда терәк эзли. Император Феодосий турында әйтеп тә торасым килми. Киңәшчесе Прискны Атилла хан кызына өйләндергән диделәр.

– Сөйләмә тузга язмаганны, Телав. Кеше сүзе – кеше үтерер, диләр.

– Череде, нигезеннән череде Рим, Архит дус. Римны яһүд, гот, гун басты. Кая булды борынгы исаврәйләр, борынгы бабалары этрусклар?!

– Алай дисәң, мин дә Рим кешесе түгел, килмешәк.

– Әйе, Архит дус, Рим хәзер килмешәкләрдән тора. Мин, әйтик. Сириядән күчеп килдем. Мин хәзер үзем коллар тотам.

– Колларын баш күтәрсәләр?..

– Спартак чоры килер дисеңме?.. Булмас ул, Архит дус, булмас.

– Әйт әле, Телав, әйт, ни көтә император Валентиан, ни көтә?! Сенат ни карый?.. Калада Атилла хан улы Весталка кызны эзли.

– Ул аңа кияүгә чыккан диделәр бит.

– Шалиш, туганкай, шалиш, весталкаларга кияүгә чыгарга ярамый. Ярамый да бетте! Кая безнең борынгы аллаларыбыз, Архит, кая?! Юпитер кая, кая Марс? Кая борынгы бабаларыбыз этрусклар китергән Инәй аллабыз?.. Кая хайваннар тынычлыгын саклаучы Диана?.. Табигать алласы Венерабыз кая?.. Чәчкәләр алиһәбез Флора кая?.. Барысын да христианнар җимерделәр... Весталкаларны тараттылар.

– Весталкаларны папа Лев таратты. Ә бит весталкалар дәүләт иминлеген саклаучылар иде. Хәтереңдәме, Рим куәтле чакта сарайда алты весталка торды? Кабып йотардай алты кыз бала. Сарайдагы мәңгелек утны алар саклыйлар иде. Сарай каһиннары весталка буласы кыз балаларны алар алты яшьтә чакта ук сайлап алганнар.

– Каһиннар өчен кайгырма, алар бүген дә сарайдалар, Архит дус. Алар югалып калмаслар. Ә весталкаларга сарайда бер дә рәхәт булмаган. Каһиннар аларның чәчләрен кискәннәр һәм чәч толымнарын агач ботакларына элеп куйганнар. Шул көндә балакайларга ак киндер күлмәк кигергәннәр һәм һәммәсенә дә Амата дип исем кушканнар, ягъни үз исемнәренә кушамат итеп өстәгәннәр. Весталка кияүгә чыгарга тиеш булмаган. Антын бозган весталканы күн капчыкка салып базга ташлаганнар. Бичараның аһ-зары ишетелеп торган. Бу көннәрдә бөтен кала халкы кайгыга калган. Аннары аны баздан чыгарып, исән килеш кабергә салганнар һәм бичараның ай-ваена карамый табутка салып, тереләй күмгәннәр.

– Телав дус, менә мин шуларның барысын да искә алам да ярый әле империя христиан динен кабул итте дип куанып куям. Тере килеш кыз баланы кабергә күмү ким куйганда кыргыйлык, Телав дус.

– Кыргыйлык түгел, тәртип булган, Архит дус, тәртип. Миңа беркөнне бер акыл иясе беләсеңме ни диде: «Хакимият хәзер бишкә бүленә». – диде. Бишкә. Кануннарга таянып, табигатькә ышанып, гореф-гадәт буенча, нәсел-нәсабадан килгән йолаларга йөз тотып һәм көчкә таянып. Бу инде тәртип. Весталкалар да шул тәртипләрне сакларга тиеш булганнар. Әйтик, сарайдагы утны сүндермәскә, утыз яше тулмыйча сарайдан китмәскә... Утыз яше тулгач кына весталка кияүгә чыгарга хокук алган. Римлылар весталкаларга зур хокук биргәннәр. Аларны барча халык та хөрмәт иткән. Аларга һәммәсе дә юл биргән. Ул гынамы, теге йә бу каракны, йә булмаса хыянәтчене хөкем иткәндә весталка сүзе хаким сүзеннән дә өстен булган. Весталка хәтта үлем җәзасына хөкем ителгән кешене дә коткара алган...

Бу ике кеше арасында барган бәхәсне тыңлый-тыңлый Приск барыр юлга чыккач та алардан аерыла алмады. Иң әүвәл ул шуны белде – Иллак Римда. Ни өчен? Нигә килгән ул монда?! Әллә соң Һөнәрия артыннанмы?! Бик ихтимал ич.

Юл буендагы кырда тимер чыңнары ишетелеп китә, коллар богауланган килеш канау казыйлар. Беришләре канау читләренә тал киртәләр кагалар. Тал үсеп китә, канау җимерелми, Римлылар борын-борын заманнардан ук кыр-басуларны шулай сугарганнар. Ул арада аларга каршы килүче саф-саф тезелгән, дротиклар күтәргән легионерлар күренделәр, иң алдан туры атка атланган полковник килә. Приск сакчылары белән бер читкәрәк китте, легионерлар үтеп киткәч кенә юлга төште. Шунда ук ике тәгәрмәчле арбага ишәк җиккән кәрзин үрүчеләр узды, шундый ук арбада кала төшеп итек тегүчеләр үтте, арбага сандалларын салган тимерчеләр, аларга тагылып диярлек биючеләр, елан биетүчеләр каршы булдылар. Арбалары шагыр-шыгыр килә, япмасыз арбада мунчалалар өстенә менеп утырган хатын-кыз, Прискны күрүгә тулынкы иреннәрен киң җәеп елмайды, хәтта кул изәде. Арба артыннан яланаяклы балачага килә, шаулашалар, чырылдыйлар. Ир-атлар исә арба читләренә тотынып, дәшми-тынмый гына баралар, ни өчендер берәүгә дә күтәрелеп карамыйлар.

«Халыкны, бигрәк тә ир-атны дөнья нужасы баскан», – дип уйлады Приск һәм атын куалабрак алып китте, җайдак ат аз гына тартыла төшеп, бер җайдан юрта башлады.

Каланың капкаларын рәтләп сакламыйлар да. Приск белән аның сакчылары сүзсез генә үтеп киттеләр. Димәк, Рим әкрен генә куәтен җуя бара. Урамнарда тәртип юк, иң гаҗәбе, шушы хәлдә дә хәтта сенат утырыш артыннан утырыш уздыра икән. Римда өч хаким барлыкка килгән, диделәр Прискка ипи сатучылар: император, сенат һәм папа.

Күп тә үтми алар зур мәйданга килеп чыктылар. Мәйдан уртасында Цезарьга һәйкәл тора. Һәйкәл зур, мәһабәт, тау кадәр диярлек. Һәйкәл янында бер төркем легионерлар кайнаша, алар янындагы полковник бугазы ертылганчы кемгәдер кычкыра:

– Ятрәк, ятрәк кыланыгыз, арт ягыгызга күсе ябышкан нәмәстәкәйләр. Тигез басыгыз. Мин сезне тәртипкә өйрәтермен, бушка ипи ашатмам! – дия-дия орыша иде.

Ниһаять, мәйданны үтеп, Марс кырына җиттеләр. Улда шул тарафта тора, диде император Феодосий. Ләкин Марс кырын үтәргә туры килде, Улда сарай читендәге казарма кебек бинада тора икән.

Ни гаҗәп, калага кергәндә дә, урамнарда да, аларны бер кеше дә туктатмады, «Кемнәр сез?» – дип сорамады, әмма казарма капка төбендә аларны туктаттылар. Ишектә торучы сакчыга Приск тамгасын күрсәтте. Аны шундук икенче берсе Улда янына алып китте. Барыр җайда ул:

– Каһиннар яши бу бинада, – диде.

Приск бераз чамалый иде, бу бинада каһиннар йөзендә сенаторлар да булуы ихтимал. Император үзе Равеннада. Равенна борынгы этрусклардан калган сазлыклы урынга күтәртелгән кирмән-кала. Римга бик сирәк килә икән. Моны аңа үзен озатучы сакчы сайрады. Ул арада алар каршында тоташ кара дан киенгән берәү пәйда булды.

– Саумы, Приск! Мин Улда, – диде ул, кул сузып күреште дә алдан китте. – Әйдә минем арттан. Сакчыларың өчен борчылма, аларны да, атларыгызны да урнаштырырлар.

Алар ниндидер тарлавыклардан уздылар, ниһаять, бер ишек каршында туктадылар. Улда каерып ишекне ачты. Приск кисәк туктап калды. Бүлмә түгел иде бу, зур гына зал. Түр якта кыяларга сыенып чишмә ага, уң якта Кояшка табынучылар сурәте, аның янында Мисыр Асирисы алласы, аның кырында фарсылар Митрасы. Ә сул якта төсле пыялалар аша мәрмәр идәнгә төсле Гайсә пәйгамбәр сурәте төшә. Каһиннар сурәтне таптап китәләр икән, Улда ни өчендер урап чыкты, аңа ияреп Приск та. Ниһаять, алар бер бүлмә каршында туктадылар. «Син шул бүлмәдә торырсың. Әйдә, кер», – дип Улда бүлмәгә узды.

Зур булмаган бүлмә, түрдә тез биеклек кенә өстәл. Өстәлдә бер төргәк папирус ята. Приск түзмәде, төргәккә үрелде. Алды һәм укыды: «Сиңа түгел, кагылма!» – дип язган иде. Улда моны күрде дә елмаеп куйды.

– Ятагың бар, тиздән сиңа ашарга китерерләр. Аша, эч, ял ит. Мин сине үзем эзләп табармын, – диде дә Улда, чыгып китте.

Приск папирус төргәген кире өстәлгә куйды. Бүлмә буйлап арлы-бирле йөреп килде һәм сул яктагы сәке кебек ятакка барып утырды. Аруы җиткән иде, ятты да шундук күзләре дә йомылды. Ләкин аны уяттылар, ашарга дәштеләр... Ашагач, Приск янә сәкегә ауды.

Иртән күзләрен ачса, сәке янында басып торучы Улданы күрде. Улда кулында өстәлдәге папирус төргәге.

– Әллә укыдыңмы, ачып укыдыңмы дим? – диде ул кырыс кына.

– Юк, укымадым, сүтмәдем. – диде Приск.

Торды, ишек яныңда эленеп торган комганнан су коеп юынды һәм битен-башын сөлге белән сөртә-сөртә:

– Нинди серле төргәк соң бу? -– дип Улдадан сорады.

– Җыенда укыласы язма бу. Бүген җыен була. Император киләсе.

– Миңа да катнашырга ярармы анда?

– Ярый. Тик башта тамак ялгап ал. Бүген христианнар көне, Гайсә пәйгамбәр туган көн.

«Тукта әле, нигә мин җыелышта катнашырга тиеш? Бер диндә булсак та римлылар үзләренә бөтенләй башка юл сайладылар. Римда христианнар чиркәве башында папа Лев утыра, Византиядә император үзе. Римлылар сынга табыналар, византиялеләр сурәткә. Хәер, моны да аңлатырга була, греклар борын-борын заманнардан ук сурәт ясарга һәвәс булсалар, римлылар кая карама сын күтәрделәр. Митрадан соң Гайсә пәйгамбәргә табына башлаган Сирия христианнары исә чиркәүгә шәм куюларын дәвам итәләр, Византия чиркәүләрендә дә бу борынгы утка табынучылар гадәте кереп бара бугай инде», – дип уйлады ашап утырган Приск.

Ул арада Улда керде һәм аны каһиннар җыенына алып китте.

– Башта каһиннарны тыңлап карыйк. Шау-шу анда, мәхшәр диярсең. Беришләре борынгы Мисырлар алласы Кояшны торгызырга кирәк, икенчеләре Рим аллаларына кире кайтыйк, диләр.

– Император христиан динен кабул итте бугай бит инде?

– Кабул итте, әмма папа белән император власть бүлешәләр. Бу мәсьәләдә Рим җиде юл чатында тора хәзер. Каһиннар арасында Гайсә пәйгамбәр турында да зур бәхәс бара. Кем булган ул? Чынлап та Аллаһмы, әллә булмаса күпләр расларга тырышкан кебек адәм баласымы, әйе, башкаларга үрнәк булырлык адәм баласымы?..

– Шикләнерлек шул, Улда дус, шикләнерлек. Әйтик, Гайсә пәйгамбәр алла икән, нигә ул үзен тәрегә кадакларга рөхсәт итә? Алла ич ул, бөтен дөнья кодрәте аның кулында, халык аның өчен тузан гына.

– Ә син галим, Приск, галим. Син хаклы, Иерусалимда яшәгән греклар арасында да нәкъ шул бәхәс туа. Римлылар Гайсә пәйгамбәрдән йөз чөергән яһүд равваларына болай диләр: «Сез канкардәшегез Гайсә пәйгамбәрне кабул итмәдегез, димәк, ул безнең алла», – дип әйтәләр, һәм шулай итәләр дә.

– Христианнар җыенында шул хакта да бәхәс барачакмы?

– Шул хакта да, Приск.

– Бәхәстән качарга ярамый, хакыйкать бәхәстә табыла, дигәннәр борынгылар.

– Бәхәс әйбәт, тик каһиннар башкача уйлыйлар, ничек империяне саклап калырга, нинди дингә таянып? Диннәрдән хакыйкать эзләгәндә асыл хакыйкать читтә калучан, дин бәхәсләрендә хис өстен чыгучан, кайнар гәпләр, Приск.

– Димәк, бәхәсләрнең төп максаты империяне саклап калу?..

– Кеше хыял белән туа, акыл белән үлә, Приск. Ни өчен, нинди йөк белән җибәрде сине Рим кадәр Римга император Феодосий? Мин беләм, синнән ул төпле доклад көтә. Карт төлке Феодосий император Валентиан белән Атилла хан арасында барган бәхәснең, төгәлрәк итеп әйткәндә, сугышның ничек бетәсен көтә. Ә монда император Валентиан каһиннары белән христианнар арасын көйләп йөри. Ни ил, ни халык кайгысы юк аңарда. Каһиннарнын күбесе Атилла яклы. Җыенда каһиннар оттыра икән, Валентиан папа Лев аягына егылачак.

– Әнисе Плацидия весталка Һөнәрияне кияүгә биреп йөри. Аңарда хәзер дәүләт кайгысы юк, империя мәшәкатьләрен ул тулысы белән улы Валентианга тапшырды.
* * *

Каһиннар белән христианнар җыены көтмәгәндә һәм кинәт башланды. Барысы да мәйданда тулганалар иде. Папа Лев белән император Валентиан мәйданда пәйда булуга, һәммәсе дә бер җиргә тупландылар, императордан сүз көттеләр. Ә ул ашыкмады. Ниһаять, шау-шу басылды, беразга тынлык урнашты.

– Мин беләм, кадерле римлыларым, сез миннән җавап көтәсез. Җавабым сезгә бер булыр – мин христианнар белән. Мин барлык легионерларымны патрикий Аэцәйгә тапшырдым. Варварлар ханы Атиллага ул каршы чыгачак.

– Димәк, – дип алгарак чыкты тоташ карадан киенгән олуг каһин. – Сез, бөек цезарь Валентиан безнең борынгы бабаларыбыз аллаларыннан ваз кичәсез?..

– Мин сезне яклармын, олуг каһин, мин сезне рәнҗетергә бирмәм.

– Безгә горур римлылар аллаларын кайтар, цезарь Валентиан.

Кирәкмәгән дәү бәдәнле, көр тавышлы олуг каһин ишләреннән аерылып, император һәм папа басып торган мәйданчыкка таба кузгалды, әмма динбашлары берничә адым ясауга, ишләре аңа иярделәр. Үзенең мичкәдән чыккандай калын тавышы белән, кыядай гәүдәсе белән император Валентианны куркуга салды бугай, базилевсны шундук җансакчылары уратып алдылар.

– Мин сезне яклармын, яклармын, – дия-дия яшь император артка чигә башлады, алга папа Лев чыкты. Алгы якта папа күренүгә, каһиннар арасында ыгы-зыгы башланды, алар кисәк берләшеп алдылар һәм тоташ дивар булып папага таба кузгалдылар. Ләкин папа Лев та яклаучысыз түгел икән, аның артында да диндар христианнар тоташ дивар булып басып торганы шәйләнде. Җансакчылары уртасында калган император Валентиан:

– Туктагыз! Тукталыгыз! – дип кычкырды. Ләкин соң яле, ике яктан да ташлар оча башлады. Ул арада император белән җансакчылары юкка чыктылар. Каһиннар өерелешеп, христианнарга ташландылар, аларны чиркәүгә кадәр куа басып, чиркәүгә керергә мәҗбүр иттеләр. Каһиннарның берсе:

– Ут салырга кирәк, ут! – дип кычкырды, икенчеләре чиркәү ишекләренә таш аттылар, христианнарга каһәрле сүзләр яудырдылар.

Приск Улдадан аерылып, зур мәйдан аша үзе туктаган бинага таба йөгерде, чиркәү яныннан шактый киткәч кенә артына әйләнеп карады. Ахыр туктады. Шул чакта җир астыннан килеп чыккан кебек, аның янында Улда пәйда булды.

– Әйдә, китик моннан, – диде ул Прискка. – Мин каһиннар башына коткы салдым. Димәк, үз вазыйфамны үтәдем. Безгә китәргә вакыт, Приск.

– Миңа Иллак та Римда диделәр.

– Иллак! – диде Улда кинәт курка калып, – Нишләп йөри ул монда?..

– Һөнәрия артыннан килгән, имеш.

– Нинди ахмаклык, Һөнәрияне Плацидия Равенна чиновнигына кияүгә биреп җибәрде, чиркәүдә никахлар укыта-укыта, Приск. Иллак углан чынлап та Римда булса, без аны табарга тиешбез, Приск. Һәм әле соң түгел.

– Бу мөмкин хәлме, Улда?

– Бүген Римда бар нәрсә дә мөмкин, бар нәрсә дә. Римда власть юк, власть, Приск!

Шул вакыт чиркәү янында янә тавыш купты, бу юлы инде кайдандыр килеп чыккан христианнар каһиннарны куа башладылар. Каһиннар мисырлыларның Исида храмына таба чигенделәр, храм баскычларына менгәндә олыгаеп килгән каһиннар егылдылар, аларны христианнар таптап киттеләр, әмма алдан качканнары авырлык белән булса да храм ишекләрен яптылар. Христианнар шауладылар, шауладылар да баскычларда аунаган каһиннарга да игътибар итмичә, чиркәүләренә таба киттеләр. Храм баскычларында анда-санда үлем белән тартышкан карт каһиннар, өзгәләнгән хитоннар, баскычлардан кабаланың менгәндә төшеп калган аяк киемнәре генә аунап калды.

Мәйдан бушап калгач кына, ниндидер койма ышыгына посып, барысын да күзәтеп торган Приск белән Улда чыктылар һәм йөгерә-атлый туктаган биналарына кайттылар. Улда сакта торучыларга юлчыларга атларын китерергә һәм үзенә дә ат яларга боерды. Булган әйберләрен алып чыкканда атлар әзер инде. Приск сакчыларына ым какты да алар кузгалып та киттеләр. Үзенең тоташ кара киеменнән Улда иң алдан бара әле уңга карый, әле сулга.

«Иллакны эзли», – дип уйлады Приск. Ләкин Иллакңың калада булуы шикле иде.

Басу капкасын уздылар, олы юлга төштеләр, Приск сиздерми генә чукынып алды. Галим буларак ул дингә ышанып та җитми иде, әмма авыр мәлләрдә барыбер кулы төртенүгә таба кузгалды һәм һич тә бу гадәтен ташлый алмады.

Алар Аппинәй юлы чатында аерылыштылар. Улда үз ишләре белән Гунстанга таба кузгалды, Приск үз сакчылары белән Византия юлына таба борылды.

– Сау бул, Приск, – диде кузгалганда Улда. – Хан кызы Таңчулпанга сәлам әйт. Мин аңа игелек телим, игелек!


XII


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   12   13   14   15   16   17   18   19   ...   22




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет