ФӘрит яхин шигырьләР ҺӘм поэмалар алтынчы том



бет12/39
Дата11.06.2016
өлшемі1.79 Mb.
#127457
1   ...   8   9   10   11   12   13   14   15   ...   39

МИН ЯНАРГА ТИЕШ ИДЕМ

Ник бу кадәр өзгәләндем?..

Киселде бәгырь, китеп

Барганы кайтмый, түзәрем

Калмады, күңел китек.
Өтелде, янды канатлар,

Хыялым офыклары

Тараеп юкка чыктылар,

И гомернең утлары!


Кемгәдер җылы өченгә

Кабынган учак сыман

Яндым да яндым, гомергә

Үрләдем, инде тынам.


Ник тормыш шушы кадәрле

Гаделсез икән җирдә?

Берәүгә җылы йөгерде,

Мин көеп калдым җилдә!



Апрель, 2002.


САНДУГАЧЫМ, ИРКӘМ!

Син алай ук кошлар булып очып,

Хисләреңдә китмә саташып,

Минем әле изүләрем ачык,

Дуслар белән йөрим җырлашып.
Быелгы яз сабан туйларына

Җырлар белән керде, мәйданнар

Халык шатлыгына тула-тула

Ташып чыкты, бар да уңганнар.


Бабайларны әллә күрмисеңме —

Хәтта алар яфрак ярганнар,

Йөзләрендә дәртле яз төсмере,

Әбиләр дә килен булганнар!


Кошлар булып очып, тургайларны

Саташтырдың дәртле җырыңда...

Ничәнче кат үтеп баруларны

Күрмисеңме әллә шушыңа?



ЯРАША АЛМАДЫМ

Бәхет яктысында бу тормышның

Ни икәнен танып яшәлгәндә —

Дөньялыкка мәхәббәттә затың,

Сөелмәгән дә күк, сөелгән дә.
Кисә көннәр хәтер упкынында

Калган хистән йөрәк парәләрен,

Кемлегеңне үзең белгәнеңдә

Яшәмәкчең өзеп үзәкләрең.


Уенында йөртә тормыш әйдәп,

Уйланырга минут калдырмыйча,

Исәрләнә акыл җырлар көйләп,

Ал гынаны кулга алдырмыйча.


Тормышымның хәтфә болынында

Бәхет колыннары уйнаклыйлар,

Көннәр йөртә үртәп үз җаенда,

Хатирәләр тынып кунаклыйлар.



21.04.02.

ХАКЫЙКАТЬ БӘЯСЕ

Үрләрендә, тормыш иләгендә

Күп тирбәлдек, төпкә киткәнеңдә

Беттем диеп уйласаң да хәтта,

Бу бит әле хакка җиткәнең дә.
Хакыйкать ул шундый — хак бәяңне

Куя синең, борын чөйгәннең дә,

Сабаклады ничә мин беләмне,

Галим хәзер сукыр дигәнең дә!


Хакыйкать ул шундый, кем — кемләнде,

“Без-безләнде” безләр арасында,

Ә бөекләр һаман мескенләнде —

Риза булмый дөнья карасына.


Сан югалтып данга чыгып була...

Ханга чыкты күпләр шушы юлдан!

Базарыңны бәяң куеп сора —

Ничек диләр купканыңны зурдан?



24.04.02.

ТАРИХ НИРГӘЛӘРЕ

И буталдың, халык, акны кара

Диләр икән, ничек буталмыйсың?

Күңел китте әле соңгы ара,

Узалмыйсың, җаным, узалмыйсың!
Үткәнемдә кала барам кебек,

Хәтер артып, хыял кимегәндә,

Киләчәкнең ни икәнен күреп,

Мәгънәләрдән кайтып киленгәндә.


Җай җилгәрә, җилле көннәр булып

Кергән заман инде чыгып бара,

Бәгырьләрем калды һәм уылып,

Исем китеп артык чүп-чарларга.


И буталдың, халык, андый хата

Тарихыңда түгел беренчесе,

Күлләр булып күз яшьләрем ята,

Бу ялгызга юк бер килүчесе.



Апрель, 2002.


ХЕЗМӘТТӘ ХӨРМӘТ ХАКЫ

Күпмеләр ышанып үзе көченә —

Харап булды көче китеп эшенә...
Азмы илнең егетләре бер генә

Нәфсесенә ия булды һәм нигә?


Төзектә тотып эшенме, гамәлен,

Таба торды гомер буе кирәген?


Сабырлыкта бәхеткә урыннар киң,

Эштә булсын кулларың, сызганып җиң!


Хакыйкатьнең асылы борынгыча,

Нәфсеңә чуму мөмкин борынгача.


Кемлегеңне мең сынаган дөнья бу,

Кемлегеңне сындырган да дөнья бу.


Көч җитә ул нәфсегә буталмасаң,

Ут булам дип йөрәккә ут алмасаң!




ТАБИГАТЬ БАЛАЛАРЫ

Дөньяларның бәхет болынында

Уйнап йөргән чакта, куркытып,

Әллә кайдан, болыт аймагында

Яшен чатнап куйды ялт итеп.
Куырылдык, шушы кадәр өркү

Биләсә дә, качар җир тапмый

Йөгерештек, мондый хәлдә курку

Юк дияргә һичкем оялмый.


Әнкәйләрнең коты агарынып,

Капка төпләренә чыкканнар,

Итәк артларына сыендырып,

Тәрәзләрне ябып куялар.


Күк ярылып, чәрдәкләнеп бетте,

Коеп яуды яңгыр, ишелеп,

Кояш чыкты, хәвеф үтеп китте,

Бәхет болыннары күпереп.


Кадерләрен шунда аңладыкмы,

Төшендекме дөнья барышын, —

Яланаяк ерып гөрләвекне,

Йөгерештек, узып агышын.


Без бәхетле идек, шушы болын

Олы дөнья иде, яшәеш,

Белми идек илләр, җирләр барын,

Ә сынаша идек — бездә көч!


Белми идек ризык тарлыгын да,

Уйлый идек киң дип уң-сулны,

Шөкерана идем барлыгына,

Көн артыннан көннәр узылды.


Хәзер инде шул ук болыннардан

Иңләп алып печән чабабыз,

Балаларны тыныч тормышларда

Яшәсен дип өмет корабыз.



ГҮЗӘЛЛЕКТӘ УЗГАН ГОМЕР

Күз карашың назларыннан

Эрегән күңелемдә

Шигъри бакчам гөлләреннән

Бал тама көн-төнемдә.
Бу дәртемнең чик һәм соңы

Булмас күк, ямь эчендә

Узачак гомерем моңы

Күчә җырым көченә.


Хәтерем күләгәләрен

Югалта сүзең тәме,

Сыпырып кайнар кулларың

Сагышны алды, гамьне.


Мин әле күңел бакчамның

Гөлләрен кабат-кабат

Сиңарга бүләк итәрмен,

Тик бары һаман ярат!




МӘГЪНӘ КИШТӘЛЕГЕ

Мәгънә эзләп әллә ниләр сөйләп

Була шул ул, телләр — сөяксез...

Кайсы вакыт әллә ниләр уйлап

Бетерәсең, калып куәтсез.
Кешелекнең кадерендә йөри

Күп адәмнәр, кеме булмыйча,

Күңелләрдә әллә ниләр көйри,

Чиксез уйлар — чикне белмичә!


Кичә-бүген хәлләр төрлеләнеп,

Искечәдә булдык яңача,

Тел — йөгерек, сүзләр мең иләнеп,

Бер кинәнеп алдык таңгача.


Бәя бишегендә сүз тирбәлә,

Көйгә килеп көйсез хәлендә,

Уйлар изге кебек, баш — чүмәлә...

Бармы мәгънә башның чалында?




СҮЗ КОТКЫСЫ

Кайнарланып кайнап чыкканда да,

Каймак булганда да әйтер сүз,

Моның кебек җилне учлаганда

Сабыр булу кирәк, туры, төз.
Киерелгән фикер җәясеннән

Очкан угы икән гадел сүз,

Йөрәгенә килеп кадалудан

Исән калучылар билгесез.


Сүз ул — канат, хәтта үрмәләгән

Еланны да, мәгәр, очыра,

Без белгән һәм уйлап күрмәгәннән,

Урап килеп, котны очыра.


Җай кирәктә башкаларны җайдан

Чыгаруда файда табучы

Күпмеләрнең сүзе кузгалудан

Битлекләрен теле ачучы!






Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   8   9   10   11   12   13   14   15   ...   39




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет