Гыйлем чыганагы тђрќемђсе


اَللَّهُمَّ صَلِّ عَلَى مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِ مُحَمَّدٍ كَمَا صَلَيْتَ



бет69/153
Дата18.07.2022
өлшемі0.95 Mb.
#459722
1   ...   65   66   67   68   69   70   71   72   ...   153
doga

اَللَّهُمَّ صَلِّ عَلَى مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِ مُحَمَّدٍ كَمَا صَلَيْتَ
عَلَى إِبْرَاهِيمَ وَ عَلَى آلِ إِبْرَاهِيمَ إِنَّكَ حَمِيدٌ مَجِيدٌ .


"Әллааһүммә салли галәә мүхәммәдин вә галәә әәли мүхәммәд. Кәмәә салләйтә галәә ибрааһиимә вә галәә әәли ибрааһиимә иннәкә хәмиидүм мәҗиид".
(Аллаһым! Мөхәммәд һәм Мөхәммәднең га­иләсенә (балаларына), Ибраһимга һәм Иб­раһимның гаиләсенә рәхмәт иткәнең кебек рәхмәт кыл. Чөнки Син Хәмид (макталыначак) һәм Мәҗид (шанлы һәм данлы).


اَللَّهُمَّ بَارِكْ عَلَى مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِ مُحَمَّدٍ كَمَا بَرَكْتَ
عَلَى إِبْرَاهِيمَ وَعَلَى آلِ إِبْرَاهِيمَ إِنَّكَ حَمِيدٌ مَجِيدٌ


"Әллааһүммә бәәрик галәә мүхәммәдин вә галәә әәли мүхәммәд. Кәмәә бәәрәктә галәә ибрааһиимә вә галәә әәли ибрааһиимә иннәкә хәмиидүм мәҗиид".
(Аллаһым! Мөхәммәдкә һәм Мөхәммәднең гаиләсенә, Ибраһимга һәм Ибраһимның га­иләсенә бәрәкәт биргән шикелле бәрәкәт бир. Чөнки Син Хәмид һәм Мәҗид.)
Бу салават шәрифәләрдән соң ошбу догалар укылыр:


رَبَّنَا آتِنَا فِي الدُّنْيَا حَسَنَةً وَفِي الْآخِرَةِ حَسَنَةً وَقِنَا عَذَابَ النَّارِ.
رَبَّنَا اغْفِرْ لِي وَلِوَلِدَيَّ وَلِلْمُؤْمِنِينَ يَوْمَ يَقُومُ الْحِسَابُ


"Раббәнәә әәтинәә фид-дүнийәә хәсәнәтән вә фил- әәхыйрати хәсәнәтән вә кыйнәә газәәбән-нәәр. Раббәнәгъфирлии вәлии вәлидәййә вә лил-мүэминиинә йәүмә йәкуумүл-хисәәб".
(Әй, Раббыбыз! Безгә дөньяда вә ахирәттә гүзәллек бир, безне җәһәннәм газабыннан сакла.
Әй, Раббыбыз! Мине, ата-анамны һәм барча мөэминнәрне хисап көнендә гафу әйлә!)
Моннан соң башта уңга, аннан соң сулга, "Әссәләәмү галәйкүм вә рахмәтүллааһ" дип, сәлам бирелер. Сәлам биргәндә фәрештәләргә һәм җәмәгатькә сәлам бирәм, дип хис ителер.
Теләгән кеше ялгыз намаз кылганда "әт-Тәхиййәт" белән сәлам арасында башка догалар да укый ала. Билгеле, алар Пәйгамбәребез (с.г.в.) укыган догалар булачак.
Ибне Мәсгуд шул доганы да укыган:




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   65   66   67   68   69   70   71   72   ...   153




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет