Гыйлем чыганагы тђрќемђсе


سُبُّوحٌ قٌدُّوسٌ رَبّنَا وَرَبُّ الْمَلاَئِِكَةِ وَالرُّوحِ



бет65/153
Дата18.07.2022
өлшемі0.95 Mb.
#459722
1   ...   61   62   63   64   65   66   67   68   ...   153
doga

سُبُّوحٌ قٌدُّوسٌ رَبّنَا وَرَبُّ الْمَلاَئِِكَةِ وَالرُّوحِ


"Сүббүүхүн куддүүсүн раббүнәә вә раббүль-мәләә-икәти вәр-руух".
(Аллаһ күп тәсбих ителгән. Ул начарлыклардан ерак һәм пакьтер. Безнең вә фәрештәләрнең Раббысыдыр.)
Моннан соң:


سَمِعَ اللهُ لِمَنْ حَمِدَهُ


"Сәмигаллаһү лимән хәмидәһ".
(Аллаһ Үзен хәмед иткәнне, мактаганны ишетә), дип тураелыр. Тураюга:


رَبَّنَا لَكَ الْحَمْدُ


"Раббәнәә ләкәл-хәмде".
(Әй, Раббыбыз! Мактау Сиңа хастыр) дип әйтелер. Җәмәгать белән кылганда җәмәгать бары тик шул соңгы җөмләне генә әйтер.
Рифага бине Харис (р.г.) шулай аңлата: "Бер көн Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) артында намаз кыла идек, ул рөкүгъдән башын күтәргәндә: "Сәмигаллааһү лимән хәмидәһ",— диде. Җәмәгать арасыннан берсе:


رَبَّنَا وَلَكَ الْحَمْدُ حَمْدًا كَثِيرًا طَيِّبًا مُبَارَكًا فِيهِ


"Раббәнәә вә ләкәл-хәмдү хәмдән кәсииран таййибән мүбәәракән фииһ".
(Раббыбыз! Мактау Сиңадыр. Сиңа бик күп мактау булсын, күп һәм мөбарәк мактау белән), — диде.
Пәйгамбәр (с.г.в.) намазны бетерүгә:
— Баягы сүзләрне кем әйтте?— дип сорады. Ул кеше:
— Әй, Аллаһының Илчесе! Ул мин идем,— диде. Пәй-гамбәр (с.г.в.) бу сүзләргә:
— Валлаһи утыздан артык фәрештә күрдем ки, "Әйдәгез, бу сүзне иң беренче кем язып Аллаһым каршына чыгарыр" дип ярыштылар, — диде.
"Әллаһу әкбәр" дип, сәҗдәгә кителер. Сәҗдәгә барганда башта тезләр, аннан соң куллар җиргә куелыр. Баш, маңгай һәм борын җиргә тиярлек итеп куллар арасына куелыр. Бу вакытта аяклар бер-бе­ренә тиеп торырлар һәм бармаклар баскан килеш тик тотылыр, җирдән аерылмас.
Сәҗдәдә вакытта өч мәртәбә:


سُبْحَانَ رَبِّيَ الْأَعْلَى


"Сүбхәәнә рабийәл-әгъләә"
(Бик олуг Раббымны тәсбих итәмен) дип әйтелә.
Ибне Мәсгудтән риваять ителгән хәдискә кара­ганда, Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Кем дә булса рөкүгъдә өч мәртәбә "Сүбхәәнә рабийәл-әгъләә" дисә, намазы бөтен булыр, ләкин бу бик аздыр",— дигән.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) сәҗдә вакытында төрле догалар укыган. Әбү Һөрәйрәдән (р.г.) риваять ителгән хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.в.) сәҗдәдә ошбу доганы укый торган булган:




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   61   62   63   64   65   66   67   68   ...   153




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет