2. ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ
Язмамны алга таба дәвам итәр өчен, бәян ителгән мәгълүматның чыганагы турында тулы ачыклык кертү максатында, аңлатма бирү кирәктер.
Шулай итеп, алдагы язмамда, фәннигә караганда, күбрәк публицистик язмамда, төрле авторларның кырыктан артык хезмәте файдаланылачак. Аларның кайберләре турында, югарыда күрсәтелгәнчә, текстның үз эчендә әйтелә, әлеге мәсьәләне ачыклауга үз өлешен керткән башка хезмәтләр арасында исә түбәндәге хезмәтләр бар1:
“Путешествие Ахмеда Ибн-Фадлана на реку Итиль и принятие в Булгарии Ислама” – борынгы кулъязма буенча, рус телендә беренче мәртәбә 1939 елда басылып чыга;
Г.Исхакый. “Идел-Урал” – Беренче мәртәбә 1933 елда – Берлинда татар телендә; Парижда – рус һәм француз телләрендә; 1934 елда – Токиода япон телендә; 1938 елда – Варшавада поляк телендә; 1988 елда Лондонда инглиз телендә басылып чыга;
В.Имамов. “Татарларның яшерелгән тарихы”;
Ф.Хуҗин, А.Ситдиков. “Борынгы Казан – замандашлар һәм тарихчылар күзлегеннән”;
Д.Исхаков. “Татарлар” хезмәте;
А.Закиров. “Россия тарихының “караңгы почмаклары”;
Р.Фәхретдинов. “Алтын Урда һәм татарлар”, “Халык күңелендә ни бар?” һәм “Мин – татар улы”. Р.Фәхретдин. “Алтын Урда ханнары”;
Р.Салихов һәм Р.Хәйретдинов. “Татарстан: татар халкының тарихи һәм мәдәни ядкәрләре (XVIII йөз ахыры – XX йөз башы)”;
“Atlas zur Welt Geschichte” – немец телендә;
Доктор Р.О.Тюрккан. “Кто мы?” – төрек телендә,
Төрки телле халыкларның бөтендөнья корылтаеннан (Әнкара шәһәре, 1996 ел, март);
А.Х.Халиков. “500 русских фамилий булгаро-татарского происхождения”. Бу хезмәт галим тарафыннан тарихи документларга – “Бархатная книга” (кенәз һәм дворяннарның нәсел шәҗәрәсе китабы), рус дворяннарының нәсел тарихы, Россия Империясе дворяннары нәселләренең гомуми тугралыгы, Узган еллар повестьлары, Рус елъязмаларының тулы җыентыгы һәм башкаларга нигезләнеп әзерләнгән;
“Полынь половецкого поля” (“Кыпчак кыры әреме”) – М.Аджиның Евразия төрки халыклары тарихына кызыклы бер карашы;
Җ.Садрижиһанов. “Хатирәләр”;
Бөек тарихчы Л.Н.Гумилевның “От Руси до России” (“Русьтан Россиягә кадәр”), “Открытие Хазарии” (Хәзәр илен ачу”) дигән хезмәтләре. Аның ике хезмәте – “Древние тюрки” (“Борынгы төркиләр”) һәм “Тысячелетие вокруг Каспия” (“Хәзәр диңгезе әйләнәсендә мең ел”) инде югарыда телгә алынган иде;
Шакарим Кудайберды-улы. “Родословная летопись” (“Шеҗире”). Ул 1911 елда Оренбург шәһәрендә “Кәримов, Хөсәенов һәм Компания” типографиясендә басылып чыга;
Франция короле Людовик IX ның илчесе, Фламандрия монахы Гильом де Рубрук. “Көнчыгыш илләренә сәяхәт”;
Рим папасы Иннокентий IX ның илчесе, Францискан монахы Джиованни дель Плано Карпини. “История монголов” (“Монголлар тарихы”). 1911 елда С.-Петербургта А.Суворин нәшриятында басыла;
Ч.Вәлиханов. Әсәрләр җыентыгы, 5 томда;
Бөтендөнья татар конгрессының 1992 елдагы стенографик хисабы;
Е.Кычанов. “Жизнь Темучжина, думавшего покорить мир” (Дөньяны буйсындырырга уйлаган Тимучин тормышы”);
М.З.Зәкиев, профессор. “Татар һәм татар теле тарихыннан”;
М.З.Зәкиев, профессор. “Төрки-татар этногенезы”. Мәскәү – Казан, 1998;
М.Г.Госманов. “Гасырдан-гасырга”. Татар китап нәшрияты, 2004.
Г.С.Сабирҗанов. “Народы Среднего Поволжья и Южного Урала в панораме веков” (“Урта Идел һәм Көньяк Урал халыклары – гасырлар яссылыгында”);
Ш.Мәрҗани. “Казан һәм Болгар тарихы чыганаклары” (татар телендә);
С.Кляшторный һәм Т.Солтанов. “Казахстан. Летопись трех тысячелетий” (“Казахстан. Өч меңьеллык елъязмасы”);
Э.Хара-Давана, доктор. “Чингиз хан как полководец и его наследие” (“Полководец буларак Чыңгыз хан һәм аның мирасы”). Беренче мәртәбә 1922 елда Бельград шәһәрендә басылып чыга;
“Kazan”, The Enchanted Capital, R.Bukharaev, London, 1995;
И.Таһиров, академик. “Бәйсезлек баскычлары” (татар телендә);
З.Краснов. “Великое в малом” (“Кечкенәдә - бөеклек”);
Совет энциклопедик һәм әдәбият сүзлекләре;
А.Чибилев. “Река Урал” (“Җаек елгасы”);
В.Дариенко. “Классовая борьба на Яике в XVII – нач. XVIII вв.” (“XVII гасырда һәм XVIII гасыр башында Җаекта сыйнфый көрәш”);
“Көнбатыш Казахстан тарихының хәл ителмәгән мәсьәләләре” дигән төбәкара фәнни-гамәли конференция материаллары (Гурьев шәһәре, 1991 ел, май);
К.Салгарин. “Династии ханов” (“Ханнар династияләре”);
О.Куленов. “Куликовская битва: истина и легенда” (“Куликово сугышы: хакыйкать һәм риваять”);
“Казахи” (“Казахлар”), тугыз томлык тарихи белешмәлек;
Т.Шоинбаев. “Прогрессивное значение присоединения Казахстана к России” (“Казахстанны Россиягә кушуның прогрессив әһәмияте”);
М.Абдиров. “Хан Кучум: известный и неизвестный” (“Билгеле һәм билгесез Күчүм хан”);
“Евразийское сообщество” журналы мәкаләләре (1997 ел, 3 нче сан), кайбер башка материаллар һәм басмалар.
3. ИДЕЛ БОЛГАРИЯСЕ
... Болгар ханлыгының көнбатыш чиге булып – Сура һәм Ука (Ока) елгалары, көнчыгышта Җаек елгасы торган, төньяк чиге – уңъяк кушылдыклары белән Чулман елгасының урта агымына кадәр җиткән, ә көньяктан хәзәрләр белән чикләнгән, ягъни Самара Борылышына кадәр булган.
Бай урманнар, игенчелек өчен уңдырышлы туфрак, аралашу юллары булып хезмәт иткән зур һәм тирән елгалар, бакыр рудасы, төзелеш ташлары, кыйммәтле җәнлек тиреләре һәм балык – боларның барысы да дәүләтнең зур тизлек белән икътисадый үсешенә ярдәм иткән.
Болгарларда төп дәүләт дине буларак ислам диненең һәм руник язмага алмашка килгән гарәп графикасының раслану тарихы 922 елның маена барып тоташа, ягъни шушы вакыйгалардан соң инде мең елдан артык вакыт (!) үтеп киткән.
Бик еракта калган нәкъ менә шул елда шәһре Болгарга, ягъни Итил елгасы буендагы Бөек Болгарга, болгар патшасы илтабар Шилки угылы Алмышның (Алмасның) чакыруы буенча Багдад хәлифе Әл-Мокътәдирнең үзеннән дипломат һәм тарихчы Әхмәт ибне Фазлан ибне Әл-Аббас ибне Рәшид ибне Хәммәд җитәкчелегендә илчелек килеп төшә. Ибне Фазланның хәлифәткә бу илнең генә түгел, бәҗәнәкләр, төрки угызлар, хәзәр, рус, башҗырдларның (башкорт) да көнкүрешләре, культурасы, теле, сәүдә итүе, һөнәрчелеге, хәрби эше, дәүләт төзелеше турында язган һәм хәзергәчә сакланып калган хисабы бүгенге көндә күп нәрсәләрне ачыкларга мөмкинлек бирә.
Билгеле инде, без ул чордагы Итил буе Болгар дәүләтенә чынбарлыктан торып бәя бирергә тырышырбыз. Шул күзлектән карап, үзенең куәтенә күрә гадәти бер Болгар иле белән һич чагыштырып булмаслык Гарәп хәлифәтенең әлеге илчелеге торган бу чорда феодаль дәүләткә кадәрге типтагы сыйнфый җәмгыятьнең булуын һәм анда төп җитештерүчеләр булып җәмгыятьнең ирекле әгъзалары торуын белербез (А.П.Кавалевский).
Болгарлар Хәлифәттән үз илләренә ислам диненә өндәүчеләрне, мәчет һәм кальга төзелешендә ярдәм итәрлек кешеләр җибәрүне сорыйлар.
922 елның уртасында Җаушир(мә) елгасы ярларында (Хәзерге Чистай районының Яуширмә авылы янәшәсендә. Бүгенге көндә дә бу җирдә “Ханнар буасы” дип аталган урын бар – Ф.Т.) җирле аксөякләрнең – болгар кабиләләре башлыкларының Алмыш хан җитәкчелегендәге корылтае була. Анда ислам дине Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми дәүләт дине дип игълан ителә.
Чынлап та, ул замандагы Көнчыгыш Европага тарихында нәкъ менә Идел Болгарының исламны кабул итүе иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе булып тора.
Бер үк вакытта түбәндәгеләргә дә игътибар итәргә кирәк: вакланып, бүлгәләнеп беткән Рус кенәзлекләре ул көннәрдә әле мәҗүси була, грек православиесе рәвешендәге христиан динен Киев Русе “дин сайлау” дип аталган чордан соң, 988-989 елларда гына, ягъни болгарлар ислам динен кабул иткәннән соң алтмыш ел вакыт узгач кына рәсми рәвештә кабул итә.
Тагын шуны да әйтү зарур: түбән Итил буендагы калган бөтен сугышчан күршеләрнең – башкаласы Итил шәһәре булган хәзәрләрнең хакимлек итүче өстен катлавы – яһүдиләр, ә гади халык мөселман була.
Сүз уңаеннан: X йөздә Итил шәһәре, бөтен Хәзәр иле кебек үк, сәяси сәбәпләр һәм социаль закончалыклар аркасында гына түгел, ә бәлки табигый бәла-каза – трансагрессия, ягъни диңгез өсте биеклегенең күтәрелүе сәбәпле җимерелә. Шәһәр Хәзәр диңгезе төбенә китә.
Бераз соңрак Итил елгасы буенча өстәрәк төрки исем – Хаҗи Тархан (Хаҗитархан) исеме белән яңа шәһәр барлыкка килә. Бу шәһәр - Әҗдәрхан (Әстерхан) ханлыгының башкаласы була һәм, аны Рус дәүләте басып алгач, Әстерхан шәһәренә әйләнә.
Заманында дөньяны кеше сүзеннән генә түгел, үзе күреп белгән һәм Болгарны сәкалибә-болгарларның төньяк дәүләте дип атаган Ибне Фазлан үзенең “Хәлиф әл-Мокътәдирнең Сәкалибә1 патшасына илчесе Әхмәт ибне Фазлан китабы”нда менә нәрсәләр язып калдырган:
“Алар башлыча тары белән ат ите ашыйлар. Шулай булса да, аларда бодай белән арпа да күп. Һәркем үзе өчен чәчә һәм үзенең уңышыннан үзе файдалана.
Патшаның (аны элтабар (илтабар) дип атыйлар) халыкның иген уңышын тартып алырга бернинди хокукы юк. Алар патшага һәр елны йорт башыннан берәр кеш тиресе түли.
Барысының да башында бүрек. Аларның патшасы атта бернинди сакчысыз, озатып йөрүчесез, япа-ялгыз йөри. Ул базардан үткәндә, бар да аягүрә баса, бүреген салып, култыгына кыстыра.
Болгарларның барысы да тирмәдә яши. Патша тирмәсе бик зур, меңнән артык кешене сыйдыра һәм бар җиргә дә әрмән келәмнәре җәелгән. Аның уртасында – Византия парчасы ябылган тәхет. Элтабар белән янәшә патшабикә утыра. Ире янәшәсендә утыру – аларның гадәте.
Элтабар өстәленә бары тик кыздырылган ит кенә куелды. Ул, пычакны алып, иттән бер кисәк кисеп алды да ашап куйды. Моны өч мәртәбә кабатлаганнан соң, пашта иттән янә бер кисәк кисеп алып, аерым өстәл янында утырган хәлиф илчесенә бирде.
Шулай итеп, патша, иң хөрмәтле кунаклардан башлап, тирмәдә булган һәр кешегә үзе кисеп ит биреп чыкты – аларда шундый тәртип икән: ризыкка беркем дә алдан кулын сузмый, үзенә биргәнне көтеп утыра.
Болгарларда тагын бер гадәт бар: яңа туган ир баланы бу малай ир-егет булганчы тәрбияләүдә әтисенә караганда күбрәк хокукы булган бабасы үзенә ала.
Бу җирдә күргән бихисап сәерлекләрнең берсе – еланнарның мыжлап торуы. Шулай күп булсалар да, аларга беркем тими, еланнар да аларга зыян салмый. Аларда әле яшел һәм әче алмалар да күп.
Иң гаҗәбе – чикләвек урманнарының күп булуы.
Урманнарында бал кортлары да бихисап. Алар бу эштә дә белекле – шактый күп бал җыеп алалар. Балдан ясалган эчемлекне сөҗү яки набиз диләр.
Бу илдә, бер җирдә дә булмаганча, яшен күп.
Болгарларда сәүдәгәрләр дә күп. Төркиләр җиренә барып, аннан сарыклар алып кайталар.
Алар шулай ук Вису иленә дә йөриләр, ул җирләрдән бик күп кеш һәм кара төлке кайтаралар”.
Нәкъ менә шул вакытларда Сувар шәһәре X йөзнең соңгы чирегенә кадәр шәһре Болгардан сәяси өстенлеккә (гегемониягә) хокук даулый. 976 елга кадәр Суварда үз акчасы сугыла, әмма ләкин X йөзнең беренче яртысында ук инде Болгарда “баш мәчет” эшләп тора. Шуңа күрә Сувар 976 елдан соң бу шәһәрнең Болгар иленең уртак сәяси үзәге булуын танырга мәҗбүр була (Г.Сабирҗанов).
Шулай итеп, X йөздән Идел буе болгарлары үзләренең көмеш акчасын гарәп язуы төшереп суга башлыйлар: бу исә - эчке һәм тышкы сәүдәнең, икътисадның үсеш дәрәҗәсен билгели торган ачык күрсәткеч. Икътисадта төп урынны игенчелек, тире эшкәртү – күн сәнәгате (мәсәлән, зур осталык белән эшкәртелеп ясалган йомшак күн – “болгар юфте” – дөнья тарихына кереп калды һәм бүгенге көндә дә Үзәк Азиядә һәм Иранда яхшы сыйфатлы күн һәм күн аяк киеме Болгарныкы дип атала), тире иләү сәнәгате, зәрканчылык (алтын, көмеш әйберләр эшләү) һәм корал ясау, кара металлургия (Казан татарларының элгәрләре Европада беренчеләрдән булып югары сыйфатлы чуен койганнар), чүлмәк ясау һәм кирпеч сугу, умартачылык, сәүдә һәм терлекчелек били. Болгар төзүчеләре әле шул вакытта ук сигез манаралы мәһабәт мәчетләре, мәктәпләре, сарайлар, кәрван-сарайлары, үзәктән җылыту һәм вертикаль система белән мунчалары, таш һәм агач торак йортлары, суүткәргеч ясалма каналлары белән дан тота (Г.Исхакый һәм В.Имамов).
Гарәп язучысы ибне Руста язып калдырганча, аларның авылларында һәм Сувар, Биләр һәм Болгар шәһәрләрендә (соңгысы инде ул чакта ук эре сәүдә үзәгенә әйләнә) мәчетләр һәм мәктәпләр була. Алар башында имам һәм мөәдзиннәр (мәзиннәр) тора.
Әгәр беренче чорларда шәһре Болгар Куябтан (Киевтан) шактый кечкенә булган булса, тиздән әһәмияте белән хәтта икенче урында торган Биләр шәһәре кайбер мәгълүматлар буенча 530 гектар җир били. Шул ук вакытта Киев – 150 гектар, Владимир – 160, ә Париж 439 гектар территориягә ия була...
Болгарларны мөселман дөньясына кертү бу халыкның рухи культурасы үсешенә көчле этәргеч бирә.
Бераз соңрак гарәп язуы яңа белемнәр, мөселман юриспруденциясен, яңа фәннәр алып килә. Үзләренең китаплары, шагыйрьләре, галимнәре, тарихчылары, астрономнары һ.б. өлгереп җитә.
Әдәбият дөньясында Кол Галинең “Кысса-и-Йосыф” әсәре – 1212 елда язылган, болгар язма әдәбиятының зур әһәмияткә ия булган хезмәте (автор үзе 1236 елда монгол басып алулары вакытында һәлак була), Сөләйман бине Давыд Сувариның (кайбер чыганаклар буенча - әс-Сәкъсини) (Сувар шәһәре) XII-XIII йөзләрдә язылган “Зөһрәтеррийаз..” китабы, Котбиның бераз соңрак, Алтын Урда чорында язылган “Хөсрәү вә Ширин” поэмасы (1340 ел), Харәзминең “Мәхәббәтнамә”се (1354 ел), Хисам Кәтибнең “Җөмҗөмә солтан”ы (1369 ел), Сәиф-әс-Сараиның “Гөлстан”ы (1391 ел) һәм “Идел буе төркиләре” теле дип аталган телдә, ягъни урта гасыр татар әдәби телендә язылган башка әсәрләр киң танылу таба.
Болгарларның ул вакытта ук тарихи язмалары була, Ягъкуб бине Ногман Әл Болгари тарафыннан XII йөзнең беренче яртысында язылган кулъязма “Болгар тарихы” дип атала.
Хуҗа Әхмәт Болгари “Әль-Җәмигъ”, “Әт-тарика” һәм “Әл-фәваид” дигән хезмәтләр калдыра.
Урта гасырның байтак тарихчылары IX йөздән башлап әле XII йөздә дә чәчәк атып утырган Идел буе Болгар дәүләтен яхшы белгән.
Мәсәлән, танылган инглиз тарихчысы һәм фәлсәфәче Роджер Бэкон үзенең “Opus Magnum” дигән китабында (XIII йөзнең икенче яртысы) болай дип яза:
“Элек Этилия артында команнар Төньякта Бөек Булгария белән чиктәш була. Константинополь, Венгрия һәм Славания арасында яшәүче болгарлар шуннан килгән дә инде. Европада болгарлар күп түгел, алар анда Азиядә урнашкан Бөек Булгариядә яшәүче болгарлар телендә сөйләшә...”
Урта гасырның башлангыч чорындагы тарихи процесслар барышында Казан ханлыгына әйләнгән һәм бүгенге көндә хәзерге Татарстан дәүләте булган Бөек Болгария, нык үскән дәүләт буларак, барлык илләр белән сәүдә итә: болгар күненнән ясалган әйберләр һәм мехлар Литва, Польша, Италия, Фландрияне дә кертеп, Көнбатышның бөтен илләренә дә барып җитә.
С.М.Соловьев дигән рус тарихчысы, Идел буе Болгариясе “сәнәгатьчеләре һәм кәсепчеләре”нең мәгърифәтле цивилизациясен тасвирлап, болай ди: “Бик күптәннән булып узган елларда, рус славяннары әле Ука елгасы буенда христиан чиркәүләре сала башламаган һәм Европа пространствосы дип аталган территорияләрне биләмәгән заманда, болгарлар инде Итил һәм Чулман ярлары буенда Коръән сүрәләрен тыңлаган...”
4. РУСЛАР ТУРЫНДАГЫ
МӘСЬӘЛӘГӘ ЯКЫН КИЛЕП
Иң элек, Идел буе Болгар дәүләтенең руслар һәм көнчыгыш славян кенәзлекләре белән үзара мөнәсәбәтләренә тукталганчы, хронологик тәртиптә кирегә кайтып, аларның борынгырак, әүвәлгерәк тарихына күз салыйк.
Көнчыгыш Европада Висладан алып Дунайга кадәр булган җирләргә таралып утырган һәм өч зур төркемгә - славиннар, антлар һәм венедларга бүленгән славян кабиләләренең элгәрләре турында беренче мәртәбә VI йөздә телгә алына.
Әлеге чорда Днепр яны җирләрендәге славяннар колонизациясенең антлар тармагы күчмә болгар-утугырлар белән күршеләр була. Бу хәл болгар һәм славяннарның үзара этномәдәни багланышларына китерә.
Һуннар яулап алулары чорында антлар гаять зур зыян күрә. Нәкъ шул елларда алар бергәлегенә славян телле дулеблар һәм волыняннар кушыла. Соңга таба антларның бу җирләре Куяб (Киев) каганатының үзәген төзи.
602 елда Паннониядән авар каганы ул вакытта Түбән Дунай белән Азов диңгезенең төньягы арасындагы җирләргә хуҗа булып алган антларга каршы хәрби отрядлар җибәрә. Нәтиҗәдә антлар таркатыла һәм шул сәбәпле алар Днепр буена күптән килеп урнашкан алман (герман) телле руслар белән кушыла.
В VI-VII йөзләрдә көнчыгыш славян кабиләләрен көчләп күчереп утырту дәвам итә.
Бу елларда склавиннарның славян кабиләләре антлар җиренә килеп урнаша һәм алар белән кушылып бетә. Алар яшәгән территория төньякта – Балтыйк буена, ә көньякта Әдрән белән Балканга кадәр җитә.
Көньяк Балтыйк буеннан, Көнбатыш Двина һәм Висла районнарыннан көнчыгышка таба җәелә барып, славян кабиләләре Днепр тирәләренә һәм Ильмень күле бассейнына – герман телле русларның күпсанлы кабиләләре яшәгән җирләргә килеп чыгалар.
VIII йөздә гарәп чыганакларында беренче мәртәбә Куяб шәһәре, ягъни Киев шәһәре телгә алына.
Көнчыгыш Европаның гаять зур территориясе тулысынча күптөрле этник халык – аланнар, болгарлар, хәзәрләр, угырлар һәм славяннар, полян, северян һәм вятичлар кабиләләре, ә Итил – Чулман буе – болгарлар, буртаслар, эрзя, чирмеш, ар, мукшы, чудь, мерей, весь, мурома, пермяклар белән тула.
IX йөз башына славян кабиләләре Днепр буе территориясен биләп ала. Алардан көнчыгыштарак “вәхши халык” – руслар килеп урнаша.
Алар арасындагы мөнәсәбәт гаять киеренке була.
Шул ук вакытта антлар (поляннар) белән руслар локаль масштабта бер этноска кушылу процессын кичерә.
859 елда Борынгы Русь дәүләт буларак формалаша башлый.
Рус елъязмаларында күрсәтелгәнчә, варяг яки рус Рюрик, имештер, Ильмень славяннары тарафыннан кенәзлек итәргә чакырылган була. Ул – Ладогага, ә аның бертуган абыйлары Синеус һәм Трувар Белоозеро һәм Изборскка хуҗа булып алалар.
862 елда Рюрик яңа җирләрне буйсындыра һәм үз биләмәләренең башкаласы итеп Бөек Новгородны билгели. Славян кабиләләре – словен һәм кривичлар, шулай ук фин телле чудь, вес һәм меря җирләрен берләштереп, Рюрик Новгород Русена нигез салучы булып санала башлый.
864 елда Рюрик Аскольд белән Дирны Днепрның түбән агымы буйлап Грециягә җибәрә, юл уңаеннан алар Куябны (Киевне) яулап алалар һәм шуннан соң бу шәһәрне яңа башкала дип игълан итәләр. Әмма алга таба аларның Царьградны да (соңрак – Константинополь, ә хәзер – Истамбул) басып алу нияте барып чыкмый.
879 елда Рюрик вафат булганнан соң, аның Новгородтагы тәхетен скандинавлардан булган профессиональ сугышчы варяг Хельг (Олег) били.
882 елда каган (кенәз) Хельг (Олег) Киевкә бәреп керә һәм анда кенәзлек итүче руслардан Аскольд белән Дирны үтерә. Хельг башкаланы Новгородтан Киевкә күчерә һәм Киев Русеның яңа бөек кенәзе булып китә.
Идарә итү елларында, 882 дән 913 елга кадәр вакыт эчендә ул древляннарны, северяннарны, родимич һәм меряларны буйсындыра, ә Киев “рус шәһәрләре анасы” дип атала башлый.
912-945 еллар – Рюрикның улы, Хельгның (Олег) варисы һәм Рюриковичларның кенәзләр династиясен башлап җибәрүче Ингварның (Игорь) кенәзлек итү еллары.
912 елдан Киев Русе чикләренә беренче мәртәбә бәҗәнәкләр (печенеглар) килеп чыга. Киев белән даими рәвештә сугыша-сугыша һәм аңа гаять көчле басым ясый-ясый, алар Төньяк Кара диңгез буйларында хакимлек итә. Бу хәл 1036 елга кадәр сузыла. Ниһаять шул елда аларны Ярослав Мудрый тар-мар итә...
X йөз урталарында Киев кенәзлеге җитәкчелегендә борынгы рус халкын формалаштыру процессы зур көч белән башланып китә.
Бу чорда кабиләләрнең искечә бүленешләре бетерелә, таркала, кривичлар үзләренең бәйсез яңа дәүләтен – Кыпчак кенәзлеген төзи, ә Киев вятичларны буйсындыра. Аннан соң, 965 елда, бөек кенәз Святослав Игоревич, Идел буйлап төшеп, Хәзәр каганатына җимергеч һөҗүм ясый һәм Итил, Сәмәндар һәм Саркел шәһәрләрен туздыра... (Г.Сабирҗанов).
Безнең алга таба бу чорның хронологик кысаларында М.Аджи хезмәтеннән өземтәләр китерәсебез килә. Аның тикшеренүләре кайберәүләр тарафыннан бөтенләй кабул итмәслек дип саналган, дөресрәге, бүгенге көндә Россия дип аталган дәүләтнең рәсми тарихына каршы килә торган юрамага (версиягә) нигезләнә (төпле чыганаклар булса да).
“Иң әүвәл Бөек дала (Дәште Кыпчак – Дәшт-и-Кыпчак) барлыкка килә, славян иле һәм фин-угыр халыклары кенәзлекләре була. Бу җирләрдә яшәүчеләр чагыштырмача үзара килешеп яши.
Әмма IX йөздә аларга варяглар һөҗүм итә. Башта славяннарны буйсындыра, аннары кыпчакларны буйсындырмакчы була.
Алар басып алган дала (төрки) каганат башкаласы Киев булган “Украина” дип аталган. Каган Аскольд (биредә) соңгы төрки хаким була.
Варяглар Украинаны үзләренчә (русча) Киев Русе дип атыйлар. Алар яулап алган яңа биләмәләрнең барысы да гадәттә “Русь” дип йөртелә. Ак Русь һәм Кара Русь була.
Бу турыда Н.М.Карамзин ике төрле уйга урын калдырмаслык итеп болай ди: “X йөзнең икенче яртысына чаклы диярлек Россиядә ике телдә сөйләшкәннәр...
Рус теле дип Скандинавия теле саналган. Дөрестән дә бу тел күпмедер вакыт кенәзләребез һәм чыгышлары белән норман булган зур түрәләрнең, вельможаларыбызның үзара аралашу чарасы булган, кулланылышта йөргән, әмма акрын-акрын алар, (Дунай) болгарлары славяннар арасында үз телләрен оныткан кебек, бу телдә сөйләшми башлаганнар”.
Варяглар (яки руслар – барыбер) идарә иткәндә, алар буйсынуындагы халык “руслар” дип аталган. “Син кемнеке?” – дип сорагач, славян “русский” яки “русич” дип җавап биргән – “ирекле түгел”, ягъни русларга буйсынулы, русныкы дигәнне аңлата.
Киев Русеның төркичә сөйләшүче халкы рухи яктан нык булган. Кыпчак- украиннар руслар хакимлеген кабул итмәгән, шуңа күрә аларга “русский” дигән исем ябышмаган.
Моңа бәйле рәвештә, Киевкә нигез салуның 1500 еллыгына багышланган бәйрәм барышында булган түбәндәге фактны әйтеп китү зарур:
Радиодан Киев Русеның борынгы православие гыйбәдәтләре, шулар арасында рефрен булып төрки телдә - “Ходай алдында бетен адам ачык булсун” дигән сүзләр яңгырый.
Киев Русенда XVII йөздә чиркәүләрнең таркалуына, бер-береннән аерылуына кадәр, ягъни греклар Рус чиркәвенә көнбатыштан кергән яңалыкларны көчләп таккан, ә Россиядә христианлык исә үзенең борынгы дала йолаларын саклаган һәм үтәгән чорга кадәр, төрки телдә сөйләшкәннәр һәм гыйбадәт кылганнар.
Европа халкы буларак славяннар турында беренче мәртәбә Рим тарихчысы һәм язучысы Плиний Старшийның (24-79 еллар) танылган “Табигый тарих” дигән трактатында телгә алына.
Борынгы славяннарны ул венедлар дип атый. Итальяннар, немецлар, эстоннар һәм финнәр әле хәзер дә аларны шул исем белән йөртә. Ә Россияне Европада еш кына Вения, ягъни венедлар иле дип әйтәләр.
Римның башка тарихчысы Тацит (58-117 еллар) Европаның төньягында, Висла белән Одер арасында яшәүче һәм күчмә терлекчелек белән шөгыльләнүче венедлар җирләре турында киң мәгълүмат бирә.
Ә менә тарихчы Иордан(VII йөз), венедларны искә алып, болай ди: алар үзләренең күпсанлы булуы белән дан тота, эстлар һәм Балтыйк буеның башка халыклары белән күршеләр булып яшиләр һәм үзләрен “словеннар” дип атыйлар.
Аларның элекке үз урыннарыннан Көнчыгышка күчеп китүенең сәбәбе – Халыкларның бөек күчеше, ягъни анда “һуннар” дип йөртелә торган төрки кыпчакларның Европага килүе.
Алар европалы җирле аборигеннарны кысрыклаганга, венедлар да, словеннар да Карпат, Альп, Балканга күчеп китәләр – бүгенге көндә бу җирләрдә Словения һәм Словакия. Аларның икенче өлеше хәзерге Германия, Италия, Польшаның кайбер өлкәләренә һәм Россиянең төньяк-көнбытыш төбәкләренә юнәлә һәм шул җирләрдә инде VI йөзгә тарихчы Иордан билгеләп үткән кабиләләр булып урнашалар.
Славяннар без күз алдында тоткан, без белгән славяннар түгел, бөтенләй икенче халык.
Менә урта гасыр елъязмачысы язмасыннан бер өзек: “Русларда сөрү җирләре юк, алар славяннар җиреннән китерелгәннәр белән генә туклана”. “Руслар славяннарны яулап алырга бардылар” яки “Славяннар русларга ясак түли” кебегрәк фразалар инде гадәти була. Икенче төрле әйткәндә, руслар белән славяннар – икесе ике халык. Алар хәтта янәшә яшәгән халыклар да түгел.
Русларны халык буларак беренче мәртәбә 839 елда дөнья күргән “Бертин анналлары” (“Бертинские анналы”) хәбәр итә. Руслар беркайчан да “славяннар” дигән исемне әле шуның өчен дә кабул итмәсләр иде, чөнки колбиләүчелек һәм коллар белән сату итү чәчәк аткан чорда алар нәкъ менә шул славяннарны, мөһим һәм кыйммәтле тауар буларак, коллыкка сату өчен Византиягә китерә торган булганнар.
Руслар – “варяглар”, төгәлрәк әйтсәк, норманнар яки шведлар. Ул чорда финнар һәм эстоннар Швецияне “Роуссия” дип йөрткәннәр. Эстониядәге шведлар яшәгән урынны да яңа Роуссия дип атыйлар...1
Шулай итеп, М.Аджи тарафыннан Россия ХАКИМИЯТЛӘРЕНӘ, ничек итеп славяннарны русларга әйләндерә алдыгыз? – дигән сорау куела, ә без бу сорауга шул ук хакимиятләргә, Идел буе болгарларын гади генә - татарлар итәргә (хәтта Казан татарлары да түгел) ничек “башыгыз җитте”? – дип тә өстибез.
Достарыңызбен бөлісу: |