«ЗАТЛЫ ИР» ДӘФТӘРЕННӘН
ЯШИ БЕЛҮ СЕРЕ
Төрле чагы була яшәешнең,
Төрле көне: аяз, болытлысы...
Борынгыдан алып килешенең
Үзгәрешләр белән бу барышы!
Гел үзгәрә торган замананың
Умырткасы булды затлы ирләр,
Чорлар сынды, әхлак тайгагының
Калканнары — намус, хаклык, диләр!
Халыкның да кайчак хатасы бар,
Вак булганда еш ул ялгышулар,
Өлкәннәрнең олыларча карар,
Олыларча өлкәнәя чорлар.
Яшәешнең төрле чакларында
Төрлечәрәк булу затлык түгел,
Һаман шул ук калган
ваклыгында
Бата гына күрмә, берүк, күңел!
04.01.02.
Бу суыкның егермесе күпләрне
Куркытып һәм борыннарын өшетте,
Кайтарырга тәннән киткән гайрәтне —
Биеттерде өлкәнне һәм егетне.
Суык — калганы юк сындырмый,
Хәбәрсезләр хәбәр алса — сабырлый!
Шулай инде, гамәл бер дә калдырмый,
Таләбендә бәндәләрне авырлый.
Салкыннарга чыдамсыз бу бадәнем
Ничә сынды, оят инде, егетләр!
Әгәр үчекләсә миндәй адәмен,
Сезнең хәлләр ничек икән, көчекләр?
Кырыкка да җитә алмый «гыйнуар»
Сынып төште, нүлгә калуы да бар...
Катылыкта икән гайрәт хәле, зар —
Булса да ул катылыкта коткылар!
Янв., 2002.
БӘРӘКӘТ ХИКМӘТЕ
Фал ачтылар Ходаның көнен барлап,
Яхшылыкка, яманлыкка да юрап,
Һәммәсе дә Хода көне, югыйсә,
Яшәргә дә яшәргә иде зурлап.
Зурлыкта кемнең тарлык тапканы бар,
Киңлегеннән башка тарлык юк мәгәр,
Киңлек белән тапкан малда — бәрәкәт,
Тарлыкта табылмаса — җилеккә төшәр.
Зурлыкта кимлек бар, бәрәкәт китсә,
Тапканыңа хәрәмнән өлеш төшсә,
Һаман хәләл җыюның хикмәте зур,
Насыйп белән хәмде-шөкер җитешсә.
Фал ачтылар: Ходаның көне төрле,
Ни тәгаен — игелек төреп бирде,
Зурлык белән алып, тапсак киңлекне,
Безгә бәхет һәм өмет тә шул инде!
КАЙТАЛМАУ СӘБӘБЕ
Бу моңсулык гыйнвар бураннары
Булып купты хәтер яңарсынга,
Яшьлегемнең бәхет яралары
Бәгыремдә сызлый сына-сына.
Онытылып Казан урамнары,
Трамвайлары юлдан чыгып чаба,
Урап-урап гыйнвар бураннары —
Зәһәрләнеп-зәһәрләнеп чага.
Бу елмаю эзе йөздә калып,
Таш сын булып әверелә бара,
Гыйнвар бураннары сакал чалып,
Хозер сыйфат юлдан бергә яза!
Кайталмадым илгә, көткәннәрдер
Ничә ачып капка төпләрен дә...
«Кайда икән балам?» — дигәнсеңдер?
Хәлем, әнкәй, сагыш эчләрендә!
САГЫШ БУРАННАРЫ
Урамнарда сагыш булып йөрде
Озын шәлен сөйрәп бураннар,
Якты хәтеремнең дәрте иде,
Элекләрне миңа ак карлар.
Хәзер тагын майның чәчәкләрен
Сагына бу күңел моңаеп,
Сынып кына китә үзәкләрем,
Яшьлек иртәләрем яңарып.
Су буена төшәм, боз каплаган
Без коенган инеш култыгын,
Урманнарда йөрим, карлар күмгән
Сукмакларны, агач ышыгын.
Гомер үтүләрен искәрергә
Теләмәгән күңел сагайды,
Сагыш шәлен сөйрәп йөргән көйгә
Тыелалмый буран елады.
ТАҢ АЛДЫННАН
Онытылган хәтер бакчасының
Тын күлендә йөзгән аккошым
Канат җәйде бу көн,
Ярасының
Авырлыгын тойдым, сагышын.
Әкият кебек дөнья — елларымның
Урманында калган адашып,
Киңлегендә күңел сыкравымның
Аккош кычкыргандай саташып.
Үз күңелем, юкса, ничек керим
Дәва табып, аккош ярасын
Савыктырыр еллар йомган күзен,
Хәтеремнең алып карасын!
Йокы кебек кенә бу яшәеш,
Саташулар, ахры, гамәллек…
Каян килә җан әрнеткеч тавыш?
Әллә уятмакчы Таң мәлен?
БАЛА КАДЕРЕ
Балалар дип яшәп, үзебезне
Оныттырыр тормыш, җаена
Алып китәр, ачып күзебезне
Караттырмый көннәр саена.
Гүя бәхет алда көтә диеп
Ашкынулар белән адашып,
Тормыш каршысында башны иеп
Без атларбыз инде ярашып!
Яшәү һаман даулар таләп итәр,
Хәтер ярыгына кысылып,
Көннәр һаман юл соңына илтәр,
Шаулы күңел тәмам басылып.
Балалар дип яшәү — үзе гомер,
Асылы һәм тормыш серенең,
Бала өчен күңел — кайнар күмер —
Теренең дә, хәтта үленең!
КУНАГЫМ
Һәр кичәдә күңел өендә — ямь,
Яндырганда якты утларын,
Түрләремдә кунак буласың син...
Соң ара һай юксынуларым!
Түгелепләр китәр идем хәтта,
Алларыңда сабыр югалтып,
Тик бер генә — хәбәр синең хакта
Тапканым юк, сәлам юллатып.
Һәр кичәдә күңел өемдә син,
Түрләремдә көткән кунагым!
Ник үзең дә мине өндәмисең?
Төшләреңә кереп кунармын!
ЯРЫМ-ЯР
Барлаганда күңел хәзинәсен,
Син зиннәткә, бәгърем, аһ итәм,
Бу дөньяның бөтен мәрҗәннәрен,
Энҗесеннән тәмам ваз кичәм.
Байлыгың зур — асыл ярың булса,
Көннәреңдә аңа хушланып,
Бар тарафың бәхет белән тулса,
Бер сөенеч меңгә кушылып.
Дәртең нуры ачып йөзләреңне,
Тормыш дәрьясында йөзәсең,
Ямен табып, татлы сүзләреңне
Сайрар кошлар кебек тезәсең!
Хәзинәңдә, күңел, байлыгың зур,
Гомер бәһасенә бәрабәр,
Урлатмыйча, хәтер, сагымда тор,
Бәхеткәем минем, ярым-яр!
ЯШЬЛЕК СЫНЛАНМЫШЫ
Тормыш бәйгесендә бил ныгыган
Ирдән идем, кулда корыч эреп,
Йөрәкләрдә дәртем кайнарланган
Чакларымда, алып кочагыма,
Уң җилкәмә авыр башың иеп,
Көн яңарттың әллә кайлардан.
Тау-тау заман күчеп йөрде, айкап
Күз алларын, ак күбәләк булып
Кергәннәрең минем көнгә ул чак
Искә төште, хәтер дә яңарып...
Акты җырлар, акты күңел тулып,
Көй башланып шушы җайлардан.
Чыгып китеп истә чакларымнан —
Уйларыма кереп адашылган,
Күренгәләп көннәр арасыннан,
Төннәремә калып кочагымда,
Уң җилкәмә авыр башың салган
Хәлләрдә без һәйкәл кылынган.
Достарыңызбен бөлісу: |