Гыйлем чыганагы тђрќемђсе


سُبْحَانَكَ اَللَّهُمَّ وَبِحَمْدِكَ اسْتَغْفِرْكَ وَأَتُوبُ



бет67/153
Дата18.07.2022
өлшемі0.95 Mb.
#459722
1   ...   63   64   65   66   67   68   69   70   ...   153
doga

سُبْحَانَكَ اَللَّهُمَّ وَبِحَمْدِكَ اسْتَغْفِرْكَ وَأَتُوبُ
إِلَيْكَ فَاغْفِرْ لِي فَإِنَّكَ أَنْتَ التَّوَّابُ
"Сүбхәәнәкәллааһүммә вә бихәмдикә әстәгъфирукә вә әтүүбү иләйкә фәгьфирлии фә иннәкә әнтәт-тәүүәәбе".
(Аллаһым! Сине тәсбих итәмен. Сине мактавың белән олылыйм. Синнән гафу телим, Сиңа тәүбә итәмен. Мине ярлыка, чөнки Син тәүбәләрне кабул итүче.)
Хәзрәти Али (р.г.) Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сәҗдәдә шулай дога кылуын сөйләгән:


اَللَّهُمَّ لَكَ سَجَدْتُ وَبِكَ أَمَنْتُ ، وَلَكَ أَسْلَمْتُ ، سَجَدَ وَجْهِي لِلَّذِي
خَلَقَهُ وَصَوَّرَهُ وَشَقَّ سَمْعَهُ وَبَصَرَهُ ، تَبَارَكَ اللهُ أَحْسَنُ الْخَالِقِينَ


"Әллааһүммә ләкә сәҗәдтү вә бикә әәмәнтү, вә ләкә әсләмтү, сәҗәдә вәҗһии лилләзии халәкаһүү вә саввәраһүү вә шәкка сәмгаһүү вә бәсараһүү, тәбәәракәллааһү әхсәнүл-хааликыйин".
(Аллаһым! Сиңа сәҗдә иттем, Сиңа инандым, Сиңа бирелдем. Йөзем үзен яратканга, гүзәл бер сурәт биргәнгә, аңарда күз, колак яратканга сәҗдә итте. Яратканнарның иң яхшысы, иң гүзәле булган Аллаһ никадәр мөбарәктер.)
Гайшә анабыз (р.г.) болай дип сөйләгән:
"Бер төнне карасам, Аллаһының Рәсүле түшәгендә юк. Шунда ук аны эзли башладым. Аны ике аягын җиргә терәгән хәлдә мәчеттә сәҗдә кылган вакытында таптым. Кулларым аякларының астына керә язды. Ул вакытта ул ошбу доганы укый иде.


اَللَّهُمَّ أَعُوذُ بِرِضَاكَ مِنْ سَاخَطِكَ وَبِمُعَافَاتِكَ مِنْ عُقُوبَتِكَ،
وَأَعُوذُ بِكَ مِنْكَ لاَ أُحْصِي ثَنَاءً عَلَيْكَ أَنْتَ كَمَا أَثْنَيْتَ عَلَى نَفْسِكَ


"Әллааһүммә әгуузү биридаакә мин сәәхатыйкә вә би мүгаафәәтикә мин гукуубәтикә, вә әгуузү бикә минкә ләә үхсыи сәнәә-ән галәйкә әнтә кәмәә әснәйтә галәә нәфсикә".
(Аллаһым! Синең газабыңнан ризалыгыңа, җәзаңнан гафуыңа сыенам. Синнән тагын Сиңа сыенамын. Сиңа лаек булган сәнә һәм мәдехләреңне санап бетерә алмам. Сине ничек мактаячагымны белмим. Син Үзеңне ничек мак­тасаң, Син инде шулайсың. Мин дә Сине шул ук рәвештә мактыймын.)
Намаз — мөэминнең мигъраҗы. Чөнки мөэмин намазда булганда Аллаһы Тәгаләнең алдында була. Моның белән бергә намазның кайбер өлешләре аерым бер үзенчәлеккә ия.
Мәгъдән бине Әбү Тальхә (р.г.) болай дип сөйли:
"Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) азат иткән тоткыны Сәүбәне очраттым.
Миңа бер эш әйт, мин шуны башкарыйм да Аллаһ мине шул сәбәп белән җәннәткә кертсен, — дидем. Ул тын калды. Мин кабатлап тагын сорадым. Ул тагын тын калды. Аннан өченче тапкыр сорадым. Ниһаять ул шуны әйтте:
— Мин дә син сораганны Пәйгамбәребездән (с.г.в.) теләдем. Ул шулай боерды:
— Аллаһыга күп сәҗдә итәргә тырыш. Чөнки Аллаһ өчен кылынган һәрбер сәҗдәдән соң Аллаһ сине бер дәрәҗәгә күтәрәчәк һәм бер хатаңны гафу итәчәк."
Бу һәм башка хәдисләр сәҗдәнең әһәмияте турында сөйли. Мөселман Аллаһыдан башканың ал­дында бөгелмәс, иелмәс. Аллаһының алдында исә бөтен самимияте һәм ихласы белән бөгелер. Шуңа күрә рөкүгъ һәм сәҗдәнең гыйбадәттә аерым урыны бар. Шуңа күрәдер ки, шагыйрь:
"Шәһитләр гәүдәсе — бер карасаң, таулар, ташлар...
Ул рөкүгъ булмаса, дөньяда бер кайчан да иелмәс иде башлар" ,— дигән.
Сәҗдәдә кирәкле догаларны укыганнан соң иң азы өч мәртәбә "Сүбхәәнә рабийәл-әгъләә", дип кабатланыр, "Әллааһү әкбәр" дип утырылыр. Иң азы "Сүбхәәнәллааһ" дип туктап торылыр һәм "Әллааһү әкбәр" дип, кабат сәҗдәгә кителер.
Пәйгамбәребез (с.г.в.), Ибне Габбас әйтүенчә, бу ике сәҗдә арасында ошбу доганы укыган:




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   63   64   65   66   67   68   69   70   ...   153




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет