Гыйлем чыганагы тђрќемђсе



бет64/153
Дата18.07.2022
өлшемі0.95 Mb.
#459722
1   ...   60   61   62   63   64   65   66   67   ...   153
doga

"Нәс" сүрәсе.



بسم الله الرحمن الرحيم . قُلْ أَعُوذُ بِرَبِّ النَّاسِ .
مَالِكِ النَّاسِ . إِلَهِ النَّاسِ . مِنْ شَرِّ الْوَسْوَسِ الْخَنَّاسِ .
اَلَّذِي يُوَسْوِسُ فِي صُدُورِ النَّاسِ . مِنَ الْجِنَّةِ وَالنَّاسِ .


"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль әгуузү бираббин-нәәс. Мәәликин-нәәс. Иләәһин-нәәс. Миң шәррил-вәсвәсил-ханнәәс. Әлләзии йүәсвисү фии судүүрин-нәәс. Минәл-җиннәти вән-нәәс".
(Бөтен инсаннарның Раббысына сыенам. Бөтен инсаннарның хөкемдарына, Сиңа шөбһә салучының зарарыннан, бөтен инсаннарның илаһына (сыенам). Ул зат җеннәрдән һәм адәмнәрдән дә булып, инсаннарның күңеленә вәсвәсә салыр).
Бу сүрәләрнең берсен укыганнан соң


اَللهُ أَكْبَرُ


"Әллааһү әкбәр" дип рөкүгъкә кителер.
Рөкүгъ: Рөкүгъдә баш, бил һәм арка туры булырга тиеш һәм өч мәртәбә:


سُبْحَانَ رَبِّيَ الْعَظِيمُ


"Сүбхәәнә раббийәл-газыим" (Бөек Раббымны тәсбих итәмен) диелер.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) рөкүгъдә дә төрле догалар укыган. Бу догаларның кайберләрен китереп узабыз.
Гайшә анабызның (р.г.) әйтүенчә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) рөкүгъдә шундый дога кылган:


سُبْحَانَكَ اَللَّهُمَّ رَبَّنَا وَبِحَمْدِكَ ، اَللَّهُمَّ اغْفِرْ لِي


"Сүбхәәнәкәллааһүммә раббәнәә вә бихәмдикә, Әллаһүммәгъфирлии".
(Аллаһым! Сине тәсбих итәм. Раббыбыз! Мактау Сиңадыр. Аллаһым! Мине гафу ит.) (Бохари, 6/93)
Хәзрәти Галинең (р.г.) риваять итүенә караган­да, Пәйгамбәребез (с.г.в.) рөкүгъдә мондый доганы да укыган.


اَللَّهُمَّ لَكَ رَكَعْتُ وَبِكَ أَمَنْتُ وَلَكَ أَسْلَمْتُ خَشَعَ
لَكَ سَمْعِي وَبَصْرِي وَمُخِّي وَعَظْمِي وَعَصَبِي


"Әллааһүммә ләкә ракәгътү вә бикә әәмәнтү вә ләкә әсләмтү хашәга ләкә сәмгый вә басрии вә мүххыйи вә газмии вә гасабии".
(Аллаһым! Синең каршыңда иелдем. Сиңа инандым, Сиңа тәслим булдым. Колакларым, күзләрем, мием, сөякләрем һәм тамырларым, иелеп, Сиңа бирелделәр. Бөтен барлыгым белән Синең алдыңда иеләмен, Аллаһым!)
Гайшә анабыздан (р.г.) риваять ителгән башка бер хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.в.) рөкүгъдә түбәндәге доганы укый торган булган:




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   60   61   62   63   64   65   66   67   ...   153




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет