ИЛӘНГӘН ХӘТЕР
Хәтер иләгемдә яшьлегемнең
Җыелыплар калган көрпәсе...
Онытылган асыл хисләремнең
Болармы соң юк-бар үпкәсе?
Ярата да белми калучылар
Җан айнытыр озын кичләрдә,
Зарларымда кочып алучылар
Пар аккошлар булды күкләрдә.
Көн хәстәрен хәсрәт итте ирләр,
Алмагачтай калды хатыннар,
Балкып китте тагын шау бакчалар,
Иркенәйде җиңел адымнар.
Хәтер иләгемдә хис көрпәсе,
Һай егетләр, асыл ир идек!
Керфек очларыңда кем үпкәсе?
Таңнаргамы бергә ирештек?
*Эпитафияләр
* * *
Дөньялыкта лачын кош идек,
Үлем дигәннәре төш кебек!
* * *
Югалткандыр безне кеше күзе,
Өметебез — Аллаһ хөкеме,
Ярлыкаса, Ул ярлыкар үзе —
Ике дөньяларның хакиме!
* * *
Хәтер сынды, күңел өзегендә
Елады көн, хәйран тамашасы,
Без мәңгелек еллар хөкемендә
Гасырларның сабый зар баласы.
Табигатьнең бишегендә күптән
Өзелепләр төшкән сиртмәләре,
Сандугачы булып сайранылган,
Кушланылган күңел һәм ямьнәре!
Онытыр көн, гасыр истәлеге
Чәчәк атар йолдыз көлүендә,
Безгә заман насыйп килгән иде,
Инде сәламенә сөенелә.
Май, 2003.
МӘСХӘРӘ
Әйләнде дә капланды йөзгә җиһан,
Кодрәтем китеп барды ике кулдан!
Моңамы мин хәйран итеп торырга?
Борылырга тиешмен барыр юлдан?
Юк, җиңелә белмәде бу хөр җаным,
Күпме давыл айкады, чайкалудан
Ишелепләр кайчаннар киткәнем бар?
Кайтарганым җиңемне сызганудан?
Тырышлыкта төзелде көн, милләтем
Бәхет табар китаплы булуыннан!..
Әмма, чү, кая таба китеп барышым бу?
Кемгә кирәк минем сүзем, яну?
Миңа кадәр азлармы көч түктеләр —
Дөньядан изге гамәлдә үттеләр?
Ни үзгәрде? Кем иреште мәгънәгә?
Насыйп безгә кара гүргә кермәгә!
Әйләнде дә капланды күзгә җиһан,
Килмәде эш минем дә ике кулдан.
ҖАН ЕГЫЛУЫ
Эч поша, ник күңелнең юк тантанасы?
Кояш булалмадым,
Инде килми ай буласы...
Оя кормакчы күземдә таң кошы!
Безнең хәлгә кемнәр соң ачынасы?
Сөйләштек дуслыкның келәмен җәеп...
Күпме була дөньяда борын чөеп?
Егылыплар китсә учларыңа җан,
Газапласам серемне сиңа түгеп,
Гафу, берүк, сүздә ирлек бетәрме —
Калдырмаса намусын артка чөеп?
Хәйран халәт,
Күңелнең юк тантанасы,
Кояш булалмадым,
Инде килми ай буласы...
Күңелеңә шакып киткән җилбәзәк,
Ник үрелеп артларыннан багасы?
Сер яшереп торган чакта бәяле,
Тик якыннар сер белән сүз арасы,
Егылган җан торып килә учыңнан, —
Бәхетләрең кайларга олагасы?
САГЫШ ТӨШЕ
Сагышларың керде төшләремә
Аклар булып, гүя кышның башы,
Егылды көн, сугымчыларына
Әзерләнер инде корбан ашы.
Гамәл киме бездә идеме соң?
Ник артыкка чыга һаман саннар?
Гомер бизмәнендә авыру моң —
Бәхетлеләр үзләренме барлар?
Онытырсың, җанның хакы тиен,
Ул мал гына — башы меңгә чыга...
Сагышларга бирелгәне идең —
Утка түздең, суыгына чыда!
Ходам тәкъдир санап биргәнен дә,
Ихтыярым, диеп алганымдыр,
Сагышларың инде төшләремдә
Ак кар булып явып алдылар бер.
25.05.03.
ХӘТЕР АЛМАШЫНУЫ
Көн хәтере юлдан-юлга барды,
Иләсләнде дөнья шәүләсе,
Урамнарда такыр сукмак калды,
Ут сүндерде күңел бүлмәсе.
Кемгә иде үпкәм? Ни хакым бар?
Ни гөнаһым иде, йа Хода?
Бәндәләрнең килер җирләре тар,
Китер җирләре киң дөньяда!
Юл адаштык — туры йөрелсә дә,
Чатакланмаса да адымнар,
Маяклары балкып кабынса да
Диңгезләрнең хәтәр чагы бар.
Тормыш дулкыннары инде тынды,
Хәтер чаба юлдан-юлларга,
Урам такырында, кысып тыны,
Көн артыннан көннәр югала.
06.06.03.
ТЫН УТРАУДАГЫ ДОГАМ
Тын утравы шаулы шәһәремнең —
Бакча түре, җылы кояшлы
Иртәләрем, күзләр уйнатуың
Хәтфә үләннәрне уятты.
Кош адашты купшы сайравында,
Бер-берсенә сәлам яудырып,
Кояш нурларының кылларында
Пәрәвездән оя кордырып.
Машиналар шавы гөрләп тора,
Тын утрауны гүя кузгатып,
Галәмгәме таба дөнья оча —
Минем күңелемне уятып!
Үткән гомер хатирәсен барлап,
Актаргандай күңел дәфтәрен,
Яфракларны җилләр селкеткәләп,
Шөкерана дога күтәрдем.
10.06.03.
ТОРМЫШ КАРУРМАНЫ
Мин тормышны яратырга тиеш,
Сокланырга һәрбер бөҗәгенә,
Гомер буе бәхетеңә иреш —
Кайнарланып аның үзәгендә.
Ел агышы хәтта күперләрне
Алып китә, егып дусларны да,
Сөя белдек, сынык күңелләрне
Савыктырып өмет шаукымында.
Без — без идек, безләр арасында,
Егылмадык сүзләр карасында,
Ерак түгел миңа барасы да...
Ни хәл булыр кабат кайтасымда?
Сөелде дә, көелде дә бугай,
Үзәк өзгән иде сандугачым,
Гомер мәйданнары тугай-тугай,
Шаулап тора гомер карурманым.
10.06.03.
ХӘТЕР ЯРЧЫГЫ
Уч төбенә сыйды сынык хәтер —
Бу дөньяда тапкан-югалтканым...
Кемнәр безгә, юк, дип кенә әйтер?
Бар, дигәне артып китте аның!
Юк-бар гына юкка барлар белән
Сөйләшмәде көннәр, ниргә ишеп,
Заманалар чыгып бара бездән,
Ябылмыйча калган йөрер ишек.
Үлчәү элеп күңел, хәтеремнең
Сыныкларын үлчи, килер көннәр
Аң итсенгә алып хәбәрләрен,
Илдән-илгә чыга бара сүзләр.
Хушлашырбыз, саулык сораганда
Иминлектән өлеш кызганылмас,
Яра булып хәтер сызылмакта —
Пыяладан узган кебек алмаз!
Достарыңызбен бөлісу: |