«Сүз күңелдә очкын булып көйри, Сүз арыслан итә йөрәкне »


Алсу Садретдинова, Нурлат районы Фома урта мәктәбе



бет39/53
Дата22.06.2016
өлшемі1.28 Mb.
#153347
1   ...   35   36   37   38   39   40   41   42   ...   53

Алсу Садретдинова, Нурлат районы Фома урта мәктәбе


Укытучысы Р. Сәләхова.

Минем яраткан драма әсәрем.
Укып барган һәрбер юлым,
һәрбер сүзем.
Була минем юл күрсәтүче
йолдызым.

Габдулла Тукай.

Моңсуланган, борчылган вакытларда мин күңел тынычлыгын әдәби әсәрләр укуда табам. Әдәбият − җан җылысы, хисләр җыентыгы, тормыш фәлсәфәсе.

Һәркемнең дә яраткан китабы, тормыш юлында юлдаш булырлык әдәби әсәре бардыр. Чөнки тормыш катлаулы, ул зур сынаулар әзерли, ә китап − якын дус. Хәтта әниеңә дә сөйли алмаслык серләрне уртаклашырга мөмкин китап белән.

Әдәби әсәрләр безне дөрес яшәргә, кешеләргә карата миһербанлы, кешелекле булырга, башкаларның мәнфәгатьләрен дә таный белергә өнди.

Барлык әдәби жанрлар арасыннан миңа драматургия якын. Ә татар драматургиясенең йөзек кашы, әйдәп баручы әдибе дип, мин, Туфан Миңнуллинны атар идем.

Драматург тормышыбызның бик күп өлкәләрен бөтен тулылыгы белән күз алдына китереп бастыра.

Язучыны иң борчыганы − бүгенге көн кешесе. Ул әсәрләрендә чын тормышны, аның четерекле якларын, кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне, буыннар арасындагы бәйләнешне сурәтли.

Бүгенге заман яшьләре өчен мөһим мәсьәләләр күтәргән драма әсәре − «Илгизәр плюс Вера».

Вакыйгалар Идел буендагы Җикән авылында бара. Авылның яртысында татарлар, ә икенче яртысында руслар яши. Һәр милләт үз кануннарына буйсына, үз динен тота. Күршеләр үзара дус яшиләр, ләкин алар арасында өйләнешүчеләр юк. Яшьтән бер-берсенә җылы хисләр саклап йөргән Нурхәмәт белән Мария дә, башкалар да ата-бабадан килгән гореф-гадәтне бозарга басмыйлар. Йөзләгән еллар буена яшәп килгән кануннарга Илгизәр белән Вера каршы чыга, алар беренче булып милләтара Гаилә төзиләр. Әлбәттә, аларның бер-берсенә карата булган хисләре дә көчледер, тик аларны алда нәрсә көтә соң?

Исерек Ислам дөрес әйтә: «Безнең авылда иң беренче булып сезнең нәсел чикне бозды. Урыс белән туганлаштыгыз... Мин күп йөрдем, күпне күрдем, татарны яратмый урыс, белдеңме? Без урыс белән яши алмыйбыз... Нигә бүгенге көнгә хәтле безнең авылда бер татар да бер марҗага өйләнмәгән, нигә бер урыс та татар кызын алмаган? Нәрсә, алар сездән дураграк булганнар мәллә? Юк, бер-берсен бик яхшы белгәннәр алар. Кушылырга ярамаганны белгәннәр».

Катнаш никах − бүгенге көн кадагына суккан мәсьәлә. Йөзләгән, меңләгән татар егетләре һәм кызлары башка милләт вәкилләрен якын итә. Заман таләпләренә буйсынып, алар үз диннәрен, телләрен югалтып катнаш гаиләләр коралар.

Катнаш никах дигәч, күз алдына бер өем чишелмәслек мәсьәләләр килеп баса. Туй... Нинди кануннарга таянып үткәрергә аны? Никах укытырга теләсәң, башка милләт кешесе иманны танымый, ә мөселман була торып, чиркәүдә дә чукынасы килми акыллы татар кешесенең! Шуңа күрә бүгенге көндә никахсыз гаиләләр дә күп.

Гаилә нигезе − бала. Балага нинди исем кушарга? Ничек итеп, татар улы була торып, Илгизәр улына Иван исеме кушарга рөхсәт биргән?! Ә икенче яктан карасаң, Вера да кеше ич, аңа да бала газиз! Минемчә, Илгизәр бу адымны уйламыйча башкарган, киләчәктә үкенәчәген күз алдына да китермәгән. «Җан тартмаса, кан тарта», − дип, юкка гына әйтмиләр, кеше олыгая барган саен, үз ягына таба авыша башлый. Татарлар намаз укый, Коръән сүрәләрен өйрәнә. Ә руслар чиркәүгә тартыла.

Бу драма әсәре миңа ни өчен якын икән? Бәлки, тормыш чынбарлыгы сурәтләнгәнгәдер? Ә бәлки әсәрдә туганым Вәлияр абыйның язмышы чагылгангадыр?..

Вәлияр белән авылга рус теле укытучысы булып килгән Валя арасында дуслык хисе барлыкка килә. Тора-бара бу хисләр чын мәхәббәткә әверелә. Әти-әнисенең ялыну-ялваруына карамастан, Вәлияр өйләнә. Тик озак тормыйлар алар туган нигездә, Валя, ирен һәм улын ияртеп, үзенең туган ягына, Саратов өлкәсенә китеп бара. Еллар үткәч, алар аерылыштылар. Ник дисезме? Чөнки Вәлияр абыйның күз карасы кебек саклап үстергән бердәнбер улы Артур чиркәү әһеле булу өчен укырга китә. Бүгенге көндә әтисе мәчеттә җомга намазы укыганда, рус балаларын чукындыра.

Вәлияр абый татар кызы белән яңа гаилә төзеде. Ләкин күңеле барыбер өзгәләнә, үткәннәр өчен үкенеч хисе һәм бала кайгысы аны беркайчан да тынычлыкта калдырмас кебек.

Әбием миңа һәрвакыт: «Балам, иманлы бул. Иманлы кеше генә бәхет иясе була», − ди. Иман − ул кеше күңелендәге яктылык нуры. Үз динеңне хөрмәт итү, борынгы бабаларыбыздан мирас итеп калган Коръән кануннарына буйсыну − һәр мөселман кешесенең изге бурычы.

«Әүвәл әхлак бозыла, икенче, дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә», − дип язды күренекле язучы Гаяз Исхакый. Чынлап та, катнаш гаиләләр − милләтнең, халыкның бетүенең ачык мисалы.

Туфан Миңнуллинның «Илгизәр плюс Вера» әсәре милләт язмышы, нәселенең киләчәге өчен борчылган һәр кешене дә битараф калдыра алмый.

«Илгизәр плюс Вера» әсәре үзенең киң эчтәлеклелеге, мәгънәлелеге, гыйбрәтлелеге белән аерылып тора.

Бу әсәр мине тормышка аек карарга, кешелек дөньясының асылын танырга, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне аңларга, милләтне, гореф-гадәтләрне хөрмәт итәргә өйрәтте.


Илдар Габделхаков, Алабуга районы Морт урта мәктәбе


Укытучысы Р.Г. Әхмәтҗанова.

Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән. (Минем яраткан шагыйрем)
План.

I. Зөлфәт − татар милли шигъриятенең нурлы баганаларыннан берсе.

II. Зөлфәт − минем яраткан шагыйрем.


  1. Шагыйрь иҗатында язмыш.

  2. Зөлфәт шигърияте − тормыш, яшәеш симфониясе.

  3. Һәр шигырь − үзе бер иҗади ачыш, үзе бер әдәби җәүһәр.

III. XXI гасырга Зөлфәт белән.

Кемдер
җимерелгән ил калдырыр,
Бездән калыр −
Шигъри сүз генә.

Зөлфәт.

Әдәбият дәресе бара... Укытучым шигырь укый:

Язмыш биргән гүзәл бу дөньяда


Яшисе бик кирәк, югыйсә.
Әллә кемчә түгел,
Үзебезчә,
Үзебезчә, димәк,
Кешечә!

Күңелдә уй, хис өермәсе, мәхәббәт ташкыны... Кайсы шагыйрь минем күңелемдә генә йөрткән хисләрне шулай төгәл кыю итеп әйтеп бирә алган? Кайсы шагыйрьнең күңеле шулай җырга, моңга тулышкан? Хисләремнән арынып, укытучымны тыңлыйм: Зөлфәт... Тукай премиясе лауреаты... Җырлар авторы... Ә шагыйрьнең туган ягы − Яңа Сәет авылы, моңлы як, халыктан чыккан талантларга бай як. Төбәкнең матурлыгы үзе генә дә талантлар үсеп чыгуы, аларның канатлары ныгуы өчен уңдырышлы җирлек бирәдер төсле. Шундый гаҗәп матур табигатьтә үскән шагыйрьнең хисләре дә гүзәл. Аның күп кенә шигырьләре, җырлар булып кабатланып, халык күңеленә күчә баралар:

Сакла сөюне, таплама берүк,
Олы хисләрне ваклама берүк!
Үзар гомерләр аккан су кебек,
Гомер бер генә, сөю мәңгелек!
...Ашыга күрмә, ялгыштан саклан −
Һаман яратам, һаман яратам.

Мин яраткан шагыйребезнең дөньякүләм танылуына чиксез сөенәм. Чөнки безне, кешеләрне, Зөлфәт гел бәхетле итеп кенә күрергә тели. Шул изге максатка җиң сызганып хезмәт итә ул. Шагыйрьнең зурлыгы талантында гына түгел, күңеленең игелекле һәм укучыларына итагатьле булуында да. Иҗаты белән дә, кешелеклелеге белән дә миңа якын ул. Шуңа күрә дә аның шигырьләрен укыгач, җырларын тыңлагач, күңел пакьләнеп, яктырып кала.

Зөлфәт − татар милли шигъриятенең нурлы баганаларыннан берсе. Р. Фәйзуллин аны «замана давылларын җанына яшергән ир-ат» дип атый. Ә җаны аның ифрат пөхтә, җыйнак, эчкерсез шигырьләрендә. Минем алдымда шагыйрьнең әсәрләре җыентыгы. Һәрбер шигыре уйларны халкымның узган гомер юлларына алып кереп китә.

«Адашкан болыт» китабында Зөлфәт − тормыш һәм олы дөнья, тарих турында җитди фикер йөртүче җитлеккән шагыйрь. «Игенче» («Сөргеннән качкан кулак»), «Итек», «Өн», «Сөембикәнең хушлашу догасы», «Имансызлар» шигырьләрендә халык язмышы, шәхес культы шаукымы турында уйланса, авыр тойгылары белән уртаклашса, «Ат йокысы», «Атлар чаба», «Ат карагы», «Ике ат турында баллада» кебек әсәрләрендә кешене янәдән табигать кочагына, балачагына алып кайту рухы белән яши. Зәвыгы нечкәрә, чигештәге матур бизәкләре, энҗе гәүһәрләре арта бара.

Язмыш белән, юк,
көрәшмә икән...

Шулай, язмыш белән тарткалашсаң да, якалашсаң да гомерләр узып бара. Артыбыздан ни кала, киләчәккә ни калдырырбыз, дип сорау куйганда, йөзләр генә кызарырлык булмасын. Ә Зөлфәтнең узганы да, бүгенгесе дә, киләчәге дә − саф сулы, тулып аккан киң дәрья гомере!

Кемдер
җимерелгән ил калдырыр,
Бездән калыр −
Шигъри сүз генә...

Гап-гади, теләсә кайсыбызның йөрәге түрендә тирбәлеп тел очына килгән сүз, җанга тынгылык бирмәгән хис, һәм... иңнәр күтәрә алмастай газап сыйган монда. Җимерелгән илләрнең көле, өзелгән гомерләрнең җаны, тапталган өметләрнең шәүләсе − һәммәсе күз алдында. Йөрәгенең иң-иң тирән төпкелендә әрнеп торган газапка түзә алмаган шагыйрь сүзе вулкан сыман кайнап чыккан.

Журналда чыккан шигъри бәйләмне укыгач, Зөлфәт шигърияте турында уйланып торам. Аның «Язмышлар ярында», «Утлы бозлар», «Адашкан болыт», «Ике урман арасы» китапларына кергән шигырьләрен кабат-кабат күңелемнән кичерәм. Шигырьләрдә, гүя, үз җанымның чагылышын табам. Җан газапларымның тибеп торган башлангыч урынына юлыгам...

Син йоклыйсың, Казан...


Минем күзгә
Йокы керми һаман.
Күк йөзе
Җиргә иелгән дә нидер тыңлый...
Шушы тынлыкта мин берүзем.
Сөембикә ак томанга чумган.
Кабан күлен ак кар каплаган.
Манаралар ерак гасырларның
Серле дастаннарын ятлаган.
...Син йоклыйсың, Казан, ә мин һаман
Уйларымның текә ярында.
Син сискәндең...
Төш күрдеңме әллә
Шул каралар, аклар турында?..

Моннан 30 ел элек, фикерләр ишарә-киная белән генә аңлатылган чорда язылган бу шигырь, әйтерсең лә, дөньяга бүген генә туган. Бүгенге моң, бүгенге сискәнүләр... Ходай Тәгалә күрәзәлек, тоемлау, җанның сиземләү сәләтен шагыйрьләргә генә бирәдер шул... Шигъриятебезнең йөзек кашы Хәсән ага Туфан Зөлфәтнең беренче китабына язган сүз башында: «Поэзиянең нинди җитди, җаваплы миссия икәнен күңеле белән тойган, аңлаган бу яшь егет тормышны малайларча түгел, ә ирләрчә фикер йөртеп күзәтә белә», − дип юкка гына әйтмәгәндер. Туфан, олуг Туфан мизгелләр зирәклеген шул чакта ук күргән, тотып алган һәм язып калдырган. Аксакалыбызның яшь шагыйрьгә ул чакта ук биргән бәһасеннән чыгып, Зөлфәт шигъриятенә бүген күз салган кеше моңа кабат-кабат инана. Шигырьләрдәге тирән фәлсәфә, фикер киңлеге, хисләр давылы, төгәллек бөтереп ала да − йә тетрәндерә, йә елата, йә елмайта... Зөлфәт шигърияте − тормыш, яшәеш симфониясе. Бу хакта ул үзе дә 70 нче еллар башында ук:

Без − Моцартлар.
Ә безнең көй − тормыш.
Симфония − яшәү ул безнең, −

дип язган иде.

Зөлфәт шигырьләренең теләсә кайсысына тукталып, соклануларым, уйлануларым турында озын-озак итеп язарга мөмкин. Чөнки шигърият − кеше йөрәгенең тантанасы, җанның күкләргә ашкан мәлендәге җиңеллеге, күңел самимилеге бәйрәме. Бу бәйрәмдә кешелекнең иң матур, иң күркәм сыйфатлары гына урын ала. Игелек, изгелек, киң күңеллелек, наз, батырлык, мәхәббәт кебек бөек хисләр, тирән төшенчәләр шигърият тукымасын тәшкил итә.

Сынап карый безгә ил агасы,


Карашында − зәңгәр томаннар:
«Җыр хакына гомер багышларга
Кайсыгыз соң әзер, туганнар?..»

Зөлфәт кешенең яшәеше, гамәле, шагыйрьлек турында уйлана. Йолдызлар белән шыплап тулган төпсез күккә карап, тынсыз калган мизгелдән башлана икән шагыйрьлек.

...Капылт кына җил искәндәй,
Йолдызлар дертләп куйды.
Җилләр хәбәр итте мәллә
Тәңрегә минем утны?

Шигырь турында Зөлфәт үзе болай ди: «Шигырь − тормыш юлы. Анкеталарда күпме телисең, шулкадәр алдашып була. Чын шагыйрь исә бик теләсә дә, бүтәннәрне, аерата үзен алдый алмый. «Чын шагыйрь өчен җиңел язмыш булмый. Аның язмышына тигән өлеш − үз халкының язмышы халкында бар дөньяга ишетерлек сөйли алу, яңадан түбәнлекләргә төшермәү хәстәрен күрү. Шагыйрь − бөтен халык исеменнән сөйләргә җөрьәт иткән зат ул.

Кардәшләрем! Сезнең җанда туган
Шигырьләрне әйтер сүз көчен
Ни өчендер Ходай миңа биргән
Өлешемә тигән көмешем.

Минем фикеремчә, Зөлфәтнең һәр шигыре − үзе бер оригиналь поэтик табыш, үзе бер иҗади ачыш, үзе бер әдәби җәүһәр.

Зөлфәт шигырьләре арасыннан яратып укыганы Рәшит Әхмәтҗан истәлегенә багышланган «Эчем яна − тышым яна...» шигыре.

Безне − сәер яшәп киткәннәрне −


Искә алмас, бәлки, беркем дә, −
Җырлаган җыр, тере шигырь калыр
Дөньядагы җилләр иркендә...

Әйе, йомгаклар сүтелә тора, гомерләр уза тора. Нишләмәк кирәк, көтеп тора алмый Вакыт җәнаплары...

Вакыт галиҗәнаплары көтми... һәм агымсу һәрчак үз юлын таба. «Зөлфәтнең «Ике урман арасы» һәм «Йөрәгемне былбыл чакты» шигъри җыентыклары − аны шигъриятебезнең Тукайлы дисбесенә теркәргә лаеклы җәүһәрләре, − дип яза мәшһүр шагыйребез Наҗар ага Нәҗми.

Зөлфәт, «коеп куйган шагыйрь» булу өстенә, тәрҗемәче дә, драматург та. Шекспирның «Йөгәнсезгә авызлык», Лопе де Веганың «Биюче»се, Шиллерның «Юлбасарлар»ы Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә аның тәрҗемәсендә бара. Шагыйрьнең курчак театры өчен язган әсәрләре санап бетергесез.

Чыннан да, Мифтахетдин Акмулланың «Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән» дигән сүзләре Зөлфәтнең лирик шагыйрь, мәхәббәт җырчысы, аналарга, туган як табигатенә кабатланмас һәйкәл салган кеше булуын раслый.

Безнең татар шигыре XX гасырга Акмулла аша Тукай белән керде. Яңа гасырга без Зөлфәт белән керәбез.

Такташлары, Бабичлары, Җәлилләре, Туфаннары, Хәкимнәре, Афзаллары, Фәйзуллиннары булган шигырь Зөлфәтле дә.

Ә бу бәхет түгелмени соң? Әлбәттә, татар шигыренең бәхете! Милләтебез бәхете.




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   35   36   37   38   39   40   41   42   ...   53




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет