И сөйлибез сүзгә кергән булып,
Үзебездән чыгып, илгә узып,
Хәтер аймагында йокы тапкан
Акылларга тел күсәген орып.
Шанлы тарих күптән инде тузып,
Оныклармы ямау салыр бозып?
Хәтер аймагында ат кешнәткән
Ирләр үтеп бара көннән узып.
Бәлки хактыр, ялган озын булмас,
Озак бармас хата, ябык калмас,
Хәтер аймагында сер уйнаткан
Егетләрнең күзләр алмас-алмас.
Төчелектә җай бар, чәй суыгы
Мәскәү күренерлек саф булуы
Хәтер аймагында гайрәтемне
Чигерсә дә, күңел тум-тулыгы!
САЙЛАНУ
Нигә шулай моңаешып, кызлар,
Хәтер аланыма киләсез дә,
Эндәшмичә, эретелеп бозлар
Аксын дигән кебек көтәсез лә?
Ул кайчандыр бер карашы белән
Күңел илен яулап мең яндырган!
Кызларныңмы дәрте инде бөлгән,
Әллә чыга алмыйм бу сабырдан?
Ахмак уен, чират насыйбында
Күңелләрне боза чак котыртып,
Алтын йөзек төшеп кайсыгызга,
Чыгармакчы кемне һәм сикертеп?
Тотып калыргамы сузылганнар
Иптәш кызларыңның мең куллары?
Йөзек салдым, кайсыгызда, кызлар,
Күңелемнең тарау, сак чаклары!
ЮЛЛАР ЯРЫП КИТЕШ
Күз тамчысы күлләр булганчыга
Кадәр мәгәр күңел таушагы
Итегемә чолгау иде чында —
Йөреләчәк юллар калмады.
Бу тукталу хәл китүдән түгел,
Ашык-пошык бик күп барылган,
Бу юлысы соңармассың, йөгер
Һәм йөгермә узып барыннан.
Бу юлысы үр менәсе барыш —
Кабалану олы гамәлме?
Кемнәргә без киткән тоелырбыз,
Ә кемнәргә — кайтам түгелме?
Акча гына килеп-китеп йөри —
Дөньялыкның бөек каһәре,
Елым үтеп бара, карын көри
Көрткә чумган Казан шәһәре.
Бу сөюнең хәсрәтендә төнем көнгә бармады,
Бер көелгән ут эчендә им булыр көл калмады.
Янды Фәрһад, дип сөйләде дуслар Ширинне күзләп,
Мин дә бар идем җиһанда, берсе телгә алмады.
Күз йөрешен кузгатучы нәфсе оятта көймәк,
Соң шул инде, минем җанга дару шифа салмады.
Миңа дип ничек өметтә кигәнең асыл күлмәк!
Бүтәнне икән аулауда, күзләп күзе талмады.
Безнеме, дисәм сөйләүдә, җырлауда халык көйләп,
Гомерләр үтте шигырьдә, сиңа моң да кылмады.
Бәхетем карамагында хәтерем тоттым үлчәп,
Синең назың аймагында бер сөйләр сүз булмады.
Зарлы күңел сандыгында мәрҗәннәр ялтырамак!
Син шуңа күзең салдың да, нигә кулың алмады?
Йөрегәнмен мин дә санда, булсагыз да күзләмәк,
Гафу, кызлар, сукырлыкта күзем сезне күрмәде.
Эре, диеп уйлаганда сезләр мең кат ялгышмак,
Ул, дип яшәп, бу дөньяда җан башканы белмәде.
Декабрь, 2001 — январь, 2002.
МАТУРЛЫК СЕРЛӘРЕНДӘ
Дөнья матурлыгы күңелләргә
Сыеп беткән, бәхет, шатлыгы;
Йөрәгеңне тотып учларыңа,
Тыңлап кара, аның хаклыгы
Яшәешнең таянычы булып,
Шатлык бирсен, дисәң, барлыгың
Һәрдаимдә игелеккә тулып
Аккан елга булсын ярларың.
Кеше хакын хаклау бөеклекнең
Асыл мәгънәсе дип аңлаган
Даһиларның белеп кемлекләрен,
Шау яшәеш алга атлаган
Бүген белән бетми, кичәгесен
Үлчи-үлчи, килер көннәргә
Ишеләбез, хыял күрәзәсен
Сөрмә итәм әле күзләргә!
Дөнья матурлыгы күңелләрдән
Хозур болыннарга түгелде,
Көннәр буйлап шушы китүләрдә
Хыялдан да ерак үтелде.
Декабрь, 2001
НАМУС ШУЛ УЛ
Нинди генә булсаң да дөньяда,
Тарсаң да син төрле хәлләргә,
Намусыңнан үтеп киткәнеңдә
Күз яшь кенә кала түгәргә.
Намус бит ул — бәхет чыганагы,
Намус бит ул — кеше хаклыгы,
Гомер буе бәндә таянганы —
Намус, диләр, юк бер тарлыгы.
Җиңелсәң дә намусыңа таян,
Җиңгәндә дә узма намустан,
Онта күрмә килүеңне каян,
Үтүеңне кая барыштан.
Күз яшь белән намус кайта, беләм,
Башландылар азмы елгалар
Йөрәкләрдән безнең, намус белән
Үткән гомерләрдә кадер бар!
ГАМЬ ТОЙГЫСЫ
Аның яме хыял канатында
Аккош булып йөзә күгемдә!
Аңа һаман сокланмаска миндә
Көч бармы соң шушы гомердә?
Аккош булып күтәреләм, гүя
Кавыштыра дәртле хыялым,
Бу күкләрнең иркенлеге сыя
Күңелемә, сала бар ямен.
Гамь таралып, бәхет тойгысында
Гомер дигән күлем, сыенып,
Күктән безнең төшкәннәрне көтә
Пар аккошлар булып җай алып.
Январь, 2002.
Үзенекен итте гайрәтләнеп
Кыш суыгы, үтеп җилеккә…
Урманнарда агач шартлый туңып,
Котсыз калган киек, җәнлек тә.
Кояш күләгәсе чәчен тарый
Нарат тезмәсенә сузылып,
Күкрәкләре гүя җылы саклый —
Наз каеннар тора сыенып.
Хәтта авыл — катыгына чумган,
Тынып калган төтен үрләве,
Шау этләрнең колакчыны төшкән,
Тик искечә койрык селтәве.
Ат тугара абзый, юл ерагы
Бәсләндергән каш һәм мыегын,
Изү — ачык, толып калынлыгы
Иркенәйткән сихәт байлыгын.
03.01.02.
ДӘҮ ӘНИДӘ КУНАКТА
1
Күрәсезме, кем анда —
Урамнардан ул бара?
Килүенә куана —
Бар да сәламен ала:
— Исәнмесез, апалар!
— Сау, үскәнем, сәламнәр!
— Исәнмесез, абыйлар!
— Сәлам, сеңлем, сәламнәр!
Дөньяларны сөендереп,
Яктыртып, назга төреп
Кем килә, дип йөгереп
Чыккан көчек ду килеп.
Колагы — ике карыш,
Селти, карны себерә,
Ләң дә ләң килеп өрә,
Имеш: “Кая, — ди, — барыш?”
2
Эз артыннан эз бара,
Йорт артыннан йорт кала,
Сукмак уңга борыла,
Ерак китеп югала.
Анда барсаң — юл озын...
— Кая баруың, сеңлем?
— Дәү әнигә кунакка,
Абый, минем баруым!
— Алай дисәң, бик яхшы,
Көткән, чәен куйгандыр,
Самавырын бугандыр,
Коймагын пешергәндер,
Бәлешен китергәндер,
Чәкчәген, пәрәмәчен,
Кәнфитен һәм күмәчен,
Татлысын да төчесен
Өстәленә тезгәндер...
Ничек әле исемең?
— Белмим инде, ни диим,
Әтиемә дә Кызым,
Әниемә дә Кызым,
Дәү әнигә мин — Назлы,
Дәү әтигә — Йолдызым...
Бүтәннәр, Ләйсән, диләр,
Апалар, Сеңлем, диләр…
Мин кызым да, назым да,
Йолдызым да, сеңел дә,
Апа, димиләр әле,
Тел чыкмаган энемә,
Сөйли белми бер генә.
3
Каршы алып әбисе,
Сөеп кочты Ләйсәнне:
— Абау, назлым, килдеңме,
Ерак юллар йөрдеңме?
— Ерак түгел, дәү әни,
Әнә тора безнең өй,
Ә монысы — сезнең өй,
Тәрәзәдән күренә,
Кереп-чыгып йөрелә.
4
Аш артыннан чәй килә,
Чәй янына бал була,
Өчпочмак-пәрәмәче...
Сүз янында сүз генә —
Сөйләп бетердем димә:
Ничек карлар яуганны,
Йолдызлар коелганны...
Курчакларның хәл ничек?
Урыннан урын күчеп
Уйнаталар Ләйсәнне,
Көйләтәләр һәммәсе,
Каршыларга бәйрәмне
Алдыралар энәне.
Килә күлмәк киясе —
Матур булсын, бер генә!
Сөенсеннәр, дип менә
Ләйсән күлмәклек кисә,
Ни дә ярый өлгегә:
Булсын чәчәкле-чуклы,
Зәңгәре дә, алы да,
Яшеле дә, агы да,
Кирәк икән укалы —
Бар итәрсең һәм юкны,
Булсын иде якалы,
Тик җиңе кыска чыкты —
Тукымасы җитмәде!
Кайчы пәрдә чикләде,
Кисеп алды бер карыш...
Озын икән болай да,
Калса бераз кыскарып,
Була икән уңайга!
5
Тегелеп бетте күлмәк,
Иңе-буе — бер үлчәм,
Курчагына кидергән,
Зифа буй булган чүлмәк,
Сулы уңга килешкән,
Иңеннән җиңе төшкән,
Якасы — киерелгән...
6
“Дәү әни, киттем кайтып!” —
Ләйсән шунда җыенды,
Киемнәрен киенде,
Кайтырга дип ашыгып
Ишеккә таба китте.
Дәү әнисе күз йомып
Йоклап калган төш күреп,
Оныгын озатмакчы,
Чыкты шунда йөгереп.
— Тагын килерсең, кызым,
Көтеп калам, йолдызым!
— Ярый-ярый, килермен
Иртәгә үк, әнием!
Хушлашты, чыгып китте,
Дәү әнисе аһ итте:
Тәрәзәләр чишенгән,
Курчаклар күлмәк кигән!
Ноябрь-декабрь, 2001 нче ел.
Достарыңызбен бөлісу: |