ТӨНГЕ СЫЗГЫРУ
...Илленче еллар ахыры – алтымышынчы еллар башы.
Казахстанның көнбатышында урнашкан Гурьев өлкәсенең Кульсары бистәсе.
Ярымчүл зонасы, кискен, коры климат, үсмелекләр дөньясы бик ярлы: бары тик дөя чәнечкесе һәм саксаул; ел әйләнәсе диярлек дала җиле исә.
Җәй айларында - өтеп ала торган кайнар, кызу җилләр, өстәвенә ком белән катыш; кышын исә - үзәккә үтә торган салкын җилләр, шулай ук комлы.
Республиканың төп нефть төбәгендәге район үзәге.
Төссез пычрак йортлар, балчык һәм саман өйләр.
Һәр ишегалдын камыш белән саксаулдан үрелгән читән аерып тора.
Бөтен җирдә хәерчелек һәм фәкыйрьлек.
Бары тик бөтен халык өчен һәм якын көннәрдә туачак якты киләчәкне символлаштырган сыман, әле яңа гына төзелгән ике катлы һәм колонналы КПСС райкомы бинасы гына әлеге балчык корылмалардан югары күтәрелеп горур калкып тора...
Әмма, хәерчелеккә дә карамастан, ул чакларда һәр хуҗалыкта, йортта мал-туар асрыйлар иде. Кемгә кермә - сарыклар, сыер, ат яисә дөя була торган иде.
Һәр кеше үз гаиләсен нигездә үзе ашатырга тырыша иде.
Тик, күп тә үтми, Кремльдәге юлбашчыларыбызның моңа эче поша башлады: алай ярамый, дөрес хәл түгел бу, социалистик дәүләт үз халкын үзе туйдыра, киендерә ала, дип, карар да чыгарып куйдылар.
Һәм өй борынча мал-туарны, кош-кортны исәпкә алучылар йөри башлады: кемдә күпме һәм рөхсәт ителгәннән артмыймы һәм башкалар?
Шуннан соң инде терлек тоту файдасызга, заман таләпләренә туры килмәгән бер нәрсәгә, алай гына да түгел, законга каршы килә торган нәрсәгә әйләнде. Шулай итеп, совет халкы, үз хакимнәреннән аермалы буларак, ярымач яшәвен дәвам итте.
Башкача мөмкин түгел. “Халык дошманы” булырга инде беркем дә теләмәде.
Ишегаллары, абзар-куралар бушап калды.
Мал-туар урынына ишегалларында җилләр генә киләп сарып йөри башлады...
х х х
Уку елы башында шәһәрдән килгән яшь бер укытучыны бистә кырыендагы йортларның берсенә урнаштырдылар.
Ул чакларда кунакханәләр юк, ә гомуми тулай торакларда барлык килгән кеше өчен урын җитми иде.
Казак гаиләсе, яңа мәшәкатьләр тудырса да, укытучыны дустанә кабул итте.
Әмма ул елларда бу турыда сөйләп йөрү гадәте юк иде.
Шуның өстенә ул чакта мөгаллим җәмгыять өчен иң хөрмәтле һәм кирәкле кеше иде; чөнки ул халыкка белем, тәрбиялелек, әдәплелек, кемнәр өчендер хәтта цивилизация үрнәкләре алып килде.
Әлеге мөгаллим-укытучы эш тәҗрибәсен барак рәвешендәге мәктәпләрнең берсендә өйрәтүгә кереште.
Акрынлап җирле гадәтләргә һәм йолаларга да ияләнде, аларга кушылды.
Зур кызыксыну һәм теләк белән эшләде, яшәде.
Чөнки һәр яшь кешенең, бигрәк тә институтны әле яңа гына тәмамлаган белгечнең, күңелендә һәрвакыт бернәрсәгә дә бәйләнеше булмаган, үзенә генә хас, үзенчәлекле ЫШАНЫЧЫ һәм ӨМЕТЕ була һәм бар да ул.
ЫШАНЫЧ – сайлап алган юлның дөреслеге, ә ӨМЕТ – бөтен эшләреңдә һәм җәмгыять эшләрендә уңышлы БАШЛАНГЫЧ һәм уңышлы НӘТИҖӘ...
х х х
Озак та үтми, кара көзләр килеп җитте.
Көннәр кыскарды, кичләрен тагын да караңгырак, ә төннәр озынрак була башлады.
Менә шундый караңгы, күзгә төртсәң дә берни күренмәслек төннәрнең берсендә, ни Йолдызлар, ни Ай калыкмаган төннәрнең берсендә аны кемнеңдер ачы итеп сызгыруы уятты.
Тәрәзәдән килеп караса – беркем юк. Хуҗалар гадәттәгечә йоклап ята.
Ачы сызгыру тагын кабатланды.
Җитмәсә, ниндидер бер сәер үкерү һәм тавышның төрлечә үзгәрүе белән. Укытучының, бу хәлдән коты алынып, күңеленә шом төште.
Сызгыру, берничә мәртәбә туктап торып, таңга кадәр дәвам итте.
Укытучы бу мәхшәр төндә ниләр генә уйламады!..
Көндез, эшен төшенке күңел белән генә башкарганнан соң, өенә кайтты; укучыларга, күршеләренә, хуҗаларына сынап карады, ни дә булса белеп булмасмы дип уйлады.
Алдагы төннәре тыныч узганга, ул әлеге вакыйганы оныта да башлаган иде инде.
Әмма бераз вакыттан соң бу хәл яңадан кабатланды.
Аңа бу төндәге сызгыру тагын да ярсурак, тагын да көчлерәк булып тоелды. Таң атканда гына тынды.
Бу турыда ул хуҗаларына берни әйтмәде, шулай да төн уртасында ишегалдына берүзе чыгарга җөрьәт итмәде, чөнки, җирле халык сөйләгәнчә, бистә кырыена еш кына даладан ач бүреләр килә икән.
Тик моны болай гына калдырып булмый бит инде, нидер эшләргә кирәк, һәм ул барын да үзе ачыкларга булды.
Алдагы төндә ул инде көтә иде.
Аны йокысыннан мәхрүм иткән бу кыргый, бәлале сызгыруны көтә иде.
Һәм барысы да элеккечә үк башланып китте: шулай ук зәһәр итеп, улап сызгыру яңгырады.
Игътибар белән тыңлаганнан соң, бер фикергә килде: кеше болай сызгырмый, тик кем?
Шунысы кызык: ни өчендер сызгыру төнлә генә яңгырый.
Ә бәлки көндез мөмкинлеге юктыр, аннары көндез гадәти булып тоелган һәр нәрсә төнлә бөтенләй башка төсмергә һәм мәгънәгә ия бит...
х х х
... Мәктәптән кайткач, ул ишегалдын тикшерергә кереште.
Камыш белән саксаулдан үрелгән читәнне игътибар белән карап чыкканнан соң, кулдан ясалган агач сыбызгы табып алды. Кайчандыр аның ярдәмендә далада хайваннарны чакырып җыя торган булганнардыр, күрәсең.
Сыбызгы, читәнгә җиңелчә генә кыстырып куелганга, җилнең тәэсире белән үзенең торышын да үзгәртеп торган.
Эш менә нәрсәдә булган икән!..
Берәр бала онытып калдырган бу сыбызгы, җилнең һәр юнәлешенә буйсынып, йомшак кына искән җилдә дә сызгырып торган булып чыкты.
х х х
... Кайчакларда дөньяда сүз белән әйтеп бирә алмаслык көчкә һәм сагышка ия булган менә шундый хәлләр дә булгалый.
Инде күптән онытылган һәм беркемгә дә кирәге калмаган көтүче сыбызгысы, төннәр буе коточыргыч сызгыруы белән үзенең дөньяда барлыгын кешеләрнең исенә төшерергә тырышса да, чынбарлыкта исә ирексездән үзен тыңлаучыларга бары тик курку гына салган әлеге вакыйга сыман...
Мюнхен, 1993 ел, 17 ноябрь
P.S. Игътибар итегез: мәктәп укытучылары арасында – җиде милләт вәкиле: рус, украин, латыш, яһүд, казах, татар һәм әрмән.
Безнең сыйныфта гына да сигез милләт баласы укыды: казах, рус, болгар, немец, татар, украин, ингуш һәм грек. Ул елларда шәһәрнең иң яхшы футбол командасындагы шул ук казах, рус, немец, чечен һәм татарлардан җыелган 11 уенчы җиңү өчен тигез дәрәҗәдә көрәште.
Ул вакытта без, партия – совет дөньясында хакимлек иткән өлкән агалардан аермалы буларак, кешенең милләтенә әлләни игътибар бирми идек. Бүгенге көндә генә ул, узган еларны искә төшергәндә, йөзләр һәм фамилияләр төрлелеген көтмәгәндә-уйламаганда күрә башладык.
Менә бит нинди чаклар бар иде...
Бүген исә, бер-беребездән аерылып, бәйсезлектән котылгач, кинәт кенә барысы да шикле бәндәләргә әйләнгәнгә һәм һәркемнең милли йөзен бик тиз ачып салганга, сиздермичә генә кемнең кая китеп барганын абайламый да калдык...
1986 елның 12 декабрендә әтием эшкә дип чыгып китте һәм әйләнеп кайтмады. Ул слесарь-сантехник булып эшли иде һәм карлы-яңгырлы сүрән бу көнне эшеннән бакыйга күчеп китте.
Өйдә ул чакта телефон юк иде. Мин караңгыга кадәр эштә булдым: партиянең шәһәр комитеты беренче секретаренең конференциядә ясарга тиешле чыгышын әзерләдем. Бу хәлне төн җитеп өйгә кайткач кына белдем...
ИСӘНМЕ, ГАЗИЗ ЙОРТЫМ!..
Әти-әни йорты...
Әтиең салган йорт...
Үзең туган йорт...
Бала чагың, яшьлегең үтеп киткән, үсеп буй җиткән йорт.
Кайчандыр зур гаиләнең үз проблемаларыннан, шатлык, хәсрәтләреннән шау килеп торган газиз йорт...
Синең бөтен гомерең бәйле йорт.
Язмышыңа әйләнгән бердәнбереңне алып кайткан һәм инде биредә үз гаиләң тормышы башланган йорт...
Аннан беркайчан да чыгып китмәс булып тоелган йорт.
Кайчандыр моны күз алдына да китереп булмас иде, бу турыда уйларга да ярамый иде...
Шулай да син чыгып киттең...
... Бүгенге көндә бу йортта бары әнием генә яши. Бер ялгызы.
Безнең балалар, оныклар өчен ул дәү әни.
Елга бер мәртәбә ул аннан китеп бара.
Уралга яки Актүбәгә.
Еллар хәзер нык үзгәрде, һәм без йортны караштырып торабыз.
Менә хәзер дә ул өйдә юк.
Һәм мин, ачкычларны алып, өебезгә кайтып киттем...
Гурьевның гадәти җәйге көне.
Эссе, коры һәм гадәттәгечә тузанлы һава.
Бер болыт әсәре дә юк, кыздырып торган кояш нурлары күзләрне камаштыра. Бу эсселеккә түзә алмыйча, сирәк агачларның, карагачларның яфраклары төссезләнә, саргая.
Бар да һәрвакыттагыча.
Мин күптән ияләнгән юлдан атлыйм - дөя чәнечкеләре, мәктәп ишегалды аша йортыбызга якынаям.
Менә ул да күренде. Минем туган йортым – түрбакча, агачлар; өч тәрәзә, төсе уңган, әмма кайчандыр әтием буяган чарлакның кызгылт кашагасы – мине бар да шатланып һәм сагыш белән ерактан ук каршы ала.
Исәнме, газиз йортым!..
Капканы ачып керәм...
Көтелмәгән хәлдән баскан урынымда катып калам – каршыма салмак кына атлап, хәлсез елмаю белән әбием килә...
Каушап калам, ни эшләргә белмим, дәшмичә генә аңа карап торам.
Ә ул, тыныч кына яныма килеп, мине кочып ала, җанга якын җылысы белән шул ук мизгелдә мине тынычландыра.
Һәм элеккечә аның кечкенә, нәфис һәм арган гәүдәсен тоям...
Кадерле әбиебез!..
Ул сүзсез генә мине алга үткәрә. Һәм мин, нәкъ төштәге кебек, ишегалды буйлап барам.
Элеккечә үк себерелгән, чистарган ишегалды буенча.
Бары тик кояш нурларыннан төшкән һәм бөтен йортны яктырткан бер яктылык белән гаҗәеп тынлык сиздермичә генә мине бер сихри хәлгә китерә.
Һәм мин кайчандыр монда хөкем сөргән дөньябызга китеп барам.
Йөзем куаклары япь-яшь. Тигез түтәлләр. Краннан су агып тора. Полкан табагы тирәсендә чыпчыклар җыелышкан. Ата мәче, иренеп кенә иснәп, бусага төбендә утыра.
Бар да элеккечә.
... Сарай янына киләбез. Мин шул ук кетәклекне һәм мине күргәч сагаеп калган тавыкларны күзлим.
Сарайга керә торган ишектән бер читтәрәк кечкенә кетәклек, анысы чебиләр өчен.
Әнә үзләре дә. Сап-сарылар, йомшак түгәрәкләр. Чи-чи килеп йөгерешеп йөриләр...
Әбием дәшми-тынмый гына үз хуҗалыгына елмаеп карап тора.
Искереп беткән төссез озын күлмәктән. Күлмәк өстеннән алъяпкыч япкан, куллары артта. Бераз бөкрәя төшкән. Күз тирәләрендә җыерчыклар. Ә күзләре – мәрхәмәтле, сагышлы. Бераз кысыбрак карый.
Үземне белгәннән бирле карт инде әби. Кечкенә вакытымда ук шундый иде. Әйтерсең лә вакыт аңа тимәгән. Ул һәрвакыт бертөсле, һәрвакыт карт, әмма тынгысыз һәм җитез...
Үз гомерендә ниләр генә күрмәгән безнең әбиебез...
Язмыш талкуын зур сабырлык, түземлек белән үткәреп җибәргән, аларны булырга тиеш нәрсә дип кабул иткән.
Һәрвакыт – Коръән укып, тормышы бәйле булган кешеләрне исендә тотып.
Бер-бер артлы килүче һәм бер-берсен алыштыручы буыннарны бәйләп...
... Казан губернасының Кушлавыч авылы. Зур гаилә. Габдулла Тукай. Николай патша. Казан, Кәримов Мифтахетдин.
Нинди булган ул безнең бабабыз? Без аны беркайчан да, хәтта фотосын да күрмәдек...
Каспий диңгезе. Жилая Коса. Сәүдәгәр йорты, инкыйлаб, балалар, ачлык еллары, Бабаебыз вафаты.
Аннан соң – тагын сугыш, диңгез кешеләрдән китә, Гурьевка күчеп килү. Фронтта өлкән улы Әдһәм һәлак була. Әбием үзе госпитальдә санитарка булып эшли, шәһәрне тупка тотканда чукраклана.
Бер карасаң, гади бер тормыш. Татарча һәм гарәпчә генә белгән әби...
Ә аннары – үзенең әйтүенчә, күкләрне тишеп үткән ракеталар, соңрак телевизор...
Һәм менә без – аның оныклары...
... Шул мизгелдә сагыштан йөрәгемне түзә алмаслык авырту кисеп үтте – мин әтиемне тойдым.
Тойдым гына түгел, күрдем дә мин аны. Әтием!!!
Әйе, күрдем мин әтиемне.
Ә ул, һәрвакыттагыча, нәрсәгәдер борчулы иде...
Бары тик күзләре белән генә елмаеп, нидер эшләвен дәвам итте.
Йөрәгем, бөтен җаным әрнү-сызлаудан сыкрады, газапларга чумды...
Кисеп-кисеп авыртудан - әтием өчен.
Бездән бик иртә китеп барганга, ә минем аны алып калыр өчен берни дә эшли алмаганыма. Кичер мине, кадерле Әтием...
Балалар әти-әниләренә һәрвакыт бурычлы булып кала.
Кызганыч, моны алар бик соң, әти-әнисе бакыйга күчкәч кенә аңлый...
... Әтием, хәлемне аңлап, сүзсез генә тагын миңа карап куйды, эшеннән туктамады.
Ул бик сирәк елмая иде, ничектер үзенә генә хас елмаю белән, шатлыгын да, хәсрәтен дә бергә кушып.
Мин аның ни эшләгәнен дә, нинди борчуы барын да аңламадым, аны бары тик күзләрем белән, җаным белән күрдем, күңелдәге сагыш, авырту турында сөйләштем.
Сүзсез генә...
Һәм без бер-беребезне аңладык. Бөтен уйларыбызны һәм хисләребезне уртаклаштык...
... “Алтын куллы” дияләр иде аның турында күршеләр. Эшендә дә мактаулы, абруйлы иде ул. Гомере буе слесарь булып эшләде. Мәгърифәтле, заманында танылган һәм көчле нәселдән чыккан кешенең улы...
Кайчандыр шактый зур һәм иркен булган, су белән җылытыла торган менә бу өйне ул безнең өчен берүзе салды.
Һәрвакыт чиста, каралган һәм яшел ишегалды.
Һәрвакыт эштә, хәрәкәттә - бер генә минут та буш тормый, ял итүнең ни икәнен дә белми.
Кирәк булганда, ул итекче дә, мич ягучы да, электрик та, каравылчы да, тегүче дә, балта остасы да һәм агач эше остасы да...
Аңа көн дими, төн дими ярдәм сорап күршеләр дә, эшеннән дә киләләр иде – монда нидер булган, тегендә ниндидер авария – бөтен гомере шулай үтте.
Мәңгелеккә безне ташлап киткәндә дә эшенең иң кызу чагы, кемнеңдер заказын үтәгән вакыты булган.
Ә бит аңа нибары 56 яшь иде, моңа 70тер инде дип уйласалар да.
Менә шулай яшәде ул – кешеләр өчен тырышып, барысының да күңелен күреп...
...Тамагыма төер утырды.
Ишегалды уртасында аптырап басып торам.
Сызланудан, сагыштан арган, бушап калган хәлдә...
Аның каравы, алар белән, минем кадерлеләрем белән яңадан бергә...
Вакыт туктап калгандай булды.
Бу чиксез сызлануда бар нәрсә хәрәкәтсез катып калды...
... Бары шуннан соң гына күзләремнән акрын гына яшь тәгәрәп төште; кинәт кенә әллә кайдан килеп чыккан тузанлы җил мине чынбарлыкка кайтарды.
Әллә яшьтән, әллә тузан белән җилдән тирә-юнем томанланды, кояш нурларының шәүләсе күзләремне чагылдырып үтте...
Бер мизгелгә генә башым әйләнеп китте, күзләрем ихтыярсыз йомылды, шул ук мизгелдә аларны ачсам, телсез катып калдым – мин ишегалды уртасында ничек басып торган булсам, шул ук урындамын, тик – берүзем...
Ишегалды буш, каралмаган, ташландык хәлдә. Сарай – җимерек.
Шаккаттым. Кычкырасым, җиргә ятып үкерәсем килде.
“Кайда соң сез?! Кая киттегез?! Китмәгез, зинһар өчен китмәгез!..”
Мин атылып өйгә кереп киттем.
Бүлмәләрдән йөгереп үттем – беркем юк!..
Яңадан ишегалдына йөгереп чыктым – анда да беркем юк...
Сызлануым мине күмеп китте.
Башымны тотып һәм ыңгырашып, җиргә аудым...
х х х
... Моның белән генә бетмәде әле.
Алар минем төшләремдә яши.
Андый чакта төштән аерыласым, уянасым килми минем.
Үзең дә сизмичә, вакытны сузасың – төш бетмәсен, төштәгеләр китмәсен, шул халәттә булса да, төшемдә генә булса да әтием яшәсен иде!..
Һәм ул моны сизә һәм аңлый. Мин аның улы лабаса.
Шуңа күрә, кайда гына булсам да, ул минем белән.
Минем аңа бер генә үтенечем бар: беркайчан да, беркайчан да миннән китмә син, кадерле әтием...
Миндә, төшемдә генә булса да яшә, тик яшә генә...
... Еш кына, метрода яки автобуста барганда, тәрәзә пыяласында чагылган йөземдә мин аның карашын тоям – арган, уйчан, текәлгән һәм борчулы карашы....
Мюнхен, 1993 ел, декабрь
НИМФЕНБУРГЕР КАНАЛЫНДА
Туксан өчнең ноябре. Мюнхен.
Нимфенбург Сарае. Бавария герцоглары һәм корольләренең борынгы резиденциясе.
Бу Сарай шактый кызыклы: бинаның уң ягы белән сул ягы игезәкләр кебек. Гаҗәп төгәл кабатланган.
Уңда ни булса, сулда да шул...
Ә уртада – шул ук исемдәге канал. Аның ике яры ике урында асылмалы күперчекләр белән тоташтырылган һәм, бер яктан – зур шарлавык, ә икенче яктан – чатыр, аның эчендә хәрәкәттә катып калган нәфис болан сыны.
Тиз арада туңып һәм боз белән капланып өлгергән каналда исәпсез-хисапсыз кеше: яшьләр, өлкәннәр һәм, билгеле инде, балалар, хәтта нәниләр дә килгән. Төрлечә киенгәннәр: куртка, пальто, джинсы, хәтта махсус спорт киемен дә күрергә була. Һәркем елмая, көлә...
Бар да гадәти. Шугалакта шулай булырга тиештер дә инде.
Һәм мин, бу гомумхалык бәйрәмен күздән кичергәч, ирексездән уйлап куйдым: мондый бәйрәм кайчандыр булган иде түгелме соң? Нык күңелле булса да монда нидер җитми төсле.
Уйлый торгач, кайчандыр булган шундый бәйрәм кинәт кенә ап-ачык итеп минем күз алдыма килеп басты, ә бәлки исемә генә төшергәнмендер...
... Паркта ярымтүгәрәк корылмада тынлы оркестр уйный.
“На сопках Манчжурии”, аннары – “Солдатский вальс”.
Ә кеше әлләни күп булмаган шугалакта кулга кул тотынып, салмак кына, йөзеп киләләр мени, озын итәкле пальто һәм юбкалардан яшь парлар шуа. Ә өлкәнрәкләре кар каплаган сукмакта җыелышып басканнар да, әсәрләнеп, аларга сокланып карап торалар...
... Һәм шулчак, әйтерсең, кемдер телевидение каналын күчереп куйды, хәтергә йолдызларсыз дөм-караңгы төн бәреп керде: Урал һәм колакны ярырлык көчле, үтә тиз әйләнгән җыр – “А люди в городе гуляют по льду...”
Шугалак. Тиз генә әмәлләп куелган, кыйшайган биек такта койма, кереп йөрер өчен берничә тишек урыны да бар. Ике почмакта җилдә чайкалып торган ике лампочка, ә уртада – репродуктор яки “чаң”. Бер генә кеше дә юк.
Бер мин. Суыктан һәм җилдән шакырдап каткан унике яшьлек үсмер. Караңгыда тигезсез боз өстендә абына-сөртенә шуып йөрим. “По переулкам бродит лето...” колагыма кереп, әллә ниләрне күз алдыма китерә...
х х х
Бүген иртән, инде декабрь кергәч, Вайнах-Фест, ягъни Рождество бәйрәме алдыннан, гадәттәгечә сиксән өченче автобуста Нимфенбургер каналы яныннан узып киткәндә, мин, уйламаганда-көтмәгәндә, инде боздан чистарган суда (!) бер горурлык белән гаҗәеп матур ике аккошның йөзеп йөргәнен күреп калдым...
1993 ел, 17 декабрь, Мюнхен.
БАШЛАНУ
Сүрүемнән башым күренү белән
Күзем ачтым ошбу дөньяга.
Еллар үтте – язмыш шактый җикте:
Холкым – корыч, күңел – пыяла,
Баскан җирем – биек кыяда.
(Ф.Тарханова, 2008)
Туксанынчы елда Алма-Атаның кышкы төннәренең берсендә, әйтерсең, бу Дөньяга килүемнең беренче мизгелләрендә булып үткән вакыйгаларның аңымда кабат торгызылуы үзенең кинәтлеге һәм төгәллеге белән мине таң калдырды.
Һәм мин, төн уртасында сикереп тордым да, каләм-кәгазь алып, караватымда утырган килеш, иртәнгә кадәр кайбер нәрсәләр хәтеремнән очып бетәр дип куркудан, барын да рәттән яза башладым. Һәм мин шулай язып киттем. Хикәя арты хикәя, һәм бу китап менә шулай туды...
БАШЛАНУ. БУ НИЧЕК БУЛДЫ?
...Кинәт караңгы булып китте.
Шул караңгылыкны тою барлыкка килде.
Караңгылык бар җирне биләп алды.
Әмма бу – дөньядагы иң якты Кояш кебек иде.
Чөнки мин яши башладым. Һәм бар дөнья бу караңгылыктан тора иде. Бу хәл күпмегә сузылгандыр – әйтә алмыйм.
Тик бар да Мәңгелеккә чумды...
...Кинәт якты дөньяның якты нурлары, түгәрәкләр, сызыклар һәм таплар пәйда булды. Дөнья үзгәрә, яктыра башлады.
Бу нурланыш мине ни өчендер куркыта, тынычлык, караңгылык миңа якын иде, кире шуңа кайтасым килде. Мине куркуга салган яңалык миңа ят иде.
Яңа күренешләр бер калыкты, бер батты – бу караңгылыкта инде бертөрлелек юк иде.
Алар белән бергә Вакыт төшенчәсе дә туа башлады.
...Тирә-юнемдә бары тик ак белән кара.
Һәм мин йә алга, йә югарыга гына карый идем – бөтен дөньям бары тик минем алдымда гына иде...
...Очышны тою, көнкүрешне тою белән бергә, башлангыч чорда туды.
Минем аңым бу караңгылыкта очып йөри, ак балкышлар тугач, мин дә алар белән очып йөрдем, тик эчке карашым белән әлегә минем өчен караңгы булган, әмма мин инде анда булган, ул да миндә булган бу дөньяга шактый еш һәм гадәти итеп карадым, тик - әлегә...
...Мине беркем дә аңламый, ә мин, сөйләшә белмәсәм дә, барысын да аңлыйм.
Нинди телдә (татар, рус яки казах телендәме) сөйләшүләренә карамастан, барысы да – фразалар да, сүзләр дә аңлашыла.
Үземнең сөйләшә башлавымны миңа бик озак, чиксез озак көтәргә туры килде.
Көттем һәм аннан курка да идем.
Мин дә башкалар кебек булырмынмы икән?..
Аңлатып бирә алмаслык хис: горурлык һәм курку, ни өчен Мин тудым әле, әйләнә тирәмдә КЕМ? һәм НӘРСӘ? – барысы да мине киеренкелектә тота...
Бу ДӨНЬЯ – кайдан?..
Мин – кайдан?..
Боларның барысы да – минем эчке дөньямда һәм минем тышкы дөньямда.
Ә аннан соң кайчакларда чәч төбеннән алып аяк табанына кадәр бөтен тәнемә үтеп кергән курку акрынлап тынычлануга күчә барды – шулай кирәк, бу дөнья минеке һәм әйләнә-тирәдәге бар нәрсә минем өчен генә...
...Вакытны – барлык булган хәлләрнең алмашынып торуын, үзгәрүчән булуын аңлый башладым.
Тик Вакыт үлчәве генә юк иде әле.
Ул вакытны белдерүче ниндидер вакыйгалар, билгеләр һәм хәрәкәтләр белән генә үсте...
...Тирә-як миңа таныш булып, кайчандыр күргән кебек тоелды.
Мин алга таба ни булачагын да беләм кебек.
Алдагы тормыш баскычында мине ни көтә?..
Бу турыа уйламасаң – җиңел, уйласаң, яшәешнең һәм көнкүрешнең котылгысызлыгы һәм ваклыгы, түбәнлеге яңадан баштанаяк салкын тиргә төшерә...
Бөтен аңыңны хәвеф биләп ала.
Бары тик уйларны үзгәртү, башка нәрсәгә күчерү генә акылның зәгыйфьләнүеннән коткарып кала...
...Бервакыт минем температурам күтәрелде, һәм мин, бу дөньядан аерылып, урынга калдым, бары тик минем аңымда гына кайдандыр килеп чыккан җемелдәп торучы һәм лампочка спиральләрен хәтерләтүче, әмма яктыртучы һәм Г хәрефенә охшаган якты нокталар пәйда булды.
Һәм бу җемелдәвекләр мине эзәрлекли башлады: аңымның бер почмагына куып кертмәкчеләр. Мин качам, әмма алар, кайдадыр бер почмакта тагын да ишәеп, мине кабат эзәрлеклиләр.
Җан авазы бөтен бу мәхшәрне шәрехләп торды, һәм УЛ чиксез дәвам итте. Чынлап та бу куышу шулкадәр озак дәвам итте ки – йөрәк белән нервыларым өзелер дәрәҗәгә җитте.
Ә алар, сул почмактан килеп чыгып, мине һаман эзәрлекли, әгәр мине тоткан булсалар, кемдер әйткәнчә, мин үлгән булыр идем. Моннан котылу өчен миңа икенче, түбән почмакка күчәргә кирәк иде, тик әлеге җемелдәвек нокталарның саны янә артты.
Аннары мин аларны ничектер юкка чыгарган кебек булдым, әмма кайдадыр тирәндә, сулъякта, бу коточкыч билге яңадан җемелдәп тора башлады...
Мин, аннан качарга теләп, очып киттемме шунда, ниндидер чокырга, әллә упкынга, әллә очы-кырые булмаган торбага төштемме – анык кына хәтерләмим.
Боларның барысы да ниндидер бер йомык, төгәл билгеләнгән пространствода булды.
Иң мөһиме шунда: моның мәгънәсе бар иде – барысы да миңа һәм әлеге җемелдәвекләргә билгеле булган ниндидер бер кагыйдә яки закон буенча барды.
Җемелдәвекләр санының артуында һәм кимүендә, шахмат тәртибендә, ниндидер арифметик прогрессия туды.
Бу җемелдәвек әле чиксезлеккә китеп, әле, шул ук мизгелдә артып яки кимеп, миңа якыная иде.
Җемелдәвекнең бер көчәеп, бер кимеп торуы йөрәк тибешемә туры килә иде...
Бертуктаусыз эзәрлекләүдән арыган һәм гаҗиз булган мин, нишләптер, урамда уянып киттем – кояш нурлары күзләрне чагылдыра, янымда кулларымнан тотып кочагына алган әбием басып тора. Салкын тиргә чумып саташып ятканда, урынымнан сикереп торганмын да өйне һәм ишегалдын тиз-тиз үтеп, кояш нурларына күмелгән урамга чыкканмын һәм шунда аңыма килгәнмен.
Тиздән авырудан арына башладым...
...Иң матур һәм рәхәт төшләр – очып йөргәнеңне күргән төшләр.
Шулкадәр җиңел очасың; гәүдәң, тәнең авырлыгын да тоясың үзе, җирдән яки идәннән җиңел генә этеләсең дә өскә, югарыга очып менеп китәсең.
Күп очракта бүлмә буйлап кына очтыра.
Ә кайчакта, имеш, сине кемдер эзәрлекләп куып килә, ә син тиз генә этеләсең дә югарыга очып китәсең, куып килүче сикереп тотмакчы, тик аның буе җитми. Мондый вакытта үзеңне җиңүче итеп сизәсең.
Очкан чакта гаҗәеп җиңеллек, рәхәтлек тоясың, хәтта җиңелчә генә башың да әйләнә...
...Миңа биш яшь. Яки шул тирә.
Кич белән урамнан безне өй турыннан чәчләре агарган, сакаллы бер бабай узып китте.
Аны күргәч, зиһенемне күптән онытылган дип йөргән бер уй кисеп үтте - әйләнә-тирәм һәм Мин үзем бу дөньяда вакытлыча гына, кунак кына икән бит...
Курку белән өметсезлекне кабат тойдым мин ул чакта.
Тик, мин моны әле беренче мәртәбә генә тоям, диеп уйладым.
Нәкъ менә шул мизгелдә “үлем” дигән сүзнең мәгънәсенә төшендем мин. Коточкыч бер курку белән. Болар бар да минем җанымда, минем аңымда иде.
Мин менә шулай итеп өлкәнәйдем.
Үзгәрә башладым.
Бу дөньяны аңлый башладым.
1990 ел, декабрь, Алма-Ата
Достарыңызбен бөлісу: |