Тәүфик Кәримов төСЛӘр балкышы



бет21/21
Дата21.06.2016
өлшемі2.06 Mb.
#152424
1   ...   13   14   15   16   17   18   19   20   21

IX. БЕРНИ ДӘ

... әрнеп авырту йөрәкне китереп кысты – тын алу авырлашты, аң акрын гына томалана башлады, куллар салынып төште... сәер, битараф, арган һәм берни дә аңлатмый торган халәт – абсолют БЕРНИ ДӘ, хәтта яшисе килми...


X. КУУ

... судан көч-хәл белән чыгып, текә ярның ташлы битләве буенча өскә күтәрелгән генә идем, мине тотып алырга ашыккан мылтыклы ике кешене күрдем дә шундук кире, суга ташландым. Маска белән аквалангны да киеп өлгердем. Мине чын-чынлап эзәрлеклиләр иде – шул арада әлеге мылтыклы ике кеше утырган әллә очкыч, әллә ниндидер бер судно килеп чыкты да су өстендә асылынып калып, мин чумган җиргә туры китереп суга ата башлады. Беренче ату тавышы янәшәмдә генә яңгырады, мин уйлап куйдым: эх, скафандрны кимәскә булган икән, үземнән бераз алда күрсәтеп алып, тегеләрне ялган юлга керткән булыр идем: хәзер инде бөтен эчке куәтемне туплап (авыр хәлләрдән чыгу юлы һәрвакыт бар), елга ләменә күмелдем дә шактый озак тегеләрнең киткәнен көтеп яттым, шуннан соң гына алардан котылдым кебек...


XI. АЯКЛАР

... япманы бераз ачып карасам, аякларым һәм аяк мускуллары урынына бары тик сөякләр һәм сеңерләрне генә күрдем; баш миеннән килгән теләсә кайсы боерыкны шарнирларда гына хәрәкәткә китерәләр – бу коточкыч иде...


XII. СУГЫШ

... илдәге икътисадый хәлне, коточкыч авыр кризисны һәм өметсезлекне исәпкә алып һәм халыкны соңгы чиккә җиткерүдән эчке сәяси шартлаудан куркып, инде сөйләшүләрнең мөмкин булган һәм мөмкин булмаган законлы һәм законсыз бөтен вариантларын кулланып һәм хәтта янауларга кадәр җитеп, күрше бердәмлек дәүләтләренең ике лидеры, бер-бере белән килешеп, бер үк көнне (беренчесе бераз иртәрәк тә) т...га (?) сугыш игълан иттеләр; үзләренең бөтен бәласын шулардан гына күреп, шул юл белән үз халкын дөньяви мәшәкатьләрдән читләштерергә тырыштылар, әмма хакимиятне саклауның бу соңгы чик варианты да барып чыкмады – беренче көнне үк ил буйлап качаклар һәм чигенүче хәрбиләр ташкыны агылды.


XIII. О’БРАЙЕНН ЛОС-РИОС (?)

... бәйге яки җиңел атлетика буенча йөгереш, финиш дистанциясе артындагы участок, стадионның йөгерү юлы кырыенда ике-өч рәт булып тезелешеп баскан күпләгән тамашачы – җанатарлар. Тәненә сыланып торган спорт костюмындагы җиңүчегә котлаулар, һәм кинәт тамаша кылучы хатын-кызларның берсе, салкын кан белән, җиңүченең аркасына ниндидер сыекча сибә һәм шундук ут төртә - халык төркеме, гипнозланган кебек, дәшми-тынмый, коты чыгып һәм шул ук вакытта кызыксыну белән күз алдында О’Брайенн Лос-Риосның (?) гөлт итеп кабынып янып беткәнен карап тора...


XIV. РАЙОННЫҢ ҖИР АСТЫ КАРТАСЫ

... үзара кушылмый торган ике җир асты елгасы ... кара төстәге ике зур күл – болары нефть күлләредер инде ... биредә алтын яки шуңа охшаш бер-бер нәрсә дә булырга тиеш ... бар да кем тарафыннандыр районның (?) әлеге җир асты картасына бик төгәл итеп төшерелгән, ягъни җир астында нинди табигый байлыклар барлыгы тәгаенләп күрсәтелгән...



Хәтеремдә яңартылып,

1996-1999 елларда язып куелды.

ЭПИЛОГ УРЫНЫНА

Беләсең бит – очрашабыз әле,

Хәтерең сине ташлап китмәсә.

Утлы тәгәрмәчем юлдан түбән төшә,

Шуны җиткер якын туганнарга –

Ул шартларга тиеш, җитмәсә.
Боб ДИЛАН,

Утлы тәгәрмәч”



ЭЧТӘЛЕК

Автор турында ...............................................................................................

Евразияле – меңьеллыклар кисешендә ........................................................

Автордан .........................................................................................................

Сүз башы урынына ........................................................................................

... ТӨСЛӘР БАЛКЫШЫ ............................................................................

... Төсләр балкышы ..................................................................................

“Макабка бабай” ......................................................................................

Яфрак ........................................................................................................

Бала чак рәсемнәре ..................................................................................

Төнге сызгыру .........................................................................................

Исәнме, газиз йортым! ...........................................................................

Нимфенбургер каналында ......................................................................



БАШЛАНУ ...................................................................................................

Башлану. Бу ничек булды?. ....................................................................

Сиңа һаман вакыт җитми........................................................................

Киләчәкне искә алып, яки Хәтерлисеңме син, бу ничек

булачак? ...................................................................................................

Дерелдек...................................................................................................

Мин - ? .....................................................................................................

KATNARSIS (чистарыну) .........................................................................

I. ҮЗ АҢЫҢ ТИРӘНЛЕГЕНӘ ҮТЕП КЕРҮ .............................................

Кадаклар ..............................................................................................

Уяндым ................................................................................................

Төн. Трамвайда ...................................................................................

Трамвайда (дәвамы) ...........................................................................

Шыксыз шәһәрдә ...............................................................................

II. МӘҢГЕЛЕК ҺӘМ ЧИКСЕЗЛЕКНЕҢ АКЫЛГА

СЫЙМАСЛЫГЫ ...............................................................................

Кайту ...................................................................................................

Танып белү .........................................................................................

Берләшү ..............................................................................................

III. ВАКЫЙГАЛАРНЫҢ (хәлләрнең) ВАКЫТЛЫЧА

ГЫНА БУЛУЫ ...................................................................................

Уяну. Беренче көн иртәсе...................................................................

Беренче кисәк. Уяну ..........................................................................

Икенче кисәк. Беренче көн иртәсе ....................................................

Көн .......................................................................................................

Төн (I кисәк, башы) ............................................................................

Төнге юлаучылар ................................................................................

Төн (II кисәк, ахыры) .........................................................................

Кешеләр ...............................................................................................

Яңарыш ...............................................................................................

Музыка ................................................................................................

IV. КОТЫЛГЫСЫЗЛЫКНЫ ҺӘМ ҺӘЛАКӘТКӘ

БАРУНЫ АҢЛАУ ................................................................................

Челлә ...................................................................................................

“Ч” вакыты ..........................................................................................

Тынычлану ..........................................................................................

ХӘТЕР САНДЫГЫННАН ..............................................................

КЕРЕШ СҮЗ УРЫНЫНА ..............................................................................

I. “ТАТАР-БОЛГАР БЕРТӨРЛЕ” ............................................................

1. Төрки болгарларның башлангыч тарихыннан ............................

2. Файдаланылган әдәбият исемлеге ...............................................

3. Идел Болгариясе ............................................................................

4. Руслар турындагы мәсьәләгә якын килеп ..................................

5. Болгарлар һәм Киев Русе .............................................................

6. Бөек Болгар иле монголларга кадәрге чорда ..............................

7. Монголларның Болгар иленә басып керүе .................................

8. Болгар иле һәм Алтын Урда .........................................................

9. Алтын Урданың таркалуы һәм Казан дәүләтенең

төзелүе ............................................................................................

10. Казан ханлыгы белән Мәскәү Русе каршылыгы ......................

11. Казан ханлыгының җимерелүе ..................................................

12. Болгарларның Руська китүе .......................................................

13. Мәскәү кремле сугышлары һәм территорияләрне яулап

алу хроникасы (1552-1997) ........................................................

14. Идел-Урал – Рус, Россия һәм Совет хакимиятенең

колониаль режимына каршы көрәштә .....................................

15. Идел болгарларының юкка чыгуы ............................................

16. Төрки телле Чулман һәм Идел болгарлары – казанлыларга

мөнәсәбәттә “татарлар” этнонимының килеп чыгуы .............

17. Янә “Татар-монгол золымы” турында, Куликово сугышы

һәм Россия тарихы хәтереннән төшеп калган кайбер башка

фактлар турында һәм, бу Казан татарлары ахыр чиктә

кемнәр соң? – шул турыда ........................................................

18. Соңгы сүз ....................................................................................

II. КӘРИМОВЛАР ..................................................................................

1. Каспий буе төбәге тарихыннан ..................................................

2. Жилая Коса ...................................................................................

3. Кәримов Мифтахетдин ................................................................

4. Унҗиденченең бөек Октябреннән кырык бишнең бөек

Җиңүенә кадәр .............................................................................

5. “Әкрәм Кәримов хыялы” ............................................................

III. ӘДҺӘМ МӨФТИ (Мифтахетдин) УЛЫ КӘРИМОВ .......................

Соңгы сүз урынына .............................................................................

ВЫСОЦКИЙ, РОК ҺӘМ ФУТБОЛ ...............................................

I. “Ә минем сагыш – мәңгелек кардай...” .......................................

II. Күккә баскыч ...............................................................................

III. “Алтын Алиһә” ..........................................................................



ЧИТ КЫРДА ...........................................................................................

... Ә аннары нәрсә, Галиҗанәп президентлар, яки Сезне

тагын ничек атарга?.. .......................................................................

Путчларга соңгы сүз ........................................................................

Владимир Жириновский – PRASENTIERT.. ................................

Ардым ...............................................................................................

Чит кырда .........................................................................................

Яңгыр ................................................................................................

Лифт ..................................................................................................

ХӘТЕРЕМ ДУЛКЫНЫНДА” .............................................................

“Хәтерем дулкынында” ...................................................................

Төрле еллардан кыскача язмалар ...................................................

Арахноидит ......................................................................................

Сюрреалистик очышлар .................................................................



ЭПИЛОГ УРЫНЫНА ............................................................................


1 Соңрак, 1994-95 елларда Атырау шәһәрендә язылды. Өстәп кертелде.

1 Соңрак, 1994-95 елларда Атырау шәһәрендә язылды. Өстәп кертелде.

1 Бу бүлекне әзерләгәндә, Л.Н.Гумилев хезмәтләреннән кала, Г.Исхакыйның “Идел-Урал” дигән хезмәте, Г.Сабирҗановның “Гасырлар панорамасында Урта Идел буе һәм Көньяк Урал халыклары” дигән материаллар файдаланылды.

1 Җәяләрдә - монда һәм алга таба – автор аңлатмасы. Шунда ук, Алманиядәге “Бөтендөнья тарихы атласында, һуннар белән уйгурлар кушылуыннан (?) болгарларның беренче империясе туган, диелә.

1 Моңа бәйләп, Бөтендөнья татар конгерссының башкарма комитеты әгъзасы, Казахстанның татар һәм татар-башкорт мәдәнияте үзәкләре ассоциациясе президенты, медицина фәннәре докторы, профессор М.Ә.Кәримовка, Уральск шәһәренең татар мәдәнияте үзәген оештыручыларның берсе, педагог Р.Галимовка, Казан финанс-икътисад институтының социология кафедрасы аспиранты, Казандагы “Казахстан” җәмгыяте рәисе урынбасары Б.Кенжетаевка бу хезмәтемне әзерләүдә файдаланылган кайбер китаплар белән тәэмин иткәннәре өчен зур рәхмәтемне белдерәм.

1 Сәкалибә – гарәпләр славяннарны һәм төньяк халыкларын шулай атаган. Бу очракта – болгарларны. Бу сүзнең икенче мәгънәсе – акйөзлеләр.

1 Россия дәүләте тарихын яки әлеге мәсьәләне өйрәнгәндә очрый торган барлык метаморфозаларны һәм каршылыкларны ничектер аңлау өчен танылган публицист Мурад Аджиның “Кыпчак кыры әреме” (“Полынь половецкого поля”) дигән (Мәскәү, 1994 ел) һәм “Европа цивилизациясенә төркиләр керткән өлеш” (“Тюркский вклад в европейскую цивилизацию”) – (“Евразийское сообщество”, 1997, 3 нче сан) дигән хезмәтләре белән танышып чыгарга тәкъдим итәм.

1 Россиянең тарих фәнендә беренче тапкыр “монгол-татарлар” дигән сүзтезмә бары тик 1823 елда гына, тарихчы П.Наумов үз хезмәтләренең берсендә шулай атагач кына кулланыла башлый.

1 “Сарай” – борынгы төрки телдә мәһабәт корылма (“Дворец”). Алтын Урдада төзелгән бу һәм аннан кала дистәләгән шәһәрләр хан һәм феодаллар ставкасы булып кына түгел, мәдәният, һөнәр һәм сәүдә үзәкләре булып та торган.

1 Мәсәлән, Худяков М.Г. “Очерки по истории Казанского ханства”.

1 Монда шуны әйтергә кирәк: Оренбург шәһәре бары тик өченче мәртәбә урынын алыштыргач кына (1743 елда) хәзерге урынында төпләнеп кала. Ә беренче шәһәрчек аннан соң яңа – Ор кальгасы яки Орск шәһәре дигән исем ала.

1 Мамай гаскәр башлыгы һәм Күк Урда ханы Бердибәкнең кияве булса, Ги-ас-эд-Дин Туктамыш Җүчи тармагы буенча чыңгызыйлар нәселеннән һәм Мавәрәэннәһер әмире Тимурның гаскәр башлыгы була.

1 Ч.Вәлиханов, I том, 294 бит.

1 Моңа бәйле рәвештә, Казахстан Республикасы җитәкчеләренең берсе танылган галим З.Самашевка ярдәм иткән һәм биредә археология эшләрен оештыру гына түгел, Сарайчык шәһәре тарихын, бу казах җирен киләчәк буыннарга саклап калу өчен музей комплексы төзеткән И.Тасмагамбетовны аерып күрсәтергә кирәк. Принципта бу үзе – аерым һәм әрнүле тема.

1 Ул чакта казах җирләре тарихи формалашкан мөстәкыйль хуҗалык итүче өч өлкәдән – Олы, Урта һәм Кече жузлардан (йөзләрдән) тора. Алар нигезен күчмә көтүлекле нәсел-кабилә бергәлеге (общинасы) тәшкил итә. XVI гасырда барлыкка килгән Казах ханлыгы, эчке феодаль каршылыклар, көрәшләр һәм хуҗалыкның гаять зур дала киңлекләрендә алып барылуы сәбәпле, алга таба үзәкләштерелгән дәүләт булып кала алмый.

2 бу очракта чакрым верстага тиңләштерелә, верста – рус үлчәм берәмлеге – 500 сажень яки 1,0668 чакрым.

3 учуг – татарчадан – махсус балык тоту корылмасы, аңа стан, елга агымына каршы сугылган субайлардан торган агач коймалы кечкенә шәһәрчек керә. Ул елларда бу сүздән әлеге шәһәрчекнең казахча исеме – Уйшук барлыкка килә.

4 Таш кирмәнне төзү турында патша әмере 1645 елның 18 апрелендә чыга, ә төзелеш 1647 елның 6 июнендә башлана һәм өзеклекләр белән 1662 елга кадәр бара.

1 Ч.Вәлиханов. “Көньяк себер кабиләләре тарихы буенча язмалар”, I том, 294-293 б., “Далада мөселманлык турында”, IV т., 71-75 б.

1 дисәтинә - русларның мәйданны үлчәү берәмлеге (метрлап үлчәгәнгә кадәрге берәмлек) – 2400 кв/сажин яки 1,09 га.

2 пот – русларның масса яки авырлык үлчәү берәмлеге – 40 фунт яки 16,38 кг.

1 Революциягә кадәрге язучы И.Железнов исәпләгәнчә, Жилая Косаның башлангычы – 1864 ел, Әстерхан балыкчылары Каспий диңгезе буйлап боз өстендә очраклы рәвештә бирегә килеп чыгалар. Аннары җирле халык казахлар ярдәмендә коры җир буйлап кире Әстерханга кайтып китәләр. Тиздән аларны теге чакта күреп өлгергән балыкның күплеге (Эмба елгасында хәтта кыш көне дә балык мыжлап торган) кире тартып китерә. Биредә 1928 елда райбашкарма секретаре булган А.Таганов фикеренчә, Жилая Косаның яки аның белән янәшә торган Канбакты аулының төзелгән елы – 1873 ел.

1 Ф.Гладков. Әсәрләр җыентыгы, 4-т.

СССРның дәүләт премиясе лауреаты, “Цемент” һәм “Энергия” романнары авторының Жилая Коса турындагы беренче повесте “На Ватаге, на Жилой” дип атала. Бу тема аннан соң “Ватага” пьесасында дәвам ителә (1923), ә “Вольница”да тулаем ачыла (1951). Вольница – иркен урын.



1 Барысы да – Ф.Гладковның шул ук повестеннан. Биредә, хакыйкатькә үз бәясен биреп, бер нәрсәне танырга кирәк: Тарих шулай итеп куя, гамәлдә казах халкы өчен бу Батыр ул чорда В.И.Ульянов-Ленин була. Бу турыда бары тик үз тарихын, димәк, үз элгәрләрен белмәгән һәм ихтирам итмәгән кеше генә бәхәсләшә ала.

1 Аңлатма: танылган бу кешеләр белән нинди дә булса кардәшлеккә сылтама принципиаль түгел, бернинди максатны да күздә тотмый. Бары тик безнең туганнарның хатирәләрендә һәм кайбер документларда сакланып калган истәлекләргә нигезләнгән генеологик тамырларны һәм бәйләнешләрне ачыклау гына.

1 Истәлекләр буенча: биредә Исмәгыйль Акчурин укый, янә Уральскиның 1940 ел үрнәгендәге 9 нчы татар-казах тулы булмаган урта мәктәбе директоры, завучы һәм укытучылары – география, ботаника, ана теле һәм әдәбияты, тарих буенча дәресләр биргән Яруш Мохтаров, Бари Билюков, З.Хабидуллина, С.Мөхәммәтшина һ.б. белем ала.

1 1926-27 елардагы сайлау вакытында бары тик 43% сайлаучы гына килә. Район халкы 1928-29 елларда 21261 кеше булса, 94,8% хуҗалык күчмә тормыш белән яши, бөтен Гурьев округы буенча әлеге сан – 76%.

1929 елның декабрендә Казкрайкомның V пленумы кабул иткән “бөек үзгәреш”, ягъни “тизләтелгән утраклаштыру”, 100 процентлы коллективлаштыру һәм терлекләрне көчләп берләштерү юлы белән күчмә тормыштан көчләп утрак тормышка күчерү сәясәте нәтиҗәсендә Казахстанның 27 районыннан Төркмәнстанга, Каракалпакстанга һәм илнең башка районнарына 35034 хуҗалык күчеп китә. Терлекләрнең баш исәбе өчтән ике өлешкә кими, бу исә аулларның икътисадый хәлен фаҗигагә әйләндерә, нәтиҗәдә Адай, Азгир һәм Җангали өязләрендә болганышларга китерә.

“Бөек борылыш жуты” нигезенә менә шулар ята. Көнбатыш Казахстанда авыл хуҗалыгын коллективлаштыру концепциясе фактта үзе моңа юнәлеш бирә.


1 Карашунгул һәм Каратон турында соңрак танылган совет язучысы К.Паустовский “кара бугаз” повестен яза.

2 Әкрәм – тугры (гарәптән).

1 Хәтта якын туганнарның да, Тулбаев фамилиясен Тулебаев итеп үзгәртеп, башка якларга күчеп китәргә мәҗбүр булуы бер дә очраклы хәл түгел.

2 Бу хәл безнең туганнарга ул елларда совет власте тартып алган һәм район дәүләт учреждениеләренә бирелгән үз йортларын кире кайтарырга мөмкинлек биргәндер, мөгаен.

1 Казахстан ВКП(б)ның Гурьев округы комитетының беренче секретаре булып 1937 елның сентябрендә Кулжан Утегалиев сайлана. Ул 1904 елда Гурьев районы Соколинское авыл советының 27 нче аулында туа. Урта белемле, ике сыйныфлы рус-кыргыз училищесын, Урал педтехникумын тәмамлый. Аңа кадәр КВКП(б)ның Бурлинсок райкомы секретаре булып эшли. 1938 елдан соң башка җитәкче вазыйфаларда була.

1938 елның маенда ККП(б)ның Гурьев обкомының беренче секретаре итеп Калдыбай Байманов сайлана. Көньяк Казахстан өлкәсенең Чаян районы Бүген ауылында 1907 елда туа, югары белемле, казах пединститутын, Мәскәүдә Свердлов исемендәге ВКП(б) Үзәк комитеты каршындагы Пропагандистларның югары мәктәбен тәмамлый. 1940 елда Үзәк комитетка чакыртып алына.



1 Аның турында өченче бүлектә киңрәк мәгълүмат биреләчәк.

1 1902 елда туган Муса Бекжанов тумышы белән Мангыстау районыннан, балыкчылар курсын тәмамлый. 1940 елның февраленә кадәр, ВКП(б)К өлкә комитетының беренче секретаре итеп сайланганчы, Т.Шевченко исемендәге колхоз рәисе булып эшли.

1943 елның гыйнварында аны бу вазыйфасыннан 1902 елда Бакуда туган, югары белемле, Әзербәйҗан дәүләт университетының рабфагын, аннары Нариманов исемендәге Көнчыгышны өйрәнү институтын тәмамлаган, Мәскәүдә аспирантурада укыган Сергей Иванович Круглов алыштыра. Гурьевта эшли. Ленин ордены, ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. 1946 елда ККП(б) Үзәк комитетына чакырыла.



1 Гурьевта – чөнки аларның барысы да соңгы көннәренә кадәр аның шул исемен генә белде.

1 Моңа бәйле рәвештә, яңа мәгълүмат алырга булышкан һәм безнең гаилә язмышына битараф калмаган, бу китапны әзерләүдә катнашкан Атырау өлкәсе җитәкчеләреннән Е.Нуршаевка һәм Б.Кужиевкә, Жылой районы акиме Р.Артыгалиевкә, өлкә хәрби комиссары, полковник Н.Текегалиевкә, төбәкне танылган тикшеренүче В.Афанасьевка, язучы һәм тәрҗемәче А.Калмуратовка, Сталин репрессияләреннән зыян күргәннәрнең “Рух-Память” фонды рәисе Д.Бердиевкә һәм башкаларга үземнең чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм.

1 В.И.Ленинның “Марксизмның өч чыганагы, өч өлеше” дигән китабы бар иде.

1 Шуны әйтәсем килә: соңрак, үсеп җиткәч, теге фильмга минем мөнәсәбәтем нык үзгәрде. Ул, Высоцкий катнашкан фильмның сценарий белән сюжеты тулаем үзара бәйле булып кына калмыйча, ул башкарган җырларның яңгырашына тулысынча бәйле булган сирәк фильмнарның берсе иде.

1 кабак – аракы эчү урыны

2 лампада – икона алдында тора торган ут, лампа.

1 хач – тәре

1 Киек каз юлы (астр.)

1 Кайчандыр, 20 еллап элек, В.Высоцкий башкаруында ишеткән бу дүртьюллык аның бөтен интонациясе белән хәтеремә мәңгегә сеңеп калды.

1 Бу урында минем ул елларда илнең башка шәһәрләреннән әлеге язмаларны һәм грампластинкаларны табып алып кайту гына түгел, ә бәлки кызыксынган башкалар белән бик теләп уртаклашкан Гурьев меломаннары В.Жидковка, П.Охотин, Ф.Забиров, В.Крючков, П.Тушканов, А.Шукатиров, В.Карнюхин, А. һәм С.Тарасовлар, А.Березин, М.Маденов, Е.Хәмзәбаев, Б. һәм И.Чейдуковлар, М.Конысовка һ.б. (ә үземнең абыем Әдһәмне алда әйткән идем инде) зур рәхмәтемне белдереп, иң матур сүзләр белән искә аласым килә.

1 Минем студент дәфтәрләрем-каталогларның берсендә табылган язма.

1 Ике өземтә дә А.Багировның “Битлз – любовь моя” китабыннан алынды.

1 Prasentiert – (нем.) тәкъдим итә.

1 Гельд (нем. geld) – акча.

1 Арахноидит – баш яки арка миенең челтәр тышчасының ялкынсынуы. Грипп, баш сөяге яки умыртка баганасы җәрәхәте кебек кискен һәм хроник ялкынсыну авырулары нәтиҗәсендә килеп чыга.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   13   14   15   16   17   18   19   20   21




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет