Гомер үтә... Үтмәс, диеп белдем әллә?
Хәерлегә, башка сүзем юк әлегә!
Ни әйтерем инде аңа бу хәлемдә?
Сабырлык бир, сабырым бир Үзең миңа!
Гомер зая — оча күңел, оча, оча...
Ярышлык хәлем бармы җитеп кая?
Заман килә, заман китә, көнем кача,
Арта барып зарым, хәлем һәм азая.
Шифа биреп учларыңа алмадың ла,
Адашыплар калдым күңел яланында,
Ни дисәм дә аңламассың, калганына
Мең ризамын, диеп торам коллыгыңда.
Син бөекне биекләрдән эзләдем мин,
Мескенлектә калды хәтер,
Харап хәлем…
Инде сине кайдан табыйм?
Белмәгәнмен
Бер югалган табылмасын,
Юк әмәлем!
ХАЛӘТ ХӨРЛЕГЕ
Әллә кемнәр түгел идең, беләм,
Үзем дә һич бәя эзләми
Алларыңа җәелдем — ак келәм,
Язмышыма бәхет күзләми.
Сырганаклар булып сарылырсың,
Кабынырсың диеп белдемме —
Әллә инде утка табынасың,
Мәхәббәт дип борчып үзеңне?
Шагыйрьләрнең уйлап чыгарганы
Булганынмы бәхәс кыласың?
Күңелеңә кояш кагылганмы —
Нигә йөрәгеңне тотасың?
Әллә кемнәр түгелне дә хәтта
Саф мәхәббәт затлы ясады…
Кем хисләре анда бүселеп ята —
Бу бәхетләр башны ашады!
МОНДА-АНДА
Гаҗәп холкың, аямыйча
Күңелемне кисә-телә,
Хис кайчың бу җанны ача
Килер көннәр исәбенә.
Кисә генә, телә генә!
Миңамы соң карышырга
Синең дәртең теләгенә?..
Бары кала ярышырга!
Бар да әле кичә генә
Булган кебек исәбендә,
Онытылган, хәтеремә
Табалмадым хисабын да.
Ачуланма, гафу-тәүбә
Табасында бәгырь канда,
Син үзең дә аңла тәүдә —
Җавабым шул монда-анда!
АКМУЛЛА ТӘРӘЗӘЛӘРЕ
Дөнья йорты караңгыда —
Тәрәзәләр кирәк, тәрәзәләр,
Яктырсынга, якты нурга
Күмелсенгә һәммәбезләр —
Тәрәзәләр кирәк, тәрәзәләр!
Монда килсәң — татар йорты,
Ары китсәң — казакъның,
Һәммәсе дә йорт яңартты
Эзләп төзен агачның —
Сыр-сыр йөзлек — яңакның!
Ниргәсенә ниргә килеп,
Каерыла йомычка,
Торсын өчен йортың көлеп —
Күңелен салсын оста, —
Тап, керсәң дә бурычка!
Дөнья малы берни түгел,
Күңел малы — бәрәкәт,
Йортлар күптән ингел-түнгел,
Тәрәзәләр катлы-кат —
Шул булган тәрәккыять!
ТЕЛ ХАСИЯТЕ
Күңелемдә чәчәк атты көнем —
Бәхет түгелмени һәммәсе:
Тыныч күгем, синең якты йөзең,
Балдай татлы телең сөйләмәсе?
Коелса көн яңгырлары белән,
Кояш булып сөртеп йөземнән —
Хәтерләрем дәрттә балкып киткән
Шәһәр минем-синең һәр сүзеңнән.
Гасырлардан килгән сагыш кебек,
Моңы кебек һәрбер аһәңе,
Шаян сүзең — таң чыклары көлеп
Коелалар, хәзинәләр яме!
Алиһәсе мәгәр, михрабы син —
Күңел сараемның түрләре!
Шөпшә булып килеп җыйса да җим —
Кеше сүзе җанга үрләмәде.
ГОМЕР АЧЫСЫН ҮТҮ
Нинди яманлыгым тигәне бар,
Ни хәсрәтем идең, хыялым?
Дөньялыкның кигән күлмәге тар,
Бәгырь ватыкларын җыйнадым.
Монсы — синең авыр сүзләреңнән,
Монсы — гамәл, монсы — хәрәмең,
Яңгыр калган кереп күзләремнән
Күңел күкләренә шул чагын.
Илгә чыгам, шомы таралгандай,
Якты йөзен ача урамнар,
Кайчандыр ул минем күктә дә ай
Балкый иде, яна йолдызлар.
Яңгыр тамып күзем карасыннан,
Чыгып барам йөрәк ярасын,
Гомер дигән дөнья ачысыннан
Назга җитеп килә барасым!
Декабрь, 2001
КУЛ КАЛТЫРАГЫ
Ераклыкмы сәбәп, күңел тарлык —
Бу китүдән юлның озыны
Әллә нинди илләр аша узып,
Каркылдады мәет козгыны.
Таш өстендә, язу саклагандай,
Сулга китсәм — үлем теләде,
Уңга барсам — юлым уңмагандай,
Мине тормыш шулай иләде.
Бәлки әле бәхетемне уйлап
Юкка болытлыйдыр күкләре
Дусларымның, Иделләре дулап,
Түгелгәләр хәтер чиләге.
Югалды да, табылды да бугай,
Агылды да бугай юлларым,
Якыннар да йөри урай-урай,
Ераклар да урый сукмагым.
ДОГА ХАЛӘТЕ
Күңел кошы канат җәйде, ил күгенең
Чиксезлеген кочты күкрәк җылысына!
Хәлең ничек, и болыттай түгелгәнем —
Сүз шәрабы тамды дәртем ачысына?!.
Яктылыктан җай даулады караңгылык,
Дөньялыкның сукыр күзе — ай ачылды,
Йолдызларның санын белсә, бу көнчелек
Китәр иде кешелектән уңга-суллы.
Дәрт ташкыны диңгез булып шаулаганда
Ил куылды ватылып һәм җае китеп,
Шомы үтеп, күңел күзе ачылганда
Төзекләнде җаннар, кабат ниргә сүтеп.
Күңел кошы канат җәеп ил күгендә
Очканында карый төште кулларыма,
Каләм булып дәрт сүземне яздырганда,
Бәхет насыйп, дидем, илем, көннәреңдә!
САН АРТЫКЛЫГЫ
Үз көнемнән эзлим читтә йөреп
Югалтканны ятлар кулында,
Дан күгендә хәтер читән үреп,
Адашты хис дөнья юлында.
Камыр измәседәй кабарасы —
Кайнарлыгын тоеп яшәүнең,
Тормыш мичләрендә йә янасы,
Йә пешәсе — бере икәүнең.
Мин үземнең сиртмә уйларымда
Мең тирбәлдем очып-очынып,
Егет идем мәгәр туйларында —
Адашты җан сөеп-кочынып.
Дәрья суларыдай җәелде көн,
Тормышымның чиген югалтып,
Мең җыелып, тагын җәелүнең
Җайларына кердем сан артып.
Бу язмышның шаян җилләрендә,
Җилкәннәрен тәмам теткәләп,
Харап булды азмы егетләр дә,
Һәм кызлар да, тәмам үпкәләп.
Ак буталса кара белән, даим
Хәйләсенә төшеп күңеле,
Азлармы соң эзләделәр җаен,
Азлармы соң ярсып түгелде?
Гел искечә бара белми дөнья
Һәм яңасы килми уңайга,
Азмы калынмады хәтта соңга,
Ашыкканда мәгәр шулай да.
Язмыш җиле һаман бөтерелә —
Вәйраннардан күчеп сауларга,
Җилкәннәрең тагын күтәрелә,
Юл сөрелеп ерак ярларга.
Достарыңызбен бөлісу: |