Книга с изменениями была издана в издательстве «магариф» в 2007 году



бет9/9
Дата27.06.2016
өлшемі0.66 Mb.
#159847
түріКнига
1   2   3   4   5   6   7   8   9
Пароним (гр. para – якын, onyma – исем)- яңгырашлары ягыннан якын, бер тамырдан булган, мәгънәләре белән аерыла торган сүзләр (адресат-адресант, экономия-экономика). Бу төр сүзләр төрле язылышка һәм яңгырашка ия булалар. Абдуллина Р.С. Стилистика һәм сөйләм культурасы. – Яр Чаллы, 1997; Абдуллина Р. С. Паронимнар һәм парономаслар//Фән һәм мәктәп. – 1997, №6,7.



Парономазия (гр. paronomasia – якын аталу) – охшаш яңгырашлы сүзләрне махсус бергә кулланудан гыйбарәт стилистик алым.
Патроним - антропонимик берәмлек, ата исемнәре, яисә ата исеме белән бәйле башка төр атама.
Пассив лексика – көндәлек тормышта даими кулланылмый торган, татар теле лексикасының хәзерге хәлен билгеләүдә төп күрсәткеч булмаган, төшенчәсе әһәмиятен югалтып, телдән төшеп калган яисә яңа гына туып, телдә кереп урнашырга өлгермәгән сүзләр. Бу төр лексикага искергән сүзләр һәм неологизмнар керә. Кара: актив лексика, неологизм, искергән сүзләр.
Полисемия (гр. polysemos - күпмәгънәле, күпмәгънәлелек) – сүзнең ике яки аннан да күбрәк мәгънәгә ия булуы. М-н: Баш - кеше органы, акыл , санау берәмлеге, башлык, әйбернең башлангычы, ачыткы, оеткы салынган камыр, берәр нәрсәнең өске ягы, югары өлеше. Полисемантик сүздә барлык мәгънәләр дә үзара бәйләнештә яши һәм шактый катлаулы саналган сүзнең семантик структурасын барлыкка китерәләр. Бу төр бәйләнешләр барлык телләрдә дә бертөрле түгел, шунлыктан сүздәге күпмәгънәлелек халыкның миллилегенә, үзенчәлегенә ишарә итә торган бер күренеш булып санала. Сүзнең мәгънә үсеше - дәвамлы процесс, аны барлыкка китерә торган шактый гына сәбәпләр дә аерыла. Бу тел үсеш, җәмгыятьтә барган процессларның тәэсире һ.б. белән бәйле булырга мөмкин: сайлау – бәрәңге сайлау – сайлау алды агитациясе. Кара: номинатив мәгънә, метафора, метонимия, синекдоха. Сүзне күпмәгънәле дигәндә, аның аерым торгандагы, тик торган халәтен түгел, бәлки башка сүзләр чолганышында гына ачыла торган мәгънәсен әйтәләр.
Профессиональ (һөнәри) лексикабилгеле бер белгечлеккә караган кешеләр телендә кулланыла торган, шул өлкәдә көнкүреш һәм эспрессив-образлы саналган махсус сүзләр, сүзтезмәләр җыелмасы. Алар шушы өлкәдә эшләүчеләр өчен актуаль, гадәти саналалар. М-н: медицина белгечләре телендә күз алмасы, калак сөяге, скальпель. Һөнәри сүзләрнең аермалы билгеләре: 1. сөйләмә тел, көнкүреш телендә кулланылу; 2. күп кенә һөнәри сүзләрнең терминнар рамкасыннан, кысаларыннан читкә чыгуы, аларның көнкүреш сүзләре белән аваздаш булулары (сафьян читек, болгар читек, каюлы читек); 3. мәгънәдә образлылык саклану (тегүдә еш атлату, йөреп тегү, уем салу, кабартма итәк); 4. сүз мәгънәсендә коннотативлык саклану, ягъни экспрессивлык, эмоциональ-бәяләү мәгънәсе алга чыгу: гимнастик снарад – кәҗә (кирелек мәгънәсе күзәтелә, күнегүләр ясау өчен шактый катлаулы снаряд, шул ук вакытта охшашлык та күзәтелә); 5. төрле эшчәнлек өлкәсенә караган атамаларның кисешүе, төрле өлкәдә бертөрле атама очравы: сыер тиресе, киптерү, басма (тегү, газета). Рәхимова Р.К. Татар телендә һөнәрчелек лексикасы. – Казан, 1985.

Пуризм (фр. purisme > лат. purus - чиста) – телнең алынмалардан, ят элементлардан, диалекталь, гади сөйләм элементларыннан чистарту өчен көрәш. П. ике төрле ягы бар: уңай ягы булып туган телнең эчке ресурсларын мөмкин кадәр киң куллану, милли телне, әдәбиятны, мәдәниятны үстерү тора, тискәре ягы бу хәрәкәтне яклаучыларның субъективлыгынан, тел үсеше кануннарын аңлап җиткермәүләреннән гыйбарәт.
Реэтимологизация – Кара: халык этимологиясе.
Сема – ( гр. sema) – эчтәлек белдерә торган иң кечкенә компонент. Сема ярдәмендә сүзнең лексик мәгънәсе күзаллана.
Семантика (гр. semantikos – билгеләү)– 1. Кара: мәгънә; 2. телдә һәм сөйләмдә эчтәлек (мәгънә) белдерелү юнәлешен өйрәнә торган тел белеме тармагы.


Семасиология (гр. semasia - мәгънә, logos – сүз, өйрәнү) – сүзнең мәгънәсен, мәгънә үсешен, үзгәрешен өйрәнә торган лексикология тармагы.
Сигнал мәгънә - төшенчә атамасы булмаган, бары тик аңа ишарә генә итә торган мәгънә. С.м. алмашлык, ярдәмлек сүзләр, ияртемнәр һәм ымлыклар ия, дип карала.
Сигнификат (лат. significatumтабылу) – тел берәмлегенең төшенчә белән бәйләнеше. С. денотат белән турыдан-туры бәйләнештә яши. Денотат предметны атаса, С., гомумиләштереп, аның даими я булмаса, вакытлы булган билгеләрен үзендә туплый. М-н: “өстәл” сүзенең денотаты булып мебель төренә кергән конкрет бер төркем җиһазны атау булса, С. әлеге төркемгә кергән сүзнең конкрет үзенчәлекләрен күрсәтә, ягъни аяклары булган, өсте тигез такта белән капланган предмет.
Синекдоха (гр. synecdoche – сүзгә-сүз, бергә күчереп алу) - сүз мәгънәсен бөтеннән өлешкә, өлештән бөтенгә күчерү дигән сүз. М-н: Мыек, сәерсенеп, күзләрен миңа төбәде. С. күчерелмә мәгънәнең бер төре санала. Аны метонимиянең бер төре итеп караучылар да бар.
Синоним (гр. synonymos - бердәй исемле) – мәгънәләре ягыннан тәңгәл килгән яки якын тора торган сүзләр. Лексик синонимнар бер үк сүз төркеменә карыйлар, бер төшенчәне төрле яклап атыйлар, әмма бер-берсеннән мәгънә төсмерләре яки стилистик бизәкләре белән белән аерылып торалар: искиткеч, шаккаткыч, гаҗәп, хәйран калырлык, таң калмалы, уш китмәле. Синоним сүзләрнең мәгънәләре бер-берсе белән төгәл тәңгәл килми, аларның һәрберсе аерым мәгънә төсмере белдерү өчен хезмәт итәләр: аяусыз, рәхимсез, шәфкатьсез, мәрхәмәтсез, миһербансыз, кешелексез, кансыз синонимимк оясында иң көчле миһербансызлыкны белдерә торган сүз – кансыз.

Бер үк яки якын мәгънәле сүзләр төркеме синонимик оя (рәт) хасил итә. Синонимик ояда андагы сүзләрнең мәгънәләрен берләштерүче, гомуми төшенчә белдерә торган, телдә продуктив кулланыла, барысы өчен дә төп, уртак, ситилистик бизәкләрдән азат сүз доминанта (Кара) була Синонимнарның аермалы (дифференциаль) билгеләре берничә төрле булырга мөмкин: эчтәлекләре ягыннан (агару – чал керү, чал төшү); синонимның нинди стильдә кулланылуы ягыннан (агару – кырпак төшү; ду килү, дуамаллану, җенләнү, тилерү котырыну – сөйләм теленә хас); эмоциональ-экспрессивлыгы ягыннан (ирония, иркәләү, ачулану, өнәмәү): ду килү – кирәген бирү, тетмәсен тетү, арт сабагын укыту). Аермалы билгеләргә карап, тел белемендә синонимнарның түбәндәге төрләрен аералар: Идеографик синонимнар – мәгънә төсмерләре белән аерылып торган синонимнар. Идеографик синонимнар телдә зур күпчелекне тәшкил итәләр. Фикерне төгәл, анык итеп җиткерүдә бу төр синонимнар зур роль уйныйлар. Идегорафик типтагы синонимнар берсе урынына икенчесе килә алмый, чөнки мәгънә төсмерләрен аермыйча куллану фикерне төгәл биреп бетермәү генә түгел, бөтенләй башкача аңлауга да юл калдыра. Стилистик синонимнар - төрле стильләрдә кулланыла торган синонимнарны атыйлар. М-н: Аның каравы Сүбәдәй, өй-юртасына кайткач, баш көтүчене дәшеп камчы белән ярды, кыйнады. (М. Х). Эмоциональ-эспрессив синонимнар - чынбарлыкка төрле мөнәсәбәт белдерө ягыннан аерыла торган синонимнар. М-н: Ул, нишләргә белмичә ашкынып, ярсып, упкынга ташлангандай, ниндидер башсыз тәвәкәллек белән, ике сакчыны як-якка этеп җибәреп, урамга атылды. (Г. Б.). Абсолют синоним - бер төшенчә бирү өчен кулланылган, мәгънәләре буенча тулысынча тәңгәл килә торган синонимнар. Бу төр С. мәгънә дифференциациясе юк. Сиңа, балакаем, аллаһы Тәгалә барысын да биргән, ходай синнән берни дә кызганмаган. (М. Х.) Ш. С. Ханбикова Синонимнар сүзлеге. – Казан, 1962; Ш. С. Ханбикова Татар телендә синонимия һәм сүзлекләр. – Казан, 1980; Саттаров Г. Ф. Синонимичные личные имена в татарском языке// Татарский язык: лексическая и грамматическая семантика. -Казань, 1984; Сафиуллина Ф.С., Ханбикова Ш. С. Синонимнар сүзлеге. Казан, 1999.



Синтагматик мәгънә - сүзнең контекстка бәйле генә ачыла торган мәгънәсе.


Сленг (инг. slang) - аерым бер катлам, профессия кешеләре телендә кулланыла торган сүзләр (шул ук жаргоннар). Кара: жаргон
Стильара лексика - бөтен стильләрдә дә кулланыла торган, экспрессив бизәктән азат, эмоциональ яктан битараф булагн сүзләр: йөрү, сөйләү, шәһәр, авыл, ак, тиз һ.б.
Сүз - үзенең эчтәлегендә мәгълүм төшенчә алган, реаль чынбарлыкның теге яки бу ягын чагылдырган, халык тарафыннан кабул ителгән авазлар системасы ярдәмендә мәгънә берлегенә ия булган, теге яки бу грамматик категориягә билгеле бер мөнәсәбәттә торган тел берәмлеге.
Сүзнең функциясе – сөйләмдә лексик берәмлекнең кулланылу максаы һәм мөмкинлеге. С.ф. өчкә юнәлештә карыйлар: коммуникатив функция – сүз аралашу, аңлашу, хәбәр итү чарасы; номинатив функция – сүз предметны атый; эстетик функция – сүз сәнгатьчә сурәтләү чарасы.
Сүзлек - Кара: лексикография.
Сүзлек составы - Кара: лексика.
Тарихи сүз – кулланылыштан төшеп калган, югалган реалийлар атамалары. Алар пассив сүзлек сосавына керәләр. Архаизмнардан аермалы буларак, хәзерге телдә Т.с. синонимнарын табып булмый: гөбе, чулпы, ярлык, жандарм.
Тезаурус (грек. thesaurus – хәзинә) – телдәге барлык сүзләрне җыйган сүзлек.
Телдә дөнья картинасы – тел берәмлекләрендә, формаларында чынбарлык турында аерым бер тел коллективы күзаллавы, тел коллективының реалийларга мөнәсәбәте чагылышы.
Термин (лат. terminus - чик) – бер мәгънәле, төшенчә һәм предметларны төгәл атый торган сүз яисә сүз тезмә. Терминар, гадәттә, бермәгънәлелеккә ия булалар. Кара: бермәгънәлелек. Т. аерым төшенчәләрне бөтен төгәллеге белән әйтеп бирүгә сәләтле булырга тиешләр. Т. телнең аерым бер тармагы булагн терминология составында яшиләр, аларның үзләренә генә хас үсеш закончалыклары бар. Терминология – аерым бер фән яисә профессиягә кагылышлы терминнар җыелмасы. М-н: медицинада: бронхит, үт куыгы, кан тамыры; биологиядә: калканлы абага, мүк җиләге, пихта; лингвистикада: ия, җөмлә, нокта, баш килеш һ.б. Т. семантик яктан туры, номинатив мәгънәдә була, аның өчен контекст мәҗбүри түгел, чөнки Т. аерым бер терминология составында яши, аерым кулланыла ала. Шулай да телдә бер терминның берничә өлкәдә кулланылуы күзәтелә, ягъни кайбер терминнар күпмәгънәлелеккә ия була башлыйлар: басым (линг), басым – медиц., басым – тарих.

Т. телнең башка лексик берәмлекләреннән аерып куярга ярамый, чөнки алар шул ук тел системасында яшиләр, аның закончалыкларына буйсыналар. Термин һәм гомумтел лексикасы өлкәсендә даими рәвештә сүзләр алмашыну бара. Гомумтел сүзләре, кайбер үзлекләрен югалтып (күпмәгънәлелек, башка стильләрдә кулланылу сәләтләрен), терминнар рәтенә күчәләр: чагылыш, элемтә.

Кайбер терминнәр, киресенчә, гомумкулланылыш сүзләре рәтенә күчергә мөмкиннәр: бармак, тез , иңбаш. Детерминологизация күренеше – терминның әдәби телгә үтеп керүе.

Терминнар бер (метатеза, вектор, нурланыш) яисә берничә өлкәдә (прогрессивлык, ассимиляция, инкубация, басым) кулланыла алалар. Бер төркем сүзләр исә гомумкулланылыш сүзләре буларак та, термин буларак та яшиләр: юл – гомумкул – тел белемендә, инженер – төзүчелектә; ия – хуҗа – лингвистик.

Терминнарга хас тагын бер мөһим үзенчәлек – аларның халыкара булулары.

 Дмитриев Н.К. Грамматическая терминология в учебниках родного языка, 1953, Баскаков, Рамазанов Ш. Татар теле буенча очерклар, 1954, Ф. Фасеев Татар телендә терминология. 1970, Зәкиев М. З, Сүзлек составында терминнар һәм аларны тәртипкә китерү//Мәгариф, 1997.№4, Шәмсетдинова Р. Р. Медицинская терминология в татарском языке, Садыкова З. Р. Зоонимическая лексика татарского языка. Казань, 1994; Саберова Г. Названия растений в татарском литературном языке. Казань 1996; Рахимова Р. К. Терминология снаряжений упряжного коня в татарском языке // Проблемы функционирования, диалектологии и истории языка. Казань., 1998


Топоним (гр. topos – урын, onyma – исем) - географик объект атамаларын, аларның килеп чыгышын, төзелеш-ясалышларын, кулланылыш үзенчәлекләрен, таралыш ареалларын өйрәнә торган ономастика тармагы. Т. өйрәнә торган фән топонимика дип атала.  Саттаров Г.Ф. Татар топонимиясе. – Казан, 1998, Шаһиев Р. Атамалар – тарих ачкычы. – Казан, 2004.
Төшенчә - чынбарлыктагы предмет, күренешләрнең гомуми һәм әһәмиятле билгеләрен чагылдыра торган фикерләү берәмлеге.
Халыкара лексика – берничә кардәш булмаган телдә кулланыла торган, мәгънәсе тәрҗемәсез аңлашыла, тормышның төрле өлкәләренә караган сүзләр: философ, компьютер, цивилизация, спорт.  Хайруллин М.Б. Проблемы развития лексической системы татарского литературного языка. – Казань, 2000.
Халык этимологиясе - таныш булмаган алынма сүзнең мәгънәсен җиңел аңлашыла торган сүзләр җирлегендә аңлатырга тырышу. Х. э., кагыйдә буларак, җанлы сөйләмдә очрый, фәннилек белән бернинди уртаклыгы юк: трамвай – утырамбай, тротуар – плитуар.
Фразеологизм - Кара: фразеологик әйтелмә.
Фразеологик берәмлек - Кара: фразеологик әйтелмә.
Фразеологик әйтелмә - мәгънәви эчтәлеге, лексик-грамматик составы ягыннан бербөтенлеккә ия булган, таркалмый торган, семантик бәйле сүзтезмә: балта суга төшү, ачык авыз, табак йөз. Телдә Ф. 3 төре аерыла: фразеологик ныгыма – компонентлары бик тыгыз бер-берсенә бәйләнгән, аларның мөстәкыйль мәгънәләре ныгыма мәгънәсенә туры килми торган, бәлки бергә килеп кенә фразеологик ныгыма мәгънәсен бирергә сәләтле сүзтезмәләр: борчак ату, шыр җибәрү, кот очу; фразеологик бөтен – компонентлары бер-берсенә бәйле булып та, алар арасындагы бәйләнеш бик көчле булмыйча, бөтен мәгънәсенә бергә килеп кенә ишарә итә торган күчерелмә мәгънәдәге сүзтезмәләр: теш кайрау, без капчыкта ятмый, көн күрсәтмәү ; фразеологик тезмә - төзелешләре ягыннан ирекле мәгънәдәге сүзтезмәләргә якын торган, компонентлары мәгънәсе белән тезмәнең гомуми мәгънәсе тәңгәл килә торган сүзтезмәләр: акылдан язу, юл уңу, күз йөгертү.
Фразеология (phrasis –тәгъбир, сөйләм әйләнмәсе, logos - өйрәнү) – 1. Телнең фразеологик әйтелмәләр җыелмасы; 2. Телдә таркалмый торган сүзтезмәләрне, фразеологик әйтелмәләрне өйрәнә торган лексикологиянең бер тармагы.

Функциональ-семантик кыр – телнең уртак функциягә ия булган, аерым бер семантик категориягә мөнәсәбәттә торган морфологик, синтаксик, лексик, сүзьясалыш чаралары системасы.
Һөнәрчелек лексикасы - Кара: профессиональ лексика
Эвфемизм (гр. еuphemismos – яхшы сөйлим) - әхлак һәм сөйләм кануннарына туры килми торган сүзләр, әйтелмәләр урынына кулланыла торган берәмлекләр: тазару – түгәрәкләнү, үлү – мәңгелек йокыга талу.
Экзотик сүз (гр. еxotikos – чит) – аерым бер милләтнең, халыкның көнкүреш әйберләре, кием-салым, йола-гадәт атамалары. Алар, нигездә, алынмалар рәтендә кулланылалар һәм туган телдә эквивалентларын табып булмый: самурай (япон), бишбармак (казах), лама (тибет, бундестаг (немец).
Экстралингвистик фактор (лат. extra - тыш, франц. linguistique —тел) - телнең кулланылуына, яшәешенә тәэсир итә торган иҗтимагый-сәяси, мәдәни шартлар.
Энантиосемия – бер сүзнең ике капма-каршы мәгънә белдерүе: дан – яманат, уңай сыйфат; асыл кош –контекстка карап, уңай мәгънәдә һәм тискәре мәгънәдә килә ала.
Эпидигматик мәгънә (гр. еpidosis - өстәлү, кушылып китү) – күпмәгънәле сүзнең үсеш процессында барлыкка килгән, өстәлгән мәгънәләре: салу – кием салу, йорт салу, күз салу, юл салу.
Этимология (гр. etуmon – чын, logos - өйрәнү) – 1. Сүзнең килеп чыгышын һәм мәгънә үсешен өйрәнә торган фән; 2. Сүзнең килеп чыгышы. Э. сүзнең мотивлаштыру мөмкинлеген, сәбәпләрен өйрәнә, мәгънә үсешендә барлыкка килгән үзенчәлекләрне ачыклый. Э. 3 принцибы билгеле: 1) фонетик принцип – телдәге тарихи аваз тәңгәллекләре нигезендә сүзнең беренчел вариантын торгызуны максат итеп куя, 2) семантик принцип – сүз мәгънәсенең тарих дәвамында үсеш-үзгәрешен өйрәнеп, сүзләр арасында мәгънә бәйләнешен торгызуны максат итә, 3) сүз ясалышы принцибы – сүзнең беренчел төзелешен торгызуны максат итеп куя.
Этимон (гр. etуmon – чын) – сүзнең югалган, әмма махсус тикшеренүләр ярдәмендә торгызыла торган мәгънәсе һәм формасы: чая, шаян, шаяру сүзләренең этимоны – йай/җай (җ>ч-ц, ч>ш). Беренчел мәгънә югалу сүзнең тамырдаш берәмлекләре белән һәм фонетик яктан, һәм семантик яктан бәйләнеше өзелү нәтиҗәсендә барлыкка килә.
Этноним (гр. ethnos – халык, кабилә, onyma – исем) – төрле этник төркемнәрнең исем-атамалары (төркиләр, болгарлар, татарлар, хазарлар, руслар, греклар һ.б.) Тел белемендә макроэтноним – зур, эре этник төркемнәрнең исем-атамалары һәм микроэтноним – зур булмаган милләтләрнең исем-атамалары аерыла.
Этнонимика – этнонимнарның барлыкка килүен, таралышын, кулланылышын һәм төзелеш-ясалыш үзенчәлекләрен өйрәнә торган ономастиканың бер тармагы.
Этнонимия – этнонимнар җыелмасы.
Этнографизм (гр. ethnos – халык , grahpo- язу) – аерым бер сөйләштә генә таралган, төбәк халкының гореф-гадәтен, көнкүрешен чагылдырган сүз. М-н, көймә - себер татарларында килен алып кайта торган арба; тәкә - Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында киң таралган ризык атамасы һ.б.

Эмоциональ-экспрессив лексика (лат. expressio – белдерү) – сөйләмне тәэсирле, тирән мәгънәле итә, фикерне калкурак күрсәтә торган чаралар, хискә һәм тойгыга бай сүзләр. М-н: балакай, кызчыгым, сандугачым, пешмәгән, башсыз һ.б.

Эргонимия - төрле оешма, учреждение атамасы булган ономастик берәмлек. М-н: кибет атамалары “Бәхетле”, “Ләйсән”; фирма исемнәре.
Яңа сүз - Кара: неологизм

Апеллятивлашу – ялгызлык исеменең күмәклек сүз рәтенә күчеше. Мәс., рентген, хрущевка, мәҗнүн.

Билингвизм – билгеле бер дәүләт, җәмгыять кысаларында сөйләм ситуациясенә бәйле ике телнең янәшә кулланылышы, бер-берсенә тәэсире. Мәс., татар һәм рус икетеллелеге. ● Юсупов Р. Икетеллелек һәм сөйләм культурасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.

Дублет (франц. double - икеләтелгән) – абсолют синонимнар. Мәс., дифференциация – аерма, орфография – дөрес язу, лингвистика – тел белеме.

Контекст (лат. contextus– кушылма, бәйләнеш) – анализлана торган сүзнең мәгънәсен, кулланылыш үзенчәлекләрен билгеләү максатыннан алынган текст фрагменты, өлеше. Анализ максатыннан чыгып, микроконтекст – анализлана торган сүзнең мәгънәсен ачу һәм аның ярдәмендә барлыкка килгән күзаллауларны ачыклау өчен кирәкле берәмлекләрнең минималь җыелмасы һәм макроконтекст – сүзнең тулы бер тексттагы вазифасын билгеләү өчен кирәкле берәмлекләрнең күләмле җыелмасы аерыла.

Космоним – барлык төр күк җисемнәре атамалары. Мәс., Чүмеч йолдыз, Сатурн, Тимер казык йолдызы. Аларны өйрәнә торган ономастика тармагы космонимика дип атала.

Мифоним – мифларда, легенда, әкиятләрдә, риваятьләрдә урын алган, ономастиканың төрле өлкәләренә караган барлык төр ялгызлык исемнәре.

Оним (грек. onyma) – кара: ялгызлык исеме.

Онимлашу – күмәклек сүз яисә сүзтезмәнең ялгызлык исеме рәтенә күчеше. Мәс., ирек – Ирек, чәчәк – Чәчәк; ташлы яр – Ташлыяр.

Поэтик ономастика (ономатопоэтика) – ономастиканың матур әдәбият әсәрләрендәге барлык төр ялгызлык исемнәрен, аларның барлыкка килү принципларын, стилен, тексттагы функциясен, укучылар тарафыннан кабул ителешен өйрәнә торган тармагы.

Поэтоним – атау вазифасыннан тыш, текстта, әдәби әсәрләрдә эстетик, стилистик функция дә башкара торган поэтик антропонимнар. Мәс., Ә. Еники әсәрендә Акъәби исеме - чисталык, саф күңеллелек символы.

Региональ ономастика – билгеле бер төбәктәге атамаларның үзенчәлекләрен өйрәнү белән бәйле ономастик тикшеренүләр.

Семиотика (грек. semeion - билге, знак) - төрле мәгълүмат бирергә сәләтле билге, знакларның кулланылыш үзенчәлекләрен өйрәнә торган фән. Гадәттә, милли традицияләр турында мәгълүмат бирә торган семиотик билгеләргә сүзләр, милли мәдәният күренешләре, йола-гадәтләр һ.б. керә, алар халыкның милли күзаллауларын, дөньяга карашын чагылдырырга сәләтле.

Стиль (лат. stilus – язу таякчыгы) – тел, сөйләм чараларыннан, мөмкинлекләреннән файдалану алымнарының теге яки бу төре һәм шуңа хас үзенчәлекләр.

Сүзнең эчке формасы – яңа лексик мәгънә барлыкка килгәндә атама нигезенә салынган билге. Мәс., “сирәкләнү, тыгызлыгы кимү” билгесе “кимү, азаю” мәгънәсен белдереп килгән сыеклану (белем сыеклану) сүзендә саклана; “әкрен хәрәкәтләнү” билгесе кешегә хас шундый сыйфатны аңлатканда ташбака сүзендә саклана. Кара: лексик мәгънә.

Тавтология (грек. tautologia, tauto – шул ук, logos – сүз) – бертөрле, тамырдаш һәм охшаш яңгырашлы сүзләр, әйләнмәләрнең бер үк яки янәшә җөмләләрдә кабатлануы, шулай ук җөмләләрдә бертөрле кушымчаларның кабатлануыннан гыйбарәт стилистик төгәлсезлек. Мәс., Киләчәктә “Яшь йолдызлар” бәхетле йолдыз астында туган булсалар, әлбәттә, альбом чыгару бәхетенә дә ирешерләр. (Матбугаттан)

Троп (грек. tropos – сөйләм әйләнмәсе, образ) – сөйләмнең сәнгатьлелеген, образлылыгын арттыру максатыннан күчерелмә мәгънәдә кулланылган сүзләр яисә сүзтезмәләр.

Эргонимия – төрле оешма, учреждение атамасы булган ономастик берәмлек. Мәс., кибет исемнәре: “Бәхетле”, “Ләйсән”; фирма исемнәре.

Ялгызлык исеме (оним) - әйбер, күренешләрне, кешеләрне башкалардан аерып, конкретлаштырып атый торган сүз, сүзтезмә яисә җөмлә. Бу төркем сүзләр исем сүз төркеменә генә хас булганлыктан, ялгызлык исеме термины киң кулланыла. Бирегә антропоним, топоним, зооним, астроним, космоним, эргонимнар керә. Ялгызлык исемнәрен өйрәнү белән ономастика (кара) фәне шөгыльләнә.

Яңа сүз – кара: неологизм.



1 Сигнал мәгънәле сүзләрне күрсәтеп үтү җитә.





Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет