Книга с изменениями была издана в издательстве «магариф» в 2007 году



бет3/9
Дата27.06.2016
өлшемі0.66 Mb.
#159847
түріКнига
1   2   3   4   5   6   7   8   9


Синекдоха төрләре:


мәгънә киңәю:бас – иң түбән ир-ат тавышы; шундый тавышлы җырчы

мәгънә тараю: чәшке – җәнлек төре, шул җәнлекнең мехы

Анализ үрнәге: Тел алып кайттык – шәп күркә эләкте, офицер (М.Мәһдиев). Тел – күчерелмә мәгънәнең синекхода төре, мәгънә киңәю төре; күркә - образлы метафора.



Биремнәр.

1. Бирелгән сүзләрнең барлык мәгънәләрен дә аңлатыгыз. Беренчел һәм икенчел мәгънәләрне билгеләгез, мәгънә үсеше чылбырын төзегез.

Җир, өстәл, норма, төш, ау, бару, коралсызландыру, туры, оешу, елан, басым.

2. Түбәндә бирелгән җөмләләрдән күп мәгънәле сүзләрне табып, мәгънәләрен аңлатыгыз, аларның беренчел мәгънәләрен табыгыз.



1) Йортларның түбә кыегына кадәр кар өелде, коелар, чишмәләр күмелде. (М. Мәһдиев) 2)1907 нче елның октябрь башлары… Тукай башлап « Болгар»ның утызынчы номерына урнашкан. 3) Өс-башын үзгәртә, якыннарына һәм туганнарына күчтәнәчләр ала.(Ә. Фәйзи) 4) Хастаханәнең баш табибы да, саубуллашканда: «Фәридәнең сезне аякка бастыруга керткән өлеше зур»,— дигән иде. (Т. Галиуллин) 5) Хәзер мин ул күрсәтмәләрдән баш тартам. (Т. Галиуллин) 6) Болардан соң җиде ел җил кебек очты, күп хәлләр үтте, күпме айлар килде, кичте. (К.Гали) 7) Әнә шул тулган айга карагыз әле! (Ф. Әмирхан) 8) Бөтен газапларыннан, куркыныч-хәтәр уйларыннан, сүнми килгән соңгы мәхәббәтеннән, күптән югалган Ләйләне эзләп йөрүеннән – барысыннан да айныган иде. (Ә. Еники) 9) Кояш нәкъ аңа карап үзенең алтын нурларын коя, яшел уҗымнар, алар янына сузылган сап-сары агач полосалары – һәммәсе, бер сагышлы моң булып, күзләр аша күңелгә тулалар иде. (Ф. Садриев)


  1. Түбәндә бирелгән сүзләрнең кайсы мәгънәләре соңрак барлыкка килгән?

Куян - озын колаклы җәнлек; билетсыз пассажир. Тәрәзә – стенадагы бушлык; дәресләр арасындагы буш вакыт. Уң кул – кеше әгъзасы; ярдәмче, таяныч. Ачык – нәрсәнең дә булса бикле булмавы; аңлаешлы, төгәл. Корыч – металл төре; каты. Койрык – хайван яисә кошның бер әгъзасы; бурыч.


  1. Ф. Сафинның “Саташып аткан таң” романыннан алынган өзектән күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне табыгыз, стилистик кулланылышларын аңлатыгыз.

Эш белән онытылып, көннәренең бер-бер артлы йотыла баруын да тоймый калды... Шактый бертөрлегә әйләнеп беткән көннәрен җанландыргын бер вакыйганы искә ала да Әхмәтсафа шаклар ката. Бу дөнья, бер карасаң, шактый зур, киң сыман. Шушы Хива якларын гына ал. Һәр ике якта диңгез сыман ком сахрасы җәйрәп ята. Чүл барысын да йотып барган кебек. Аерым бер кешегә ни сан – сәфәргә кузгалган зур-зур кәрваннар да кибәнгә төшкән инә сыман гына монда. Бер офыкка кереп күмелгәч, кемнең кайда йөргәнен белмәле түгел.


  1. Бирелгән мисалларда күчерелмә мәгънәле сүзләрне табып, төрләрен билгеләгез һәм күчерелмә мәгънәнең нәрсәгә нигезләнеп барлыкка килүен аңлатыгыз.

1) Эскерткә җитәрәк кар сизелерлек тирәнәйде, җил сызып-сызып сырт-сырт көртләрне тыгызлап өйгән, бозлы тауга охшаган тәбәнәк эскерт юаш кына ялтырый иде. (А.Гыйләҗев) 2) Каенның куанычы да, Кайгысы да ак аның: Күпме күрдем ак каен буйлап Ак күз яше акканын. (Р. Миңнуллин) 3) Ләкин булган кадәргесен бик пөхтәләп тышлап, китап битләре керләнмәсен өчен көмеш кәгазьдән тоткыч ясап, кадерләп кенә саклый иде. (Ә. Еники) 4) Һарун белән Мансур тиз-тиз генә эшләрен бетерделәр дә, усал телләр күзенә эләккәнче, алданрак ашап алырга булдылар. (Н. Фәттах) 5) Бөтен шәһәр бәйрәм итә: һәрбер өй гаскәрләрне кунак итеп алды, туган өйләрендәге кебек сый-хөрмәт күрсәтте. (Г. Исхакый) 6) … Ә зәңгәр күзлек, әйтерсең, тырнак астына энә тыга. (М. МәҺдиев) 7) Яхъя моның шулай килеп чыгуына колхозны гаепләде. (Ф. Садриев)


  1. Текстта бирелгән сүзләрнең туры яисә күчерелмә мәгънәдә бирелүләрен ачыклагыз. Аларның уртак һәм аермалы якларын күрсәтегез.

1) Вакыт җилләре Шәвәли абзаңның да каралты-кураларына эзен салмый калмады. (Г. Ахунов) 2) Нәфисә бераз дулкынлана, үзен җидееллыкны тәмамлар алдыннан имтихан биргәндәге кебегрәк хис итә иде. (Г. Бәширов) 3) Таулар итәгеннән диңгезгә карап һәм куе яшеллеккә күмелеп утырган ак сарайлар шәһәре Сочига мин бүген көннең икенче яртысында килеп төшкән идем. ( Ә. Еники) 4) Каз мамыгын яшь киленгә, - Түшәк, ястык, юрганга… Дәртләнерсең – мамыктай кул Иңнәреңә кунганда. (Э. Шәрифуллина)


  1. Кабу, бирү, тулу, басу, тамыр, тел, үзәк сүзләренең күпмәгънәле булуын мисаллар өстендә дәлилләгез.

8. Мисаллардан метафораларны табып, гомумтел, образлы, индивидуаль төрләргә аерып языгыз.

1) Таң сәгате суга! Тәрәзәләр

көнгә ача җиңел канатын.

Аяз хәбәрләрме, болытлымы

Ни китерә икән яңа көн?.. (М. Галиев)

2) Бу бүлмәдә хәтта озын урындык аяклары да кыска булып тоелалар иде. (Ә. Еники). 3) - Чәчкә, теге яр өстендәге болытлар дулкынына кара әле! – дип салмак кына сузып башлады Кубрат хан. (М. Хәбибуллин). 4) Эче ут белән тулган, йөрәге гүя ялкынсынып яна, кисәтә. (Ш. Камал). 5) Елларның сер төеннәрен берәмләп сүтеп барам. (Зөлфәт). 6) Айлар үтә, еллар үтә, рәхимсез вакыт кешегә бирелгән гомер йомгагын акрын гына сүтә бара. (Ә. Еники). 7) Озакламый җилнең канатына төялешеп карлар килделәр. (М. Җәлил) 8) Җир йөзе йомшак аклык белән капланды. (Г. Ибраһимов) 9) Күзләреңнән кайчак тозлы моңнар ургылырга тора яшь төсле. (Ә.Баян) 10) Хәрәкәт, тереклек инде бөреләр дөньясында. Яшел йолдызлар кабына агачлар арасында (Р. Миңнуллин)
9. Әлеге мисаллардан күчерелмә мәгънәле сүзләрне табып, аларның нинди термин белән аталуын әйтегез, күчеш нигезендә яткан бәйләнешләрне күрсәтегез.

1) Бу кызыктан исә якын-тирәдәгеләр генә түгел, бөтен бүлмә кычкырып көлде. (М. Әмир) 2) Ник елыйсыз, сез, урамнар, Ник елыйсыз? Туктагыз! (Һ.Такташ)

3) Мин Тукайны укыйм -

Салкыннарда

Туңа - туңа язган хатларын… (М. Әгъләмов)

4) … Ярлы өйләр пычак кайрыйлар,

Ак сарайлар ашыгып хәйлә кора. (Х. Туфан)

5) Бичара хатын, үзен аклап нидер әйтте. Ләкин чират аны ишетерлек хәлдә түгел иде. (Ф. Яруллин) 6) Уйлыйсыңдыр: «Казан минем Шигырьләрне ятламай…» (И. Юзеев) 7) Малай-шалай сөенеп йөри, Беләсезме шатлык нидән? Авыл шаулый, урам гөрли: - Кино килгән, кино килгән. (Г. Афзал)


10. Җөмләләрдән синекдохаларны табыгыз, төрләрен билгеләгез:

1) Зарифуллин шул урында бүленеп калды, чөнки ишектә сары сатин күренде. (М.Мәһдиев) 2) Чикмән якасын утыртып куйган яшел күз, ялт-йолт як-ягына каранып алды да, Гөлйөземгә якыная төшеп пышылдауга күчте (Ф. Латыйфи) 3) “Сурәтеңне язам” – диде рәссам. Ничек көйләним, дим, төшендер? Ак мыек елмайды да: “Күрсәт, - диде, - якын кешеңне!” (Ш.Галиев)


Өй эше: Әдәби әсәрләрдән индивидуаль метафораларга берничә мисал язып алыгыз.
Сораулар:

1. Сүзнең номинатив мәгънәсе нәрсә ул ?

2. Телдәге күпмәгънәлелек нигезендә нәрсә ята?

3. Күчерелмә мәгънәнең нинди төрләре бар? Аларның үзлекләрен санагыз.

4. Метафора, аның төрләренә билгеләмә бирегез.

5. Күчерелмә мәгънәнең аерым төрләре буларак метонимия һәм синекдоха нәрсәләргә нигезләнеп барлыкка килә?

6. Вазыйфа буенча күчешне сез ничек аңлыйсыз?

ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ОМОНИМИЯ КҮРЕНЕШЕ



Әдәбият:

  1. Абдуллина Р. Паронимнар һәм парономаслар// Фән һәм мәктәп.— 1997. - №6-7.

  2. Гобәев Г. Телдәге лексик-грамматик омонимнар//Совет мәктәбе.— 1981. - №10.

  3. Сабиров К. Татар телендә паронимнар.// Совет мәктәбе. —1963. - №2.

  4. Сафиуллина Ф. С., Ризванова Л. М. Татар теленең омонимнар сүзлеге.—К., 1997.

  5. Сәлимгәрәева Б. С. Хәзерге татар телендә омонимнар.—Уфа,1982.




омонимнарр Т ө р л ә р е

Ясалышлары ягыннан:



1. төп (тамыр) омонимнар яр-яр, төш – төш;

2. ясалма омонимнар: алма- алма, көзге-көзге.



Лексик-семантик һәм грамматик мәгънәләре ягыннан:




1. лексик омонимнар – бер сүз төркеменә керәләр, тамыр сүз булып торалар: ай-ай, корт-корт, саф-саф.

2. лексик-грамматик – төрле сүз төркеменә карыйлар: кыр-кыр, бу-бу.

3. грамматик омонимнар – сүздә грамматик формаларның омонимлашуы. Аның 2 төре аерыла: 1) омоморфема – аваздаш, әмма мәгънәләре төрле морфемалар - -чык: җыерчык (сүз ясый) – кызчык (стилистик кушымча).2) омомодель – төзелеше, формасы бертөрле, грамматик мәгънәсе төрлечә булган җөмлә яки җөмлә кисәге: мамык шәл – мамык үсә.


Әйтелеш һәм язылышлары ягыннан:

1. саф лексик - теләсә нинди фонетик, грамматик шартларда аваз составы ягыннан өәм тамыр хәлендә омонимлыгын югалтмыйлар: ат-ат, ял-ял.

2. омофон – язылышлары төрле, ә әйтелешләре бертөрле булган сүзләр: карт аю – картаю.

3. омограф – язылышлары бердәй, әмма әйтелешләрендә аерма булган сүзләр: бал – бал, тир – тир.

4. омоформа – билгеле бер грамматик формада гына омоним булып килгән сүзләр: алма- алма, бөркү – бөркү.


Анализ үрнәге:

1. Омонимик сүзләрнең һәрбер мәгънәсе бирелә.

2. Ясалышлары, лексик-грамматик мәгънәләре ягыннан, әйтелеш һәм язылышлары ягыннан төрләре күрсәтелә.



Үрнәк: Кара-кара! Кара карга кардан бара канатларын кага-кага.

(Балалар фольклоры). Кара – кара - 1) фигыль, 2) төс; тамыр, лексик-грамматик омоним, омоформа.

Биремнәр.

1.Түбәндәге өзекләрдә үзара омоним булган сүзләрне табыгыз, төрләрен билгеләгез, җөмләдә кулланылыш үзенчәлекләрен әйтегез.

1) Берни дә күрмим, ишетмим,

Җир һәм галәм кап-кара.

Анаң күкрәгенә ятып, Йөрәген тыңлап кара. (И.Юзеев)

2) Ул баш әйтә: Син вагоннан төш хәзер,

Бик якынлашты кирәкле төш хәзер. (Г.Тукай)

3) Анда һәртөрле гаҗәпләр бар да бар: Кып-кызыл алтын шәһәр, җиз карьялар…(Г.Тукай)

4) Аз гына сабыр ит әле, и кариэм! Хәзер язам;

Уйласам аулымны, гакълымнан да мин хәзер язам. (Г.Тукай)

5) Нишләтергә кәҗәбезне? Аптыратты кәҗә безне. (Р. Миннуллин)

6) Тегермән әйләнә, әйләнсә дә, тартылмыйдыр ярма.

Мәшәкатьләнмә бушка көчәнеп, юл уртасын ярма. (Г. Тукай).

7) Ком тавында уйный Кадыйр, ясый ул әллә ниләр.

Комсыз түгел бит мин, нигә миңа

Малайлар “комсыз”, диләр (Ш. Галиев).


2. Әлеге мисалларда аерып бирелгән сүзләрнең омоним яисә күпмәгънәле булуын ачыклагыз. Омоним булса, нинди юл белән барлыкка килгәннәр?

1) Бураннар басылды,

Басылды, күк ачылды,-

Бигрәк зәңгәр икән күк,

Зәңгәр синең күзәзр күк. (Ш. Галиев.)

2)Тик укытучы гына менә

Куйды бүген «икеле»

Берне түгел, икене!

Әни, бәлки, ачуланмас?

Юк шул, белмим, икеле. (Р. Миннуллин)

3) -Ике бабамны беләм…- дим.

-Мәгълүматларың тар, их, - ди,-

Бабаңнарда - ил язмышы, Алар үзе тарих , - ди. (Ш. Галиев)

4) Бабаемның туган көне,

Утыра түр башында:

Чигүле күлмәк кигән ул

Түбәтәе – башында. (Й. Җамалетдинова)

5) Тереклеккә син – ягымлы Ата,

Шәфкатең тиң газиз Анага,

Көлүеңнән гөлләр чәчәк ата,

Рәхмәтеңнән җаннар ярала. ( Г. Афзал)

6) Илһам Шакировка ничә яшь соң? 7) Кара әле, кара:

Нинди уйлар синең башыңда? Каен яфрак яра.

Халык яшәгәндә, яшәр моңы, Каюм утын яра,

Илһамыбыз – халык яшендә, Кулларында – яра.

Борынгы да үзе…Киләчәк тә… Кыям бара-бара

Тоям шул чишмәнең кипмәсен Гел көнбагыш яра.

Һәр кешенең йөрәгенә һәр көн Бабай, шаулап кара,



Илһам килсен, Чыбык белән яра.

Илһам китмәсен. (Р. Фәйзуллин) Менә әйбәт чара-

Шәрәф шәрран яра.


3. Түбәндәге мисалларда омонимнарны ясалышлары һәм грамматик мәгънәләре ягыннан аерыгыз.

  1. Беркөн төш алдында, беренче неводны чыгаргач, нык кына җил кузгалды. (Ш. Камал.) 2) Йоклаганда гаҗәп бер төш Йосыф күрде, - Төш мәгънәсен атасыннан сорар имди. (К. Гали)

3) Көзге җилләр өргәндә,

Яфракларын өзгәндә,

Яшеллегем оча дип

Өзгәләнмә өрәңге. (Р. Хәлиуллина)

4) Кич белән көзге каршына килеп барлы-юклы мыегын кырып ташлады. (Г. Бәширов) 5) Чыгып китә Сигезаяк та – Сигез итек сигез аякта. (Ш. Галиев)

6) Урамга чыккан борын

Өши башлый бит, борын (Г. Рәхим)
4. Түбәндәге сүзләрнең омонимнарын табыгыз, мисаллар өстендә аңлатыгыз.

Салам, кисәк, йөзлек, җыен, бәпкә, уң, чалу, тезмә, чык, ат, чап.


5. Бу сүзләрнең мәгънәләрен сүзлек ярдәмендә аңлатыгыз, аның нинди күренеш булуын атагыз.

Дипломат – дипломант, экономия – экономика, адресат – адресант, официаль – официоз, диктат – диктант, абонент – абонемент, штапель – штабель, психик – психологик, факт – фактор.


6. Омонимнарны күпмәгънәле сүзләрдән аеру алымнарын искә төшереп, түбәндәге сүзләрнең, барлык мәгънәләрен ачыклап, кайсы төркемгә каравын мөмкин кадәр тулы итеп исбатлагыз:

Куна, ис, ал, чит, сабын, оешма.


7. Мисаллардан омонимик сүзләрне табып, кулланылыш максатын аңлатыгыз:

1) Болыннарда чәчәкләр күп, берсе кызыл, берсе ал.

Иртән көтәм, кич тә көтәм, сөюемне аңлап ал. (Татар халык җыры).

2) Сагындыңмы, саргайдыңмы – күзләремә бер кара,

чит-ятларга колак салма, уй-фикерләре кара. (Татар халык җыры).

3) Авыртмасын дисәң эч, кайнаган су гына эч. (Ә. Исхак).

4) Кара кара калмады кара инде караны!

Син карамасаң караны кем карар ул караны? (Халык авыз иҗаты).

5) Күзләренә аның яшь килә, шундый гүзәл үзе, яшь кенә. (Х. Камалов) 6) Һаман артыр, чигеннән дә ашар ул, кибәрсең син, йөрәк бәгърен ашар ул. (Г. Тукай)

7) Сезнең кызыл алмагыз, безнең кызыл алмабыз.

Сезнең кызыл алмагызны саргайтырга алмабыз. (Татар халык җыры)
8. Җөмләләрдәге күчерелмә мәгънәле сүзләрне табып, үзенчәлекләрен аңлатыгыз.

1) Бераз читтәрәк хатын-кыз көмеш кыңгырау сибә, гаҗәеп матур көлгән тавыш ишетелеп куя. (Ә.Гадел) 2) Унҗиденче язы белән барган кыз баланың йөзе ничек якты булмасын да, ничек ул балкып тормасын, ди… (С. Шәмси) 3) Константин Феоныч, кызу килүдән булса кирәк, кызарып чыккан, биек маңгаенда, киңчә битендә тир бөртекләре күренә, кыяфәтенә көч-гайрәт биреп торучы үрдәк борынының канатлары киерелгән иде. (Г. Ахунов) 4) Эш кочкан адәм баласын, эш игән аны, эш куалый. (Ә. Гадел)



Өй эше: Мәгънә тармаклану нәтиҗәсендә барлыкка килгән омонимнарга мисаллар китерергә.
Сораулар:

1. Омонимия һәм күпмәгънәлелек арасында нинди уртак һәм аермалы яклар бар?

2. Омонимнарны составы, лексик – семантик һәм грамматик мәгънәләре ягыннан нинди төркемнәргә бүләләр?


  1. Омонимнарның барлыкка килү юлларын атагыз.

  2. Пароним сүзләр дип нинди сүзләрне атыйлар, алар омонимнардан нәрсә белән аерылалар?

ТАТАР ТЕЛЕНДӘ АНТОНИМНАР


Әдәбият:

1. Сафиуллина Ф.С. Антонимнар сүзлеге. – Казан, 2005.

2. Сафиуллина Ф. С., Ризванова Л. М. Татарча-русча антонимнар сүзлеге.—Казан, 1997.

3. Ханбикова Ш. С. Сүздәге антонимик мәгънәләр //Лексика и стилистика татарского языка.—Казан, 1981.




Тел антонимнары



Иҗтимагый кабул ителгән контрастлык төшенчәсенә ия; аерым бер сүз белән даими капма-каршы мәгънәдә кулланылалар; аерым лексик-грамматик парадигмага карыйлар; антоним вазыйфасында сүзлекләрдә теркәләләр

Контекстуаль (стилистик) антонимнар



Аерым ситуациядә генә капма - каршы мөнәсәбәт белдерәләр; алар арасында контрастлык төшенчәсе булу мәҗбүри түгел; алар индивидуаль, окказиональ; стилистик чара буларак кулланылалар; сүзлекләрдә урын алмыйлар.

(антитеза, оксюморон)


Анализ үрнәге:



  1. Тел яисә контекстуаль антонимнарны аерырга.

  2. Стилистик антоним булса, төрләрен күрсәтергә.

Дөя дә бүләк, төймә дә бүләк (М.)Дөя – төймә - капма каршы куеп сурәтләүдән гыйбарәт стилистик фигура, контекстуаль антоним, антитеза, чөнки тормышта “дөя” һәм “төймә” сүзләре капма-каршы мөнәсәбәттә тормыйлар.
Биремнәр:

1. Антонимнарны табыгыз, төрләрен билгеләгез.

1) Авылның бөтен тормышы: кайгысы, шатлыгы, өмете ындырга күчте. (Г.Исхакый) 2) Ул көчле түгел, ләкин бик үткен, бик хәйләкәр. (Г.Исхакый) 3) Кызык кына бу балалар: тиз ияләнәләр , тиз оныталар , тиз көләләр , тиз елыйлар… Йөзләре әле генә кояш кебек якты , шунда ук караңгыланып та китә. (С.Рафиков)

4) Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым ,

Көннәремнең һичберен дә чөнки ак ди алмадым. (Г.Тукай)
2. Түбәндә бирелгән сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз, антонимнарын табыгыз. Һәрбер антонимик пар белән сүзтезмәләр төзеп, лексик мәгънәләре ягыннан төркемләгез:

Сөйкемле, яхшы, җир, көн, көлү, тыйнаклык, китә, киң, яшәү, тугрылык, яшьлек, көенеч, ахмак, өс.


3. Өзекләрдән тел һәм контекстуаль антонимнарны табып, аларга хас аермаларны күрсәтегез:

1) Күңел тулы өмет, йөрәк тулы яра, бу төкәнмәс уйлар кая алып бара? (Э. Шәрифуллина). 2) Салкын караш күрсәм, газапланам, ялкын күрсәм, дөрләп кабынам. (Р. Вәлиева). 3) Хаклы да син ана, хаксыз да... Һәм еракта балаң еракта. Мин дә менә синнән ары китәм үзәннәр һәм ярлар буйларга. (Ә. Баянов). 4) Кылыч белән түгел, турылык һәм чынлык белән көчле кешеләр (М. Җәлил) 5) Кайгыммы син, бәхетемме? Бәлки, хатам, ялгышым? Ни булса да булган инде, синдә - бөтен ялгышым. (Р. Миңнуллин). 6) ...Көткән ак хат хыялында калды. Килде хатның усал – карасы. (Б. Рәхимова).


4. Капма - каршы куеп сурәтләү нәрсәгә нигезләнүен аңлатыгыз.

1) Мин, бәлки, бер бөртек

яшеңә тормыймдыр?..

Ә Үзеңә торам!

…Безнең озын гомергә—

бер кыска юрган. (Р. Фәйзуллин. )

2) Төтене күп, ялкыны аз. (Татар халык мәкале.)

3) Шахтер лампаң тотып, бусагада

Син ничәмә тапкыр күрендең;

Җир астында йөреп исән калдың,

Җир өстендә йөреп күмелдең. (Ш. Галиев)

4) Егет күңеле – далада, кыз күңеле – калада. (И. Юзиев) Көн сүрелә, ләкин эш кыза гына. (Ф. Яруллин) 5) Ак күбәләк, әйтерсең кара мунча тирәсеннән иркен кырга очты… (Ә. Еники)


5. Антонимнарның семантик төркемнәренә дүртәр мисал китерегез.
6. Түбәндәге мисаллардагы антонимнарны функцияләре ягыннан (каршы кую, бүлү, чиратлаштыру, бер билгенең икенчегә әйләнүе, каршы куеп бөтен бер күренешне белдерү) тикшерегез.

1) Берәүгә икмәк сузасың –

Ә ул сиңа таш ата…

Гавәм җанын пакълим дисең,

Ә ул – күзен акайта. (Р. Фәйзуллин)

2) Югалган бәхет, онытылмаган мәхәббәт, соңга калган үкенү, зарыгып сагыну – менә шул газаплары белән ләззәтле иде бу минутлар! (Ә. Еники)

3) Кояшның һәм Җирнең

Мәхәббәт җимеше,

Тормышка омтылган

Яңа зат – ул Кеше.

Җир-ана аермый

Олыга, кечегә;

Улларын, кызларын кадерләп үстерә. (М. Әгъләмов)

4) Кояш түбәнәйгән саен эскертләр биегәя бара. Көн сүрелә, ләкин эш кыза гына. (Ф. Яруллин) 5) Ире һәм баласы хәлен белешүче бу хатын белән, аның өенә җылылык иңдергән кунак кыз арасында һичнинди уртаклык юк иде сыман. (Р. Мөхәммәдиев) 6) Бәрәңге бакчасына атылып чыгу белән ни көләргә, ни еларга белмичә аптырап калды баштарак. (Р. Низамиев) 7) Карт куенында калач бар, калачыннан бал тамар; яшь куенында камчы бар Камчысыннан кан тамар (М.). 8) Бу таш йортта күпме йөрәк тибә! Күпме шатлык елый, яшь көлә! (Р. Фәйзуллин). 9) ...Кара көчләр акка әйләнделәр, миңа бирелеп хезмәт итәләр (Б. Рәхимова).


7. Түбәндә бирелгән сүзләрне доминанта буларак кулланып, аларның антонимик парадигмаларын төзегез (күпмәгънәле сүзнең һәрберсенә аерым төзү кирәк).

Бергә, гади, иске, йомшак, олы, таза.


8. Түбәндәге мисалларда каршы кую ничек белдерелә?

  1. Күк иркендә гүя – пар канатлар.

Талпыналар Идел өстендә.

Тар утрауда ләкләк канатлары

Ишкәкләргә кызыгып җилпенә. (Ә. Баянов)


  1. Юлга чыксам, никтер уйлыйм кайчак: мин диңгездә, ә син һавада. (З. Нури) 3) Мине әллә яшәү биздердеме, Бу бунтарьлык нигә? Юк, үләсем килми минем бер дә, Бик яшисем килә. (М. Җәлил) 4) Әйтү дә, яшерү дә – икесе дә әшәкелек булып тоелды аңар. (А. Расих)

9. Бирелгән күп мәгънәле сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз. Сүзтезмәләр составында кулланып, аларның антонимнарын табыгыз.

Бату, баш, башлану, үсү, чын, салкын.
10. Оксюмороннарны табыгыз, стилистик кулланылышларын аңлатыгыз.

1) Малай сискәнеп китә, әнисенең тавышы малайның дөньясын оныттырган саташулы өннең ләззәтен бетерә һәм шуңа күрә дә аның әнисенә ачуы чыга. (М. Галиев) 2) Малай исә шомлы ләззәткә чыдый алмый кычкырып елап җибәрә һәм тагын аръяк болынга таба торып йөгерә. (М. Галиев) 3) Авыру бу, беркемгә дә теләмим мин мондый авыруны, куркам мин бу газаплы бәхеттән… (М. Галиев) 4) Зифа буйлы купшы әфисәр Яшь хатынның сүзен ишетте. Гайрәтләнеп көяз башкисәр Каты ябып керде ишекне. (М. Җәлил) 5) Алдым менә җавап – кергәч гомер Картлыкның яшьлегенә… (Ә. Баянов)


11. Антонимнарны табыгыз, стилистик кулланылышын аңлатыгыз.

  1. Сөенечкә дисәм, көенечкә икән күрешүләр сезнең якларда… (Ш. Галиев) 2) Нәрсә булды бу дөньяга – Җир дә, күк тә чайкала, болытларны айкый-айкый, кай табадыр ай чаба. (Ә. Баянов) 3) Бүлмәм тар, ләкин күңелем киң, Әйдә уз түргә. Каләмнәр кулдан төшкәнче булыйк без бергә. (С. Хәким) 4) Кайгыдан, шатлыктан, арудан бушанып изрәгән бар тараф, ал таңга ышанып. (И. Юзеев)


Өй эше: контекстуаль һәм тел антонимнарына нигезләнгән 10 мәкаль языгыз.
Сораулар:

  1. Антонимия күренешенә билгеләмә бирегез, ясалышлары, семантик мәгънәләре һәм стилистик кулланылышлары ягыннан төрләрен атагыз.

  2. Контекстуаль антонимнар саф лексик антонимнардан нәрсә белән аерыла?

  3. Оксюморонга билгеләмә бирегез.

  4. Нәрсә ул антитеза?

  5. Капма-каршы мәгънәдә кулланылган сүзләрнең тагын нинди төрләрен беләсез?

ТАТАР ТЕЛЕНДӘ СИНОНИМНАР

Әдәбият:


  1. Амиров Г. С. Синонимы в произведениях Г. Тукая.—Тюркская лексикология и лексикография.— М., 1971.

  2. Ханбикова Ш. С., Сафиуллина Ф. С. Синонимнар сүзлеге.— Казан, 1999.

  3. Ханбикова Ш. С. Татар телендә синонимия һәм сүзлекләр.—Казан, 1980.

4. Саттаров Г. Ф. Синонимичные личные имена в татарском языке // Татарский язык: лексическая и грамматическая семантика.—Казань, 1984.


Тел синонимнары



Мәгънә охшашлыгына ия; аерым бер төшенчәне төрле яклап тасвирлыйлар; синонимик парадигма составына керәләр; синоним вазыйфасында сүзлекләрдә теркәләләр

Контекстуаль (окказиональ) синонимнар



Контекстка турыдан-туры бәйле; индивидуаль семантик характерда булалар; кулланылышлары чикле; сүзлекләрдә бирелмиләр; башка телгә тәрҗемә иткәндә мәгънәне төгәл бирү авыр.

ТЕЛ СИНОНИМНАРЫНЫҢ ТӨРЛӘРЕ




1. идеографик


Мәгънә төсмерләре белән аерылып тора торган синонимнар: көч – куәт, гайрәт, кодрәт, җегәр, дәрман. Мәгънә аерымлыгы: 1) билге дәрәҗәсендә чагыла: кычкыру, акыру, бакыру, улау; 2)предмет, күренешләрне төрле яклап чагылдыра: матур, чибәр – йөз, сылу, зифа – гәүдә; 3)аерым предмет, күренешләрнең билгесе булып беркетеләләр: эссе (көн), кызган (тимер), кайнар (су); 4)бер-берсеннән аермалы булган предмет, күренешләрне тасвирлыйлар: мендәр, күпчек, ястык (күләм ягыннан аерымлык).

2. стилистик



Төрле стильләрдә кулланыла торган синонимнар: үлү, вафат булу, җан тәслим кылу, сүнү, дөмегү.

3.эмоциональ-экспрессив



Чынбарлыкка төрле мөнәсәбәт белдерү ягыннан аерылып тора торган синонимнар: яратмау, өнәмәү, пәриләр туры килмәү, җан сөймәү.

4. абсолют



Бер төшенчә бирү өчен кулланылган, мәгънәләре буенча тулысынча тәңгәл килгән синониманр: йөз, гасыр; гаскәр, армия.

Анализ үрнәге: 1. Тел яисә контекстуаль синоним булуы күрсәтелә.

2. Тел синонимнарының төрләре аерыла.

Киңәшәләр алар, уйлашалар, план коралар. (Х.Туфан): киңәшәләр, уйлашалар, план коралар – тел синонимнары, стилистик синонимнар.

Биремнәр.


  1. Синонимнарны табыгыз, төрләрен билгеләгез.

1) Еллар үтәр, Бөек чорлар, Гасырлар үтәр. (Х. Туфан) 2) Ә Мөрти агай шактый коры кеше ул, һич юктан кыздырып, тиргәп ташларга да күп алмый иде. (Ә. Еники) 3) Алтын иркем, азат тормышым, Кая очтың киек кош булып? Ник очмады соңгы сулышым, Шунда бергә сиңа кушылып? Белдем микән ирек кадерен Хөр чагында, дуслар, элек мин? Татып авыр коллык җәберен Инде белдем тәмен ирекнең! (М. Җәлил) 4) Әнә ул «нарасый бала» дигәне Зәйния үзе булган, бу җыры әниемнең аның белән, иң кадерле, бердәнбере белән үлем түшәгендә бәхилләшү, иң соңгы сүзләре булган икән бит. (Г. Бәширов) 5) Сүз, ниһаять, исемле, дәрәҗәле, олы яшьтәге кеше турында бара. (Ә. Еники) 6) Таш өстендә таш калмады, агач затыннан агач калмады, куаклар калмады: һәммәсе янды, көйде, кара күмергә әйләнде. (Г. Бәширов)


  1. Түбәндә бирелгән мәгънәдәш сүзләр һәрвакытта бер-берсен алыштыра алалармы?

1) Башына килгән бөтен уй-хыялы сибелде, таралды, фикер җеп очы кулыннан ычкынды. (М. Хәбибуллин) 2) Бөгелмәслек, иелмәслек итеп Күтәрдем мин тагын башымны. (Х. Туфан) 3) Аңлыйсызмы, күз алдыгызга китерә аласызмы – гүя бу зураеп ачылган сыңар күздәге өнсез карашта, бер адәм затына гына түгел, бөтен җан иясенә хас ниндидер менә үзе эшләгән могҗизага таң калу һәм шуңа чиксез куану, шуның белән әйтеп бетергесез горурлану ап-ачык чагылып тора иде: ул тапкан бит бу баланы! (Ә. Еники) 4) Бу безнең дала фронты, Җәелә яшел болын. Сугышны бар дип тә белми, Ялгызы уйный колын. Нәкъ сабый төсле яраттым Көзне бер тугайны мин, Шунда бит күргән идем лә, Дусларым, ул тайны мин. (С. Хәким) 5) Әйтерсең ак күбәләккә охшаганга күрә дә аңардан чәчәкләр дөньясына хас табигый садәлек, назлы-нәфис сөйкемлелек аңкып тора иде. ( Ә. Еники) 6) Илһам качты – кызу көн…җанга эссе! Әллә тәмуг бүген үк сыный хисне? (Р. Гаташ) 7) Берничә сәгать үтү белән, минем иртәнге горурлы шатлыгым эштән чыгып аруга, хәлдән таюга алмашынды. (Г. Ибраһимов)

3. Әлеге синонимик рәтләрне дәвам итегез, мәгънәләрен аңлатыгыз, доминанта сүзне билгеләгез, аңа хас үзлекләрне атагыз.

Күренекле, шөһрәтле…; ачулану, кычкырыну…; көнче, хөсетле…; таза, юан…; яратмау, өнәмәү…
4. Синонимик рәтләрне дәвам итегез, доминанта сүзне билгеләгез, телдәге активлыкларын күрсәтегез.

Ашамлык, …; көнче, …; күренекле, …; заман, …; кебек, …; туңу, …; борчылу, … .


5. Бирелгән синонимик рәттәге сүзләрдә билге дәрәҗәсен ачыклагыз, кайсы очракта аз, яисә күп табылуын күрсәтегез, төрле стилистик мәгънәдән азат булган доминанта сүзне табыгыз.

Эреләнү, масаю, тәкәбберләнү, кабару, кәпрәю, борын күтәрү, кукыраю, түш киерү, һавалану, мин-минләнү, кыдрачлану;

Михнәт чигү, нужа күрү, газаплану, җәфа чигү, изалану;

Коры куык, бушбугаз, шапырык, лыгырдык, җилкуар, шалапай, сүз тегермәне, чүбек чәйнәүче;

Яңаклау, чабаклау, яңагына менеп төшү, яңагыннан ут чыгару, яңагына чамалау, яңагына салып җибәрү.
6. Төзелешләре ягыннан бер тамырга һәм төрле тамырга караган синонимнарга мисаллар китерегез, функцияләрен ачыклагыз.
7. Мисаллардан тел һәм контекстуаль синонимнарны аерыгыз, аларның синонимлашуы нинди мәгънәви җирлеккә нигезләнүен аңлатыгыз.

1) Бу серләр аны кайчак шатландыра, сөендерә, канатландыра, ә кайчак куркыта иде. (Г. Әпсәләмов) 2) Бу дөньяда мин, иң беренче чиратта, үземнең беренче мөгаллимемә, укытучыма рәхмәтлемен (Ч. Айтматов) 3) Әмма бу юлы түздем, тешләремне кыстым, ләкин тавыш-гауга куптармадым, талашмадым, әрләшмәдем (Ф. Латыйфи) 4) Аларның өйләрендә бернинди нур әсәре калмаган, шундый пычрак, әшәке, шакшы. (С. Шәмси). 5) Мин киттем, сыпырдым, диде дә, ул өйдән чыгып китте. (Г.Исхакый) 6) Инде Гөлшаһидә шуны да аңламый икән, хатын-кыз горурлыгы, нәфрәт, кимсенү, гарьләнү, җан бизү, үч кайтару, һәм бүтән шуның ише тойгылар аны үзгәртергә тиеш иде ләбаса (Г. Әпсәләмов). 7) Ә Асия бер көйгә икенчесен, өченчесен ялгап һаман уйный бирде, гүя ул музыка теле белән үзенең эч серләрен, сагынуларын сөйли иде (Г. Әпсәләмов)



Өй эше: Татар теленең аңлатмалы сүзлеген һәм Синонимнар сүзлеген файдаланып, бирелгән сүзләрнең синонимик рәтен тутырып, әлеге таблицага урнаштырыгыз: күзәтү, басынкы, күркәм.

Сүзләр

Лексик мәгънәләре

Синоним төре

Аермалы билгеләре

кулланылыш

даирәсе


эмоц.-экспресс.

















Сораулар:

  1. Синоним сүзләр дип нинди сүзләрне атыйлар, синонимнарның нинди төрләрен беләсез ?

  2. Тел синонимнарының контекстуаль төрдән аермасы нәрсәдә?

  3. Тел синонимнарының һәрбер төренә аңлатма бирегез.

  4. Синонимик оя (рәт) нәрсә ул? Доминанта сүзгә хас үзенчәлекләрне атагыз.

  5. Төзелешләре ягыннан синонимнарны нинди төрләргә бүләләр? Аларның функцияләрен атагыз.

ТАТАР ТЕЛЕ ЛЕКСИКАСЫНЫҢ ГЕНЕТИК КАТЛАМНАРЫ


Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет