Күңел шавы еллар хакыйкатен
Эзләгәндә, җанга куәткә
Булсын, диеп сөю манарасын
Куйган идек дәртле йөрәккә.
Тынгы бирми аның азаннары,
Уяу тотты җанны җаенда,
Ничек алдык бөек Казаннарны
Һәм яулыйсы әле тагын да.
Сәҗдәсе дә кирәк, мин-минлек тә,
Белү кирәк кемнең кемлеген,
Ничәнче кат азан әйтүендә —
Уятмакчы булып күңелем!
Көн килгәнче мең кат көнгә кердек,
Ертылып һәм төннең сүрүе,
Бу дөньяда, әйе, без бар идек,
Манаралар моңга күмелде!
ДӘРТНЕҢ ТУЙЛАВЫ
Затлы күлмәк самим бәхетләрең
Сабантуйда йөрде сан табып,
Шушы кадәр асыл киюләрең
Миңа булган — дәртең дан алып.
Ай һәм кояш очраштылар кичке
Уеннарда ул көн күңелдә,
Кайчы булып әдәп ефәк кисте
Туйларыңда акны кияргә.
Ирлек — сыйфат, асыл егетләрдән
Күз яшьләре калмый коелып,
Синең бәхет шушы күренүдән
Арта барды — моңга җыелып.
Үпкәң юктыр, синдәгедәй йөрәк
Чын сөюнең генә билгесе!
Яна белми пыскып кына, көйрәп,
Мәгърур тау да аңа биреште...
ЮЛ ЯРАГЫ
Насыйбыма дәшеп юллар шавы
Еракларга алып киткәндә,
Чакрымнарны санап, күңел аһы
Коела да кала, имгәнә.
Очынасың, гүя оч буласы
Юл азагын табу хәсрәте
Күңелләргә шатлык тутырасы,
Көтеп алып туйлар хикмәте.
Адәм заты юлда тигезләнә,
Бай-ярлысы, санлы-сансызы,
Дошманың да дус җаена килә,
Акыл таба хәтта аңсызы.
Юллар шавы тузаннары сарган
Күңел көзгесенең яктысы
Уйнады да, туып мин яңадан,
Насыйбыма кайттым, ахрысы.
7 декабрь, 2002 ел.
Бу сагышлар күңел күзләреннән
Өзелепләр төшкән хис сыман,
Утка салып, яшьлек көннәремнән
Бүгенгесе көнгә егылган.
Без биербез — көйнең ертыгы юк —
Пар торналар кебек саташып...
Синең хәтта хәрәкәтләрең шук,
Гүя куя күңел ярашып.
Аю авын тоткан ирләр сыман
Кыюланып китеп йөрәгем,
Синең хисне алларыма еккан —
Артык түгел һәм дә кирәгем!
Сагышыңны сөйлә, ул туйларны
Күп күрелгән инде дөньяда,
Кабат көйрәт әле бу утларны,
Булмаган да идек, булган да.
ЯШЬЛЕК БОЛЫНЫ
Бәхеткә дип юралынган икән
Гомеремнең хәтта карасы,
Чыгып киткән чагында да илдән —
Изгелеккә идек барасы.
Хәтфәдәгенәй иде күңелемнең
Болыннары, яшьлек иртәсе,
Дәртле чакларына күз яшенең
Кулъяулыгы — оят итәге.
Яратуның гөнаһ түгеллеген
Беләсеңдер син дә, әкият
Кебек иде назы яшәешнең,
Язылмаган дәфтәр — хакыйкать.
Бәхет булып чуарлана көннәр,
Йөрәк дәртен һаман уятып,
Синең хистән бөтен дөнья көнләр,
Болытларың тәмам таратып.
ХӘТЕР БАЛАЛЫГЫ
Юк сүзләрең аламасы — болыт,
Юлларыма япты хәтәрен...
Синең күзләр түгелсәләр тулып,
Җан югалтыр бөтен бәхетен.
Үсмер еллар үсентесе идек,
Кемнәр имән хәзер, кем — каен,
Мәхәббәттә кипкән чакта җилек,
Син ятларга карап елмайдың.
Кояшың да булыр кебек идем,
Үтә алсам көннең түренә,
Тулган айдай инде боек йөзем
Сиңа бәлки якты күренә?
Яшәлгән дә кебек, яшәмәгән,
Күңелемнең назы өченгә
Сине миңа хәтер һәм бикләгән,
Һәм ирекле кылган көнемдә.
Дек., 2002, Тобул шәһәре
УТЛАР УРАЙ-УРАЙ
Сагындыңмы? Белмим,
Юктыр инде,
Син ул яктан сабыр иясе,
Инде хәзер безнең бәхет иңе
Буйларына туры киләсе!
Арадагы Урал тауларыннан
Үтеп чаба хисләр поезды,
Минем тормыш шушы саташудан
Яңа тарафларга юл алды.
Себер, диләр, сөргеннәргә сөреп,
Олактырып затлы ирләрне,
Кайтыргамы әллә гыйбрәт күреп
Минем юллар аны иңләде.
Син сагына белмисең дә бугай,
Шулай икән — шөкер Ходайга,
Йөрәкләрдә утлар урай-урай,
Әллә җилләр исте уңайга?
09.12.02.
ЮЛ ҖАЙЛАМЫ
Юл адашып йөрелгәндер сыман,
Эше беткән адәм шикелле,
Бу Тобулда саннар таралудан
Җыелуга барып җителде.
Юл озында ике әкият бар,
Беренчесе — өмет йөретә,
Шыгыр-шыгыр, аяк асларым — кар,
Тынгы бирми һаман йөгертә.
Икенчесе — ил таныйбыз сыман...
Вакытлармы безнең адашкан?
Элек гамәл иде җиңел кулдан,
Хәзер йөрәк белән тоташкан.
Юл озында ике әкият бар,
Сөйләгәннең сүзе — ерактан,
Минем урман тунын кигән, ак кар,
Колакчынын салган колактан.
Декабрь, 2002.
ОЛЫ ҖИРЛӘР БУЙЛАП
Олы җирләр, юньнәр күреп кайтам,
Кешеләрен һәм дә кышларын,
Сан эзлиләр, тик белмиләр кайдан
Бәндәләрнең алтын тапканын.
Һәркемгә дә кирәктер ул, беләм,
Мин-минлектә саннар сорала,
Кайвакытта булганы да кулдан
Чыгып китә, саның тарала.
Олау-олау кәрваннары бара,
Этләр кала койрык күтәреп,
Заманалар ялгыш безне сөйли,
Сүзләреннән сүзе күбәеп.
Хатам күптер, гафу инәсендә
Тегелмәде җаным сүрүе,
Олы җирләр, юньнәр күрүемдә,
Туган як, дип күзләр түгелде.
ХАКЛЫК ЮЛЫ
Аңламаслык хәлдә түгел икән,
Төшенерлек, әгәр җитдидә
Уйлый калсаң — тормыш,
Безнең җилкән
Киерелгән дәртле җилендә.
Тормыш — диңгез, океаннарга карап
Юлга чыккан кәрван шикелле,
Һич билгесез кыйтгаларны барлап,
Максатлылар алга җилкенде.
Сүнеп кала бара еракларда
Изге тойгыларның алмашы,
Бүгенгесен кертми бу уйларга,
Киләчәктә күңел адашты.
Ә югыйсә бүген барлыгыңда,
Үткәнеңдә бөтен хакыйкать,
Аңламаслык түгел, дөньялыкта
Бәрәкәттә безнең табыш, хак!
Достарыңызбен бөлісу: |