Гыйлем чыганагы тђрќемђсе


اَللَّهُمَّ إِنِّي أَسْأَلُكَ مِنَ الْخَيْرِ كُلِّهِ مَا عَلِمْتُ مِنْهُ وَمَا لَمْ أَعْلَمْ



бет70/153
Дата18.07.2022
өлшемі0.95 Mb.
#459722
1   ...   66   67   68   69   70   71   72   73   ...   153
doga

اَللَّهُمَّ إِنِّي أَسْأَلُكَ مِنَ الْخَيْرِ كُلِّهِ مَا عَلِمْتُ مِنْهُ وَمَا لَمْ أَعْلَمْ . وَأَعُوذُ بِكَ
مِنَ الشَّرِّ كُلِّهِ مَا عَلِمْتُ مِنْهُ وَمَا لَمْ أَعْلَمْ . اَللَّهُمَّ إِنِّي أَسْأَلُكَ مِنْ خَيْرِ مَا
سَأَلَكَ عِبَادُكَ الصَّالِحِينَ هُنَا وَأَعُوذُ بِكَ مِنْ شَرِّ مَا اسْتَعَاذَكَ مِنْهُ عِبَادكَ
الصَّالِحُونَ . رَبَّنَا آتِنَا فِي الدُّنْيَا حَسَنَةً وَ فِي الْآخِرَةِ حَسَنَةً وَقِنَا عَذَابَ النَّارِ


"Әллааһүммә иннии әс-әлүкә минәл-хайри күллиһии мәә галимтү минһү вә мәә ләм әгъләм. Вә әгуузү бикә минәш-шәрри күллиһии мәә галимтү минһү вә мәә ләм әгъләм. Әллааһүммә иннии әс-әлүкә мин хайри мәә сә-әләкә гыйбәәдүкәс-саалихиинә һүнәә вә әгуузү бикә мин шәрри мәстәгаазәкә минһү гыйбәәдүкәс-саалихүүн. Раббәнәә әәтинәә фид-дүнийәә хәсәнәтән вә фил-әәхыйрати хәсәнәтән вә кыйнәә газәәбән-нәәр".
(Аллаһым! Мин белгән һәм белмәгән хәерләрне Синнән телим. Аллаһым! Мин белгән һәм белмәгән явызлыкларның барысыннан да Сиңа сыенам. Аллаһым! Изге колларың Синнән теләгән хәерләрне мин дә телим. Изге колларың нинди явызлыклардан Сиңа сыена торган булсалар, мин дә алардан Сиңа сыенам. Әй, Раббыбыз! Безгә дөньяда һәм ахирәттә яхшылык бир, җәһәннәм газабыннан безне сакла.)
Гайшә анабыз (р.г.) бер риваятендә болай дигән:
"Пәйгамбәребез (с.г.в.) намазда шулай дога кыла иде:


اَللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنْ عَذَابِ الْقَبْرِ وَ أَعُوذُ بِكَ مِنْ فِتْنَةِ مَسِيحِ الدَّجَّالِ ،
وَأَعُوذُ بِكَ مِنْ فِتْنَةِ الْمَحْيِّ وَالْمَمَاتِ . اَللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنَ الْمَأْثَمِ وَالْمَغْرَمِ


"Әллааһүммә иннии әгуузү бикә мин газәәбил-кабри вә әгуузү бикә мин фитнәтил-мәсихид-дәҗҗәәли, вә әгуузү бикә мин фитнәтил-мәхйәә вәл-мәмәәт. Әллааһүммә иннии әгуузү бикә минәл-мәэсәми вәл-мәграм".
(Аллаһым! Сиңа кабер газабыннан сыенам, Мәсех-Дәҗҗалның фетнәсеннән Сиңа сыенам. Тормыш вә үлем фетнәләреннән Сиңа сыенам. Аллаһым! Гөнаһтан һәм бурычтан Сиңа сыенам.)
Гайшә анабыз (р.г.) болай дип дәвам итә:
"Берсе Пәйгамбәребезгә (с.г.в.):
— Бурычтан Аллаһыга ник күп сыенасың! — дигән. Моңа Пәйгамбәребез (с.г.в.):
— Кеше бурычка төшкәндә сүз сөйләр һәм ялган әйтер, сүз бирер, ләкин сүзендә тормас",— дип җавап кайтарган.
Әбү Бәкердән (р.г.) шундый бер риваять калган:
"Бер мәртәбә Пәйгамбәребезгә (с.г.в.):
— Әй, Аллаһының, Илчесе! Миңа намазның соңында укыла торган бер дога өйрәт,— дидем. Рәсүлүллаһ (с.г.в.):




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   66   67   68   69   70   71   72   73   ...   153




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет