ФӘрит яхин шигырьләР ҺӘм поэмалар алтынчы том



бет29/39
Дата11.06.2016
өлшемі1.79 Mb.
#127457
1   ...   25   26   27   28   29   30   31   32   ...   39

БӘЙРӘМ ӨМЕТЕ

Бу гомерне көннәр саны белән

Саташтырып гасыр урамында,

Ага барды тормыш, ары киткән

Бире килә, тагын урады да.
Уен тәлинкәсе зыр әйләнә,

Ахырына җиткән бию көе,

Эшләпәдә чыңы сүз сайлана,

Туктап калган мәгърур шайтан туе.


Без бар идек, әле дә без барлар,

Койма ярыгыдай тар аралар,

Чибәрләрне күзләр туймый сайлар,

Алма җыя дөнья, шау балалар.


Сан йөгерде көннәр арасына,

Гомеремнең гасырларын барлап,

Уенына мине аласына

Өмет балкый күзем аша карап.

Июнь, 2003.


СЕР ЭЛМӘГЕН ЧИШҮ

Өмет диңгезендә кыйбла җуеп

Йөзгән чакта тормыш корабың,

Дәрт җилкәнен җилгә ачып куеп,

Төннәреңнән көнгә барасың.
Очрашмаган ярлар кавышалар,

Хәтта югалганнар табыла,

Ә син һаман ялгыз, алышалар

Көнгә төннәр, юллар ябыла.


Сер элмәген чишеп төш юрыйсың,

Өметеңә канат кидереп,

Яшәмәстән кабат мең яшисең,

Йөрәгеңдә җаның көйдереп.


Көн ачыла кабат юл күрсәтеп,

Эленсә дә сагыш болытлары,

Мин ул сине таң чыңында күреп,

Танып калдым олы яратуны.



ТӘЭСИРЛӘНҮ

Кадер иләгендә җан бөреште...

Бәхетемә ачылучы китап

Сәхифәсен әллә алмаштырды?

Әллә инде исемнеме атап —
Үлчәү элмәгендә пар тәлинкә,

Күтәрелде чөеп атар булып?

Кеше хакы һаман бер исәптә,

Ярты хисап китә барды тулып.


Ни дидегез, карендәшләр, миңа?

Өзелсенгә әллә бәгырьләрем?

Сабыр канатларым сына-сына,

Сыгылдылар елак каеннарым.


Бәлки хата төзәтелер, әллә

Алып китәр кадер һәм хөрмәтне?

Бу яшәеш үзе әмер бирә,

Үзе ала белә бар кирәкне.




КАЙНАР КӨННӘР

Ни наз иде минем ярсу күңел,

Ни дәрт иде яшьлек кичәләре,

Бәхетенә төреп канат бирер —

Каршы алды якты иртәләре.
Урамнарда сүзләр чәнчеп калды

Акылыннан китә барган картлык!

Ат уйнады, йөрәк кагулары

Чыклы болыннарны уятырлык.


Саумы, иркәм, кызыл гөлчәчәгең

Тәрәзәдән буен бире сузган...

Урамнарга ятып наз күзләрең

Кемне күзләп шулай ары узган?


Безне инде күптән сөйли халык,

Туй көтәләр булыр, ашыгалар,

Ярсу йөрәк ак атларын җигеп

Килеп җиткән, ярлар кавышалар.




ОНЫТЫЛУ БӘРӘКӘТЕ

Онытыла, истән чыга хәтта

Изге хыял йөрткән күңелнең

Шау чәчәкле тормыш болынында

Кояш балкыганы күгенең.
Онытыла, хәтер яңарсынга

Кабатлана моңлы иртәләр,

Аккошлары кайта, сандугачка

Җырларым да кушылып китәләр.


Онытыла салкын кышларында

Туңган чагы хәтта бәгырьнең,

Язларыма чыгып, җәйгә таба

Җитәлмичә күпме тилмердем.


Онытыла, көзгә килеп кергән

Егетләрнең якты язмышы

Өчен бугай, яфрак келәм сарган,

Кызлар көтәләрдер кавышу.



Июль, 2003.

ТОРМЫШ АГАЧЫНДА

Үзәк өзде йөрәк бакчасында

Моңнар җыйган хисем сандугачы,

Шаулап торган тормыш агачында

Һәркемнең дә бар ул сан гынасы!
Мин алдандым, хис сөреме алды,

Сүтә барды күңел караңгысын,

Табалганым гомерлеккә калды,

Мең бәядә, үз, дип яратканым.


Мин кош алдым — мәргән булып йөреп

Чик югалткан назлы төшләремдә,

Килеп чыктың алларыма көлеп,

Югалтырга мине хисләреңдә.


Үзәк өзде дәртем сандугачы

Моң җыйнаган йөрәк бакчасында,

Һәркемнең дә бардыр үз аймагы

Шаулап торган тормыш агачында.

26.07.03.


ХИСЛӘР УРАМЫН УЗУ

Мин яраткан идем әкияти зур

Хисләр урманында адашып,

Дөнья — чиксез, дөнья иде матур,

Хисләр белән төсләр ярашып.
Ә аннары күз яшь килде көлеп

Торган якты йөзне каралтып,

Мин давылны күрдем, яңгыр булып

Яшеннәре яуды ут атып.


Тынычлана икән хәтта йөрәк,

Табигать тә һаман саташмый,

Сүнә хәтта соңгы кисәү көйрәп,

Тыныч акыл бер дә адашмый.


Корый бара, елга саеккандай,

Гомер агымының үзәне,

Сөю китсә, кешенең дә шулай

Бушап кала икән үзәге.


МЕҢ ХАТИРӘ

Өзелде дә төште йөрәгемнән

Наз чагында бер зар,

Мең хатирә

Җыелдылар, диңгез култыгыннан

Күтәрелгән туфан кебек зар-зар.


Әйләндереп алды, күкләр белән

Җир тоташты, бушанырга теләп,

Монда иде, китеп барды килгән,

Бары калды коткы җанны иләп.


Син чыккансың булыр инде юлга,

Ерак араларны тоташтырыр

Вакыт сәяхәте томан кора,

Ачык пәрдәләрең яптырылыр.


Мең хатирә...

Наз чагында бер зар,

Кем идек тә әллә кемнәр булдык...

Тәрәзәмә чорлар пәрдә корар —

Утлар тотып инде түр йөгердек!

27.07.03.

БӘХЕТЛЕ ГОМЕР

Дөрес яшәү үзе олы бәхет,

Сафлык белән тулы киләчәк,

Хакыйкатьнең болынына җитеп,

Тирә-ягың синең шау чәчәк!
Без яшәдек, әле яшәячәк

Көннәр алда, яшә, дөреслек!

Сафсаталар килеп китәчәк,

Хакыйкатьтә даим өстенлек.


Ялганга да ялгыш баш иелә,

Хыял канатлары киң булсын,

Дөреслектә җаның үз тиңенә

Кавышкандай сафлык киенсен.


Дөрес яшәү бәхетеннән мәхрүм

Калса кеше, җаны саташа,

Бәхет болыннары якты түрен

Ачкан чагы, күзләр камаша.




ГОМЕР ХАТИРӘЛӘРЕ

Егылды көн, гомер алмагачы

Яфрак койды хәтер сукмагына,

Минем уйлар елны узалганчы,

Хисләр качты йөрәк уймагына.
Ул таулар да күптән инде иңгән,

Чишмәләре кипкән, сандугачы

Ерак очкан, бу тирәкләр белән

Җилләр генә йөри шаярмакчы.


Балык аулый инеш өсләрендә

Борын төртеп үрдәк балалары,

Югалтканнар инде исләрен дә,

Мичтән тәгәрәшкән калачлары.


Сан сорама, тиен торган чагы,

Бәндәлекнең сумга сатылганы,

Бәя җуеп йөри намус хакы,

Идән юа өлге саналганы.


Яшәешнең иртәләре була,

Кичәләре, төнгә калганнары,

Гомер дигән олы сабантуйда

Уенчылар тагын хәрамлады.



Август, 2003.




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   25   26   27   28   29   30   31   32   ...   39




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет