Нурислам Ибраһимов Бисмилләһир-рахмәнир-рахим


وَأَنَّ هَذَا صِرَاطِي مُسْتَقِيمًا فَاتَّبِعُوهُ وَلا تَتَّبِعُوا السُّبُلَ فَتَفَرَّقَ



бет4/29
Дата23.06.2016
өлшемі1.82 Mb.
#153899
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   29

وَأَنَّ هَذَا صِرَاطِي مُسْتَقِيمًا فَاتَّبِعُوهُ وَلا تَتَّبِعُوا السُّبُلَ فَتَفَرَّقَ

بِكُمْ عَنْ سَبِيلِهِ ذَلِكُمْ وَصَّاكُمْ بِهِ لَعَلَّكُمْ تَتَّقُونَ 

«Дөреслектә, бу – Минем туры юлым. Аңа иярегез, сезне Аның юлыннан адаштыра торган башка юллар белән бармагыз. Бу – сез тәкъва булсын өчен Мин сезгә боерган нәрсәләр».94

Ә Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең әлеге сүзләре җитә:

تَرَكْتُ فِيكُمْ أَمْرَيْنِ لَنْ تَضِِلُّوا مَا مَسَكْتُمْ بِِهِمَا : كِتَابَ اللَّهِ وَسُنَّةَ نَبِيِّهِ

«Мин сезнең арада ике нәрсә калдырдым: Аллаһының Китабы һәм Аның Пәйгамбәренең сөннәте. Аларга тотын-сагыз, беркайчан да туры юлдан тайпылмассыз».

17. Диндәге каршылыклар.

Өммәт таркалуның әһәмиятле сәбәпләреннән берсе – гыйлем турындагы бәхәсләр, гыйбадәтләрне кеше күрсен өчен кылу. Моның нәтиҗәсендә өммәт эчендә төп мәсь-әләләр буенча каршылыклар килеп чыга. Аның төрле юл белән баручы әгъзалары бер-берсеннән аерылалар. Шуңа күрә дә, Коръән безгә шәригать хөкемнәрен үтәргә боера. Без шәригать кушканны үтибез, аңа каршы килгән фикер-ләр, фәтваларны кабул итмибез.

Аллаһы Тәгалә әйткән:

شَرَعَ لَكُمْ مِنَ الدِّينِ مَا وَصَّى بِهِ نُوحًا وَالَّذِي أَوْحَيْنَا إِلَيْكَ وَمَا

وَصَّيْنَا بِهِ إِبْرَاهِيمَ وَمُوسَى وَعِيسَى أَنْ أَقِيمُوا الدِّينَ وَلا تَتَفَرَّقُوا فِيهِ 

«Ул Нухка, сиңа, Ибраһимга, Гайсәгә боерган нәрсәне диндә сезгә дә йөкләде: дин боерыкларын үтәгез, бүлгә-ләнмәгез!»95

Пәйгамбәр галәйһиссәләмгә килгәндә, ул безне Коръ-әнне өйрәнергә, аның мәгънәсен аңларга тырышырга өн-ди. Коръәнне тәфсир кылганда бәхәс килеп чыкса, йөрәк-ләр чистарганчы, акыл сафланганчы эзләнүләрне куеп то-рырга, шул вакытта гына Аллаһының Китабына кайтырга боера.

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

اقْرَؤُوا الْقُرْآنَ مَا ائْتَلَفَتْ عَلَيْهِ قُلُوبُكُمْ ، فَإِذَا اخْتَلَفْتُمْ فَقُومُوا عَنْهُ

«Коръән турында йөрәкләрегез килешүдә булганда аны укыгыз. Әгәр аерылсагыз, аны калдырыгыз».96

Пәйгамбәр галәйһиссәләм үлем хәлендә булганда да, таркалуларны булдырмаска тырышкан. Мәгълүм булган-ча, ул сәхабәләренә аннан соң беркайчан да юлдан тай-пылмаячак нәрсәне язарга тәкъдим иткән. Ләкин сәхабә-ләр шул вакытта нәрсә яздырырга кирәклеге турында бә-хәсләшә башлаганнар. Ул язганын ертып ташлаган да: «Минем янымнан китегез!» – дигән. Шул рәвешчә, Пәй-гамбәр галәйһиссәләм аларны бәхәстән коткарырга һәм таркалуның югалтуларга китерүен күрсәтергә теләгән.

Шуңа күрә, Ибне Габбас: «Бөтен бәла алар арасында бәхәс килеп чыгуда һәм аларның тавыш куптаруында. Бу Пәйгамбәргә алар өчен язу язып бирергә комачаулаган», – дип бик еш әйтә торган булган.97

18. Үз теләкләреңә иярүнең зарары.

Әгәр диндәге бәхәсләрнең сәбәбе үз файдаң артыннан куу, теләкләреңә иярү, кирелек һәм гаделсезлек булса, бу – иң начары. Шуның өчен Коръәндә үзләренең гамәлләре белән диндә таркаулыкларга һәм мөселманнар арасын бо-зуларга китерелә. Андыйларны Аллаһ Исламнан читләш-терә, Үзенең Илчесеннән аера. Коръәндә болай диелгән:

إِنَّ الَّذِينَ فَرَّقُوا دِينَهُمْ وَكَانُوا شِيَعًا لَسْتَ مِنْهُمْ فِي شَيْءٍ

إِنَّمَا أَمْرُهُمْ إِلَى اللَّهِ ثُمَّ يُنَبِّئُهُمْ بِمَا كَانُوا يَفْعَلُونَ 

«Дөреслектә, үз диннәренә таркалу керткән һәм фир-каларга бүленгән кешеләргә синең бернинди катнашың да юк. Аларның эшләрен Аллаһ хәл итә, ә аннары кылган эш-ләрен аңлата».98

Монда Аллаһ Мөхәммәт галәйһиссәләмгә мөрәҗәгать итеп, аның әлеге кешеләр өчен җаваплы түгел икәнен күр-сәтә.

Алда сөйләп үтелгән нәрсәләрдә бернинди нигезсез булган бәхәсләр турында сүз бара. Андый бәхәсләр ха-лыкларның һәлак булуларының сәбәбе булган. Аллаһы-ның Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

فَإِنَّمَا أَهْلَكَ الَّذِينَ مِنْ قَبْلِكُمْ كَثْرَةُ مَسَائِلِهِمْ ، وَاخْتِلافُهُمْ عَلَى أَنْبِيَائِهِمْ

«...сезгә кадәр яшәүчеләрне күп сорау бирүләре һәм пәйгамбәрләре белән килешмәүләре һәлак итте».

Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَلا تَكُونُوا كَالَّذِينَ تَفَرَّقُوا وَاخْتَلَفُوا مِنْ بَعْدِ مَا جَاءَهُمُ الْبَيِّنَاتُ 

«Ачык дәлилләр килгәннән соң бүленүчеләр һәм кар-шы килүчеләр кебек булмагыз».99

وَمَا تَفَرَّقَ الَّذِينَ أُوتُوا الْكِتَابَ إِلاَّ مِنْ بَعْدِ مَا جَاءَتْهُمُ الْبَيِّنَةُ  «Ачык дә-лил килгәннән соң Китап бирелүчеләр аерылдылар».100

Теге яки бу дәлил белән нигезләнгән каршылыкларга килгәндә, бу бүлектә алар турында сүз бармый. Андый бү-ленүләр өммәтнең таркалуына китермиләр. Киресенчә, шәригатьнең сыгылмалы икәнен күрсәтәләр.

Ибне Гомәр разыяллаһү ганһү сөйләгән: «Чокыр янындагы сугыштан Әхзәб) өйгә кайткач, Пәйгамбәр га-ләйһиссәләм безгә әйтте: لا يُصَلِّيَنَّ أَحَدُكُمُ الْعَصْرَ إِلاَّ فِي بَنِي قُرَيْظَةَ «Берегез дә икенде намазын Бәнү Курайза кабиләсеннән башка урында укымасын!»101

Юлда булганда әлеге намаз вакыты җитте дә, кайбер-ләре: «Без шул кабиләгә барып җиткәнче намаз укымый-быз», – диделәр, икенчеләре: «Без монда укыйбыз, чөнки бездән бу таләп ителмәде», – дип әйттеләр. Бу турыда Пәйгамбәргә сөйләгәч, ул аларның берсен дә ачулан-мады.

19. Әлеге хәдистә булдыра алган кешегә гомеренә бер мәртәбә хаҗ кылу фарыз икәнлеге әйтелә.


Яхшы һәм хәләл нәрсә генә кабул була
9عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ قَالَ : قَالَ رَسُولُ اللَّهِ : إِنَّ اللَّهَ طَيِّبٌ لا يَقْبَلُ إِلاَّ طَيِّبًا ، وَإِنَّ اللَّهَ أَمَرَ الْمُؤْمِنِينَ بِمَا أَمَرَ بِهِ الْمُرْسَلِينَ فَقَالَ تَعَالَى :  يَا أَيُّهَا الرُّسُلُ كُلُوا مِنَ الطَّيِّبَاتِ وَاعْمَلُوا صَالِحًا وَقَالَ تَعَالَى :  يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا كُلُوا مِنْ طَيِّبَاتِ مَا رَزَقْنَاكُمْ ثُمَّ ذَكَرَ الرَّجُلَ يُطِيلُ السَّفَرَ أَشْعَثَ أَغْبَرَ يَمُدُّ يَدَيْهِ إِلَى السَّمَاءِ يَا رَبُّ يَا رَبُّ ، وَمَطْعَمُهُ حَرَامٌ ، وَمَشْرَبُهُ حَرَامٌ ، وَمَلْبَسُهُ حَرَامٌ ، وَغُذِيَ بِالْحَرَامِ ، فَأَنَّى يُسْتَجَابُ لَهُ

Әбү Һөрәйрә разыяллаһү ганһү сөйләгән: «Аллаһы-ның Илчесе әйтте: «Әй кешеләр, Аллаһ – Яхшы һәм Ул яхшыдан башканы кабул итми. Дөреслектә, Аллаһ мөэ-миннәргә пәйгамбәрләргә боерган нәрсәне боерган. Алла-һы Тәгалә әйткән: «Әй пәйгамбәрләр! Яхшыны ашагыз һәм изге гамәлләр кылыгыз».102

Аллаһы Тәгалә, шулай ук, әйткән: «Әй иман китерү-челәр! Без сезгә биргән яхшыларны ашагыз...»103 Шуннан соң, Пәйгамбәр галәйһиссәләм тузанга баткан, тузгыган чәчле, озак вакыт сәфәрдә булган кешене искә алды. Ул кеше кулларын күккә таба күтәрә һәм: «Әй Раббым, әй Раббым!» – дип кабатлый. Әмма аның ашаганы – хәрам, эчкәне – хәрам, киеме – хәрам, ул хәрам белән туклан-дырылган. Аңа ничек итеп җавап бирелсен соң?»104
Хәдиснең әһәмияте

Әлеге хәдис Исламның нигезләренә һәм хөкемнәренә карый. Хәләлне кабул иткәндә һәм хәрамнан баш тарткан-да аңа таянырга кирәк. Бу хәдис мөэминнәр җәмгыятен тө-зүгә зур файда китерә. Шул җәмгыятьтә һәр кеше үзенә теләгәнне кардәшенә дә тели, шәригать билгеләгән чик-ләрне үтми, яхшы, хәләл нәрсәләр белән генә канәгать-ләнә.



Хәдисне аңлау

1. Кабул булачак яхшы нәрсә.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

أَيُّهَا النَّاسُ إِنَّ اللَّهَ طَيَّبٌ لا يَقْبَلُ إِلاَّ طَيِّبًا

«Әй кешеләр, Аллаһы Тәгалә – Яхшы, Ул яхшыдан башканы кабул итми...» Әлеге сүзләр эшләргә, матди бай-лыкларга, сүзләргә һәм фикерләргә дә карыйлар.

Аллаһы Тәгалә яхшы, начардан, мәсәлән, риядан азат эшне генә, шулай ук яхшы, хәләл матди байлыкларны гы-на кабул итә. Пәйгамбәр галәйһиссәләм кешеләрне хәләл кәсеп ителгән малдан садака бирергә чакырган. Шуңа кү-рә, ул әйткән: وَلا يَقْبَلُ اللَّهُ إِلاَّ طَيِّبًا «... Аллаһ яхшыдан баш-каны кабул итми...» Ягъни, садаканың хәләл булганы гына Аллаһыга ирешә.

Сүзләрнең дә яхшысы гына Аллаһыга барып җитә. Аллаһы Тәгалә әйткән:  إِلَيْهِ يَصْعَدُ الْكَلِمُ الطَّيِّبُ وَالْعَمَلُ الصَّالِحُ يَرْفَعُهُ  «Аңа яхшы сүз барып җитә, ә изге гамәл аны күтәрә».105

Аллаһы Тәгалә сүзләрне яхшыга һәм яманга бүлгән:

أَلَمْ تَرَى كَيْفَ ضَرَبَ اللَّهُ مَثَلاً كَلِمَةً طَيِّبَةً كَشَجَرَةٍ طَيِّبَةٍ 

«Син Аллаһның яхшы сүзне тәүхид сүзен) яхшы агач кебек мисал итеп китергәнен күрмисеңмени?»106

وَمَثَلُ كَلِمَةٍ خَبِيثَةٍ كَشَجَرَةٍ خَبِيثَةٍ 

«Ә начар сүз көфер сүз) начар агачка тиң».107

Мөэминнәрдән һәм чисталардан кала Аллаһ каршына беркем дә уңышка ирешмәячәк.  الَّذِينَ تَتَوَفَّاهُمُ الْمَلائِكَةُ طَيِّبِينَ
«... аларның җаннарын фәрештәләр чиста килеш ала-лар...»108

Алар җәннәткә кергәндә, фәрештәләр болай дип сә-ламләячәкләр:  سَلامٌ عَلَيْكُمْ طِبْتُمْ فَادْخُلُوهَا خَالِدِينَ  «Сәлам ты-нычлык) сезгә! Сез чиста булдыгыз, җәннәткә мәңгегә ке-регез!»109

Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең «Аллаһ яхшыдан баш-каны кабул итми...» дигән сүзләре турында Ибне Рәҗәп әйткән: «Мөэмин турында тулаем әйткәндә, аның йөрәге дә, теле дә, тәне дә чиста була. Чөнки йөрәгендә иман яши, теле Аллаһыны искә ала, башка әгъзалары изге гамәлләр кыла. Ул гамәлләр иманның нәтиҗәләре һәм аның өлешләре».

2. Нинди гамәлләр кабул ителәләр һәм яхшы санала-лар?

Мөэминнең гамәлләре яхшы булсын һәм кабул ител-сен өчен, аның ризыгы яхшы һәм хәләл булырга тиеш. Чөнки хәрам әйбер гамәлләрне боза, аларның кабул булу-ына комачаулый. Шуңа күрә, Аллаһының Илчесе башта болай дигән: أَيُّهَا النَّاسُ إِنَّ اللَّهَ طَيِّبٌ لا يَقْبَلُ إِلاَّ طَيِّبًا «Әй кешеләр! Аллаһ – Яхшы, Ул яхшыдан башканы кабул итми». Ә ан-нары моңа өстәгән: وَإِنَّ اللَّهَ أَمَرَ الْمُؤْمِنِينَ بِمَا أَمَرَ بِهِ الْمُرْسَلِينَ «Дө-реслектә Аллаһ мөэминнәргә пәйгамбәрләргә боерган нәр-сәләрне боерган». Аллаһы Тәгалә әйткән:

يَا أَيُّهَا الرُّسُلُ كُلُوا مِنَ الطَّيِّبَاتِ وَاعْمَلُوا صَالِحًا «Әй пәйгамбәрләр! Яхшыны ашагыз һәм изге гамәлләр кылыгыз».110

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا كُلُوا مِنْ طَيِّبَاتِ مَا رَزَقْنَاكُمْ «Әй иман китерү-челәр! Без сезгә биргән яхшы нәрсәләрне ашагыз».111

Ягъни пәйгамбәрләргә һәм алар җибәрелгән кешеләр-гә яхшы, хәләл нәрсәләр белән тукланырга, изге гамәлләр кылырга боерылды. Ризыклары хәләл булганда, эшләре дә изге булачак. Әгәр ризыклары хәрам булса, гамәлләре ни-чек кабул булсын?

Ибне Габбас сөйләгән: «Бервакыт Аллаһының Илчесе янында мин:  يَا أَيُّهَا النَّاسُ كُلُوا مِمَّا فِي الأَرْضِ حَلالاً طَيِّبًا  «Әй кеше-ләр, җирдә булган нәрсәләрнең хәләл, яхшы булганнарын ашагыз...»112 дигән аятьне укыдым. Шуннан соң Сәгъд би-не Әбү Вәккас урыннан торды да: «Әй Аллаһының Илче-се, Аллаһыдан минем догаларын кабул булуны сорачы», – диде. Пәйгамбәр болай дип җавап бирде:

يَا سَعْدُ ، أَطِبْ مَطْعَمَكَ تَكُنْ مُسْتَجَابَ الدَّعْوَةِ ، وَالَّذِي نَفْسُ



مَحَمَّدٍ بِيَدِهِ إِنَّ الْعَبْدَ لَيَقْذِفُ اللُّقْمَةَ الْحَرَامَ فِي جَوْفِهِ مَا يَتَقَبَّلُ اللَّهُ مِنْهُ

عَمَلاً أَرْبَعِينَ يَوْمًا وَأَيُّمَا لَحْمٍ نَبَتَ مِنْ سُحْتٍ فَالنَّارُ أَوْلَى بِهِ

«Әй Сәгъд, синең ашаган ризыгың хәләл булсын, шул чагында догаларын кабул булачак. Мөхәммәтнең җаны Аның кулында булган Зат белән ант итәм, Аллаһының бәндәсе бер кисәк хәрам ризык йотса, Аллаһ аның дога-сын кырык көн кабул итмәячәк. Хәрамнан төзелгән һәр бәндәнең ите утка иң лаеклы».113

3. Кабул булмау.

Кайбер хәдисләрдә гамәлләрнең кабул булмавы ту-рында сөйләнелә. Кайчакта әлеге кабул булмауның сәбәбе аның дөрес кылынмавы икәнлеге күрсәтелә. Аллаһының Илчесе әйткән: لا يَقْبَلُ اللَّهُ صَلاةَ أَحَدِكُمْ إِذَا أَحْدَثَ حَتَّى يَتَوَضَّأَ «Тә-һарәт алганчы, Аллаһ нәҗесләнгән кешенең намазын ка-бул итми».

Ә кайбер хәдистә «кабул булмый» дигәндә, аның Ал-лаһының әҗеренә лаеклы булмавы күз алдында тотыла. Мәсәлән, бер хәдисендә Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай дигән: «Ире ачуланган хатынның, күрәзәчегә баручының, хәмер эчүченең намазы кырык көн кабул булмый».

Ә без тикшерә торган хәдистә «Ул яхшыдан башканы кабул итми...» диелә.

Икенче хәдистә Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Урлан-ган акчага сатып алган кием белән намаз укучының нама-зы кабул булмаячак», – дигән.

Әлеге хәдисләрдә бу гамәлләрнең әҗере камил бул-мавы турында сөйләнелә. Әмма кеше үзенең фарызын үтә-ве сәбәпле алар кабул булачаклар.

4. Кеше хәрамнан ничек котыла ала?

Мөселман хәрам акчаларның хуҗасы кем булуын бе-лә алмаса яки ул кешене табарга мөмкнчелеге булмаса, ул аларны садака итеп таратырга тиеш. Аның әҗере акчаның хуҗасына була. Мәлик бине Динар сөйләгән: «Бервакыт мин Гата бине Әбү Рабаһка хәрам акчага хуҗа булып, аның кемнеке икәнен белмәүче, ләкин аннан котылырга теләүче турында сорау бирдем. Ул: «Аңа ул акчаларны са-дака итеп таратырга кирәк, һәм мин ул әҗер алыр дип әйт-мим», – диде».

Имам Шәфигый «мондый акчаларны таратырга тү-гел, хуҗасы табылганчы сакларга кирәк» дип санаган.

Ибне Рәҗәб: «Аларны садака итеп тарату дөресрәк. Чөнки акчаны юкка чыгару, әрәм итү тыела. Ә аларны бик озак вакыт саклау әрәм итүгә һәм залимнәр кулына тап-шыруга тиң. Ул акчалар хуҗасы өчен бирелеп, аңа Ахи-рәттә файда китерсен өчен садакадан башка нәрсә түгел. Чөнки хуҗасы аларны бу дөньяда куллана алмый»,– дип әйткән.

5. Дога кабул булуның кайбер сәбәпләре.

а) озын сәфәр.

Сәфәр узе үк дога кабул булуның сәбәбе санала.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

ثَلاثُ دَعَوَاتٍ يُسْتَجَابُ لَهُنَّ لا شَكَّ فِيهِنَّ : دَعْوَةُ

الْمَظْلُومِ ، وَدَعْوَةُ الْمُسَافِرِ ، وَدَعْوَةُ الْوَالِدِ لِوَلَدِهِ

«Өч доганың кабул булуына шик юк: рәнҗетелүченең догасы, мосафирның догасы, атаның балалары өчен дога-сы».

Сәфәр озак дәвам итсә, аның кабул булачагының их-тималы тагын да арта. Чөнки мондый очракларда кеше ту-ган якларын сагына, төрле авырлыклар кичерә. Шул сә-бәпле аның итәгате арта. Ә итәгать – дога кабул булуның әһәмиятле сәбәпләреннән берсе.

б) Кулларны югары күтәрү.

Бу дога кылу кагыйдәләре исәбенә керә. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

إِنَّ اللَّهَ حَيٌّ كَرِيمٌ يَسْتَحْيِي إِذَا رَفَعَ الرَّجُلُ إِلَيْهِ يَدَيْهِ أَنْ يَرُدَّهُمَا صِفْرًا خَائِبَتَيْنِ

«Дөреслектә, Аллаһ оялчан һәм юмарт. Аңа таба үзе-нең кулларын күтәргән кеше аларны төшерсә һәм аның өметләре акланмаса, Аллаһыга оят була».114

Яңгыр сорап дога кылганда Пәйгамбәр култык асты-ның аклыгы күренерлек дәрәҗәдә кулларын күккә таба кү-тәргән. Ә Бәдер сугышында мөшрикләргә каршы ярдәм сорап дога кылганда, ул кулын шул хәтле югары күтәргән, хәтта җилкәләреннән япмасы төшеп киткән.

в) Аллаһыга ялварып дога кылу.

Бу очракта Аллаһыны еш искә алу күз алдында то-тыла.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

إِذَا قَالَ الْعَبْدُ : يَا رَبُّ أَرْبَعًا ، قَالَ اللَّهُ لَبَّيْكَ عَبْدِي ، سَلْ تُعْطَهُ

«Бәндә дүрт тапкыр, «Әй, Раббым!» – дип әйткәннән соң, Аллаһ: «Мин ишетәм сине, әй бәндәм, сора һәм Мин сиңа шуны бирәчәкмен!» – ди».115

6. Дога кабул булуга комачаулый торган нәрсәләр.

Әлеге хәдистә Пәйгамбәр галәйһиссәләм хәрам ри-зык, эчемлек, кием дога кабул булуга комачаулавын күр-сәтә. Пәйгамбәр галәйһиссәләм فَأَنَّى يُسْتَجَابُ لَهُ «... Аңа ничек җавап бирелсен?» – дип сорап, әлеге эшнең булу ихтималы аз икәнен, ләкин бөтенләй үк юк түгел икәнен күрсәтә.

7. Дога – гыйбадәтнең асылы. Чөнки кеше башка бер-кемгә дә өметләнмәгәндә Аллаһыга дога кыла. Бералла-лыкның һәм эчкерсезлекнең хакыйкый асылы шуннан гыйбарәт тә инде. Моннан да югарырак гыйбадәт юк.

8. Әлеге хәдис хәләл нәрсәне сарыф итүнең зарурлы-гын, башка төрлене сарыф итүдән саклануның кирәклеген күрсәтә.

9. Аллаһыга дога кылырга теләүче хәләл нәрсә генә ашарга, хәләл кием генә кияргә тиеш.

10. Аллаһ мөэминнәрдән яхшы нәрсәне кабул итә, ул нәрсәләрне арттыра һәм бәрәкәт бирә.
Уртача булу һәм шикледән баш тарту
10عَنْ أَبِي مُحَمَّدٍ الْحَسَنِ بْنِ أَبِي طَالِبٍ ، سِبْطِ رَسُولِ اللَّهِ

وَرَيْحَانَتِهِ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُمَا ، قَالَ : حَفِظْتُ مِنْ رَسُولِ اللَّهِ  : دَعْ

مَا يَرِيبُكَ إِلَى مَا لا يَرِيبُكَ

Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең сөеклесе һәм оныгы Әбү Мөхәммәт Хәсән бине Гали бине Әбү Талип разыял-лаһү ганһү әйткән: «Мин Аллаһының Илчесенең болай ди-гәнен ишеттем: «Үзеңдә шик уяткан нәрсәне ташла, шик уятмаганына мөрәҗәгать ит».116



Хәдиснең әһәмияте

Әлеге хәдис Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең аз сүзле булып та, үз эченә күп мәгънә туплаган, аның хикмәтенең чагылышы булган хәдисләре исәбенә керә. Бу сүзләргә ул Ислам диненең бер нигезен – һәрвакытта да шикледән баш тартырга һәм шиксез булганына таянырга кирәклеген – салган. Менә шуңа күрә дә, Ибне Һәҗәр Хәйтами: «Әлеге хәдис динең бөек нигезе һәм тәкъвалар таяна торган тәкъ-валыкның асылы булып тора. Ул безне шикләр караңгы-лыгыннан һәм ышаныч нурын каплаучы карашлардан сак-лый», – дип яза.



Хәдисне аңлау

1. Шикледән баш тарту.

Гыйбадәткә, кешеләр белән мөгамәләләргә, никах-лашу кебек хөкемнәргә караган мәсьәләләрдә шикледән баш тарту, гел хәләлгә генә юнәлү мөселманны тәкъва-лыкка илтә. Ә тәкъвалык шайтан вәсвәсәсеннән саклый, ике дөньяда да бәхетле итә. Хәләл нәрсә мөэминнең күңе-лендә бернинди шик тә уятмый. Аның җаны хәләл нәрсәгә ирешкәндә бәхет кичерә. Ә шикле нәрсәгә якынаючы ке-ше тышкы яктан тыныч күренсә дә, аның күңеле борчылу, тангысызлык, шикләнү белән тулган. Әгәр ук кеше шикле нәрсәне даими рәвештә эшләргә гадәтләнсә, ул зур югалту һәм тулысынча һәлакәткә дучар булачак. Чөнки соңыннан ул хәрамны кылырга да җөрьәт итәчәк. Тыюлык янында йөрүче теләсә кайсы мизгелдә аңа кереп китә ала бит.

2. Безгә кадәр яшәгәннәрнең әйткән сүзләре.

Аларның сүзләренә караганда, ул кешеләр шиксез хә-ләл булган нәрсәгә тотынганнар, шикледән баш тарткан-нар, тәкъвалык белән аерылып торганнар.

Әбү Зәр Гыйфари разыяллаһү ганһү әйткән: «Кеше-нең хәрам булыр дип куркып, хәләлнең бер өлешеннән баш тартуы аның тәкъвалыгы турында сөйли».

Үзенең тәкъвалыгы белән аерылып торган Әбү Габ-деррахман Гамри: «Бәндәгә тәкъвалык хас булса, ул шик-сез нәрсә файдасына шикледән баш тарта», – дигән.

Хәссән бине Әбү Синан: «Тәкъвалыктан да җиңел нәрсә юк: синдә берәр нәрсә шик уятса, аннан баш тарт», – дип әйткән. Хәбәр ителгәнчә, Язид бине Зүрәйгъ әти-сенең биш йөз меңлек мирасыннан баш тарткан. Чөнки әтисе җитәкчеләрнең эшләрен алып барган булган. Язид вафат булганчы пальма яфракларыннан чыпта үргән.

Бервакыт Мисвәр бине Мәхрам сату өчен күп итеп ашамлык сатып алган. Ләкин көз көне яңгыр болытлары күргәч, бу аңа ошамаган. Шунда ул: «Мөселманнарга фай-да китерә торган нәрсә миңа ошамыймени?!» – дигән дә, шул товарлардан бернинди керем дә алмаска ант иткән. Бу турыда Гомәр бине Хаттап разыяллаһү ганһү «Аллаһ сиңа әҗер бирсен!» – дигән.

Кайбер кешеләр: «Әлеге сүзләр артыклыкның, кирә-геннән артык тәкъвалыкның мисалы», – дип әйтергә мөм-киннәр. Аларга без болай дип җавап бирәбез: хәләлнең чи-ген чыкмас өчен, хәрамнан баш тарту өчен мөселман өм-мәте һәрвакытта да тиешле үрнәккә лаек. Мөселман өммә-тендә кешеләрне шикледән ерагаерга өнди торган сүзләр-гә һәм эшләргә урын булмаса, алар һичшиксез шикле һәм хәрам эшләрне кыю рәвештә эшләр иде.

3. Шикләнү һәм ышаныч арасындагы каршылык.

Шикле ышанычлы нәрсәгә каршы торса, без ышаныч-лысына таянырга, шикледән баш тартырга тиеш.

Шәригатьнең «Шикле ышанычлыны юкка чыгармый» дигән кагыйдәсе нәкъ шул турыда сөйли дә. Мисал итеп тәһарәт алган, ә аннары шул тәһарәте турында шикләнүче кешене китерергә була. Мондый очракта ул тәһарәт алган санала. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

إِذَا وَجَدَ أَحَدُكُمْ فِي بَطْنِهِ شَيْئًا فَأَشْكَلَ عَلَيْهِ ، أَخَرَجَ مِنْهُ شَيْءٌ



أَمْ لا ، فَلا يَخْرُجَنَّ مِنَ الْمَسْجِدِ حَتَّى يَسْمَعَ صَوْتًا أَوْ يَجِدَ رِيحًا

«Берәрегез эчендә нәрсәдер эчәк газлары) бар икә-нен сизсә, ләкин аның чыкканмы, юкмы икәнен билгеләү авыр булса, аның тавышын ишеткәнче яки исен сизгәнче мәчеттән китмәсен».117

4. Туры юлда булучы шикленең янында туктап кала.

Шикле нәрсәне ачыкларга чакыруыбыз туры юлда бу-лучыларга юнәлгән. Башта хәрам эшне эшләп, аннары бер өлеше шикле булган нәрсәдән баш тартуга килгәндә, мон-дый кешедән хәрам эшне туктатуны таләп итәргә тиешбез. Шуңа күрә дә, Гыйракта яшәүчеләр Ибне Гомәр разыял-лаһү ганһүдән озынборынның каны турында сорагач, ул әйткән: «Алар Хөсәенне үтергәч, миннән озынборынның каны турында сорыйлар. Ә мин Пәйгамбәрнең болай дигә-нен ишеттем: هُمَا رَيْحَانَتَيَّ مِنَ الدُّنْيَا «Бу дөньяда алар Хәсән белән Хөсәен) минем иң кадерлеләрем».

Бер кеше Бишер бине Хәристән өйләнгән, ләкин әни-се аерылырга куша торган кеше турында сорагач ул: «Әле-ге кеше һәрвакытта да, бөтен эштә дә әнисенә буйсына икән, аңа хатыны белән аерылырга гына кала; ул шулай эшләсен. Әгәр әнисенә буйсынып, хатыны белән аерылса, аннары әнисенә барып, аны кыйнарлык булса, аерылма-сын», – дигән.

5. Дөреслек – тынычлык, ялган – шикле.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

فَإِنَّ الصِّدْقَ طُمَأْنِينَةٌ وَإِنَّ الْكَذِبَ رِيبَةٌ

«Дөреслектә, хаклык – тынычлык, ялган – шикле».118

Аның сүзләреннән аңлашылганча, кешенең соравына җавап бирергә яки берәр мәсьәлә буенча фәтва чыгарырга кирәк булса, тулысынча гадел булу тиеш. Мондый очрак-ларда гаделлекнең билгесе – йөрәкнең тынычлыгы, ялган-ның билгесе йөрәкнең шикләнүе, моның белән килешмәве булачак.

6. Әлеге хәдис фикерләүдә һәм тормыштагы эшләрдә безне ышанычка нигезләнергә боера.

7. Хәләл, гадел һәм хакыйкый булган нәрсәләр ты-нычлыкка һәм канәгатьлеккә илтәләр. Ә ялган һәм хәрам шик, тынычсызлык, нәфрәт уята.



Файдалы нәрсәләр белән шөгыльләнү
11عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ قَالَ : قَالَ رَسُولُ اللَّهِ :

مِنْ حُسْنِ إِسْلامِ الْمَرْءِ تَرْكُهُ مَا لا يَعْنِيهِ

Әбү Һөрәйрә сөйләгән: «Аллаһының Илчесе әйтте: «Кешенең үзенә кагылмаган нәрсә белән шөгыльләнмәве аның Исламны дөрес тануын күрсәтә».119



Хәдиснең әһәмияте

Әлеге аз һәм файдалы сүзләр безгә бу дөнья һәм Ахи-рәт бәхете өчен кирәкле нәрсәләрне аңлата. Галимнәр әй-түенчә, бу сүзләр Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең моңарчы беркем дә әйтмәгән аз күләмле, ләкин тирән мәгънәле хә-дисләре исәбенә керә. Бу хәдис диннең яртысын үз эченә алган. Чөнки дин ул – нәрсәдер эшләү һәм нәрсәдәндер баш тарту. Монда баш тарту турында сөйләнә.



Хәдисне аңлау

1. Иң камил дәүләт төзү.

Исламның максаты – сәламәт дәүләт төзү, кешеләрне килешүдә яшәтү, ызгышлар турында оныттыру. Моннан тыш, Ислам җәмгыятьнең һәр вәкиленең иминлеген тәэ-мин итәргә омтыла. Ә кешеләр арасы бозылу, җәмгы-ятьнең таралуы, кешеләрнең куркыныч хәлдә калуы кебек нәрсәләргә килгәндә, күп очракта моңа кешеләрнең үзлә-ренә карамаган эшләргә катнашуы сәбәп була. Менә шуңа күрә дә, мөселманның туры юлда булуының бер галәмәте – аның үзенә кагылмаган эшләргә катнашмавы.

2. Кешенең үзенә кагылмаган нәрсә белән шөгыльлә-нүе – көчне бушка әрәм итү һәм иман зәгыйфьлегенең билгесе.

Бу дөньяда кеше башка кешеләр арасында яши. Аны алар белән күпсанлы һәм төрле эшләр, мөнәсәбәтләр бәй-ләп тора. Мөселман һәр кылган эше, һәр яшәгән сәгате, һәр әйткән сүзе өчен җавап бирә. Икенче яктан, кеше үзен чорнап алган бөтен нәрсә белән шөгыльләнсә, бу аның фа-рызларын үтәвенә, үзе җаваплы булган эшне эшләвенә ко-мачау итәчәк. Шуның нәтиҗәсендә, ул бу дөньяда да, Ахирәттә дә шелтәләнәчәк.

Әнәс бине Мәлик сөйләгән: «Сәхабәләрдән бер кеше үлгәч, икенчесе: «Аны җәннәт белән шатландырырлар», – диде. Аңа Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай дип җавап бир-де: أَوَلا يَدْرِي فَلَعَلَّهُ تَكَلَّمَ فِيمَا لا يَعْنِيهِ أَوْ بَخِلَ بِمَا لا يَنْقُصُهُ «Син бит моны белмисең! Бәлки ул, үзенә кагылмаган нәрсәне сөй-ләгәндер яки үзендә артыгы белән булганга саранланган-дыр?»120

Пәйгамбәр галәйһиссәләм Әбү Зәргә әйткән:

بِحَسْبِ امْرِئٍ مِنَ الشَّرِّ مَا يَجْهَلُ مِنْ نَفْسِهِ وَيَتَكَلَّفُ مَا لا يَعْنِيهِ  «Бу турыда гыйлеме булмаган килеш үзенә кагылмаган нәрсә белән шөгыльләнүче җитәрлек явызлык кыла».121

3. Файдасыздан баш тарту котылуга илтә.

Үзенең бурычларын, җаваплылыгын белүче мөселман үз-үзе белән мәшгуль, ул үзенә ике дөньяда да файда ки-терә торган эшләрне генә кыла; буш яки артык нәрсә-ләрдән баш тарта, әһәмиятлесенә генә игътибар итә.

Әгәр дә без кеше өчен әһәмиятле нәрсәләрнең әһә-миятсезләренә караганда азрак икәнен белсәк, үзенә ка-гылган нәрсә белән генә шөгыльләнүче кешенең бик күп зарарлы һәм гөнаһлы эшләрдән котылуын аңлыйбыз. Бу аның Исламны дөрес тотуының, иман ныклыгының, тәкъ-валыгы дөрес икәнлегенең билгесе.

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

إِذَا أَحْسَنَ أَحَدُكُمْ إِسْلامَهُ فَكُلُّ حَسَنَةٍ يَعْمَلُهَا تُكْتَبُ لَهُ بِعَشْرِ



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   29




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет