170 *الْغِيبَةُ ذِكْرُكَ أَخَاكَ بِمَا يَكْرَهُ إِنْ كاَنَ فِيهِ
مَا تَقُولُ فَقَدِ اغْتَبْتَهُ وَ إِنْ لَمْ يَكُنْ فِيهِ فَقَدْ بَهَّتَهُ*
"Гайбәт – кардәшеңне, ул яратмый торган сүзләр бе-лән, читтә искә алуың. Әгәр шул гаеп кардәшеңдә булса, ул вакытта аның гайбәтен сөйләдең, әгәр булмаса, ул ва-кытта аңа яла яктың".1
Бер кешене ачык итеп, яки халык бер билгеле кеше максат икәнлекне белә торган рәвештә кыскача, яки гому-ми итеп сөйләү, аның рәвешле кыланып күрсәтү, әгъзалар-ның ишарәләре белән аңлату һәрберсе гайбәттер. Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә бу хакта:
وَلا يَغْتَبْ بَعْضُكُمْ بَعْضًا أَيُحِبُّ أَحَدُكُمْ أَنْ يَأْكُلَ لَحْمَ أَخِيهِ مَيْتًا فَكَرِهْتُمُوهُ
"Бер-берегезне гайбәт кылмагыз! Үлгән кардәшегез-нең итен ашарга яратыр идегезме? Әлбәттә, яратмас иде-гез",2 – дип, гайбәт сөйләүдән катгый рәвештә тыйды һәм Рәсүлүллаһ бу хәдисе белән гайбәтнең нинди нәрсә икән-леген һәркем аңларлык итеп бәян кылды. Гәрчә, шәригать аңа дөньяви җәза куймаган булса да, бу эш исерткеч эчү һәм отыш уйнау кебек үк хәрам. Кайберәүләр: "Фасыйк-ның гайбәте юк", – дип, гайбәт сөйләүне бер мөбах эш дә-рәҗәсенә төшерәләр. Дөрес, һичкемнән оялмыйча гөнаһ кылучы һәм яки ачык бер бидгать эшкә чакыручы кеше-ләрнең гайбәтләре мөбах булу хакында кайбер хәдисләр һәм фәкыйһләрнең риваятьләре бар. Ләкин без дошман күргән һәм нинди булса да бер турыда ачуыбыз килгән ке-шеләрнең һәрберсе фасыйк булуы лязем түгел. Хакый-катьтә, фасыйклык билгеле түгел, хәтта, яшерен фасыйк булуы исбат ителмәгән кеше хакында "аның гайбәте" дө-рес дип әйтү аять-хәдис белән хәрам булган гайбәтне хә-ләл күрү һәм мөселманга гөнаһ нисбәт итү һәм ифтира кы-лу лязем булганлыктан икеләтә гөнаһ була.
Гайбәт хәрам булмаган урыннар: 1. Үзенең мәзлум булуын казыйга, хөкүмәт һәм әмиргә шикаять итү. 2. Бер җирдә бозык эш булса, шуны төзәтергә кулыннан килә торган кешегә белдерү. 3. Фәтва сорау лязем булганда ке-шенең хәлен (кирәк кадәр генә) сөйләү. 4. Мөселманнар-ның ялгышуларына, адашуларына сәбәп була торган нәр-сәләрне бетерер өчен кайбер кешеләрнең бозык эшләрен ачу һәм белдерү. 5. Гөнаһын һич яшерми һәм шуны гаепкә санамый торган кешенең шул гаебен сөйләү. 6. Дөньяда халык арасында мәшһүр булган бер гаеп сыйфатны таныту һәм ачык бәян итү өчен зекер итү (сукыр, бер күзе сукыр, чатан, чулак дип әйтүләр шушы төрдән). Ләкин бу урын-нарда да гайбәт дөрес түгел диючеләр бар.
171 *غَيْرُ الدَّجَّالِ أَخْوَفُ عَلَى أُمَّتِي مِنَ الدَّجَّالِ الأَئِمَّةُ الْمُضِلِّينَ*
"Өммәтем өчен Дәҗҗалдан бигрәк адаштыручы аз-гын имамнар куркынычрак".1
Өммәтнең дини һәм иҗтимагый, сәяси һәм икътиса-ди, дөньяви һәм ахирәви файдаларын кайгыртмаучы һәм сәгадәтләре өчен тырышлык итмәүче, бәлки үзләренең мәнфәгатьләре өчен аларны һәлакәт һәм адашу юлларына кертеп җибәрүче имамнар, әлбәттә, Дәҗҗалга күрә күп мәртәбә зарарлырак. Чөнки Дәҗҗалны һәркем азмы-күп-ме белергә һәм аның яманлыгыннан сакланырга мөмкин. Әмма гадел һәм имин, диндар һәм тәкъвә исеме белән йө-рүче явыз имамнарның хакыйкатьләрен танып бетерү мөмкин эш түгел.
ائِمَّة مُضِلِّين "адаштыручы имамнар" сүзе астына тугры-лыксыз хәлифәләр, солтан һәм әмирләр, зурмы-кечкенәме рәисләрнең һәрберсе керә. Ләкин боларның һичберсе үз-ләрен "адаштыручы имамнар" түгел, бәлки үзләрен Һади-лардан, Мәһдиләрдән санап, үз мәсләкләрендә булмаган һәм үзләре белән бер рәвештә фикерләмәгәннәрне "адаш-тыручы"лар дип санаулары мәгълүм. Шуның өчен "адаш-тыручы имамнар"ның билгеләрен белергә ихтыяҗ бар. Билгеләре беленгән соңында үзләре җиңел беленер.
"Адаштыручы имамнар" шул рәвештә булалар: бөтен ниятләре халыклар белән җитәкчелек итү, шәригатькә му-афыйк һәм муафыйк булмаган юллар белән мал җыю, за-һири эшләр һәм күз буяулар белән халыклардан хакыйкый динен яшереп тору, байлар белән фәкыйрьләрне бәрабәр күрмәү, дин башлыгы булуны үзләренең дөньяви максат-ларына сәбәп итү, Коръән һәм Сөннәтне бер тарафка куеп гади инсаннар сүзен алга кую һәм башкалар. Әмма халык-ларны сөю һәм алар өчен яхшы теләктә булу, фарыз га-мәлләрне кылып, хәрамнардан саклану, инсаннарга ихсан кылу, хаталарыннан, кимчелекләреннән күз йому, явыз-лыкларга изгелек белән җавап бирү, сүздән бигрәк гамәл белән яхшылык күрсәтү, халыкларга баш булулардан сак-лану, инсаф һәм вөҗданга каршы урыннарда алтын-кө-мешкә аз гына да илтифат итмәү, канәгать белән гыйф-фәтне лязем кылу, әүлиялар һәм, гомумән, инсаннар ха-кында ашып китүдән ерак тору һәм башкалар "адашты-ручы имамнар" булмауга билгеләр.
172 * فَعْلُ الْمَعْرُوفِ يَقِي مَصَارِعَ السُّوءِ*
"Изгелек эшләү һәлакәт урыннарына очраудан сак-лый".
Изгелекнең җәзасы да изгелек икәнлеге мәгълүм. Ях-шылык итү кешелеклелек булып, бу эш һичкайчан югал-мый. "Изгелек ит тә, суга сал, балык белмәсә, халык бе-лер" – мәшһүр сүз.
173 *فِي الْجَنَّةِ مَا لاَ عَيْنٌ رَأَتْ وَ لاَ أُذُنٌ سَمِعَتْ وَ لاَ خَطَرَ عَلَى قَلْبِ بَشَرٍ*
"Җәннәттә күз күрмәгән, колак ишетмәгән һәм адәм балаларының күңелләренә дә килмәгән нәрсәләр бар".
Җәннәт һәм җәһәннәм хакында Коръәндә хәбәр би-релгән рәхәт һәм михнәтләрне һәм, гомумән, ахирәт әхвә-ле хакында булган хәбәрләрне исемнәренә карап та һәрбер җәһәттән дөньядагы нәрсәләр белән бер рәвештә дип уй-ларга ярамый. Анда булган нәрсәләр һәм хәлләрне аңла-тып бирергә сүз һәм аңлар өчен адәм балаларында корал булмаганлыктан, шундый мәгълүм кәлимәләр белән аңла-тырга һәм инсаннарның үзләренә билгеле булган сүзләрне эшләтергә зарурәт бар. Шуның өчен җәннәтнең хурла-рын, елга һәм суларын, нигъмәт һәм ләззәтләрен, шулай ук тәмугның газап һәм мәшәкатьләрен, кабер газаплары, кабер сөальләре, мизан һәм сират, китап һәм хисап хәбәр-ләрен дөнья хәлләренә үлчәү һәм шул кәлимәләрнең дөнь-ядагы булган мәгънәләренә охшату тиешсездер. Ибне Габ-басның: "Җәннәттә булган нәрсәләрнең бары исемнәре ге-нә дөньяда булганнарына охшар", – дигән.1
Бу сүзләр мәгънәсен башкага бору һәм сүзләрне за-һирләреннән дүндерү түгел, бәлки темалар арасында го-муми бер аерма барлыгын, "нәрсә" дигән сүзгә туры килү сәбәпле генә тузан бөртеге белән Һималай тавын бертигез нәрсә дип хисап кылу ярамаганлыгын гына бәян кылудан гыйбарәт. Гомерендә шәһәр күрмәгән һәм кешеләрдән ишетеп тә берәр төрле гыйлем ала алмаган авыл кешесе "мунча" сүзен ишетү белән зиһене кечкенә генә һәм күбе-сенчә алды читән белән уратып алынган кечкенә һәм ка-раңгы бер бинага китәчәк. Хәлбуки, мунчаның 3-4 кат би-налардан гыйбарәт булып та, эче кыйммәтле паласлар, кыйммәтле көзгеләр, ишекләрдән зур тәрәзәләр һәм шул тәрәзәләргә зиннәтләп асылган пәрдәләр белән бизәлгән-нәре дә була. Бөтен ай буенча өч сум чыгара алмый торган кешеләр бу мунчаларда бер сәгать өчен өч, биш сум түләп керүләр مَا لاَ عَيْنٌ رَأَتْ وَ لاَ أُذُنٌ سَمِعَتْ "Күз күрмәгән, колак ишет-мәгән" нәрсә булачак.
Ана карынында булган балага: "Бу син тора торган урыннан башка бер зур урын бар, аны дөнья дип атыйлар", – дип сөйләсәләр һәм дөньяда булган матди һәм мәгънәви хәлләрне, күзгә күренә торган һәм рухани нәрсәләрне аң-латмакчы булсалар, күпме генә нәрсә аңлата алырлар икән? Мондый аңлатулардан бала ни чаклы гына гыйлем алыр икән? Хәтта үзе булган урыннан киң һәм иркен бер урын булачагына да зиһене җитмәс һәм акылы шуны да дөрес күрмәс һәм шул турыларда булган сүзләргә ышана алмас. Дөньяда яшәүче инсаннарга карата да ахирәтнең әхвәле шулай булырга мөмкин. Ихтимал ки, ахирәт көне хакындагы хәбәрләрне аңлауга кирәкле булган хис инсан-нарда эшләми тора торгандыр. Электр лампочкасы янсын өчен төймәгә басу кирәк булган кебек, бу хиснең дә берәр төймәсенә басарга кирәктер. Вакыты җитү белән бәлки төймәгә дә басылыр.
174 *قَدْ أَفْلَحَ مَنْ أَخْلَصَ قَلْبَهُ ِللإِيمَانِ وَجَعَلَ قَلْبَهُ سَلِيمًا وَلِسَانَهُ
صَادِقاً وَنَفْسَهُ مُطْمَـإِنَّةً وَخَلِيقَتَهُ مُسْتَقِيمَةً وَأُذْنَهُ مُسْتَمِعَةً وَعَيْنَهُ نَاظِرَةً*
"Тәхкыйкъ котылды, уңышка иреште шул кеше – ул иман турысында күңелен эчкерсез, телен дөрес, нәфесен тыныч, холкын гүзәл, колагын ишетүче һәм күзен күрүче кылды".1
Ягъни, һәртөрле нәфес теләкләреннән пакь булган иманлы һәм сәламәт күңелле, рас сүзле, Аллаһы Тәгалә-нең хөкемнәреннән разый булып, рәхәт тора торган нәфес-ле, гүзәл холыклы, сүзләрнең яхшы һәм яманнарын аера белеп ишетә торган колаклы, игътибар белән күрә торган күзле адәм уңыш һәм котылу табачак.
Бу сыйфатларга ия булу, әлбәттә, олуг кәмаләт. Шу-ның өчен сүзләрнең яхшы һәм яманнарын ишетә алмый, бәсыйрат һәм игътибар күзләре белән күрә белми торган кешеләр хакында Аллаһы Тәгалә шелтә сүзләре әйткән:
لَهُمْ قُلُوبٌ لا يَفْقَهُونَ بِهَا وَلَهُمْ أَعْيُنٌ لا يُبْصِرُونَ بِهَا وَلَهُمْ آذَانٌ
لا يَسْمَعُونَ بِهَا أُولَئِكَ كَالأَنْعَامِ بَلْ هُمْ أَضَلُّ أُولَئِكَ هُمُ الْغَافِلُونَ
"Аларның акыллары бар, ләкин хакны аңламыйлар, аларның күзләре бар, ләкин гыйбрәтләрне күрмиләр, алар-ның колаклары бар, ләкин Аллаһ сүзен ишетмиләр, алар хайван кебекләр, бәлки аларга караганда да адашканрак-лар. Алар камил гафилләр".1
175 *قَرْضُ الشَّيْءِ خَيْرٌ مِنْ صَدَقَتِهِ*
"Бер нәрсәне бурычка бирү аны садака итеп бирүдән яхшырак".
Чөнки садаканың яхшы һәм яман, фәкыйрь һәм фә-кыйрь рәвешендә дөнья җыеп йөрүче хәйләкәр бай кулына төшүе мөмкин. Әмма бурыч сораучы кирәк фәкыйрь һәм кирәк бай булсын үзенең бер хаҗәтен үтәр өчен һәм чара-сызлыгын җибәрергә мәҗбүр булып сорый. Садака алучы-ларның бер төре садака акчасын кабакка һәм икенче бер төре банкка тапшырса, бурычка алучы кеше шуны үзенең мәнфәгатен тәэмин итү, яки хаҗәтен китәрү өчен сарыф кыла. Әлбәттә, бер мөселман кешенең хаҗәтен үтәү савап-лы эш.
Бурычның садакадан да хәерле булуы төп хаҗәтләрне үтәү һәм исраф һәм ахмаклык юлларына сарыф кылмау-лары мәгълүм булган кешеләр хакында. Юкса, исраф кы-лучылар һәм үз байлыкларын бозык юлларга сарыф итү-челәр, кеше малларын бурычка таратучылар, банкларда векселләр белән мөгамәлә кылучылар, алтын һәм көмеш, һәртөрле процентлы кәгазьләр белән уйнаучыларга булган бурыч саваплы эштер дип белмибез.
Малны акыл белән тота белмәүче кешеләргә бурычка бирү – күрә торып малыңны суга салу булганлыктан, ях-шы эш түгел.
Мал тота белмәгән кешеләр исрафлары, тәдбирсез-лекләре сәбәпле үз малларын да бетерәләр, башкаларның малларын да юкка чыгаралар. Боларның бай рәвешендә йөрүләре үзләренә дә һәм башкаларга да зарар. Мондый кешеләргә бирелгән бурычлар күбесенчә кайтмыйлар, үз-ләренең дә хаҗәтләре бетми, шөкерләре дә булмый. Шу-ның өчен иң яхшысы андый исрафчыларга бурычка бир-мәү һәм алар белән мөгамәлә кылмау.
176 *قُلْ آمَنْتُ بِاللهِ ثُمَّ اسْتَقِمْ*
"Аллаһыга инандым диген дә, истикамәтле бул!"
Рәсүлүллаһ бу сүзләрне "Йә, Рәсүлүллаһ! Ислам дине хакында әһәмиятле бер сүз әйтсәң, синнән башкалардан сорарга хаҗәт калмас иде!" – дигән бер сәхабә җавап итеп әйтте.
Иман китерү белән истикамәтле (тугры) булу астына бөтен Ислам дине кереп бетә. "Истикамәтле бул" дигән сүзгә ышану һәм гамәлләрне төзәтү, гыйбадәт һәм бәндә-челек вазифаларын үтәү, халыклар белән мөгамәлә кылу кебек эшләрдәге тугрылыкларның һәрберсе керә. Ислам динендә тугры булу һәм бу хәдис белән гамәл кылуның иң ачык билгесе – Коръән һәм Сөннәткә иярү, ни дәрәҗәдә олуг һәм мәшһүр адәм булсалар да, Коръән һәм Сөннәт өйрәтмәләренә каршы урыннарда кешеләргә иярмәү, ин-саннарны илаһлык мәртәбәсенә күтәрмәү, бидгатькә яр-дәм бирмәү кебек эшләр.
Истикамәтле булу бик зур һәм бик авыр эш. Шулай булса да, моннан өмет өзмәскә һәм: "Ул безнең кулдан ки-лә торган нәрсә түгел", – димәскә, бәлки көч җитсә-җит-мәсә шул юлда тырышырга тиешле. Йөз өлеш истикамәт-нең бер генә өлеше кулда булса да, ул да зур табыш. Ул булмый икән, шул хакта тырышу үзе зур ганимәт.
وَالَّذِينَ جَاهَدُوا فِينَا لَنَهْدِيَنَّهُمْ سُبُلَنَا "Безнең юлыбызда тырышу-чыларны, Без, әлбәттә, Үзебезнең хак юлга күндерәчәк-без".1
* 177 قَلِيلٌ تُوَدِّي شُكْرَهُ خَيْرٌ مِنْ كَثِيرٍ لاَ تَطِيقُهُ*
"Шөкер итә алырлык аз нәрсәң, шөкер итә алмаслык күп нәрсәдән яхшырак".
Бу хәдисне Рәсүлүллаһ "Аллаһы Тәгаләгә дога кылса-на, миңа байлык бирсен иде", – дип сораган Сәгъләбә бине Хатиб әл-Әнсари дигән кешегә сөйләде.2
Чыннан да малдан максат төп хаҗәтләрне үтәү һәм дөнья үткәреп тору булып, шуннан артканында зур хасият булмаса кирәк. Файдасы юк һәм җавабы күп булган малга хуҗа булганчы, файдасы күп һәм җавабы аз булган белән гомер сөрү, әлбәттә, яхшырак.
178 * قِوَامُ الْمَرْءِ عَقْلُهُ لاَ دِينَ لِمَنْ لاَ عَقْلَ لَهُ*
"Адәм баласының таяначак нәрсәсе үзенең акылы. Акылы булмаган кешенең дине дә юк".
Инсаннарны башка хайваннардан аера торган нәрсә сөйләшә белү түгел. Чөнки хайваннар да үз араларында сөйләшәләр, максатларын аңлашалар. Бу турыда инсаннар белән башка хайваннар арасында аерма юк. Моны һәркем белә һәм Коръән Кәримнең:
قَالَتْ نَمْلَةٌ يَا أَيُّهَا النَّمْلُ ادْخُلُوا مَسَاكِنَكُمْ ل
ا يَحْطِمَنَّكُمْ سُلَيْمَانُ وَجُنُودُهُ وَهُمْ لا يَشْعُرُونَ
"Кырмыскаларның патшасы Сөләйман гаскәрен күреп әйтте: "Ий, кырмыскалар, Сөләйман үзенең гаскәре белән килә, өйләрегезгә кереп качыгыз, югыйсә, тапталырсыз, алар сезнең тапталганыгызны сизмәсләр".1
وَوَرِثَ سُلَيْمَانُ دَاوُودَ وَقَالَ يَا أَيُّهَا النَّاسُ عُلِّمْنَا مَنطِقَ الطَّيْرِ "Сөләйман атасы Давытка пәйгамбәрлектә варис булды, ул әйтте: "Әй, кешеләр, мин кошлар белән сөйләшергә өйрәтел-дем",2 дигән аятьләр шуңа дәлил булалар. Инсаннарны хайваннардан аера торган нәрсә акылдыр. Башкалар акыл-сыз хайваннар булса, инсан акыллы хайван. Шулай булгач, инсанның терәге "акыл" икәнлеге һәм акыл булмаганнан соң дине дә булмаслыгы үзеннән-үзе мәгълүм.
Акыл үзе нинди нәрсә?
Гыйлем һәм фән бу көнгә кадәр моңа җавап бирә ал-мый, аера ала торган бер куәт дип сөйләүдән башкага үтәргә көчләре җитми.
Яратылган вакытта кешеләр белән бергә яратылган акылга "гаризи" (тумыштан бирелгән, инстинктив), "хый-лькый" (гадәти), "табигый" исемнәре бирелеп, тәҗрибә-ләрдән хасил булган акылга "мүктәсәб" (кәсеп итеп табыл-ган) исеме бирелә.
Хакыйкый булган һәм бөтен вазифалар йөкләнә тор-ган акыл әүвәлге акыл (гаризи) булып, моның арту-кимү ихтималы юк. Кешеләрне башка хайваннардан аера торган акыл шушы.
Мүктәсәб акыл, хакыйкатьтә гаризи акылның нәти-җәсе булып, тәҗрибә азлык һәм күплек нисбәтендә арту һәм кимүне кабул итә. Моның чиге юк. Тырышлык һәм яхшы тәҗрибәләр сәбәпле артырга һәм кулланмау һәм һәр сүзгә һәм һәрбер кешегә ияреп йөрү сәбәпле бөтенләй азаерга мөмкин. Тәҗрибәсе, аң-фикере юк, ни ишетсә шу-ңа ышанучы картларның акыллары зәгыйфь булып, һәр-нәрсәне үз акылы белән тикшереп караучы яшьләрнең акыллы булуларындагы хикмәт шул. Шуның өчен китап укыганда акыллы мөәллифләр белән акылсыз мөэллиф-ләрне яхшы аера белергә һәм соңгыларның әсәрләре белән шөгыльләнүдән сакланырга тиешле. Әгәр тәҗрибәсе ка-мил булса, ул вакытта инсан никадәр озак яшәсә, шулка-дәр акыллы була. Кешеләрнең кыйммәте акылга карап йө-ри.
Дөньяда булган бозык игьтикадлар, нигезсез фикерлә-рнең һәрберсе акылсыз кешеләрнең үзләре ихлас куйган адәмнәрнең сүзләренә ышанулары, юучылар хозурында ятучы мәетләр кебек баш иеп торулары һәм гаризи акыл-ларын кулланмаулары сәбәпле таралганлыгы мәгълүм.
Үзләренең хисләренә ышанмаган кешеләрдә нинди дин булсын? Әгәр لاَ دِينَ لِمَنْ لاَ عَقْلَ لَهُ"Акылы булмаган кеше-нең дине дә юк" сүзе дөрес булмаса, дөньяда башка һич дөрес сүз булмас.
Ислам диненең иң көчле һәм иң беренче терәге акыл булып, мөселман булыр өчен шул акылны эшләтә белергә кирәк. Дөрес иман акыл аркасында гына хасил була. Шуңа күрә Ислам динендә акылга муафыйк булмаган нәрсәләр юк. Акылның хаким булуын һәм аның фазыйләтен инкарь итү белән Ислам диненең җыелуы мөмкин түгел. Акылга Ислам дине кадәр хөрмәт күрсәтүче һәм үзенә тиешле булган урынны бирүче башка бер дин дә юк. Европа фәл-сәфәсе эзли торган, беркадәр үз тырышлыклары белән та-бып төзелгән һәм "акыл дине" дип исем бирелгән дингә күрә Ислам дине янә дә бөегрәк, янә дә руханиерак, янә дә мәгънәлерәк күренә. Әгәр Европа фәлсәфәсе үзләренең мәгълүматлары һәм гыйлемнәре белән тикшерсәләр, иншә Аллаһ, эзли торган нәрсәләрен Ислам динендә табарлар, хөрмәт һәм ихтирам йөзеннән аның алдында сәҗдә кы-лырга мәҗбүр булырлар. Бу хәл бүген булмаса да, беркөн-не, әлбәттә, булачак.
إِنْ هُوَ إِلاَّ ذِكْرٌ لِلْعَالَمِينَ . وَلَتَعْلَمُنَّ نَبَأَهُ بَعْدَ حِينٍ"Коръән – барча га-ләмгә зекер, вәгазь һәм диндер. Коръәннең хикмәтләрен, аның хәбәр биргән нәрсәләренең хаклыгын бераз вакыт-тан соң белерсез. Дөньяда белмәсәгез, ахирәттә белер-сез!"1
Коръән Кәримнең гөнаһлы бәндәләр авызыннан әйтә торган: لَوْ كُنَّا نَسْمَعُ أَوْ نَعْقِلُ مَا كُنَّا فِي أَصْحَابِ السَّعِيرِ "Әгәр без ул пәй-гамбәрләрнең хак сүзләрен тыңлап кабул иткән булсак, яки алар өйрәткән шәригать хөкемнәрен аңлап гамәл кыл-ган булсак, җәһәннәм әһелләре эчендә булмас идек",2
أَفَلَمْ يَسِيرُوا فِي الأَرْضِ فَتَكُونَ لَهُمْ قُلُوبٌ يَعْقِلُونَ بِهَا "Әллә алар җир өстендә йөрмиләрме, йөрсәләр һәлак булган шәһәрләрне күреп гыйбрәт алырлар иде",3 كَذَلِكَ نُفَصِّلُ الآيَاتِ لِقَوْمٍ يَعْقِلُونَ "Без әнә шулай аятьләребезне ачык итеп аңлатабыз, аңлый бел-гән кешеләр өчен"4 кебек хисапсыз күп аятьләреннән акылның бөтен фазыйләтләргә, бигрәк тә, Ислам диненә нигез икәнлеге мәгълүм була.
Инсанның акылы арту белән аның әдәбе һәм гыйф-фәте, фикер һәм фазыйләте арта, хайвани теләкләрдән ераклаша һәм сафлана бара, дөньяга ни өчен килүен тик-шерә һәм яхшылыклар кылырга тырыша. Бу исә камил мәгънәсе белән "Ислам дине" булып җитмәсә дә, Ислам диненең капкасына килеп җитүдер. Моннан соң капканы ачып керү авыр эш түгел.
179 *قَيِّدُوا الْعِلْمَ بِالْكِتَابَةِ*
"Гыйлемне язу белән беркетеп куегыз!"
Һәрбер кирәкле гыйлемне күңелдә саклап тору мөм-кин түгел. Кеше никадәр зирәк булса да, кайбер нәрсә-ләрне оныта, хәтереннән чыгара. Әмма язылган нәрсә шул хәлендә саклана, югалмый, әгәр дә онытылган булса, ка-рау белән хәтергә төшә. Икенчедән, кәгазьгә язылган нәр-сәләрдән башкалар да файдалана ала. Гыйлемне авыз бе-лән өйрәтү һәм йөзгә-йөз сөйләп таратуга күрә язу аркылы тарату җиңелрәк һәм нәтиҗәлерәк. Шуңа күрә сәхабәләр Коръән Кәримне бер урынга җыеп язарга лязем күрделәр һәм Коръән Кәримнең саклануы өчен шул эшне тиешле таптылар. Әгәр хәдис галимнәре үзләре ишеткән хәдис-ләрне китапларга язмаган булсалар, хәдисләр безгә килеп җитә алмаган булырлар иде.
Имам Тирмизи: "Сәхабәләрдән берсе Рәсүлүллаһка үзенең хәтерсезлегеннән һәм Рәсүлүллаһ сүзләрен хәте-рендә тота алмавыннан зарланган иде. Рәсүлүллаһ аңа:
استعن بيمينك"Уң кулыннан файдалан!", ягъни яз дип язу-га ишарә кылды".1
Әбү Һөрәйрәнең "Сәхабәләр арасында миннән дә күп хәдис риваять итүче булса, Габдуллаһ бине Гамер булыр. Чөнки ул яза, мин язмый идем", – дип сөйләгәнлеген имам Бохари риваять итә.
Язу мәдәният сәбәпләреннән булып, мәдәният алга китү өчен аңа ихтыяҗ зур. Сәхабәләрнең картларына күрә яшьләре арасында яза белүчеләрнең күп булуларындагы хикмәт тә шул мәдәният күтәрелү тәэсире булса кирәк.
Язуның ни дәрәҗәдә игътибарлы икәнлегенә бурыч мәсьәләләрен яктырткан аять җитә.2 Мәзкүр "бурыч" аяте бүгенге нотариуслар хакындагы тәртипләргә төп канун бу-лырга тиешле.
Бу урында зекер ителгән хәдис ирләргә генә хас тү-гел, бәлки хатыннарга да кагыла. Гасыр сәгадәттә яза бе-лүче хатыннар ирләрдән күбрәк булмасалар да, бик аз да түгелләр иде. Хафса анабыз бинт Гомәр, Шифа бинт Габ-дуллаһ язу белүчеләр җөмләсеннән. Шәригатьнең максаты өммәтне наданлыктан чыгару, аларга китап һәм хикмәт өйрәтү булып, моннан хатыннарны аеру дөрес түгел.
180 *كَرَمُ الْمَرْءِ ديِنُهُ وَمَرُوءَتُهُ عَقْلَُهُ وَحَسَبُهُ خُلْقُهُ*
"Адәмнең хөрмәте – дине, егетлеге – акылы, абруе – холкы".
Ягъни, адәм баласының хөрмәте үзенең дине белән булып, дине бөтен булса, хөрмәте дә бөтен һәм дине ким-челекле булса, хөрмәте дә кимчелекле; егетлеге акылына бәйле булып, акылы камил булса, егетлеге дә камил, һәм акылы кимчелекле булса, егетлеге дә кимчелекле; шулай ук абруе да холкына күрә була, ягъни холкы гүзәл булса, абруйлы, гүзәл булмаса, абруйдан мәхрүм дигән сүз.
Адәм балалары вәхшилектән, хайванлыктан зирәк-лекләре һәм зиһеннәре сәбәпле күтәрелеп чыктылар, мә-гыйшәт һәм хәят юлларын да зирәклекләре белән тапты-лар һәм һәртөрле кәсеп һәм көнкүрешләрен дә зиһеннәре сәбәпле аңладылар. Иҗтимагый хәлләрнең төзек булуы зирәклек, зиһен һәм аңлылыктан бигрәк әхлакка бәйлән-гән. Адәм балалары башка хайваннардан бергә җыелышып тереклек итү җәһәте белән аерылалар. Бергә җыелышып көн күрү өчен өлфәт һәм мәхәббәт, дуслык һәм иттифакъ шарт. Болар булмаганда бергә җыелып көн күрү мөмкин түгел. Өлфәт һәм мәхәббәт булсын һәм дәвам итсен өчен ихлас һәм амәнәт, тугрылык һәм шәфкать, түземлек һәм күкрәк киң булу кирәк һәм ялган, хыянәт кебек начар холыклардан саф булу лязем.
Адәм балалары гүзәл холыкка ия булсалар, аз гына зирәклек белән дә күп эш кылулары һәм югары күтәрелү-ләре мөмкин. Шуның сәбәпле өммәт арасында берлек, ышаныч булыр, өлфәт һәм дуслык хөкем сөрер. Әмма хо-лык бозык булса, зирәклек никадәр зур булса да, файдасы булмас, бәлки шул кешенең үзенә дә, башкаларга да зарар-лы булыр. Мондый адәмләрнең зирәк һәм галим булула-рына күрә зиһенсез һәм белемсез булулары яхшырак.
Бу хикмәтләр аңлашылып җитсә, Рәсүлүллаһның гү-зәл холыкка әһәмият бирүенең сәбәбе үзеннән-үзе мәгъ-лүм булыр. Мөгамәләсендә тугрылык булмаган һәм хыя-нәтчел, кеше хакыннан сакланмаучы һәм амәнәтсез, хәер эшләргә мал сарыф итми һәм фәкыйрьләргә ярдәмсез бул-ган зирәк байдан нинди файда бар? Бу адәмнең зирәк бай булуына караганда зиһенсез фәкыйрь булуы үзе өчен дә, башкалар өчен дә яхшырак. Бу сүзләрдән гүзәл холыкның кыйммәтле бер нәрсә икәнлеге ачык аңлашылса кирәк.
181 *كَفَى باِلدَّهْرِ وَاعِظًا وَبِالْمَوْتِ مُفَرِّقًا*
"Заманга вәгазь йөзеннән халыкларны бер-берсеннән аеручы үлем җитә".
Аллаһы Тәгалә адәм балалары өчен ризыкларны чик-ләгән һәм билгеләгән булса, гомерне һәм сулышларны да чикләгән, никадәр күп торса да бервакыт дөньядан күчү белән хөкем кылган. Бу тән яки тал чыбыгы кебек яшь һәм нәзек вакытында, яки картаеп эштән чыкканнан соң дөнь-ядан китәчәк.
182 *كَفَى بِكَ إِثْمًا أَنْ لاَ تَزَالَ مُخَاصِمًا*
"Сиңа гөнаһ йөзеннән, халык белән гел кычкырышып торуың җитә".1
Мәгәр мәзлум кешеләрнең үз хакларын дәгъва итүлә-ре шул хактан үтеп китмәү шарты белән дөрес. Шулай булса да, бик зур мәҗбүрлек булмаганда низаглашып йөр-мәү яхшы.
183 *كَفَى بِالْمَرْءِ إِثْمًا أَنْ يَحْبِسَ عَمَّنْ يَمْلِكُ قُوَّتَهُ*
"Кешегә үз өстенә нәфәкасы тиеш булганнарга тиеш-ле нәфәканы бирмәве гөнаһ йөзеннән җитә".1
Ягъни, бер кеше үз өстенә нәфәкасы (көн күрерлек мал) лязем булган кешеләргә нәфәка бирми торудан башка һичбер гөнаһ эш кылмаса да, явызлык дәфтәре ябылмас, гөнаһ йөзеннән шул нәфәка бирми торуы җитәрлек булыр. Бу хәдис нәфәкалары лязем булган кешеләргә нәфәка бир-ми торуның гөнаһы никадәр зур икәнлекне аңлата.
184 *كَفَى بِالْمَرْءِ عِلْمًا أَنْ يَخْشَى اللهَ وَكَفَى بِالْمَرْءِ جَهْلاً أَنْ يَعْجَبَ بِنَفْسِهِ*
"Аллаһы Тәгаләдән курку – гыйлем йөзеннән, үзенә карата яхшы уйда булу наданлык йөзеннән җитә".
إِنَّمَا يَخْشَى اللَّهَ مِنْ عِبَادِهِ الْعُلَمَاءُ "Аллаһыдан Аның галим кол-лары гына курка",2 дигән аятьнең мәгънәсе дә ялгыз кур-куны бәян итү түгел, бәлки Аллаһы Тәгаләнең олуглык һәм бөеклек, кодрәт һәм ихтыяры хозурында хәйран калу-ны, ихтирам белән катыш булган куркуны бәян кылу. Бу эш, әлбәттә, галимнәргә хас бер сыйфат булып, шушы рә-вештә куркуның гыйлемнән гыйбарәт булачагында шөбһә юк.
Аллаһы Тәгаләдән шулай куркучы кеше Аллаһы Тә-галәгә карата булган бурычларын үтәгәне кебек, бәндәләр арасында булган хакларны җиренә җиткерүдә дә кимчелек итмәскә тырышыр. Аллаһы Тәгаләнең бәндәләрен рәнҗет-мәс, аларга хәер догада булыр, изге эшләргә булышыр һәм гөнаһ эшләргә ярдәм бирүдән сакланыр. Гыйлемнең нәти-җәсе шул нәрсәләрдән гыйбарәт булыр. Үзенең гыйбадәте булса, аның кабул булу-булмавы, гыйлеме булса аның файдалымы-файдасызмы икәнлеге, бай булса, үзенә сәга-дәт сәбәбе яки зарар һәм авырлык булуы аңлашылмый то-рып, шулар белән күтәрелеп йөрү, әлбәттә, наданлыктан башка нәрсә түгел.
185 *كَفَى بِالْمَرْءِ مِنَ الْكَذِبِ أَنْ يُحَدِّثَ بِكُلِّ مَا سَمِعَ*
"Кешегә, һәр ишеткән нәрсәсен сөйләп йөрү, ялган-чылык йөзеннән җитә".1
Кеше никадәр ялган сөйләмәскә тырышса да, әгәр һәрбер ишеткәнен кешеләргә сөйләп йөрсә, бер вакыт ял-ган сөйләми калмас. Ялганчы булмас өчен һәр ишеткәнне сөйләмәскә һәм язмаска, сүзләрнең тышкы гүзәллекләренә алданмаска кирәк.
186 *كُفَّ شَرَّكَ عَنِ النَّاسِ فَإِنَّهُ صَدَقَةٌ*
"Адәмнәргә явызлыкны тидерүдән саклан, бу эш сиңа үзеңнән садака булыр".
"Кешегә усаллык итмә!" Нинди кыска сүз! Бу сүзе бе-лән Рәсүлүллаһ һәрбер адәмне үзенә үзе өчен юл күрсәтү-че һәм тәрбияче булырга тиешлеген белдерә. Әгәр адәм баласы үзенең инсафына кайтса һәм үзенең әтрафын яхшы һәм яман эшләр урап алганын күрсә, яхшы эшләрне их-тыяр итеп, яманнарыннан качарга тырышыр. Бу хәлгә кай-берәүләр вөҗдан, кайберәүләр тәрбия һәм кайберәүләр тәүфикъ диләр. Боларның барысы да дөрес, болар бер-бер-сенә каршы түгел, һәрхәлдә, бу эш яхшылык билгесе бу-лып, шундый бер фикер төшсә, кичектермәскә һәм гамәл-гә куярга тиешле. Моның беренче баскычы – башкаларга усаллык кылмау.
Яхшылык кием яки торган урын һәм йөргән җирләр белән түгел, бәлки күңел төзәлүдән гыйбарәт. Күңел төзә-лүнең беренче билгесе – башкалар белән булышмау, алар-га иза һәм җәфа бирмәү. Әгәр һәр мөселман үзенең күңе-лен шул рәвештә төзәтсә, гайбәт һәм сүз йөртү, ифтира һәм боһтан кебек эшләрнең әсәре дә калмас.
Әгәр Ислам дөньясы төзәлсен, мөселманнар фазый-ләт һәм күркәм әхлакта мисал булып йөрсеннәр дисәң, үз күңелеңне төзәт, кешегә усаллык итмә, көнчелек кылма!
187 *كُلُّ أُمَّتِي مُعَافًى إِلاَّ الْمُجَاهِرُونَ وَإِنَّ مِنَ الْمُجَانَةِ أَنْ يَعْمَلَ
الرَّجُلُ بِاللََّيْلِ عَمَلاً ثُمَّ يُصْبِحَ وَقَدْ سَتَرَهُ اللهُ فَيَقوُلَ يَا فُلاَنُ عَمِلْتُ
الْبَارِحَةَ كَذَا وَكَذَا وَقَدْ بَاتَ يَسْتُرُهُ رَبُّهُ وَيُصْبِحُ يَكْشِفُ سِتْرَ اللهِ عَنْهُ*
"Өммәтемнең гөнаһлары гафу ителәчәк, мәгәр ачык рәвештә гөнаһ кылучылар гына моннан мәхрүм. Гөнаһны ачык кылучылар җөмләсенә шул кеше дә керә: кичәдә яшерен рәвештә гөнаһ кыла да, шул Аллаһы Тәгалә яшер-гән гөнаһысын иртә белән: "Иптәш! Кичә мин шулай кыл-дым, болай иттем", – дип үзе кылган гөнаһны кешегә сөй-ли, хәлбуки, ул гөнаһны кичәдә Аллаһы Тәгалә яшергән иде, әмма бу үзе көндезгә чыккач, Аллаһ тарафыннан ку-елган пәрдәне ертып, үзенең бозыклыгы белән мактана!"1
Әгәр бәндәчелек белән гөнаһ кылгансың икән, инде тәүбә ит, аны кешегә сөйләп йөрмә! "Алладан яшермәгән-не бәндәдән яшерер хәл юк", – димә. Ул акылсыз кеше сү-зе. Аллаһыдан яшереп булмый, әмма бәндәләрдән яшерер-гә мөмкин. Гөнаһны сөйләү, кешегә күчергеч күрсәтү, гө-наһ эшкә дәрт бирү була. Көн уртасында бөтен халык хо-зурында зур шәһәрләрдәге магазиннар, кибетләр талануга сәбәп, шул эшкә күчергеч булучылар һәм гөнаһны яшер-мәүчеләр икәнлеге мәгълүм. Әгәр Аллаһы Тәгалә пәрдә-ләгән булса, моның кадерен белергә, шөкер кылырга һәм уянып үкенергә тиешле. Аллаһы Тәгалә корган пәрдәне ерту көфран нигъмәт кылу була.
188 *كُلُّكُمْ رَاعٍ وَكُلُّكُمْ مَسْئُولٌ عَنْ رَعِيَّتِهِ الإِمَامُ رَاعٍ وَمَسْئُولٌ
عَنْ رَعِيَّتِهِ وَالرَّجُلُ رَاعٍ فِي أَهْلِهِ وَهُوَ مَسْئُولٌ عَنْ رَعِيَّتِهِ وَالْمَرْأَةُ رَاعِيَّةٌ
فِي بَيْتِ زَوْجِهَا وَمَسْئُولَةٌ عَنْ رَعِيَّتِهَا وَالْخَادِمُ رَاعٍ فِي مَالِ سَيِّدِهِ
وَمَسْئُولٌ عَنْ رَعِيَّتِهِ وَكُلُّكُمْ رَاعٍ وَمَسْئُولٌ عَنْ رَعِيَّتِهِ*
"Һәрберегез – көтүче һәм һәрберегез үз көтүе өчен җаваплы. Имам – көтүче, ул үзенең көтүе хакында җавап-лы. Ир – үз әһеленең көтүчесе, ул шул хакта җаваплы. Ха-тын – иренең өендә көтүче, ул шул хакта җаваплы. Хез-мәтче – хуҗа малының көтүчесе, ул шул хакта җаваплы. Һәрберегез – көтүче һәм һәрберегез үз көтүе хакында җа-вап бирәчәк".1
Монда булган имам, ир, хатын, хезмәтче сүзләре ми-сал өчен генә зекер кылына. Юкса, хөкеменә күрә эш ба-шында булган кешеләрнең һәрберсе һәм берәр төрле ида-рә башында торучылар, нинди булса да берәр вазифа һәм хезмәт итүчеләрнең һәрберсе үз урыннары һәм хезмәт-ләренә күрә һәм дөнья-ахирәт эшләре хакында җаваплы-лар. Алай гына да түгел, бәлки гомуми булган иҗтимагый һәм әхлакый, сәяси һәм икътисади, дини һәм дөньяви эш-ләрдә үзләренең акыл һәм гамәлләре, аң һәм игътибарла-ры белән бертигез сурәттә җаваплылар. Ләкин мондый ке-шеләрнең җаваплылыклары шуның өчен билгеләнгән ке-шеләрнең җаваплылыкларыннан соң икенче дәрәҗәдә бу-ла.
189 *الْكَلِمَةُ الْحِكْمَةُ ضَالَّةُ الْمُؤْمِنِ حَيْثُ وَجَدَهَا فَهُوَ أَحَقُّ بِهَا*
"Хикмәтле сүз – мөэминнең югалткан нәрсәсе. Аны кайдан тапса, шуннан алыр".2
Илаһи хикмәт һәм илһам белән шайтани вәсвәсәне аера белә торган куәттән һәм үзенең иясен яхшы эшләргә әйди торган дөрес гыйлемнән гыйбарәт булса да, бу урын-да дин яки дөнья өчен файда бирә торган гыйлемнәр һәм мәгърифәтләрдән гыйбарәт булса кирәк. Шуңа күрә мө-селманнарның дин һәм дөньяларының алга китүенә, рә-хәт яшәүләренә, хәят мәйданында җиңелмәүләренә сәбәп була торган гыйлемнәрнең һәрберсенә "хикмәтле сүз" дип әйтү туры килә.
190 *كُلُّ مَعْرُوفٍ صَدَقَةٌ وَإِنَّ مِنَ الْمَعْرُوفِ أَنْ تَلْقَى
أَخَاكَ بِوَجْهٍ طِلْقٍ وَأَنْ تُفْرِغَ دَلْوَكَ فِي إِناَءِ أَخِيكَ*
"Шәригать һәм акыл каршында яхшылык саналган һәрбер нәрсә – садака. Кардәшеңә ачык йөз белән юлыгу-ың һәм су алырга килүче кардәшеңнең чиләгенә су салуың да изгелек".1
Ягъни, кешеләргә изгелек кылу садакадан санала. Шуңа күрә "садака" кул белән нәрсә бирү генә түгел, бәл-ки фәкыйрьләрнең дә садака кылулары һәм шул садака-лары белән савапка ирешүләре мөмкин. Хәтта кайбер хә-дисләргә күрә, кылырга мөмкин була торып, усаллыктан тыелу да садака. Кешеләргә ачык йөз белән юлыгу да са-дака һәм саваплы эш булганнан соң, дөньяда вакытта ма-лым булмады, изгелек итәргә көчем җитмәде дияргә һич-кемнең хакы юк.
191 *كُلُّ مَوْلُودٍ يُولَدُ عَلَى الْفِطْرَةِ فَأَبَوَاهُ يُهَوِّدَانِهِ أَوْ يُنَصِّرَانِهِ
أَوْ يُمَجِّسَانِهِ كَمَثَلِ الْبَهِيمَةِ تُنْتِجُ الْبَهِيمَةَ هَلْ تَرَى فِيهِ جَدْعَاءَ*
"Һәрбер кеше саф табигатьтә һәм һәртөрле нәрсәләр-дән сәламәт булган хәлдә дөньяга килә, соңыннан шул ба-ланы ата-анасы яки яһүди, яки насрани, яки мәҗүси кыла-лар. Хайваннарның колаклары киселеп туганнарын күргә-негез юктыр бит? Адәм балалары да шулай, һәртөрле ясал-ма нәрсәләрдән сәламәт туалар"2
Саф табигатьтә һәм һәртөрле ясалма нәрсәләрдән сә-ламәт булу Ислам диненең үзе. Ислам диненең фитрый (табигый, тумыштан булган) дин булуын мөселманнар ях-шы белә. Ягъни, һәрбер бала Ислам диненә ярарлык бул-ган хәлдә дөньяга килә. Шуннан соң ата-анасының яки алар урынында булган тәрбияче һәм мөгаллимнәрнең тәр-бияләре сәбәпле төрле юлларга кереп китәләр. Бу хәдис-нең мәгънәсе: "Бала Ислам шәригатен белеп дөньяга ки-лә", дигән сүз түгел. Чөнки бу хәлнең фитрый түгел икән-леге мәгълүм.
"Ислам дине – фитрый дин" дигәннең мәгънәсе: "Ис-лам дине Аллаһы Тәгаләнең мәхуклары галәмендәге юлга муафыйк бер дин, анда арттыру-киметү хакы һичкемдә юк, аның каршында бөтенесе бертигез булып, һич аерма-фәлән юк" димәктер. Чөнки Ислам дине тән белән рухның һәр икесен күздә тота һәм һәр икесе хакында да хөкемнәр төзи, һәр икесенең куәтләренә карата җәзалар билгели, аныкы булыр өчен эшләнгән гамәлләр, рәсми кагыйдә-ләргә мохтаҗлык булмый, аңа кергәннән соң үзе шуңа баш иеп торган вакытта һичкем аны шул диннән чыгара алмый.
192* كُلُوا وَ اشْرَبُوا وَ تَصَدَّقُوا وَ الْبَسُوا مَالَمْ يُخَالِطْهُ إِسْراَفٌ أَوْ مَخِيلَةٌ*
"Исраф һәм тәкәбберлектән саклану шарты белән ашагыз, эчегез, садака бирегез һәм киенегез!"1
Ашау-эчүдән максат – тәннең торышын һәм сәламәт-леген саклау. Шушы максатка хезмәт итмәгән нәрсәләрне ашау һәм эчү, әлбәттә, исраф кылу була.
Садака бирү ахирәви эшләрдән булып, исраф дәрәҗә-сенә кермәү һәм тәкәбберләнмәү шарты белән гүзәл һәм яхшы эш.
Ашау-эчү, киенү дөнья һәм бәдән таләбе. Кайбер нәр-сәләрне ашау-эчү аять-хәдисләр белән тыела һәм шулар-дан башкалары мөбах була. Хәдис шәриф шул мөбах нәр-сәләрдә ихтыяр бар икәнлеген бәян итә. Имам Бохари Иб-не Габбасның:
كُلْ مَا شِئْتَ وَالْبَسْ مَا شِئْتَ مَا أَخْطَئَتْكَ اثْنَتَانِ سَرَفٌ أَوْ مَخِيلَةٌ "Теләгә-неңне аша, теләгәнеңне ки, сине хатага ике нәрсә китерә – исраф яки тәкәбберлек",1 – дигән сүзен күчерә.
193 *كَمَا تَكُونُوا يُوَلَّى عَلَيْكُمْ*
"Үзегез нинди булсагыз, сезгә шундый әмирләр куе-лыр".
Бу сүзе белән Рәсүлүллаһ өммәткә мөрәҗәгать итеп: "Әгәр залим булсагыз, сезгә залим әмирләр куелыр, әгәр акыллы һәм пакь булсагыз, әмирләрегез дә шундый бу-лыр, һәрхәлдә, әмирләрегез һәм хакимнәрегез үзегездән булыр", – ди. Коръән Кәримнең:
وَكَذَلِكَ نُوَلِّي بَعْضَ الظَّالِمِينَ بَعْضًا بِمَا كَانُوا يَكْسِبُونَ "Шайтан дусла-рын җәһәннәмгә салганыбыз кебек, дөньяда кайбер залим кавемне икенче бер залим кавемгә ирекле кылырбыз, Ал-лаһыга карышып азгынлыкны кәсеп иткәннәре өчен",2 – дигән сүзендә бу хәдис мәгънәсенә ишарә бар. Халык ара-сында да أَعْمَالُكُمْ عُمَّالُكُمْ "әмирләрегез – үз гамәлләрегез" ди-гән мәшһүр сүз бар. Шуның өчен, әгәр халыклар әмирләр-нең залимнарын күрергә теләмәсәләр, үзләре гадел һәм яхшы булырга тиеш. Ләкин бу сүзгә карата залим әмир-ләр, җәберләүче хәлифәләр җаваптан, җәбер һәм золымна-ры өчен җәзадан котылмыйлар. "Без халык явыз булган өчен явыз булдык", – дияргә хаклары юк. Халыкның явыз-лыгы боларның явызлыкларын пәрдәли алмый. Тугрылык-лы хәлифәләрнең берсе бер хаҗ вакытында: "Нинди генә бер адәм әмирләр һәм түрәләрдән җәфа һәм җәбер күрсә, ул кеше өстендә минем хәлифәлек хакым юк", – дип игъ-лан кылганлыгы риваять ителә. Хәзрәти Гомәр: "Евфрат елгасы буенда югалган бер дөя хакында үземне җаваплы дип беләм", – дия иде. Хәлбуки, Евфрат елгасы белән Мә-динә арасы бер айлык юл.
194 *كُنْ فِي الدُّنْيَا كَأَنَّكَ غَرِيبٌ أَوْ عَابِرُ سَبيِلٍ*
"Дөньяда чит-ят яки мосафир рәвешендә тор!"1
Баш төртерлек урыны, торырлык шәһәре һәм авылы, харап булырлык каралтысы, вафат итәрлек баласы булма-ган кеше чит-яттыр. Хәдиснең мәгънәсе: "Үзеңне чит-ят яки даим йөреп торучы бер сәяхәтче дип бел, дөньяга уралма, халыкка катышма, мосафир кеше канәгать итәчәк нәрсәләр белән канәгать кыл", димәк була.
Чит-ятлар һәм мосафирларның гадәттә дошманнары булмый, кешеләргә аз катнашалар, дәрәҗә һәм абруй, бай-лык һәм сүзе үтемлелек хакында һичкемгә өстен булырга тырышмыйлар, мондый нәрсәләр үз хакларында да йөрми. Шул сәбәпле көнчелек һәм икейөзлелек, гайбәт һәм яман уйлау кебек бозыклыклардан сәламәт торалар. Сәфәр үзе мәшәкатьле нәрсә, السَّفَرُ قِطْعَةٌ مِنَ السَّقَرِ "Сәфәр – җәһәннәмнең бер кисәге", السَّقَرُ قِطْعَةٌ مِنَ السَّفَرِ "Җәһәннәм – сәфәрнең бер ки-сәге", дисәләр дә адәм балалары белән яхшы мөгамәлә итү һәм бозылышмауларга сәбәп булу җәһәтеннән сәфәр иң яхшы бер нәрсәдер. Сәфәрдә йөргән вакытлары адәм ба-лаларының иң бәхетле вакытлары һәм сәфәрдә йөрү сәга-дәт сәбәбе саналу урынлы. Шуның өчен булса кирәк, Рә-сүлүллаһ инсаннарга мосафирлар рәвешендә дөнья үткә-рергә куша. Максат – халыклар белән бозылышмый, ямь-сез булышмый көн үткәрүгә димләү.
195 *الْكَيِّسُ مَنْ دَانَ نَفْسَهُ وَعَمِلَ لِمَا بَعْدَ الْمَوْتِ
وَالْعَاجِزُ مَنْ أَتْبَعَ نَفْسَهُ هَوَاهَا وَتَمَنَّى عَلىَ اللهِ*
"Акыллы һәм үткен, эшләрне ерактан күрүче адәм шул – үзен түбән, Аллаһы Тәгалә әмеренә буйсынучы кы-лыр, үлгәннән соң булачак көн өчен гамәл итәр; гаҗиз адәм шул – теләген үзенең нәфесенә ияртер һәм (оялмый-ча) шул хәлдә Аллаһының мәгъфирәтенә юлыгуны те-ләр".1
Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына һәм Аңа мәхәббәт баг-лауга сәбәп була торган гыйбадәтләрнең һәрберсе үлгән-нән соңгы көн өчен кылына торган гамәлләрдән. Бу гамәл-ләрнең мәгълүм һәм мәшһүрләре: Аллаһы Тәгаләне илаһ-лык һәм гыйбадәт турыларында берләү, фарыз гамәлләрне ихлас белән үтәү, хәрамнардан тыелу, һәртөрле бәла-каза-ларга һәм дөнья мәшәкатьләренә сабыр итү, мөселманнар-га яхшы теләктә булу һәм башкалар.
Ислам динендә бер гамәлгә гыйбадәт исеме бирелер өчен ихлас һәм дөрес ният, Аллаһы Тәгаләгә түбәнчелекле булу һәм шәригатьне ирештерүче тарафыннан боерылган рәвешкә муафыйк кылу шарт. Дөрес ният булмаганда гый-бадәт гадәттән аерылмас. Ихлас Аллаһының ризалыгын өмет итү һәм башка кешеләрнең күрү һәм белүләрен ка-тыштырмаудан гыйбарәт. Гыйбадәтне фәкать Аллаһ риза-лыгы өчен генә кылу үзен гаҗиз бәндә дип тану, әлбәттә, акыллы һәм аңлы булудан.
196 *لاَ إِيمَانَ لِمَنْ لاَ أَمَانَةَ لَهُ وَلاَ دِينَ لِمَنْ لاَ عَهْدَ لَهُ*
"Ышанычы булмаган кешенең – иманы, вәгъдәгә туг-рылыклы булмаган кешенең дине юк".2
Вәгъдә бер нәрсәне үтәү һәм башкаруны өскә алудан гыйбарәт. Ике кеше акыл һәм шәригать каршында тыел-маган шартлар белән үз араларында килешү ясасалар, бу эш һәрберсенә карата вәгъдә була һәм аны үтәү лязем ки-лә. Бер кеше амәнәт йөкләсә, шуны саклау һәм тиешле ва-кытында, тиешле кешесенә тапшыруны өстенә алганлык-тан вәгъдә була. Ислам динен кабул итү шунда булган хө-кемнәрне кабул итү булганлыктан, бу да вәгъдә. Коръән аңлатмасында моның исеме "Аллаһы Тәгаләнең вәгъдәсе" була. Аллаһы Тәгалә әйткән:
إِنَّ الَّذِينَ يَشْتَرُونَ بِعَهْدِ اللَّهِ وَأَيْمَانِهِمْ ثَمَنًا قَلِيلاً أُولَئِكَ لا خَلاقَ لَهُمْ فِي الآخِرَةِ
وَلا يُكَلِّمُهُمُ اللَّهُ وَلا يَنْظُرُ إِلَيْهِمْ يَوْمَ الْقِيَامَةِ وَلا يُزَكِّيهِمْ وَلَهُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ
"Аллаһыга булган вәгъдәләрен вә антларын аз акчага сатучыларга ахирәттә җәннәт нигъмәтләре юк, Аллаһ алар белән сөйләшмәс, аларга карамас һәм аларны гөнаһлардан пакьләмәс һәм аларга рәнҗетүче каты газап булыр".1 Шу-ның өчен "Аллаһы Тәгалә безнең гыйбадәтебезгә мохтаҗ түгел!" – дигән сылтау белән намаз укымый, ураза тотмый йөрү, хәйләләр корып зәкят бирми яки белә торып, кеше-ләргә дин гыйлемен өйрәтмәү вәгъдәне бозу була.
Шәригатькә каршы эшләр белән килешү ясау дөрес түгел. Үтәү нияте белән мондый килешүләр ясаучылар бер, ә үтәмәү нияте белән ясаучылар икеләтә гөнаһлы бу-лалар.
Вәгъдәсен һәм амәнәтен үтәүче дип үз ихтыярлары белән шул эшләрне эшләүчегә әйтелә. Казый хөкеменә кү-рә яки полиция көче белән вәгъдәләрен үтәүчеләр һәм амәнәтләрен тапшыручылар вәгъдәне үтәмәүчеләр һәм амәнәткә хыянәт итүчеләр булалар.
Амәнәт һәм ышанычның кыйммәтле нәрсә икәнлеге халыкның мөгамәләсеннән үк мәгълүм. Ышанычлы бул-ган сәүдәгәрләр халыкларның ышанулары һәм үзләренә һәрвакыт ишекләрнең ачык булуы сәбәпле зур эшләр кы-лырга муафыйк булалар. Байлыклары бик зур булмаган адәмнәр дә ышанычлы булулары аркасында игътибар үзә-рендә гөмер сөрәләр.
Бу хәдис шәрифне үзебезчә аңлатсак, "Ышанычсыз кеше – имансыз, сүзендә тормаучы кеше – динсез" була.
197 *لاَ بَأْسَ بِالْغِنَى لِمَنِ اتَّقَى وَ الصِّحَّةُ لِمَنِ
اتَّقَى خَيْرٌ مِنَ الْغِنَى وَطِيبُ النَّفْسِ مِنَ النَّعِيمِ*
"Аллаһы Тәгаләгә тәкъвалык кылучы һәм хакларын чыгаручы кеше өчен байлыктан зарар юк. Аллаһы Тәгалә-дән куркучылар өчен сәламәтлек байлыктан яхшырак. Кү-ңел хушлыгы Аллаһының рәхмәтеннән".1
Малны, байлыкны шелтәләп килгән хәдисләр бик күп, кайбер аятьләр дә бар. Шуның белән берлектә бай-лыкны, дәүләтне мактаган хәдисләр дә бар. Бу хәдисләр һәм дәлилләр арасында хилафлык юк. Монда зекер ител-гән хәдистә мал макталмый, шелтә дә кылынмый. Шәри-гать каравында мал һәм байлык начар, шәригать каравын-да байлык һәм мал мактаулы, бу ике сүзнең һәр икесе дө-рес.
"Шәригать каршында байлык һәм мал сөексез", – ди-гән сүздән максат хәләл һәм мөбах юллар белән табылма-ган, Аллаһ һәм бәндәләр хакы чыгарылмаган һәм гөнаһ эшләргә сәбәпче булган байлык һәм дәүләттер. Хәдисләр шундый байлыкны яманлыйлар. "Шәригать каршында байлык начар түгел, бәлки мактаулы" дигән сүздән максат хәләл һәм мөбах юллар белән табылган, тиешле хаклар үтәлгән, Аллаһ риза була торган эшләргә һәм хәят һәм мә-гыйшәтькә сарыф ителгән байлыклар. Мондый байлыкның мактаулы һәм хуҗасы да зур дәрәҗәләргә лаек булача-гында шөбһә юк. Аллаһы Тәгалә мал сарыф итүнең савап-лы эш икәнлеген бик күп аятьләрдә зекер кыла. Бу турыда хәдисләр дә күп. Әгәр байлык булмаса, өстеңдә булган бу-рычларны үтәп көн үткәрү, әлбәттә, авыр эш.
Әгәр байлык гомумән начар булса, аны саклау һәм яклау лязем эш булмас, Рәсүлүллаһ та:
مَنْ قُتِلَ دُونَ مَالِهِ فَهُوَ شَهِيدٌ"Малы сәбәпле үтерелгән кеше шәһит була", димәс иде. Рәсүлүллаһ үзе дә "Фүдүк" исем-ле урынның уңышыннан һәм аннан башка юллар белән дә бер еллык азык әзерли иде.1
Адәмнәрдән моңсыз булыр өчен хәләл кәсеп итү һәм байлык хасил кылу Аллаһ каршында яман нәрсә түгел, бәлки мактаулыдыр. Яман булганы хәләл белән хәрамны тикшерми, дини вазифаларны җиренә китерми, комсызла-нып һәм халыкларның наданлыкларыннан, юашлыкларын-нан файдаланып мал җыю. Коръән Кәримдә мал "Аллаһы-ның фазлы", "яхшылык" һәм "рәхмәт" сүзләре белән йөр-телү һәм وَيُمْدِدْكُمْ بِأَمْوَالٍ وَبَنِينَ وَيَجْعَلْ لَكُمْ جَنَّاتٍ وَيَجْعَلْ لَكُمْ أَنْهَارًا "Һәм сезгә мал белән ярдәм итәр һәм балалар биреп куәтләр, дә-хи җимеш үстерә торган бакчалар һәм елгалар бирер" ке-бек вәгъдәләр кылыну һәм Аллаһ нигъмәте булып саналу – малның үзе яман, начар нәрсә түгеллеккә дәлил булалар. Заһит сәхабәләрдән булган Әбү әд-Дәрдәнең: "Үзенең мә-гыйшәтен төзәтүе – мөселман кешенең өстен булуына билге, мәгыйшәт төзек булу – дин төзек булуга сәбәп", – дигән сүзләрендә зур гыйбрәт бар.
Хәзрәти Гомәрнең Коръән белән мәшгуль кешеләргә хаслап: "Кешеләргә йөк булмагыз, Аллаһының киң хәзи-нәсеннән кәсеп кылыгыз!" – дип нәсыйхәт иткәнлеген Иб-не Габделбәр риваять итә.
Сүзнең кыскасы шул: байлык һәм мал һәр җәһәттән мактаулы да түгел һәм һәр җәһәттән начар да түгел. Бәлки икесе дә иясенең тота белү-белмәвенә карап йөри.
Сәламәт акыл сәламәт тәндә генә булганлыктан, сәла-мәтлеккә игътибар итәргә һәм әһәмият бирергә тиешле.
Дөньяда көн күрер һәм яхшы гомер сөрер өчен сәла-мәтлек зарур һәм ул байлыкка күрә дә кыйммәтлерәк хә-зинә булуында шик юк.
Сәламәтлеккә игътибар итмәүчеләр һәм хаста булу белән шуның дәвасына, чарасына керешмәүчеләр үз нә-фесләренә дә, балаларына да җинаять кылучылардыр. Чөнки кайбер хасталыкларның балаларга мирас булып калганлыгы мәгълүм. Хасталыкны мирас итеп калдыр-маска тырышу адәмчелекнең иң зур вазифасы.
* 198 لاَ تَبْكُوا عَلىَ الدِّينِ إِذَا وَلِيَهُ اَهْلُهُ وَ لَكِنِ ابْكُوا عَلَيْهِ اِذَا وَلِيَهُ غَيْرُ أَهْلِهِ*
"Дин эшләре үз әһелләренең кулларында булганда еламагыз (кайгырмагыз), әмма, әгәр әһеленнән башкалар дин эшләрен кулларына алсалар, ул вакытта елагыз (кай-гырыгыз)".1
Дин эшләреннән максат – дини тәгълим һәм мәдрәсә идарәләре, дини дәрәҗә һәм башка нәрсәләр булырга мөмкин. Әһеленнән максат – яхшы бәндәләр һәм тәгълим вә тәрбия ысулларыннан хәбәрдар булып, шәкертләрнең гомерләрен бушка уздырмаучылар, шулай ук, казыйлык, мөфтилек вазифалары өчен Китап, Сөннәт гыйлемнәрен, элекке галимнәрнең юлларын белүче пакь, фикерле һәм эшлекле адәмнәр.
Әдәби бәйсезлекләре үлмәгән һәм динне яклаулары бөтенләй бетмәгән милләтләр үз ихтыярлары белән һичва-кытта үзләренең дини һәм гыйльми дәрәҗәләре өчен лаек-сыз адәмләрне сайламаслар, гыйлем белән дин урындык-ларына пакь һәм җитди булмаган кешеләрне якын җибәр-мәсләр. Бер милләтнең дини хезмәтләре яраксыз, элекке мәсләкләрдән хәбәрсез, гыйффәтсез һәм ышанычсыз адәмнәр кулларында булса, ул милләт яшәргә сәләтсез һәм: إِذَا كَانَ الْغُرَابُ دَلِيلَ قَوْمٍ سَيَهْدِيهِمْ إِلَى الْأرْضِ الْجِيَاف "Әгәр бер ка-вемнең юл күрсәтүчесе карга булса, ул аларны үләксә ба-зына китерәчәк" дигән шигыренә туры киләчәк. Монда шик юк.
Дини дәрәҗә тезгене үз мәртәбәсен үзе белми, эшнең әһәмиятен аңламый торган кеше кулында булу – шул мил-ләтнең мәгънәви сурәттә бетүе һәм фазыйләт мәйданын-нан чыгып китүедер.
199 *لاَ تَجْمَعَنْ جُوعًا وَ كَذِباً*
"Ачлык белән ялганны бергә җыйма!".1
Ягъни, ашыйсың килгән вакытта, аш мәҗлесенә очра-саң яки ничек булса да алдыңа ашарга куеп, ашавыңны үтенсәләр, "юк, ашыйсым килми" дип рияланма, алдама. Әмма, әгәр чыннан да тук булсаң, бу вакытта "ашыйсым килми" дип әйтү тиешле.
200 *لاَ تَحِلُّ الصَّدَقَةُ لِغَنِيٍّ وَ لاَ لِذِي مِرَّةٍٍ سَوِيٍّ*
"Байлыгы булган һәм әгъзалары сәламәт булып, кәсеп кылырга көчләре җиткән кешеләргә садака сорау хәрам".2
Сорау тел белән генә булмый. Хәл теле белән сорау да бу хәдис хөкеменә күрә дөрес түгел. Садака алу зарурәт һәм ихтыяҗга күрә генә дөрес булып, алай булмаганда әдәп-әхлак җәһәтеннән катгый тыелган. Юкса, садаканың кәсеп юлларыннан бер юл ителүе һәм кайбер адәмнәр шул юл белән баеп торулары мөмкин. Бу исә беренчедән, фә-кыйрьләр һәм гаҗизләрнең ризыкларына катышу, икенче-дән, үзе белән бер дәрәҗәдә һәм бер төрле хакка ия булган кешеләргә йөк булып тору булганлыктан, акыл каршында яман бер эш. Бу адәм ни өчен кешеләрнең маңгай тирләре белән тапкан ризыклардан файдалана да, ни өчен үзе баш-каларны туйдырмый һәм ни өчен үзе өчен үзе тырышмый?
Садакалары тәртипкә куелмаган кавемнәр бай һәм мәдәниятлы була алмыйлар. Байлык белән мәдәният бул-маган җирдә гыйлем дә үсми, дәвам итә алмый. Гыйлем һәм мәдәният булмаса, дин яшәми. Шуның өчен булса ки-рәк, Ислам дине садака хакында бик яхшы тәртипләр тө-зеп калдырган һәм садака белән гомуми милләт файда-лансын өчен бик кулай ишекләр ачкан.
201 *لاَ تَزُولُ قَدَمَا ابْنِ آدَمَ يَوْمَ الْقِيَامَةِ حَتَّى يُسْأَلَ عَنْ خَمْسٍ عَنْ عُمْرِهِ
فِيمَا أَفْنَاهُ وَعَنْ شَبَابِهِ فِيمَا أَبْلاَهُ وَعَنْ مَالِهِ مِنْ اَيْنَ اكْتَسَبَهُ وَفِيمَا أَنْفَقَهُ وَمَاذَا
عَمِلَ فِيمَا عَلِمَ*
"Кыямәт көнендә биш нәрсә хакында сорау алынмый торып, адәм баласының аяклары баскан җиреннән кузгал-мас: 1) Гомерен нинди урынга сарыф итте; 2) яшьлеген нинди урыннарда уздырды; 3) малын нинди юллар белән тапты; 4) малын нинди җирләргә тотты; 5) белгән гыйлеме белән нинди гамәлләр кылды".1
Аллаһы Тәгалә инсанга гомер һәм яшьлек, мал һәм гыйлем биргән булса, моның хакында, әлбәттә, хисап бу-лыр һәм җавап алыныр, дөньяда да, ахирәттә дә хисапсыз нәрсә юк. Моны һәркем үз акылы белән дә белергә тиеш.
Гыйлемнең фазыйләте хакында аять-хәдисләр бик күп, ләкин бу фазыйләтләр шул гыйлем сәбәпле гамәл кы-лучылар һәм Аллаһы Тәгаләдән башкалардан бүләк өмет итмәгән хәлдә халыкларга дини һәм дөньяви файдалар ки-терүчеләр хакында. Файдасы күрелмәгән гыйлем белән Аллаһ юлына һәм халык мәнфәгатенә сарыф ителмәгән малда нәтиҗә юк. Шуның өчен гыйлем "файдалы" һәм "файдасыз" исемендә икегә бүленсә, галимнәр дә "ахирәт галимнәре" һәм "явыз галимнәр" исемендә икегә аерыла. Гыйлемнәрен яман максатларда кулланучылар һәм яки яшереп торучылар "явыз галимнәр" булып, алардан баш-калар "ахирәт галимнәре"дер.
Бәндәчелек белән һәрбер галим үзен ахирәт галиме һәм башкаларны явыз галимнәр дип уйлаулары, галимнәр-нең фазыйләтләре хакында килгән хәбәрләрне үзләренә һәм үз мәсләкләрендә булучыларга карата эшләтеп тә, "явыз галимнәр" хакында булган куркыту, кисәтү һәм янауларны үз мәсләкләрендә булмаганнарга эшләтүләре мөмкин. Башка шундый уй-фикерләр төшмәү һәм алдан-мау өчен бу ике төрле галимнәрне, билгеләре белән тик-шереп, эшләрне шуңа карап йөртергә тиешле.
"Ахирәт галимнәре"нең тышкы билгеләре болар:
1. Гыйлемне дөнья өчен сәбәп кылмау. Бер кеше үзен-дә булган гыйлемне мал җыюга, кадерле, хөрмәтле булуга, мәҗлесләрнең түрендә утыруга, һәм, гомумән, башкалар-дан күтәрелүгә сәбәп итсә, ул кеше "ахирәт галимнә-ре"ннән түгел.
2. Эше сүзенә каршы булмау. Әгәр бер кешенең эше сүзенә туры килмәсә, сүзе белән боера, өйрәтә торган эш-ләрен үзе кылмаса, үз сүзенә үзе ышанмаган булыр. Сүзе бер төрле, әмма эше икенче төрле булу – яхшылык билгесе түгел.
3. Кием-салым, ашау-эчү, йөрү-тору турыларында ис-раф итмәү. Болар дөньяга бирелгән кешеләргә хас сыйфат-лар булганлыктан, алар белән сыйфатланучыларның "ахи-рәт галимнәре" булмаслыгы мәгълүм.
4. Солтаннар һәм әмирләргә катышмау һәм фәтва бирүдә ашыкмау. Сәхабә һәм табигыйннәр, гомумән, элекке галимнәр имам һәм васыятьне җиренә җиткерүче кеше булу, амәнәт йөкләү һәм фәтва бирүдән бик сакла-налар иде. Әгәр дә берәр вакыйга булса, көчләре җиткән кешеләр өчен Коръән һәм Хәдискә, сәхабәләрнең сөннәт-ләренә нигезләнеп фәтва бирергә, көче җитмәсә, туп-туры бу мәсьәләне белмим дип җавап кайтарырга, үзеннән ях-шы белүчеләргә җибәрергә тиешле.
5. Бидгать эшләрдән саклану. Берәр төрле гыйбадәт һәм гамәл бөтен дөнья мөселманнары тарафыннан кабул ителсә дә, "ахирәт галимнәре"ннән булган кеше шул хакта Рәсүлүллаһтан килгән хәбәрләрне тикшерер һәм сәхабә һәм табигыйннәр вакытында шул гамәл һәм гыйбадәт ха-кында нинди рәвештә фикер һәм мөгамәлә булганлыгын белер һәм Рәсүлүллаһның хәбәрләренә, элекке изге кеше-ләрнең гамәлләренә муафыйк булса гына кабул итәр.
6. Үзе сөйләүдән бигрәк кеше сүзен тыңлау һәм фай-далануны ярату. Сүз сөйләү турысында үзен генә лаек кү-рүче һәм үзеннән башкаларны кешегә санамаучы "ахирәт галимнәре"ннән булмас. "Ахирәт галимнәре" тыныч һәм җитди, тыйнак һәм түбәнчелекле, кешеләрның кыйммәт-ләрен белүче һәм үзләрен олуг күрмәүче, халыкларга ях-шылык кылучы, фәкыйрьләргә һәм шәкертләргә шәфкать-ле һәм мәрхәмәтле булырлар.
7 Надан суфилар, арттырып җибәрүче заһитләр һәм фасыйк шәригать белгечләренә катышмау һәм алардан ерак булу. Бу турыда Рәсүлүллаһның хәдисләре, тарихы һәм сәхабәләрнең гореф-гадәтләре иң дөрес мизандыр. Шуларның гыйбадәтләреннән, гамәлләреннән арттырып җибәрүчеләр һәм шуларның юлларын бозучылар "ахирәт галимнәре"ннән булмаслар.
202 *لاَ تَسْأَلِ النَّاسَ شَيْءً وَ لاَ سَوْطَكَ إِنْ يَسْقُطْ مِنْكَ حَتَّى تَنْزِلَ إِلَيْهِ فَتَأْخُذَهُ*
"Кешеләрдән бер нәрсә дә сорама, хәтта атланып яки арбада барганда камчың җиргә төшсә – алып бир әле – дип шуны да кешегә кушма, үзең төш тә ал!"1
Ягъни, һәркем үз эшен үзе эшләргә һәм ялкауланып, кешегә салынып тормаска тиеш. Бәрәкәтсезлекнең иң зур сәбәпләреннән берсе кешеләр өстенә салыну икәнлеге тәҗрибәләр белән мәгълүм.
Рәсүлүллаһның: "Төшкән камчыңны алып бирергә дә кешегә кушма!" – дигән сүзен балалар тәрбиясендә кулла-нырга һәм аларны яшь вакытларыннан башлап эшкә га-дәтләндерергә тиешле. Алар үз урыннарын үзләре җәй-сеннәр һәм үзләре җыйсыннар, үз бүлмәләрен үзләре җы-ештырсыннар, чынаякларын үзләре хәзерләсеннән һәм үз-ләре юып куйсыннар, башкаларга ышанып тормасыннар. Башка эшләрендә дә шулай кылырга гадәт итсеннәр. Мил-лионер кызлары булсалар да мондый эшләрдән киреләнер-гә өйрәнмәсеннәр, ата-ана байлыкларын үз байлыклары дип белмәсеннәр, мирас малларына ышанып тормасыннар. Үзенең маңгай тире яки акыл һәм зиһен хезмәтеннән баш-ка булган ризыкны ашау бары тик бер зарурәт һәм мәҗ-бүрлек сәбәпле генә булырга, һәрбер бала киләчәк көн өчен үзенә генә ышанып торырга һәм үзе табып ашарга әзерләнергә тиеш. "Үз кулыңнан килгән эштә башка-лардан ярдәм сорама!" сүзе һәр өйдә һәм һәр гаиләдә кат-гый төп канун булырга тиеш.
203 *لاَ تَسُبُّوا الأَمْوَاتَ فَإِنَّهُمْ قَدْ أَفْضَوْا إِلىَ مَا قَدَّمُوا*
"Үлгән кешеләрне сүкмәгез, алар инде үзләре әзерлә-гән нәрсәләренә барып тоташтылар".1
Ягъни, үлекләр яхшы булса да, яман булса да үзләре әзерләгән гамәлләрнең җәзаларын күрәләр. Аларны сүгү һәм аларга ләгънәт һәм каһәр дога кылуда бер мәгънә дә юк. Кирәк үлгән һәм кирәк тере булсын, гомумән, кеше сүгү ваклык һәм тәрбиясезлектер. Пакь адәмнәр бу эшне үзләре өчен зур кимчелек саныйлар һәм газиз гомерләрен, тел һәм каләмнәрен андый нәрсәләр белән пычратмыйлар. Бигрәк тә, кайвакыт үлекләрне сүгү сәбәпле терекләрнең рәнҗүләре, кимсенүләре мөмкин. Шундый эштән саклану өчен Рәсүлүллаһ Бәдердә үтерелгән мөшрикләрне дә сүгү-дән тыйган.
Аллаһы Тәгалә Үзеннән башка янә Аллаһ бар дип игътикад кылучыларны да:
وَلا تَسُبُّوا الَّذِينَ يَدْعُونَ مِنْ دُونِ اللَّهِ فَيَسُبُّوا اللَّهَ عَدْوًا بِغَيْرِ عِلْمٍ
"Аллаһыдан башка мөшрикләр табына торган нәрсә-ләрне сүкмәгез, алар сезгә ачу итеп Аллаһыны сүгә баш-ларлар",1 – дип сүгүдән тыйган булса, мөселманнарны сү-гүдән тыелу бигрәк дә лязем булса кирәк. Һәрхәлдә, те-рекләрне рәнҗетү, кирәк лязем килсен һәм кирәк кил-мәсен, үлекләрне һәм терекләрне сүгү, гайбәтләренә төшү Рәсүлүллаһ хәдисләренә күрә тыелган эш.
Кешенең гаебе күзгә төшү белән аны тикшерә баш-ларга һәм сүгәргә керешергә ярамый. Чөнки ул турыда аның күзләргә күренми, бәлки ялгыз Аллаһы Тәгаләнең үзенә генә мәгълүм бер гозере булырга мөмкин.
Рәсүлүллаһның: أُذْكُرُوا مَحَاسِنَ مَوْتَاكُمْ وَكُفُّوا عَنْ مَسَاوِيهِمْ"Мә-етләрегезнең яхшы якларын искә алыгыз һәм начар якла-рыннан тыелыгыз", – дигән сүзенең әүвәлге җөмләсе бе-лән гамәл кылып булмаса, иң азы соңгы җөмләсе һәм бу урында зекер ителгән хәдис шәриф белән гамәл кылырга тиешле.
204* لاَ تُشَدُّ الرِّحَالُ إِلاَّ إِلَى ثَلاثَةِ مَسَاجِدَ
مَسْجِدِي هَذَا وَمَسْجِدِ الْحَرَامِ وَمَسْجِدِ الأَقْصَى*
"Мәдинәдәге мәчетем, Мәккәдәге Мәчет Хәрам һәм Шамдагы Әкъса мәчетеннән башка урыннарга гыйбадәт кылыр өчен сәфәр ителмәс".2
Хәдис шәрифтә "дөяләргә ияр баглану" дигән сүз сә-фәр кылудан киная. Шул вакыттагы сәфәрләр дөя белән булганлыктан Рәсүлүллаһ шул гыйбарә белән әйтә. Рәсү-лүллаһ заманында Мәдинәдә мәчетләр күп булып Билал3 азанын ишетүләре белән шул мәчетләрнең һәрберсендә җәмәгать намазы укыла иде. Бу хәдистә Рәсүлүллаһ Мәди-нәдә булган үз мәчетен генә әйтә.
Шәрех язучылар хәдискә "тыю" мәгънәсе биреп: "Шушы өч мәчеттән башка урыннарга сәфәр кылынма-сын!" – диләр. Бу өч мәчеттә кылынган гыйбадәтләр, укылган намазлар өчен башкаларга күрә савап артык икән-леге хакында хәдисләр бар. Шунлыктан аларда намаз укыр өчен сәфәр кылу файдалы бер эш. Әмма аннан калган мә-четләр (Кәгъбә мәчетеннән тыш) гыйбадәт турысында бертигез булып, аермалары булмаганлыктан гыйбадәт өчен аларга сәфәр кылу буш, файдасыз эштер. Бу эштән тыюның сәбәбе шул.
205 *لاَ تُظْهِرَ الشَّمَاتَةَ ِلأَخِيكَ فَيَرْحَمَهُ اللهُ وَ يَبْتَلِيَكَ*
"Мөэмин кардәшеңнең кайгысына шатланма, чөнки, Аллаһы Тәгалә аны Үз рәхмәте белән шул бәладән котка-рып, синең үзеңне бәлаләндерүе мөмкин".1
Ягъни, кирәк дини һәм кирәк дөньяви булсын, берәр кешегә бәла-каза килгәндә һич тә куанма, аның үз башыңа да килүе мөмкин булуын уйла да, андый эштән саклан!
206 *لاَ تَعْجَبُوا بِعَمَلِ عَامِلٍ حَتَّىتَنْظُرُوا مَا يُخْتَمُ لَهُ*
"Кешенең гамәлләренең хәзерге хәленә карап исегез китмәсен, бәлки ахыры ничек тәмам булуын күзәтегез!.."
Адәм баласы бер хәлдә генә тормый, үз гомерендә бик күп төрле фикерләргә керә, төрле-төрле мәсләкләрдән үтеп йөри. Бигрәк тә, яшь вакытындагы хәлләренә карап, кешенең картайган көнендәге мәсләге хакында хөкем итеп булмый. Бу бик мәгълүм һәм күп тәҗрибә ителә торган маҗарадыр. Имам Бохари إِنَّمَا الأَعْمَالُ بِخَوَاتِمِهَا "Дөреслектә, га-мәлләрнең ахырларына карала",2 дигән хәдис күчерә.
Бер кешенең бүген бер яхшы һәм файдалы юл тоту-ына карап аңа хөкем кылырга ярамаса, бәлки гомеренең ахырына кадәр шул рәвештә бара аламы-юкмы, яки бө-тенләй бер бозык юлга кереп китәме икәнлеген көтеп тору лязем булса, гыйбадәт һәм гамәлдә дә шул рәвешчә. Аер-ма шулкадәр булырга мөмкин, мәсләк һәм гадәтләр ха-кында иясенең ахыр сәгатендә бер хөкем итеп булса да, га-мәл һәм гыйбадәт иясе хакында хөкем итәргә мөмкин тү-гел. Чөнки ахыргы нәтиҗә Аллаһы Тәгаләдән башкаларга мәгълүм түгел. Бу хәдистә булган "ахыры ничек тәмам бу-луын күзәтегез!.." – мәгънәсендә булган сүздән кешенең ахыры мәгълүм булуы аңлашылмый. Бәлки ул сүз мөмкин булуга бәйле бер эш.
207 *لاَ تَلاَعَنُوا بِلَعْنَةِ اللهِ وَ لاَ بِغَضَبِهِ وَ لاَ بِالنَّارِ*
"Аллаһы Тәгаләнең ләгънәте, ачуы һәм газабы белән ләгънәт кылышмагыз!.."
"Аллаһының ләгънәте, Аллаһының ачуы, Аллаһының газабы сиңа булсын!" яки "Аллаһы Тәгалә сине ут һәм тә-муг белән газап кылсын!" – кебек сүзләр белән каһәр дога кылу һәм ләгънәт итешү мөселман кешенең эше түгел.
Аллаһының ләгънәте кешене Үзенең рәхмәтеннән һәм җәннәтеннән сөрүдер, ачуы да шул мәгънәдә. Гыйлем әһелләреннән бер фирка: "Аллаһының ләгънәте һәм ачуы бар дип игътикад кылабыз, әмма аларның хакыйкатьләрен без белә алмыйбыз, аларны белү белән бәндәләр бурычлы түгел", – диләр. Шаять, алар дөрес әйтә.
208 *لاَ تَمْنَعُوا إِمَاءَ اللهِ مَسَاجِدَ اللهِ*
"Аллаһы Тәгаләнең хатыннардан гыйбарәт булган колларын Аллаһының мәчетләреннән тыймагыз!"
Рәсүлүллаһ заманында хатыннар җомгаларга, җәмә-гать намазларына йөриләр, ирләр белән берлектә вәгазь-ләр ишетәләр, Ислам гамәлләрен һәм рухани тәрбияләрне гамәли өйрәнәләр, хәтта шөбһәләре булса, җәмәгать хозу-рында һәм мәчет эчендә хәлифәләргә шөбһәләрен белде-рәләр, мәчетләрдә алган гыйлемнәре рухында үз балала-рын тәрбия кылалар иде. Исламның шөһрәтен дөньяга та-ратучылар шундый хатыннарның кочакларында үскән ба-лалардыр.
Рәсүлүллаһ бу эшне үзе өйрәтте һәм Ислам гадәте кы-лып калдырды. Үзеннән соң кайбер сылтаулар табып, ха-тыннарны мәчет һәм җәмәгать фазыйләтеннән мәхрүм кы-лырга юл калмасын өчен булса кирәк: "Хатыннарны мә-четләрдән тыючы булмагыз!" – дип гомуми сурәттә бер фәрман биреп куйды һәм бу фәрманны иң олуг сәхабәләр һәм иң мәшһүр шәехләр риваять итте. Ләкин күп вакытлар үтмәде: "Заман бозылды, хатыннарның мәчетләргә йөрү-ләрендә фетнә хәвефе бар", – дип хатыннарны мәчетләргә йөрүдән тыйдылар. Бу кешеләрнең ниятләре дөрес һәм ты-рышлык белән гамәл кылганлыкларыннан бу эшләрендә гозерле, бәлки саваплы булырлар. Ләкин бер-ике олуг адәмнең шәргый дәлилгә нигезләнмәгән шәхси фикерлә-ренә иярүчеләрне аклап булмаса кирәк.
Хатыннарның мәчетләрдән тыелулары дин һәм әхлак гыйлеменнән, тәрбия рәвешләрен һәм җәмгыять әдәплә-рен белүдән мәхрүм калуларына сәбәп булды. Ислам га-иләләренең бозылуы, хатыннарның дин һәм әхлак кагый-дәләреннән хәбәрсез яшәүләре һәм мәҗүсилек рухында тәрбия кылынуларының нәтиҗәсе. Гомум әһле Ислам өчен бу эшнең зарарлы икәнлеге мәгълүм.
Рәсүлүллаһ: "Хатыннарны мәчетләрдән тыймагыз!" – дип фәрман биргән вакытта гүя заман бозылачагын бел-мәгән һәм вафат көненә кадәр шул фәрманның киләчәк за-ман өчен, муафыйк түгел икәнлеген аңламаган була. Рәсү-лүллаһ белмәгән булса, Ислам шәригатенең хакыйкый ху-җасы булган Аллаһы Тәгалә белгән булса кирәк. Әгәр ты-елырга тиешле булса, Аллаһы Тәгалә бу эшне Рәсүлүллаһ аркылы тыйдырган булыр иде. Ләкин алар тарафыннан тыю булмады, бәлки, киресенчә, тыймау хакында фәрман булды, моңа каршы бәндәләрнең вазифалары риза булу һәм буйсынудан башка нәрсә түгел.
Хакыйкатьтә, заман бозылачагыннан хәбәр бирүче Рәсүлүллаһ үзе. Рәсүлүллаһка заман бозылачагы һәм дөнь-яга фетнә тулачагы хакында белдерелгәнлектән, ул моны һәрвакыт сөйли һәм фетнәләрдән саклану юлларын күрсә-теп нәсыйхәтләр бирә иде. Шулай була торып та, хатын-нарны мәчеттән тыймаска боерды. Бу боеру ишарә фәлән белән генә түгел, бәлки ачык рәвештә булды. Әгәр дә мө-селманнар Рәсүлүллаһ әмере белән гамәл иткән булсалар һәм Рәсүлүллаһ китергән дингә канәгать итеп, шуның өс-тенә үзләре үз акыллары белән "дин" төземи торсалар иде, ихтимал хатыннарның җәмәгать һәм җомга намазларына йөрүләре үзе заман бозылу һәм фетнә күбәю хасталыгына иң шифалы бер дәва булган булыр иде.
Ләкин бер ноктаны бу урында ачык итеп янәдән бер мәртәбә зекер кылырга хаҗәт бар: хатыннарның мәчетләр-гә йөрүләре аш һәм зыяфәтләргә, туй һәм тамаша урынна-рына йөрүчеләр рәвешендә бизәнеп, төзәнеп, киенеп-яса-нып, хушбуйларга манчылып түгел, бәлки мескен, дәр-вишләр һәм гыйбадәт кылучылар рәвешендә булырга, ир-ләргә катышмаска, урыннар һәм сафлар аерым һәм куллар, йөзләр, бигрәк тә, чәчләр капланган булырга, Аллаһ хозу-рына торып, зекер кылу хәтердә тотылырга тиешле. Болай булмаганда, ирләр тарафыннан кирәк тыю булсын һәм ки-рәк булмасын – хатыннарның мәчетләргә йөрүләрендә мәгънә юк, бәлки өйдә укулары яхшы.
209* لاَ تُنَزَعُ الرَّحْمَةُ إِلاَّ مِنْ شَقِيٍّ*
"Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте бәхетсез кешеләрдән башкадан суырылмас".1
Ислам дине иҗтимагый һәм әхлакый бер дин булган-лыктан холыкны гүзәлләштерү, мәрхәмәтле һәм шәфкать-ле булу мөселманнар өчен лязем бер вазифа. Шуның өчен, Рәсүлүллаһ Ислам дине гүзәл холыктан гыйбарәт икәнле-ген һәм гүзәл холык сәбәпле бәндәләр югары дәрәҗәләргә лаек булачакларын бәян кыла.
Кайбер галимнәр صِرَاطَ الَّذِينَ أَنْعَمْتَ عَلَيْهِمْ "Ул юлны Син әүвәлгеләргә ингам итеп бирдең"1 дигәннән максат туры юл һәм мәрхәмәт әһелләре дип тәфсир итәләр. Бу хәдис шәриф рәхим-шәфкать һәм мәрхәмәтсезлекнең бәхетсез булуга галәмәт икәнлекне белдерә.
210* لاَحَلِيمَ إِلاَّ ذُو عَثْرَةٍ وَ لاَ حَكِيمَ إِلاَّ ذُو تَجْرِبَةٍ*
"Үзенең аягы таеп, хәтәрләргә төшкән кешедән ар-тыграк хәлим (кешеләрнең гаепләрен яшерүче) булмас һәм тәҗрибәле кешедән дә хәкимрәк кеше булмас".2
Бу сүзнең дөрес икәнлеген һәркем үз акылы белән бе-лергә тиеш. Күп хәтәрләргә төшүчеләр һәм хаталык белән күп ялгыш эшләрне башларыннан үткәрүчеләр кешеләр-нең ялгыш эшләрен күргән вакытларында мөмкин кадәр шуңа бер яхшы сәбәп табарга тырышалар, "кайгы күрми, егет ир булмый", "ир егылган урыныннан калкыр" дип кулларыннан килгән кадәр кешеләрнең гаепләрен яшерә-ләр, мәҗлестә сөйләүчеләргә ирек бирмиләр һәм юл куеп тормыйлар. Дөньяда күп мөгамәлә иткән, күпне күреп дөньяның ачысын һәм төчесен татыган күп тәҗрибәле адәм хәкимдер.
211* لاَ حِمًى فِي الإِسْلاَمِ وَ لاَ مُنَاجَشَةَ*
"Исламда тыюлы җир һәм үзенең алу нияте булмый торып, бер малга бәя арттыру юк".
Җаһилият заманында гарәпләрнең шәехләре һәм ка-билә башлыклары, әгәр берәр урынны хаслап алырга һәм башкаларның маллары шул урында йөрүне тыярга теләсә-ләр, шул җирдә бер биек урынга мендереп эт улаталар, өрдерәләр һәм эт тавышы ишетелмәслек булган урынны һәр тарафыннан билгеләп алып, шул җирне үзләренә ми-лек итәләр һәм шуны "химә" дип атыйлар иде.
Ислам дине тигезлек ысулына корылганлыктан, ха-лыклар өчен кирәкле булган җирләрнең берәүләргә хасла-нып та, башкаларның хаклары бетерелү гадәтен юкка чы-гарды, "химә" фәкать Аллаһ һәм Рәсүленә генә хас булып калды. Моның мәгънәсе – әгәр хәлифәлек хөкүмәте өчен урын кирәкле булса, вакытлы итеп, хөкүмәт исеменә алып торырга ярый һәм хөкүмәттән бушау белән кире халыкка һәм әүвәлге хәленә кайта, халык мәнфәгатенә була дигән сүз. Имам Бохари риваять итә торган لا حِمَى إِلاَّ لِلَّهِ وَرَسُولِهِ"Хи-мә Аллаһ һәм Аның Илчесенеке генә була"1 хәдисеннән аңлана торган нәрсә, шәрехләр сүзенә күрә, шул.
Бер малны үзе алыр өчен хакын арттыру шәригать ка-равында тыелган эш түгел. Әмма үзенең алу нияте булмый торып, башка алучыларның акчаларын күбрәк чыгарту өчен арттыру тыелган эш. Чөнки бу эштә мал сатучыга файда булса да, алучыга зарар була.
212* لاَ ضَرَرَ وَ لاَ ضِرَارَ*
"Исламда үзеңә дә һәм башкаларга да зарар кылу юк".2
Бер кешегә кимчелек китерү зарар һәм шул кешенең моңа каршылык итеп кимчелек китерүе зарар. Бер кеше-нең белә торып киемен ерту яки язуын бозу зарар булса, теге кешенең үч кайтару өчен моның үз киемен ертуы, язу-ын бозуы зарардыр. Бу эшләрнең һәр икесе дә (Ислам ка-зыйсы тарафыннан хөкем ителмәгән очракта) тыелган.
Мәшһүр мөҗтәһитләр заманнарында булмаган һәм мәсьәләсе дә фикъһ китапларында язылмаган бик күп мө-гамәләләр, бу хәдис гомуменә кереп, тыелган булырга мөмкин. Бер кеше тарафыннан язылган әсәрне рөхсәтсез бастырып, сату яки билгеле бер тираж бастыру хакында сөйләшү була торып, шуны артык бастыру һәм бер кеше китабының исеме белән файдалану, хөкүмәтләрнең алтын һәм көмеш урыннарына йөри торган яки хосусый ширкәт-ләрнең кыйммәтле кәгазьләрен күбәйтеп халык арасына тарату, дәрес укыту һәм тәгълим кылу белән шөгыльлә-нүче адәмнәрнең дәрес вакытларында кунакка һәм башка эшләр артыннан йөрүләре, намазларга һәм мәҗлесләргә җыелган халыкларны көттереп тору кебек нәрсәләр дә башка бер кешеләргә зарар китерү булганлыктан, бу хәдис шәриф белән тыелган.
213* لاَ طاَعَةَ لِمَخْلُوقٍ فِي مَعْصِيَةِ الْخَالِقِ*
"Хак Тәгаләгә гөнаһ эштә һичкемгә буйсыну юк".1
Аллаһы Тәгаләгә гөнаһ эшләрдә һичкемгә, хәтта ата-анага да итәгать кылынмый. Бу хакта имам Тирмизи бу хә-дисне риваять итә:
Достарыңызбен бөлісу: |