Программада 52 сәгать каралган
Татар теленнән гомуми белем бирү эчтәлеге
Пландагы контроль дәресләр- 3, сочинениеләр-1, тәрҗемә эше.-1, бәйләнешле сөйләм үстерү-2,
изложение
Программада татар теленә өйрәтүнең төп максаты һәм бурычлары түбәндәгедән гыйбарәт:
Тыңлап аңлау. Сөйләмдәге сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аңлау, аларны бер-берсеннән аеру.
әйтелгән фикердәге мөһимрәк булган вакыйгаларың эзлеклелегенә төшенү.
Сөйләү. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү. Укуга һәм көндәлек
тормышка кагылышлы темалар буенча әңгәмә кору.Укылган
текстка сорау кую, аның эчтәлеге
буенча бирелгән сорауларга җавап бирү, планын төзү. Укучыларга якынрак булган темалар буенча
сөйләшү. Гадирәк җөмләләрдән төзелгән төрле темаларга кагылышлы монологик сөйләм оештыра
белү, интонация үзенчәлекләрен үзләштерү.
Сөйләм этикеты үрнәкләреннән дөрес файдалану.
Уку. Әкиятләрне, кечкенә хикәяләрне, дәреслектәге текстларны аңлап, дөрес, йөгерек итеп укый
белү.
Текстның төп фикерен аңлап, темасын билгели алу, кирәкле урыннарын сайлап уку. Гади
план төзеп, текстның эчтәлеген сөйләү һәм укучының текстка мөнәсәбәтен белдерү.
Язу. Язма сөйләм белән телдән сөйләмнең аермасы. Җөмләне тексттан аера белү. Хат һәм төрле
котлау текстлары язу.
Укыту – методик комплекты
1. “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту
программалары”на (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, Казан. “Мәгариф” нәшрияты,
2003)
1. Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт
стандарты.(Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М.,Хаков В.Х., Измайлова Г.Г., Хәмидуллина
Э.Х.Казан, 2005.)
3. 4 нчы сыйныфта татар теле дәреслеге. (Ф.Ф.Харисов. Ч.М.Харисова. Казан,
“Мәгариф” , 2004)
Достарыңызбен бөлісу: