Нурислам Ибраһимов Бисмилләһир-рахмәнир-рахим


كَانَ يَرْجُو اللَّهَ وَالْيَوْمَ الآخِرَ وَذَكَرَ اللَّهَ كَثِيرًا 



бет3/29
Дата23.06.2016
өлшемі1.82 Mb.
#153899
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   29

كَانَ يَرْجُو اللَّهَ وَالْيَوْمَ الآخِرَ وَذَكَرَ اللَّهَ كَثِيرًا 

«Аллаһыга, Кыямәт көненә өметләнүче, Аллаһыны еш искә алучы өчен Аллаһының Илчесе бик гүзәл үр-нәк».58 Әлеге аятьтә сүз өметләнү генә түгел, курку ту-рында да бара).

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

وَمَا أَمَرْتُكُمْ بِهِ فَافْعَلُوا مِنْهُ مَا اسْتَطَعْتُمْ «... мин боерган нәрсә-ләрнең булдыра алганын эшләгез...»

Аллаһы Тәгалә болай дигән:  فَاتَّقُوا اللَّهَ مَا اسْتَطَعْتُمْ  «Алла-һыдан булдыра алган кадәр куркыгыз, тыңлагыз һәм итә-гать итегез».59

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

إِنَّكُمْ لَنْ تُطِيقُوا وَلَنْ تَفْعَلُوا كُلَّ مَا أُمِرْتُمْ بِهِ وَلَكِنْ سَدِّدُوا وَأَبْشِرُوا

«Сез беркайчан да мин боерган барлык эшне эшли ал-маячаксыз һәм эшләмәячәксез. Ләкин дөрес юлга омтылы-гыз һәм шатланыгыз!»60

Ягъни, үз гыйбадәтләрегезне кылганда дөреслектә һәм турылыкка омтылыгыз. Дөреслек дигәндә уртачалык һәм тайпылышларның булмавы күз алдында тотыла.

6. Хәрамнан тыелуга һәм зарарлы нәрсәне бетерүгә чакыру.

Шәригать даими рәвештә зарарга каршы торырга ча-кыра. Шуңа күрә, тыюларга боерыкларга караганда да күбрәк игътибар бирелә. Хәрам гамәлне кылуның аклануы булып гадәттән тыш зарур очрак кына тора ала.

Бүгенге көндә күп кеше дини гыйбадәтләрне кылса да, тулысынча хәрам булган эшләрне эшли. Мәсәлән, күр-гәнебезчә, ураза тотучы кеше риба белән шөгыльләнә, хаҗ кылган хатын-кыз урамга хаҗәтсез чыга, матурлыгын башкаларга күрсәтә. Шул ук вакытта алар гыйбадәтләре Аллаһының газабыннан коткара, «заманча яшәргә кирәк» дип саныйлар. Әмма бу шәригать кануннарына каршы ки-лә. Алардан күренгәнчә, гыйбадәтнең нигезе – хәрам эш-тән тыелу. Котылу өчен үз нәфесең белән көрәшергә ки-рәк. Аллаһының Илчесе әйткән: اتَّقِ الْمَحَارِمَ تَكُنْ أَعْبَدَ النَّاسِ «Хәрам эштән тыел һәм гыйбадәттә сиңа тиңнәр булмая-чак».61

Гайшә анабыз әйткән: «Гыйбадәттә тырыш булучыны узып китәргә теләүче гөнаһлар кылуны туктатсын». Гомәр ибне Хаттаптан гөнаһ кылырга теләп тә аны кылмаучы ке-ше турында сорагач, ул: «Алар йөрәкләрен Аллаһ тәкъва-лыкка сынаган кешеләр. Аларга гафу ителү һәм бөек әҗер әзерләнгән», – дип җавап биргән.

Габдуллаһ бине Гомәр разыяллаһү ганһү: «Бер хәрам даниктан тиеннән) баш тарту Аллаһ юлында йөз меңне сарыф итүдән яхшырак», – дип әйткән.

Хәсән Басри: «Гыйбадәт кылучының Аллаһ тыйган-нан баш тартудан да яхшырак гыйбадәте юк», – дигән.

Гомәр бине Габделгазиз әйткән: «Төнге намазлар да, көндезге уразалар да, икесе бергә булганда да тәкъвалык-ны күрсәтми. Аллаһ боерганны үтәү, Ул хәрам кылганнан баш тарту гына тәкъвалык турында сөйли. Моның белән бергә изге гамәлләр дә кылынса, бер яхшылык икенчесенә өстәлә».

7. Файда табуга караганда зарарлыны бетерүгә өстен-лек бирелә.

Бу – хәрамны бетерү мәсьәләсенә Коръән һәм сөннәт-тә гадәттән тыш зур игътибар бирелгәнгә күрә, галимнәр тарафыннан чыгарылган бер кагыйдә. Аның мәгънәсе шуннан гыйбарәт: файдалы нәрсә һәлакәткә илтүчегә кар-шы торса, файдалыга игътибар бирү зарарлының тормыш-ка ашуына китерсә, зарарлыны бетерү өчен көч куярга ки-рәк.

Мисал итеп, хәмер ясаячагы алдан ук мәгълүм булган кешегә йөзем сатуны китереп була. Ул кеше башкаларга караганда күбрәк акча тәкъдим итсә дә, аңа сатарга яра-мый. Шулай ук, икътисади яктан файдасы бик зур булса да, аракы ясау һәм сату тыела.

Әлеге кагыйдәне тормышта куллануга тагын бер ми-сал – Пәйгамбәрнең хатын-кызга якын тугансыз мәхрәм-сез) ерак сәфәргә чыгарга рөхсәт итмәве.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

لا يَحِلُّ لاِمْرَأَةٍ تُؤْمِنُ بِاللَّهِ وَالْيَوْمِ الآخِرِ، تُسَافِرُ مَسِيرَةَ يَوْمٍ ، إِلاَّ مَعَ ذِي مَحْرَمٍ

«Аллаһыга һәм Кыямәт көненә ышанучы хатынга бер тәүлектән арткан сәфәргә мәхрәмсез чыгарга рөхсәт ител-ми».62

Икенче бер төрле гамәлләрне кылу билгеле бер кү-ләмдә зарарлы. Әмма аларны эшләү зарарыннан зуррак булган файда китерә. Аларның файдасы күренеп торганга күрә, зарарына игътибар итәргә кирәкми. Моңа мисал итеп авырый торган берәр әгъзаны кисүне, ике якны дус-лаштыру максаты белән алдалауны китерергә була. Мон-дый очракларда ике начарның кечерәген сайлап алалар. Чөнки авыру әгъзаны кисеп алмасаң, ул ампутациягә кара-ганда да зуррак зарар китерәчәк. Шулай ук, кешеләр ара-сындагы талашулар да дошманлык һәм нәфрәткә китереп, бәлагә сәбәп булалар. Димәк, ул ялганнан зуррак начар-лык. Мондый ялган беркемгә дә зарар салмый, беркемнең дә хокукын киметми.

8. Халыкларның үлеменең сәбәбе.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм аңлатуынча, кайбер ва-кытта халыклар үлеменең сәбәбе сорауларның күплеге һәм уйлап чыгарылганлыгы, эшләрдәге каршылыклар, шә-ригатькә иярүдән баш тарту була. Аңлатып китик:

* Сораулар бирүне тыю һәм рөхсәт итү.

Үзләренә өстәмә гыйбадәтләр йөкләнер дип куркып, кирәкмәгән нәрсәләрне тикшерүләрен теләмәгәнгә, әһә-миятсез нәрсә белән шөгыльләнмәсеннәр өчен Пәйгамбәр күп сорау бирүне, файдасыз нәрсәләр турында сорауны тыйган. Моннан тыш, ул мөселманнарның безгә кадәр яшәгән милләтләр кебек бәхәсләшүләрен теләмәгән.

Мөгыйрә бине Шөгъбә разыяллаһү ганһү әйткән: «Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм буш сүз сөйләүдән, күп сораулар бирүдән, акча исраф итүдән тыйды».

Шуның өчен, бик сорыйсылары килсә дә, сәхабәләр аннан бернәрсә турында да сорамаганнар. Бәлки аларның сорау бирү ихтималы булмагандыр да. Чөнки алар Пәй-гамбәр янында яшәгәннәр, бөтен яңалыкларны белгәннәр. Аллаһы Тәгалә әйткән:  يُبَيِّنُ اللَّهُ لَكُمْ أَنْ تَضِلُّوا  «Сез адашма-сын өчен, Аллаһ сезгә аңлатма бирә».63

Чыннан да, бу очракта әле булмаган нәрсәне сорау ха-җәте булмаган. Ләкин Пәйгамбәр галәйһиссәләм җиткер-гән нәрсәләрне аңлау ихтыяҗы булган. Аллаһы Тәгалә әйткән:  لا تَسْأَلُوا عَنْ أَشْيَاءَ إِنْ تُبْدَ لَكُمْ تَسُؤْكُمْ  «Әй иман китергән бәндәләр! Мәгълүм булгач, сезне борчыячак нәрсәләр ту-рында сорамагыз!»64

Ибне Габбас әлеге сүзләрне аңлатып, «Коръән тулы-сынча иңгәнне көтегез, сез шунда үзегез сораган нәрсәләр-нең аңлатмасын табарсыз», – дип әйткән.

Мәдинәгә аның белән сөйләшү өчен килгән, сәхабә-ләр кебек аның янында озак яшәү мөмкинчелеге булмаган бәдәвиләргә Пәйгамбәр галәйһиссәләм теләсә нинди со-рау бирүне рөхсәт иткән. Чөнки Пәйгамбәр галәйһиссәләм ул кешеләрнең хәлләрен җиңеләйтергә, аларга гыйлем би-рергә теләгән.

Дин турында теләсә нинди сорау бирү мөмкинчеле-ген файдалану өчен аларның күбесе үз урыннарыннан кү-чеп килмәгән.

Нәввәс бине Симган разыяллаһү ганһү әйткән: «Мин Пәйгамбәр белән Мәдинәдә бер ел яшәдем. Сорау бирү мөмкинчелеге генә мине анда тулысынча күчеп китүдән тыйды. Чөнки безнең кайсыбыз гына күчеп килсә дә, ул Пәйгамбәргә сораулар бирә алмый иде». Ягъни, ул кеше Мәдинәдә кунак буларак яшәгән, бөтенләйгә анда күчеп килмәгән. Пәйгамбәргә теләсә нинди сорау бирү мөмкин-челеге генә аны моннан тыеп торган.

Әнәс разыяллаһү ганһү әйткән: «Безгә Пәйгамбәрдән нәрсә турында булса да сораштыру тыела иде. Шуңа күрә, берәр акыллы бәдәви килеп сораулар биреп без аны тың-ласак, моңа бик шатлана идек».65

Әнәс шулай ук болай дип тә сөйләгән: «Бервакыт ниндидер бәдәви килде дә: «Ул Сәгать кайчан җитәчәк?» дип сорады. Пәйгамбәр галәйһиссәләм аңа болай диде:

وَيْلَكَ ، وَمَا أَعْدَدْتَ لَهَا ؟ قَالَ : مَا أَعْدَدْتُ لَهَا إِلاَّ أَنِّي



أُحِبُّ اللَّهَ وَرَسُولَهُ ، قَالَ : إِنَّكَ مَعَ مَنْ أَحْبَبْتَ

«Кайгы сиңа, ә син аңа нәрсә әзерләдең?» Тегесе: «Аллаһыны һәм аның Илчесен яратудан башка бернәрсә дә әзерләмәдем», – дип әйтте. Шунда Пәйгамбәр галәй-һиссәләм: «Чынлыкта, син яраткан кешеләрең белән бергә булачаксың», – диде. Без: «Бездәме?» – дип сорадык. Ул: «Әйе», – диде. Бу көнне без бөек шатлык хис иттек».66

9. Сорауларга караган хөкемнәр.

Сораулар төрле була. Шуңа күрә, сәбәп һәм нәтиҗә-ләренә бәйле рәвештә аларга түбәндәге хөкемнәр карый:

а) Шәригать таләп иткән нәрсәләр түбәндәге төркем-нәргә бүленә:

* Һәр мөселман өчен фарыз булган нәрсәләр фарыз гайн). Ягъни, баш тартырга яки эндәшмәскә мөмкин бул-маган нәрсәләр – дин һәм шәригать хөкемнәре. Мәсәлән, балигълыкка ирешүче өчен тәһарәт, намаз хөкемнәре, сә-ламәт булган, мосафир булмаган кеше өчен ураза хөкем-нәре, җитәрлек малы нисап) булган кешегә зәкят хөкем-нәре; байлыгы булганнарга хаҗ хөкемнәре; сәүдәгәрләргә сату итү хөкемнәре һ.б.ш. Әлеге бурычларны үтәү йөклән-гән кешегә бу нәрсәләр турында сорау кирәк. Аллаһы Тә-галә әйткән:  فَاسْأَلُوا أَهْلَ الذِّكْرِ إِنْ كُنْتُمْ لا تَعْلَمُونَ  «... үзегез бел-мәсәгез, гыйлем ияләреннән сорагыз».67

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

طَلَبُ الْعِلْمِ فَرِيضَةٌ عَلَى كُلِّ مُسْلِمٍ «Гыйлем алу – һәр мөсел-манның бурычы».68 Монда ир кешеләр генә түгел хатын-кызлар да күз алдында тотыла.

* Сәләт буенча фарыз фарыз кифая). Ягъни бөтен ке-шегә дә фарыз булмыйча, кайберәүләрнең шөгыльләнүе дә җитә торган нәрсәләр. Бу очракта кешеләр гыйлемнә-рен арттыру өчен бирә торган сораулар күз алдында тоты-ла. Моның өчен фәтва чыгара алучы дин галимнәре кирәк. Алар мөселманнарны диннәрендә тотачаклар, хата һәм адашулардан саклаячаклар. Бу турыда Аллаһы Тәгалә бо-лай дигән:

وَمَا كَانَ الْمُؤْمِنُونَ لِيَنْفِرُوا كَافَّةً فَلَوْلا نَفَرَ مِنْ كُلِّ فِرْقَةٍ مِنْهُمْ طَائِفَةٌ



لِيَتَفَقَّهُوا فِي الدِّينِ وَلِيُنْذِرُوا قَوْمَهُمْ إِذَا رَجَعُوا إِلَيْهِمْ لَعَلَّهُمْ يَحْذَرُونَ 

«Бөтен мөселманнарга сугышка чыгарга кирәкми. Әгәр төркемнән бер өлеш кеше сугышка чыкса, икенче өлеш динне өйрәнергә омтылсын. Начардан саклансыннар өчен, тегеләр кайткач, аларны вәгазьләсеннәр».69

Бу турыда Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

أَلا لِيُبَلِّغِ الشَّاهِدُ الْغَائِبَ «Биредә булганнар булмаганнар-га сөйләргә тиеш».70

Ибне Габбастан шундый зур гыйлемне ничек табуы турында сорагач, ул: «Миңа кызыксынучан тел, акыллы йөрәк бирелгән иде», – дигән.

* Тәкъдим ителә торган мәндүб) сораулар. Ягъни, мөселманга сорау теләнгән, яхшы саналган сораулар. Мо-ңа шулай ук, гыйбадәтнең дөреслегенә ышану өчен, нинди хәрамнардан тыелырга кирәкне белү өчен бирелә торган сораулар да керә.

б) Тыелган сораулар.

Алар да төрле дәрәҗәләргә бүленәләр.

* Хәрам яки сорау гөнаһлы булган сораулар. Хәрам сорауларга түбәндәгеләр керә:

– Аллаһ бәндәләреннән яшергән нәрсәләрне сорау. Мәсәлән, Кыямәтнең вакыты турында, җанның асылы һәм табигате, тәкъдир турында һ.б.ш. нәрсәләр турында сорау.

– Буш сораулар, кешедән көлү яки авыр хәлгә кую өчен бирелгән сораулар.

Ибне Габбас сөйләгән: «Бервакыт Пәйгамбәр галәй-һиссәләмнән көлергә теләгән кайбер кешеләр аңа буш со-раулар бирә башладылар. Берсе: «Минем әтием кем?» – дип, дөясе югалган икенчесе: «Минем дөям кайда?» – дип сорады. Шул чакта Аллаһы Тәгалә түбәндәге аятьне иң-дерде:  يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لا تَسْأَلُوا عَنْ أَشْيَاءَ إِنْ تُبْدَ لَكُمْ تَسُؤْكُمْ  «Әй иман китергән бәндәләр! Мәгълүм булгач, сезне кайгырта-чак нәрсәләр турында сорамагыз!»71

– Кирелек һәм кешене авыр хәлгә кую теләге белән могҗиза яки шундый гадәттән тыш нәрсә күрсәтүне сорау.

– Четерекле, мәкерле сораулар.

Могавия разыяллаһү ганһү сүзләренә караганда, Пәйгамбәр мәкерле сораулар бирүне тыйган.72

Ибне Нәсир: «Болар – галимнәр хаталансын һәм шу-ның нәтиҗәсендә явызлык һәм фетнәләр таралсын өчен бирелә торган сораулар», – дигән.

Хәсән Басри әйткән: «Һәрвакытта да четерекле мәсь-әләләргә кагылып, Аллаһының башка бәндәләрен сукы-райтучылар – иң начар кешеләр».

* Шелтәгә лаеклы мәкрүһ) сораулар. Ягъни, мөсел-манга сорамау яхшырак саналган, ләкин сораса да, гөнаһ саналмый торган сораулар күз алдында тотыла. Мәсәлән:

1. Җавапка мохтаҗ булмаган сораулар.

Аларны бирү беркемгә дә файда китерми. Шуңа күрә, алардан баш тарту файда китермәү белән беррәттән сорау-чыга күңелсезлек тә китерергә мөмкин. Әбү Муса болай дип сөйләгән: «Бервакыт кешеләр Пәйгамбәр галәйһиссә-ләмгә ошамый торган сораулар бирә башладылар. Сорау-лар күбәйгәч, ул башта ачуланды, ә аннары болай диде:

سَلُونِي عَمَّا شِئْتُمْ ، فَقَالَ رَجُلٌ : مَنْ أَبِي ؟ قَالَ : أَبُوكَ حُذَافَةُ ، فَقَامَ

آخَرُ فَقَالَ : مَنْ أَبِي يَا رَسُولَ اللَّهِ ؟ قَالَ : أَبُوكَ سَالِمٌ مَوْلَى شَيْبَةَ

«Миннән теләгән нәрсәгез турында сорагыз». Шул вакыт бер кеше: «Минем әтием кем?» – дип сорады. Ул: «Синең әтиең – Хөзәфә», – диде. Аннары икенчесе басты да: «Минем әтием кем, әй Аллаһының Илчесе?» – дип со-рады. Ул: «Синең әтиең Сәлим, Шәйбәнең иреккә җибә-релгән колы», – диде. Гомәр разыяллаһү ганһү Аллаһының Илчесенең битенә карап, аның ачуланганын күргәч: «Әй Аллаһының Илчесе, без Аллаһыга тәүбә итәбез», – диде.73

2. Хәләл һәм хәрамның шәригать күрсәтмәгән якла-ры, нигә аларны кылырга яки алардан тыелырга кирәк икәнен аңлатмаган урыннары турында сорау. Мондый нәрсәләрне сорау ул гамәлләрнең фарыз кылынуына, мө-селманнарга авырлык тудыруына китерергә мөмкин. Бу эшнең сәбәпчесе сорау бирүче кеше булачак.

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

إِنَّ أَعْظَمَ الْمُسْلِمِينَ فِي الْمُسْلِمِينَ جُرْمًا ، مَنْ سَأَلَ عَنْ شَيْءٍ

لَمْ يُحَرَّمْ عَلَى الْمُسْلِمِينَ ، فَحُرِّمَ عَلَيْهِمْ مِنْ أَجْلِ مَسْأَلَتِهِ

«Элек мөселманнарга хәрам булмаган нәрсә турында сорап, шул соравы сәбәпле әлеге гамәл хәрам кылынучы кеше мөселманнарга каршы зур җинаять кыла».74

Казый Ияд: «Монда «җинаять» дигәндә җәзага лаек-лы гөнаһ түгел, мөселманнарны авыр хәлгә куючы нәрсә күз алында тотыла», – дип әйткән.

Нәвәви болай дигән: «Әлеге тыю Пәйгамбәр галәй-һиссәләм яшәгән вакытта гына гамәлдә булган. Әмма шә-ригать тулысынча урнашкач сәбәбе бетү сәбәпле әлеге тыю үзенең көчен югалткан. Сәбәп дигәндә сорау сәбәпле нәрсәнең булса да хәрам кылыну ихтималы күз алдында тотыла. Чөнки Аллаһының Илчесе вафат булганнан соң вәхи иңү тәмамланган».

Бохари һәм Мөслим риваять кылган хәдис буенча бер кеше Пәйгамбәрдән хатынын икенче берәү белән тотып, шул ир кешене үтерүче турында сораган. Әлеге хәл зина турындагы аятьләр иңгәннән, зиначыны җәзалау өчен дүрт шаһитның булуы кирәк икәнлеге күрсәтелгәннән соң булган. Шуңа күрә, Пәйгамбәр галәйһиссәләм мондый со-раулар өчен ачуланган.

* Рөхсәт ителгән мөбах) сораулар.

Башка төргә кермәгән барлык сораулар әлеге төргә керәләр.

Хутаби Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең «... мөселман-нарга карата зур җинаять кыла» дигән хәдисен болай дип аңлаткан: «Әлеге хәдистә уйлап чыгарылган сораулар би-рүче яки мохтаҗ булмаса да, зур үзсүзлелек күрсәтеп со-раучы турында сүз бара. Әгәр кеше үзенә кирәк булган нәрсәне сораса, бу гөнаһлы да, шелтәгә лаеклы да булмый. Чөнки Аллаһы Тәгалә болай дигән:  فَاسْأَلُوا أَهْلَ الذِّكْرِ 


«... гыйлем ияләреннән сорагыз...»75

10. Кирәкмәгән сораулар бирергә түгел, аңларга һәм итәгать итәргә тырыш.

Беренче чиратта мөселман Аллаһыдан һәм Пәйгамбә-ребездән булган нәрсәләрне эзләүгә игътибар бирергә ти-еш. Ә аннары әйтелгәнне аңларга һәм үзләштерергә тыры-шырга кирәк. Эш гыйлем өлкәсенә караса, моңа ышаныр-га, ә гамәли сорауларга караса, боерылганны үтәргә, тый-ганнан тыелырга кирәк. Болай эшләүче Пәйгамбәр галәй-һиссәләм сөйләгән Китап әһелләре хәлендә калачак.

Сәхабәләргә һәм аларга иярүчеләргә килгәндә, алар Коръән һәм сөннәттән файдалы гыйлем алып, алда сөй-ләнгәнчә эшләгәннәр.

Бер кеше Ибне Гомәр разыяллаһү ганһүдән Кара таш-ка тию турында сораган. Ибне Гомәр: «Мин Пәйгамбәр га-ләйһиссәләмнең аңа тигәнен һәм аны үпкәнен күрдем», – дигән. Теге кеше: «Ә анда кеше күп булып, мин аның яны-на килә алмасам?» – дип сораган. Ибне Гомәр: «Ул «әгәр...» дигәннәреңне Ямәндә калдыр. Мин Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең аңа тигәнен һәм аны үпкәнен күрдем», – дип әйткән.76

Ибне Гомәр разыяллаһү ганһү берәр нәрсә чынлап та булганчы, аны эшләүнең авыр булачагы турында фаразлар кылуның кирәк түгел икәнен аңлата. Чөнки мондый фараз-лар гамәл кылуга тәвәккәллекне киметәләр.

11. Булмаган нәрсәләр турында сорау.

Бары тик бәхәсләшү теләге белән генә түгел, гыйлем алу нияте белән бирелсә, бу сорау мактаулы санала. Шуңа күрә, сәхабәләр берәр нәрсә булганчы ук аның турында сорамаганнар, мондый сорауларга җавап бирмәгәннәр.

Бервакыт Гомәр разыяллаһү ганһү кешеләр янына чыккан да: «Мин сезгә әле булмаган нәрсә турында сорау-ны тыям. Чөнки без булган нәрсә белән мәшгуль», – ди-гән.

Ибне Гомәр разыяллаһү ганһү: «Әле булмаган нәрсә турында сорамагыз. Мин Гомәрнең әле булмаганны сорау-чыларны каргаганын ишеттем», – дигән.

Бервакыт Зәет: «Алайса, моны булганчыга кадәр кал-дырыгыз!» – дигән.

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

لا تَعْجَلُوا بِالْبَلِيَّةِ قَبْلَ نُزُولِهَا ، فَإِنَّكُمْ إِنْ لا تَعْجَلُوا قَبْلَ نُزُولِهَا

لا يَنْفَكُّ الْمُسْلِمِينَ وَفِيهِمْ إِذَا هِيَ نَزَلَتْ مَنْ إِذَا قَالَ وُفِّقَ وَسُدِّدَ ،

وَإِنَّكُمْ أَنْ تَعْجَلُوهَا تَخْتَلِفْ بِكُمُ الأَهْوَاءُ فَتَأْخُذُوا هَكَذَا وَهَكَذَا

«Бәла булганчыга кадәр аны китереп чыгармагыз. Сез моны эшләмәсәгез һәрвакытта да мөселманнар арасында бәла килгәндә ярдәм итмәүчеләр булачак. Әгәр бәла ките-реп чыгарсагыз, сезнең омтылышларыгыз төрле булачак һәм сез төрле юллар белән китәчәксез».77

Сорау биргәндә моны Аллаһ өчен, гыйлем белән Аңа якынаю, Пәйгамбәр сөннәтенә иярү өчен бирергә кирәк. Болай эшләүче кешеләргә Аллаһ булышачак, дөрес юлга кертәчәк, белмәгәннәрен өйрәтәчәк.

12. Сәхабәләр кирәк өчен биргән сораулар.

Кайбер вакытта сәхабәләр берәр хәл булуы көтелеп, ул вакытта алар Пәйгамбәр галәйһиссәләмнән ерак булыр-лар дип куркып, булачак нәрсә турында сораганнар. Шуңа күрә дә, алар кирәк вакытта гамәлдә куллану өчен кирәкле хөкемнәр турында белергә теләгәннәр.

Моңа берничә мисал китерергә мөмкин:

Рафигъ бине Хәдиҗ сөйләгән: «Бервакыт мин: «Әй Аллаһының Илчесе, безгә иртәгә дошман белән очрашыр-га туры килер дип куркабыз. Ләкин безнең пычакларыбыз юк, безгә хайваннарны камыш белән чалырга ярыймы?» – дип сорадым. Ул болай диде:

مَا أَنْهَرَ الدَّمَ وَذُكِرَ اسْمُ اللَّهِ عَلَيْهِ فَكُلُوهُ ، لَيْسَ السِّنَّ وَالظُّفُرَ

«Кан чыгара торган нәрсә белән чалынган һәм Аллаһ исеме әйтелгән бөтен нәрсәне ашагыз! Ләкин теш һәм тырнак ярдәмендә үтерелгәнне ашамагыз».78

Бервакыт бер кеше Пәйгамбәр галәйһиссәләмнән: «Әй Аллаһының Илчесе, диңгезгә йөзәргә чыкканда без үзебез белән суны аз алабыз. Аны тәһарәт өчен куллансак, сусыз калачакбыз. Безгә диңгез суы белән тәһарәт алырга ярамыймы?» – дип сораган. Аллаһының Илчесе галәйһис-сәләм әйткән: هُوَ الطَّهُورُ مَاءُهُ الْحِلُّ مَيْتَتُهُ «Диңгезнең суы пакь, ә үлгән тереклеге – хәләл».79

Ягъни, шәригать буенча үтерелмәсәләр дә, диңгезнең үлгән балыкларын һәм башка тереклекләрен ашарга ярый.

13. Буйсыну котылу һәм уңышка илтә.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм мөселманнарны пәйгамбә-ренә ышанмаучы, итәгать итмәүче, шуның өчен газаплы җәзага дучар булучы кешеләргә охшаудан саклый.

Мөселман өммәтенә түбәндәге сүзләрне әйтергә өй-рәтеп, Аллаһы Тәгалә аларга зур рәхмәт кылган:

سَمِعْنَا وَأَطَعْنَا غُفْرَانَكَ رَبَّنَا وَإِلَيْكَ الْمَصِيرُ . لا يُكَلِّفُ اللَّهُ نَفْسًا إِلاَّ وُسْعَهَا لَهَا مَا كَسَبَتْ وَعَلَيْهَا مَا اكْتَسَبَتْ رَبَّنَا لا تُؤَاخِذْنَا إِنْ نَسِينَا أَوْ أَخْطَأْنَا رَبَّنَا وَلا تَحْمِلْ عَلَيْنَا إِصْرًا كَمَا حَمَلْتَهُ عَلَى الَّذِينَ مِنْ قَبْلِنَا رَبَّنَا وَلا تُحَمِّلْنَا مَا لا طَاقَةَ لَنَا بِهِ وَاعْفُ عَنَّا

وَاغْفِرْ لَنَا وَارْحَمْنَا أَنْتَ مَوْلانَا فَانْصُرْنَا عَلَى الْقَوْمِ الْكَافِرِينَ 

«Без ишеттек һәм буйсындык. Гафу ит безне Раббы-быз! Без хөкемгә Сиңа кайтачакбыз! Раббыбыз, без оныт-сак яки хаталансак, безне шелтәләмә! Раббыбыз, безнең өстебезгә үзебезгә кадәр яшәүчеләргә куйган кебек йөкне куйма! Раббыбыз, безнең өстебезгә без булдыра алмый торган эшне йөкләмә! Безне коткар, гафу ит һәм мәрхәмәт кыл! Син – безнең Хуҗабыз, кяферләргә каршы безгә яр-дәм ит!»80

Аллаһы Тәгалә мөселманнар турында әйткән:

إِنَّمَا كَانَ قَوْلَ الْمُؤْمِنِينَ إِذَا دُعُوا إِلَى اللَّهِ وَرَسُولِهِ لِيَحْكُمَ بَيْنَهُمْ أَنْ يَقُولُوا سَمِعْنَا وَأَطَعْنَا وَأُولَئِكَ هُمُ الْمُفْلِحُونَ . وَمَنْ يُطِعِ اللَّهَ وَرَسُولَهُ وَيَخْشَ اللَّهَ وَيَتَّقِهِ فَأُولَئِكَ هُمُ الْفَائِزُونَ 

«Дөреслектә, хөкем итәр өчен мөэминнәрне Аллаһыга һәм Аның Илчесенә чакырсалар, алар: «Без ишеттек һәм итәгать кылдык», – диләр. Андыйлар уңышка ирешәчәк-ләр. Аллаһыга һәм Аның Илчесенә буйсынучылар, Аннан куркучылар уңыш казаначаклар».81

Алар беркайчан да Бәни Исраилләрнең Мусага әйткән әлеге сүзләрен кабатламаганнар:

إِنَّا لَنْ نَدْخُلَهَا أَبَدًا مَا دَامُوا فِيهَا فَاذْهَبْ أَنْتَ وَرَبُّكَ فَقَاتِلا إِنَّا هَاهُنَا قَاعِدُونَ 

«Алар анда булганда без ул шәһәргә кермәячәкбез. Син үзеңнең Раббың белән кер дә сугышыгыз. Без монда калачакбыз».82

Әлеге сүзләр авырлыклар һәм күчеп йөрү кебек җәза-ларга сәбәп булган. Аллаһы Тәгалә әйткән:

فَإِنَّهَا مُحَرَّمَةٌ عَلَيْهِمْ أَرْبَعِينَ سَنَةً يَتِيهُونَ فِي الأَرْضِ  «Шунда ул Ис-раилгә Аллаһ вәгъдә иткән җир) аларга хәрам булачак. Аларга кырык ел җир буйлап адашып йөрерләр...»83

Моннан тыш, итәгатьсезлекләре сәбәпле аларга күп ләззәтләр хәрам кылынган. Аллаһы Тәгалә әйткән:

فَبِظُلْمٍ مِنَ الَّذِينَ هَادُوا حَرَّمْنَا عَلَيْهِمْ طَيِّبَاتٍ أُحِلَّتْ لَهُمْ وَبِصَدِّهِمْ عَنْ سَبِيلِ اللَّهِ كَثِيرًا 

«Яһүдиләрнең золымнары сәбәпле һәм еш кына Ал-лаһ юлыннан адаштырган өчен нигъмәтләрне хәрам кыл-дык».84

14. Каршылыклардан саклау, бердәмлеккә чакыру.

Иманлы булган, Ислам динен тотучы кешеләрне Ал-лаһы Тәгалә бер өммәт итеп тасвирлый:

إِنَّ هَذِهِ أُمَّتُكُمْ أُمَّةً وَاحِدَةً وَأَنَا رَبُّكُمْ فَاعْبُدُونِ 

«Сезнең өммәтегез– бердәм өммәт, ә Мин сезнең Раб-быгыз. Миңа гыйбадәт кылыгыз!»85

Шулай итеп, мөселманнар явызлык, гаделсезлек, кө-ферлеккә каршы торырлык бердәм булырга тиешләр. Ал-лаһ та, Пәйгамбәр дә безнең өммәтне таркалуга илтүче фикер каршылыгыннан саклаган. Моннан тыш, Пәйгамбәр галәйһиссәләм мондый гамәлләрне «кяферләр эше», «кө-ферлеккә илтүче эшләр» дип санаган.

لا تَرْجِعُوا بَعْدِي كُفَّارًا يَضْرِبُ بَعْضُكُمْ رِقَابَ بَعْضٍ

«Мин вафат булганнан соң яңадан бер-берсенең ба-шын чабучы кяферләр кебек булмагыз».86

Коръәндә дә әлеге сыйфатларның имансыз Китап әһелләренә хас икәнлеге әйтелә:

وَلا تَكُونُوا كَالَّذِينَ تَفَرَّقُوا وَاخْتَلَفُوا مِنْ بَعْدِ مَا



جَاءَهُمُ الْبَيِّنَاتُ وَأُولَئِكَ لَهُمْ عَذَابٌ عَظِيمٌ 

«Ачык дәлилләр килгәннән соң да бүленгән һәм фи-керләре каршы килгән кешеләр кебек булмагыз. Аларга зур газап әзерләнгән».87

15. Җәмгыятьтән аерылучыга җәза.

Мөселманнар арасын бозучыларга, аларны таркатучы-ларга Ислам тәнкыйть белән карый. Аларга Кыямәт көнен-дә җәһәннәм уты белән яный. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَمَنْ يُشَاقِقِ الرَّسُولَ مِنْ بَعْدِ مَا تَبَيَّنَ لَهُ الْهُدَى وَيَتَّبِعْ غَيْرَ

سَبِيلِ الْمُؤْمِنِينَ نُوَلِّهِ مَا تَوَلَّى وَنُصْلِهِ جَهَنَّمَ وَسَاءَتْ مَصِيرًا 

«Туры юл ачык күренгәннән соң Пәйгамбәргә каршы торучы һәм мөэминнәр юлыннан бармаучыны Без кяфер-ләр янына юнәлдерәбез һәм җәһәннәм утына кертәбез. Бу – начар язмыш».88

Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай дигән:

مَنْ خَرَجَ مِنَ الطَّاعَةِ وَفَارَقَ الْجَمَاعَةَ ، فَمَاتَ ، مَاتَ مِيتَةً جَاهِلِيَّةً

«Итәгатьтән чыгучы һәм җәмгыятьтән аерылучы үл-гәндә җаһилияттәгеләр кебек үләчәк».89 Ягъни, кяфер бу-лып үләчәк.

16. Берлек юлы шәригатьне үтәү аркылы ята.

Үзенең Китабында Аллаһы Тәгалә кешегә тормы-шында кирәк булган бөтен яхшылыкның нигезен күрсәтә. Ә Пәйгамбәр Коръәндә кыскача язылган барлык нәрсәне тәфсилләп аңлаткан. Шулай итеп, мөселман өммәте бер-дәм булсын өчен, аңа Аллаһының Китабына һәм Пәйгам-бәрнең сөннәтенә кайтырга, Аллаһыга буйсынырга кирәк. Аллаһы Тәгалә әйткән:  وَاعْتَصِمُوا بِحَبْلِ اللَّهِ جَمِيعًا وَلا تَفَرَّقُوا  «Ба-рыгыз да Аллаһының бавына тотыныгыз, бүленмәгез!»90

Монда «Аллаһының бавы» дигән сүз күчерелмә мәгънәдә кулланыла. Ягъни, Исламның котылу чарасы икәнен күрсәтү өчен, батучыларга ыргытыла торган бау бе-лән тиңли.)

Ислам ярдәмендә әлеге өммәт бердәмлеккә килгән чәчәк аткан, күтәрелгән. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَاذْكُرُوا نِعْمَةَ اللَّهِ عَلَيْكُمْ إِذْ كُنْتُمْ أَعْدَاءً فَأَلَّفَ بَيْنَ قُلُوبِكُمْ فَأَصْبَحْتُمْ بِنِعْمَتِهِ إِخْوَانًا 

«... Аллаһының сезгә күрсәткән нигъмәтләре турында онытмагыз: сез дошман булганда Ул сезнең йөрәкләрегез-не килешүгә китерде, Аның рәхмәте белән сез кардәшләр булдыгыз».91

Моннан тыш, Аллаһының һидаяте ярдәмендә кешеләр котылуга һәм уңышка килделәр. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَكُنْتُمْ عَلَى شَفَا حُفْرَةٍ مِنَ النَّارِ فَأَنْقَذَكُمْ مِنْهَا  «Сез утлы упкын-ың кырыенда идегез, Ул сезне аннан коткарды».92

Бу өммәт акыл чакыруына колак салган, үзенең тор-мыш тәҗрибәсенә мөрәҗәгать иткән, шуның өчен аңа үзе өмет иткән һидаять бирелгән. Аллаһы Тәгалә әйткән:

كَذَلِكَ يُبَيِّنُ اللَّهُ لَكُمْ آيَاتِهِ لَعَلَّكُمْ تَهْتَدُونَ 

«Сез туры юлдан барсын өчен, Аллаһ сезгә Үзенең могҗизаларын аңлата».93

Әлеге мәсьәләгә гомумән килгәндә Аллаһының тү-бәндәге сүзләре дә җитә:



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   29




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет