ЧИТ КЫРДА
Тирә-юньне курку белән каплап,
Аерып торган сызаларны таптап,
Көтү утлап йөри чит кырда –
Ни хикмәттер, көтү кергән саен
Шул җирдәге бөтен нәрсә яна:
Балалары яна, ятим кала,
Ак Әбиләр, Аксакаллар яна,
Хатын-кызлар яна чытырдап.
(Ф.Тарханова, 2008)
“Кеше күпме юл үтәргә тиеш,
Кеше дигән исем алганчы?
Туп ядрәсе күпме оча ала,
Атмаска дип тыелу алганчы?..
Һәр халыкка күпме яшәү кирәк,
Азатлыкка рөхсәт алганчы?
Кеше күпме читкә борыла ала,
Күрмәмешкә салынып арганчы..?
Боб Дилан,
“Ответ носится по ветру”,
1962.
... Ә АННАРЫ НӘРСӘ, ГАЛИҖАНӘП ПРЕЗИДЕНТЛАР, ЯКИ СЕЗНЕ ТАГЫН НИЧЕК АТАРГА?..
1993 елның 10 декабрендә “Zuddeutsche Zeitung”тан РФ Президенты администрациясе җитәкчесенә сылтама белән Россия Эчке эшләр министрлыгы гаскәрләрен алдагы көннәрдә Башкортостан Республикасына, Татарстан Республикасына, Тыва һәм Чечняга кертү турында хәбәр ителү уңаеннан
Рус халык әкиятләрендә Иванушка Дурачок яки Добрый Молодец образындагы Яхшылык күпбашлы Елан (Аждаһа) яисә Кащей Бессмертный (Үлмәс Кащей) рәвешендәге Явызлыкны җиңә. Ни өчендер, һәрвакыт Могҗиза белән генә: йә тылсымлы кылыч табып, йә ниндидер энә табып, ягъни үзенең акылы һәм көченә таяна алмый, әйтерсең аларда бу сыйфатлар беркайчан да булмаган.
Нәкъ шуның кебек, рус, россия, совет, бүгенге көндә яңадан Россия империясе тарихы һәрвакыт ниндидер могҗиза көтүгә, могҗизага ышануга, “бәлки”гә бәйләнгән.
“Без эчкән һәм типтергән, бер-беребезнең бугазын чәйнәгән арада, берәрсе безгә булышыр, бәлки. Булышмаса – басып алырбыз. Без – бөек халык лабаса!”
Әлеге дәүләт яшәгән бөтен гасырлар дәвамында биредә якынча менә шулай уйлаганнар һәм шулай уйлауларын дәвам итәләр.
Иң әүвәл үзләренә кенәзлек итәргә чакырган варягларга үзләрен ышанып тапшырганнар, аннан соң бөеклеген күрсәтү өчен император дип чукындырылган патша атакайга буйларын сындырганнар, ары китеп – марксизм-ленинизмга, ә хәзер бар ышаныч – имештер, Көнбатыш инвестициясенә, ялган рус демократиясенә, ә монысын инде квазидемократия дип тә атап булмый, гади генә итеп хәрби диктатура дисәң, төгәлрәк булыр, мөгаен.
Чөнки боларның барысы да халык канына манчылган, түнтәрешләр, инкыйлаблар, путчларга корылган.
бу җирдә һәрвакыт шулай булды, бүгенге көндә дә шулай, мөгаен шулай булыр да.
Бик тырышсалар да, алар башкача булдыра алмый.
“Ник?” – диярсез Сез. - Әкият ахырына кадәр шактый ерак булгангадыр, бәлки. Шуңа күрә биредә Могҗиза һаман күренми дә күренми”.
Алай түгел шул. Парадокс та нәкъ менә шунда. Могҗиза һәрвакыт булды һәм һаман булып тора.
Әлеге могҗиза бу Планетада яшәүчеләрнең барысына да җитәрдер бәлки: бер генә дәүләт тә мондагы кебек чиксез бай табигый ресурсларга ия түгел, әмма бер генә башка дәүләт тә, хәтта иң кечкенәсе дә, Моның кебек хәерче һәм Кан белән Нәҗес эчендә яшәми.
Үзләре дә шулай яши, кайчандыр яулап алган колонияләрендә дә шул ук хәл. Кешечә яши белмәгәнгә, башкаларга да яшәргә ирек бирми...
Русның иң мөһим һәм төп могҗизасы менә шул инде.
Кешелек башланганнан бирле җирдә яшәүче башка бер генә халыкның да шушундый тормышта яшәргә “башы җитмәс иде”, мөгаен.
“Баш – патшасыз” – инде күптән үзләре турында үзләре әйткән сүз бу.
Әлеге империянең бердәнбер куәтенә ирешү юлы (аның белән еш мактанырга яраталар) – хәрби юл, анысы да бөтенләй башка халык интеллекты белән булдырылган.
Ул арада могҗизалар, нәкъ әкияттәге кебек, әледән-әле туып кына торалар, әмма кире нәтиҗә белән.
Мәсәлән, яңа пешеп чыккан Добрый Молодец, ике Ильич сәламәтлеген кайгыртып җырлап йөргән, үз вакытында шуның белән тамагын туйдырган ажгырып торган элекке коммунист, кинәт кенә үзгәрешләр кичереп, Демократ булды да куйды.
Әүвәл бу могҗизага ышаныч та белдерделәр, хуплап каршы да алдылар.
Тик юкка гына булган икән, чөнки ул аларга көтмәгәндә тискәре ягы белән ачылып китте.
Тәхеткә ул, үзеннән алдагыларның күбесе кебек үк, корбаннарга басып һәм канга батып менде.
Моны могҗиза дими, ни дисең инде?
Аңлатма биреп торуның кирәге юк – барысы да сүзсез дә аңлашыла.
Шуны гына өстәп әйтә алабыз: һәр халык үз җитәкчесенә, үз башлыгына хокуклы һәм лаеклы. Моны да истән чыгармаска кирәк.
Әлеге башлык, сүз дә юк, үз халкына лаек. Халкы нинди, үзе шундый.
Икенче төрле әйткәндә, алар бер-беренә бик тә туры килә. Үзегез дә моны яхшы беләсез.
Узган гасырның 90 нчы елларында гына да депутатларны зур ышаныч белдереп ике мәртәбә сайладылар: кайберләрен куып таратсалар, беришләрен башкала үзәгендә гомумән танклардан атып үтерделәр, калганнарын исә тимер рәшәткә артына яшерделәр.
Ул гына да түгел: элгәрләрен куып өлгермәделәр, шундук башкалар этешә-төртешә, абына-сөртенә, бер-берсен әллә нинди сүзләр белән кимсетә-кимсетә, төрмәдә утырганнар урынына сайланып калырга ашыктылар.
Хакимият һәм сәясәт – чынлап та пычрак һәм куркыныч нәрсә. Аңа менеп утыру өчен кешегә нинди түбәнлеккә, вәхшилеккә, нәҗеслеккә төшәргә кирәк...
Шунысы кызганыч: әлегә колониаль империянең башка халыкларына да нәкъ шул эздән барырга, нәкъ шундый пычраклыкны эшләргә туры килә.
Әгәр алардан аерылып китә алмаса. Беркайчан да кире кайтмаслык булып.
Үз вакытында, мәсәлән, поляклар, финнар һәм күптән түгел генә прибалтлар кебек, ышанычлы итеп.
Шуны аңлаган килеш, алар, Ак йортны утка тотканнан соң, яңа рус республикалары – Себер белән Уралдан түгел, кайчандыр русның бүтән патшасы Иван Грозный атаганча, әлеге “басурманнардан” башлап, бер-берсе белән үз мөнәсәбәтләрен ачыклауны дәвам итәләр.
Аларга бит риалыкка, һавалыкка һәм икейөзлелеккә кеше кесәсенә керергә кирәк түгел, үзләре шуңа чумган.
Урта гасырны да күптән уздык югыйсә.
Шунысы да көн кебек ачык: кайчандыр җәзасыз калган яман гамәлләр бүгенге көндә шулай гына үтеп китмәячәк.
Бу инде гражданнар сугышы яки дәүләтләр сугышы гына булмыйча, ике дин сугышы булачак. Моңардан да коточкыч хәлнең булуы мөмкинме? Аның ни икәнен бары тик акылга зәгыйфь кеше генә аңламас.
Бу сугышта ни җиңүче, ни җиңелүче булмаячак. Аның очы-кырые да күренмәячәк...
Бүгенге көндә - менә шул каршылыкның башлангычы төсле. Әллә башканыкымы?
Вакыт күрсәтер...
Чынлап та бу хәл була калса, шул ук ялкын башкаларны да өтәргә мөмкин. Әгәр дә хәзерге көндә алар, гадәттәгечә, боларның берсе дә безгә кагылмый, дип уйлый икән, икенче төрле әйткәндә, дәшми кала яисә (инде ничәнче мәртәбә) үзенең өлкән туганының бар эшен хуплый икән – моны көт тә төр.
Ул вакытта инде чынлап та кан кардәшең - өлкән абыеңа таянырга кирәк булачак...
... Ә инде чират Сезгә җитсә ни эшләрсез, галиҗәнап президентлар яки Сезне тагын ничек атарга?..
11.12.93. Мюнхен
PS1. 1993 елның 12 декабрендәге сайлауларның көтелмәгән нәтиҗәләренә бәйле вакытлыча тукталып торуга да карамастан, фараз барыбер чынга ашты – һәм бер елдан соң Россиянең федераль гаскәрләре, Татарстаннан гайре, РФның барлык субъектлары һәм БДБның барлык дәүләтләренең сүзсез ризалыгы белән чеченнарның Ичкерия Республикасына кертелде.
Сугыш башланды. Кемгәдер бик кирәк булган сугыш, бары тик әлеге дәүләтләр халкына гына кирәк түгел иде ул. Чөнки анда дистәләгән мең кеше гомере өзелде.
Грозный шәһәре, күпләгән авыллар җимерелде, халык ач-ялангач калды.
Россиянең бөтен тарихында иң демократик булып саналган президенты алып барган гадәти басып алу сугышы бара...
1995 елның августы.
PS2. Икенче бөтендөнья сугышының ике мәртәбә Советлар Союзы Герое, Казахстанның батыр очучысы Тәлгать Якубек углы Бегельдинов 1997 елда Чечня бәйсезлегенең 6 еллыгы уңаеннан парадта катнашу өчен Грозныйга барып кайткач, “Казахстанская правда” газетасына (12.09.07. 201 нче сан) биргән интервьюсында түбәндәгеләрне әйткән иде: “Бөек Ватан сугышы елларында мин җимерелгән шәһәрләрне күп күрдем, әмма моның кадәр дә вәхшиләрчә җимерүне мин хәтерләмим. Бреслау шәһәреннән гайре.
Аңа да карамастан, Чечня башкаласы акрын-акрын гына булса да аякка басып килә...
Президент Мәсхадов Дудаевның шартлатылган Сарае торгызылачак урынга нигез ташы куйды. Шәһит киткәннәргә һәйкәл дә куелачак... Ә башкала исә - Ичкериянең һәлак булган беренче президенты Җохар Дудаев истәлегенә Җохар шәһәре дип йөртеләчәк. Шәһәргә керү юлында бу исем язылган гаять зур һәм мәһабәт стела куелган...”
(Ә Россиядә бу шәһәрне, мөгаен һаман да куркытып тору өчендер, элеккечә “Грозный” дип атыйлар...)
1997 елның декабре
ПУТЧЛАРГА СОҢГЫ СҮЗ
Бүгенге Россия сәясәтчеләренең һәм хакимнәренең иң яраткан сүзе ул путч (“фетнә” алай ук яңгырамый, шуңа бу сүзне тәрҗемә итмичә калдырдым – Ф.Т.).
Элек – инкыйлаб иде, ә хәзер – путч.
Революционерларны һәм коммунистларны путчистлар һәм демократлар алыштырды.
Элгәрләр – революционерлар – 74 ел хакимлек иттеләр.
Әлегеләр - өч кенә ел.
Шулай булса да ике путч ясап өлгерделәр инде.
91 нченең августында һәм 93 нченең октябрендә.
Гамәлдә болар инкыйлабтан берни белән дә аерылмый – нәкъ үзләре.
Әмма сүзе ни тора: үзе заманча, үзе кыска. Шуңа күрә аларны ешрак ясау уңайрактыр, мөгаен.
Теләгең уяну белән. Халык та инде аңа ияләнеп килә бугай, бигрәк тә октябрьдагы ике көнлек гражданнар сугышыннан соң.
Ә алар арасында тагын бер фетнә булып алды. Пущеда. Дөрес, путч ук түгел, әмма аңа шактый охшаган. Фетнә инде.
Тәгаенләп әйтик: элеккеләр – революционерлар – бер генә инкыйлаб (революция) ясадылар. Унҗиденченең октябрендә.
Ә калган икесенә - 1905 нең гыйнварында һәм 1907 нең февралендәгеләргә күбрәк социал-демократлар, эсерлар, ач халык мөнәсәбәтле иде. Тегеләре дә, болары да октябрьдә җиңгәннәр – большевиклар тарафыннан бераз вакыттан соң атылдылар һәм төрмәләргә ташландылар.
Бүгенге көндәге кебек үк. Тик хәзерге вакытта “демократлар” тарафыннан.
Җитәр, мөгаен. Гасырлар төпкеленә чумып, чагыштырулар ясамаска тырышырбыз.
Шуны гына күзәтик: яңа эра, путчистлар эрасы күпмегә сузылыр?
Ә бит бернигә дә, беркемгә дә карамастан, тормыш бара, дәвам итә.
Борчак патша заманында да, коммунистлар, ә хәзер – путчистлар заманында да...
Шунысы кызык: аларга алмашка кайчан да булса берәр кеше килерме?
Нигездә, нинди аерма бар соң: барыбер шул ук диктатура һәм шул ук большевиклар белән яшәргә туры киләчәк. Бары тик “нео” дигәнен генә өстибез.
х х х
... Шунысы ачыкланды: хәтта XX йөздә дә Азатлык белән Демократия Россиягә яраклаша, яраша алмады...
1993 ел, 12 декабрь, Мюнхен.
РОССИЯ САЙЛАВЫ
РОССИЯДӘ УЗГАН САЙЛАУЛАР НӘТИҖӘЛӘРЕ ТУРЫНДАГЫ МӘГЪЛҮМАТЛАРДАН БЕРЕНЧЕ ТӘЭСИРЛӘР
Шулай итеп, Президент Указы нигезендә Россиядә Дәүләт думасына (анда Парламент дип күздә тотыла) ирекле демократик дип уйланылган беренче сайлаулар узды.
Менә Австриянең ОРФ-1 ТV каналының бүген кич, 1993 елның 13 декабрендә мин күргән мәгълүмат-белешмәләре:
21% урын – Жириновскийның ЛДПРында;
19% урын – Ельцинның “Выборы России” партиясендә;
12% урын – коммунистларда;
10% урын – Явлинский блогында;
7% урын – хатын-кызлар партиясендә (шундый партия дә бар монда).
Беренчеләренең уңышы – очраклы түгел, дип уйланыла.
Тарихтагы тәҗрибә шуны күрсәтә: депрессияләр, хакимнәрнең икътисадый һәм сәяси банкротлыгы вакытында аларның демагогияләреннән туйган һәм ач халык үз тавышын күбрәк шапырынганнарга бирә.
Мин Россиянең реваншизм һәм национал-патриотизм идеяләренә таянган либерал-демократлар партиясен күздә тотам.
Яңа “йомгак” чорнала, инде яңа уйнаучылар белән.
х х х
Яшәп булса, күрербез: нәрсә булып бетәр, ә бүген Россия үзенең чираттагы сайлавын “ясады”. Һәм бу сайлау һәрвакыттагыча радикал булды, ә хәзергесе – уң.
1993 ел, 13 декабрь. Мюнхен.
ВЛАДИМИР ЖИРИНОВСКИЙ - PRASENTIERT1
Бүген, 16 декабрьдә, Россиядә уздырылган сайлаулардан соң дүртенче тәүлек киткәч һәм анда ЛДПРның көтелмәгән уңышка ирешүе билгеле булгач, “Abend Zeitung”та В.Жириновский брошюрасыннан өземтәләр пәйдә булды.
Әйе, Россия дөньяны һәрчак таң калдыра, шаккатыра. Бүгенге көндә дә шулай.
Европа үзәгендә торган килеш, әле күптән түгел генә дустанә һәм бердәм державада барган хәлләргә, вакыйгаларга сәясәтчеләр һәм гади халыкның реакциясен күрү, күзәтү кызык иде.
“Без яңа Хиросима һәм Нагасаки ясаячакбыз”.
“Аларның да үз Чернобыле булачак”.
“Яһүдләр – Израильга, Урта Азия мөселманнары – Мәккәгә”.
“Минем хыял: рус солдаты Һинд океанының җылы суларына кадәр җитсен”.
“Одер-Нейс сызыгы – дөнья тарихында соңгы сүз түгел”.
“Аларның барысы да (немецлар һәм японнар да) безгә барысы өчен дә түләргә тиеш”.
“Казахстан – ясалма рәвештә оештырылган нәрсә. Ул бары тик Россия буйсындыруында гына була ала”.
“Балтыйк буе бездә бай Лихтенштейн кебек булачак”.
“Украинлылар тиешленең барысын да кайтарып бирерләр”.
Һәм тагын әллә ниләр.
Боларны бергә җыйганнан соң, бары бер генә нәтиҗә ясарга мөмкин: “Үз ирегегез белән кире китегез, кадерлеләрем, югыйсә без сезнең арттан киләчәкбез”.
Моңа җитди караргамы, әллә колак яныннан гына үткәреп җибәрергәме?
Һәрхәлдә Көнбатыш шактый пошаманда һәм иртәгә, 17 декабрьдә, Вашингтонда АКШ вице-президенты Альберт Гор белән ГФР канцлеры Гельмут Коль очраша.
Тема – кабат Россия...
Чынлап та, күптән түгел генә булып узган октябрь вакыйгаларыннан һәм бүгенге көндә әлеге сайлаулар нәтиҗәләреннән соң бу ышанычсыз илдә барыбер дә кемгә дә булса ставка ясарга кирәк булачак бит инде.
Һәммәбезгә билгеле рус мәкале нигезендә бөек державаларга хәзер инде ике золымның түгел, ә өч золымның берсен, кечерәген, ягъни эш-гамәлләрен алдан фаразлау мөмкинлеге булган кешене сайларга кирәк булачак.
Вакыйгалардан алдан нәтиҗәләр ясарга ашыкмыйк әле. Тормыш күрсәтер.
Шулай булса да, факт һәрвакыт факт булып кала.
Галиҗәнап Жириновскийны Көнбатышта тәкъдим итү үтте.
Алар аны чынлап һәм җитди кабул иттеләр.
1993 елның 16 декабре, Мюнхен.
- Әти, син кайчан кайтасың? Без син юклыктан ардык инде...
Өйдә мин берүзем генә. Артур белән әни инде ике сәгать буе ипи чиратында тора. Ике кешегә ипине күбрәк бирәләр, берничә көнгә җитә аннары...
- Алма? Юк, бездә алма юк.
Ни туры килсә, шуны алабыз. Кичә кильки бирделәр. Май белән шикәр кибеттә дә юк...
(Мюнхеннан Атыраудагы алты яшьлек улым Ринат белән телефоннан сөйләшү, 1993 елның декабре)
Соңгы вакытта миңа нидер булды.
Миңа яшәүдән ардым кебек тоела башлады. Хәтта сулаудан ардым.
Кайчакта, бүгенге кебек, тын алырга һәм бер тамчы һава йотарга да үземне мәҗбүр итәргә туры килә, хәтта мәҗбүр итү дә кыен була...
Йөри-йөри дә ардым. Хәтта уйлап ардым.
Минем ашыйсым да, эчәсем дә килми. Барысы да инерция белән генә эшләнә...
Мин ардым. Мин чыннан да ардым.
АРДЫМ
Мин бирегә килүемнән ардым.
Мин яңа мәгълүмат ташкыныннан, бу илнең икътисады, предприятиеләре турында сөйләүләрдән, әлеге укулар, өйрәнүләр уза торган шартлардан ардым.
Рекламалардан, урам, витрина, кибетләрнең балкып торуыннан, кибетләрдәге муллыктан ардым.
Пунктуальлектән, төгәллектән, мәҗбүрилектән һәм теләктәшлектән ардым.
Шалтыратулардан, сөйләшүләрдән һәм сәфәрләрдән ардым.
“Факслардан”, төрле проспектлардан, чагыштырулар, валюта курсларыннан, яңа технологияләрдән һәм моңарчы миңа билгеле булмаган җиһазлардан, җайланмалардан ардым.
Мин: безнең бу укып йөрүләр бездә, тегендә, кемгә дә булса кирәк булыр микән, кайчан да булса эшкә ярар микән... дип уйлаудан да ардым.
Мин сәясәттән, анализлар, фаразлар һәм көтүләрдән ардым.
Мин Германиянең бердәмлеге, аның яңача төзелеше, хәл ителәсе мәсьәләләре, уңышлары турында мәгълүмат җыю, өйрәнү һәм язудан ардым.
Россия, бездәге һәм мондагы, Германия вакыйгаларыннан ардым.
Борчылып ардым.
Кичерешләрдән ардым.
Биредә бар нәрсә дә, һәркемгә дә булудан ардым.
Мин үзебездә шулай хәерче яшәвебездән ардым.
Әлеге бернинди файдасыз әңгәмәләрдән, бәхәсләрдән, очрашулардан, утырышлардан һәм тыңлаулардан ардым.
Кайчакларда мондагы кешеләрне аңламаудан, аларның мине аңламауларыннан ардым.
Үз халкым, ата-анам, балаларым өчен гарьләнүдән ардым.
Йокысыз төннәрдән ардым, һәм кайчакларда, кинәт кенә уянып, төне буе сәясәт, балачак, мәхшәрләр, тарих, әле яңа гына булып узган төрле вакыйгалар, кем өчендер аларның тәфсилле аңлатмасы турында язасың, язасың, язасың – шулардан да ардым.
Миңа безнең ни өчен шулай яшәвебезнең серен беләм кебек тоелудан да ардым.
Укудан, эшсезлектән, акча һәм вакыт җитмәүдән ардым.
Үземнән, үз тәкъдимнәремнән ардым.
Монда килер алдыннан һәм монда үземә йөкләгән йөкләмәләрдән ардым.
Бездә кайчан барысы да үзгәрер икән дип көтүдән, аны белмәүдән ардым...
Чит гаиләдән, чит илдән ардым.
Үз гаиләмнән башка ардым.
Хәләлемнең анда безнең хәл ителмәгән мәсьәләләрдән аруыннан ардым...
Бездә беркемнең дә үзен читтән торып күрәсе килмәүдән, шуңа күрә безнең ничек яшәвебез турында берни белмәүдән, бары тик булганына разый булып яши бирүеннән ардым.
Барысыннан да ардым...
Ардым, нык ардым...
х х х
Гаиләмә, өемә бик кайтасым килә. Үземә кайтасым килә.
Үз музыкамны тыңлыйсым килә.
Нәрсә уйлыйм, шул турыда сөйлисем килә.
Үземә кирәкле һәм үзем ошаткан нәрсәләрне эшлисем килә.
Барыбызның да бер-берләрен аңлавын теләр идем...
Әйе, без барыбыз да нык ардык...
Нюренберг – Мюнхен автобанындагы
уйланулардан.
1993 ел, 13 декабрь
Үзем булып калыр өчен бөтен көчемне куеп тырыштым. Тик барысы да минем үзләре кебек булуымны телиләр.
Алар миңа, син кол кебек җырларга тиешсең, диләр, ә мине кол булу туйдырды...
Боб Дилан, “Ферма Магги”.
ЧИТ КЫРДА
I
Спортта, чит кырда уйнау, дигән төшенчә бар.
Нәкъ менә төшенчә, башка берни түгел.
Чит кырда уйнау бигрәк тә футболда нык сизелә. Чөнки бу очракта уенның сыйфаты түгел, нәкъ менә чит кырда уйнау хәлиткеч булып санала.
Бу вакытта җанатарлар гына түгел, хәтта (иң мөһиме) судья да сиңа каршы, чөнки ул – кагыйдә буларак, бер капкага – кунаклар капкасына гына хөкемдар.
Оттырмас өчен генә дә (җиңү турында сүз дә юк) кунакларга хуҗалар белән тигез дәрәҗәдә уйнау гына җитми, күпкә өстенлек белән, бер башка югары торып, тагын да көчлерәк, беренчедән – судьяга, икенчедән, көндәшкә бернинди шанс калдырмаслык итеп уйнарга кирәк.
Югыйсә - беттең, син төшеп каласың.
Хуҗаларга исә әллә ни тир түгәргә, ягъни “җигелеп эшләргә” кирәк тә түгел.
Еш кына бар да алдан ук билгеләнгән була.
Рольләр бүленгән, сценарийдан читкә китү гамәлдә рөхсәт ителми.
Бу – нормаль хәл дип санала, кагыйдә буенча рөхсәт ителгәннәргә керә, дисәк тә була.
Чөнки бар очракта да матч нәтиҗәсе үз көчендә кала.
Дәгъва белдерәсеңме – юкмы, файдасы да, аермасы да юк.
Белдерә калсаң, үз нервыларыңны гына бетерәсең, әле өстәп түлисең дә.
Гаделсезлек булганда да судьяны гына сүгәргә мөмкин, ә син аны сүксәң-сүкмәсәң дә барыбер оттырдың инде, кабат уйнату булмаячак, хуҗалардан судья күптән инде гельд1 алып куйган.
II
Әлеге мәсьәлә шактый катлаулы, беренче карашка гына гади булып тоела.
Монда эш – чит кырда гына түгел, “чит кыр турында” нигезләмәнең үзенең ясалма булуында, ул судья артында торучылар, ягъни әлеге система хуҗалары тарафыннан оештырыла да инде.
Аның бер буыны икенчесен алыштыра – шигарьләре, элмә күрсәткечләре, исемнәре генә үзгәрә, ә асылы шул ук кала.
Чөнки боларның барысы да аларның канында, ә законнар биредә алар тарафыннан һәм үзләре өчен генә язылган.
Шуңа күрә бөтен җирдә дә алар өчен “яшел ут” – ачык юл, барлык ишекләр дә үзләре ачыла, һәм алар моңа шулкадәр күнеккән, хәтта бүтәнчә мөмкин булуын күз алдына да китермиләр.
Бу җирдә беркайчан да башкача була алмады, алмас та, мөгаен.
Бүгенге Система хуҗаларының беренче буыны большевиклар шигарьләре белән үзләреннән мәдәниятлерәк, укымышлырак булганнарны юкка чыгарды; ә икенче буыны исә, инде коммунистлар шигарьләренә таянып, могҗиза белән котылып калганнарны үтереп бетереп, беренчеләрнең “изге эшләрен” дәвам итте; өченчеләре – үзләренең махсус квартирларында һәм дачаларында оҗмах тормышы ясап, аннан соң аларны улларына, кияүләренә һәм туганнарының балаларына мирас итеп калдырып, бу җиңүгә мәдхия җырлады.
Ә хәзер инде болар - әүвәл коммунистлар, аннан социалистлар, алга таба центристлар, бүгенге көндә партиясез реформаторлар һәм базарчылар, чынлыкта исә - яңа большевиклар бар нәрсәне, ни икәнен дә аермый, үзара бүлешәләр, саталар: хакимият структураларындагы вазыйфалар, бизнестагы йогынты өлкәсе, инвестиция проектлары, кредитлар, табигый байлыклар һәм берничә буын барлыкка китергән дәүләт мөлкәте – барысы да сатыла, әйтерсең лә болар тик аларныкы гына, бары тик алар гына хуҗа.
Бу гамәлләрнең бер ишесе хосусыйлаштыру дип аталса, икенчеләре инвестицияләр җәлеп итеп эшләнә.
Кем тарафыннан? кая һәм кемгә? – монысы инде аерым сорау, аерым мәсьәлә...
Гамәлдә исә ни дәүләткә, ни халыкка берни дә калмады, шуңа күрә бюджетта да һәрвакыт кара бушлык һәм кытлык кына ыржаеп тора.
Безне яңа буяулар һәм бизәкләр, исемнәр белән ничек кенә адаштырырга тырышмасыннар, моның схемасы бик гади.
80 ел элек корбаннар һәм кан елгасы белән хакимияткә килгәннәр алга таба губкомнарда, фабзавкомнарда, райкомнарда, шәһәр комитетларында, өлкә комитетларында, башкарма комитетларда, президиум, сессия, пленум, бюро һәм политбюроларда, бүгенге көндә коллегияләрдә, һәр төрле киңәшмәләрдә, ассамблеяләрдә урын алдылар. Үз тормышлары, яшәү рәвешләре белән нык канәгать бу затларның беркайчан да эшкә генә түгел, дөрес күрсәтми торган линзалы күзлекләрен салып: “Бу дөньяда башкалар ничек яши икән?” – дип кызыксынырга да вакытлары булмады.
“Халык безне аңламас”, “Без әлегә моңа әзер түгел”, “Безгә әле моңа иртәрәк”, “Безгә бу кирәк түгел” һәм башка шундый фикерләр һәм гамәлләр барлык уңай эшләрне тоткарлап торды.
Һәрвакыт шулай булды – тегеләре, болары һәм хәзергеләрендә дә.
Алар һәрвакыт башкалар, калганнар өчен барысын да хәл итте һәм бүгенге көндә дә хәл итә.
Ә шул ук вакытта аларга кайчандыр репрессияләнгәннәрнең һәм һәлак ителгәннәрнең балалары һәм оныклары, шулай ук авыр, фаҗигале язмышлары белән инде килешкән һәм кыска гомерләрен дәшми-тынмый гына узып баручылар хезмәт күрсәтте.
Шунысы гаҗәп: җитештерүчеләр, хезмәт итүчеләрнең саны утырышчылар саныннан күпкә аз булып чыкты.
Шуның өстенә хуҗаларның интеллекты колларның кул хезмәтен оештырудан башкасына җитмәде, нәтиҗәдә аларга Вакыт һәм цивилизацияле дөнья белән бергә атлау мөмкинлеге тумады.
Шулай итеп, бүгенге һәлакәткә килеп тә җиттек.
Әмма бу система бүген дә гамәлдә. Тик ашыгып кына трансформацияләнеп, нинең нәрсә икәнен белмичә барысына да ияреп, шул нигездә яңа, бернигә дә ярамаган, шуңа күрә вакытлыча гына булган формаларны кабул итеп яшәргә тырыша.
Бәлки шуңадыр да биредә бер урында таптанган закон чыгаручылар хакимияте төпләнә алмыйдыр. Бер яктан, аның кирәге дә юк, икенче яктан, әлеге Системада чиратлап, алыштыргысыз булып утырышкан бер үк бәндәләрдән ни көтәсең?
Хакимият Хуҗаларына бер генә нәрсә ошамасын, шундук – Советларны, Парламентны тарату, яңа сайлаулар, кабат сайлаулар, референдумнар.
Пенсия белән хезмәт хакы түләүгә акча җитми, ә менә саны һәм чиге булмаган туйлар, юбилейлар, киңәшмә, исем үзгәртү, сайлау, кабат сайлаулар, референдумнар, күченеп йөрүләр һәм башка мәҗлесләр өчен миллионлаган, миллиардлаган сумнар сарыф итү берни түгел. Мәрхабә, баш өсте, күпме кирәк?!
Обывательнең башын әйләндерү, миен болгату - әлеге сәясәттә төп эшләрнең берсе...
Яңа дәүләтчелекне төзүчеләр, ялган реформаторлар яки “яңа...лар” үз икътисадларының бөтен куәтен бары тик бер нәрсәдә - гади халыкны, үз халкын, яңадан бер нәрсәсез калдырып, ҮЗЛӘРЕНӘ тиз арада, хәтта бик тиз генә, бөтен нәрсәне минималь бәядән сатуда, үзләштерүдә күрәләр.
Бүтәне “кулларыннан килми”, бүтәннәргә таратуга күңелләре ятмый. Ничек инде үз нәсел-нәсәбеңә калдырмыйча, башкага бирәсең?!
Йөзләрен яшерү өчен, өлкә комитетлары һәм өлкә башкарма комитетлары дигән атамаларны тиз генә “администрацияләр” дип үзгәртеп куйдылар: ә “мәгариф бүлеге” кебек җәмәгать урыннарын департаментлар иттеләр. Ә җитәкчеләре – шулар ук: кичә – коммунизм, бүген капитализм төзүчеләр.
Сәер мантыйк (логика) - әйтерсең яңа исемнәр, юнәлешләр биреп кенә асылда нидер үзгәрә?
Шуның өстенә, хәтердән кичәгене сызып ташлап, элекке кебек үк бүгенге белән генә яшәү – узган гомерсез, димәк, киләчәксез калу дигән сүз.
Бары тик үзең турында гына уйлау, бүгенге катлаулы һәм болгавыр заманда, калганнар ярымач һәм тораксыз яшәгән көннәрдә күбрәк үзеңә каерып алырга тырышу яки хакимнәрне ашатып торучыларны кешегә санамау, яисә яшь дәүләт мәнфәгатьләрендә бүгенге көндә шулай кирәк дип уйлау һәм шуның өчен калган бар нәрсәгә дә битарафлык күрсәтеп тыныч карау – рөхсәт ителмәслек байлык, зиннәтлелек түгел, ә зур җинаять.
Үз дәүләтең, халкың, киләчәк буыннар алдында җинаять.
Ә аның ахыры көтелмәгән хәлләр белән бетәргә мөмкин.
Боларның үзләре өчен дә, дәүләт һәм халык өчен дә.
Достарыңызбен бөлісу: |