III
Алга таба да футболда кулланыла торган әлеге терминга таянсак, минем кечкенә балаларыма, ягъни безнең дүртенче буынга биредә һәрвакыт чит кырда “уйнарга” туры килә.
Шулай булса да, миндә моңа карата артык бернинди дә хисси реакция юк, амбициозлыкны әйтмим дә инде.
Чынбарлыкка Система хуҗаларыныкына охшамаган башка караш кына бар. Дөньяны да ничек бар, шулай күрәм мин. Беркемнең дә призмасы аша карамыйм. Башкалар мәнфәгатен яклаган үзгәртүләрсез, бозып күрсәтүләрсез кабул итәм.
Ә моннан инде Система һәм аның хата-кимчелекләреннән канәгатьсезлек хисе туа. Берәүләрнең җиңел кулыннан биредә алар Закон статусы алуны дәвам итә һәм, минем уемча – кимчелекле, бозык булып (ә алар күзлегеннән нормаль булып) тоелган системада билгеләүче юнәлеш була һәм шуңа күрә алар тарафыннан аклана һәм яклана да.
Ана сөте белән үк үз кырының өстенлеген сеңдерә барып һәм үзләренең командасында үзен судья итеп таныганга, аларга, ни өчен син моңа кадәр әлеге уен кагыйдәләренә буйсынмыйсың һәм син нигә, ни белән канәгать түгел, дигән нәрсәне аңлау бик авыр, хәтта мөмкин түгел. Чөнки – “Эш бирделәр бит инде, сиңа тагын нәрсә кирәк?”тән ары китә алмыйлар.
Әмма сиңа ачыктан-ачык каршы судья белән даими рәвештә бер үк капкага уйнау еллар узган саен үз-үзеңне яклау һәм мондый хөкемдарлык белән килешмәү, канәгатьсезлек, җавап рәвешендә контратакага күчеп, капканы һичшиксез яулап алу белән тәмамланырга тиеш дигән хисне көчәйтә генә.
Гади бер гол кертеп кенә түгел, бу гол үзен мул сулы бөек елга дип хис итүче, аның ярында яшәүчеләрне туендырып торучы дип уйлаучы, үз-үзеннән канәгать ярымйокылы Баткаклыкны уятучы булырга тиеш.
Әгәр шулай булса...
Әгәр инде гол кертә алмыйсың икән, җанатарлар сине бер мизгел эчендә, хәтта алар баткаклыгында, юкка чыгарып атачак...
Бу уенның кагыйдәләре шундый.
IV
Әлеге Системаның яшәеше, аның кимчелекләре, бозыклыкларының үсә һәм тирәнәя баруы минем күз алдымда гына да инде чирек гасыр дәвам итә.
Бернинди үзгәрешсез.
Һәм бер мәлне миңа мондый уй төште: “Әгәр бернинди дә ачылып китү, яктылык күренми һәм бу Системадагы уен кагыйдәләрен, үзеңне тоту кагыйдәләрен яхшы беләм икән, бәлки хуҗалар командасына күчәргә кирәктер? Өстәвенә күчү кагыйдәләре дә билгеле”.
Әмма бу Системаның (перспективасызлыгы һәм бетүгә юл тотуы белән) парадоксы менә шунда күренә дә инде.
Мин әйткән кагыйдәләр бар да төсле, икенче караганда, юк та кебек.
Чөнки алар хуҗаларга гына яраклы.
Ә безгә, ягъни башкаларга, аның өчен яңадан туарга, ягъни физиологик, принципиаль, тулаем үзгәрешләр кичерергә кирәк булачак.
Шулай итеп, бу җәмгыять озак еллар дәвамында, имештер, сыйныфларга гына бүленде. Ә гамәлдә исә ул, бүгенге көндәге кебек, һәрвакыт төгәл һәм катгый рәвештә кешенең милләте, яше, элемтәләре, нәселе һәм туганлык җепләре, социаль хәле, чыгышы һ.б. буенча социаль төркемнәргә бүленде.
Һәм бу – узган (элекке) һәм хәзерге системаның варислыгын раслаучы төп сыйфатларның берсе.
Берәүләрнең хокук, мөмкинлекләре башкаларныкына караганда күпкә артык.
Ә бит боларның барысы да Закон кысаларында эшләнә.
Игътибар үзәгендә Кеше, Гражданин һәм аның хокуклары түгел, бары тик – кем ул? кайдан? ни өчен? кемнән? һ.б.
Билгеле, барысына да кул селтәп, бөтенесе белән дә килешергә, образлы итеп әйткәндә, хуҗалар командасында дубль булырга, аларның затлы мәҗлесләреннән, өстәлләреннән килгән сынык-санык белән генә дә канәгатьләнергә мөмкин.
Китеп барырга да була. Барын ташлап. Ераккарак. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән җиргә.
Тик бит әле эш миндә генә түгел, әлеге система хуҗалары командасына кермәгәннәрнең барысына да кагыла бу нәрсә.
V
Халык әйтсә, белеп әйтә: “Коега төкермә, суын үзең эчәрсең”, - ди.
Әйе, бу чынлап та шулай.
Әгәр кое бер генә булса.
Ә инде биредәге кебек аларның саны шактый булса?
Өстәвенә алар төрле-төрле дә бит әле: зурлары һәм кечкенәләре, тирәннәре һәм сайлары, чиста, саф сулы һәм пычрак сулылары бар.
Алардан һәрвакыт кемлегенә карап эчәләр.
Һәркемнең үз коесы.
Нидән эчә башлаган булсаң, үлгәнче шуннан эчәчәксең.
Шуңа күрә бер дә борчылмагыз, әфәнделәр, - миңа сезнең коедан эчү насыйп түгел. Сезгә бит кешенең үзе түгел, ә аның артында торган нәрсәләр әһәмиятле.
“Өлешләп демократия”, яңа апартеид”, трайбализм, дәүләт һәм базар структураларын кушып үстерү, ришвәтчелек, протекционизм, крими, мафия - әлеге система шуларга гына сәләтле.
Әйе, тормыш нәҗестә уза.
Әлегә башкача була да алмый.
Билгеле булганча, нәҗес батмый, һәрвакыт йөзеп йөри, – гел өстә, каплап тора, шулай булгач, аннан астагыларның тормышы нинди булырга мөмкин?
Элмә такталар, шигарьләр, партияләр үзгәреп бетте, ә алар шул ук калды.
Аларның китәселәре дә юк, китсәләр дә аларны янә үз вәкилләре, үз кешеләре алыштырачак.
Алда ни? Моннан чыгу юлы бармы?
Минем карашка, әлеге системаны, димәк, биредә яшәгән безнең барыбызны да ныграк җимерелүдән, һәлакәттән коткарып калырдай бердәнбер нәрсә: хөкемдарны, әйтеп кителгән кырдагы гадәтләрне үзирек алыштырып, яңа капка – чын капка куярга һәм уенны да нульдән башлап, бар кешегә дә тигез булган яңа кагыйдәләр буенча уйный башларга кирәк.
Икенче төрле әйткәндә, законнарыбызны яңабаштан язу, аларда өстенлекле булып берсүзсез демократия белән ирек, законлылык һәм хокук тәртибе тору (димәк – һәр граждан иреге һәм хокукы), ә аннан соң аларны үтәү зарур.
Югыйсә тарих спираленең яңа әйләнеш ясавы – элекке хуҗаларны шундый ук яңа хуҗаларга алыштыруы мөмкин.
Моны аңламый һәм эшләми торып, без барысын да югалтачакбыз.
1993 елның октябре – ноябре,
Мюнхен
ЯҢГЫР
Һәм барысы да өемнәргә һәм дулкын-
нарга әйләнде.
Ибн-әл-Әсир
Яңгыр сибәли.
Акрын гына.
Күңелгә моң, сагыш салып.
Һәрвакыттагыча – чиксез ямансу.
Бераз вакыт үтүгә ул, сибәләүдән туктап, шундый көчле итеп ява башлады ки, әйтерсең лә әлеге соры, эрегән пычрак карлы җиргә, төссез, караңгы корылмаларга, сирәк агачларга һәм йөгерешеп йөргән кечкенә, ач һәм хәерче кешеләргә берьюлы тизрәк ишелеп төшсен дип өстә кемдер шудырманы ачып җибәрде...
Шул кешеләрнең берсе, энәсеннән җебенә кадәр чыланып һәм туңудан калтырап, табигатьнең бу котыруын ышыкта үткәреп җибәрү уе белән, ялгыз бер читтә торган йортның подъездына кереп качты.
Зур көч белән бәреп яуган бу яңгыр, кемгәдер катгый итеп нидер аңлатырга теләгәндәй, подъезд тәрәзәсенең ватык пыяласын дер селкетеп туктаусыз шакылдап тора иде. Ә аннары, аның гозерен беркем дә ишетмәгәнгә ачуы килгәндәй, яңгыр ташкыны күпкатлы йортның подвалына агып төшә башлады һәм аны тиз арада тутырып та куйды. Бу мескен корылманың нигезен шул рәвешле юдыртып, ишеп, кемнәндер үч ала кебек тоела иде.
Юеш киемен кагып, дымлы һавадан һәм суыктан бөрешеп калган, чит йортның, шәһәрнең, илнең, бөтенләй белмәгән чит һәм аңлаешсыз дөньяның әлеге подъездында ни кыш түгел, ни яз түгел бер вакытта баштанаяк чыланып бетеп япа-ялгыз басып торган бу кеше уйга калды...
Әллә тоелды, әллә чынлап та шулай булды: ул кинәт кенә үзен кабаттан теге тыныч, кояшлы һәм һәрчак сагынып көтеп алган шәһәрдә, аның үзәкне өзәрлек якын һәм таныш урамнарында, бакча һәм мәйданнарында йөргән кебек хис итте. Гадәттәгечә, Сендлингер-Тор метросыннан чыгып, Зонненштрасседан өскә таба китеп Штахуска кадәр килгәннән соң, фонтан янында бераз хәл алгач, кайчандыр яшәгән кебек тоелган теге мәхшәр дөнья турындагы уйлардан ниһаять арынып калгач, бәйрәм итеп йөрүче туристлар һәм юкны-бушка аударып йөрүчеләрнең шау-шулы һәм күңелле төркеменә кушылып Карс капкасыннан үткәннән соң, ашыкмыйча гына Мариенплатцка таба юнәлде...
Шул арада подвалдагы су, минут саен арта барып, бөтен ярыкларны, теләсә кайсы бушлыкны тутырды. Әүвәл аска гына аккан булса, җыела-җыела, подъездның үзенә үк күтәрелде.
Яңгырның туктарга исәбе юк иде.
Алай гына да түгел: тагын да көчлерәк ява башлады. Үзенең көче, ташкыны белән кешеләр яши торган бу бистәне җир йөзеннән юып төшерергә тырыша кебек иде.
Бу күренештә - куәтле су ташкынында, күңелгә ятышсыз квадрат корылмаларда һәм кешеләрнең тавышсыз-тынсыз гына ары-бире йөрүендә ниндидер явыз, куркыныч көч бар иде.
Ә Мариенплатцта һәрвакыттагыча – рәхәт һәм җанлану хөкем сөрә.
Йөзләреннән елмаю китмәгән ял итеп йөрүчеләр, кибет витриналары, Хугендубель, Кауфхоф, метродан чыгу юлы янында җыелышып, яңа-иске Ратхаусның готик ратушасындагы бавариялеләрнең катып калган гүзәл курчак сыннарыннан күзләрен ала алмый торалар.
Бернидә дә гаме булмаган үсмерләр мәйданның үзендә, фонтан белән шпиль янына утырышканнар да ялкау гына кыздырып торган кояш астында эшсезлектән ни турындадыр бәхәсләшәләр.
Шулкадәр тыныч һәм рәхәт, хәтта йокы бабай үзенә тарта башлады...
Ә монда исә табигатьнең болай котыруын берничек тә аңлатып булмый иде: яңгырмы соң бу, әллә чынлап та “өске катта” коточкыч берәр хәл булганмы - өстән аска тоташ агып торучы су ташкыны шашты бугай, туктар нияте бөтенләй юк.
Сап-салкын су подвалны күмеп китте һәм беренче баскыч биеклегенә күтәрелде.
Һәм аның белән бергә подвалдагы дистәләгән еллар җыелып яткан бөтен чүп-чар, шакшы күтәрелә башлады.
Баксаң, әлеге подвал гадәти йомышларны үти һәм җыен әләмә-сәләмәне ташлый торган урын булып чыкты...
Ул инде тынычланып һәм салкын кан белән, ниндидер өметсез битарафлык белән бу галәмәтне күзәтеп тора башлады.
Ул бер генә нәрсәне аңлый һәм исенә төшерә алмады – ничек һәм ни өчен бирегә килгән соң ул?..
Өндәме, төштәме соң бу? Моның кайсы өн дә кайсы төш: шакшы суның янартау кебек атылуымы, әллә теге – кояшлы, тыныч шәһәр мәйданымы?..
Фонтан янына чыпчыклар очып килеп төште, башларын боргалый-боргалый, томшыкларын тиз-тиз хәрәкәтләндереп, су эчәргә кереште.
Кызык, чыпчыклар бар җирдә дә бертөсле икән – соры һәм хәрәкәтчән, куркаклар һәм җәһәтләр...
Су ташкыны бөтен шәһәрне басты. Шулай булса да, бу хәл беркемне дә борчуга салмады, исен китәрмәде – бернинди кызу хәрәкәт, бернинди куркып калу яки йөгерешә-йөгерешә качу юк иде. Боларның барысы да – бар нәрсәне дә үтә кискән өметсезлек, шыксызлык, бетүгә баруны чагылдыра иде.
Мөгаен, биредә моның ише хәлләргә инде күптән күнеккәннәрдер, барысы белән дә килешкәннәрдер. Диңгезнең басып керүе дә, кыш көне ярты елга диярлек сузылган һәм менә инде бу ишеп яуган яңгыр аркасындагы юлсызлык та беркемне дә борчымый...
Фонтаннан бәреп чыккан нечкә су агынтыларының йомшак тавышы кайчакларда туристлар белән әкрен генә килеп туктаган автобуслар, беркем дә игътибар итмәгән полиция машиналары тавышы белән бераз күмелеп китә.
Көтмәгәндә, Мариенплатц җанланып, соклану, гаҗәпләнү авазлары белән гөжләп куйды һәм меңләгән халык Ратхаусның үзәк шпиленә күзен төбәде: музыка авазлары яңгырый башлады һәм шул арада курчак сыннар төрле хәрәкәтләр ясап биергә керештеләр.
Төрле яклап фотоаапаратлар балкып-балкып алды, видеокамералар текелди башлады...
Ә биредә суның богыр-богыр килеп кайнап агуы күңелләргә шом сала: тирә-якта тоташ кара су коймасы һәм тимербетоннан төзелгән караңгы йортлар чынлап та ниндидер кыргый һәм булуы мөмкин булмаган бер сәер һәм куркыныч күренешне ача иде.
Ул бары тик шул мизгелдә генә тирә-юнендәге бөтен нәрсәнең тоташ караңгылыкта булуын абайлады һәм эңгер-меңгер, үзен сиздермәскә тырышып, тиз арада барлык реаль һәм тоемланган нәрсәне камап алды.
Һәм шул караңгылыкта ул яңадан дым белән юешлекнең подъездында үзе басып торган корылманы җебетеп “ашый”, акрынлап җимерә башлавын әллә күрде, әллә инде күңеле белән сизде. Беренче карашка, бу корылма тимербетоннан булса да, ә гамәлдә гадәти бер ишелеп һәм коелып торучы ком кебек тотрыксыз, ышанычсыз һәм вакытлыча гына булып чыкты...
Бу гүзәллекне соңгы мәртәбә күрүен сизенгәндәй, ул, читтән караганда, бар нәрсәдән ваз кичкән кебек бөтенләй башка Дөньядан һәм Вакыттан күчкән кеше сыман, яңгыр һәм суның тыгыз пәрдәсе аша гөрләп торган мәйданга һәм бәхетле кешеләргә ниндидер хушлашу сагышы белән карап тора иде...
Кинәт аның аңында боларның барысы да – чынбарлыкта булганы-булмаганы да – кайдандыр ыргылып кергән коточкыч тимер шыкырдавы һәм кешеләрнең җанөшеткеч ачы кычкырулары белән өзелде дә китте: нигезе юылып торган әлеге бина үзенең авырлыгы басымында янтая башлады, авыр блоклар читкә шуышты һәм берничә секунд эчендә, бу хәерче һәм фәкыйрь цивилизацияне, аның бәхетсез кешеләрен үз астында калдырып, тотрыксыз кәгазь өй сыман җимерелде дә төште.
“Ниһаять бар да бетте” – дигән соңгы уй йөгереп үтте аның башыннан, ниндидер бер канәгатьләнү биреп, әмма ул, ташкын булып агып кергән су һәм тимербетон белән бер мизгелдә юылып, ажгырып торган әлеге упкынга йотылды...
... Иртәнге якта бар да тынычланган иде.
Яңгыр, туктамаган булса да, инде шактый акрынайган һәм тынычлана төшкән, әле кичә генә шәһәр торган урында меңьеллардан соң үз урынына кайткан диңгез дулкыннары гына йөгерешә иде.
1994 ел, март, Атырау шәһәре
ЛИФТ
... Максатчан юнәлеш алган, кырыс һәм барган уңайга йокысыннан айнып килүче халык шәһәрнең иң биек һәм дәрәҗәле бинасының түрәләр йөри торган ишеге төбенә агыла; аннары, ике юнәлеш буенча – уңга һәм сулга таралып, тар коридорлардан җирле хакимиятнең кечкенә һәм тынчу кабинетларына кереп тула башлады.
... Халык ташкыны, әйтерсең күптән ияләнгән команда белән һәм акрынайтылып төшерелгән фильмдагы кебек, үзенең боек-интенсив агымын тоткарларга кереште: подъезд төбенә акрын гына автомобиль килеп туктады.
Машинадан чыккан берәү, беркемне һәм бернәрсәне дә күрмичә, инде күптән ияләнгән гадәте буенча як-ягына баш кагып, ниндидер мөһим мәсьәлә турында авыр уйларга чумгандай, ашыкмыйча гына ачык ишекләргә турылап китте.
Куркудан катып калган, керфекләрен селкетергә дә кыймыйча, аңа мөкиббән китеп карап торучы, аның берни дә аңлатмый торган пыяла карашын тотып алырга һәм шулай итеп аның күзенә күренеп калырга тырышучы кешеләр коридоры аша үтте ул.
Җыелган бу халыкка аның әлләни исе китмәде – ул аннан күптән чыккан, күптән аерылган, шуңа үзен һәрвакыт аннан өстен санады. Хәзер инде халык төркеме аның өчен әһәмиятсез бер нәрсә иде.
Ул ни өчендер уйга буйсынмаган ниндидер бер фикере турында уйларга тырышып караса да, барып чыкмады: әйтерсең баш миендә тоткарлаучы тормоз тора – уйлары ары китә алмыйча туктап калды...
Аякларын көчкә атлатып, ел һәм көн саен кабатланып торган һәм шуңа күрә автоматизмга җиткерелгән гадәтенчә ашыкмыйча гына сулга борылып, лифт янына килеп туктады.
Лифтны чакыру төймәсен, һәрвакыттагыча, инде кемдер яндырып куйган иде.
Бар да – гадәткә кергәнчә.
Бер генә нәрсә дә шик тудырырлык, сагаерга мәҗбүр итәрлек түгел иде.
Бары кинәт туган бер генә сорау – инде җавабын беркайчан да белә алмаячак, шулай да көн саен аңа лифтны кем чакырта икән? – дигән сорау гына бераз сагайта-сагайтуын.
Ярымйокылы хәленнән лифтны гадәттәгедән озаграк көтүе генә түгел, үзе турында әле генә ни өчендер үткән заманда уйлавы да чыгара алмады...
Ниһаять, кайдадыр бина эчендә сузылган канатларын шыкырдата-шыкырдата, “күктән төшкән” лифтның ишеге ачылып китте.
Бары тик аның артыннан ябылган ишекнең сәер тавышыннан гына ул, озак еллар гипноз тәэсирендә булганнан соң айнып киткәндәй, гаҗәпләнеп һәм каушап, саннар язылган квадрат төймәләргә текәлде.
Аңа әлеге сәер тартмага беренче мәртәбә утырган кебек булып китте – кая, ничәнче кайтка менәсен дә онытты...
Һәм шул мәлдә, әйтерсең үзе түгел, кемдер икенче бер кеше, ышаныч белән иң югары катка менгерә торган төймәгә басты. Лифт, старт алдыннан “сискәнеп” китеп, салмак кына тизлекне арттыра башлады. Кабинадагы бердәнбер неон лампасы, еш-еш “күз кысып”, нәрсәдәндер курыккандай яктылыгын киметте һәм аны ярымкараңгылыкта калдырды.
Гаҗәеп зур тизлек белән югары катка менеп китүче лифтта коты алынып бөрешеп калган әлеге адәми зат күкрәк читлегендә, йөрәге янында ук, ниндидер сәер һәм күңелкайтаргыч суык һәм курку хисе тойды – аның миен үтәли, электр тогы суккандай, бу коточкыч әрҗәдән инде беркайчан да чыга алмаячакмын, дигән уй узды...
Бер мәл тын да алмыйча торды. Шул мизгелдә кечкенә, яклаусыз һәм бөтенләй бернәрсәгә яраксыз кешегә әйләнде дә куйды. Мондый хәлдә үзен күптән хис иткәне юк иде. Бар нәрсә - вазыйфалары, акчасы, титул һәм элемтәләре турында онытып, коты очып, үз катын инде күптән узып киткән саннардан күзен алмый карап тора башлады. Кинәт аңа лифт менгән уңайга бина түбәсен тишеп чыгар да үзе белән бергә каядыр югарыга очып китәр төсле тоелды һәм ... нәкъ менә шул мизгелдә чакыру төмәсенең пистолеттан аткандай чиртләп атылып чыккан тавышы аны чын мәгънәсендә аяктан екты – чиктән тыш киеренке торган йөрәге ярылып, җансыз гәүдәсе идәнгә барып төште...
Аның белән бергә, юлында тотрыклылык биреп саклап йөртүче инде күгәреп беткән пружинасын өзеп, үзенең шәхси лифты да шахта упкынына очып чәлпәрәмә килде. Шулай итеп, әлеге ак, ә чынлыкта исә соры һәм шомлы бинаның тирән чоңгылында бу түрә дә, аны йөртүче шәхси лифты да үзенең соңгы сыеныр урынын тапты...
1992 елда туган идея –
1995 елның июнь-октябрендә
гамәлгә ашырылды.
Атырау шәһәре.
Хәтерем дулкыны буйлап
Хәтерем дулкыны буйлап
Киттем үткәннәрне уйлап.
Истә чакта язып калыйм,
Сөю, мәхәббәтне зурлап.
Кайнар хисләр, назларыма
Юлны ачкан ялкын бит ул.
Шул ялкыннан аваз салды
Гүзәл бер кыз һәм ике ул.
(Ф.Тарханова, 2008)
1993 елның 30 мае. Мюнхен. ТVдан, SАТ-1 каналы аша Френк Синатр турында фильм бара. Матур һәм хисләрне кузгата торган нәфис музыка яңгырый. Мин еракта калган хатыным, балаларым турында уйлыйм. Һәм үзебезнең беренче очрашуларыбызны, ничек кушылуыбыз һәм язмышларыбызның бергә бәйләнеп китүен исемә төшерәм...
“ХӘТЕРЕМ ДУЛКЫНЫ БУЙЛАП...”
1985 елның яз башы.
Илебезнең үзгәрешләр көтеп яшәгән чагы.
Кремльдә хакимиятнең чираттагы алышынуы язга туры килде, шуңа күрә аны якты фал дип уйларга җирлек туды.
Чынлап та, апрельдә саф һава китергән җилләр исә башлады, шул нигездә тормышыбызда уңай үзгәрешләр булыр дигән өмет уянды.
Икенче төрле әйткәндә, Яз килде һәм барыбызның да бары тик яхшылыкны, матурлыкны гына күреп яшисе килә иде.
Шулай да минем хикәятем үзгәртеп корулар турында түгел, ә МӘХӘББӘТ турында.
Ул вакытта инде мин – тәмам җитлеккән, 27 яшен тутырган ир-егет.
Язгы яңарыш, уяну үзе белән һәрвакыт яңа тормыш дәрте һәм яшьлек дәрманы алып килә.
Ә менә ул вакытта башкачарак булды, хәлләр гадәттәгедән күпкә өстен иде. Яшәү шатлыгы аеруча нык сизелеп, һәр нәрсә бәйрәм, тантана һәм кабатланмас бәхет булып кабул ителә иде.
Минем белән булганы да, әйләнә-тирәмдә барганы да.
Хәтта безнең кечкенә генә һәм килбәтсез шәһәрчегебез һавасында ниндидер гадәти булмаган, сүз белән аңлатып бирә алмый торган бер нәрсә очып йөри кебек иде.
Тышкы яктан үзгәрешсез калсам да, эчтәге җаным бөтенләй башка дөньяда яши иде: күңел күтәренке һәм һушны алырлык ОЧРАШУ көтеп йөри...
Ул очрашу озак көттермәде.
Шул ук апрельнең егермеләре тирәсе иде.
Эш көне. Мин, гадәттәгечә, дүртенче каттагы кабинетымда утырам.
Кинәт тирә-юнемдәге ниндидер сәер, гадәти булмаган тынлыкка игътибар иттем. Ни өчендер янымда ни хезмәттәшләрем, ни гозер белән килүчеләр юк. Бар да каядыр киткән.
Берни аңламыйча, бернәрсә турында да уйламыйча, беренче катка төшеп киттем.
Бөтен җирдә тынлык, бәлки миңа шулай тоелгандыр гына. Ни өчендер астагы катның бер буш кабинетына кердем, тиешле вакытны җиткергәндәй, бераз басып тордым да ишекне ачып җибәрдем һәм ... Аны күрдем.
Янәшәмнән тиз-тиз атлап, гаҗәп сөйкемле һәм зифа буйлы бер кыз ишеккә юнәлде. Нәкъ төштәге кебек, мин аңа иярдем. Тәрәзә янында туктап, язгы-көзге пальто кигән бу кызыйның үкчәләре белән җиңел генә шакылдатып ничек итеп асфальттан үтүен һәм автобуска утырып китүен тын гына карап калдым.
Тәрәзә янында басып торган килеш сәер бер хискә бирелдем.
Мин аның йөзен дә күрми калдым юкса, ә үземә аны күптәннән беләм кебек тоелды.
Боларның барысы да бер мизгелгә сыйды. Хәтеремне ничек кенә җиксәм дә, аның йөзен күз алдыма китерә алмадым.
Җанымны җылы хис һәм наз биләп алды. Горур сыны, зифа гәүдәсе күз алдымнан китмәде.
Зур бина тынлыгында тирә-юнемдәгеләр йотылып, әһәмиятен югалтты.
Бөтен галәмнең асылы минем өчен менә бу билгесез кызыйның мөлаем образында тупланды...
Берничә көн узып китте.
Май бәйрәме җитте. Элек бездә андый бәйрәм дә бар иде.
Хәтеремдә – элеккечә теге кызның бары тик томанлы образы.
Әмма җанымда туган Наз аны шул дәрәҗәгә җиткерде ки: бернинди шик калмады – нәкъ менә бу көннәрдә, бернигә дә карамастан, мин аны яңадан күрәчәкмен һәм таныячакмын.
Бер караганда, гаҗәп тә инде: төштә генә күргән кебек тоелган кешене назлы хисләр буенча гына ничек танырга була, мин бит аны юньләп күрмәдем дә.
Шулай да йөрәгем тыныч иде, гүя, Аны мин үзем танырмын һәм Аның кайда икәнен үзем күрсәтермен, дия иде...
Беренче май көннәре, беренче сентябрь көннәре күк, бездә елның иң матур, иң күңелле чагы.
Җил дә юк, тузан да, яңгыр да, димәк, пычрак та юк, дигән сүз. Озынборыннар да күренми, бөркүлек һәм үтәли яндыра торган кояш нурлары да борчымый – бар да әле алда.
Ә ул көнне, Беренче Май бәйрәме көнне, иртә салкынча һәм кояшлы иде. Кояш мәйдан өстенә күтәрелгәч, көн бераз җылынды.
Урал тауларыннан иртәнге саф һава таралды, ә күк йөзе, зәңгәрсу төскә кереп, тормышның үзе кебек иксез-чиксез булып тоела башлады...
Бәйрәмгә дип җыелышкан каршыдагы төркем эченнән мин Аны күреп алдым. Шулай тиз табуыма гаҗәпләнмәдем дә хәтта.
Әйе, бу – ул иде.
Гәүдәсенә сыланып торган куе көрән күлмәге аның зифа буеның һәр ноктасын күрсәтеп тора.
Тирә-ягымда басып торган кешеләр ни турындадыр сөйләшә. Мин исә барысын да оныттым, Аннан гайре бернәрсәне дә, беркемне дә күрмим.
Әйләнә-тирәм каядыр тынлыкка күчте, бары тик бернинди әһәмияте булмаган образлар гына торып калды...
Минем бөтен игътибарым Аңарда гына.
Мин аны беренче тапкыр күрдем.
Аның матур, саф һәм яшь йөзенә, назлы көрән күзләренә, җитди иреннәренә, йомшак искән җилдә бераз дулкынланып торган куе каштан төсендәге озын чәчләренә, нечкә нәфис биленә игътибар иттем...
Шул мизгелдә ул кемгәдер елмайды, моны күргәч, минем йөрәгем кысылып куйды – аның елмаюы һуштан яздырырлык иде.
Ул күзгә күренеп үзгәрде: әйтерсең кояш тагын да яктырак яна башлады – бу мөлаем кызый тирә-юненә шулкадәр дә күп наз өләшә иде...
Мин аңа сихерләнеп карап тора башладым. Миңа яңадан аны күптән беләм кебек тоелды.
Бу күзләр, иреннәр, елмаюы, тәненең төсе һәм чәчләр әллә кайчан таныш сыман.
Ул гына да түгел: мин аны үтәли күрәм кебек иде.
Кайчандыр кочагыма алып, бу нәфис иреннәрне, күзләрне үпкән төсле булып китте.
Әгәр юк икән – һичшиксез булачак...
Кинәт күзләребез очрашты. Ул моңа бөтенләй әһәмият бирмәде. Соңрак минем тарафка гаҗәпләнеп бер караш ташлады да, нәрсәгәдер көлемсерәп, демонстрантлар арасына кереп югалды.
Әлеге берничә минут мәңгелек булып тоелды.
Янәшәмдә бар да элеккечә. Мин инде кем беләндер ни турындадыр сөйләшәм. Тик берни дә ишетмим – уемда бары Ул гына.
Әйе, мин Аны күрдем. Хәзер инде аны гомерлеккә табуыма иманым камил иде. Әйтерсең, бар да күптән билгеле булып, алдан хәл ителеп куелган.
Бары тик назлы һәм җиңелчә сагыш кына җанымны бөтереп алды, йөрәгем исә аның белән очрашу мизгелен кабат кичерә иде.
Аның турында уйлавымны дәвам итеп, миңа гаҗәеп бер уй килде.
Башыма Д.Тухмановның моннан дистә еллап элек яңгыраган “Хәтерем дулкыны буйлап” (“По волне моей памяти”) дигән җыры килеп керде. Анда алтынсу төстәге тәнле, нечкә үкчәле туфлидән, кара ефәк чәчле, балаларныкы кебек нәфис иреннәренә матур елмаю кунган, камыштай төз буйлы, хәтер дулкынында бер килеп, бер китеп йөрүче мулат кыз турында сүз бара...
Минем танышымның образын ирексездән әлеге җырдагы кыз образы белән чагыштырдым: бераз кучкыл тәнле, яшь һәм камыш кебек җиңел гәүдәле, балаларныкы кебек матур иреннәрендә нәфис елмаю...
Әле яңа гына ачылып килүче, беркем кулы тимәгән матур бер чәчкә.
Өйгә кайткач, мин Куба шагыйре Николас Гильенның сайланма шигырьләре җыентыгын табып алдым да югарыда әйтелгән җырның сүзләрен (“Хатирәләр диңгезе буйлап”) элек куелган кыстыргыч буенча бик тиз эзләп таптым.
Билгеле, мин моның әле Башы гына икәнен бик яхшы аңлыйм.
Сораулар бихисап, ә шикләнүләргә бернинди урын юк.
Мин язмышка, хисләргә һәм үземнең эчке рухыма (әбием әйткәнчә, үземнең җаныма) ышаныч багладым...
Күпме генә тырышсам да, беренче өч очрашуда танышырга омтылуым нәтиҗәсез калды.
Шунысы гаҗәп: моңа кадәр минем аны шәһәрдә күргәнем булмады, ә хәзер очраклылык безне әле монда, әле тегендә очраштыра да тора, күрештерә дә тора.
Ә менә бу көнне ул миңа беренче мәртәбә игътибар итте. Бу хәл – шул көннең иң мөһим вакыйгасы иде. Аның миңа зур коңгырт кара күзләрен тутырып каравы хәтеремә мәңгегә сеңеп калды, шуңа күрә бүген дә күз алдымда тора...
Әлеге көтелмәгән очрашулардан мин отмасам да, ышанычымны, өметемне җуймадым. Дөрес, ямансулап, сагышланып кала һәм яңадан күрешү көтеп, аны эзләп йөри идем. Безнең шәһәр әллә ни зур булмаганга, аның кайда эшләвен белү миңа авыр булмады. Чираттагы бу тырышлыгым да нәтиҗә бирмәде, шулай да бозның кузгалуын тойдым.
Исемен дә белеп өлгердем - Әминә икән. Бу исемне моңарчы әллә ничә кат ишеткән булсам да, ә хәзер ул бөтенләй икенче мәгънә салып яңгырый иде. Ниндидер матурлык, гадәти булмаган үзенчәлек, серлелек һәм үзенә җәлеп итү көче бар иде бу исемдә. Шул ук вакытта бу җитмәс биек тә иде...
Бөтен уемда ул гына...
Бәйрәмнәр үтеп китте.
Чираттагы бәйрәмне көтеп утырырлык түгел идем инде: аны эзләп чыгып киттем. Барлык мәдәният учреждениеләре буйлап.
Безнең шәһәрдә алар күп түгел-түгелен, шулай да бар.
Китапханәләрнең берсендә таптым мин аны.
Соңгы очрашудан соң узган берничә көн эчендә (минем соклануымның иге-чиге юк иде) ул тагын да матурайган, нәтисләнгән – Табигать, Яз һәм Яшьлек үз эшен эшләгән иде.
Без сөйләшеп туймадык...
Мин эштән соң очрашачагыбызга ышандым да, ышанмадым да.
Һәм бу чынлап та шул ук көнне кичен очраштык.
Безнең күрешүләр көн саен кабатлана башлады. Мин аннан башка бер генә көн дә яши алмый идем: иртән һәм көндез эшенә шалтыратам, ә кичен, нинди генә көн булмасын, нинди генә хәл булмасын, күпер аша аны каршыларга йөгерәм...
Тын алырга да куркып, аңа карыйм, аның өчен бөтен нәрсәне эшләргә дә риза.
Кайчакларда төнгә кадәр, хәтта таң атканчы да бер-беребездән аерылып китә алмый йөрибез.
Шулай берөзлексез. Көндез дә, кичен дә.
Безгә инде бер-беребезне бик күптән беләбез һәм яратабыз кебек тоела башлады. Шуны гына аңламый идек: моңарчы бер-беребездән башка ничек яшәгәнбез?..
Аның ягымлы елмаюы күпме наз һәм җылылык бирә иде. Хәл ителмәгән берәр мәсьәлә булса, тиз генә хәл ителә дә куя, елмайсын гына.
Мин бер-беребез тормышына шулай тиз кереп китәрбез дип һич уйламаган һәм хәтта башыма да килмәгән иде...
Беренче очрашудан соң нәкъ бер ай үткәч, без ЗАГСка гариза керттек.
Ә аннан алда, әти-әниләребез хозурына барып, ниятебезне белдердек. Мөгаен, безнең хисләр, шатлык йөзләребезгә язылган булгандыр: алар, зирәк кеше буларак, безне шундук аңлап һәм барын да күреп, хәтта берни дә сораштырмыйча, фатихаларын бирделәр һәм бары тик бәхет кенә теләделәр...
Бу минутлар чынлап та кабатланмас һәм сүз белән әйтеп бирә алмаслык кыйммәткә ия.
Сөю һәм наз, сагыш һәм бәхет, горурлык һәм дулкынлану белән без яңа тормышка аяк бастык...
Һәр кеше тормышында сихри һәм кабатланмас төш булып истә калган көннәр була. Аны искә төшергәндә, әүвәл аның үтеп киткәненә уфтансаң да, аннары, ярый әле язмышымда шушындый матур вакытлар булган, дип шатланасың...
Безнең тарихта да кызыклы һәм гаҗәпләндерерлек вакыйгалар күп булды.
Без аларга, әллә ни зур игътибар юнәлтмичә, шулай булырга тиешле хәлләр итеп кенә карадык.
Кайчакларда, Хак Тәгалә үзе һәм бар дөнья безгә йөзе белән борылып, бер-беребезне табарга ярдәм итә кебек тоела иде.
Бу хәлләр әллә кайчан булса да, әле кичә генә үткән төсле. Вакыйгаларның һәр бөртеге хәтергә уелып калды.
Ул чакларда кичергән хисләр дә нәкъ шулай – бөтен нечкәлекләренә кадәр хәтердә...
Һәм менә 1985 елның 17 августы – безнең туй көне.
Без бергә – хәзер инде мәңгегә.
Бөтен сөюбезне, барлык матур хисләребезне балаларыбызга күчерәчәкбез.
Без ышанабыз: боларның барысы да алар тормышында да кирәк булачак һәм ярдәм итәчәк.
Бөтен теләгебез шул!
1993 ел, июнь.
Мюнхен.
Достарыңызбен бөлісу: |