1. Татар теленә алынмаларны кабул итүнең лингвистик һәм экстралингвистик шартларын атагыз. 2. Гарәп һәм фарсы телләреннән кергән сүзләр фонетик, морфологик, лексик-семантик яктан ничек үзләштерелгәннәр?
3. Гарәп теленнән кергән лексикага хас үзенчәлекләрне санагыз.
4. Фарсы теле лексикасына хас нинди үзенчәлекләр бар?
5. ХХ гасыр ахырында телдә барган үзгәрешләрдә гарәп һәм фарсы алынмаларының ролен сез ничек аңлыйсыз?
ХӘЗЕРГЕ ТАТАР ӘДӘБИ ТЕЛЕНДӘ РУС ҺӘМ РУС ТЕЛЕ АША БАШКА ТЕЛЛӘРДӘН КЕРГӘН ЛЕКСИКА
Әдәбият:
-
Абдуллин И.А. К вопросу о хронологизации русских и западноевропейских заимствований в татарском языке // Двуязычие: типология и функционирование. – Казань , 1990.
-
Ахунзянов Э. М. Русские заимствования в татарском языке.— Казань,1968.
3. Максимов Н. В. Калькирование в современном татарском языке. Казань, 1999.
4. Хайруллин М. Б. Проблемы развития лексической системы татарского литературного языка.— Казань, 2000.
5. Хайруллин М. Б. Некоторые вопросы единства интернационального и национального в разносистемных языках.— Казань, 1991.
Рус һәм рус теле аша башка телләрдән кергән сүзләр | Тулысынча үзләштерелгән лексика
Татар теленең фонетик, грамматик закончалыкларына буйсынган:
мич, кәбестә, буразна
| Үзләштерелмәгән лексика |
ХХ-ХХI гасырда кергән сүзләр: фуршет, файл, комбайн
|
Варваризмнар
мистер, хакер, презент, уик-энд
|
Экзотизмнар:
самурай, лама, джунгли
|
Генетик анализ үрнәге: 1. Кайсы тел берәмлеге булуы күрсәтелә.
2. Төрки-татар сүзләренең үзенчәлекләре, алынма лексиканың үзләштерелү үзенчәлекләре билгеләнә.
Котдус Вафин озатылырга тиешле кешеләрне озатышып, алардан калган мал-мөлкәтне исәпкә алышып, Галләм хаҗиларның бушап калган бер өенә берничә папка кәгаздән, ике табуреткадан, иске Африка картасыннан һәм Ленинның бер рәсеменнән торган ячейканы да күчереп,төрле кешедән төрле сүз ишетеп, фатирына кич һәм бик арып-талып кайтты. (Ф. Хөсни)
Котдус - гарәби чыгышлы, Вафин - гарәби чыгышлы, -ин кушымчасы рус теленнән алынган, фамилия ясый торган кушымча, озатылырга, тиешле, кешеләрне, озатышып, алардан, калган, исәпкә, алышып, бушап, бер, өенә, берничә, ике, иске, торган, күчереп, төрле, сүз, ишетеп, кич, бик, арып-талып - татар теленең үз сүзләре, мал-мөлкәт - гарәп теленнән алынган, парлы сүз, татар телендәге эквиваленты - байлык, Галләм хаҗи - гарәп алынмасы, Галләм – кеше исеме, хаҗи сүзендә сүз башында х авазы килү гарәп теле үзенчәлеге булып санала, сингармонизмга буйсынмый, папка - рус теле аша Көнбатыш Европадан, аерым алганда, алман теленнән кергән, кәгазьдән - гарәп сүзе, увуляр г авазы, шулай ук, алынма булуына ишарә итә, табуреткадан - француз сүзе, сингармонизмга буйсынмаган, Африка - рус теле аша Көнбатыш Европадан кергән, материк исеме, картасыннан – француз сүзе, һәм - фарсы сүзе, төп күрсәткече - алынма һ авазы, Ленинның - рус сүзе, сузыклар гармониясенә буйсынмаган, рәсеменнән - гарәп теленнән кергән, сүз башында р авазы килү татар теленә хас түгел, ячейкадан - рус сүзе, фатирына - рус теленә немец теләннән алынган, квартира сүзенең татарча әйтелеш варианты.
Биремнәр. 1. Мисаллардан рус алынмаларын табыгыз, кайсы чорларда татар теленә үтеп керүләрен әйтегез, фонетик һәм морфологик үзенчәлекләрне билгеләгез.
1) Буразнадан – завод цехларына, Яхшы түгел юлда соңлавы. (Г. Хуҗин) 2) Бүрәнәләрен инде китергәннәр, рәшәткә янына таслап өйгәннәр, форсат чыкканчы гына көтәләр, эһ дигәнче бурап күтәреп мүкләп куячаклар. (Т. Миңнуллин) 3) Бер көнне колхозның вак-төяк эшләрендә йөрүче кызларга бригадир яңа нәрәт кушты. (Н. Гыйматдинова) 4) Тик Николай вакыт-вакыт кына руль рычагын тарткалап, тракторны буразна сызыгына төшергәләп тора. (Н. Хәлитов) 5)… Ятам, аста арыш саламы. (С. Хәким) 6) Завхоз иртәгә эленәчәк расписаниене группа бригадирларына күрсәтте. (Х. Сарьян)
2. Тексттагы рус һәм көнбатыш Европа телләреннән кергән сүзләрне табып, аларның тематик һәм генетик төркемчәләрен билгеләгез.
1) Лотфуллага коммуналь йорттан фатир бирделәр. ( Г. Ахунов) 2) Сул якта рәт-рәт скамьялар тезелеп китеп, бик зур бер театр партеры шикелле күренеш тәшкил итә. ( Ф. Әмирхан) 3) Бу инде иртән йокыдан торгач, һичшиксез, илле грамм ак күмәч өстенә егерме грамм май ягып, бер калак джем кабып, тиз эри торган Бразилия кофесын эчеп эшкә килә торган кеше. (М. Мәһдиев) 4) Проект раслануга, ул бер аспирант белән районга китү ягын карады. (М. Мәһдиев)
5) Комбинатның бакчасында
Асфальт җәйгән түгәрәк.
Мәйданда татар яшьләре,
Гармунчыны түргәрәк, —
Эскәмиягә утыртып,
Бииләр шау-гөр килеп. (С. Мулла Гали)
6) Ул көнне университетның гыйльми советында чит шәһәрдән килгән бер егет кандидатлык диссертациясен яклады. Профессор Ишмиев оппонентларның берсе иде. (Ә. Еники)
3. Татар теленә һинд - европа телләреннән кергән әлеге кеше исемнәре татар халык сөйләм телендә нинди үзгәрешләргә дучар булганнар?
Земфира-Зәмфирә, Элиза-Илиза, Флюра-Флүрә, Радмир-Ратмир, Рафаэль-Рафаел-Рафаил, Эдвард-Эдварт, Венера-Винира.
4. Калькаларның структур һәм семантик төрләренә мисаллар уйлагыз.
5. Мисалларда күрсәтелгән сүзләргә генетик анализ ясагыз.
-
Урынбасар, уй дәрьясыннан арынып, юан бармагын пистолет көпшәседәй ясап, өскә күтәрде. (Т. Галиуллин) 2) Исак, Шәрәфи агай, бухгалтер һәм тагын әллә нинди кара тутлы бер екше бергә җыйналып, лабаз ягыннан халык ягына килеп чыктылар. (Ш. Камал) 3) Ректор кабинетына шушы ук приемныйдан кермәле, тик аның ишеге Айбулатовныкына каршы якта булып, имән шкаф төсле, стенадан бер аршин чыгып тора иде. (Х. Сарьян)
6. Түбәндәге җөмләләрдән алынмаларны табып, төркемнәргә ( гарәп, фарсы, рус һ. б.) аерыгыз, кулланылышлары урынлы яисә урынсыз икәнен исбатлагыз.
—Надзирательнең әйтүенә караганда, сине ике тапкыр следовательгә күтәреп алып барганнар. Тугызынчы тәүлектә температураң кырыкка күтәрелгән. Төрмә врачы сине, карцердан алып, больницага салырга кушкан. Әмма тикшерүче, ул гаебен өстенә алмады дип, рөхсәт бирмәгән… Менә ни өчен безнең камерада син, Ибраһим, — диде Имәнкулов. ( И. Сәләхов)
7. Тексттагы алынма лексиканың стилистик кулланылышын билгеләгез. Автор тарафыннан нинди максаттан чыгып бирелгәнен аңлатыгыз.
Дошман ДОТыннан ут бәргәндәй эчтән сүзләр очты:
—Бирдем мин сиңа! Нахал!
—Юк, сеңлем, бирмәдең. Менә мин егерме ике тиенемне куйдым, минем бүтән акчам юк, өйдән генә чыктым – пиво эчәргә дип.
—Алдыйсың! Бирдем!
—Юк дим! Мин ничек алдыйм?
—Знать не знаю! Алдыйсың! Хто слидеющи?
Чират гөжләп алды:
—Давай, давай, тоткарлама! Бетмәс монда вымогательләр! (М. Мәһдиев)
8. Җөмләләрдән калькаларны табып, төрләрен билгеләгез.
1) “Ак Барс”ның капкачысы, клуб тарихында беренче кара тәнле уенчы Фред Бретуэйтның хоккей башлыгын һәм саклану битлеген урлаганнар. (“Ватаным Татарстан” газ.) 2) Юлга иртәнге җиделәр тулганчы чыгып та китәсең. Дулкынга эләгергә кирәк. (“Сөембикә” жур.) 3) Иң зур округларда да кандидатның сайлау фонды ике йөз мең сумнан артык булырга тиеш түгел (“Татарстан яшьләре” газ.) 4) Җирле үзидарә җирле һәм тарихи традицияләрне истә тотып, шәһәр, авыл, һ.б. территорияләрдә булдырыла. (“Ватаным Татарстан” газ.) 5) Безнең ил белән Америка арасындагы дошманлык мөнәсәбәте үзгәргәнне монда да бөтен халык белә. Сәясәт белән кызыксынучы катлам калын түгел түгелен. (Н. Измайлова) 6) Аларның кан белән язып калдырган васыятьләре безне йокыдан уянырга, җиң сызганып, ару-талуны белмичә милләтебезне агартып, аның үзаңын үстерү өстендә эшләргә чакыралар. (Р. Вәлиев) 7) Ханымнарда сакланучы акчалар тентү вакытында алына һәм дәүләт файдасына әйләнешкә кертелә. (Р.Хаҗиев) 8) Халыкның сәяси үзбилгеләнүе, дәүләтчелеге тергезелүе гамәлгә ашырылган шартларда, Рәсәй халыкларының, хосусан, борынгы дәүләтчелегенә ия татар халкының, объектив тарихын язуга аеруча игътибар бирергә кирәк. («Казан утлары» жур.)
9. Әдәби әсәрләрдән экзотизм һәм варваризмнарга мисаллар уйлагыз.
10. Җөмләләрдәге халыкара лексиканы килеп чыгышы ягыннан төркемләгез.
1) Ә репетицияләр булмаган көннәрдә, афишада синең фамилияңне күргән саен, без, актык тиеннәребезне җыеп, театрга чаба торган идек. (Г. КУтуй). 2) Монда бульвар, клуб һәм танцевальня, цирк та шул; Монда оркестр, театрлар да шул, концерт та шул (Г. Тукай) 3) Керосины да юк, көндездән ул Телеп куя иде чырасын. Кем юрады икән, нефть төяп, Океаннарга аның чыгасын (С. Хәким). 4) Теннис белән республикабызда нигездә мәктәп укучылары һәм студентлар шөгыльләнә. (Татарстан яшьләре,) 5) Әлеге проектны Татарстан хөкүмәте “LG”һәм “Ак Барс” холдинг компанияләре белән берлектә тормышка ашырды. (“Мәдәни җомга” газ.).
Өй эше:
Түбәндә бирелгән халыкара сүзләрнең мәгънәләрен сүзлекләр ярдәмендә аңлатыгыз, генетик һәм тематик яктан төркемләгез, алар татар теленә кайсы чорларда кергәннәр?
Культура, эстетика, рецензия, рамазан, спикер, виртуаль, интервью, сауна, стресс, кризис, спонсор, имидж, икебана, йогурт, рейтинг, пейджер, орнамент, трамвай, пассаж, автономия, доллар, дзюдо, хаҗ, круиз, инсульт, тайфун, цифра, азимут, антураж, аренда, штаб, цунами, фракция, утопия, реклама.
Сораулар:
-
Октябрь революциясеннән соң татар теленең сүзлек составы нинди үзгәрешләргә дучар була?
-
Татар теленә рус теленнән сүзләр үтеп керү кайсы чорларга карый һәм нинди үзенчәлекләргә бәйле?
-
Кулланылышта йөри торган рус сүзләренең татар теленең нинди закончалыкларына буйсынганлыгын әйтегез.
-
Көнбатыш Европа телләреннән кергән сүзләргә хас үзенчәлекләрне атагыз.
-
Халыкара лексиканы типологик, генетик һәм тематик яссылыкта характерлагыз.
-
Экзотизм, варваризмнар әдәби әсәрләрдә нинди максатлардан чыгып кулланыла?
-
Нәрсә ул калька, аның алынма лексикадан аермасы нидән гыйбарәт?
-
Тулы һәм ярымкалькалар арасында нинди аерма бар? Калькаларның структур һәм семантик төрләренең аермалы якларын әйтегез.
КУЛЛАНЫЛЫШ МОХИТЕ ЯГЫННАН ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ СҮЗЛЕК СОСТАВЫ
Әдәбият:
-
Рәхимова Р. К. Татар телендә һөнәрчелек лексикасы.— Казан, 1985. (рус телендә 2005 елда басыла)
-
Сафиуллина Ф. С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология.—Казан, 1999.
-
Сөнгәтов Г. М. Татар диалектларының фонетикасы.—Казан, 2000.
-
Татар теленең диалектологик сүзлеге.— Казан, 1965; 1993.
-
Фасеев Ф. С. Татар телендә терминология.- Казан, 1970.
-
Хаков В. Х. Татар әдәби теле (стилистика). - Казан, 1999.
-
Шамсутдинова Р. Р. Медицинская терминология в татарском языке. - Казань, 2001.
Кулланылышы ягыннан татар теленең сүзлек составы.
|
гомумкулланылыш сүзләре
|
көн, бару, ипи, саран, яшь
|
Диалекталь сүзләр
| -
Фонетик (әчкеч – ачкыч, үмер – гомер)
2. Семантик (яфрак – мунча себеркесе, агач яфрагы)
3. морфологик (минеңә – миңа, китеген – кит)
4. алынма (кәнсә – канцелярия, ишшу – еще, бидрә – ведро)
5. этнографик (озаткыч – туйда кәләшне озатучылар, тәкә – ризык төре)
|
һөнәри сүзләр
|
рубрика, багана, башлам (матбугат хезмәткәрләре телендә)
|
терминнар
|
бронхит, үт куыгы, кан тамыры; җөмлә, фигыль
|
жаргон, арго
|
телик, шпора, фраер, калым (табыш)
|
Анализ үрнәге: 1. Кулланылыш даирәсе билгеләнә.
2. Кайсы төркемчәгә каравы әйтелә.
Нәриман кайтуына әнкәсе күзикмәк пешереп куйган иде. (М. Мәһдиев)
Күзикмәк – этнографик диалектизм, урта диалектның Казан арты сөйләшенә карый, җөмләдә калган сүзләр – гомумкулланылыш лексикасы.
Биремнәр.
-
Әлеге җөмләләрдән язма һәм сөйләмә телгә хас лексиканы аерып, нинди критерийдан чыгып эшләвегезне аңлатыгыз.
1) Россия социаль иминият фондына балалар ялын оештыру өчен дәүләт казнасыннан акча бүленеп бирелде (“Ватаным Татарстан” газ.) 2) Фикеребезнең бу өлешен түгәрәкләп әйтсәк, иҗат кешесе буларак Хәсән Сарьян фикер – сөйләм – тел берлеген нечкә тоя, моны ул үз әсәрләрен язганда файдаланып кына калмый, башкаларга да төшендерергә омтыла. (И. Низамов) 3) Казан университеты биологларының тикшеренүләре күрсәткәнчә, соңгы чирек гасырда Идел буенда зәһәр еланнар саны ун мәртәбә кимегән. Төп сәбәп – һәр очраган бер еланны сугып үтерергә торабыз. («Татарстан») 4) –Бәй, апаем, беззең бит монда холодильник юк. Алдан китертсәң ачы бит ул, аннары бер нәмәсе дә калмый аның. (М.Мәһдиев) 5) Аңлыйм, хәлкәйләре бер дә җиңел түгел әбинең.(И. Низамов) 6) Ишек күзчегеннән надзирательнең: —Син нәрсә, тилебәрән орлыгы ашадыңмы әллә? Йә булмаса карцерны сагынасыңмы? – дип җикеренеп кычкырганы ишетелде. (М. Галәү) 7) Татарлар яшәгән төбәкләрдә сала, “авыл, авыл җире” дигән мәгънә белдерү белән беррәттән, “елга кушылдыгы” төшенчәсендә дә йөргән. (Ф. Гарипова)
-
Асларына сызылган сүзләрне кулланылыш даирәсе ягыннан төркемләгез.
1) Табигать галәмдәге бар нәрсәне – йолдызлардан алып иң гади амебага кадәр – искиткеч камиллек белән яраткан. (А. Гыйләҗев) 2) Фәрдәнә, кетер-кетер көлеп, ишек катына чумды. (Н.Гыйматдинова) 3) —Әйт әле син миңа, Хәерниса сеңел, бу нинди эш бу? – диде. – Соң бит, рәхмәт төшкере, сиңа саламыңны биш синтәмитер генә калдырып тура дисең, син аны бөтен килеш саласың. (Г. Бәширов) 4) Әгәр дә ул безнең күзебезне ачмаган булса, без бу дәүләтләргә ирешә алмаган булыр идек. (Г. Камал) 5) Кояшта кубакланып беткән борынын әледән-әле шыштырдатып тарткалап куя ул. (Г. Ахунов) 6) Мондый катлаулану очракларында иялек килеше кушымчасы белән дә котылып булыр иде. (Ф. Сафиуллина) 7) Җитештерүдә тире эшкәртү беренче урында торган. (Г. Баттал) 8) Ул гүя аны битенә ябышкан тоҗымдай сыпырып кына ыргыткан. (Г. Бәширов) 9) Иркәкәем, син Гөлбану янына бара күр. (Г. Ибраһимов)
-
Өзектән һөнәри лексиканы аерып, сүзлекләр ярдәмендә мәгънәләрен аңлатыгыз.
1) Ә хәлләр, чынлап та, бик шомлы-куркыныч иде: докторлар карчыкның үпкәсеннән яман шеш таптылар (Х. Сарьян) 2) Якын елларда Казанда һаваның уртача еллык температурасы нинди үзгәреш кичерер икән соң? Тиешле мәгълүматлар алыр өчен без, «марков процессы» дип аталган математик модель ярдәмендә хисаплау эше башкардык («Татарстан» ж) 3) Татарстанның Көньяк-көнчыгыштагы регионына колонизацион китереп утырту хәрәкәтенең башлангычы итеп хронологик яктан ХVII гасырның ахыры – ХVIII гасырның беренче чиреген алырга мөмкин. (И. Габдуллин) 4) Төрки телләрдә исемнең тартым белән төрләнүе бик ерактан килә, язуга чаклы ук бу төр грамматик категория аларда урнашкан була. (Л. Җәләй) 5) Юл чатларында плакатлар, «Тракторчы, уңга кермә!» дигән язулар, резервуарлар, промысел вышкалары күзгә чалынып кала. (Г.Ахунов)
4. Җөмләләрдәге сүзләрнең кайсылары гомумхалык сүзләре, кайсылары иҗтимагый яисә территориаль яктан чикләнгән?
1)Чит илдән кайтканнар мактанып йөргәнгә дә кызыкмыйм. Күпләр мине үртиләр, акчаң бар бит, нигә аны кызганасың, нигә загранитсыны күреп, дөнья белән танышып кайтмыйсың, диләр. (Т. Миңнуллин) 2) Татарстанның дәүләт милке белән идарә итү комитетында эшләнгән методика буенча, 1993 елның январеннан ваучер һәм исемле хосусыйлаштыру вкладларына фиксацияләнгән, ягъни тотрыклы, үзгәрми торган бәяләр билгеләнгән. («Татарстан») 3) Егетләрнең рульдә утырганы тәрәзәдән муенын сузып: —Бер «чистай малае» абзый, яме? Ату келтерефүн арбаңны этеп тә тору юк. Бушка тир агызмыйлар бездә. Әллә айдан сикердеңме син! (Н. Гыйматдинова) 4) Хуҗалар: —Майашлар әзер, утырыгыз, туганнар! (Татар халык җыры) 5) Туктат шул азвы чәпелдәтүеңне, төкереп ат шул хәшәрәтне. Игътибар белән тыңла, комик, хәзер үк Ялагай янына сыптыр. (Р. Хаҗиев)
5. Бирелгән җөмләләрдән диалекталь сүзләрне табып, төрләрен билгеләгез.
1) Сәйфуллин, галош белән кара чесанка кигән аякларына кыек-мыек басып ашыгып чыгып киткәч, Мостафин, урыныннан торып, әрле-бирле йөрергә тотынды. (Ә. Еники) 2) Минем әле йокым туеп җитмәгән, күзләрем ачыта, чирәмнең салкын чагында аякларым чытая. (Г. Бәширов) 3) Җуача, чәй тукмачлары күк йука була. (Д.Рамазанова) 4) Шуннан соң әллә ничә көн буе Изел кичтек. (М. Мәһдиев) 5) Кечтеки генә булсам да малай ич мин. (Г. Бәширов) 6) Синең кылмышың кайберәүләрнең күңеленә хуш ятмастыр. (Н. Гыйматдинова) 7) Төшемдә гелән генә тәмле итеп ашаганымны күрәм. (Ә.Еники) 8) Сезнең янга барыр идем, Араларда иннек бар. (Татар халык җыры) Аңгы-минкеләндек, тетен булдык. (Д. Рамазанова) 9) Йокыдан уянып җитмәгән Казан өстенә, әйтерсең, үтә күренмәле өрфия каплаганнар. (Г. Әпсәләмов)
6. Диалекталь сүзләрнең җөмләләрдә кулланылу максатын билгеләгез, аларның әдәби әсәр телендә бирелүе урынлымы?
1) – Я, я, әйттем исә кайттым, әйтеп кенә бактым, - диде Сәрвәр һәм тирән генә сулап куйды. - Әйтеп тә бакма син миңа андый кыек-мыек сүзләрне, - диде Нәби, тавышын тагын да күтәрә төшеп. (Р. Төхфәтуллин) 2) Нәзек чаукалыктан каерып караштырылган, сылап агартылган, бер үк вакытта әйбер-сәйбер, кирәк-ярак саклана торган кәҗәнкә ихтыяҗын үтәгән өй алдының боздай салкын җир идәненә аяк очлары белән генә басып, малай тәрәзә аша урамга капланды - әйе, Зөлхиҗә әбисе күздән югалган иде. (А. Хәлим) 3) Нәриман кайтуына әнкәсе күзикмәк пешереп куйган иде. (М. Мәһдиев) 4) Ике авыл арасында ләпек ерып йөргән эзләребезне калын кар каплады. (К. Кәримов) 5) - Әләй, аю килеп чыкты дип торам. (Ф. Садриев). 6) Әмма көз көне, кырпак төшеп, кар яуганны көткән бер вакытта, колыным базарга барган җиреннән әйләнеп кайтмады. (Г. Бәширов)
7. Җөмләләрдән һөнәри, диалекталь сүзләрне, фәнни терминнар һәм жаргоннарны табып, мәгънәләрен аңлатыгыз, текстта кулланылу максатын билгеләгез.
1) Үз телеңне әллә белмәстерсеңме, нәмә дәшмисең? (М. Юныс) 2) Гомумән, безнең студентлар универда күңелләренә хуш килгән урыннарга яңа исемнәр уйлап табарга яраталар (“Ялкын” ж.) 3) Редиска! Клоунга охшаган кеше нәкъ син үзең инде! (М. Юныс) 4) Авазларның формант төзелеше аларның спектрында ачык күренә. (Ф. Сафиуллина) 5) Катынына ничек әйтербез мона, балаларына. (Н. Гыйматдинова) 6) Инструктаж үтү өчен шәп вакыт. (И. Юзеев) 6) Сөйләшәләр, гөрләшәләр Корыч көреләр; Мең-мең соса унга, сулга Очып йөриләр. (М. Сөндекле) 7) – Мин синең арка сөягеңне сындырам, барыбер, чоланыңны яндырам, - дип, иләмсез, ямьсез сүгенде. (Т. Галиуллин) 8) Кызларның күлмәкләре киң вә озынлыкта уртача булып, фәкать бер кыса вә ике катлы зур-зур итәкләрдән генә буладыр. (З. Бәшири)
8. Җөмләләрдән терминнарны табыгыз, ясалыш үзенчәлекләрен билгеләгез, нинди өлкәгә каравын ачыклагыз.
1) Фонема теориясенә күренекле рус галиме И. Л. Бодуэн де Куртенэ нигез сала. (Ф. Сафиуллина) 2) Шаһинурга мәктәптә икс-игрек, синус-косинусларны өйрәттеләр – боларны ул заманында кирәкмәгән бер дөнья дип кабул иткән иде. (Р. Низамиев) 3) Күкрәк читлеге 12 пар кабыргадан һәм күкрәк сөягеннән төзелгән. 4) Санаклы укыту үзенең беренче адымнарын да элек дәрестә укытучы алып барган укыту ысулларына оттырып башлады. (Җ. Сөләйманов) 5) Көньяк-Көнчыгыш регион, һичшиксез, этнографик төркемнәрнең актив контактларын һәм татарларның этнокультура традицияләренең бер-беренә булган йогынтысын чагылдырган территория исәпләнә. (Г. Вәлиева) 6) Каты түшәмәле юллар салу планы үтәлми. (“Ватаным Татарстан” газ.)
9. Әлеге һөнәрчелек өлкәсенә караган сүзләрнең ясалыш үзенчәлекләрен аңлатыгыз, телдә кулланылыш дәрәҗәсен билгеләгез.
Каткыч – җеп ката торган җайланма, тарак – комбайнда була торган җайланма, калкан – ургычтагы деталь, чүпләмле сөлге – бизәк атамасы, кыстырып сугу – ике җепне бергә катнаштырып эшләү, шакмак чүпләм – бизәк төре, киндер – тукыма төре, җилпуч – он иләү өчен кирәкле җайланма.
10. М. Мәһдиевнең “Фронтовиклар” әсәреннән өзекне укып, нинди тел чаралары кулланылуын ачыклагыз, аларның стилистик вазыйфасын билгеләгез.
Ул арада нәкъ шундый киенгән икенче бер олы татар ике пальтоны күтәреп килеп тә җитте. Шунан китте чит телдә сатулашу. Ну, бу Гатаны! Барысын да аңлый бит!
- “Багана ярымга” бирәм, - диде көмеш тешле. Мәгәрич сездән, пальто башына берәр “данар” өчтәмичә булдыра алмассыз.
- Ике пальтога бер “почмак” җитмәгәнмени?
- Ну шту сез, егетләр! Шушындый малны кулга төшергәч, мәгәричтән берәр “пәнҗеки” җәлләп торырга! Нүжәли инде без ахырдан әнә фәртмагка кереп, кандала исле тахил шәрәбыннан авыз итмибез? Ә аның йөз граммына, беләсезме күпме “корт” кирәк! Йөз граммына бер “почмак” та, бер “сикәш”! Белдегезме?
Өй эше: Татар теленең диалектологик һәм аңлатмалы сүзлекләре ярдәмендә чынаяк, тастар, тәбикмәк, бусага, ихата, китмән сүзләрнең синонимик рәтләрен дәвам итегез.
Сораулар:
-
Хәзерге татар әдәби теленең нинди төрләрен беләсез?
2. Гомумхалык сүзләре һәм әдәби тел лексикасы нәрсә ул ?
3. Диалекталь сүзләр дип нинди сүзләрне атыйбыз? Аларның нинди төрләрен беләсез?
4. Жаргон, арго сүзләр һәм диалекталь лексика арасында нинди уртак һәм аермалы яклар бар?
5. Профессиональ лексикага хас үзенчәлеклэрне санагыз.
6. Татар телендә терминнар нинди юллар белән ясалалар? Терминнарның гомумкулланылыш сүзләреннән аермаларын әйтегез.
ХӘЗЕРГЕ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ТӨРЛЕ СТИЛЬЛӘРДӘ КУЛЛАНЫЛА ТОРГАН СҮЗЛӘР
Әдәбият:
-
Поварисов С. Ш. Тел— күңелең көзгесе.— Казан, 1982.
-
Сафиуллина Ф. С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология.— К.азан, 1999.
-
Хаков В. Х. Татар әдәби теле (стилистика) .— Казан, 1999.
Татар әдәби теле лексикасы
|
Сөйләм теле
|
Көнкүреш сүзләре
|
гомумхалык көнкүреш сүзләре
|
диалекталь бизәкле көнкүреш сүзләре
|
Гади сөйләм сүзләре
|
семантик гади сөйләм элементлары
|
фонетик гади сөйләм элементлары
|
вульгаризмнар
|
Стильара лексика
|
барлык стильләрдә кулланыла ала торган, эмоциональ-экспрессив бизәктән азат сүзләр: карау, язу, тәрәзә, ике.
|
Китапча лексика
|
фәнни лексика
|
рәсми лексика
|
публицистик лексика
|
Анализ үрнәге:
1. Язма яисә сөйләм теленә караган лексика аерыла.
2. Кайсы төркемчәгә каравы әйтелә.
3. Хис-кичереш белдерә торган сүзләр булса, нинди эмоция булуы аңлатыла, белдерелү чаралары күрсәтелә.
Башкаларның мине чәйнәүләренә исем китмәде, гомуми җүләрлекне бер без генә эшләмәгән! (А. Гыйләҗев) Өзек сөйләм теленә карый, нигездә көнкүреш сүзләреннән тора, чәйнәүләренә - семантик гади сөйләм элементы, җөмләдә ис китмәү, ирония эмоциональ-экспрессив төсмер сизелә.
Биремнәр.
-
Җөмләләрдәге сүзләрнең нинди стильләрдә кулланылуын күрсәтегез.
1) Углеводородларның гологенлы кушылмаларына селтеләрнең спиртлы эремәләре тәэсир иткәндә гологеноводород аерылып чыга һәм икеле бәйләнеш углеводород барлыкка килә. (Дәреслек) 2)—Куркытма! Синең ише фраерларны күп күргән мин! Ачуны китерсәң, үзең китеп бармагаең анда… Мин дә шаярырга яратмыйм. (Ә.Сафиуллин) 3) Алпавыт утарларына һәм биләмәләренә һөҗүмнәр, крестьян хуҗалыгындагы кризис, крестьяннарның җирләре аз булу патша хөкүмәтен реформалар юлына басарга этәрә. (И. Габдуллин) 4) Һи-и! Йөргән була, эчемне поштырып! Куян мамык шәл бөркәнгән булып! Әҗәткана! Ыстырам! (М. Мәһдиев)
-
Җөмләләрдән китап теле лексикасын табып, төрләрен аерыгыз.
1) Дүрт йөзгә якын фотосурәт төшергән фотографларның яшен һәм елъязманың Калининградта чыгарылуын да исәпкә алсаң, китап шактый гына бәялегә охшап тора. (“Ватаным Татарстан” газ.) 2) Үсеш дәрәҗәсе унике күрсәткеч буенча билгеләнде. 3) Коры җиргә эчкәре үк кергән диңгезләр бар. Алар океан белән бугаз аша тоташалар. 4) Административ җаваплылык, нигездә, штраф, хокуктан мәхрүм итү кебек чараларда чагыла. 5) Кешеләре белән дә, аларның алга куйган максатлары белән дә күңелләргә тирән булып уелып калган гаҗәп дәрәҗәдә катлаулы да, четрекле дә бер чор иде ул. (“Казан утлары” жур.)
-
Өзектә стиль үзенчәлекләрен күрсәтә торган тел чараларын табыгыз.
Урманда чикләвек җыйган чак искә төшә. Олы-олы керфекләрен ачып-йомып утырган кишәнкеләрне берәм-берәм капчыгыңа тутырасың. Зурлыгы имән чикләвегеннән кайтыш, ләкин бик тә чибәр һәм йомры “күчтәнәч”ләр магнит сыман гел үзенә тартып тора. Куак арты куакны сыгып төшерәсең. Дүрт чикләвекле...бишле....алтылы... Һәм менә шулчак кемдер: “Миндә сигезле!” – дип тирә-юньгә өн сала икән, ул дустыңа сокланып та, бераз көнләшеп тә карыйсың.
Әйе, беренче булуның үз ләззәте, үз рәхәте бар. Әдәбиятта да шулайрак түгелме соң? Беренче булып яңа сүз әйтәсе, яңа ачышлар ясыйсы, образлар тудырасы килә. Үзе беләме-юкмы, язучы кешенең күзәнәкләрендә, кан тамырларында югары бер халәт, энергия посып ята. Вакыт җиткәч, аҗаган булып уйнаячак энергия!
Зур гамьнәр, борчулар белән яшәү, әйтер сүзең булу шулай ук мөһим. Юкса буш сүз очырудан, чыпчыктай туктаусыз чыркылдаудан файда юк. Бака кычкыра башласа, сандугач сакаулана, дип әйтәләр бит халыкта. (Р. Низами)
-
Гади сөйләм лексикасын табып, төрләрен билгеләгез.
-
Ике атна элек сарайдан көрәкләрне алганнар, өйдән эмаль кәчтрүлне, яңа күн фуражкамны чәлдергәннәр (З. Хәким) 2) - «Дыр» белән «бугай» егерме беренче елны чәчкәннәр иде дә, басуларда шымытыр гына үсеп чыкты, - дип чәнечте Мәфтуха егетне. (А.Гыйләҗев) 3) Шул арада Сафа җирдә аунаган тупас чынаякны алды да, ачу белән читкә ыргытып, Гарифның яңагына кундырды. (Ш. Камал) 4) …Бәй, прокурорны йомдырганнар түгелме?! ( А. Гыйләҗев) 5) — Соң бит бөтен генераллар, барлыке әфисәрләр, адвокатлар , докторлар бу якта. (К. Тинчурин) 6) Бераздан малларның бик эспижиләре булыр. (Г. Камал) 7) Һи-и, исегез киткән икән, мондыйларны гына бөккән бар инде! (М. Мәһдиев) 8) —Кара син аны, тәмле тамакны! Нинди оста сөйләшә, - диде Вафа. (М. Галәү) 9) Бояр Нурдидә өч җәпле үткер сәнәген бар көченә эскертнең боз бүксәсенә кадады. (А.Г.) 10) Крестьяннарның читән буйларында чүбек чәйнәп уздыра торган вакытларына да кысылабыз. (Ш.Рәкыйпов)
-
Эмоциональ төсмерле сүзләрне табыгыз, нинди хис белдерүен аңлатыгыз, эмоциональлек белдерелү чараларын күрсәтегез.
1) —Хәзер үк илтеп бушат йөгеңне, алланың ачы каһәре суккыры! – дип чыжылдады. (М. Мәһдиев) 2) Гөлнур: — Болай да колаклар шаулый, урамда каркылдашыгыз, - дип, пырылдатып куып чыгарды. (Н. Гыйматдинова) 3) Гыйльми түти, нишләргә белмичә, каушап, арлы-бирле килде: — И, җанкисәкләрем! Ниләр генә әйтим?! Нинди изгелекләр белән генә кайтарыйм? (Г. Бәширов) 4) Нәрсә син әвене янган кеше кебек торасың? – диде Кәшифә. (Г. Ахунов) 5) И ходаем! Иртәгә дә яумас микәнни! (Н. Исәнбәт)
-
Аерып бирелгән сүзләр нинди мәгънәдә кулланылалар?
Май талпанның сулыш ала торган органын каплый һәм берничә минуттан аны суырып чыгару җиңеләя. («Ватаным Татарстан» газ.) 2) — Минеке буласыңмы? – диде ул, пышылдап, кайнар сулышын өреп. (Н. Фәттах) 3) Быел тамырлылардан алган уңыш күңелне сөендерә («Татарстан яшьләре» газ.) 4) Аның тамырлары мәшһүр Шиһабетдин Мәрҗаниларны биргән Әтнә районына барып тоташа. 5) Галимнәр раславынча, Җир шарын дүрт катлам «тышлык» чорнап алган. («Мәдәни җомга» газ.) 6) Бәлеш тышлыгын йомшак итеп җәергә кирәк. (Татар календаре)
-
Җөмләләрдәге сүзләргә лексик анализ ясагыз.
Бу хатны алганда Гәрәй морзаның картада зур акча оттырып, кәефе бозылган чак иде. Хат аның кәефсезлеген тагын да арттырып җибәргәндәй булды. Ул, кабинеты буенча әрле-бирле чабып йөргән хәлдә, улы исеменә ярсулы сүзләр яудырырга тотынды:
-
Аһ, көчек! Авызыннан ана сөте кипмәгән, үз әтисенә фәлсәфә сата бит… (М. Галәү)
Сораулар:
-
Лексик берәмлекләрнең төрле стильләрдә кулланыла алуын сез ничек аңлыйсыз?
-
Татар теле лексикасы төрле стильләргә мөнәсәбәттә ничек аерыла?
-
Стильара лексикага нинди үзенчәлекләр хас?
-
Сөйләм теленең үзенчәлекләрен атагыз. Аның нинди төрләрен беләсез?
-
Китапча лексика нинди стильләрдә кулланыла?
-
Эмоциональ-экспрессив мәгънәле сүзләр дип нинди сүзләрне атыйбыз?
КУЛЛАНЫЛЫШ ДӘРӘҖӘСЕ ЯГЫННАН ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ СҮЗЛЕК СОСТАВЫ
Әдәбият:
1. Әхәтов Г. Х. Татар теленең лексикасы.— Казан, 1995.
-
Зинина А. С.Проблемы устаревания и утраты слов в лексике татарского языка // Взаимовлияние и взаимообогащение языков народов СССР. – Казань, 1982, с. 168-180.
Кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы
|
Актив лексика - телдә еш очрый торган, сөйләшүчеләрнең барысына да аңлашыла һәм көндәлек кулланылышта булган сүзләр.
|
Пассив лексика - көндәлек тормышта даими кулланылмый торган, татар теле лексикасының хәзерге хәлен билгеләүдә төп күрсәткеч булмаган, төшенчәсе әһәмиятен югалтып, телдән төшеп калган яисә яңа гына туып, телдә кереп урнашырга өлгермәгән сүзләр.
|
Пассив лексика
|
Искергән сүзләр
|
неологизмнар
|
тарихи сүзләр
|
архаизманр
|
гомумтел неологизмнар
|
окказиональ сүзләр
|
Анализ үрнәге: 1. Өзектәге сүзләрнең активлык һәм пассивлык дәрәҗәсе ачыклана.
2. Пассив лексиканың төркемчәсе күрсәтелә.
Кем итәр икән аны атасы – каравыл башымы, агачымы, таварлык башымы, битекчеме? (Н. Фәттах) Кем, итәр, икән, аны, атасы сүзләре хәзерге телдә дә кулланыла, актив лексикага керәләр, каравыл башы, агычы, таварлык башы, битекче – пассив сүзлек составының искергән лексика төркеменә керәләр, тарихи сүзләр.
Биремнәр.
-
Тексттан актив һәм пассив кулланылыштагы сүзләрне аерыгыз.
Тәңре кичерсен. Сиңа төрле чакта бөтиләр язып, биргән сүзеңне тотарга чакырдым. Дошманнарымнан качып, синең илеңә сыгынган чагымда миңа, балаларыма, бәкләремә, гаскәрләремә каршы нинди сый, нинди хөрмәт күрсәттең? Безне ук берлә, кылыч берлә каршы алмадыңмы?… Безнең ул чактагы авыр хәлемездә, безнең зәгыйфьлегемезне күреп, безне бетерергә, безнең байрагымызны иңдерергә касд итмәдеңме? Син тәңренең көчле ягында түгел, халык ягында икәнен оныттың. Тәңрене танык итеп үз ихтыярың берлә биргән антыңны боздың. Инде тәңренең хөкеме сине вә боярларыңны бу хәлдә безгә тапшырды. (Г. Исхакый)
-
Мисаллардан искергән сүзләрне табыгыз, төрләрен билгеләгез.
1) Тарханны, өлкән бичәне котлау өчен беренче булып Куян ыруыннан Котлуг бәк керде. (Н. Фәттах) 2) Күрә бит, белә бит Илбарис баһадир, Чәчкә үзе дә Патшакалага китәргә теләми. (М. Хәбибуллин) 3) Бу аларның ымнары – алдан килешеп куйган сүзләре иде. (Н. Фәттах) 4) Бер вәзире бар иде аның, мәгәр Гыйлем-хикмәттә ул шактый мөгътәбәр. (Мөхәммәдьяр) 5) — Базарбаш бүген иртәнге чәйдә сезне үз хозурында күрергә тели. (Ф. Латыйфи) 6) Чиктән тыш авыр тормышка һәм властьлар, сәвит куштаннары тарафыннан булган кимсетелүләргә түзә алмыйча, балалар чит илләргә чыгып китеп, карчыгы белән икесе бер-бер артлы дөнья куйдылар. (Р. Фәхретдинов) 7) Бояр, патша нәселе, чиркәү һәм монастырь җирләре бөтен җиһазлары белән алынып, власть җир комитетларына, өяз, батрак-солдат советлары кулына түләүсез тапшырылды. (А. Таһиров)
-
Әлеге тотрыклы сүзтезмәләр составындагы искергән сүзләрнең мәгънәләрен сүзлекләр ярдәмендә аңлатыгыз, кайсы телгә карауларын ачыклагыз, тотрыклы әйтелмәнең мәгънәсен әйтегез.
Төмән төрле; гуҗ корсак, акылына хәләл килү; таз талак; кул кушыру; карын ачу; тәкать кору; сөмсере коелу; лаф ору; иза чигү; җик күрү; сөрән салу; тырай тибү; мур кыргыры; таз талак.
-
Архаизмнарның типларын билгеләгез.
-
Шуның өстенә, тарихтан аз гына, җәгърәфиядән аз гына, хисап, һәндәсәдән аз гына, әллә нинди үләннәр, хайваннар хакында… (Г. Исхакый)
-
Бу эшне ул үзе сизсә, ачуланыр
Иде, ләкин тугърысы шул: ялганламыйм! (Г. Тукай)
3) Гыйшык берлә терек ушбу галәм,
Әгәр гыйшкы булмаса, булмас ирде адәм?
Җаным гыйшыкдин фәрәх тапты исә, белдем,
Күңел бирдем береңә, гыйшык алдым. (Котб «Хөсрәү вә Ширин»)
-
Егет булсаң, егетлек күргәз илгә,
Мәхәббәтлек футасын багъла билгә. (У. Имәни)
-
Изгелек хакын анлар белгәйләр,
Илкидин килгәнчә изгелек кылганнар. ( Мөхәммәдьяр)
5. Түбәндә бирелгән сүзтезмәләрдә семантик неологизмнарны табып, мәгънә үзгәрешен аңлатыгыз:
Иҗтимагый җирлек, табышлы эш, югарыдагылар фикере, канатлы ракета, радио дулкыны, йөзмә күпер, агымдагы ел, президент сайлаулары, явызлыкны аклау.
6. Неологизмнарны табыгыз, аларның төрләрен (окказионализм, семантик, лексик неологизмнар) әйтегез.
-
Осталар китсә үпкәләп дөньядан, Бу илдә кабат белекләр туармы? (Ф. Яхин) 2) Деморкратмы, партократмы, диеп, Башын вата безнең агайне. (Б. Рәхимова) 3) Республикада җылылык бирү нокталары 80 процентка гына әзер. (« Татарстан яшьләре»)
4) Бер уйласаң, син кем миңа?
Беренче күрәм алда.
…Без – Җирдәш шул. Кеше булып
яшәргә килгән җаннар. (Р. Фәйзуллин)
7. Яңа сүзләрнең ясалыш калыпларын күрсәтегез, телдә таралыш дәрәҗәсен билгеләгез.
-
Ә бусына карап:
- Кем бу, мондый
Әйбәт егет була, - дисезме?
Бу бит теге безнең алпут улы
Кулакетдин була шикелле… (Һ. Такташ)
2) Ул көннәр тоташ ачлык, яралардан җәфа чигү, рухи газап һәм әрнеш, ташны эретердәй кайнар күз яшьләренә күмелеп үтә. («Ватаным Татарстан» газ.) 3) Агарды чәч, Куарды баш, Сары юллар сызылды. (Дәрдмәнд) 4) Алар безгә, сездәгечә әйтсәк, спонсорлык ярдәме күрсәтә. (Вакытлы матбугаттан) 5) Җиһанда барган вакыйгалар сөрешенә ясаган кыскача анализ да аларның масштаблыгын күрсәтә. (Ф. Уразаев) 6) Чүптөшергеч янына басып, аның килгәнен көтте. (Р. Хаҗиев)
8. Бирелгән сүзләрнең мәгънәләрен, килеп чыгышларын сүзлекләр ярдәмендә аңлатыгыз, сүзлек составында кулланыла башлау чорын ачыклап, алфавит тәртибендә урнаштырыгыз.
Бәрмәче, илбаш, юллама, керем, санак, рейтинг, иман яңарту, драйвер, сити, хәбәрдарлык, күмхуҗ, менедңер, эшкуар, мантыйк, чартер, киллер, чакырунамә, әйдәман, голкипер спонсор.
9. Яңадан кулланылышка кайтарылган архаизмнарга мисаллар уйлагыз, актив сүзлек составына күчү сәбәпләрен аңлатыгыз.
10. Җөмләләрдәге сүзләргә генетик анализ ясагыз.
1) Каникуллар үтеп, Миңлегаяз мәктәпкә йөри башлагач, Азатка ямансу булып калды. (Р. Мөхәммәдиев) 2) Әйтик, безнең татарлар үз алдына бер халык булып формалашканнан бирле күпме язма әсәр, рәсми һәм хосусый документ иҗат итеп, нихәтле кулъязма китап күчерде икән? (М. Госманов)
Өй эше: Окказиональ сүзләргә матур әдәбият әсәрләреннән мисаалар табыгыз.
Сораулар:
1. Актив һәм пассив кулланылыштагы сүзләр дип нинди сүзләрне атыйбыз? Сүзләрнең пассивлашу сәбәпләрен әйтегез.
2. Искергән сүзләрнең төрләрен һәм типларын атагыз.
3. Архаизм һәм тарихи сүзләр бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?
4. Яңа сүзләрнең телдә тоткан урыннарын билгеләгез.
5. Неологизмнарның бер төре буларак окказионализмнар дип нинди сүзләрне атыйлар? Алар нинди юллар белән ясалалар?
ЭТИМОЛОГИЯ
Әдәбият:
1. Ахметьянов Р.Г. Общая лексика духовной культуры народов Среднего Поволжья. – М., 1981.
2. Гарипова Ф.Г. Исемнәрдә - ил тарихы. – Казан, 1994.
3. Кузьмина Х.Х. Лексика поэмы “Кысса-и Йусуф” Кул Гали. – Казань, 2001.
4. Мусаев К.М. Лексикология тюркских языков. – М., 1984.
5. Саттаров Г.Ф. Татар топонимиясе. – Казан, 1998.
6. Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең кыскача тарихи – этимологик сүзлеге. —Казан, 2001.
Этимологик принциплар
|
фонетик принцип телдәге тарихи аваз тәңгәллекләре нигезендә сүзнең беренчел вариантын торгызуны максат итеп куя
|
сүзьясалыш принцибы сүзнең беренчел төзелешен торгызуны максат итеп куя
|
семантик принцип сүз мәгънәсенең тарих дәвамында үсеш-үзгәрешен өйрәнеп, сүзләр арасында мәгънә бәйләнешен торгызуны максат итә
|
Биремнәр.
1. Түбәндә бирелгән сүзләргә атама нинди үзлекләргә карап бирелгән?
Укчы, тимерче, ташчы; тарак, көрәк, сәнәк; бүлмә, кайнатма, җәймә, койма; карга, кәккүк, бытбылдык; утынлык, печәнлек, утлык; тузганак, тигәнәк, ерганак, катканак.
2. Мотивлаштыручы һәм мотивлашкан сүз арасындагы семантик бәйләнеш нигезендә түбәндәге сүзләргә этимологик анализ ясагыз.
Караңгы, кычыткан, орыш, иләк, тартма, йодрык, бик (йозак мәгънәсендә), аяз, пычак, төрмә, кизләү, саргаю, күгәрү, түнү.
3. Түбәндәге сүзләрнең хәзерге телдәге мәгънәләрен аңлатыгыз, мотивлаштыручы мәгънәне табыгыз.
Үги, үксез; кардәш, карендәш, карын; тузу, тузгак, тузан, тузганак; өй, өйләнү, өйдәш; иләс, илерү, иләс-миләс; дию, дәү, дивана; дәгъва, дау, даулау; буй, буйдак; болай, болар, бу.
4. Котбның “Хөсрәү вә Ширин” әсәреннән өзекне этимологик анализ принципларын кулланып, хәзерге телгә тәрҗемә итегез.
Йәтеп кәлди язлар, таглар аша,
Кыйлу тагларга-ташларга тамаша,
Күрер кем, таг үзәрә хуш чәчәкләр
Ачылмыш зандаваҗлар каршы сайрар.
Көлеп, яз көнләр, ул кызлар уш анда
Тамаша кыйлыр ирмешләр хуш анда.
5. “Борынгы төрки сүзлек”тән (Ленинград, 1969) һәм “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән (Казан, 2005) алынган мисалларны чагыштырып, мәгънә үзгәрешләрен аңлатыгыз, хәзерге телдә мәгънә сакланышын, кулланылыш дәрәҗәсен билгеләгез.
Түнү – возвращаться (БТС), 1) әйләнеп, йөреп элекке хәленә килү; әйләнеп кайту, 2) ниятеңнән, фикереңнән кайту, 3) баш әйләнү, зиһенсезләнү (ТТАС); балык – 1) рыба, 2) город (БТС), саңаклары белән сулый торган, йөзү очлыкларыканатсыман булган су хайваны (ТТАС); яла – подозрение (БТС), ялган гаепләү (ТТАС); бишек – колыбель, люлька (БТС), 1) тирбәлә торган яшь бала ятагы, йоклый торган урыны, 2) башлангыч урын, туган җир (ТТАС).
6. Халык этимологиясенә караган очракларны табыгыз, аңлатуның нәрсәгә нигезләнүен әйтегез.
-
Гөр килеп ага, берөзлексез сөйләнеп ага, шуңа Силингөр дип тә атаганнар да бу чишмәне. (Р. Мөхәммәдиев)
-
Бабайда – зур балалайка,
Оныгында – бик нәни.
Дөрес әйтмиләр бит болар,
Болай кирәк бит, әни:
Бала уйный –
Балалайка,
Бабай уйный –
Бабайлайка! (Ш. Галиев)
3) Яңа хуҗа исем таккан:
Бу, ди, приватизация!
Бабай үз исемен тапкан:
Бу, ди, прихватизация! (Б. Рәхимова)
Өй эше: Әлеге сүзләргә этимологик анализ ясагыз.
Алабута, әрәмә, ир, карак, Идел, олпат, табын, Зөя, апельсин, өчаяк, Кабан, яңак, Казан, абый, апа(й), Чулман.
Сораулар:
1. Этимология фәненең өйрәнү объекты нәрсә?
2. Этимологик анализ принципларын санагыз, аларның төп максатлары нәрсәдән гыйбарәт?
3. Әйбер-күренешләргә, процессларга атама, исем биргәндә төп исәпкә алынырга тиешле моментларны әйтегез.
4. Этимон, деэтимологизация төшенчәләренә билгеләмә бирегез.
5. Халык этимологисе төшенчәсен аңлатыгыз, аның барлыкка килү сәбәпләрен аңлатыгыз.
ТАТАР ОНОМАСТИКАСЫ
Әдәбият:
1. Галиуллина Г.Р. Личные имена татар в ХХ веке. – Казань, 2000.
2. Гарипова Ф.Г. Татарская гидронимия. – Казань,1998.
3. Гарипова Ф.Г. Авыллар һәм калалар тарихыннан. – Казан, 1997.
4. Саттаров Г.Ф. Татар топонимиясе. – Казан, 1998.
5. Саттаров Г.Ф. Татар антропонимикасы. – Казан, 1990.
6. Саттаров Г.Ф. Татар исемнәре ни сөйли? – Казан, 1998.
7. Хадиева Г.К. Ойконимы периода Казанского ханства. – Казань, 2004.
8. Хисамов О.Р. Татарстан ойконимнарының генетик катламнары һәм төзелеш-ясалыш үзенчәлекләре. – Казан, 2003
9. Шаһиев Р. Атамалар – тарих ачкычы. – Казан, 2004.
Ономастика тармаклары
|
Антропонимика – кеше исемнәрен, кушамат, фамилияләрне өйрәнә.
|
Топонимика – географик объект атамаларын өйрәнә
|
Зоонимика – хайван кушаматларын өйрәнә
|
Космонимика – күк җисемнәре атамаларын өйрәнә
|
Теонимика - аллалар исемнәрен өйрәнә
|
Эргонимика – төрле оешма атамаларын өйрәнә
|
Биремнәр.
1. Түбәндә бирелгән ономастик берәмлекләрне югарыдагы таблица ярдәмендә төркемнәргә аерыгыз.
Гөлйөзем, Казан, Зәй, Марат, Венера, Зевс, Нократ, “Ләйсән” кибете, Арча, Фатыйма, Актүш, Югары Табын, Бариев, Җидегән йолдыз, Олимп, Урал, Камалов, Зәйтүнә, Кама, Дик, Караборын, Геркулес, Югары Шырдан, Кавказ, Актырнак, Зөлфәт, “Ак Бүре” спорт комплексы, Тимерказык.
2. Тәкъдим ителгән исемнәр белән тотрыклы әйтелмәләр, мәкальләр уйлагыз.
Гайшә, Сөләйман, Фатыйма, Гали, Ахиллес, Вәли, Бабил, Дамокл, Мөхәммәт, Мәҗнүн.
3. Тәкъдим ителгән топонимнар белән тотрыклы әйтелмәләр, мәкальләр уйлагыз.
Казан, Идел, Мәскәү, Агыйдел, Ослан, Себер, Урал, Мәкәрҗә, Бохара.
4. Түбәндә бирелгән антропонимнарның килеп чыгышларын аңлатыгыз, генетик яссылыкта төркемләгез.
Айгөл, Айназ, Гөлнара, Гадел, Илнур, Диләрә, Алсу, Сәрвиназ, Язилә, Илһам, Ильмира, Тансык, Ислам, Камилла, Камилә, Салават, Ленар, Рифгать, Әлфия, Әмирхан, Гөлфия, Әхмәтбай, Шаһидә, Әсма, Өлфәт, Гөлнәзирә.
5. Түбәндә бирелгән ойконимнарның ясалыш үзенчәлекләрен күрсәтегез.
Биектау, Бөреле, Туйгелде, Карамасар, Катмыш, Ташлыъяр, Мулла Иле, Ямбакты, Баулы, Мөслим, Азнакай, Базарлы Матак, Карамалы, Нарат Асты.
6. Зоонимнарның исем кушу мотивларын ачыклагыз.
Йолдыз, Актырнак, Каракүз, Ромашка, Мәрмәр, Тарзан, Күкмәшкә, Дина, Мухтар, Йөгерек.
Өй эше: Г.Ф. Саттаровның “. Татар исемнәре ни сөйли?” сүзлегенә нигезләнеп, “матурлык” һәм “батырлык” төшенчәләренә ия булган антропонимнарга мисаллар туплагыз.
Сораулар:
1. Ономастика фәненең өйрәнү объекты нәрсә?
2. Ономастиканың төп тармакларын атагыз, аларның өйрәнү объектын билгеләгез.
3. Топонимика тармагы үз эчендә нинди бүлекләргә бүленә?
4. Бүгенге татар ономастикасы өлкәсендә эшләүче нинди галимнәрне беләсез?
5. Ялгызлык исемнәре нинди принципларга нигезләнеп кушыла?
ТАТАР ТЕЛЕ ФРАЗЕОЛОГИЯСЕ
Әдәбият:
-
Ахунҗанов Г.Х. Татар теленең идиомалары.—Казан, 1972.
-
Әхәтов Г.Х Татар теленең фразеологик әйтелмәлэр сүзлеге.— Казан, 1980.
-
Гобәев Г. Фразеологик омонимнар // Мәгариф. — Казан, 1997,№7.
-
Зиннатуллина З.Г. Фразеологические словосочетания татарского языка// Татарская лексика в семантико-грамматическом аспекте.- Казань , 1988.
-
Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре . 3 томда. Казан, 1959-1967.
-
Исәнбәт Н. Татар теленең фразеологик сүзлеге. 2 томда.— Казан, 1989; 1990.
-
Сафиуллина Ф.С. Татарча-русча фразеологик сүзлек. – Казан, 2001.
-
Юсупов Р.Г. Лексико-фразеологические средства русского и татарского языков. - Казань, 1980.
Ирекле һәм тотрыклы сүзтезмәләрнең билгеләре
|
Ирекле сүзтезмә
|
Тотрыклы сүзтезмә
|
1. телнең грамматик законнары нигезендә даими салып тору;
2. сөйләм барышында туу;
3. составындагы сүзләрне алыштыру мөмкинлеге;
4.сүзтезмә мәгънәсе аның компонентлары мәгънәсенә тигез булу.
2.
|
1. контекст эченә әзер килеш керү;
2. составындагы сүзләрне алыштыру мөмкин булмау;
3. мәгънә тотрыклылыгы;
4. компонентлар мәгънәсе суммасына әйтелмә мәгънәсе туры килмәү.
|
Фразеологизмнарның төрләре
|
фразеологик ныгыма: җик күрү, сөмсер коелу, кот очу
|
фразеологик бөтен: телне тыю, зиһен таралу, җилгә очу
|
фразеологик тезмә: күздән югалу, авыр хәл, ак бәхет
|
Анализ үрнәге: 1. Өзектә тотрыклы әйтелмә табыла, мәгънәсе аңлатыла. 2. Төркемчәсе күрсәтелә.
Аерата зәһәр, зәмһәрир суыклары белән җан ияләренең теңкәсен корыткан кышлар узды. (А. Гыйләҗев) Теңкәсен корыткан – тотрыклы әйтелмә, туйдырган дигән мәгънәне белдерә, фразеологик ныгыма.
Биремнәр:
-
Күңел, авыз, йөз, кан, кесә, кеше, йокы сүзләре кергән тотрыклы сүзтезмәләргә мисаллар уйлагыз.
-
Түбәндәге мисалларда асларына сызылган сүзтезмәләренең кайсылары тотрыклы, кайсылары ирекле?
1) Аһ, гөнаһым шомлыгы, бу кучер бик тын тагын... (Г. Тукай) 2) Бөтен өмет өзелгәч, бичара ана елый-елый тавышсыз калгач, бала үзенең тере икәнен белдерде, сулыш алган кебек булды, авызыннан су акты. (Г. Кутуй) 3) Ябалак кар яуган кичтә сөйләшә-сөйләшә атлый торгач, күз бәйләнә башлады, тегеләрнең йомышлары четерекле булып чыкты. (С. Сөләйманова) 4)Кара син аны, тәмле тамакны! Нинди оста сөйләшә, - диде Вафа. (М. Галәү) 5) – Мин кайчан очучы булырмын да самолет йөртә башлармын икән? – Кызыл кар яугач,- ди әнисе, он иләгән җиреннән көлемсерәп кенә. (Р. Низамов) 6) Әмма Җәләл аның тәкъдимен кабул итмәде. – Борын астың кибеп җитмәгән. Үземнең хәлемнән дә килә, - диде тәкәббер генә.(Х. Сафина) 7) Дөнья гаменә керешкән сүз өзелде. (М. Галиев) 8) Сорау билгеседәй мөгезле усал тәкә янына туктала да, чәчәк бәйләме суза, сары таҗларны берәм-берәм өзеп капкан тәкәнең башыннан сыйпый. (М. Галиев) 9) Син урманчы малае, тормышны өйрән, акыл җый. (Н. Гыйматдинова)
-
Мисаллардан фразеологизмнарны табыгыз, нинди лексик-грамматик төркемнәргә (фигыль, субстантив, адъектив, адвербиаль) карауларын билгеләгез.
-
Башкорт биясе безнең йортка җиңел аягы белән килде, һәм үзе белән безнең йортка бәрәкәт китерде. (Г.Ибраһимов) 2) Кайвакыт әнисе ни өчендер пыр тузынып кайтып керә дә, бар нәрсәнең астын-өскә китереп ташлый. (Ф. Яруллин) 3) - Йә, юеш борын, әйтеп кара! (Г. Бәширов) 4) Әллә мин мәми авызмы? (М. Мәһдиев) 5) Иртән алар йортка кайтканда яшь киленнән җилләр искән иде. (М. Мәһдиев) 6) Бары мин генә ул кадәр куркынычлы җанвар түгел. Башта миннән дә коты очты. (Г. Камал) 7) Рәиснең сабыры сынды, ялт кына кулындагы сумкасы белән теге малайның йомры башына берне менеп төште. (Ф. Яруллин) 8) Иртәннән бирле берни ашамаган, көне буена аяк өсте басып торган агай-энеләр җиңел сулап куйдылар һәм ашыгып ишеккә таба агыла башладылар. (Н. Фәттах) 9) Кич кырын, Хәбибрахман абзый кардыга төшеп киткәч, Арзуларга кереп чыгарга булдым. (А. Гыйләҗев)
-
Түбәндәге җөмләләрдәге тотрыклы әйтелмәләрне табып, лексик-семантик төрләрен (фразеологик бөтен, ныгыма, тезмә) күрсәтегез.
1) Иштең ишәк чумарын! Мин сиңа алай дип әйттеммени? (Г. Камал) 2) Бу илләрдә торып калсам, Ярамас кызга күз салсам, Атамның каргышын алсам… Качыйм тизрәк бу илләрдән! (Г. Кандалый) 3) Маһисәрвәр үзенең кунакчыллыгы, ягымлы һәм акыллы ханым булуы белән рәиснең күңелен эретә башлаган иде инде. (А. Гыйләҗев) 4) Эре яңгыр, җил белән бурый-бурый, тәрәзә яңакларына, чоланга, түбә карнизларына бәрелә-бәрелә сеңдереп яуды. (М. Мәһдиев) 5) Күпләрнең шулай үз-үзләрен яклый алмаулары, бер сукканга егылып төшүләре минем өчен кызык кына иде. (Ф. Яруллин) 6) Асыгыз, кисегез, мулла абзый җаным, яратмыйм шул уҗым бозавын, - дип кыз калку күкрәкләрен калтыратып елады. (М. Мәһдиев)
7) Аның өчен минем колак итемне ашап бетерделәр инде, бер көн Сөләйман шуның өчен минем белән сөйләшмәде дә. (С.Рәмиев)
-
Әлеге фразеологик әйтелмәләрнең бер сүз белән мәгънәләрен бирегез.
Сират күперен кичү; лаф ору; шар салу; теңкә корыту; зиһен таралу; җик күрү; сафсата сату; дарысы юеш; ука коелу; сөрән сугу; тәкать кору; карын ачу; күңел үсү; башны югалту; җан ату; тел кычыту; кулны тыгу; ис китү; аягың җиңел булсын; җан көеге.
-
Мисаллардагы тотрыклы әйтелмәләрнең стилистик кулланылышын һәм нинди стильгә карауларын билгеләгез.
1) Төкерәм мин сезнең логикагызга? Мин эшлим икән – эшлим, шушы мәктәптә дисциплинаны как наять куям, әгәр алай аяк чалсагыз – гүд бай! (М. Мәһдиев) 2) Кыскасы, Мәрвәр әнә шул бер янавы белән Хәлилне бөкте дә салды. (Ә. Еники) 3) Ләкин аның колак төбендә генә жуылдавын тыңлый торгач, уйландыра башлады. (М. Галиев) 4) Минем эчемне баядан бирле мәчеләр тырный иде. (А. Р.) 5) Мин сезне, болай булсагыз, каныгызга тоз салырмын! (М. Мәһдиев) 6) Кара бәхет бер яр булса, сарылып ятыр. (Мәкаль) 6) Алгы сызыкның үзәгендә мин ун ай чамасы булдым. (Г. Бәширов)
-
Ялкау, тиз, ачу килү, юкка чыгу, гаҗәпләнү, кыюлык мәгънәләрен бирерлек фразеологизмнарга мисаллар уйлагыз.
-
Текстка тулы лексик анализ ясагыз.
— Чү, Галим энем, арткарак чигеним, тавышың башыма каба алайса. Синме соң дип танымыйчарак, күрше авыл чуашы Никәләшкәгә ошатыбрак азаплана ием, син икән. Чабата мәсьәләсендә кызма, энем. Яңа чаклары да бар ие аның Хәзер аңлатам ситуацияне. Тиле Шәләй Батмада өч трактор берьюлы чумарлык баз казыган, ие. (Н. Гыйматдинова)
Өй эше. Матур әдәбият әсәрләреннән тотрыклы сүзтезмәләр кергән 5 мисал сайлагыз, мәгънәләрен аңлатыгыз, синонимнарын табыгыз.
Сораулар:
1. Фразеологизмга билгеләмә бирегез.
2. Тотрыклы әйтелмәләрнең ирекле сүзтезмәләрдән аермасы нәрсәдә?
3. Структур һәм морфологик составлары ягыннан фразеологик әйтелмәләр нинди төрләргә бүленәләр?
4. Лексик-семантик яктан фразеологизмнарны төркемләү нинди принципларга нигезләнә?
5. Фразеологик ныгымаларга билгеләмә бирегез.
6 . Фразеологик бөтен нәрсә ул?
7. Фразеологик тезмәләргә нинди берәмлекләрне кертәбез?
8. Фразеологик әйтелмәләрнең семантик үзенчәлекләрен атагыз. Тотрыклы сүзтезмәләрнең күпмәгънәле булуын мисаллар өстендә аңлатыгыз.
9. Фразеологизмнарның синонимлыгын сез ничек аңлыйсыз? Һәрбер төргә мисаллар китерегез. Омоним һәм антоним фразеологизмнарның стилистик кулланылышына мисаллар уйлагыз.
ЛЕКСИК АНАЛИЗ ЯСАУ ТӘРТИБЕ.
-
Сүзләр төшенчә белдерү-белдермәү ягыннан төркемләнә.
-
Лексик мәгънә типлары ягыннан характерлана.
-
Бер мәгънәле һәм күпмәгънәле сүзләр аерыла, күчерелмә мәгънәдә кулланылган сүзләр булса, төрләре /метафора, метонимия, синекдоха/ билгеләнә.
-
Омонимнар табыла, лексик-семантик, грамматик мәгънәләре һәм әйтелеш-язылыш үзенчәлекләре ягыннан төрләре билгеләнә.
-
Синоним сүзләрне табып, тел яисә контекстуаль төрләре аерыла, синонимик рәтләрен төзелә, доминанта сүз билгеләнә.
-
Антонимнарны табып, аларның гомумтел яисә контекстуаль булуларын күрсәтелә.
-
Сүзләр килеп чыгышлары ягыннан / гомумтөрки һәм татар теленең үз сүзләре, гарәп сүзләре, фарсы сүзләре, рус теленнән һәм рус теле аша кергән халыкара лексика / төркемләнә, аларга хас үзенчәлекләр аңлатыла.
-
Фразеологик әйтелмәләрне, шул исәптән мәкаль, әйтем, канатлы сүзләрне дә табып, төрләре билгеләнә.
-
Кулланылыш даирәсе ягыннан сүзләр төркемнәргә аерыла /диалекталь лексика, һөнәрчелек лексикасы, жаргон һәм арго сүзләр, терминнар /.
-
Стильара сүзләр, гади сөйләм сүзләре, китапча сүзләр аерыла, төрләре күрсәтелә.
-
Кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзләр анализлана, искергән һәм яңа сүзләрне табып, төрләре билгеләнә.
-
Анализга кыскача йомгак ясала.
Сүзләрнең генетик төркемнәре бүлегендә генетик анализ үрнәге шактый тулы күрсәтелгән иде инде, биредә тулы лексик анализга тукталырбыз. Аның аерым фрагментлары, шулай ук, алда күрсәтелеп үтелде. Лексик анализ ясаганда күбрәк сүзнең эчке мәгънәсенә игътибар итү сорала, семантик күчеш, мәгънә киңәю, тараю мәсьәләләре дә нәкъ әлеге анализда каралырга тиеш. Шулай ук сүзләрнең кулланылыш даирәсе, активлыгына да аерым игътибар кирәк.
Түбәндә Әмирхан Еникинең «Мәчет җылый» хикәясеннән бер өзек алып, анализ ясап күрсәтәбез.
« Абзыйның бу хәтле сыртын кабартып кире торуы мине чынлап борчый башлады. Ахырысы, мәсьәләне аңа ачыграк, җитдирәк итеп төшендермичә булмас.
Син, абзый, мине куарга ашыкма әле, башта әйбәт кенә тыңла,— дидем мин, ничек тә юмалап, ипләп кенә. — Мин редакциядән килгән кеше, миңа газета редакциясе сезнең мәчеттә нәрсә барын белеп кайтырга кушты… «Газета» дигән сүзнең тәэсире ул заманда мәчет җылавыннан бер дә ким түгел иде - абзый шактый йомшарып киткәндәй булды. Шулай да тиз генә бирешергә теләмәде:
-
Килгәнсең икән, бар, кер, нигә мине борчып йөрисең,— диде бу, мыгырданып кына.»
Абзыйның - мөстәкыйль, конкрет, туры мәгънәдә, омоним, синоним, антонимнары юк, төрки-татар чыгышлы, гомумкулланылыштагы сүз.
Бу - сигнал мәгънәдәге сүз.1
Хәтле – сигнал мәгънәле сүз.
Сыртын кабартып - мөстәкыйль, конкрет, күчерелмә мәгънәдә (метафора, функция охшашлыгына нигезләнеп күчерелмә мәгънә барлыкка килгән), генетик яктан ике сүз дә төрки-татар чыгышлы, актив берәмлек, фразеологик бөтен (бердәмлек), гади сөйләмгә хас.
Кире торуы - мөстәкыйль, конкрет, күчерелмә мәгънәдә (метафора, функция охшашлыгына нигезләнгән), йомшарып киткәндәй булды сүзтезмәсе белән контекстуаль антоним буларак кулланыла, төрки-татар чыгышлы, гомумкулланылыш сүзе, фразеологик бөтен.
Мине – сигнал мәгънәле.
Чынлап - мөстәкыйль, абстракт, туры мәгънәдә, төрки-татар чыгышлы, гомумкулланылыштагы сүз.
Борчый башлады - мөстәкыйль, абстракт, туры мәгънәсендә, төрки-татар чыгышлы, гомумкулланылыш сүзе.
Мәсьәләне - мөстәкыйль, абстракт, туры мәгънәдә, гарәби чыгышлы, гомумкулланылышта.
Аңа - сигнал мәгънәле.
Ачыграк - мөстәкыйль, абстракт, күчерелмә мәгънәдә (метафора, функция охшашлыгына нигезләнгән), әлеге өзектә җитдирәк сүзе белән синоним булып килә (аныграк, төгәлрәк, үтемлерәк), доминанта сүз - төгәлрәк, төрки-татар чыгышлы гомумкулланылыш сүзе.
Җитдирәк - мөстәкыйль, абстракт, туры мәгънәсендә, гарәп теленнән кергән гомумкулланылыш сүзе.
Итеп - сигнал мәгънәле.
Төшендермичә - мөстәкыйль, абстракт, туры мәгънәсендә, төрки-татар чыгышлы, гомумкулланылыш сүзе.
Син - сигнал мәгънәле
Абзый - мөстәкыйль, конкрет, туры мәгънәдә, төрки-татар генезислы, гомумкулланылыш сүзе.
Мине - сигнал мәгънәле.
Куарга ашыкма - мөстәкыйль, конкрет, туры мәгънәдә, татар теленең үз сүзе, гомумкулланылыш лексикасы.
Әле - бәйле мәгънәле.
Башта-мөстәкыйль, абстракт, полисемантик сүз, күчерелмә мәгънәдә (метафора) кулланылган, төрки-татар чыгышлы, актив лексика составында, ягъни гомумкулланылыш сүзе.
Юмалап - мөстәкыйль, абстракт, туры мәгънәсендә, ипләп сүзенең синонимы буларак кулланыла, төрки-татар чыгышлы, эмоциональ-экспрессив мәгънәгә ия сүз, гади сөйләм сүзе.
Ипләп - мөстәкыйль, абстракт, туры мәгънәдә, юмалап сүзе белән синоним, синонимик ояны дәвам итеп җайлап, уңайлап, рәтләп, ипле итеп сүзләрен китереп була, доминанта сүз - җайлап, төрки-татар чыгышлы гомумкулланылыш сүзе.
Кенә - сигнал мәгънәле.
Мин - сигнал мәгънәле.
Редакциядән - мөстәкыйль, конкрет, туры мәгънәсендә, Көнбатыш Европа (француз теле) алынмасы, халыкара лексика составында, үзенчәлеге - сингармонизмга буйсынмый, актив кулланылыштагы сүз.
Килгән- мөстәкыйль, конкрет, туры мәгънәдә, гомумкулланылыш сүзе.
Кеше - мөстәкыйль мәгънәле, конкрет, номинатив мәгънәдә, төрки-татар чыгышлы, гомумкулланылыш сүзе.
Миңа – сигнал мәгънәле.
Газета – мөстәкыйль мәгънәле, конкрет, гомумкулланылыш сүзе, рус теле аша француз теленнән кергән.
Сезнең – сигнал мәгънәле.
Мәчеттә – мөстәкыйль, конкрет, номинатив мәгънәдә, гарәби чыгышлы гомумкулланылыш сүзе, бүгенге көндә актив сүзлек составына кайтарылган сүз.
Нәрсә, барын, белеп кайтырга кушты - гомумкулланылыш сүзләре, актив лексик составта, килеп чыгышлары ягыннан төрки-татар теле сүзләре.
Тәэсире – мөстәкыйль, абстракт, гарәби чыгышлы (бугаз авазы хәмзә татар телендә юк.). Төрки-татар чыгышлы йогынты сүзенең синонимы буларак кулланыла, актив сүзлек составына керә.
Ул - сигнал мәгънәле.
Заманда – мөстәкыйль, конкрет, номинатив мәгънәдә кулланылган сүз, гарәп теленнән алынган гомумкулланылыш сүзе.
Мәчет җылавы –мөстәкыйль, абстракт, күчерелмә мәгънәдә (метафора, функция буенча күчеш), җылавы сүзендә сүз башында җ авазы куллану татар теленең урта диалектына хас фонетик диалекталь күренеш.
Йомшарып киткәндәй булды – мөстәкыйль, абстракт, күчерелмә мәгънәле сүз (метафора), төрки-татар чыгышлы берәмлек, гомумкулланылышта.
Бирешергә теләмәде - мөстәкыйль, абстракт, күпмәгънәле сүз, күчерелмә мәгънәдә кулланылган (метафора), гомумкулланылыш сүзе.
Мыгырданып кына – мөстәкыйль, конкрет, күчерелмә мәгънәдә (метафора, аваз охшашлыгына нигезләнгән), гади сөйләм сүзе.
Игътибар иткәнсездер, әлеге өзектә хәзерге татар телендә актив кулланыла торган сүзләр зур урын алып торалар. Нигездә барлык берәмлекләр дә - гомумкулланылыш сүзләре. Күчерелмә мәгънәнең метафора төре киң кулланылган. Генезисы ягыннан зур күпчелекне төрки-татар чыгышлы сүзләр алып тора. Алынмалардан исә гарәп сүзләре шактый урын ала.
Анализ вакытында һәрбер сүзне тикшермичә, лексик яктан кызыклы булган берәмлекләрне аерып алып тикшерү дә очрый. Текст зур күләмле булганда һәм бер типтагы сүзләр шактый очраганда тикшерүнең бу варианты да дөрес булып санала. Мәсәлән: «Райкомда эшләүчеләр, районның җитәкчеләре Нәҗмиевне кушаматы белән атарга куркалар, пышылдап кына: «Флора бармы?», «Флора кушты» кебек Әпчүктән ерагайтылган гомуми төшенчәне генә кулланалар. Ә инде аулак урында, ышанычлы кешеләре туры килгәндә Әпчүкне телләре тузганчы мунчала урынына чәйниләр иде. Кайсыдыр йомры башы Арслановка да «Фауна» дигән кушаматны чәпәгән. (Ф. Садриев)
Әлеге өзектә жаргон сүзләр очрый: Флора, Фауна, Әпчүк. Алар өчесе дә алынма. Флора, Фауна – латин теленнән рус теле аша алынган сүзләр. Әпчүк сүзе - рус алынмасы, фонетик гади сөйләм элементы. Кушамат буларак, күчерелмә мәгънә нигезендә барлыкка килгән.
Райкомда эшләүчеләр, район җитәкчеләре - бу өзектә мәгънәдәш тезмәләр буларак кулланылалар.
Телләре тузганчы мунчала урынына чәйнәү – күчерелмә мәгънәдә кулланылган, метафора (функция охшашлыгына нигезләнеп барлыкка килгән), сөйләм телдә кулланыла, гади сөйләмгә хас.
Йомры баш – форма ягыннан охшашлыкка нигезләнгән метафора, баш сүзе – синекдоха, мәгънә тараю төре, гомумкулланылышта.
Чәпәгән – күчерелмә мәгънәдә, метафора, гади сөйләм элементы, эмоциональ-эспрессив төсмерле сүз.
ЛЕКСИКОЛОГИЯ ФӘНЕНӘ КАРГАН ТЕРМИННАРНЫҢ КЫСКАЧА СҮЗЛЕКЧӘСЕ
Абстракт мәгънә - төшенчәнең бер үзенчәлекле сыйфаты буенча гына күренешләрне гомумиләштерә торган мәгънә. А. м. конкрет мәгънә нигезендә туа, шунлыктан, аны икенчел мәгънә дип атыйлар. М-н: батырлык, гүзәллек, сабырлык, аңлау. Әхәтов Г. Х. Татар теленең лексикасы. Казан, 1985; Реформатский А.А. Введение в языковедение. М., 1996.
Достарыңызбен бөлісу: |