Тәүфик Кәримов төСЛӘр балкышы



бет13/21
Дата21.06.2016
өлшемі2.06 Mb.
#152424
1   ...   9   10   11   12   13   14   15   16   ...   21

2. ЖИЛАЯ КОСА
Бүгенге көндә юкка чыккан, ә теге вакытта, XIX йөз ахырында, төче сулы Эмба елгасы тамагында, Каспий диңгезенең төньяк-көнчыгышындагы сай сулы ярында җайлы гына урнашкан бу бистә шулай дип аталган. Аның шулай җайлы урнашуы биредә, чи балыкны беренчел эшкәртү процессы белән, чагыштырмача куәтле балык промыселлары үсешенә этәргеч ясаган.

Беренче вакытта нигездә Әстерхан балыкчылары килеп урнашкан яр буе диңгез борыны (коса) Жилая Коса дип аталган, әлеге бистә урнашкан җирне җирле төп халык Кен Жылы-ой, ягъни Киң, Җылы култык дип йөрткән.

Ә соңрак бу исемнәр, Жилая Коса да, Жылы-ой да, төрле вакытта барлыкка килгән административ-территориаль субъектларга – волость һәм районнарга кушыла килгән.

Тарих фәннәре докторы Х.Табылдиев мәгълүматларына караганда (Мәскәү шәһәре архивына сылтама белән), Жилая Коса 1878 елда төзелә башлый. Беренче килеп утырган кешеләре – Степанов белән Григорьев була.

Әгәр элекке шәһәрчек, христиан һәм мөселман (нугай-казах) зиратлары калдыклары буенча фикер йөртсәк, монда торак хуҗалыкларының әлеге датадан элегрәк төзелгән булуы һәм бу хуҗалыкларда рус, татар һәм казах халкы яшәве, шулай ук башка халыкларның – австрияле һәм азәрбәйҗаннарның да булуы турында сөйләп булыр иде.1

Шулай итеп, әгәр боларның барысын да һәм биредә яшәгән аксакалларның истәлекләрен, шул исәптән безнең туганнарның риваять-хикәятләрен бергә җыйсаң, түбәндәге күренеш барлыкка килә: бу шәһәрне XIX йөзнең 60 нчы елларында руслар төзи башлый. Сөйләүләргә караганда, шәһәр диңгез ягыннан матур булып күренеп торган. Ул вакытта барлык хәрәкәт, йөк ташу бары тик диңгез юлы буйлап кына гамәлгә ашырылган. Биредә яшәүче руслар бер-ике катлы торак йортлар һәм шактый зур итеп таш чиркәү салып куйганнар. Алар ике урам тәшкил иткән. Шәһәрчекне Жилая Коса дип атаганнар. Руслардан соң бирегә төрле шәһәрләрдән (Әстерхан, Казан, Ырынбур) татарлар килә башлаган. Казахлар аларны нугайлар дип атаган. Алар бу хәлгә тыныч караганнар, тискәре реакция булмаган. Татарларның өйләре шулай ук ике-өч урам тәшкил иткән. Алар мәчет белән мәдрәсә төзеп куйганнар. Татарлар арасында нигездә сәүдә, балык тоту һәм терлекчелек белән шөгыльләнүче байлар күбрәк булган.

1912 елда Гурьев өяз үзәгенә әйләнгәннән соң, Жилая Косаның статусы да үзгәргән – Жилин волосте дип йөртелә башлаган.

Ул чакларда биредә 300 гаилә, 1943 кеше яшәгән, 73 сәүдә лавкасы эшләп торган, төп шөгыль шулай да балык тоту булган. Үз вакыты өчен ул Гурьев өязенең шактый зур торак пункты булып саналган.

1911 елдан соң, ягъни бу якларда Урал-Каспий нефть җәмгыяте, чит ил капиталы белән “Нобель” җәмгыяте һәм башкалар тарафынан нефть ятмаларын сәнәгати үзләштерү башланганнан соң, әлеге волость үзәгенең әһәмияте дә үзгәргән: хәзер инде ул балыкны Әстерхан аша Россиягә һәм аннан да ераккарак җибәреп кенә калмыйча, якын тирәдәге нефть промыселларына да озаткан, чөнки бирегә Бакудан һәм башка сәнәгый төбәкләрдән беренче эшчеләр җыела башлаган. Анда, Гурьев өчен эшче сыйныф формалашып, 1913 елда алар Доссорда беренче забастовка да күтәрәләр. Аны бастыру өчен Уральскидан губернатор Мордвинов үзе килеп җитә...

Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан Эмба төбәге нефть чыгару буенча, Баку белән Грозныйдан кала, Россиядә өченче урында тора.

Жилая Косага әйләнеп кайтыйк.

XIX йөзнең ахырында биредә яшәгән танылган совет язучысы Ф.Гладков үзенең “Вольница” дигән повестенда аның турында менә ниләр яза1:

Октябрь башының кояшлы көннәре. Күк йөзе шундый йомшак, зәңгәр, шундый якын һәм шуның өстенә гаҗәп җылы кебек тоела. Һава коры һәм яңгыравык, ә офыкта көзгедәй ялтырап тора. Диңгез ерактан күзләрне чагылдырып җемелди һәм комлы сай җирнең сары шадралары, җыерчыклары артыннан хыялдагы ниндидер бер сәер нәрсә булып күренә. Бик еракта офыкта балыкчыларның ак җилкәннәре җилферди. Әйтерсең, алар, кояшта җылынып, бер урында туктап калганнар. Диңгез өстендә акчарлаклар өере тирбәлә.

Безнең промысел казармалары – бистәнең комлы урамы очында, ә алар артында, алтын көртләр һәм кинәт туктап калган дулкыннар булып, рәшәдәй җемелдәп, офыкның үзенә кадәр ком җәелгән...

Менә шул калкулык һәм көртләрдә якты таплар булып ниндидер куаклыклар һәм чәнечкеле үләннең тыгыз бәйләме яшелләнеп утыра. Бу каты һәм зәһәр үлән бөтен җирдә - урамда да, ишегалдында да, хәтта казарма һәм сарайларның камыш түбәләрендә дә үсә. Әлеге чүл комы арасында барханнар итәге буйлап сарык көтүенең утлап йөрүен күрү гаҗәп тә, сәер дә...

Бу ком өстеннән көн саен берсе артыннан берсе ниндидер уйга чумган дөяләр атлый.

Курганнар өстендә, түбәндәрәк тилгәннәр әйләнә...

Урам аша, озын агач койма артында гаҗәп киң урам булып безнең промысел җәелгән.

Диңгез ягыннан ул ачык һәм сөзәк битләү булып яр буе комлыгына төшә. Уң якта, - камыш диварлы, бер-беренә сыенып торган лабазлар, ә алар артында дүрт рәт булып тезелгән баганалардагы ике кыеклы камыш түбә астында киң сал тора...

Урам бистәнең үзәгенә таба шактый еракка сузыла һәм киң мәйданга чыга.

Анда камыш түбәләр өстеннән зәңгәрсу-күк каланча тырпаеп тора. Яр буе ягында төрле хуҗаларның балык промыселлары бер-беренә сыенып утырган, ә икенче ягында озын казармалар һәм такта коймалар сузылган.

Бистә шактый зур. Базар аның нәкъ уртасында булып, якшәмбе көннәрендә анда халык кайнап тора.

Биредә агачтан һәм балчыктан салынган шактый төзек өйләр, тәрәзә капкачлары матур итеп буялган, тәрәзләрдә матур пәрдәләр, төпләрендә чәчәк атып утыручы гөлләр, капкалар ике кыеклы түбә белән эшләнгән. Мәйданның ике ягыннан биек болдырлы бишпочмаклы ике өй кукыраеп утыра. Берсенең кәрнизенә - “Мәктәп” дип, икенчесенекенә “Волость идарәсе” дип язылган...

Лабазларда ике рәт булып хәйран киң түгәрәк чокырлар – тирән итеп җиргә күмелгән түгәрәк чаннар “акаеп” тора. Бу чаннарда эшчеләр озын колгалар белән тозлык (тузлук) – нык тозлы эретмә болгатып торалар. Аннары шунда тачкалар белән вобла китереп бушаталар”.

Балык тоту вакытында рус промышленниклары эшчеләрне Әстерханда җыеп, аннан соң диңгез юлы белән баркасларда, баржа һәм судноларда Жилая Косага алып килгәннәр.

Төп халык – казахларны Россия хакимиятләре ни диңгездә, ни төче сулы Эмбага, ни сусыл үлән үскән ерикларына якын җибәрмәгәннәр. Аларның барысы да кайчандыр төп халыкныкы булган да бит югыйсә.

Ә хәзер алар, бу комлыкларда ачтан үлмәс өчен, балыкны да яшереп кенә тотарга һәм арык малларын да яшереп кенә ашатырга мәҗбүрләр.

Һәм картлар, элекке иркен тормышны исләренә төшереп, үзләренең моңлы җырларында үзләренә кайчан да булса ирекле, иркен тормышны кайтаручы Батыр турында хыялланганнар1...
3. КӘРИМОВ МИФТАХЕТДИН
– 1862 елда туган безнең бабабыз сәүдәгәр була. Үзенең шәхси эшен зурайту, үстерү ниятеннән XX йөз башларында Казаннан үзенең яшь хатыны – безнең әбиебез белән бу якларга килеп чыга һәм Каспий яры буендагы Жилая Коса бистәсендә диңгез балыгы промыселын оештырып җибәрә. Шуңа өстәп, эре терлекчелек хуҗалыгын булдыра һәм сәүдә лавкалары, кибетләр ача.

Жилая Косаның үзәк бер җирендә, Олы Базарда, 12 бүлмәле, зур ишегалды һәм балык тозлау өчен, кош-кортлар һәм мал-туар өчен хуҗалык корылмалары, склад бүлмәләре һәм көндәлек товар өчен склад белән ике катлы гаҗәп иркен йорт салып куя.

Аның туганы – үзе белән бергә килгән ике туган абыйсы Химади (Гыймади) Караозек елгасында балык кәсебе белән шөгыльләнә һәм анда балык эшкәртү өчен лабаз куя. Күргән-белгәннәр сөйләве буенча, шәһәрчекнең бөтен үзәк өлешен һәм соңга таба Красноармейская дип аталган янәшә урамның бер почмагын аларның йортлары һәм кибетләре били.

Бабай диңгез, елга һәм коры җир юллары буйлап төрле юнәлешләргә Каспий балыгының байтак төрләрен төяп җибәрә, ә бу якка, беренче чиратта Казаннан, мондагы халыкка кирәк булган китаплар һәм мануфактура, сәнәгать товарлары кайтарта. Һәм билгеле бер вакытка кадәр мөхтәрәм һәм абруйлы кеше була, чөнки ул, балык тоту вакытына гына килми, ә бәлки иң якын туганнары белән биредә төпләнеп кала.

Эшчеләрне дә Әстерханнан ялламый, җирле халык белән эш итә, ягъни үз эшчәнлеге белән бистәне үстерүгә дә өлеш кертә, ә китаплар – басма әдәбият кайтартып, мондагы халыкны мәгърифәтле итә.

70 нче еллар уртасында әбиебезне күрергә дип Гурьевка килгән Жилая Коса кешеләре раславынча, Мифтахетдин Габбар улы Кәримов, үзенең төпле булуы һәм эшкә нәтиҗәле мөнәсәбәте белән танылган шәхес буларак, татар мохитенә генә түгел, бу шәһәрчекнең революциягә кадәрге салмак тормыш тәртибенә дә үзенчәлекле бизәк (колорит) өсти.

Жилой районының танылган сугыш һәм хезмәт ветераны А.Аманбаев аның турында менә ничек яза:

Мөфти атай, өлкәннәр сүзе буенча, безнең төбәк халкы арасында, казахлар арасында гаять зур хөрмәт һәм абруйга ия иде.



Күренекле терлекче булып саналды. Бик күп ат, сыер, көтү-көтү сарык тотты.

Бай булды, әмма карун булмады – Атымтай-жомарт кебек (ислам риваятьләрендәге герой) юмарт булды.

Үзенең терлекче казахларын беркайчан да рәнҗетмәде. Аның терлек караучысы булып Шеркеш нәселеннән Терекбай уллары (Дербис (Каракемпир) тармагы – Макаш хаким нәселе) эшләде. Терекбайның Киюша (агай) дигән улы хезмәте өчен ел саен 100 әр сарык алуы турында искә төшереп сөйләргә ярата иде.

Мөфти атай, һәр җәй саен Җөм (Эмба) елгасы буена зур тирмә куеп, анда ял итәргә ярата, кымыз һәм казахларның башка ризыкларын тәмләп ашый-эчә иде. Казаннан һәм Әстерханнан килгән кунакларын да һәрвакыт җылы каршылый һәм шундый ук мөнәсәбәт илә озатып кала иде”.

Бу һәм башка истәлекләр буенча ул көчле характерлы, бай һәм аягында нык басып тора торган фамилияле кеше була. Бары үз көченә нык ышанган, җитәрлек күләмдә капиталы (байлыгы) булган һәм үзе бара торган төбәкнең перспективасын яхшы белгән кеше генә әле үзләштерелмәгән бу якларга бөтен гаиләсе белән күчеп килергә, аннары хәзерге Стахеев, Леман һәм Нобель үрнәгендә үз капиталын алга таба территориясендә уникаль нефть һәм газ запаслары тупланганы билгеле булган районның табигый байлыкларын үстерүгә кертергә батырчылык итә алган...

Бабайның абыйлары1, әбием әйткәнчә, ул елларда Россия, Урта Азия һәм Казахстанда мәгърифәт һәм мөселман дөньясында шактый танылган була. Алар аерым игътибарга лаек.

Мөхәммәтҗан белән Шәрифҗан Кәримовлар, Уфадагы һәм Казандагы мануфактура һәм сәүдә лавкаларыннан тыш, үз исемендәге типография дә ачалар. Анда мөселманнарның изге китабы Коръән, ул еллардагы мәгърифәтчеләрнең хезмәтләре басыла.

Бертуган Кәримовлар типографиясендә, мәсәлән, бөек казах шагыйре һәм акыл иясе Абайның поэмаларыннан берсе, С.Сәйфуллинның “Узган көннәр” дигән беренче шигырьләр җыентыгы, дини-дидактик, фәнни-популяр, матур әдәбият, публицистик һәм тарихи әдәбият, дәреслекләр, сүзлекләр, газетлар татар, гарәп һәм рус телләрендә басыла. 1901-1917 елларда алар 20 милион (!) данә китап бастырып чыгаралар.

Алар милли татар интеллигенциясенең типик вәкилләре була: татарлар Мәҗлесе утырышларында чыгышлар ясый, Стокгольм һәм Истамбул белән швед, француз, төрек телләрендә язышалар; мөгаен, Казан губернаторы һәм губерна жандарм идарәсе, Казан полицмейстеры күзәтүенә нәкъ менә шуның өчен алыналардыр. Ике туган берничә мәртәбә тентүгә дучар ителә. 1991 елда мин соратып алган Татарстанның Үзәк дәүләт архивы мәгълүматлары моны шулай ук раслый.

Империяләргә милли интеллигенциянең чын вәкилләре, хакимнәрнекенә охшамаган, туры килмәгән карашлы кешеләр бервакытта да яраклы булмаган.

Аларның карашы һәм гамәлләре хакимиятләргә элекке, патша режимында да, яңа, Совет режимында да ярашмаган. Шуңа күрә әбием хәтирәләреннән чыгып шуны әйтә алам: октябрь вакыйгаларыннан соң алар Россиядән Франциягә күчеп китәләр. Сенная (хәзерге Г.Тукай) урамындагы типографияләрендә яңа хакимиятләр инде Казанның РСДРП(б) органы – “Рабочий” газеты басыла башлый...

Әбиебез исә, Кәримова Маһибәдәр, кыз фамилиясе – Дәүләтгәрәева, 1890 елда Казаннан 60 чакрым ераклыктагы Кушлавыч авылында, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга кардәш булган Гәрәй һәм Ганиянең күпбалалы крестьян гаиләсендә туа.

Җиде баланың барысы да – соңлап туган балалар. Әбиебез кияүгә чыгып киткәннән соң, алар да аның артыннан башта Гурьевка, аннары Жилая Косага күченеп киләләр һәм шунда үз гаиләләрен коралар.

Ә менә әбиемнең әнисе күпмедер вакыт Әстерханда үзенең икенче кызы Мөхетдинова Майшәкәрдә яшәп ала.

Шагыйрь Габдулла Тукай белән кардәшлекне әбием һәм башка туганнарның истәлекләре раслый. Мәсәлән, аларның берсе, Бөек Ватан сугышында катнашкан пенсионер Вәкил Мөхетдинов болай дип язган иде:

... без Габдулла Тукайның ерак туганнары, ул безнең авылдан... Г.Тукайны тәрбияләгән икетуган апа аннан соң Гурьевта без Дәү әти дип йөрткән Гыйззәт абыйларда яшәде. Ул минем әтиемне дә (Абдулланы) Казаннан алып килде”.

Үз чиратында Г.Тукай да 1956 елда “Татарстан китап нәшрияты” бастырып чыгарган татар телендәге әсәрләренең 4 томлыгына кертелгән хатларының берсендә (якынча 1902 елда язылган) Гурьевта бай кардәшләренең булуы, аларның 15 сум акча бирүләре һәм аның ярдәмендә мәдрәсәгә кереп, инде укып йөрүе хакында яза...

Язмыш кушуы буенча, безнең әни ягыннан булган икенче бабабыз – 1878 елда Бәшир дигән татар авылында дөньяга килгән Мәхәммәтгариф Габдрәхип улы Тулбаев та хәзерге Казахстан территориясенә килеп чыга.

Үзенең әтисе (безнең бабабызның әтисе булып чыга инде) эзеннән китеп, рухани була. Ул чактагы Россия Империясенең башкаласы Санкт-Петербургта югары дини белем алып, Төркиядә - Истамбулда тәҗрибә туплаганнан соң ул Уральски шәһәренең өч мәчетләренең берсенә - татар тыкрыгындагысына, соңыннан билгеле булганча, указлы соңгы мулла (имам) итеп җибәрелә.

Калган ике мәчетнең берсе Куреньдә, икенчесе Югары Базарда була. Ә ул мулла булган кызыл кирпечтән төзелгән мәчет үзләре яшәгән өйнең янәшәсендә генә була. Яннарында гына Чаган елгасы аккан һәм Ханнар урманы шаулап торган...

Шунда ук, мәчетнең үзендә мәдрәсә дә була. Анда дини фәннәр генә түгел, грамота һәм башка гомуми белем бирүче фәннәр дә укытыла. Дәресләр, дин кушканча аерым алып барыла: малайлар – беренче катта, кызлар икенче катта укый.

Бу мәдрәсәне тәмамлаучылар арасыннан Урал татар интеллигенциясенең үз мөгаллименә олы хөрмәт белән караган байтак вәкиле чыга. Соңыннан, сугыш башлангач, алар үзләренең өлкән сыйныф укучылары белән фронтка китә һәм кайберләре “халык дошманы” рәтләрен тулыландыра...1

Дәресләр үткәрергә ул чакта аңа безнең әбиебез, әниемнең әнисе Тулбаева (Исхакова) Гөлсем Хәби кызы булыша. 1893 елда гади татар гаиләсендә туган әбиебез Уральскига килгәнче, үзе әйткәнчә, Кенәз (?) бистәсендә (хәзер шул ук Көнбатыш Казахстанның Калмыково бистәсе) яши.




4. УНҖИДЕНЕҢ БӨЕК ОКТЯБРЕННӘН КЫРЫК БИШНЕҢ

БӨЕК ҖИҢҮЕНӘ КАДӘР
Әмма 1917 елның Октябрь инкыйлабы минем бабаларым язмышын, миллионлаган кешеләрнеке кебек үк, тамырдан үзгәртә: андагы берничә буынны, гамәлдә бүгенге көннәргә кадәр, хөкемдарлар, хакимнәр каршында хокуксызлыкта тигезләп куя.

1920 елның гыйнварында Жилая Косаны эшче-крестьян Кызыл Армиясе отрядлары алганнан соң, Кәримов Мифтахетдинның бөтен мөлкәте национализацияләнә.

Икенче төрле әйткәндә, Гурьевта яши торган Гыймади абыйсыныкы кебек конфискацияләнми, ә “үзирек тапшырыла”, ул шуңа күрә алга таба сайлау хокукыннан мәхрүм ителми. Ул елларда гаиләнең барлык әгъзасы өчен дә бу хокук иң мөһим фактор була.

Бу урында әлеге елларда Каспий буенда барган тарихи вакыйгаларны ачыклап китү кирәк, дип саныйм.

1917 елның 9 маенда Гурьевта барлыкка килгән эшче һәм солдат депутатлары Советы 1918 елның 23 мартында контрреволюцион казаклар һәм акгвардиячеләрнең хәрби хөкүмәте тарафыннан тар-мар ителә.

1918 елның 9 июленнән 10 июльгә каршы төнендә Пешный ярымутравында Гурьевның беренче совет депутатлары һәм биш Әстерхан делегаты атып үтерелә.

1919 елның мартыннан 1920 елның гыйнварына кадәр Урал буе һәм төньяк Каспий территориясендә үзен Уралның гаскәри атаманы дип игълан иткән генерал-лейтенант В.Толстов режимы урнаштырыла. Элек ул оператив яктан Колчакка, аннан Деникинга буйсына торган була.

1918 елның кышыннан “башкаласы” Гурьевта булган Хәрби диктатураның социаль нигезен Урал казакларының өстен катлавы һәм сәнәгати буржуазия тәшкил итә. Шунда ук инглизләрнең майор О’Брайен җитәкчелегендәге хәрби миссиясе, “Коткару комитеты” һәм “Фронтовиклар союзы” – В.Толстов оештырган хәрби-монархистик оешмалар урнаша. Ул шулай ук инглизләрнең диверсия хезмәте үзәге булып торган Урал-Каспий нефть җәмгыятен дә җитәкли.

1918 елның апрелендә эшчеләрне бастыру өчен Толстов казаклар отряды белән автомобильдә килеп, Доссор промыселларында була һәм кинотеатрда митинг үткәрә. Аннан соң, Гурьев казнасының алтын запасын төяп алып, аны, инглизләр корал, амуниция һәм броневиклар җибәрсен өчен, Бакуга озата.

Әмма Кызыл Армиянең М.Фрунзе җитәкчелегендәге Төркестан фронтының 1919 елның ноябрь – 1920 елның гыйнвар аралыгында үткәрелгән һөҗүм операциясе Толстовның Урал армиясен һәм “Алаш Урда” гаскәрләрен тар-мар итә.

1920 елның 5 гыйнварында И.Бубенец җитәкчелегендәге 25 нче Чапаев дивизиясенең кавалерия бригадасы – Гурьевны, 8 гыйнварда – Доссор бистәсен, 10 гыйнварда Жилая Коса бистәсен ак казаклардан азат итә. Толстовлылар штабы инглиз корабларында Гурьевтан Красноводскига, ә калган акгвардиячеләр, ат менеп диңгез яры буйлап китеп, Төркмәнстан аша Иранга чыга.

Жилая Косаны азат итүдә катнашкан Н.Коноплев ул чакта Совет иленең иң югары бүләге – Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

1920 елның 20 августында В.Ленин һәм М.Калинин кул куйган РСФСР составында “Автономияле Кыргыз (казах) Совет Социалистик Республикасын төзү турында” ВЦИК һәм РСФСР ХКСы декреты казах халкының киләчәге һәм яңа шартларда аның дәүләтчелеген формалаштыру өчен гаҗәп зур сәяси әһәмияткә ия вакыйга була.

Жилая Косадагы инде гадәткә кергән тормыш рәвешен бик тиз җимерсә дә, Совет власте монда, утызынчы елларга кадәр сузылып, зур авырлык белән генә урнаша. Төп авырлык – коммунистларның аз булуы һәм терлекчелек белән шөгыльләнүче җирле халыкның күчмә тормышы.

1920 елда теркәү участогы башлыгы Лещинский:

... кайбер авылларда бүгенге көнгә кадәр Советлар оештырылмаган һәм бернинди дә власть юк.”, - дип яза.

Беренче мәлдә, кызыллар килгән вакытта, биредә 15 коммунист булган булса, 1922 елда партия ячейкасы гомумән таркала. Ул бер елдан соң гына бары өч кеше составында кабат оеша.

Шул ук вакытта шуны да исәпкә алырга кирәк: 1921 елның июнендә безнең төбәкне үз эченә алган Урал губкомы РКП(б)сы Урал бүлеген КАССРдан аеру турындагы мәсьәләне карап тикшерүгә куя. Әмма аны РКП(б)ның Үзәк комитеты Кирбюросы хупламый...

Тиздән Совет власте Казахстан халыкларының киләчәк язмышы өчен мөһим карар кабул итә: 1924 елда Урта Азияне милли дәүләтләргә ызанлап бүлү казах җирләрен берләштерүгә китерә, ә 1925 елның апрелендә халык этнонимы – казах яңадан кайтарыла. Дөрес, русча әйтелеше белән.

1925 елда Жилая Косада партия ячейкасы секретаре, вакытлыча килеп эшләүчеләр арасында бернинди дә пропаганда эшләре алып барып булмый, чөнки алар рус телен белми, шуның өстенә, сезон беткәч, бөтен җирле халык, волость башкарма комитеты белән бергә, далага күчеп китә, аннан кышка гына кайта1, дип хәбәр итә.

Моннан тыш, хуҗалыкларны торгызуга һәм эшләрне башкаруга 20 нче ел ахыры һәм 30 нчы ел башларында котырынган корылык белән ачлык кына түгел, ә бәлки күрше Адай өязе халкының моннан һәрвакыт күп санда терлек куып алып киткән һөҗүмнәре һәм талаулары да зур каршылык булып тора. Бу бәрелешләр 10 ел буе дәвам итә һәм кайчакларда алар җирле халыкны үтерү, хатын-кызларны урлап китү белән тәмамлана.

Шул ук вакытта далада җирле бандалар да хәрәкәт итә: талый, үтерә, җимерә.

Яңа властьлар шулай ук зур авырлык, зур югалтулар һәм һәлакәтләр белән урнаша.

Мәсәлән, 1928 елдан 1931 елга кадәр салым җыю, байларның мал-мөлкәтен конфискацияләү һәм коллективлаштыру барышында биредә районның байтак җитәкчесе – район башкарма комитеты рәисе урынбасары, башкарма комитетының җаваплы секретаре, финанс бүлеге һәм район милициясе башлыклары, терлекчелек бергәлеге хезмәткәре һәм башка вәкаләтле хезмәткәрләр үтерелә.

1928 елның июнь-гыйнвары өчен округ комитетының мәгълүмати хисабында күрсәтелгәнчә, биредә “... иң кыргый, артта калган күчмә хуҗалык халык хуҗалык итү рәвешен үзгәртүгә, аны рациональләштерүгә омтылмый да...”

Шулай булса да, Жилая Косада Совет власте, бөтен җирдәге кебек үк, зур каршылыклар белән, әмма һичшиксез алга таба бара.

Жилая Косада уздырылган Беренче Май бәйрәмнәренең беренчеләреннән булган берсендә Өяз комитеты вәкиле Крапивицкий менә ни ди:

1 майда халык сәгать 12 дә кузгалып китте, барлык предприятиеләр дә җыелу урынына юнәлде, бу йөрештә 1000 гә якын кеше – мөселман, кыргыз һәм руслар катнашты. Бару юлында берничә тукталыш булып, аларда ораторлар чыгыш ясады, хор “Интернационал”ны башкарды.



Йөреш көндезге 4 тә тәмамланды. Шуннан соң балаларны сыйлау, мәктәп бинасында бүләк өләшү тантанасы булды. Балаларның шатлыклы йөзләре барысына да уңай тәэсир итте. Аннары спектакль күрсәтелде, кыллы оркестр уйнады”.

Тиздән биредәге барлык балык промыселлары берләштерелеп, беришесе – Урал-Каспий трестына, икенчеләре балык сәнәгате буенча кредит ширкәтенә кертелә.

1930 елның 9 февраленә районда 121 хуҗалыкны берләштергән 4 балык тоту колхозы оеша, аның өчесе – Жилая Косада, берсе Прорвада була.

Авыл хуҗалыгы артельләрен торгызу эшләре дә бара. 1928 елда конфискацияләнгән 431 хуҗалык базасында 1785 кешене үз эченә алган 30 колхоз оеша.

1934 елга халыкның инде 89,6 проценты колхозларда була.

Жилая Коса районының булачак нефть мәйданнарында (аның территориясендә киләчәктә дөньядагы иң зур нефть-газ ятмаларының берсе – Тенгиз ятмасы ачыла) зур тизлек белән разведка-эзләнү эшләре алып барыла башлый. Ул чакта әле Казахстанның иң беренче ятмасы Карашунгул, аннары Каратон, Иманкара һәм Коечагыл ятмалары була, 1932 елда алардан нефть фонтаны бәреп чыга1.

Районның Совет власте җирле халыкны грамоталы итү өчен зур көч куя.

Әгәр 1920 елда укый-яза белгәннәрнең саны бары 3 процент кына булган булса, 1926 елда исә бу күрсәткеч 19,4 процентка җитә. Хатын-кызларның белемлелеге чик дәрәҗәдә түбән була.

Ул елларда киң таралган мәдәни-агарту учреждениеләре – уку йортлары (изба-читальня) һәм кызыл юртлар, шулай ук “Наданлыкны бетерик” дигән оешма.

1928 елда биредә мәктәп яшендәге бөтен баланың 13,1 проценты гына укыса, 7 районда беренче баскыч мәктәпләр саны бары 4 кенә булган булса, 1932 елда исә беренче баскыч мәктәпләр 39 га җитә. Өстәвенә 5 балалар бакчасы, 5 акушер-фельдшер пункты, 4 клуб, 2 хастаханә һәм 1 даруханә ачыла.

Безнең бабабыз, Кәримов Мифтахетдин, яңа власть урнашкач, ни җәмәгать тормышында, ни икътисадый тормышта катнашмый. Үз гаиләсен ничек тә туйдыру өчен ат белән кеше ташучы (извозчик) булып эшли. 1932 елда шунда ук, Жилая Косада ул дүрт баласын: Әдһәм, Гөлбахрам, Гөлчирә һәм кече улы, минем әтием Әкрәмне калдырып үлеп китә.

Сүз уңаеннан: Казанның соңгы ханы, Сөембикә ханбикәнең абыйсы Али Әкрәм2 була. Ә безнең әбиебез, алар турында күп нәрсә белгәнгә, ханбикә турында да, Мамай хан турында да, Кушлавыч аылы, гомумән, Совет заманына караганда, инкыйлабка кадәрле тормыш турында күбрәк сөйли иде.

Гражданнар сугышы елларында Уральскида да давыллы, даулы вакыйгалар булып тора: шәһәр берничә мәртәбә әле “кызылларга”, әле “акларга” күчә. Аннан китә коллективлаштыру, индустрияләштерү һәм “халык дошманнары” белән көрәш.

Руханиларны, дин әһелләрен Сталин режимы күпләп репрессияли башлагач, Тулбаев Мөхәммәдгариф, Уральскидагы пединститутта гади каравылчы гына булып эшләсә дә, Көнбатыш Казахстан өлкәсе буенча НКВД идарәсе тарафыннан кулга алына.

1940 елның 23 октябрендә, Советка каршы сүз сөйләде дип, ул чакта инде көйләнгән гадәт буенча кемнеңдер эләге белән аны төн уртасында өеннән алып китәләр.

Аннары СССР НКВДсы каршындагы Махсус киңәшмәнең 1941 ел, 21 май карары белән сәяси сәбәпләр аркасында (58 ст. – 10.1 кисәк), ягъни “халык дошманы” тамгасы белән Тулбаев Мөхәммәдгариф аралашу, язышу хокукыннан мәхрүм ителеп, Үзбәкстанга 5 елга сөргенгә озатыла. Анда ул 1942 елның 28 гыйнварында Үргәнеч шәһәрендә үлә. Уральскида биш баласы – Рафик, Фоат, Рауза (безнең әниебез), Әминә, Әсма ятим булып кала.

Бары тик 1964 елның 16 ноябрендә генә Уральскиның өлкә суды Президиумы карары белән СССР НКВДсы каршындагы Махсус киңәшмә чыгарган элекке карары гамәлдән алынып, безнең бабабыз үлгәннән соң аклана һәм, аның эшләрендә җинаять составы булмау сәбәпле, җинаять эше туктатыла.

Җирле хакимият исемнәре үзгәртелгән Г.Тукай һәм 8 Март урамнары почмагындагы аның мәчетен башта склад, аннары ФЗУ (фабрика-завод училищесы) итә... Монда әле берара милли-кулланма сәнгать мәктәбе дә булып ала, ә хәзер ул бөтенләй ташландык хәлендә.

Нәтиҗәдә Тулбаев Гариф әлеге мәчетнең соңгы имамы булып кала...

Безнең белемле, эшлекле һәм үз Вакытының алдынгы карашлы, зыялы (цивил) затлары булган менә бу ике бабабыз яңа власть “булышлыгы белән” берсе – олаучы, икенчесе каравылчы булып эшләргә мәҗбүр була.

Алар бер-берсен беркайчан да белмәгән, күрмәгән һәм киләчәктә дә күрергә насыйп булмаган, бер баласының туенда да күңел ачмаган, оныкларын, ягъни безне, алларына утыртып сөймәгән, сөя алмаган. Алар балаларының, безнең әти-әниләребезнең, үзләре дә сизмичә, белмичә, бер-береннән шактый аерылып торган, шул ук вакытта халкыбызның шундый охшаш генеалогик тармакларын берләштергән никахларыннан соң туган шушындый язмышлар бәйләнешен һәм хәлләрне хәтта күз алдына да китерә алмаганнар...

Безгә, аларның улларына, ниндидер нәрсәнедер сайлап алырга насыйп булыр, мөгаен...

Ике гаиләдә дә аңа кадәр дә, аннан соң да өйдәгене тышка чыгару түгел, хәтта, без – балалар үсеп җитми торып, үткәннәр турында гомумән еш сөйләмиләр һәм искә төшермиләр иде. Репрессияләр куркынычы, яңадан “халык дошманы”1 рәтендә булу мөмкинлеге һәм тормыш юлындагы башка куркынычлар акрын-акрын буыннар бәйләнешен өзә килде...

Боларның һәммәсе дә соңрак булды, ә хәзер яңадан сугыш алды елларына әйләнеп кайтыйк әле.

Утызынчы еллар – Сталинның “коммунистик” идеяләрдән акыллары зәгыйфьләнгән бандитлар өере идарәсе елларында үз иленең миллионлаган һәм бер гаебе дә булмаган гражданнары корбан ителә.

Шуның белән бергә, хакимлек иткән бәндәләр унҗиденченең Октябреннән соң дөньякүләм кешелекнең иң гуманлы идеясен – социаль гаделлек җәмгыяте төзү идеясен дискредитацияләүне дәвам итте, һәм инде хәзерге юлбашчы һәм хакимнәребез уртак көч белән, беренче чиратта, үзләренең булдыксызлыгы, наданлыгы аркасында аны тупикка кертте...

Совет Казахстанында бу чор Голощекин репрессияләре еллары буларак билгеле. Моннан тыш, югарыда әйтелгәнчә, республикада моңарчы күрелмәгән масштабта җир өстен боз элпәсе каплап алганга ашатырга азык булмаганлыктан, терлекләр кырыла. Аулларда көчләп колхозга кертү сәясәте яңадан миллионлаган кешене теге дөньяга алып китә.

Шуның өстенә, төче сулы Җөм (Эмба) елгасы сусыз калып, Каспий диңгезе дә кешеләрдән кинәт кенә чигенә, китә башлый. Балык запасларының шулай ук кинәт кимүе һәм эчә торган су чыганакларының югалуы, бетүе Жилая Косаның бушап калу сәбәпләренең берсе була. Косчагыл нефть промыселын сәнәгати үзләштерү башлангач, үзенең элекке административ һәм икътисадый әһәмиятен бөтенләй югалта2.

1935 елның маенда ВКП(б) Үзәк комитеты Политбюросы әгъзасы, азык-төлек промышленносте буенча халык комиссары А.Микоян, Жилая Косага килеп, кибеп бара торган елганы китеп бара торган диңгез белән тоташтырырга тырышып карауны тәкъдим итә. Әмма аның инициативасы белән төзелгән 4 чакрым озынлыгындагы “Микоян каналы” да инде ярдәм итәрлек булмый...

Шул арада Сталинның 1936 елда кабул ителгән СССР Конституциясе нигезендә Казахстан АССР союздаш республикага әйләнә, ә 1938 елның гыйнварында Гурьев өязе өлкә статусын ала1.

Шул ук 1938 елда район үзәге Жилая Косадан Косчагыл эшчеләр бистәсенә күчерелә. Ул вакытка инде анда суүткәргеч сузылган була; Орск шәһәренә кадәр уздырылган нефтьүткәргеч тә шуннан башланып китә.

Жилая Коса районының киләчәге – балык тармагында түгел, ә нефть сәнәгатен үстерүдә икәнлеге инде көн кебек ачык була.

Өлкән уллары Әдһәм РККА сафларына хезмәткә алынгач, Абдулла Мөхетдиновлар ярдәмендә Кәримовлар өлкә үзәге – Гурьевка күченеп китә. Аның Эмба яки Бохара ягына – Урал елгасы аша тимер субайларга салынган үзәк күпер белән янәшә, уртасында һәйкәле торган Киров мәйданына килеп урнаша.

Элекке тыныч тормышның яңалар килгәч башланган тентүләрдән һәм күченүләрдән шул көннәрне хәтерләтеп торучы шаһиты, төгәлрәге, кыйпылчыгы булып авыр имән комодлар, зур көзге һәм патша заманында ясалган төрле савыт-саба, асылма телендәге данлы аббревиатурасы, циферблатындагы латин (рим) саннары белән Алманиядә эшләнгән стенага эленә торган акчычлы сәгате могҗиза белән сакланып кала. Әле тагын – безне генә түгел, шактый гаиләне авыр елларда суыктан һәм ачлыктан саклап калган бөтен дөньяга танылган Zinger тегү машинасы, әбиебез әниемә бүләк итеп биргән кызылсу алтыннан ясалган күбәләк рәвешендәге брошка. Соңрак аны урладылар, ә хәзер ул бары тик фоторәсемдә генә саклана.

Озак та үтми, Икенче бөтендөнья сугышы башлана. Бу ике гаиләнең өч өлкән баласы илне коточкыч фаҗигадән – фашистлар хакимлегендә калудан азат итәргә китә. Калган балалар һәм өлкәннәр тылда хезмәт итә.

Тик Ватанны саклап ут эчендә йөргән абыйларның икесе, кайгынамәләрдә күрсәтелгәнчә, геройларча һәлак була.

Капитан Әдһәм Мөфти улы Кәримов1 1944 елның 7 июлендә Белоруссияне азат иткәндә һәлак була. Аның әле егерме сигезе дә тулмый кала...

1944 елның 24 октябрендә сугышка алынган, сугышлар белән Симферополь һәм Севостополь шәһәрләрен үткән, Румыниянең Тульчи шәһәренә барып җиткән Кара диңгез флотының икенче статья старшинасы, егерме яшьлек Фоат Гариф улы Тулбаев стратегик объект – маякны Бандера бандасы һөҗүменнән саклаганда 1948 елның 1 гыйнварында һәлак була.

Фронттан 1947 елда бары тик шәфкать туташы Тулбаева Рафика гына кайта. Аңа Урал хәрби госпитале составында союздаш өч держава башлыгының күпләргә билгеле Ялта Конференциясе вакытында Кырымда булырга туры килә. Нәкъ шул көннәрдә, Левадиядә йөргәндә, ул АКШ президенты резиденциясендә инвалид коляскасындагы Ф.Рузвельт белән күзгә-күз очраша.

Әле сакчылары да шунда була.

Шул ук Ялтада, эсминецта эзләп табып, абыйсы Фоат белән соңгы тапкыр очраша...

Ниһаять сугыш тәмам.

Бу дөньядан әтиләрен югалткан әлеге гаиләләр, инде өлкән улларын да югалтып, тагын бер кат ятимлек ачысын татый.

Нинди генә батырлык күрсәтмәсеннәр, алар турында – Икенче бөтендөнья сугышы солдатлары Кәримов Әдһәм, Тулбаев Фоат һәм Тулбаева Рафика турында рәсми хакимиятләр беркайчан да, беркайда да искә дә алмады, сөйләмәде дә, язмады да.

Алар, Ватанны сакларга киткәннәр, үзләренең изге эшләрен эшләп, мәңгегә эзсез югалды.

Аларга һәлак булган, репрессияләнгән яки тылда гарипләнгән гаиләләр рәтеннән дәүләт тарафыннан нинди дә булса компенсация турында сүз дә булмады хәтта. Элек совет хөкүмәте игътибар итмәгән булса, хәзер Казахстанныкы да шундый мөнәсәбәттә.

Биредә бу хакта ниндидер Карарлар һәм Указлар кабул ителде ителүен, әмма алар сугышта катнашучыларның нигездә югары даирәләрдәгеләренә яки инде дөньядан киткәннәргә, инде берни дә кирәкмәгән затларга гына карый.

Шуның өстенә, бәлки алар биредә чыгышына, милләтенә, партиядә тору-тормавына карап, һәрвакыттагыча алдан билгеләнгән (геройларның берсе дә беркайчан да партиядә тормаган, соңгы сугышка кергәндә дә, һәлак булган очракта, барысы да үзен коммунист дип санауларын теләмәгән икән), ә бүгенге көндә хакимлек итүчеләр белән үзара туганлык, дуслык, симпатия һәм башка элемтәдә тору-тормавына карап әвәләнгән һәм хәзер дә әвәләнеп торучы Геройларның образларына туры килеп бетмәгәндер...

Бары тик минем әти-әнием, Әкрәм Мифтах улы белән Рауза Гариф кызы Кәримовлар гына, үзләренең гомерләре белән фашизмнан киләчәк тыныч тормышны тартып, яулап алган бу каһарманнарның истәлеген хөрмәтләп, дүрт улының өчесенә (миннән кала) аларның исемен - Әдһәм, Фоат һәм Рафик дип кушкан.

Бары 50 (!) елдан соң гына аларның исемнәре Хәтер китабына язылып куелды: берсе - Атырау (элекке Гурьев) шәһәрендә, икенчесе – Уральски шәһәрендә. Шуның белән бетте – вәссәлам. Кызганыч, бу вакытка аларның ни әниләре, ни Рафика апа, ни минем әтием бу дөньяда юк иде инде, шуңа күрә алар бу хәлләрне белми калдылар...

Ә бит кара кайгы китергән хәбәрнамәдә алар турында, социалистик Ватан өчен сугышта биргән антларына туры калып, батырлык һәм каһарманлык күрсәтеп, хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды, дип язылган. Рәсми хәрби башлыкларның куллары куелып, мөһер сугылган раслама бит ул. Аларның дошманны илдән сөрү өчен гомерләрен аямыйча сугышуына кире кагылмаслык дәлил ләбаса. Алар кебек башка бик күпләрнең рәнҗешеннән, хәтта бүгенге көнгә кадәр күмелмичә, сөякләре бөтен җир өстендә таралып, сибелеп яткан һәм ике дә уйламыйча шуларны таптап йөргәннәргә яисә таптатып йөрткәннәргә шулай ук рәнҗешле җаннар каргышыннан дөнья яман якка үзгәрмәс микән?!

Безнең әбиләребез, сугышта улларын югалтканнан соң, җан ярасы гына түгел, тән “ярасы” да ала: берсе сукырайса, икенчесе чукраклана.

Кәримова Маһибәдәр эвакуацияләнгән хәрби кыр госпиталендә санитарка булып эшли. Гурьев шәһәрен Гитлер авиациясе бомбага тоткан бер мәлдә ул ишетми башлый.

Фельдмаршал Ф.Паулюсның Германия гаскәре Иделнең түбән агымына, Гурьев белән Уральски өлкәләренә якынлашкан чакта була бу хәл. 500 чакрымга сузылган бу ара Совет Армиясенең Фронтка иң якын торган тылы өчен гаять зур хәрби-стратегик роль уйнаган Сталинград фронты чиге булып кала.

Безнең нефть төбәге ул чакта фронт алды режимында эшли башлый. Биредә компартиянең Гурьев өлкәсе комитетының беренче секретаре М.Бекжанов1 җитәкчелегендә шәһәрнең саклану комитеты төзелә.

Сугышның беренче айларында ук монда диңгез юлы белән 57 мең кеше эвакуацияләнә, бер елдан соң – тагын 35 мең. Әстерханнан бик күп йөк, диңгез суднолары һәм нефть тутыру баржалары җибәрелә, шулай итеп, резерв порты төзелә башлый. Гурьевта Каспий флотилиясенең Әстерхан хәрби-диңгез базасы, эвакуацияләнгән машиналар төзү, механика һәм суднолар ремонтлау заводлары, тегермән урнаштырыла.

Биредә дөньяда беренче тапкыр диңгез буйлап цистерналарда нефть ташу ысулы кулланыла. Аннан соң 441 нче Союз заводы (бүген – АНПЗ) төзелә башлый, Эмба районында дошман десанты тар-мар ителә, ә соңга таба Гурьев халкы Орлов өлкәсен җимерелгән хуҗалыкларын торгызу буенча шефлыкка ала...

Уральски өлкәсендә Сталинград фронты Уральски-Урбах тимер юлы участокларында урнаша, биредә хәрби-кыр оператив аэродромнары, госпитальләр, хәрби заводлар, училищелар булдырыла, истребительләр батальоннары оештырыла, хуҗалык итү тәүлек әйләнәсендә фронтны бар нәрсә белән тулысынча тәэмин итүгә юнәлдерелә.

Һәм шул чакта безнең икенче әбиебез Тулбаева Гөлсем көне-төне туктаусыз тегү тегүдән тулаем диярлек сукырая...

Билгеле, бүгенге көндә тиз хәтердән чыккан ул елларны, Сталин репрессияләре елларын, кешеләрнең хәтта үз шәүләсеннән куркып яшәгән елларны күз алдына китерү авыр. Совет халкының бөтен яшәеше нигездә исән калу өчен көрәштән гыйбарәт иде.

“Халык дошманы” дип аталганнарның гаиләләренә тагын да авырга туры килде.

Мәсәлән, Уральскиның пенсия фонды хезмәткәрләре, 1948 елның мартында “халык дошманы” Гариф Тулбаев гаиләсенә аның улы Фоат Тулбаевның геройларча һәлак булуы турында кайгынамә килгәч, “катлаулы” хәлдә калалар. Бер яктан, туендыручысын югалткан анага пенсия түләргә тиеш кебек, ә икенче яктан – “дошманнар”. Үзләренә проблема ясамас өчен аларны учреждениеләре бусагасыннан үткәрмәскә дигән карарга киләләр...

Шулай ярымач хәлдә, кимсетүләрне, рәнҗетүләрне дәшми-тынмый гына үткәреп җибәрә-җибәрә яшәгәндә, унике яшьлек Асия Тулбаева, беркемгә берни әйтмичә, бу турында СССР Югары Советы Президиумына бөтен кешегә дә таныш булган: “Мәскәү. Кремль. Шверникка” адресы белән хат язып җибәрә. Алтынчы сыйныф укучысының менә шундый тәвәккәл адымы гына Уральскиның җирле хакимиятләренә тәэсир итә. Икенче караганда, бу хәлнең фаҗигале төстә бетүе дә ихтимал иде.

Менә шул рәвешчә, ирсез калган ялгыз аналар – сукыр калган һәм чукракланган әбиләребез сугыштан соң берүзләре балаларын аякка бастырып, ягъни үстереп һәм тәрбияләп, әле оныкларына да нәрсәдер биреп калырга өлгереп, дәшми-тынмый гына үз гомерләрен үткәрделәр һәм бу дөньядан тыныч кына китеп тә бардылар.

Алар соңгы көннәренә кадәр ике шәһәрдә дә яшәүче Казан татарлары арасында зур ихтирам казанып яшәделәр, ә Тулбаева Гөлсемне Уральскида әле хәзер дә хөрмәт белән Абыстай дип искә алалар.

Безнең хәтергә алар менә шундый булып кереп калдылар...

Икенче бөтендөнья сугышы темасын тәмамлап һәм аңа карата Кәримовларның һәм Тулбаевларның мөнәсәбәтен белдереп, Гитлер фашистларына каршы сугышта үз өлешләрен керткән башка туганнарымның да исемен атап үтәсем килә. Менә алар:

Кәримов Шәриф – яраланып госпитальдә ятканнан соң хатыны Клавдия белән Гурьевка кайтты, ЗКГУ да эшләде;

Кәримов Шакир – сугышта кулын өздереп кайтты, Ырынбурда яшәде;

Кәримов Мәннаф – ут чолгап алган танкта контузия алды, Гурьев өлкәсенең Күл-Сары бистәсендә яшәде;

Рәшит һәм Ришат Тулебаевлар – сугыштан соң Үзбәкстанга киттеләр;

Мөхетдинов Вәкил – фронттан кайткач, Джамбул шәһәренә китеп урнашты;

Исенбаев Ярулла – сугыш башланганда Ерак Көнчыгышта иде. Гурьев шәһәрендә Петровский исемендәге заводта балта остасы булып эшләде;

Исимбаев Әшрәф – Ленинградның мәшһүр “Тормыш юлында” шофер, Гурьевта1 да шофер булып эшләде;

Мингалиев Салих – берничә мәртәбә дошман тылына җибәрелә, зур хәрби һәм хезмәт биографиясенә ия шәхес. Озак еллар Мәскәүдә Лихачев исемендәге завод – ЗИЛның генераль директоры урынбасары булып эшләде...



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   9   10   11   12   13   14   15   16   ...   21




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет