Өмет итәр барлыгымнан дөнья,
Юклыгымнан сорар тинтерәп…
Бу илемне йөреп иңгә-буйга,
Хәлләремне белгән бик сирәк.
Качкан кебек килер көннәремнән,
Шауларыннан тәмам оялып,
Киттем әле кеше күзләреннән
Уйлар таягына таянып.
Кая барам, белмим,
Тик ышаныч
Табып тибә моңсу йөрәгем,
Ул бар иде миндә мең куаныч,
Ул бар иде көндә терәгем.
Өмет итә дөнья, мин үзем дә
Аңа өмет белән яшәдем!
Нигә икән шушы кадәр көн дә
Бәгыремнән тама яшьләрем?
МӘРХӘБӘ
Гомер агышында күпме моңнар
Күңелләрне җырга күммәде —
Бәхет белән тулып күпме таңнар
Дәрткә күчә барып дөрләде!
Көн яктысы бәрәкәте белән
Юлдаш булды максат юлында,
Бу яшәеш мәйданнары бердәм
Ачыла барды кызы-улына.
Хәтерләрне яңартырлык кына
Сагышы да булган — хикмәте,
Барчасы да бәндә насыйбына,
Барчасы да халык шәфкате.
Яшәмәдем түгел... Һәм яшәрбез,
Иман ныклыгында — мәртәбә,
Өзелмәсен бары өлешебез,
Буласылар бардыр — мәрхәбә!
ОКТЯБРЬ ХОЗУРЛЫГЫ
Күчте җилләр, төште болыт каплап,
Иште яңгыр уңда һәм сулдан,
Әй харап эш, акты дөнья елап,
Инде кубып булмас бик зурдан.
Күңелеңне, берүк, утка салма!
Яшьле күзне аның эссесе
Киптергәне бармы? Монда-анда
Син үзең дә хаклык кешесе.
Яфрак коя хисләр алмагачы,
Җимешле дә чаклар булгандыр,
Күңелләрнең язда куанычы
Бу көзләргә кадәр баргандыр...
Дәртем алтынының яфраклары
Яңгыр белән яуды юлларга,
Кирәкмидер бәлки октябрьне
Хозурлыгы өчен юрарга?
ГОМЕР БИЗӘКЛӘРЕ
Бизәнде көн, энҗе чукларыннан
Шәбәрешеп яңгыр иләгенең,
Гүя тормыш шушы барлыгыннан
Канәгать һәм чиге — көйләнүнең.
Күлмәк тарлык әллә кайчан инде
Онытылып, аның юкалыгы
Зарга күчеп бара, кыска җиңе
Сызганылган беләк сыңарлыгы.
Дөнья күчәр, бездә генә калмас,
Килгән-киткәнендә хәере бар,
Олы юлда кем дә арып талмас,
Тукталуга җанның сабыры тар.
Энҗе чукка зеңе тиеп үтте
Гомер дигән ялгыз зарларымның,
Насыйбына кем дә барып җитте
Салкын кышта көткән карларының.
МӘХӘББӘТ
Ачылсынга гомер шау чәчәктә,
Яктырсынга хыял түрләрем,
Син бит минем бары киләчәктә
Тоткан өмет идең, чибәрем!
Ашыгып-ашыгып кочып алдың, әмма
Гүя кемдер урлап качармы?
Ышанычың юкмы бер дә әллә —
Күзләреңнән очкын очырды!
Гомер — зая, бара икән кая,
Килә икән кайдан, белмәдем,
Ак киндергә буяу итеп яга
Торды гүя рәссам сурәтем.
Мин кыш булып йөзне кызартачак,
Кояш булып язда яначак,
Көздә әгәр балкып китсә чәчәк,
Мин кар булып төшми калачак.
ХОЛЫКСЫЗЛЫК
Хисләр шаукымының алачыгы
Учак ягып акыл мичләрендә,
Холык дигән бакыр ярчыгыны
Чүкемәкче әдәп көчләвендә.
Үгет белән нәсыйхәттән үткән
Намусымның сабырлыгы китәр,
Кичми кала һаман булган-беткән,
Бәхетемә тиңне өмет итәр.
Йолдызлары чәчелделәр инде,
Мәгърур күкләремне тишкәләде!
Илне йокы күмде, нәрсә иде
Кешеләрнең хәле тишектәге?
Хис шаукымы тарафларны тотты,
Югалсам да табылырмын кебек,
Алачыкта ирләр тимер сукты
Сандалларны хәтта изеп-изеп.
ЯШӘҮ БӘҺАСЕ
Күрәселәр инде күрелгәндер,
Беләселәр күптән беленгән,
Минем инде олы гомер мәгърур
Хәтер тауларына күмелгән.
Ул чакларны син дә онта алмый
Елыйсыңдыр кара кичләрне…
Хәтер — хәтәр, кая китсәң — калмый!
Хәтта анда бергә күчәрме?
Өтек килештә дә килбәт килгән,
Кимсенүләр безгә хәрәмдер,
Һавадагы кош та кулга кергән,
Шуңа күңел бәйрәм булгандыр.
Күрәселәр күптән күрелгән дә
Беләселәр инде беленгән,
Хәтер тауларының куенында
Алтыны бар — гомер күмелгән!
КӨЙГӘН КҮБӘЛӘГЕҢ
Дөньялыкның затлы бакчасында
Күбәләктәй очтым адашып,
Шәмдәлендә янган шәм утында
Канатларым көйде каралып.
Ә син миңа: “Ник очмыйсың?— дисең,—
Канатлана идең элекләр!..”
Син үзең бит канатларым кистең,
Син үзең бит йөрдең көлепләр!
Тормыш узган саен арта бара
Кадерләре җирдә барлыкның,
Канатларым булган чагында да
Чиген узалмадым тарлыкның.
Син үзең дә артык кайнар идең,
Сөя белдең балкып һәм янып,
Күргәнем бар ничә күбәләкнең
Утка төшкәннәрен моңаеп.
МӘХӘББӘТ НАЗЫ
Кемнәр безне сөйде дөньялыкта,
Алар диеп җанны телдекме?
Хаклык эзләп мәгәр бу барлыкта,
Аның кадерен санлый белдекме?
Зарланабыз, гүя тормыш безгә
Ак җәймәләр җәеп торсынга
Өмет итеп, егылабыз тезгә,
Борын чөеп, күңел тарсына.
Барны юкка алыштырып йөреп,
Юкны барда тапкан заман бу,
Йөрәкләрне мең кат телеп-телеп,
Санау арты килә сыналу.
Яшиселәр кемнең килми икән
Бөеклекнең менеп үренә?
Гүя назмы тамды күк катыннан,
Якты нурлар чыкты йөземә.
ЯЛКЫНЛЫ КӨЗ
Дөньялыкның гүзәл мизгелендә
Сөенгәндә туксан тарафым,
Онытылып, кадер хөкемендә
Күзләреңә генә карадым.
Син сөйләдең бардан юкка җитеп,
Юктан барга үтеп кабаттан,
Мин тыңладым йөрәкне куш итеп,
Так хәлемә сүзләр ярашкан.
Сары яфрак коя иде тупыл…
Соңгы ядкәр булып күз яше
Тамган җирдә чәчәк сузгандыр кул —
Кайчан да бер нисбәт күчәсе.
Хәлләремне сөйләр өчен әллә
Төшләреңә кермәм, дисеңме?
Дөньялыкның туксан мизгелендә
Йөзенче кат ягам хисемне.
ТҮГЕЛҮ
Фанилыкта йөрим, мәңгелекнең
Учагында калган хәлемдә,
Сыный калсаң, минем бәхетемнең
Кояш булган чагы әле дә.
Кышка таба көннең шәүләләре
Шуышалар хәтер югалтып,
Мин үзем дә белмим, кичәләре
Киләчәктер җанны юатып.
Үзсенермен, сиңа гына түгел,
Борын чөю ярар кемгә дә,
Эһ сагышым, диңгез булып түгел,
Океаннардай шаулар хәлләр лә!
Фанилыкта йөрим, югалуым,
Табылуым әле шушырак…
Әллә инде сине сагынуым,
Әллә инде йөрәк бушырак?
Достарыңызбен бөлісу: |