Книга с изменениями была издана в издательстве «магариф» в 2007 году



бет4/9
Дата27.06.2016
өлшемі0.66 Mb.
#159847
түріКнига
1   2   3   4   5   6   7   8   9

Әдәбият:

  1. Ахметьянов Р. Г. Общая лексика духовной культуры народов Среднего Поволжья.— М.: Наука, 1989.


  2. Древнетюркский словарь.— Л., 1969.

  3. Мусаев К. М. Тюркская лексикология.— М., 1984.

  4. Саттаров Г. Ф. Татар исемнәре ни сөйли?— Казан, 1998.

  5. Серебренников Б. А. Тюрко-монгольские параллели и история тюркских языков// Советская тюркология — 1981. - №6.

  6. Таатр теленең аңлатмалы сүзлеге. – Казан, 2005

  7. Хаков В. Х. Татар әдәби теле тарихы.— Казан, 1993.

  8. Юналеева Р. А. Тюркизмы русского языка.— Казань, 2000.




Гомуми лексик фонд

1. генетик фонд

(кардәш телләр белән уртак лексика)






22.контактлар нәтиҗәсендә барлыкка килгән фонд (алынмалар)

саф алынмалар

калькалар



Биремнәр.

1. Түбәндәге тексттагы сүзләрне генетик һәм контактлар юлы белән барлыкка килгән төрләргә аерыгыз, төрки чыгышлы лексиканы нинди критерийлардан чыгып билгеләдегез? Аларга хас төп билгеләрне атагыз.

Көн артыннан көн үтә, ел артыннан ел.

Нурия әтисеннән укырга-язарга өйрәнде. Әтисе аны, күкрәгенә кысып, аркасыннан сыйпый. Нурия инде зур – ун яшендә, аркасыннан сыйпаганга ояла.

Мең тугыз йөз унынчы елның декабрь урталары. Габбас мулла йортынан кара туры айгыр җигелгән артлы чана Салагышка терәп, төлке толыплы Габбас мулла утыра; аңа каршы мамык юрган эченнән алсу бите генә күренеп калган Нурия бара. (Г. Ахунов).
2. Өзектә төрки -татар сүзләрен һәм алынмаларны аерыгыз.

Ул көнне Миләүшәләрне колхозның алма бакчасына алма җыярга җибәргәннәр иде. Унберенче класста укый башлаган тугыз кыз һәм егет, бакчага килеп керү белән, сентябрьнең талгын җиле һавага тараткан тәмле алма исенә исерешеп, бераз шаяртып алдылар. Миләүшәнең күңеле аеруча күтәренке иде. (Ф. Яруллин)


3. Түбәндә бирелгән төрки чыгышлы сүзләр хәзерге татар телендә семантик яктан нинди үзгәрешләр кичергәннәр?

Ал – низ, нижняя часть; бала – детеныш животного, птинец, щенок; слуга, помощник; бак – внимательно смотреть, обозревать, разгадывать; түмән – 10 тысяч; множество, большое количество; угыл – ребенок, мальчик; сын; детеныш животных; алып – меткий стрелок; герой, богатырь, витязь; отважный, храбрый; отвага, храбрость, мужество; ат – имя; титул, звание; название, наименование, тәңре – небо; бог, божество; божественый; повелитель, господин; аз – сбиваться с пути, заблуждаться; чаб – слава, известность, молва; тун – платье, одежда; имлә - лечить, исцелять.


4. Р. Әхмәтьяновның “Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге” (2001) ярдәмендә түбәндәге сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз, һәрберсенә тамырдаш сүзләр китерегез:

җый-у, сөйрә-ү, тукмак, чайка-у, чал-у, юри, яшен, җитез, адаш.


5. Рус телендә кулланыла торган төрки чыгышлы сүзләрне укыгыз, татар һәм рус телләрендә әйтелеш, язылыш үзенчәлекләрен күрсәтегез, кулланылыш активлыгын билгеләгез.

Шаровар, аркалык, штан, тесьма, караул, кирпич, беркут, башлык, бахча, тюфяк, товар, чугун, каблук, барсук,атаман, есаул, карандаш, ярлык, лачуга.


6. Әлеге кеше исемнәренең мәгънәләренә игътибар итегез, семантик яктан исем нигезендә яткан сүз белән антропонимның бәйләнеше ничек дип уйлыйсыз? Бу исемнәрнең генезисын аңлатыгыз.

Чәчәк, Тукай, Нугайбәк, Алтынай, Барлас, Энҗе, Аяз, Арслан, Чулпан, Алмас, Үзбәк, Айсылу, Миңнетимер, Кояш, Казак, Таңсу, Бүләк, Алтынчәч, Күккүз, Акбаш, Каракүз.

7. Түбәндә хәзерге төрки телләрдә кулланыла торган сүзләр бирелгән. Аларның татар әдәби телендә һәм диалектларда кулланылыш дәрәҗәсен билгеләгез. Мәгънә үзгәреше булса, аңлатыгыз.

Бичү (әзерб.) - уру, йорт (алт.) - авыл, сан (крымчак) – бот, язык (төрек) – гөнаһ, җик (уйг.) – күп, йылдырым (кырым-татар) – яшен, ут (тув.) – үлән; ут, мингоёк (үзб.) – кыргаяк, дудах (крымчак) – ирен, үк (нугай) – әни, кой (караим) – сарык.

8. Бирелгән парлы сүзләрнең компонентларын килеп чыгышын сүзлек ярдәмендә аерыгыз.

Мал-туар, җылау-сыктау, тирә-як, бәла-каза, савыт-саба, моң-сагыш, кыз-кыркын, вак-төяк, әйләнә-тирә, таныш-белеш, рәхим-шәфкать, сау-сәламәт.


9. Җөмләләрдән парлы сүзләрне табыгыз, компонентлар арасында нинди бәйләнеш булуын күрсәтегез, мәгънә белдерү үзенчәлеген ачыклагыз, аларның телдә кулланылыш активлыгын билгеләгез.

1) Җылау-сыктау, тиргәү һәм каргану белән тирә-як тулды. (Г. Ахунов) 2) Ләм-мим сүз әйтмичә ярты сәгатьләп утыргач кына капкаларын ачты. (Ф. Галиев) 3) Хан илгә бәла-каза килде. (Н. Фәттах)

4) Гүр эчендә күп матурлык бозылачак,

Җиде әгъза сеңерләре өзеләчәк,

Елан-чаян, корт-кырмыска тезеләчәк,

Авыз-борын, тел-тамактан үтәр инде. («Идегәй»)

5) Мин, аның йөрәгенә кулымны куеп, эсселе-суыклы булдым. (М. Мәһдиев) 6) Әнә шул мөнәҗәтләрнең җанны актарып ала торган моң-сагышы мине әйтеп бетергесез тәэсирләндерә… (Г.Ахунов) 7) Чыршының бәйрәм күлмәгедәй киң ябалдашлары ап-ак карга сыгылып-сыгылып төшкән. (Р. Мөхәммәдиев)

Өй эше: Борынгы төрки сүзлектән qurt, qut, bojun, ar, saba, ajak, jala сүзләрен табыгыз, мәгънәләрен аңлатыгыз. Хәзерге татар телендә кулланылыштан аермасы бармы, булса нинди?

Сораулар:


  1. Гомуми лексик фондның нинди төрләре бар?

  2. Төрки лексикага хас фонетик-морфологик, лексик-семантик үзенчәлекләрне санагыз.

  3. Хәзерге татар телендә борынгы төрки сүзләр семантик яктан нинди үзгәрешләр кичергәннәр? Мисаллар өстендә аңлатыгыз.

ХӘЗЕРГЕ ТАТАР ӘДӘБИ ТЕЛЕНДӘ ГАРӘП ҺӘМ ФАРСЫ АЛЫНМАЛАРЫ


Әдәбият:

  1. Әүхәдиев И. Ш. Гарәп алынмаларының фонетик үзләштерелүе турында// Татар тел белеме мәсьәләләре. 3 нче китап.—Казан, 1969.

  2. Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.—Казан, 1993. 1-2 томнар.

  3. Зәйнуллин Җ. Г. Шәрык алынмалары сүзлеге.- Казан, 1994.

  4. Мәхмүтов М.И. Татар әдәби теленә кергән гарәп-фарсы элементлары.//Гарәпчә - татарча-русча алынмалар сүзлеге. —Казан, 1993, II том.

  5. Мөхиярова Р. Х. ХХ гасырның 80 – 90 нчы елларында татар әдәби теле лексикасы. — Яр Чаллы, 2000.

  6. Рамазанов Ш. А. Татар теле буенча очерклар. — Казан, 1954.

  7. Саттаров Г. Ф. Татар исемнәре ни сөйли? — Казан, 1998.

  8. Сәгыйтов Р. Татар теленең синонимиясендә гарәп-фарсы алынмалары// —Мәгариф.— 1992. - № 10.

  9. Таҗиева Л. К. Татар телендә гарәп алынмалары.— Казан, 1972.

10. Федорова Э.Н. Татар халык мәкальләрендә гарәп һәм фарсы алынмалары. – Казан, 2004


Гарәп һәм фарсы алынмалары

Кайбер фонетик билгеләре



1. сингармонизм законы һәр очракта да сакланмау;

2. [һ], [х], [ﺀ],[ғ], [д], [з], тартыклары кулланылу;

3. сүз басымының соңгы иҗеккә төшмәве.

Кайбер грамматик билгеләре



1. сүзләрдә җенес төрләнеше күзәтелү;

2. сүз ахырында исемнәрдә -әт-ат-ят, рәвешләрдә -ан-ән кушымчалары килү

3. фарсы сүзләрендә сүз башында ба-,би-, на-нә килү

4. куш тартыклар булу (әмма, кыйммәт)




Биремнәр.

  1. Түбәндәге синонимик рәтләрдәге сүзләрнең килеп чыгышларын билгеләгез:

Гомер, тормыш, яшәеш, хәят, тереклек, мәгыйшәт; адәм, бәндә, кеше, инсан, кемсә; фәкыйрь, ярлы, хәлсез; ихтирам, хөрмәт, игътибар, кадер, тәгъзим; вакыт, чак, мәл, дәм, момент, кавем, дәкыйка.
2. Текстагы сүзләрне генетик яктан тикшерегез, гарәп һәм фарсы сүзләренең мәгънәләрен сүзлек ярдәмендә аңлатыгыз, мөмкин булса, татар теленнән синонимнарын бирегез.

1) Шул иттифакыйлык болар арасында тагы әллә нәрсәне, мөнәсәбәттәге әллә нинди бер рәсмилекне җимерде… (Г. Исхакый). 2) Җиһанда үлми һәрбер ыңгырашкан, Вә юлны тапмый һәрбер адашкан. (Г. Тукай). 3) Бервакыт чук-чук итеп сайрый ходайның кошлары; Китә җаннарны кисеп, ярып, садаи хушлары. (Г. Тукай). 4) Зирекле ишаны дигән исем татар дөньясының һәммә ягында мәшһүр иде. (Г. Ибраһимов).


3. Түбәндә сүзләрнең гарәп телендәге мәгънәләре бирелә. Татар теленә кабул ителгәндә әлеге лексик берәмлекләр семантик яктан нинди үзгәреш кичергәннәр? Кайсы очракларда семантик күчеш, мәгънә киңәюе, тараюы күзәтелә? Мәгънәнең тулысынча үзгәрү очраклары бармы?

Китап – книга, послание, письмо; кагыйдә – база, основа, модель, дно, правила, норма; нотык – речь, доклад, артикуляция; фасыл – глава, часть, время года; кыйммәт – ценность, цена, достоинство; гамәл – работа, действие, поступок;


4. Әлеге сүзләрне тематик төркемнәргә аерыгыз.

Алла, мөлкәт, мохит, сәлам, хөрмәт, хат, кыямәт, сәгать, шәраб, бәхет, кыяфәт, җомга, газап, кәгазь, якшәмбе, такта, гыйлем, мәктәп, җәдвал, шәй, нәшрият, бәдән, базар, мәгърифәт, ятим, таҗ, фән, сәнәгать, җәннәт, гыйрфан, сәүдәгәр, кәеф, әдәби, сурәт, мәхәббәт, мал, фәлсәфи, хәрби, акшам.

5. Түбәндәге тексттан гарәп һәм фарсы телләреннән кергән берәмлекләрне аерыгыз, аларның кулланылыш активлыгын билгеләгез, яңадан телебезгә әйләнеп кайткан сүзләрне күрсәтегез.


  1. Мөмкинме дини вә рухани бер мәдрәсәдә тәрбия кылынган җир фәрештәсе шәкертнең аракы эчүе? (З. Бигиев) 2) Безнең сөннәтче бабай Сәлман фарси хәзрәтләреннән мирас тарихы берлән сөннәтчелекне алса да. Әбугалисина хәзрәтләре тарафыннан тыйб гыйлеме, гыйльме симия вә гыйльме кимиягә иҗазәт алмаганга, әлбәттә, тыйб гыйльменең бу кадәр нечкәлекләрен белми иде. (Г. Исхакый) 3) Бүлмә эссе күк, бүлмә тыгыз күк тоела; тәрәзәгә китереп бәрә торган кар тавышы да Әхмәтнең рухында тагын бер яра ача иде. (Г. Газиз.) 4) Илаһи, син юмарт, ризык бирүче, Бер син, бар син, рәхим, гафу итүче. (Мөхәмәдьяр) 5) Кечкенә генә тәрәзәле караңгы гына мәчет үзенең сәләмә намазлыклары белән бик фәкыйрь төсле күренсә дә, яшь мулланың сузып кына, яхшы гына кыярәт белән имам булуы шактый күңелгә тулды. (Г. Исхакый)

6. Әлеге алынмалар татар телендә төрле фонетик вариантларда кулланылалар. Аларның мәгънәләрен контекст эчендә аңлатыгыз: газап-азап, хаҗәт-әҗәт, хәрәм-әрәм, хикәят-әкият, хәзер-әзер, хисап-исәп, хикмәт-әкәмәт.


7. Гарәп теленнән кергән кеше исемнәренең сөйләм телендә нинди фонетик үзгәрешләргә дучар булуларын аңлатыгыз.

Габдулла, Гадел, Фәһимә, Гөлбану, Имаметдин, Ясминә, Хәнифә, Мәһмүтшаһ, Мөхәммәтнур, Мөхәммәтдин, Фирдәвес, Фирдәүсә.


8. Текстта асларына сызылган фарсы алынмаларына хас фонетик һәм морфологик үзенчәлекләрне билгеләргә тырышыгыз.

1) Кеше сатмас кеше тапмак ансатмы? Сине соң кайсы дус дошманга сатмый? (Г. Тукай). 2) Мин дә шулай булдым инде, и шаһы җиһан, Ул тургай шикелле булдым бу заман. (Мөхәммәдьяр). 3) Мин төш күрдем. Гүя мин бер зур шар имеш, Таҗыма тезгән энҗе, мәрҗән, ахак, имеш. (Г.Тукай) 4) Ахыр Сөләйман галәйһи әссәлам бихисап гаскәр белән Фисагурис өстенә китте, ул һәм, бигайниһи, Сөләйман гаскәре кадәр җирдән-күктән гаскәре хәзерләнеп каршы чыкты. (К. Насыйри) 5) Җомга намазы вакыты җитеп килә. (З. Бигиев)


9. Мисаллардан гарәп һәм фарсы телләреннән кергән берәмлекләрне аерыгыз, аларның кулланылыш активлыгын билгеләгез, фонетик, грамматик һәм лексик билгеләрен әйтегез.

Бүлмә эссе күк, бүлмә тыгыз күк тоела; тәрәзәгә китереп бәрә торган кар тавышы да Әхмәтнең рухында тагын бер яра ача. (Г. Газиз) 2) Монда хикмәт, мәгърифәт һәм гыйрфан, монда нур; Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур. (Г. Тукай) 3) Зирекле ишаны дигән исем татар дөньясының һәммә ягында мәшһүр иде. (Г. Ибраһимов) 4) Кечкенә генә тәрәзәле караңгы гына мәчет үзенең сәләмә намазлыклары белән бик фәкыйрь төсле күренсә дә, яшь мулланың сузып кына, яхшы гына кыяфәт белән имам булуы шактый күңелгә тулды. (Г. Исхакый)


Өй эше: Матур әдәбият әсәрләренән 3 җөмлә күчереп алыгыз, сүзлекләр ярдәмендә сүзләрнең килеп чыгышын билгеләгез.

Сораулар:


Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет