II. КҮККӘ БАСКЫЧ
Һәр чәршәмбе, кичке унынчы яртыда, “Ригонда” радиоласы янына иркенләп утырып, түземсезлек белән 31,7 метрлы кыска дулкын диапазонында Билл Чейзның танылган “Open Up Wide” джаз композициясенең яңгырый башлавын көтәм.
Һәм ниһаять:
“Сәлам. Вашингтоннан “Америка авазы”. Микрофон алдында – Юрий Осмоловский. Популяр музыка. Концерт-Берне башлыйбыз...”
“Америка Кушма Штатлары. Вашингтон, дистрикт Колумбия, 20044 нче бокс. Концерт-Бер яки Ике”...
Алгычтагы ешлык каядыр китеп югалса яки шул ешлыкта башка авазлар яңгырый башласа, тагын да игътибарлырак тыңларга ябышасың...
Чынлап та, гомуми һәм тоталь мәгълүмати вакуум чорында җитмешенче еллардагы Совет яшьләре арасында Вашингтоннан яңгыраган әлеге популяр музыкаль тапшыруны кем хәтерләми икән?..
Яисә Ирина Левитина белән Шари Бэклның һәр шимбә яңгырый торган “Бию программасы”н?..
Җитмешенче елларның беренче яртысында әлеге язмалар өчен яшел тышлы блокнотым гына булса, ә аның урталарында инде мәктәпнең “Яуза” дигән катушкалы магнитофонын, ә аннары үземнең, өйдәге, “Снежеть” дигәнен әзерләп куя идем.
Дөрес, музыка белән танышуның башка чыганаклары да бар, тик алар Осмоловский тапшыруларына якын да килми – аның рок музыка өлкәсендәге барлык мәгълүматы да чын дөреслеккә туры килә, тапшырулары да оператив була иде.
Ул чактагы рәсми совет чыганаклары арасында Виктор Татарскийның ял көнге “Запишите на Ваши магнитофоны” (“Магнитофоннарыгызга яздырыгыз”), Вячеслав Осокинның “На всех широтах” (“Барлык киңлекләрдә”) дигән радиотапшырулары, басмалардан: “Новое время”, “Ровесник” журналлары, полякларның “Панорама” журналы, “Кругозор”га өстәмәләр”, “Мелодия” фирмасының аноним башкаручылар белән (җырның исемен атагач, гади генә итеп, “вокаль-инструменталь ансамбль” дип кенә әйтелә иде) язылган күпләргә билгеле кечкенә грампластинкалар сериясе бар иде.
Алтмышынчы еллар ахыры – җитмешенче еллар башы чынлап та тетрәндергеч, чын-чынлап фантастик музыкаль шартлау, рок музыкада бер-бер артлы төрле һәм кабатланмас юнәлешләрнең туу чоры булды.
Аларны санап чыгу гына да күп нәрсә турында сөйли. Мәсәлән, фолі-рок, кантри, блюз-рок, джаз-рок, авыр, җир асты, металл, глиттер-рок, арт-рок, панк-рок, прогрессив, рухи, симфо, техно-рок һәм башкалар; музыкаль агымнарның төрле катнашмалары һ.б. да киң таралган вакыт иде ул. Алар арасында рок-операны, рок-мюзиклны күрсәтергә була. Рэггей, диско һәм яңа дулкыннарны да кертеп, нәтиҗәдә алар җитмешенче елларның финишы булды.
Шуның өстенә, һәр төркемнең үз стиле, кабатланмас яңгырашы, вокал, имиджы бар иде, ахыр чиктә алар рок музыкада тулы бер чорны тәшкил итте.
Ул еллар - гаҗәп күңелле һәм кызыклы еллар иде: сине кызыксындырган төркемнең яңа язмаларын түземсезлек белән көтәсең, ә ул, чынлап та, рок музыкада нәкъ менә бу юнәлешне үстерүдә алга таба баруы белән таң калдыруы сәбәпле, синең бу көтүеңне, ышанычыңны аклый...
Сүз дә юк: Рок Музыка үсешендә 1969 елда иң зур һәм легендар фестиваль үткәрелгән Нью-Йорктан 120 чакрымдагы Вудсток дигән зур булмаган сөт фермасы бер борылыш ясады. Андагы фурор рок башкаручыларның иҗади музыкаль фикерен әле тагын унъеллап тайпылышсыз алга этәрде.
Җыеп әйткәндә, бу – ниндидер сәер һәм гипнозланган кебек аңлатып бирә алмастай бер халәт иде, чөнки миллионлаган кеше әлеге музыкадан исәрләнеп йөрде...
Иң мөһиме: үзенең табигате белән төрле музыкаль стиль һәм юнәлешләрнең катнашмасы булган, төгәл ритм белән драматик вокалга нигезләнгән рок музыка ни өчен күпмиллионлы аудиторияне тиз арада яулап ала алды, чөнки рок музыкантлар әлеге музыка аша үзләренең уй-фикерләрен, идея һәм хисләрен, әйләнә-тирәгә үзенең карашын белдерде, ягъни бу – яшьләрнең үзен күрсәтүдә яңа һәм үзенчәлекле чара булды.
Ул елларда безнең чагыштырмача кечкенә, барысы өчен дә ябык Гурьев шәһәрчегенә кайдандыр, нинди юллар беләндер әүвәл магнитофон язмаларының (сыйфаты әһәмиятле түгел иде), ә аннары грампластинкаларның үзләре (Beatles, Rolling Stones, Deep Purple һ.б.) күренә башлавы мине бик гаҗәпләндерә иде.
Тим Райс һәм Эндрю Ллойд Уэбберның “Иисус Христос – Суперзвезда”...1 рок операсы чын-чынлап ачыш һәм өермә булды.
Ул чакта мин: килер бер көн, билгесез бер җирдә түгел, нәкъ менә милли социализм, сыра фетнәсе һәм Европаны бүлергә керешкән Мюнхен пакты ватаны Бавариянең башкаласы – (ул чакта безгә дошман) “Ирекле Европа” радиосы сөйләп торган, дөньяның Франц Беккенбауэр белән Герд Мюллер җитәкчелегендәге иң яхшы командасы уйнаган, Silver Convention белән Boney M һәм “Мюнхен стиле” яки диско-музыка барлыкка килгән Мюнхен шәһәрендә, музыкага кагылышлы бар нәрсә дә булган “World of Muzic”ка кереп, теләсә кайсы төркемнең теләсә нинди компакт дискын, барлык башкаручылар һәм аларның бөтен дискографиясен, ягъни бөтен заман һәм буыннар музыкасын сайлап ала алырмын дип күз алдына китерә ала идемме?..
Дөрес, буең җитмәстәйгә дә үрелергә һәм рок музыка турында, аңа кагылышлы төрле әдәбиятны файдаланып, ни билгеле булса, барын да сөйләп бирергә дә мөмкин булыр иде, әмма мин, композицияләре үз вакытында кеше җанының иң тирән почмакларына да төшеп, бүгенге көнгә кадәр чынлап та югалмас эз калдырган төркемнәр һәм башкаручыларга гына тукталам, чөнки аларны искә алганда ул елларның идея һәм уй-фикерләрен кабат тергезү генә түгел, кайчандыр үзең дә булган шул дөньяга кире кайтырга мөмкин...
Нинди бәхет: мин әлеге фантастик музыкаль шартлауның иң бөек ноктасына җиткән вакытына туры килдем. Аны бернигә дә тиңләп булмаслык нурланышы белән галәмне балкытучы һәм бу мизгелдә әлеге бушлыкның, салкынлык, тынлык һәм караңгылыкның чиксез киңлегендә кеп-кечкенә ком бөртегендәге безнең барыбызның да бәгырен үтәли кисүче гаҗәеп якты һәм өр-яңа балкыш белән генә чагыштырырга мөмкин булыр иде...
Иманым камил: алтмышынчы еллар ахыры – җитмешенченең беренче яртысы иҗади яктан узган һәм алдагы унъеллыкларның барысыннан да өстен тора. Алар белән чагыштырып та булмый хәтта.
Бер уйлаганда, шул ук алтмышынчы белән илленче еллар җитмешенченең нигезен төзи дә инде. Алардан башка берни дә була алмас иде.
Әлеге еллар чын-чынлап бөтен XX йөз музыкаль иҗатының иң биек ноктасы булды.
“Музыка Киләчәккә юл яра...
Бер көн килер, пулялар истәлекләр өлкәсенә күчеп китәр.
Бүгенге көндә без яши торган көндәлек пычрак дөнья, рухи дөнья белән чагыштырганда, океан янындагы бер вак хәшәрәт кебек. Ә Океан – безгә билгеле булган иң зур тереклек иясе.
Бу дөньяга илтә торган юлларның берсе – Хакыйкатькә туры карау...
Рухи дөнья – бар нәрсәне чагылдырган атмосфера кебек. Бу атмосфера үзен музыка аша танып белергә, тоемларга мөмкинлек бирә, чөнки Музыка – үзенең табигате белән рухи күренеш.
Ул – океан дулкыннары кебек. Сез океанның бер дулкынын кисеп алып өегезгә алып кайтып куя алмыйсыз, чөнки ул – даими хәрәкәттә. Әлеге хәрәкәт җирне электр энергиясе белән кора.
Музыка һәм хәрәкәт – кешегә хас, кешегә бәйле нәрсәләр...
Музыка күктән төшә, кешеләр исә музыка белән аның сафлыгына күтәрелә. Әлеге табигый биеклектән кире төшкәндә, алар үткенрәк күрәләр, икенче төрле сиземлиләр, үзләрен борчыган нәрсәләрне, авырту-газапларны оныталар һәм башка кешеләргә дә авырту, борчулар сала алмыйлар. Шул чакта, фикереңне ничек тупларга, хаталарыңны ничек ачыкларга, аларны ничек төзәтергә, дип уйлый башлыйсың...”1
Сүз дә юк: һәр Вакыт өчен үзенең кабатланмас композицияләре булды һәм була тора. Алар, дистәләгән еллар үтү белән, нәкъ менә шул Вакытны, шул Чорны тасвирлый. Бүгенгене дә, еллар үткәч, үз “мелодияләре”, дөресрәге, яшьлектәге мелодияләре аша искә алырлар.
Менә мин дә, Бу Дөньяда Минем Заманның РОК МУЗЫКАСЫН тасвирлау өчен биш популяр төркемгә тукталасым килә.
... Бервакыт туксан өченче елның Мюнхен көзе кичендә, “World of Muzic”ка кергәч, инде бөтенләйгә онытылган Shoking Blue язмаларын ишетеп таң калдым.
Мин, Европа үзәгендә басып торган килеш, соңгы мәртәбә моннан егерме ел элек (!) ишеткән Голландия квартеты музыкасын тыңлыйм һәм шул мизгелдә ерактагы туган шәһәрем Гурьевны, сентябрьнең җылы көнен, Киров мәйданындагы өебез ишегалдындагы “Восход” мотокциклын, кара йөземнең өлгергән тәлгәшләрен, “Юпитер” магнитофонын, акрын гына әйләнеп торучы бабинаны, тулы составтагы гаиләбезне һәм, ул чакта миңа тоелганча, безнең барыбыз өчен дә алда торган мәңгелек тормышны күрдем...
Кыска гына, әмма төгәл тәмамланган композицияләр, беренче аккордларыннан ук бөтереп алып һәм аны эчке “Мин”нең иң тирән катламында бетмәс сагыну-сагыш белән төреп, әйтерсең лә җаныңны актарып ташлый. Бу халәткә сине Маришка Вереш вокалы төшерә...
Тыңларга гына кирәк – барын да шундук аңлап аласың.
... Әйтергә кирәк, үзләренең совет тыңлаучыларын Иске Дөнья төркемнәре белән әлләни “иркәләмәгән”, һәм бары тик Төньяк Америка башкаручыларына гына өстенлек биргән Левитина/Бэкл музыкаль программаларыннан аермалы буларак, Юрий Осмоловский, киресенчә, эфир вакытын еш кына Британия рогына, ул Вакытның алыштыргысыз лидерларына багышлый иде.
Һәм бермәлне, җитмешенче еллар башында, “Америка авазы” дулкыннарында Led Zeppelin башкаруында рок классикасына әверелгән “Immigrant Song” һәм “Black Dog”, аннан соң “Свинцовый дирижабль”нең “Starwey To Heaven” дигән искиткеч композициясе яңгырады (аның кассетасын мин Киевтагы дустым Олегтан алган идем)...
LED ZEPPELIN – авыр блюзның ярымакустик, нервларны параличлаучы композицияләре. Роберт Плантның тора-бара психологик тирәнлеккә төшә торган вокалы белән җанны кыл кебек суырып тартып чыгаручы һәм өзгәләүче, кисәкләргә телгәләүче каты, рәхимсез хард-рокка күчә...
Бер сүз белән әйткәндә, күккә алып менә торган баскычны һәм шул баскычтан үрмәләп менүче җаныгызны күз алдына китерегез – Led Zeppelin шул була инде.
Әгәр Led Zeppelin һәм шундый ук Black Sabbаth кебек төркемнәр өметсезлек, сагыш һәм котылгысызлыкка салса, the BEATLES исә, киресенчә, яхшылык, наз һәм ышаныч уята.
Ливерпульдә оешкан әлеге Бөек Квартет (Дүртлек) турында бик күп әйтелде һәм язылды, мин инде ни дә булса өстәргә батырчылык итмим.
Бу урында музыкантларның үзләре позициясеннән, кешелекнең музыка хәзинәсенә мәңгегә кереп калган әсәрләрнең авторлары позициясеннән карау мөмкинлеген биргән үз сүзләренә тукталып үтәсем килә.
Гомумән, тулы ышаныч белән шуны әйтергә мөмкин: XX йөз – атом төшен бүлү һәм атом энергиясен тудыру, кешенең космоска очуы һәм Айга төшүе, электроника һәм мәгълүмати технологияләрнең үсүе, кешелекнең башка эпохаль казанышлары белән беррәттән, тормышыбызга килеп кергән “БИТЛЗ” рок музыка төркеме кебек феноменаль күренешнең тууы белән дә танылды.
“Ак альбом”ның дөньяга чыгуына бәйле (1968 елның ноябре), Джон Леннон болай дигән иде:
“Әйбәт җырлар, әмма мөкиббән китәрлек түгел...
Мин үзебезнең музыкага башкалар аны артык җитди кабул иткәнгә шулай битарафтыр, мөгаен. Ошыймы – шул җиткән, әмма аны күкләргә чөеп мактауны, аннан әллә нинди бөек нәрсәләр казып чыгаруны мин аңлый алмыйм...
Халыкның безгә шундый мөнәсәбәте, тәэсире аркасында без үзебезне чынлап та бөекләр, әллә кемнәр дип уйлый башлыйбыз... Кешеләр: “Битлз” үзенең ни дәрәҗә икәнен, әйбәт башкаруын белә”, – дип уйлый.
Ә без аны белмибез, бары тик үз эшебезне башкарабыз – менә шул гына...”
Минем карашка, “битлларның” иң яхшы (һәм соңгы) “Abbey Road” (“Монастырь яки аббат юлы”) дигән уртак дискы чыккач, 1969 елның сентябрендә Джордж Харрисон болай дигән иде:
“Чынлыкта без эшли дә башламадык әле. Музыкант буларак нәрсәгә сәләтле һәм нинди чикләрне үтеп китәрлек булуыбызны без әле яңа аңладык. Киләчәк безнең хыяллар артында ята.”1
1974 ел ахырында, Урал елгасын боз каплагач, мин, унынчы сыйныф укучысы, абыемнар үрнәгендә, ул чакта безнең өйдән ун минутлык юлдагы елга аръягында урнашкан ДОСААФның радиотехника мәктәбенә йөри башладым.
UK70AA яки – Ульяна, Киловатт, Семерка, Ольга, Анна, Анна (ике Анна) - әлеге күмәк радиостанциянең баш хәрефләрдән җыелган позывное (чакыру сигналы) шундый иде.
Әмма, ультракыска дулкында, тавыш тембры югарылыгы буенча хөкүмәтнең югары ешлыктагы (ВЧ) телефон элемтәсе белән генә чагыштырырлык югары ешлыктагы эфирда эшләп, кайчакта Владивосток белән элемтәгә керә алсак та, без бары тик һава торышы турында гына сөйләшә ала идек. Күңелгә ятышлы бердәнбер нәрсә - ул чакларда чиксез илебезнең төрле почмакларыннан даими алына торган безнең радиосөйләшүләрнең булуын раслаучы ЩСЛ карточкалары.
Уралда боз эреп беткәч, мин, яңадан абыйларым үрнәгендә, башка дулкынга күчтем – ул чакта нигездә яңа музыка язмаларын әйләндерер өчен эфирга чыккан “радиохулиганнар” ешлыгына – СВ ешлыкка чыга башладым.
Монда инде без төрлесе турында – рок төркемнәр, радиотехникадагы яңалыклар хакында сөйләшеп, саклык белән генә очрашулар билгели һәм, хәзергәчә әйтсәк, кызыксыну буенча яңа танышлар таба идек.
Сүз уңаеннан: энекәшем Рафик, үзе җыйган тагын да көчлерәк, чын радиостанциясе аша, тиешенчә теркәлгән булганга, өйдә килеш бөтен союздагы коллегалары белән законлы рәвештә элемтәгә керә иде.
Һәм менә 1975 елның июнендә, мәктәптәге чыгарылыш кичәсеннән соң иртәнге якта гына өйгә кайтып кергәч, радиоалгычны кабыздым да соңгы мәртәбә эфирга чыктым. Һәрвакыттагыча алхәбәр (заставка) сыйфатында “Космическая фабрика” – “Гастролирующий ансамбль” альбомыннан Криденсларның ике минутлык боевигын куйдым. Аннары бер сәгать дәвамында эфирда бары тик Криденслар музыкасын гына әйләндердем – “Бег через джунгли” (“Джунгли аша качу”), “Я заколдовала тебя (“Мин сине сихерләдем”), “Гордая Мери” (“Горур Мэри”), “Видел ли ты дождь?” (“Синең яңгырны күргәнең бармы?”) һәм башкалар. Үземнең музыкаль программамны яңа, әле миңа бөтенләй таныш булмаган Sweet төркеменең “Америка авазы”ннан язып алынган “Блицкриг на танцплощадке” (“Бию мәйданчыгында блицкриг”) дигән хиты белән тәмамладым.
Менә шулай итеп, “Кридинслар” ярдәмендә урта мәктәптә укуыма нокта куйдым һәм алгычны сарайга чыгарып яшердем дә яңа тормышка аяк басарга – институтка имтиханнар бирергә әзерләнә башладым...
CREEDENCE CLEARWATER REVIVAL – беренче карашка, аның стиле югарыда телгә алынган төркемнәр белән чагыштырганда күпкә гади – кантри буларак билгеле рок-н-рол композицияләре һәркемгә аңлаешлы, җиңел истә кала торган һәм аның белән ял итүе дә рәхәт иде.
Шулай булса да, бу төркемдәге музыкантлар үзләренең осталыгы белән башкалардан калышмый иде. Алар арасында, һичшиксез, ике бертуган лидер – композитор һәм вокалистның берсе Джон Фогертиның таланты аерылып тора иде.
Алтмышынчы еллар ахырында дөньядагы әйдәп баручы рок төркемнәр рәтенә югары сыйфатлы балладалар кушылмасында һөҗүм итү планындагы көчле хард-рок белән биш музыканттан торган инглиз төркеме бәреп диярлек килеп керде.
DEEP PURPLE төркеменең составы төрле елларда төрлечә булды.
Әгәр аның беренче язмалары бераз тыйнаграк булса, “Deep Purple in Rock”, “Feridall” һәм “Machinе Head” дигән альбомнары бөтен хит-парадларны шундук яулап алды. Җитмешенче елларның беренче яртысында бер ел интервал белән чыккан дисклары бу төркемнең иҗат стилен тулыландырды һәм үстерде.
Мин чынлап та аларның яңа альбомнарын көтеп ала һәм, аны тыңлаганнан соң, моңарчы аларда булмаган, хәтта башкаларда да булмаган берәр яңалыкны тотып ала торган идем.
“Диплар”, дөньядагы әйдәп баручы рок төркемнәр рәтенә көтмәгәндә килеп кереп, алар арасында мәңгегә торып калды. Һәм бүгенге көнгә кадәр аларның кайбер язмалары иң популяр музыкаль рок-композицияләр рәтенә керә.
1975 елның ноябрь аеның беренче числолары минем хәтеремдә әле дә саклана. Ул көннәрдә Гурьевта күп итеп ап-ак чиста кар яуды. Салкын көн. Мин инде институт студенты.
Совет Армиясе сафларыннан кайтып килүче абыемны каршыларга, автобустан автобуска күчә-күчә, иске аэропортка кадәр рәттән берничә кич бардым. Кечкенә генә көтеп тору бүлмәсендә утырам, ә башымда DPның соңгы хиты – “Солдат фортуны” (“Бәхет солдаты”) бөтерелә...
Ул чакта да, аннан соң да аерым игътибарны җәлеп итәрлек супертөркемнәр дә, байтак кызыклы башка төркемнәр һәм башкаручылар да булды. Аларның һәркайсы рок музыканың алга таба үсешенә үз өлешен һичшиксез кертте. Тик минем өчен алар инде дәвам итүчеләр, чираттагы этап кына иделәр.
Бу материалны минем Сан-Францисконың күренекле психологик “Jefferson Airplane” рок төркеменең җитмешенче еллар башында өлкән абыем магнитофон тасмасына яздырып алган “Сюрреалистическая подушка” (“Сюрреалистик мендәр”) альбомыннан шундук һәм мәңгегә хәтеремә сеңеп калган сагышлы-моңлы “White Rabbit” композициясе белән тәмамлыйсым килә. Бу композиция башланып киткәндә “Америка авазы” музыкаль тапшыруын алып баручының: “... җырчы Сигне Андерсон, Марти Бэйлин – вокалист һәм барабанчы Скип Спенс...” дигән сүзләре яңгырый иде.
Ә калган сүзләр исә хәтеремнән төшеп калган, әмма бу мелодия үзе һәм җыр авторы Грейс Сликның вокалы, әлеге текст өземтәсе кебек, башымда әле дә саклана һәм бүгенге көнгә кадәр тормышымда (инде чирек гасырдан артык) үзем белән янәшә бара.
III. “АЛТЫН АЛИҺӘ”
Һәркемнең тормышында, соңыннан кем генә булмасын – коммунистмы ул, демократмы, Президентмы әллә гади бер кешеме – һәрвакыт ТУП була. Гап-гади бер туп...
Әле дә хәтеремдә: без дә, яңа йөри башлаган балалар, җепкә бәйләнгән кәгазь кисәге артыннан кечкенә мәче балалары ничек сикерсә, иркен зур бүлмә буйлап әлләни зур булмаган, кая юнәлтсәң, шунда тәгәрәгән резин туп артыннан шуышып һәм куышып йөри идек...
Ә аннары безнең һәркайсыбызның үзенең Зур Футболы булды. Тик кайберләрдә ул ишегалды, мәктәп яки студент командасы белән генә чикләнеп калды, ә икенчеләрдә Чын Футболга әйләнде. Бу, минем карашка, иң мөһиме түгел, чөнки гаять әһәмиятлесе – аның безнең барыбызны да - җанатарларны да, уйнаучыларның үзләрен дә берләштерә, бөтереп ала торган ФУТБОЛның – XX йөзнең ИҢ БӨЕК УЕНЫ булуы...
... Алтмышынчы елларның икенче яртысы.
Танышларыбызның кысан, кечкенә “Запорожец”ында әти-әни белән шактый озак барганнан соң мин беренче мәртәбә стадионга аяк бастым. Безнең Гурьевта да стадион булган икән.
Бу ачыш мин туган бу шәһәрнең минем алда абруен күтәрде, ә инде аста, тузан каплаган җир футбол кырында безнең футболчылар белән СССР җыелма командасы ветераннарының йөгерешүен дә күргәч, башым күккә тиде – гаҗәпләнүемнең чиге юк иде – шундый зур һәм бөек илнең шулай ук бөек футболчылары минем янәшәмдә генә...
Ә соңрак, әти-әниләр белән Уральск шәһәренә җәйге айларга кунакка килгәч, мин телевизордан беренче мәртәбә ЗУР ФУТБОЛны күрдем (ә бездә, Гурьевта, әлегә ни телевизор, ни телевидение юк иде).
МЕНӘ АЛАР – ХӘТЕРЕМДӘГЕ ОНЫТЫЛМАС КАДРЛАР...
... Бер мең тугыз йөз алтмыш җиденче ел. Хельсинки. Скандинавия – Советлар Союзы җыелма командасы (элек шундый командалар һәм шундый матчлар бар иде). Кунаклар командасында әлләни пошынмас кебек тоелган тбилисилы Мортаза Хурцилаваның сокландыргыч голы – (2:2) хәтергә сеңеп калды...
... Алдагы елның җәе. Уен яңадан Скандинавиядә. Швеция – СССР.
Игътибар үзәгендә “Тре Крунур” белән уен. Мәскәү “Торпедо”сының исәпне ачкан яшь һөҗүмчесе Михаил Гершкович белән соңгы минут эчендә (бер ел элек булгандагы кебек) исәпне тигезләгән шул ук М.Хурцилава – 2:2...
“Спартак” – “Динамо”. Мәскәүнең Галимҗан Хөсәенов белән легендар Лев Яшин катнашындагы иң популяр ике командасының таң калдыргыч уены. Спартаклыларның шактый күтәрелгән чагы – 4:1 (!)...
...Без, үскән саен, вакытыбызның күп өлешен футболга бирәбез: ишегалды яки урам туп типкән малайлардан шау килеп тора.
Шул ук Уральскида “Авангард” стадионының ямь-яшел футбол кырына беренче мәртәбә килгәч, капкага нәкъ менә мин типкән күн туп очып кергәннән соң тойган аңлатып булмаслык соклану хисеннән, куанычтан мин озак тынычлана алмадым. Караңгы төшеп, мине өйгә алып кайтып киткәнче, шул зур һәм авыр тупны берничә сәгать буе “тибеп очырдым да очырдым”...
1969 елның бөтен язын, җәен һәм көзен Күкчәтау өлкәсенең “Боровое” шифаханәсендәге футбол кырында үткәрдем. Шул елдан үзем керткән голларның статистикасын алып бара башладым...
... Җитмешенченең җәе. Мексика-ТV аша мин күргән беренче дөнья чемпионаты һәм “Алтын Алиһә”нең соңгы чемпионаты.
Бу, һичшиксез, ике йолдызның (берсе – команда, икенчесе – уенчы): Бразилиянең Эдсон Арантес до Нассименто яки Пеле җитәкчелегендәге җыелма командасы белән Мюнхенның “Бавария”се форварды, 6 уенда 10 гол керткән (!) Герхард Мюллер турниры иде.
Чемпионатның иң оста уенчылары, аның бизәге булып, минем уемча, түбәндәгеләр саналды:
төркемнәр турнирында – Бразилия белән Англия җыелма командалары очрашуы (1:0);
чирекфиналда – Англия – ФРГ матчы. Бу уенда 66 нчы елның дөнья чемпионнары 2:0 исәбе белән барды, әмма өстәмә вакытта исәп 2:3 булды;
ярымфиналда – шул ук ФРГ командасы белән италиялеләр уены. Тик бу кискен һәм гаҗәп матур уенда Джанни Ривера командасы 4:3 исәбе белән җиңде.
Финал шулай ук хәтергә сеңеп калды – бразилиялеләрнең таң калдыргыч уены, Пеле керткән гол, исәп – 4:1 һәм Жюль Римэның легендар кубогы, Җиңү алиһәсе Нике кубогы – гади итеп әйткәндә - “Алтын Алиһә” өч мәртәбә дөнья чемпионы белән Рио-де-Жанейрога китәчәк.
Ни кызганыч: унөч елдан соң планетабызның иң популяр уенының Изге Реликвиясе “һәлак” була – алтын кисәгенә әйләнә. Киләчәк буыннарның барысы өчен дә ул буй җитмәслек хыял булып кала, хәтта музейда күрү мөмкинлегеннән дә мәхрүм ителә...
Уенчыларны сайлап алу буенча бөтен юнәлешләрдә дә тигез эш йөрткән Союз җыелма командасы бу юлы да уртача гына уйнады; чирекфиналда, тагын да йомшаграк уйнап, үзен берничек тә, хәтта эпизодларда күрсәтә алмыйча, Уругвай командасына оттырды. Бердәнбер “казанышлары” – капка сызыгыннан чыгып киткән туп безнекеләргә исәпләнде. Бу – арбитр намусында кала...
Тагын бер нәрсәне әйтмичә китә алмыйм: СССР җыелма командасы мин күргән-белгән чирек гасыр дәвамында (!) чәчрәп чыгып, гөрләтеп, бөтен җанатарларны дәррәү кузгатып уйный алмады, аның бертөрле, салынкы уйнавы, төгәлрәге, туп һәм көндәш белән көрәше беркайчан да чын комбинацияләр һәм голлар фейерверкы, ташкыны була алмады. Командада төрле елларда дөнья футболының менә дигән йолдызлары уйнаса да, менә ичмасам уен, дип әйтерлек, чөеп мактарлык уеннар аз булды...
Ул чакта бу турыда уйланылмаган инде.
Кайчан да булса, бер могҗиза туып, безнең командабыз да, хоккей командасы кебек үк, дөньяда барыбер беренче булыр әле, дип өметләнә идек. Әлеге җыелма команданың хәтергә сеңеп калган берничә матур уены да булды – Киевтән Виталий Хмельницкийның егылып барган уңайга башы белән бельгиялеләр капкасына оста һәм матур итеп гол кертүе (4:1) һәм шулай ук киевле Анатолий Бышовецның турнир вакытында керткән дүрт тубы... шундый мизгелләрдән.
... Уң флангтан йөгереп үтеп, мин, команданың бердәнбер һөҗүмчесе, каршыма җайсыз гына йөгереп чыккан капкачы аша тупны капканың сулъяк өске почмагына җиңел генә томырдым. Исәп – 1:10 һәм – Уральски шәһәрендә узучы укучылар турнирында беренче җиңү...
Шул ук елның көзендә Мәскәүдә Мәскәү армеецларын 18 ел үткәннән соң чемпион титулына китергән Валентин Николаевның яңа җыелма командасын тәкъдим итү (презентацияләү) булды (икенче өстәмә финал матчында Ташкентта Мәскәүнең “Динамо”сына оттырып (1:3), алар очрашуның барышын борып җибәрә алдылар һәм соң мәртәбә СССР чемпионнары булдылар (4:3).
Югославия белән үткәрелгән ул матч (4:0) Совет футболының ике яңа йолдызы – Казанның “Рубин” командасыннан (соңрак дистә еллап Киев “Динамо”сында һәм Союз җыелма командасында балкыган) Виктор Колотов белән Бакуның “Нефтьчи”) командасыннан (Виктордан аермалы буларак, алга таба ничектер сиздермичә генә уеннан төшеп калган) Виталий Шевченконың дебюты булды.
Әмма ул елда бу ике дебютант гаҗәеп оста старт алды – җыелма команда өчен беренче ике уенда да – югославларга да, киприотларга да берәр туп кертте (3:1).
... Җитмеш беренче елның җылы язы. Егерменче гасырның иң оста капкачысы (голкиперы) Лев Яшинның хушлашу уены. “Динамо” клублары җыелма командасы – дөньякүләм футбол йолдызлары җыелма командасы.
Йолдызларның баш тренеры Райко Митич командасында – Иво Виктор, Драган Джаич, Джацинто Факетти, Бобби Чарльтон, Г.Мюллер.
В.Хмельницкийның уругвайлы Ладислао Мазуркевич капкасына керткән мәңге истә калырлык голы, Бөек Яшинның талантлы яшь Владимир Пильчуйга капкачы эстафетасын тапшыруы һәм – 2:2...
... Мини футбол буенча шәһәр турниры. Көндәшләрнең штраф мәйданчыгында алар капкасына аркам белән баскан килеш һәм үз ягыма “навестан” файдаланып, көтмәгәндә һәм кинәт егылып барганда “кайчы” алымы белән үзем аша тупны капканың үземнән уңъяктагы югары почмагына тибеп керттем, Исәп 3:3 булды. Биш уенда барысы тугыз гол керттек...
... Париж. Яңа гына реставрацияләнгән, күпләргә билгеле “Парк де Прэнс” стадионы. Франция белән СССРның олимпиада җыелма командаларының сайлап алу матчы.
Икенче тайм башланды. Союз җыелма командасы һөҗүмчесе, бөтен кырны диярлек зур тизлек белән йөгереп үтеп, хуҗалар капкасына тубы белән бергә өчып кереп китте. 1972 елның язында совет футболының 1 нче номерлы бомбардиры Олег Блохин футбол дөньясына менә шулай килеп керде.
Совет футболы йолдызларының күбесе кебек үк, О.Блохин да дебют матчында җыелма команда өчен “үз” голын кертте (Лахти, Финляндия, 1:1). Тик шул ук елны, Киев “Динамо”сы өчен үзенең беренче уеннарының берсендә Ростовның СКА капкасына матчтан соңгы хәлиткеч кубок пенальтиыннан тупны кертә алмаганга, киевлеләр турнирдан төшеп калды...
... Бу 1972 ел ике төрле тәэсир калдырды. Бер яктан, Европа беренчелегендә илебез җыелма командасы икенче урынга чыкса, икенче яктан – йомшак, бернигә ышаныч багламаган уен һәм Мюнхен олимпиадасында бары тик өченче урын, шулай ук континентның яңа чемпионнары – ФРГ командасы белән уенда икеләтә оттыру – 1:4 һәм 0:3.
Шуның өстенә Г.Мюллер бу ике уенда да Евгений Рудаков кебек иң ышанычлы капкачы (голкипер) капкасына алты (!), ә СССР җыелма командасы белән өч уенда җиде (!) туп кертте. Мондый уенда гына түгел, хәтта аутсайдерлар белән уенда да кую гаҗәеп катлаулы булган бу рекорд турында безнең матбугатта хәтта телгә дә алынмады...
... Бу елларда минем өчен футбол, башка бөтен нәрсәне кысрыклап чыгарып, иң мөһим вакыйгага әйләнде.
Елның кайсы фасылы – кышмы яки язмы, җәйме яки көзме, һава торышы нинди – яңгыр яки кармы, пычрак яки җилле көнме – бернинди аерма юк иде. Бернәрсәгә дә исебез китмичә, башка бернәрсәне дә күрмичә-сизмичә, үзебезне шушы Бөек Уенга багышлый идек, дөньябызны онытып, шунда “яши” идек. Мәктәпнең асфальт җәелгән футбол кыры дисеңме (сыйныфташлар һәм күршеләр белән), су станциясенең такта җәелгән баскетбол мәйданчыгы дисеңме, безгә барыбер иде – барысында да туп типтек. Әлеге мәйданчыкта мәктәпнең үз эчендәге төрле турнирларны үткәрә, ә кайчакларда А.Хлебников, М.Ганус, Н.Богачкин, Д.Свинтицкий, Н.Мартынов һ.б. кебек танылган ишкәкчеләр белән болай гына мәш килә идек...
... 1974 елның июне хәтергә футболда яңа юнәлеш, яңача уен стиле туган ай булып кереп калды. Бу юнәлешне Германиянең футбол кырларында танылган Йоханн Крунфор яки Кройфф җитәкчелегендәге “оча торган голландиялеләр” башлап җибәрде. Ул елда дөнья чемпионнары булып икенче мәртәбә ФРГ командасы калса да, футболның асыл җанатарларының йөрәге Голландия җыелма командасы ягында булды, чөнки иң яхшы уйнаган команда ул иде.
Дүрт елдан соң да шундыйрак хәл кабатланды: дөнья чемпионнары булып кабат беренчелек хуҗалары – бу юлы аргентинлылар калган булса да, үзләренә кирәкле исәп (6:0) белән сәер рәвештә Перуны җиңгәннән соң кайбер шикләр туа башлады, чөнки турнир барышында бер генә уенны да оттырмаган бразилиялеләр кинәт “җиңелде”...
Туп – түгәрәк, ә кыр – тип-тигез, бәхет кемгә елмая, шул көчле. Ошаса-ошамаса да, бу – футболның төп иярчен кагыйдәләренең берсенә әйләнде...
... 1974 елның “Көз Кубогы” - өч уен, һәр очрашуда өч хәлиткеч гол һәм ул чактагы шәһәрнең популяр үсмерләр турнирында җиңү. Өстәвенә икенче ел рәттән һәм яңа составта. Гурьев шәһәренең Ленин исемендәге урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары арасында футбол шулкадәр популяр иде.
Шәһәрнең “Нефтяник” стадионы. Финал. Икенче тайм. Исәп 0:0. Тәнәфестән соң тупны уйнату.
Арбитр сыбызгысын сызгыртуга, тупны шундук үзебезнең үзәк ярымсакчы М.Доскалиевкә биреп, мин каршы як капкасына ыргылдым. Ул, бераз паузадан соң минем ыргылуны күреп, тупны җайлап кына минем юлыма чыгарды.
Шуннан соң инде бар да өйрәнү фильмындагы кебек булды – тупны сулъяк флангта төгәл турылап аягыма эләктереп алдым да, зур тизлектә килгән килеш ике сакчыны әйләнеп үтеп, үзәк зонага штрафнойга хәрәкәтемне дәвам иттем, аннан соң, турыдан-туры капкага чыгып һәм сактагы соңгы уенчыны узып китеп, капкачының үзенә чыктым. Әле уңга, әле сулга ыргылып, каршыма килгән капкачыны адаштырып, тупны үземнән сул яктагы почмакка очырдым һәм туп унбер метрлы билгедән капка почмагына тәгәрәп керде дә ятьмәсендә торып калды – 1:0. Кырык алтынчы минутта ачылган бу җиңү исәбе ахырга кадәр үзгәрешсез калды.
Бу минем иң җитди уңышым булды. Миңа бары уналты гына яшь, һәм шул чакта алга таба моннан да кызыклырак сынаулар һәм, һичшиксез, казанышлар булыр кебек төсле иде...
Ә безнең теге, биш милләт вәкиленнән – казах, рус, немец, чечен һәм татардан торган гаҗәп күңелле мәктәп командасы – тагын да югарырак дәрәҗәдәге үсмерләр турнирларында зур уңыш белән катнаша алган команда бүгенге көнгә кадәр минем хәтеремдә. Укытучыбыз Л.А.Плетнев туплаган бу команда Ю.Лайс, С.Сейтимов, М.Жалпаков, Е.Курманбаев, М.Кубашев, С.Рыскалиев, М.Доскалиев, С.Ненциев, О.Аланьев, Е.Агеев, Б.Есекенов, В.Катковлардан тора иде. Бүген, шул елларга кире кайтып, сагыну катыш кызгану белән шуны әйтә алам: тормыш безнең күбебезне элекке советлар иленең төрле почмакларына таратып кына калмыйча, безнең һәммәбезгә дә төрле язмышлар әзерләп куйган булып чыкты...
Футболда капкачы керткән голлар бик сирәк була. Иң матур һәм иң әһәмиятлеләре – егылып барганда үзең аша яки “кайчы” алымы белән кертелгән, “коры яфрак” дип аталган, ягъни почмактан тибеп, капкага бөтерелеп килеп кергән, шулай ук алга таба егылганда баш белән бәреп керткән туплар.
Җитмешенче еллар уртасында шактый көчле ике динамочы – Мәскәү белән Тбилиси командалары уены шулай ук хәтергә сеңеп калды. Ул чакта техникасы гаҗәеп көчле Владимир Гуцаев мәскәүлеләрне “пыран-заран” китерде, ә капкада В.Пильгуй могҗизалар тудырды. Хуҗалар 2:1 исәбе белән отты, ә алмашка чыккан Владимир Козловның егылып барганда башы белән керткән хәлиткеч голы әлеге ачык һәм һөҗүмчән футболчыларның чын бизәге булды...
1975 елның язында киевлеләр Европа Кубоклары Кубогында үзләренең беренче уңышларына барганда, ярымфиналда чит кырда Голландиянең “Эйндховен” капкасына Леонид Буряк та егылып барган уңайга башы белән гаҗәеп матур гол кертте.
О.Блохинның зур уңышка ирешү биеклеге, һичшиксез, 1975 ел булды; аерым алганда – Чемпионнар кубогы иясе “Бавария” белән Европа Суперкубогы өчен матчлар.
Европа-75 нең иң яхшы уйнаучы бу футболчысы ике матчта исәпкә кертелгән өч тупны (1:0; 2:0) кертеп кенә калмыйча, Мюнхендагы Олимпия стадионында, араларында Франц Беккенбауэр белән Бертти Фогтс та булган дүрт көндәшен берьюлы егып салып, дөньяның тагын бер чемпионы Зепп Майер капкасына иң матур супергол кертеп, футбол дөньясын үзенең таң калдыргыч слаломы белән шаккатырды. О.Блохинның 1972 ел язында Франциянең олимпия җыелма командасы капкасына керткән тубына әйләнеп кайтсак, 1976 елда Европаның яшьләр чемпионаты финалында Владимир Федоровның шул ук рәвешле керткән тубы искә төшә. Кызганыч: бераз соңрак Ташкент “Пахтокор”ының авиаһәлакәте вакытында ул да һәлак булды...
Шуны әйтәсем килә: һәрвакыт футбол кырына чыкканда, әгәр дә син форвард икәнсең, каршы яклар капкасына туп кертү турындагы уй синең башыңда гына түгел, җаныңда да булырга тиеш.
“ГОЛ КЕРТЕРГӘ” – һәр уен алдыннан үземә куйган шул максат даими минимум йөкләмә булып торды. Сүз дә юк, уен һәрвакытта да мин теләгәнчә барып чыкмый иде, әмма уенга, көрәшкә, туп кертүгә, җиңүгә корылган бу халәт, эчке әзерлек һичшиксез җилкендереп торды.
Әгәр дә футбол кырына бернинди максатсыз болай гына чыгасың икән, башкаларга футбол “ясарга” комачауламас өчен гомумән чыкмаска кирәк. Бу вакытта уеннарның дәрәҗәсе һәм статусы әһәмиятле түгел. Һәвәскәрләр турниры дуслар яки танышлар очрашуы булып кына кала...
Шулай бервакыт Уральскида, көндәшләрнең бик тырышып күнегүләр ясый-ясый әзерләнүен күргәч, күңелне мондый очракта гадәттәгечә төшенкелек, ниндидер үз-үзеңә ышанмау хисе түгел, ә бәлки җиңүгә омтылыш биләп алды. Өстәвенә, мин монда әлләни билгеле уенчы булмаганга, шул якны да файдаланырга уйладым.
Тупны уйнату белән, көндәшемнән аны аерып алдым да, сулъяк флангтан йөгереп үтеп, капканың миңа якын сулъяк өске почмагына шундук кертеп тә җибәрдем. Аннан соң, саклануга күчеп һәм үземнең шәхси сакчымны актив уеннан чыгарып, тактиканы алыштырдым. Шуннан соң, әледән-әле көрәштә “кабынып”, үз капкабыз яныннан контратака башладым. Нәтиҗәдә, менә шундый өзек-өзек, үземне һәм көндәшемне хәлдән тайдыра торган ритмны файдаланып, мин өч мәртәбә тупны гол кертерлек хәлгә китердем һәм иң соңыннан тагын бер туп керттем. Исәп 5:3 булды...
1977 ел футбол тарихына 19 яшькәчә яшьләр арасында беренче дөнья чемпионаты һәм Африка континентында, Туниста үткәрелгән беренче турнир елы буларак кереп калды.
Ул чакта Союз командасында талантлы гына түгел, иң әүвәл чын спортчыга хас характерлы уенчылардан торган төркем барлыкка килде. Шуңа күрә дә бу яшь категориясендә алар беренче мәртәбә дөнья чемпионнары була алдылар. Киевле Владимир Бессонов һәм Ростовтан Вагиз Һидиятуллин (минем елдашлар), гаҗәп оста уйнап, үзләрен беренчелекнең иң яхшы уенчылары итеп таныттылар.
Шул ук елда Мәскәүнең беренче лигада чыгыш ясаучы “Спартак” командасында К.И.Бесков үзенә бер көчле команда оештыра башлады. Аның составындагы совет футболының яңа һәм шул ук вакытта соңгы йолдызлары Ринат Дасаев, Федор Черенков, Юрий Гаврилов, Георгий Ярцев, Сергей Шавло, Сергей Радионов, шул ук В.Һидиятуллин алга таба иң көчле футболчылар булуын һәр уенда раслап тордылар.
... Аннан соң безнең шәһәр һәм өлкә турнирларында да күп төрле матчлар һәм голлар булды. Мин Петровский исемендәге завод, пединститутның “Буревестник”, химия заводының “Химик” командаларында уйнадым. Тупларны мин төрле алымнар белән – егылып барганда үзем аша да, слаломдагы кебек бөтен футбол кыры аша ыргылып, барысын да һәм капкачы яныннан да йөгереп үтеп, соңгы мизгелдә ачык калган капкага очыртып кына кертә идем.
Хәтердә уңышлы уеннар һәм керткән голлар гына түгел, тәндәге, биттәге күгәргән һәм кабарган җирләр, егылулар, көндәшләр зур көч белән бәргән туплардан ике мәртәбә аң югалтулар, хәлдән тайганчы һәм көзән җыера башлаганчы күнегүләр ясау, А.Джумалиев белән икәүләп Урал елгасының кар сарган яры буйлап, ишегалдында алмагачлар арасында тарттырып куелган резин жгут белән бер урында йөгерүләр дә калды. Яисә Җиңүнең 30 еллыгына Уральски шәһәрендә йөгерүдә катнашкан абыем Рафик белән даими тренинглар үткәрү. “Физика” өчен Н.Мамбетовтагы күнегүләр, спринтер дистанцияләренә йөгерү буенча, шулай ук волейбол, баскетбол, алкалы хоккей буенча җиңел атлетика турнирларында катнашулар шактый ярдәм итте. Бары тик шуннан соң гына һәр уенга үзеңнең тактикаңны планлаштырырга, көндәшләреңнең әзерлек дәрәҗәсеннән чыгып, тизлекне җиңел генә арттырырга һәм аларны, әйтерсең хәрәкәтсез калганнар, әйләнеп һәм узып китәргә мөмкинлек туа...
Әмма тормыш реалийлары, шартлары футболны тора-бара арткы планга чыгара башлады, хәтта, А.Ш.Әмиров чакыруы белән иң беренче составка алынган булсам да, “Прикаспиец”та ил чемпионатының икенче лигасында уйнау мөмкинлеген алды – ирекле студент еллары кире кайтмаслык булып китеп барды, ә алда бары тик эш кенә көтә иде...
Уйлый башласам, ниләр генә искә төшми: менә ветеран стадион “Нефтяник” – Гурьев футбол фанатларының күпме буыны үзен шул стадион белән бәйли! Байдаркаларда, каноэда ишүгә, бокс яки көрәшкә өстенлек биргән кайбер якташлардан аермалы буларак, футболчыларга нинди дә булса лаврлар алу, бүләкләргә күмелү мөмкинлеге булмады. Кайберләренә Казахстанның югарырак дәрәҗәдәге командаларына китү, дистә еллардан соң “Шагала” дигән хатын-кызлар командасы һәм аның лидеры С.Махамбетовага бөтенсоюз дәрәҗәсендә уңышка ирешү мөмкинлеге туса да, С.Даутов һәм башкалар кебек яңа талантлар мәйданга чыкса да, болар инде бөтенләй башка, аерым сөйләшүне таләп итә торган тема. Ә минем бары тик әлеге Бөек Уенга үзенең табынуы белән бу стадионны –МИНЕМ МОНДАГЫ ЕЛЛАРЫМ стадионын мәңгегә истә калдырган кешеләрне генә хәтеремә төшерәсем килә. Мин алар уенын хәтерлим, ә алар – Р.Ли, Н.Воробьев, Сабирҗанов, А.Әмиров, Б.Иргалиев, М.Медетов, Д.Үтәгәнов, һ.б. бик күпләр – бераз гына булса да минем мондагы уенымны хәтерлидер, дип уйлыйм.
Шәхси пролетар секторда урнашкан Ленин исемендәге мәктәпнең элекке биш укучысы – М.Покатилов, А.Турдыгулов, И.Азовский, П.Сутягин һәм Тамбовцев (эшче сыйныф балалары) шулай ук әлеге стадионда “үсте”. Безнең спорт залыбыз да юк иде. Күнегүләр урамда үтте. Безнең өчен моның әһәмияте булмады, чөнки ул елларда без чынлап та бары футбол дип кенә җенләнеп йөри идек.
Ул еллардагы футбол фанатлары исемлеген яза башласаң, бу исемлек берничә битне тутырыр иде. Иң кызганычы шул: кызыклы һәм чын-чынлап талантлы футболчыларның күбесе Зур Футбол тарафыннан җәлеп ителми, таләп ителми калды, чөнки безнең көнбатыш регионга бернинди игътибар бирмәгән республика яшүсмерләр футболында селекция эшләрен бөтенләй алып бармый иде...
... 80 нче елларда футболга игътибар шулай ук көчле иде әле. Җыелма команда капитаны тбилисилы Александр Чивадзе иң яхшы футболчы дип танылса да (мин аның белән ел ахырында Алма-Атада таныштым), бу ел берьюлы өч җыелма командада уңышлы уйнаган һәм беренче команда өчен уеннарда тугыз уенда җиде гол (аның алтысы – рәттән) керткән Ф.Черенков елы буларак истә калды.
Ул елда ростовлы Сергей Андреев ил чемпионатында иң яхшы бомбардир булды – җыелма команда өчен үзенең дебют матчында – бер туп, ә бер сезон эчендә тугыз туп кертте. Әле тагын ул керткән янә ике туп, Ф.Черенков очрагындагы (бер гол) кебек үк, беренче җыелма уеннарының рәсми реестрына кертелмәде. Шулай итеп ул гамәлдә бер ел эчендә 11 туп кертте.
Сүз дә юк: Ф.Черенков белән С.Андреевның “Марокан”да Бразилия җыелма командасы капкасына керткән туплары иң кыйммәтлеләрдән санала.
Бу – дөньяда иң данлыклы һәм иң зур стадионның ачылуына 30 ел, бразилияләрнең IX дөнья чемпионатында җиңүенә 10 ел тулуга багышланган матч иде. СССР җыелма командасының бразилиялеләрне гомумән беренче мәртәбә җиңүе иде, әле өстәвенә аларның үз футбол кырында һәм 130 мең тамашачы (рекорд!) күз алдында.
Нәтиҗә - 2:1, ә команданың нигезен К.И.Бесков спартаклылары тәшкил итте...
... Сиксәненче еллар башында, футбол минем өчен инде үткән заманда булган елларда, халыкара яшьләр үзәкләре Югославия һәм Мәскәү янында уздырылган уеннар шактый уңышлы булды. Туплар башкортларга да, мәскәүлеләргә дә, грузиннарга да җитәрлек кертелде, шулар арасыннан югославлар капкасына гади генә булса да, бүтәннәрдән башкарылуы белән аерылып торган берсе истә калды.
Футбол кыры уртасыннан тупны эләктереп алдым да унъяк флангка ыргылдым, берьюлы берничә уенчыны үтеп, тизлекне арттыра барып, штрафнойга килеп кердем, шунда тубым белән бергә кисәк туктап калдым – шул ук мизгелдә зур тизлек белән мине озата килүче сакчы янымнан выжлап үтеп тә китте, бу хәлне күзәтеп торган капкачының урыныннан кузгала башлаганын көттем дә тупка китереп типтем һәм ул, капкачы хәрәкәтенә туры килеп, аяклары арасыннан капкага керде дә китте. Боларның барысы да үтә тиз, берничә секунд эчендә эшләнде...
Шуның белән бетте. 1983 елда “Алтын Алиһә”, эретелеп, алтын кисәгенә әйләнгәннән соң гамәли футбол белән (һәвәскәрләр футболы булса да) кызыксынуым үтте дә китте, ничектер сиздермичә генә узганга китеп югалды.
Гамәлгә ашыра алмый калган Хыялым белән бергә китеп барды...
... Зур Футболга ясаган кыскача экскурсны тәмамлап, Бөек Уенга тиешле ихтирамымны белдереп һәм дәрәҗәсенә баш иеп, тагын берничә кызыклы вакыйганы телгә аласым килә.
1982 ел. Паоло Россинең күтәрелеп килгән чагы. Дөнья беренчелеге нәтиҗәләре буенча дөнья җыелма командасының оештыру комитеты төзегән рәсми исемлегендә беренче мәртәбә совет футболчысы – Ринат Дасаев.
1984 ел. Европа беренчелегендә Мишель Платининың сокландыргыч уены.
1986 ел. Өченче мәртәбә Европаның иң яхшы футболчысы дигән исем (Л.Яшин белән О.Блохиннан соң) совет футболчысы – киевле Игорь Белановка бирелә.
1988 ел. СССР җыелма командасы исеме белән уйнаучы команданың соңгы уңышы: Европа чемпионатында – икенче урын, Сеулда – олимпиада алтыны, ә ел нәтиҗәләре буенча дөньяның иң яхшы, иң оста капкачысы булып Р.Дасаев таныла. Шуны да әйтеп үтик: СССР җыелма командасы өчен 97 уенда катнашкан Дасаевка халыкара “100” кубына керү мөмкинлеген бирмиләр, “өстәгеләрдән” кемдер, Иделнең Әстерхан ярларыннан килгән “чит милләт” кешесен болай да күп уңышларга ирештердек, дип уйлагандыр, мөгаен.
1994 ел. Чираттагы уңышсызлыкка да карамастан, ленинградлы Олег Саленко дөньяның бөтен чемпионнары рекордын куйды: Камерун белән уенда биш (!) туп кертте һәм, өч уенда алты туп кертеп, болгар Х.Стоичков белән бергә дөньякүләм турнирның иң оста бомбардиры булды!..
Кызганыч: бөтен совет футболының шактый талантлы уенчылары спорт тормышы тәмамланганнан соң нык катлаулы язмышка дучар булды: Всеволод Бобров, Эдуард Стрельцов, Валерий Воронин, Анатолий Банишевскийлар бу дөньядан бик тиз һәм сиздермичә генә мәңгегә китеп барды.
Әле янып торган чагында Мәскәү “Динамо”сында уйнаган Анатолий Кожемякин, Владимир Федоров һәм Ташкент “Пахтакор”ыннан Михаил Ан, Тбилисидан Виталий Дараселия фаҗигале төстә тормыштан китеп бардылар...
Ә хәзер Союз җыелма командасы белән уенда үзләрен күрсәтә алган уенчылар турында.
Рекордчы Герд Мюллер – бер уенда дүрт туп кертте. Инглиз Хейнс (0:5), швед Эдстрем (4:4) һәм ирландияле Твенс (0:3) - өчесенә дә “хет-трик”ка ирешү мөмкин булды.
1958 елның октябрендә “Уэмбли”да Томанлы Альбион футболчыларының уены иң зур җиңелү булып саналды (0:5).
Менә хәзер бетте бугай инде...
... Җәйге җылы бер кичтә Лужникига бераз иртәрәк килдем. Үз секторыма күтәрелеп трибунага чыккан идем, таң калырлык манзара күрдем: турыпочмаклы битабигый ачык яшел, прожекторлар белән яктыртылган футбол кыры, көчле ут яктысыннан кап-караңгы күккә кадәр пар томаны күтәрелә...
Җанатарлар, бәхәскә кереп, җанланып сөйләшә-сөйләшә, тиз арада стадионны тутырды. Аларның дулкынланган йөрәгенең тибеше миңа бу дәрәҗәдә уйнау мөмкинлеге булмаган, ниндидер бер моңарчы күрелмәгән фантастик тамашаның башлануын хәбәр итә кебек иде...
Язмалар, Мюнхенда 1993 елның ноябрендә
башланып, 1997 елның август-сентябрь
айларында Атырауда эшкәртелеп
тәмамланды.
Достарыңызбен бөлісу: |