Гыйлем чыганагы тђрќемђсе


اَللَّهُمَّ اغْفِرْ لِي وَارْحَمْنِي وَعَافِنِي وَاهْدِينِي وَارْزُقْنِي



бет68/153
Дата18.07.2022
өлшемі0.95 Mb.
#459722
1   ...   64   65   66   67   68   69   70   71   ...   153
doga

اَللَّهُمَّ اغْفِرْ لِي وَارْحَمْنِي وَعَافِنِي وَاهْدِينِي وَارْزُقْنِي


"Әллааһүммәгъфир лии вәрхәмнии вә гаафин и вәһдиин и вәрзукънии".
(Аллаһым! Гөнаһларымны ярлыка, миңа мәрхәмәт кыл, сәламәтлек һәм тазалык бир. Мине һидаятькә ирештер һәм ризыгымны бүләк ит.)
Сәҗдәдә тагын иң азы өч мәртәбә "Сүбхәәнә раббийәл-әгъләә" дигәннән соң, "Әллааһү әкбәр" дип, аякка калкылыр. Торганда, иң элек кулларны күтәреп, тезләренә таяныр һәм калкыр. Гозере булганнар кулларын җиргә таянып тора алырлар.
Икенче рәкәгатьтә "Сүбхәәнәкә" укылмас. "Бисмилләһ" укылып, "Фатиха" һәм бер сүрә укылыр.
Шул рәвешчә, рөкүгъ һәм сәждә кылынгач, утырылыр. Монда аякларның торышына игътибар итәргә кирәк. Уң аяк бармакларының өстендә текә тотылыр. Сул аяк исә яткырып куелыр һәм авырлык аның өстенә бирелер, ягъни сул аяк өстенә утырылыр.
Әгәр ике рәкәгатьле намаз кылынса, утыруга шул догалар укылыр:
"Әт-Тәхиййәт" догасы:


اَلتَّحِيَّاتُ لِلَّهِ وَالصَّلاَوَةُ وَالطَّيِّبَاتُ . اَلسَّلاَمُ عَلَيْكَ أَيُّهَا النَّبِيُّ وَرَحْمَةُ اللهِ
وَ بَرَاكَتُهُ . اَلسَّلاَمُ عَلَيْنَا وَعَلَى عِبَادِ اللهِ الصَّالِحِينَ . أَشْهَدُ أَنْ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ
وَأَشْهَدُ أَنَّ مُحَمَّدًا عَبْدُهُ وَ رَسُولُهُ .


"Әт-тәхиййәәтү лилләәһи вәс-саләәвәәтү вәт-таййибәәт. Әссәләәмү галәйкә әййүһән-нәбиййү вә рахмәтүллааһи вә бәраакәтүһ. Әс-сәләәмү галәйнә вә галәә гыйбәәдилләәһис-саалихиин. Әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһү вә әшһәдү әннә мүхәммәдән габдүһүү үә расүүлүһ".
(Тел, гәүдә вә мал белән кылынган гый­бадәтләрнең барысы да Аллаһ өчендер. Сәлам сиңа, әй, Аллаһының илчесе. Аллаһының рәхмәте вә бәрәкәте сиңа булсын. Сәлам вә сәламәтлек безнең үзебезгә дә, Аллаһының изге колларына да булсын. Таныклык бирәмен ки, Аллаһыдан башка илаһ юктыр вә шулай ук таныклык бирәмен ки, Мөхәммәд Аллаһының колы вә илчеседер).
Хәдис китапларында "Әт-Тәхиййәт" догасы кайбер аермалы сүзләр белән бирелә, ләкин бу аермалыклар мөһим түгел. Бездә таралган "Әт-Тәхиййәт" догасы Ибне Мәсгуднең риваятеннән килә. Намазда болардан берсен уку сөннәт санала.
"Әт-Тәхиййәт" догасы укылганнан соң Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) салават укыла:




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   64   65   66   67   68   69   70   71   ...   153




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет