Гыйлем чыганагы тђрќемђсе


اَللَّهُمَّ إِنِّي ظَلَمْتُ نَفْسِي ظُلْمًا كَثِيرًا وَلاَ يَغْفِرُ الذُّنُوبَ إِلاَّ أَنْتَ



бет71/153
Дата18.07.2022
өлшемі0.95 Mb.
#459722
1   ...   67   68   69   70   71   72   73   74   ...   153
doga

اَللَّهُمَّ إِنِّي ظَلَمْتُ نَفْسِي ظُلْمًا كَثِيرًا وَلاَ يَغْفِرُ الذُّنُوبَ إِلاَّ أَنْتَ.
فَاغْفِرْ لِي مَغْفِرَةً مِنْ عِنْدِكَ وَارْحَمْنِي إِنَّكَ أَنْتَ الْغَفُورُ الرَّحِيمُ


"Әллааһүммә иннии заләмтү нәфсии зулмән кәсииран вәләә йәгъфируз-зүнүүбә илләә әнтә. Фәгъфирлии мәгъфиратән мин гыйндикә вәрхәмнии иннәкә әнтәл-гафүүрур-рахиим".
(Аллаһым! Шөбһәсез, мин үземә күп золым иттем. Гөнаһларымны кичерәчәк бары тик Син. Алай булгач, үз рәхмәт җиреңнән килгән бер мәгъфирәт (ярлыкау) белән миңа мәгъфирәт әйлә, рәхмәт кыл. Шик тә юк ки, Син бик Рәхимлесең),— диде.
Шулай итеп, ике рәкәгатьле бер намаз тәмам булыр. Әгәр дүрт рәкәгатьле намаз кылынса, "әт-Тәхиййәт"не укыгач, "Әллааһү әкбәр" дип, аякка торылыр һәм "Бисмилләһ" дип, "Фатиха" сүрәсе укылыр. Фарыз намазларда өченче һәм дүртенче рәкәгатьләрдә "Фатиха"дан соң башкасы (сүрә, аять) укылмас. Алар сөннәт намазларда укылыр.
Үзгә буларак кылына торган өч рәкәгатьле намазлар бар. Болар — ахшам һәм витер намазлары.
Ахшам намазында өченче рәкәгатьтә аякка калкылыр. "Фатиха" сүрәсе укылганнан соң, "Әллааһү әкбәр" дип, рөкүгъ вә сәҗдәгә барылыр. Дүртенче рәкәгать өчен аякка торылмас — утырылыр һәм югарыда сөйләнеп үтелгән догалар укылып, сәлам бирелер.
Витер намазында исә өченче рәкәгатьтә аякка калкылыр, "Фатиха" сүрәсе укылыр, аннан соң, башка бер сүрә укыгач, намазга яңадан башлаган кебек тәкбир әйтелер, ягъни, куллар, колак йомша­гына кадәр күтәрелеп, аларга тидерелер һәм кире кендек астында багланыр һәм "Кунут" догасы укылыр:


اَللَّهُمَّ إِنَّ نَسْتَعِينُكَ وَنَسْتَغْفِرُكَ وَنَسْتَهْدِيكَ وَنُؤْمِنُ بِكَ وَنَتُوبُ إِلَيْكَ
وَنَتَوَكَّلُ عَلَيْكَ وَنُثْنِي عَلَيْكَ الْخَيْرَ كُلَّهُ نَشْكُرُكَ وَلاَ نَكْفُرُكَ وَنَخْلَعُ
وَنَتْرُكَ مَنْ يَفْجُرُكَ . اَللَّهُمَّ إِيَّكَ نَعْبُدُ وَلَكَ نُصَلِّ وَنَسْجُدُ وَإِلَيْكَ نَسْعَى
وَنَحْفِدُ نَرْجُو رَحْمَتَكَ وَنَخْشَىعَذَابَكَ إِنَّ عَذَابَكَ بِالْكُفَّارِ مُلْحِقٌ


"Әллааһүммә иннәә нәстәгыйинүкә вә нәстәгъфирукә вә нәстәһдиикә вә нүэминү бикә вә нәтүүбү иләйкә вә нәтәвәккәлү галәйкә вә нүсни галәйкәл-хайра күлләһүү нәшкүрукә вә ләә нәкфүрукә вә нәхъләгу вә нәтрукү мәй-йәфҗүрук. Әллааһүммә иййәәкә нәгъбүдү вә ләкә нүсаллии вә нәсҗүдү вә иләйкә нәсгаа вә нәхфидү нәрҗү рахмәтәкә вә нәхъшәә газәәбәкә иннә газәәбәкә бил-күффәәри мүлхикъ".
(Әй, Аллаһым! Синнән ярдәм вә гафу сорый­быз. Безгә туры юл күрсәтүеңне үтенәбез. Сиңа ышанып, Сиңа тәүбә вә тәвәккәл кылабыз. Сиңа хәерлек белән мактап, нигъмәтләреңә шөкер итәбез. Көфранлык кылмабыз. Сиңа каршы торучыларны ташлап, алардан аерылырбыз. Аллаһым! Мәгәр Сиңа гына коллык итеп, Синең өчен намаз укыйбыз һәм сәҗдә кылабыз. Сиңа якынаерга тырышабыз. Рәхмәтеңне өмет итеп, газабыңнан куркабыз. Шөбһәсез ки, Синең газабың кяферләргә ирешер.
Хәнәфи мәзһәбендәгеләр "Кунут" догасын ястү намазында укыйлар, шәфигыйләр исә иртәнге намазда. Һәм алар укыган "Кунут" догасы да, алда китерелгән догадан аермалы буларак, түбәндәгечә булыр:




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   67   68   69   70   71   72   73   74   ...   153




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет