Паспорт программы наименование Программы


ТРЕБОВАНИЯ К УРОВНЮ ПОДГОТОВКИ ВЫПУСКНИКОВ



бет4/20
Дата18.06.2016
өлшемі1.59 Mb.
#144852
түріПаспорт программы
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   20

ТРЕБОВАНИЯ К УРОВНЮ ПОДГОТОВКИ ВЫПУСКНИКОВ


В результате изучения литературы ученик должен

знать/понимать

  • образную природу словесного искусства;

  • содержание изученных литературных произведений;

  • основные факты жизни и творческого пути А.С.Грибоедова, А.С.Пушкина, М.Ю.Лермонтова, Н.В.Гоголя;

  • изученные теоретико-литературные понятия;

уметь

  • воспринимать и анализировать художественный текст;

  • выделять смысловые части художественного текста, составлять тезисы и план прочитанного;

  • определять род и жанр литературного произведения;

  • выделять и формулировать тему, идею, проблематику изученного произведения; давать характеристику героев,

  • характеризовать особенности сюжета, композиции, роль изобразительно-выразительных средств;

  • сопоставлять эпизоды литературных произведений и сравнивать их героев;

  • выявлять авторскую позицию;

  • выражать свое отношение к прочитанному;

  • выразительно читать произведения (или фрагменты), в том числе выученные наизусть, соблюдая нормы литературного произношения;

  • владеть различными видами пересказа;

  • строить устные и письменные высказывания в связи с изученным произведением;

  • участвовать в диалоге по прочитанным произведениям, понимать чужую точку зрения и аргументированно отстаивать свою;

  • писать отзывы о самостоятельно прочитанных произведениях, сочинения (сочинения – только для выпускников школ с русским (родным) языком обучения).

В образовательных учреждениях с родным (нерусским) языком обучения, наряду с вышеуказанным, ученик должен уметь:

  • сопоставлять тематически близкие произведения русской и родной литературы, произведения, раскрывающие сходные проблемы, а также произведения, близкие по жанру; раскрывать в них национально обусловленные различия;

  • самостоятельно переводить на родной язык фрагменты русского художественного текста;

  • создавать устные и письменные высказывания в связи с изученными произведениями русской и родной литературы, писать изложения с элементами сочинения.

использовать приобретенные знания и умения в практической деятельности и повседневной жизни для:

  • создания связного текста (устного и письменного) на необходимую тему с учетом норм русского литературного языка;

  • определения своего круга чтения и оценки литературных произведений;

  • поиска нужной информации о литературе, о конкретном произведении и его авторе (справочная литература, периодика, телевидение, ресурсы Интернета).


ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК

Гомуми төп белем бирү мәктәбендә ана теленнән белем бирүнең максатлары:

1) коммуникатив максат: укучыларны ана телендә иркен сөйләшергә һәм аралашырга, логик эзлекле итеп уйлый белергә, фикерне төгәл, ачык итеп җиткерә белергә өйрәтү; туган телнең аралашуда, рухи-әхлакый нормалар формалашуда һәм дөньяны танып белүдә төп чара булуын, аның эстетик кыйммәтен аңлату;

2) фәнни максат: татар теленең фонетик, график, орфографик, орфоэпик, лексик, сүз төзелеше һәм ясалышы, грамматик, стилистик нигезләре турында теоретик мәгълүмат бирү;

3) тәрбияви максат: туган телгә ихтирам һәм ярату хисләре тәрбияләү; укучыларда гуманлылык хисләрен тәрбияләү; әти-әниләргә, инвалидларга, ятим балаларга шәфкатьлелек хисләрен тәрбияләү; матурлыкны күрә, тоя белергә өйрәтү; туган як табигатен яратырга өйрәтү; туган илең белән горурлану, аны саклау; сәламәт яшәүнең бер төре булган спорт белән кызыксындыру һ.б.

Әлеге максатларны тормышка ашыру өчен куелган бурычлар:

●укучыларның башлангыч мәктәптә татар теленең фонетик, график, орфографик, орфоэпик, лексик, сүз ясалыш, грамматик, стилистик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү һәм телне тулы бер система буларак күзаллауны булдыру;

●укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;

●телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү;

● язма һәм сөйләмә тел чараларын дөрес куллана белергә, аларны чагыштыра һәм кирәклесен сайлый, бәяли белергә өйрәтү;

●татар әдәби теле нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белүгә өйрәтү;

●телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын, тел һәм тарих бердәмлеген аңлату; татар теленең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү;

●татар халкының этник төркемнәре һәм диалектлары, төрки телләр, татар теле, татар язуы, татар халкының рухи, әхлакый, мәдәни мирасы турында мәгълүмат бирү;

●татар телен иҗтимагый күренеш буларак аңлау, тел нормаларын саклап, тормышның төрле ситуацияләренә бәйле рәвештә тел чараларын дөрес кулланып, аралаша-аңлаша белү;

●тел берәмлекләрен танып, аларны тикшерә, рус теле белән чагыштыра алу һәм аралашуда урынлы куллану күнекмәләрен камилләштерү;

●текст һәм Интернет, электрон уку-укыту ресурслары, башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм шуны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү;

●укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү
обязательный минимум содержания ПО ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ
5 класс

Татар теле турында гомуми мәгълүмат.

Телнең аралашу чарасы булуы.



Фонетика һәм орфоэпия.

Фонетика һәм орфоэпия турында гомуми төшенчә. Сөйләм органнары, аларның авазларны ясауда катнашуы. Аваз. Фонема. Татар телендә сузык авазлар, аларның саны. Сузык авазларны төркемләү. Татар телендә сузык авазлар өлкәсендәге үзгәрешләр. Сингармонизм законы, аның төрләре. Татар телендә сузыклар кыскару күренеше. Дифтонглар турында төшенчә. Татар телендә тартык авазлар, аларның саны. Тартык авазларны төркемләү. Тартык авазлар өлкәсендәге үзгәрешләр. Тартык авазларның охшашлануы. Аның төрләре. Татар һәм рус телләрендә сузык авазлар һәм тартык авазлар.

Татар телендә басым. Татар теленең үз сүзләрендә һәм алынма сүзләрдә басым сакланмау очраклары. Интонация белән эшләү.

Әдәби тел нормалары. Орфоэпик нормалар турында төшенчә. Орфоэпик сүзлек. Сөйләмнең әйтелеш нормаларына нисбәтле бәяләү.

Фонетик анализ ясау.

Графика

Графика һәм орфография турында гомуми мәгълүмат. Татар алфавиты.

Орфография. Сузык аваз хәрефләренең дөрес язылышы. Тартык аваз хәрефләренең дөрес язылышы. Икешәр аваз кушылмасын белдергән хәрефләрнең дөрес язылышы. ъ һәм ь хәрефләренең дөрес язылышы.

Орфографик сүзлек. Телнең орфографик нормалары.



Морфемика (сүз төзелеше) һәм ясалышы

Сүз төзелеше һәм ясалышы турында гомуми мәгълүмат. Сүзнең мәгънәле кисәкләре. Тамыр һәм кушымча. Тамырдаш сүзләр. Кушымчалар ярдәмендә яңа сүзләр ясалу. Аларның сүз төркемнәрен ясаудагы роле.

Кушымчалар, аларның төрләре: сүз ясагыч кушымчалар, мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар. Тамыр һәм ясалма нигез.

Татар телендә сүз ясалыш ысуллары. Татар телендә тамыр сүзләр. Ясалма сүзләр. Кушма сүзләр, аларның төрләре: саф кушма, тезмә һәм парлы сүзләр.

Татар һәм рус телләрендәге сүз төзелешенең төп аермалы яклары.

Сүз төзелешендәге тарихи үзгәрешләр турында гомуми аңлатма. Этимология турында төшенчә.

Сүз төзелешенең төп сәнгати чаралары.

Сүзләрне сүз ясалышы һәм төзелеше ягыннан анализлау.



Лексикология һәм фразеология.

Сүз – телнең төп берәмлеге. Сүзнең лексик мәгънәсе. Бер һәм күп мәгънәле сүзләр. Туры һәм күчерелмә мәгънәләр. Антонимнар. Синонимнар. Паронимнар. Омонимнар һәм аларның төрләре.

Төрки-татар сүзләре һәм алынма сүзләр.

Татар теленең сүзлек составы: искергән сүзләр, тарихи сүзләр һәм неологизмнар, аларның төрләре. Диалекталь лексика, һөнәрчелек лексикасы, терминологик лексика, жаргон сүзләр. Нейтраль сүзләр һәм стилистик бизәкле сүзләр.

Лексиканың стилистик катламнары.

Фразеологик әйтелмәләр, аларны мәгънәсе. Фразеологизмнарның сөйләмдә кулланылыш үзенчәлекләре.

Татар теленең төп сүзлекләре, аларны куллана белү.

Икетеллелек шартларында татар теленең лексик һәм фразеологик составы арту.

Татар теленең төп лексик нормалары. Лексиканың төп сәнгати чаралары.

Лексик анализ ясау.



6 класс

Морфология

Сүз төркемнәренең лексик-грамматик төрләре. Сүз төркемнәренең классификациясе. Сүз төркемнәренең үзара мөнәсәбәте. Мөстәкыйль сүз төркемнәре, ярдәмлек сүз төркемнәре, модаль сүз төркемнәре. Аалрның семантик, морфологик һәм синтаксик үзенчәлекләре.

Сүз төркемнәренең ясалышы, семантикасы, кулланылыш үзенчәлекләре.

Телнең төп морфологик нормалары. Морфологиянең төп сәнгати чаралары.

Морфологик анализ ясау.

7 класс

Синтаксис

Синтаксис буенча гомуми мәгълүмат. Сүзтезмә һәм җөмлә. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Тезүле һәм ияртүле бәйләнешләр.

Җөмлә турында төшенчә. Җөмлә кисәкләре. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләр. Җөмләдә сүз тәртибе.

Гади җөмлә төрләре. Җыйнак һәм җәенке гади җөмлә. Тулы һәм ким җөмлә. Сөйләмдә бер составлы җөмләләрнең кулланылыш үзенчәлекләре.

Раслау һәм инкарь җөмлә турында гомуми төшенчә.

Туры һәм кыек сөйләм. Диалог, аның язылышы, тыныш билгеләре.



8 класс

Кушма җөмлә турында төшенчә. Кушма җөмлә төрләре. Тезмә кушма җөмлә. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр.

Иярченле кушма җөмлә турында төшенчә. Татар һәм рус телләрендә иярченле кушма җөмләнең төзелеше. Синтетик иярченле кушма җөмлә, аның бәйләүче чаралары, тыныш билгеләре. Аналитик иярченле кушма җөмлә, аның бәйләүче чаралары, тыныш билгеләре.

Иярчен җөмлә һәм аның төрләре. Катлаулы кушма җөмләләр.

Текст синтаксисы турында гомуми төшенчә.

Телнең төп синтаксик нормалары. Синтаксисның төп сәнгати чаралары.

Синтаксик анализ ясау.

9 класс

Сөйләм культурасы

Язма тел һәм сөйләмә тел төшенчәләре. Сөйләмдә синонимнарны, антонимнар һ.б. тел чараларын дөрес куллану. Әдәби телне, сөйләм культурасын үстерүдә һәм стильне камилләштерүдә синтаксик синонимнарның роле.

Сөйләм культурасы төшенчәсе. Әдәби сөйләмгә куелган таләпләр турында гомуми мәгълүмат. Сөйләмдә лексик чараларның (синонимнар, антонимнар, калькалар, фразеологизмнар, мәкаль һәм әйтемнәр) кулланылыш мөмкинлекләре.

Хәзерге матбугатта һәм электрон чараларда татар теленең кулланылыш үзенчәлекләре турында гомуми мәгълүмат.



Пунктуация.

Татар телендә тыныш билгеләре. Пунктуацион норма. Пунктуацион-мәгънәви кисәк.

Ия белән хәбәр арасына сызык кую очраклары. Хәл, аныклагыч, эндәш һәм кереш сүзләр янында тыныш билгеләре. Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.

Диалог, аның язылышы, тыныш билгеләре. Туры сөйләм янында тыныш билгеләре.

Кушма җөмлә янында тыныш билгеләре.
ПРОГРАММАНЫ ҮЗЛӘШТЕРҮДӘН КӨТЕЛГӘН НӘТИҖӘЛӘР

Гомуми төп белем бирү мәктәбендә ана теле предметын өйрәтү тел берәмлекләрен таный, аңлый һәм анализлый белү күнекмәләре белән бергә, сөйләм культурасын үстерүне, төрле типтагы һәм жанрдагы мәгълүматны үзләштерүне, аларны, сөйләм ситуациясенә һәм төренә карап, дөрес, төгәл итеп башкаларга җиткерә алуны, татар теленең әдәби һәм сөйләм әдәбе нормаларын күз алдында тота.



Шәхси нәтиҗәләр:

  • татар теленең татар халкы өчен төп милли-мәдәни кыйммәт булуын, ана телендә шәхеснең әхлакый, рухи һәм иҗади яктан формалашудагы ролен аңлау;

  • туган телгә мәхәббәт һәм аның белән горурлану хисләре тәрбияләү, туган телне саклау һәм үстерү өлкәсендә эшләргә теләк, омтылыш уяту;

  • туган телдә аралашу, үз фикереңне һәм хисләреңне төгәл, анык, күпьяклы итеп белдерү өчен кирәкле булган сүзлек составын һәм грамматик, стилистик чараларны белү;

  • аралашу төренә һәм ситуациясенә бәйле сөйләмне куллана һәм үзара бәйли белү;

  • иптәшләренең сөйләменә игътибар итү, үзеңнең сөйләмеңә күзәтеп бәя бирү, хаталарны төзәтү, бәхәстә катнашу, төрле дәлилләр кулланып, тема буенча фикер алышу.

Предметны үзләштерү барышында ирешкән нәтиҗәләр:

  • сөйләмиятнең барлык төрләрен (тыңлау, аңлау, уку, язу) үзләштерү: язма һәм сөйләм теленә караган мәгълүматның темасын, төп һәм өстәмә фикерен аңлау; төрле стильгә һәм жанрга караган текстларны дөрес уку һәм аңлау; төрле чыганаклардан мәгълүмат туплый белү; сүзлекләрдән һәм электрон чаралардан дөрес файдалана белү; аерым бер темага караган материалны туплый, анализлый, эшкәртә һәм үзгәртә белү;

  • татар теленең төп функцияләрен, татар теленең башка төрки телләр арасында тоткан урынын, телнең мәдәният, җәмгыять белән тыгыз бәйләнешен аңлау;

  • туган тел турындагы фәнни белемнәрнең нигезен булдыру, тел катламнарының, ярусларының үзара бәйләнешен һәм мөнәсәбәтен аңлау;

  • тел белеменең төп төшенчәләрен үзләштерү, аның тармаклары турында мәгълүмат булдыру; тел һәм сөйләм, сөйләм төрләре, аралашу ситуацияләре; сөйләм теле, функциональ стильләр, матур әдәбият теле; текст һәм аның төрләре; телнең төп берәмлекләре, аларның аермалы билгеләрен, сөйләмдә кулланылу үзенчәлекләрен белү;

  • телнең төп стилистик чараларын, телнең әдәби нормаларын, сөйләм әдәбе нормаларын белү, аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү;

  • тел һәм сөйләм берәмлекләрен аера һәм анализлый белү; тел һәм стилистик чараларның кулланылышына бәйле рәвештә сөйләм төрләрен аера һәм чагыштыра белү;

  • телнең сәнгати чараларын аеру, аларның эстетик функцияләрен белү.

Урта сыйныфларда татар телен укытуның предметара нәтиҗәләре:

  • татар теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау;

  • татар телен әдәбият белән бәйләп, тел чараларының матур әдәбият әсәрләрендәге тәэсир көчен, сәнгатьлелеген булдыруда ролен ачыклау; чор әдәбиятына хас тел-сурәтләү чараларының үзенчәлекләрен ачу;

  • телне әдәбият белән бәйләп, укыган яки тыңлаган әсәрнең эчтәлеген, планын, конспектын, резюмесын логик эзлекле итеп язарга, сөйләргә өйрәтү;

  • телне мәдәният белән бәйләп, татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт, зәвык тәрбияләү;

  • татар телен рус теле белән бәйләп, телләр һәм халыклар арасындагы уртак хәзинә – рухи кыйммәтләргә ихтирам, башка милләт вәкилләренә карата түземле–ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү; телләрнең үзара багланыш-мөнәсәбәтләрен, шул мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә уртак төшенчәләр һәм тел берәмлекләре барлыкка килүне аңлату;

  • рус һәм чит телләр, әдәбиятлар белән бәйләп, татар теленең милли-мәдәни үзенчәлекләрен өйрәтү, алган белемнәрне төрле тел күренешләрен аңлатуда куллану;

  • телне тарих, җәмгыять белеме фәннәре белән бәйләп, дөнья, кешелек җәмгыяте, аның үсеше турында күзаллау формалаштыру, җәмгыять үсешенең телгә турыдан-туры мөнәсәбәте булуын җиткерү;

  • татар теле дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләрне телнең кеше һәм җәмгыять тормышында тоткан урынын аңларга ярдәм итү; сөйләмне дөрес куллана, бәяли белергә, үз фикереңнең уңай һәм тискәре якларын аңларга, камилләштерергә өйрәтү;

  • рухи мәдәниятнең нигезе булган татар теле ярдәмендә рухи кыйммәтләрнең асылын аңлату;

  • әдәби әсәрләрнең теле белән эшләгәндә, татар теле – бәйләүче чараларга бик бай тел, шул чаралар системасын, алар белдергән мәгънәләрне нәтиҗәлерәк үзләштерү максатыннан, стиль мөмкинлекләрен дә исәпкә алып, фикерне төгәл бирердәй сүзтезмә һәм җөмләләрне телебез хәзинәсеннән сайлап ала белү.


ТАТАРСКАЯ ЛИТЕРАТУРА

Гомуми төп белем бирә торган мәктәпләрдә татар әдәбияты предметы укучыларга әдәби белем бирүне, әдәби әсәрне, язучы иҗатын аңлау өчен кирәкле иҗади һәм теоретик күнекмәләр формалаштыруны, милли мәдәнияткә кагылышлы мәгълүматлар җиткерүне үз эченә ала. Урта сыйныфларда әдәбиятны укытуның төп максаты булып матур әдәбият әсәрләрен форма һәм эчтәлек берлегендә аңларга һәм анализларга өйрәтү, логик фикерләү сәләтен үстерү һәм камилләштерү, балаларның рухи дөньяларын баету тора. Бу процесс өч – гамәли, гомуми белем бирү, тәрбияви - яссылыкларны берләштереп алып барылырга тиеш. Әлеге максат түбәндәге бурычларны алга куя:



  • укучының төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белүенә ирешү һәм анализ барышында кулланырга күнектерү;

  • укучыда матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру;

  • укучының телдән һәм язма сөйләмен үстерү;

  • укучыда үз милләтенә, аның әдәбиятына, мәдәниятенә карата хөрмәт, дөньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, үз милләтенең, шушы төбәктә яшәүче башка халыкларның мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт хисләре тәрбияләү.

обязательный минимум содержания ПО ТАТАРСКОЙ ЛИТЕРАТУРЕ

5 сыйныф


«Ак бүре» әкияте (кыскартып).

«Шәһәр ни өчен Казан дип аталган» риваяте.

«Зөһрә кыз» легендасы.

«Иске кара урман» җыры.

«Сак–Сок» бәете.

Г.Тукайның «Шүрәле» әкияте.

Г.Тукайның «Пар ат», «Туган җиремә» шигырьләре.

Ф.Әмирханның «Ай өстендә Зөһрә кыз» хикәяте.

М.Гафуриның «Сарыкны кем ашаган?» мәсәле.

Ш.Галиевнең «Һәркем әйтә дөресен» шигыре.

Ф.Яруллинның «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» шигыре.
6 сыйныф

«Алып кешеләр», «Җил иясе җил чыгара» мифлары.

К.Насыйриның «Әбүгалисина» повесте.

Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе.

Г.Рәхимнең «Яз әкиятләре» хикәясе.

Дәрдемәнднең «Видагъ» шигыре.

С Рәмиевнең «Уку» шигыре.

Г.Камалның «Беренче театр» комедиясе.




Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   20




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет