5. БОЛГАРЛАР ҺӘМ КИЕВ РУСЕ
Төрки телле Болгар иле үзенең аякка басу һәм үсеше башлангычында яңа барлыкка килә торган һәм үсеш алган рус һәм көнчыгыш славян дәүләтләре – X-XII йөзләрдә Киев Русе һәм XII-XIII йөзләрдә Владимир – Суздаль, Рязань һәм Новгород кенәзлекләре белән үзара тыгыз мөнәсәбәттә, бәйләнештә була.
985 ел – Идел Болгариясе тарихында сизелерлек эз калдырган этап: Киев Русеның бөек кенәзе Владимир Святаславович (үз вакытында болгарлар, Хәзәр иленә һөҗүм иткәндә, Итил буйлап түбәнгә үткәреп җибәргән Святослав Игоревичның улы), төрки угызлар (гузлар) белән берләшеп, беренче тапкыр болгар җирләренә һөҗүм итә.
Сугышта алар җиңә, шулай булса да, үзара килешүгә ирешеп, кире кайтып китәләр. Рус елъязмалары вакыйгаларның болай борылышын түбәндәгечә аңлата: янәсе, бөек кенәз, әсир болгарларны карап йөргәндә, “барысының да күн итекләрдән булуын” күргәч: “Болар безгә ясак түләмәячәкләр, чабаталыларны эзләп китик” (“Сим дани нам не даяти, пойдем искать лапотников”) дип, кире китәргә карар кыла.
Гамәлдә исә Идел Болгариясе белән Киев Русе арасында 985-986 елларда янәшә тыныч яшәү турындагы беренче шартнамә Владимирның болгар ханәкәсе (принцессасы) белән никахлашуы сәбәпле төзелә. Бу шартнамәдә Яклар тарафыннан расланган түбәндәге сүзләр дә була: “Хәтта су төбеннән таш калкып, ышаныч суга батса да, без шартнамәне өзмәбез” (“Даже если камень всплывет и надежда утонет в воде, мы не расторжем наш договор...”)
Шул көннән башлап, рус-төрки никахлары Русь белән Болгария мөнәсәбәтләрендә гадәти хәлгә әйләнә.
Киев Русенда “дин сайлау” дип аталган чор шулай ук игътибарны җәлеп итә.
986 елда болгар хакимнәре, Владимирны үз диненә аудару ниятеннән, Киевка мөселман диндарларын җибәрәләр. Бер елдан соң унлап ир-егет мөселман гореф-гадәтләрен һәм тәртипләрен өйрәнү өчен Болгар иленә килеп җитә.
Әмма Киев, болгарлардан тыш, Византия императоры да, Рим папасы да, яһүдиләр дә үз диннәрен һәм килешүле мөнәсәбәтләрен тәкъдим иткәнгә күрә, Византиягә өстенлек бирә, һәм 988 елда Русьны чукындыру башлана.
Бу хәл, башкаларны да исәпкә алып, Киев Русе белән Идел Болгариясе арасында диннәр һәм рәсми идеологияләрнең каршылыкка керүен дә аңлата.
Инде 990 елларда ук Киев Русе үзе православие диненә өндәүче миссионер ролен уйный башлый – шул ук Болгариягә фәлсәфәче Марк Македонянин җитәкчелегендә үз диндарларын, динчеләрен җибәрә.
Әлеге миссия уңышка ирешмәгәч, 994 елда бөек кенәз Владимир болгар җирләренә яңа походка чыга, бу эше дә уңышлы төгәлләнми.
Ике елдан соң, 996 елда Владимир кайчандыр Идел буена төрки угызлар (гузлар) белән әтисе ясаган походын тулысынча кабатлый һәм хәзәр шәһәрләрен һәм авылларын туздыра, бөлдерә, ә халкына ясак сала. Итил шәһәре таш өеменә әйләнә, борынгы Бәләнҗәр һәм Сәмәндар шәһәрләренең гөрләп үсеп утырган бакчалары, йөзем агачлары бар җирне чорнап алган ялкын эчендә янып бетә.
Шулай итеп, түбән Идел Киев Русе күзәтчелегенә күчә, югары өлеше элеккечә болгарлар кул астында кала, Көнчыгыш Европаның ул чордагы иң көчле ике дәүләте каршылыгы үскәннән-үсә бара.
XI йөз башы Урал тауларының көньяк районнарыннан Түбән Иделгә, аннан Идел аша Тынга (Донга) кыпчак кабиләләренең кубарылып күчүе белән билгеләнеп кала. 1055 елда кыпчаклар Киев Русе чикләренә килеп җитә.
Шул ук вакытта Идел белән Дон арасында, Белая Вежа шәһәре (элекке болгар-хәзәр шәһәре Саркел) тирәсендә кыпчаклардан котылып калган бәҗәнәк (печенег) урдасының бер өлеше күчмә тормышын алып бара.
Болгар сәүдәгәрләре 1006 елда Киевта Болгария сәүдәгәрләренә рус территориясендә “... бөтен җирдә барысына да ирекле сәүдә итү, ә рус сәүдәгәрләренә ... Болгарга бернинди шикләнүсез килеп сату итү мөмкинлеге бирү...” турында шартнамә төзи.
Аннан соң, корылык елларында, Бөек Болгар иле русларга берничә мәртәбә ярдәм итә.
Мәсәлән, 1024 ел алдыннан рус елъязмачылары Русьта коточкыч ачлык булуын болай дип терки:
“... бар халык Итил буйлап Болгарга барып, аннан бодай белән иген ашлыгы алып кайта һәм бары тик шул ашлык белән тукланып яши.” (... Идоша по Волзе все людие в Болгары и привезоша пшеницу и жито, тако от того жита кормяхуся.”).
Шундый ук хәл 1229 ел алдыннан да, ягъни 200 ел үткәч кабатлана. Монголлар басып керүе алдыннан В.Н.Татищев теркәп куйган елъязмаларда яңадан шуңа охшаш язма бар:
“Бу вакытта бөтен Русьта ачлык ике ел дәвам итте һәм кешеләрнең күбесе үлеп бетте, бигрәк тә Новгородта һәм Белоозерода, әмма болгарлар, тынычлык китереп, Итил һәм Ука буйлап русларның бөтен шәһәрләренә иген ашлыгы ташыды, аларны сатып, зур ярдәм итте. Болгар кенәзе бөек кенәз Юрийга бүләк итеп 30 насад ашлык җибәрде” (“В сие время глад был по всей Руси два года, и множество людей по-умирало, а более в Новеграде и Белоозере, но болгары, учиня мир, возили жито по Волге и Оке во все грады русские, и продавали, тем великую помочь сделали. Князь же Болгарский прислал в дар великому князю Юрию 30 насадов с житами”.
Әмма XI йөздә рус феодаллары Ука елгасының түбән агымында, мурома һәм мордва җирләрендә ныгып алганнан соң, беренче мәртәбә православие динендәге славяннар һәм мөселман болгарлар якын күршеләр булып кала. Аларның сәүдә мәнфәгатьләре кисешендә асылда ике цивилизация – Көнчыгыш һәм Көнбатыш цивилизациясе тоташа.
Шулай итеп, 1088 елдан алып монголларның болгар җирләрен яулап алуы башлануга кадәр Идел – Ука елгалары арасындагы гаҗәеп киң территория бер яктан – Идел Болгариясенең, икенче яктан Владимир – Суздаль кенәзлегенең, Рязань белән Муромның каршылык күрсәтү мәйданына әйләнә.
Шулай да, бернигә дә карамастан, болгар белән русларның сәүдә элемтәләре һәм башка төр багланышлары, әле үз вакытында ибне Фазлан күрсәткәнчә, тора-бара нигездә ныгый.
Мәсәлән, Болгариядән Киевка кадәр сузылган, көнбатыш белән көнчыгышны бәйләүче сәүдә кәрваны юлы монгол басып алуларына кадәр дә, Алтын Урда, Казан чорында да үз вазыйфасын үтәп торган. Әлеге болгар-бортас һәм Киев-рус юлының гомуми озынлыгы 15 мең чакрымны тәшкил иткән, ә юлының урта бер җире – Дон тирәсе (Подонье) төркичә яки кыпчакча – “Урта юл” дип аталган... (А.Х.Халиков).
Л.Н.Гумилев та болгарлар белән руслар арасындагы уңай мөнәсәбәтләрне җөпләп болай ди: “Славяннар христиан динен алып, Иделдәге төрки халыклар мөселман булып калсалар да, бу ике халык арасындагы мөнәсәбәтләр 250 елдан артык вакыт дәвамында, аларны Бату хан гаскәрләре тар-мар иткәнчегә кадәр, яхшы булып кала биргән”.
6. БӨЕК БОЛГАР ИЛЕ
МОНГОЛЛАРГА КАДӘРГЕ ЧОРДА
XI йөзнең беренче унъеллыклары ахырына таба Алтай тауларыннан Дунайга кадәр (һәм Дунайны да кертеп) сузылган гаять зур территориядә тулы хокуклы хуҗалар булып төрки телле күп санлы күчмә кабиләләр яши.
Урал буе далаларында һәм Хәзәр диңгезе түбәнлегендә бәҗәнәкләр кул астындагы кабиләләр бергәлеге хакимлек итә. Кара диңгез буе далалары исә, соңрак көньяк рус җирләре дип аталса да, ул чакта кыпчаклар кулында була.
Бөтен бу киңлектә этнослар арасында аралашуның гомумкулланылыштагы теле – төрки тел була. Монда этнослар, кабиләләр, гореф-гадәт, йола-традицияләр, рухи һәм матди культура элементлары һәрвакыт кушылып, бер-беренә катышып тора.
Әлеге процесслар Тын (Дон) буе районнарында: хәзәрләр белән руслар, төрки телле кыпчаклар белән байтак рус кенәзлекләре халкы арасында бигрәк тә активлаша.
Л.Н.Гумилев әйткәнчә:
“Кыпчаклар яки куманнар – иң борынгы культура халкы”.
XII йөз урталарына таба Донның түбән агымында, Азов буенда ике телле руслардан, дөресрәге, рус-кыпчак телле метислардан торган бродниклар дип аталган байтак санда авыллар яшәп килә. Аларның киләчәк буыннары казаклар буларак таныла.
Ике төрле мәдәният, культура дөньясында: бер яктан – православие (Грузия, Византия, Киев Русе), икенче яктан – мөселман (Урта Азия, Идел Болгариясе, Кавказ) культурасында яшәгәнгә, кыпчаклар аларның мәдәни казанышларын бик тиз үзләштереп алалар.
Кыпчаклар Идел буе болгарлары белән тыгыз бәйләнештә яши – хәрби хезмәткә яллана, уртак гаиләләр кора, Болгар җирендә урнашып кала, игенчелек, һөнәрчелек, сәүдә осталыгына өйрәнә.
Шулай итеп, төрки-кыпчак дөньясы монголларга кадәр чорда Көнчыгыш Европаның барлык халыклары тормышында да гаять зур этнолингвистик һәм этномәдәни роль уйный (Г.Сабирҗанов).
Әндәлүстән (Әндәлес) 1135 һәм 1155 елларда шәһре Болгарга килгән танылган гарәп сәяхәтчесе һәм галим Әл-Гарнатый “Көнбатышның кайбер могҗизаларының ачык бәяны” дигән китап яза. Анда ул болай ди:
“Ә Болгар шулай ук зур шәһәр, тулысынча нараттан төзелгән, ә шәһәр диварлары – имәннән. Аның тирәсендә исә иксез-чиксез (төрле) халык...”
Шундый ук сүзләрне Болгарга 1145 елда килгән һәм аның төзелешләрен, корылмаларын Византиянеке белән чагыштырган икенче бер гарәп авторы (Әл-Җавалики) да яза.
Ул чорда Болгариядә Сувар шәһәре - әһәмияте буенча икенче урында, Ашлы (Ошель) шәһәре өченче урында тора.
Рус сәүдәгәрләренең сәүдә өлкәсендәге көндәшләре (конкурентлары) – Идел Болгариясе белән сугышлар – бөек Киев кенәзе һәм Владимир Мономахның Долгорукий кушаматы алган улы Ростов-Суздаль кенәзе Юрийның тышкы сәясәтенең төп юнәлешләренең берсе була.
Долгорукийның ике мәртәбә өйләнгән – беренче тапкыр кыпчак кенәзе кызы белән, икенчесендә Болгар ханы кызы белән никахлашкан улы Владимир кенәзе Андрей Боголюбский шундый ук сәясәтне алга сөрә.
1164 елда чираттагы һөҗүмнәренең берсендә Боголюбский Болгар иленең берьюлы биш шәһәрен җимерә һәм талый. Шуннан соң болгарларның баш каласы илнең түренә - Биләр шәһәренә күчерелә.
Үз чиратларында болгарлар да, җавап йөзеннән, русның Муром, Рязань һәм башка шәһәрләренә һөҗүмнәр ясый.
Болгариядән көньяктарак урнашкан кыпчаклар иленнән – Дәште Кыпчактан да, болгар җирләренә еш кына яу килә.
Шулай итеп, XII йөздә үзара рус-болгар мөнәсәбәтләре феодализм чорына күрә гадәти була – чит җирләр байлыгын талап алу һәм колларга әйләндерү һәм коллар базарларында сату өчен әсир төшерү максатында алып барылган хәрби бәрелешләр белән характерлана.
Территорияләрне басып алу планнары әлегә булмый.
XIII йөз дә килеп җитә.
Руслар һәм болгарлар бер-берләрен чиратлашып талаган һәм рус кенәзлекләре үзара сугышлар белән алга таба да бүлгәләнүен дәвам иткән арада, Байкал артындагы ерак далада һәм Монголиянең төньяк-көнчыгыш районнарында киләчәктә бөтен дөньяны тетрәндерәчәк башлангыч феодаль дәүләт барлыкка килә.
1206 елда Бөек Монголия империясенә корылтайда Чыңгыз хан (төрки-монгол теленнән – “диңгез”, “дәрья”, “иксез-чиксез”, “бөек”) титулын алган кырык дүрт яшьлек Тимучин нигез сала һәм җитәкли.
1219 елда аның гаскәре Урта Азиядәге Харәзем (Хорезм) шаһлары дәүләтенә басып керә; 1222-1223 елларда Иран аша – Кавказ артына, Төньяк Кавказ далалары буйлап кыпчакларга чыга.
Кыпчак ханы Котяк ярдәм сорап үзенең киявенә - Галиция кенәзе Мстислав Удалайга мөрәҗәгать итә, һәм Киевта рус кенәзләре съездында монголларга каршы бергәләп сугышу турында карар кабул ителә.
Әмма 1223 елның 31 маенда Калька сугышында 80 меңлек рус-кыпчак гаскәре тар-мар ителә.
Руслар белән кыпчакларны зур уыш белән җиңгәннән соң, якынча биш меңлек монгол1 отряды Идел Болгариясенә юнәлә.
7. МОНГОЛЛАРНЫҢ БОЛГАР ИЛЕНӘ БАСЫП КЕРҮЕ
Шул рәвешчә, Болгар дәүләтенең алга таба үсеше монголларның ябырылуы, басып керүе аркасында туктап кала. 1223 елның көзендә Җэбе белән Сүбәдәй җитәкчелегендәге беренче һөҗүмне, руслар белән кыпчаклардан аермалы буларак, болгарлар кире кайтара, ә монголлар ул чакта беренче мәртәбә җиңелә.
Монголлар басып алган Харәзем һәм Дәште Кыпчак Чыңгыз ханның өлкән улы Җучи хакимлегенә бирелә. Әмма 1227 елда ул вафат булганнан соң әлеге олыс аның улы Батыйга күчә.
Шул ук вакытта кыпчакларның байтак нәсел төркеме, монголлардан качып, Венгриягә, Литва кенәзлегенә, Ростов-Суздаль җирләренә китә.
Болгарның үзендә исә маҗар кабиләләренең бер өлеше генә яшәп кала. Венгрия монахы Юлиан аларны шунда очрата.
Чыңгыз хан ихтыяры, таләбе белән монголлар өчен яңа җирләрне яулап алуның мөһим юнәлешләреннән берсе – Төньяк илләр. Шуңа күрә 1229 елда аларның 30 меңлек гаскәре Уралга, Хәзәр диңгезе буйларындагы далаларга һәм Идел буена юнәлә.
Кукдәй белән Сүбәдәй гаскәре, Җаек елгасын кичеп, Хәзәр каганатына бәреп керә һәм хәзәр халкы яшәгән Саксин шәһәрен яулап ала.
“... һәм кыпчаклар түбәннән Татарлардан алда Болгарларга йөгерделәр...”
Шуннан соң монголлар, Җаек янында сакта торган болгар отрядларын тар-мар итеп, Болгарга кабат һөҗүм ясый, әмма болгарлар 1229 елда да алар һөҗүмен кире кайтара.
Барлык бу вакыйгалар болгар хакимнәрен күрше рус кенәзлекләре белән мөнәсәбәтләрне яхшырту юлларын эзләргә мәҗбүр итә. Шул ук 1229 елда болгар ханы бөек Владимир – Суздаль кенәзе белән тынычлык турында килешү төзи һәм шул ук елда – иген уңмаган һәм ачлык елында – болгарлар Руська ярдәм кулын суза.
1232 елда монголлар яу белән Болгарга өченче тапкыр китә. Шул чорның елъязмаларында болай диелә:
“татарлар килделәр һәм Бөек шәһре Болгарга җитәрәк туктап кыш чыктылар”. (“придота татарове и зимовата не дошедше Великого града Болгарского”).
1235 елда Чыңгыз хан варисы, Монголия империясе каганы Үгәдәй гомуми корылтай җыя, һәм анда:
“Батый станы янәшәсендәге һәм әлегә тулысынча буйсындырылмаган, үзләренең күп санлы булуы белән горурланучы болгар, ас һәм рус илләрен яулап алырга.” (Иран (фарсы) тарихчысы, монгол яулап алулары елъязмачысы әл-Җувайни) – дигән карар чыгаралар.
Һәм, шулай итеп, Көнчыгыш Европага моңарчы күз күрмәгән походка әзерлек башланып китә.
Монголларның һәм Үзәк Азия (монгол) татарларының күп санлы гаскәре 1236 елның июнендә Җаек елгасы тирәсендә туплана башлый.
“... Сугышчыларның биниһая күплегеннән җир ыңгырашты һәм гүләде, ә яуларның иксез-чиксез булуыннан кыргый җәнлекләр һәм ерткыч хайваннар катып калды”. (Әл-Җувайни).
Шул ук елның көзендә Батый ханның 150 меңлек гаскәре Болгар иленә бәреп керә һәм Бөек шәһре Болгарга юнәлә. Шәһәрне батырларча саклауга да карамастан, 45 көнлек камалыштан соң башкала җиңелә, һәм Болгар дәүләте коточкыч җимерелүгә дучар була. Башка – Биләр, Кернек, Юкәтау (Җүкәтау), Сувар шәһәрләре дә җир йөзеннән юк ителә.
Игътибар итик: Батыйның шул ук гаскәре икенче елда Русның бөек кенәз Георгий Всеволодович утырган баш шәһәре Владимирны бары тик 5 көндә яулап ала. Рязань шәһәрен дә биш көн эчендә җимерә...
1236 елда Лаврентьев елъязмасында, зур кызгану белән:
“Көнчыгыш иленнән Болгар җиренә имансыз Татарлар килде һәм шанлы Бөек Болгар шәһәрен алды, һәм коралы белән картлардан алып, нәни сабыйларга кадәр кырды, һәм күпләгән тауар алды, ә шәһәрне ут җибәреп яндырды, һәм аларның бөтен җирләрен буйсындырды” – диелә.
(“Придоша от Восточной страны в Болгарьскую землю безбожнии татаре, и взята славный Великий город Болгарьский, и избита оружием от старца и до сущаго младенца, и взята товара множество, а город их пожгота огнем, и всю землю их пленища”).
Батыйның Европага походының баштагы чорындагы мондый кансызлыгы, бер яктан, болгарларга каршы беренче мәртәбә яу чапканда зур югалтулары өчен үч алу булган булса, икенче яктан, киләчәктә булачак дошманнарына курку салу, котын алу теләге белән аңлатыла (Э.Хара-Даван).
Болгар илендә каршылыкның төп чыганакларын бастырып, монголлар 1236 елның көзендә һәм 1237 елның кышында башкортларны, аннары, хәзәр һәм кыпчакларны тар-мар итеп, мордваларны буйсындыра.
1237 ел ахырында рус җирләрен – Рязань, Коломна, Москва, Владимир, Ростов, Углич, Ярославль һәм башка шәһәрләрне яулау башлана. 300 шәһәрнең ундүрте яндырыла һәм тулысынча җимерелә.
1238-40 еллар дәвамында монголлар тарафыннан Тюржок, ике айга якын каршылык күрсәткән Козельск, аннан Переяславль, Чернигов, Кырым, Киев, Галицко-Волын җирләре, Польша, Венгрия яулап алына.
Монголларның төп көчләре Көнчыгыш Европада булган чагында, 1239 елда, мордва һәм руслар, ә 1240 елда Идел Болгариясендә баш күтәрәләр.
Шул вакыттан башлап, болгарларның монголларга каршылык күрсәтүе, кайбер туктап торулар белән, 40 елга якын дәвам итә. Бу хәлне асылда болгарларның икенче җиңүе дип санарга була, чөнки монголларның алга таба Көнчыгыш һәм Үзәк Европага басып керүен тоткарлап торуда аларның шиксез өлеше булып тора.
Бары тик Чехиядә, Оломоуц шәһәре янындагы Морава елгасы буенда нык арыган монгол гаскәре җиңелеп, ә Каракорумда бөек каган Үгәдәйнең вафатыннан соң гына 1242 елда Батый үз гаскәрен кире көнчыгышка бора.
Европага һөҗүмен туктатып торып һәм кире кайтып, Батый, алга таба буйсындырылган рус җирләрен Идел буенда тиз арада барлыкка килгән Алдын Урда дәүләте составына кушудан баш тартып, тынычсыз, һәрвакыт болганып торган Болгарда үзенең вакытлы ставкасына нигез сала (1242-1246).
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Русь дәүләте дә яулап алучылар белән бу көрәштә болгарларга ярдәм итеп тора (А.Х.Халиков).
Һәм XIII йөзнең урталарында агрессордан күргән күп газапларга түзеп торган һәм башка төр бәла-казадан (чума, корылык) интеккән Идел буе болгарлары кайбер урыннарда төпләнеп калып, үз иленең төньягына күчеп китә башлый. Соңыннан күренгәнчә, бу төпләнү вакытлыча гына булмый, гомерлек яшәү урынына әйләнә.
Шундый җирләрнең берсе – Казансу ярындагы әүвәл Болгар-әл-Җәдид яки Яңа Болгар, аннан соң Казан дип аталган элекке чик буе шәһәрчеге.
Шулай итеп, 1236 ел вакыйгалары белән Идел Болгариясенең мөстәкыйль үсеше туктала.
Монгол басып алулары болгарлар язмышында гына түгел, аларның күршеләре – башкорт кабиләләре, Хәзәр диңгезе буендагы хәзәрләр, Дәште Кыпчак җире кыпчаклары, бортаслар, мукшы, эрзя, мишәр, рус, чуаш-вирьял, чирмеш, арлар язмышында да кискен борылышларга китерә.
Идел Болгариясе монголлар килгәнче Русьта, Урта Азия илләрендә, Персиядә, гарәп дөньясында һәм Көнбатыш Европада уңышлы үсеп килүче халык дәүләте буларак киң танылу таба.
Ул – кырларының уңдырышлылыгы, мал-туарының күплеге, һөнәрчеләренең осталыгы, сәүдәгәрләренең булдыклылыгы, мәдәниятенең үзенчәлекле булып аерылып торуы белән шөһрәт казанган дәүләт була.
Монгол басып алуларына кадәр болгарларның рухи культурасы үсешенең иң югары ноктасы булып алда телгә алынган Кол Галинең 1223 елның маенда язып тәмамланган “Кыйсса-и-Йосыф” поэмасы тора.
Идел Болгариясе Идел буенда һәм Урал буенда, ягъни Идел-Урал елгалары арасында яшәүче башка халыкларның этногенезында, социаль һәм рухи тормышында да гаять зур роль уйный.
Яңа чорга, үз бәйсезлеге өчен Казан дәүләтен төзегәнгә кадәр дәвам иткән көрәш чорына аяк баскан Болгар дәүләтенең эшчәнлек нәтиҗәсе менә шундый...
8. БОЛГАР ИЛЕ ҺӘМ АЛТЫН УРДА
Болгар тарихының нәкъ менә бу чоры Россия хакимияте һәм тарихчылары тарафыннан төрле, башлыча сәяси интерпретацияләүгә (төрлечә аңлатуга) дучар ителгәнгә күрә, ул бүгенге көндә принципиаль кызыксыну уята, чөнки монголлар явы һәм Болгар дәүләтен басып алу, җимерү алга таба болгарларга яңа этноним – “татарлар” дигән исемне ябыштырып калдыруда төп сәбәп була.
Болай итеп яңа исем тагуның сәбәпле бәйләнеше турында берничә юрама йөри. Без исә аларның берсенә тукталырбыз һәм вакыйгаларның алга таба үсешен күзәтүне дәвам итәрбез.
Моннан тыш, түбәндәге хәл турында да бәян итү кирәктер: Россия тарихында бүгенге Казан татарлары үткәненнән нәкъ менә әлеге чор – 1236 елдан – монгол яулары Болгар дәүләтен тар-мар итүеннән алып, 1437 елга – Казан ханлыгы төзелгәнгә кадәр вакыт аралыгы бары тик бер үк халык язмышын бергә бәйләп торучы җепне өзәр өчен генә сызылып атыла...
Көнчыгыш Европада яңа дәүләт – Алтын Урданы төзи башлау вакыты 1243 елга туры килә.
Ул чакларда Батый ханның вакытлы ставкасы шәһре Болгарда була.
Болгарлар каршылыгын, бузасын бастырганнан соң һәм монда яшәүче халыкның күп өлеше кырылганнан һәм Идел буе болгарларының дәүләтчелеге тәмам бетерелгәннән соң аларның бай, төзекләндерелгән җирләренә монголлар көньяктан килгән, яңа хуҗаларда сак хезмәтен башкаручы һәм аларга хезмәт күрсәтүчеләр белән тәэмин итеп торучы кыпчаклар күчереп утыртыла башлый.
Идел буе Болгариясенең суварлар яки савирлар яшәгән үзәк районнары иң зур зыян күргән, иң күп интеккән өлеше була.
Монголия башкаласы Каракорумда XIII йөз урталарында барган үзара низаглар, бәрелешләр һәм хакимлек итү өчен көрәш аны аерым кенәзлекләргә тарката. Нигездә Дәште Кыпчак территориясен биләгән Алтын Урда дәүләте дә шул исәптә була.
Алтын Урданың беренче Ханы – Батый (Бату, 1243) хан. Әмма бу чорда Урда Монголия империясенең бер өлеше була. Шулай булса да Батый үз акчасын сугуга ирешә, моны 1967 елда шәһре Болгарда табылган көмеш тәңкәләр хәзинәсе дә раслый (Г.Федоров-Давыдов. “Болгардан XIII йөз көмеш тәңкәләренең ике хәзинәсе”).
Дәүләтләрнең башкалалары Идел буена урнаша: алар үз ханнары исемен йөртә. Башта Сарай-Бату1 шәһәре була (1254-1480). Хәзерге Әстерхан өлкәсенең Селитренное авылы тирәсендә була ул. Аннары – Сарай-Бәркә шәһәре (1260-1395). Ул хәзерге Волгоград өлкәсенең Царев авылы янында урнашкан була.
Болгар иле, Алтын Урда хакимлегенә күчерелгәч, ике олыска – Болгар һәм Мукшы олысларына бүленә.
Урта Идел тарихының монгол яулап алулары чорының демографик аспектларын караганда, түбәндәге мөһим хәлләрне дә күздә тотарга кирәк: Батый гаскәрләрендә үз монголлары һәм Үзәк Азия (монгол) татарларының саны 9 мең гаиләдән артмый, ягъни барлыгы 40-45 мең кеше була. Алтын Урда төзелгәннән соң 1243 елда монголларның төп көчләре кире Монголиягә әйләнеп кайта, ә бер өлеше Руська һәм Көнчыгыш Европа илләренә яу белән барганнан соң Идел буенда утырып кала.
Монда гомумкабул ителгән бер нәрсә бар: ханлык монголлар тарафыннан төзелгән булса да, анда ханнар үзләре һәм хәрби аксөякләрнең бер өлеше генә этник монголлар, ә халыкның төп өлешен болгарлар, хәзәрләр, кыпчаклар һәм төркиләр тәшкил итүе принципиаль булып санала (Г.Исхакый).
Идел буеның төп халкы бу вакытка 700 мең кеше исәпләнә, ә даладагы кыпчаклар санының исәбе юк, исәпкә бирелми.
Бу этномәдәни мохиттә монголлар шулкадәр аз була, алар тиз арада кыпчак телен өйрәнергә мәҗбүр булалар, чөнки бу тел инде XI йөздә үк Кара диңгездән алып Идел буе Болгариясенә кадәр этникара аралашу чарасы вазыйфасын башкара.
Шулай итеп, икътисадый һәм мәдәни яктан нык үсеш алган, әле монголларга кадәр үк кыпчаклар белән аралашып яшәгән болгарлар һәм аларга якын һәм болгарлашкан бортаслар үз мәдәниятен һәм телен Урда халкына тарата.
Нәкъ менә бу хәл, шулай ук Батый ханнан соң хакимлек иткән Бәркә ханның һәм Алтын Урданың башка феодалларының 1261 елда ислам динен кабул итүе алга таба Алтын Урданың үз эчендә билгеле бер этно-мәдәни үзгәрешләргә китерә.
Ислам динен кабул иткәч, Бәркә Хорезм һәм Болгарның мөселман сәүдәгәрләренә һәм руханиларына йөз тота.
Шул ук вакытта Идел-Чулманда элекке болгар администрациясе тулысынча юкка чыгарыла. Аны әле Батый хан хакимлеге вакытында да җирле борынгы династия вәкилләре җитәкләгән була. Ә шәһре Болгар үзе XIII йөзнең 50-60 нчы елларында Алтын Урда ханнарының җәйге резиденциясе була, шуңа күрә биредә торгызу эшләре алып барыла, яңа мәчетләр, сарайлар, мәһабәт мунчалар салына.
Чираттагы хан Менге-Тимур үз исемен куеп акча да суга, һәм аның заманында 1269 елда өч олыс хакимнәренең Талас елгасы буенда (Казахстан) үткәрелгән корылтаенда Алтын Урда тулысынча мөстәкыйль дәүләт булып аерылып чыга.
Ул чорда тауар алмашуның, сәүдәнең киң үсеш алуы болгар сәүдәгәрләренең сәүдә-эшмәкәрлек эшчәнлегендә дә уңай роль уйный. Ә рус руханилары шактый йөкләмәләрдән азат ителә.
Әлеге мәсьәләне күздән кичергәндә, түбәндәгеләрне дә исәпкә алырга кирәк:
Монгол аулап алулары – бер нәрсә, Алтын Урда исеме белән мөстәкыйль төрки дәүләтнең яшәве – бөтенләй икенче нәрсә.
Билгеле, һәр төр сугыш вакытында элекке дәүләт, империя җимерелә, аның урынына яңасы төзелә; кешеләр дә, шәһәрләр дә тар-мар ителә, җиңелә, юк ителә.
Әмма монгол яуларыннан иң күп зыян күргән җирләр –Азиянең, ягъни күчмә тормыш алып баручы дөньяның көнчыгыш районнары, шулай ук Хорезм шаһларының Чыңгызга үзирек буйсынудан баш тарткан Урта Азия җирләре.
Көнбатыш илләрендә хәл башкача була: илбасарлар бәреп керү мизгелендә коточкыч тетрәнү кичергән, әмма бирешмәгән һәм ничек тә яшәп калырга тырышкан халык, үзен саклап кала алган.
Бигрәк тә, монголларның утрак тормышта яшәүче халыклар (Русь, Идел Болгариясе, Кырым һәм көнбатыштагы башка җирләр) өстеннән хакимлеге Урда баскакларына ясак җыярга ярдәм иткән җирле, ягъни рус һәм башка феодал-кенәзләрнең югары катлавы аша алып барылган бер вакытта. Шуның өстенә, абсолют азчылык булганга, Алтын Урда монголлары бу җирдә залим режим төзүнең реаль мөмкинлегенә ия була алмый. Ул гына да түгел: биредә урнашып калган аз санлы монголлар тора бара, җирле төрки халык белән кушылып, ассимиляцияләнеп, бу мохиттә “эреп” бетә.
Гарәп тарихчысы, Мисыр солтаны әл-Омариның сәркатибе, Русьта һәм Төньяк Кавказда Алтын Урда ханнары хакимлеге рәвешенә тукталып, болай ди:
“Чиркәсләр, рус һәм ясларның (аланнар, осетиннарның борынгы бабалары) бу илләр солтаннарына (ягъни Алтын Урда ханнарына) каршы торырлык көче юк, шуңа күрә, үз патшалары булса да, алар хакимлеге астындагы халык кебек буйсынып яшиләр.
Әгәр аңа үзләренең буйсынуын күрсәтеп, бүләкләр белән мөрәҗәгать итсәләр, ул аларны тынычлыкта калдыра, киресенчә булганда, аларга һөҗүмнәр ясап, камап торулары белән җәфалый” (Р.Фәхретдинов).
Шулай итеп, килгән монголлар күп санлы, төрки телле җирле халык арасында инде үзләре бик тиз кушылып бетә. XIX йөздә бу дәүләтнең рәсми теле булып гомуми “төрки” тел традицияләренә нык буйсынган һәм беренче чорларда дәүләт теле булган монгол телен тулысынча алыштырган кыпчак теле санала. (М.З.Зәкиев).
Соңга таба бөтен законнар – Алтын Урда ярлыклары бу телдә языла. Алтын Урдага килгәләп торган гарәп сәяхәтчеләре аны монгол ханлыгы дип түгел, ә кыпчак ханлыгы дип атыйлар. (Г.Исхакый).
Менге-Тимур вафат булганнан соң, Алтын урдада 1282 елдан башлап XIV йөзнең беренче унъеллыкларына кадәр акрын-акрын феодаллар арасындагы низагларга, каршылыкларга китергән тәхет өчен көрәш башлана.
Нәкъ менә шул елларда Җүчи хан буыны Ногайның дәрәҗәсе үсеп китә. Аның кыпчак, төрки угыз һәм төрки телле башка этносларны, мангытлар кабиләсеннән торган монголларны берләштергән “нәсел тирмәсе” соңга таба, XIV йөз ахырларына, Итил-Җаек елгалары аралыгындагы олыска ия була һәм ул Ногай (Нугай) Урдасы дип атала башлый.
Бу вакытта, XIII йөзнең соңгы чиреге һәм XIV йөз башында, болгарлар олысы Алтын Урданың икътисадый нык үскән өлкәсенә әйләнә.
“Болгар иленең шәһәр халкы арасында да элекке болгарларның яңа яулап алучылар (нигездә төркиләр) белән, хакимлек итүче аксөякләр йөзендә монголлар белән акрынлап кушылуы күзәтелә башлый.
Шул сәбәпле, Болгария иленең “татар золымы” дип аталган чордагы шәһәр культурасы мөстәкыйльлекнең шундый ук чорының турыдан-туры дәвамы булып тора, һәм гаять зур территорияләрнең Чыңгыз хан империяләренә сәяси берләшүе нәтиҗәсендә бу төбәккә тагын да иреклерәк рәвештә бары тик көнчыгыш йогынтысы гына килеп кушыла алгандыр, мөгаен”. (Н.И.Воробьев – Г.Исхакыйдан).
Алтын Урда халкының гомуми массасы эчендә Итил-Чулман болгарлары авылларда – утрак игенчеләр булып, ә шәһәрләрдә сәүдә-эшмәкәрлек эшчәнлеге, һөнәрчелек традицияләрендә тәрбияләнгән халык булып аерылып тора. Биредә ислам һәм гарәп-мөселман мәдәнияте культурасы торган саен киңрәк җәелә.
Ул чорда шәһре Болгар яңадан Русь, Көнчыгыш Европа, Кавказ, Персия, Урта Азия, Монголия Һәм Кытай сәүдәгәрләре өчен кәрванлы транзит сәүдәсе үзәге буларак киң таныла.
1313 елда Сарайда хан тәхете ислам илләренә һәм сәүдәгәрләргә йөз тоткан аксөякләр даирәсе ярдәме белән Үзбәк Солтан Мөхәммәдкә күчә. Аның чорында Алтын Урда сәяси һәм икътисадый үсешендә иң биек ноктасына җитә.
Идарә итү системасын үзәкләштерүне көчәйтү максатларында, ул элекке олыслар урынына бүгенге өлкәләргә охшаш яңа административ берәмлекләр төзи, аларны әмирләр (кенәзләр) җитәкли. Әлеге идарәләрнең чиновниклары булып казыйлар (судьялар), диван (иң югары түрәләрдән киңәшү органы) сәркатиплары, салым җыючылар, тоткаулы (застава башлыклары), тамгачылар (таможня хезмәткәрләре) һ.б. билгеләнә.
Дәүләтнең бердәнбер дине дип ислам дине игълан ителә.
Бер генә динне раслау биредә гарәп язуының таралуына, гомуми әдәби тел нормаларын, архитектура корылмалары һәм аларның монументаль-декоратив җиһазларының тиешле стилен булдыруга ярдәм итә.
Әл-Омари Үзбәк хан турында мондый сүзләр язып калдыра:
“... үзенең динле булуын ачыктан-ачык күрсәтүче һәм мөселман кануннарын нык үтәүче хан динле саф мөселман...”,
ул үзенең башкаласында
“... фән өчен мәдрәсә төзи, фәнгә һәм фән кешеләренә ихлас бирелгән...”.
Алтын Урданың куәтле хакиме Җанибәк хан (1343-1357) исламның раслануына, ныгуына, фән һәм сәнгатьнең үсешенә тагын да зуррак игътибар бирә.
Бу хәлләрнең барысы да, элекке Идел Болгариясе җирләрендә мөселман руханилары эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудырып, Идел-Уралның төрки телле халыкларын этномәдәни унификацияләүгә, берләштерүгә ярдәм итә, ә бу процессның нигезендә яткан тел – үзәк территорияләрдә яшәүче төп халык – кыпчак теле була. (Г.Сабирҗанов).
Нәкъ менә шул елларда Алтын Урда чоры тарихка зур территорияләрдә шәһәр төзелешенең, мәдәният һәм дәүләт идарәсе үсешенең чәчәк ату чоры булып кереп кала, шуның белән гамәлдә киләчәктә булачак Россия империясенә һәм Советлар Союзына нигез сала.
“Евразиянең монголларга кадәрге шәһәр цивилизациясенең (Урта Азия, Болгар, Кара диңгез буе) иң яхшы, иң алдынгы традицияләрен үзенә җыеп, төрки дөньяның гаять зур байлыгы һәм үзенчәлеге чагылышы булган Дәште Кыпчакның күчмә һәм шәһри культурасы симбиозын да (үзара ярдәмләшеп янәшә яшәвен) кертеп, очсыз-кырыйсыз кыпчак далаларында 150 дән артык (!) шәһәр төзелә.
Шәһәрләрнең исемнәре дә, Көнчыгышның үзе кебек үк, гаҗәп матур, шигъри: Гөлстан, Сарай, Сарайчык, Аксарай, Аккирмән, Актүбә, Шәһәр-әл-Җәдид һ.б.
Ул гына да түгел: әле кайбер шәһәрләр үзләренең күләме һәм халык саны ягыннан Көнбатыш Европа шәһәрләреннән күпкә өстен була. Чагыштыру өчен: XIII йөздә Римда – 35 мең кеше, XIV йөздә Парижда – 58 мең, шул ук XIV йөздә Сарайда 100 меңнән артык (!) кеше яши.
Байтак илләрдән 200 ел буена мөселман дөньясының дөньякүләм сәясәте үзәгендә торган Урдага кызыксынучан сәяхәтчеләр һәм бай сәүдәгәрләр, оста дипломатлар һәм зирәк сәясәтчеләр килеп йөри.
Алар бу дәүләтнең көчле, кодрәтле ханнары белән таныша, анда яшәүче күпсанлы халык турында мәгълүмат туплый, бай базарлары һәм көнчыгышның зиннәтле архитектура үрнәкләрендә төзелгән зур шәһәрләре белән хозурлана.
Моңарчы күрелмәгән хан сарайлары, мәчет-мәдрәсәләр һәм мавзолейлар, мунча һәм кәрван сарайлар, башка корылмалар үзләренең матурлыклары белән таң калдыра”. (Р.Фәхретдинов).
“Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: Алтын Урдада барлык диннәр дә бер үк дәрәҗәдә ирекле була.
Чыңгыз хан кануннары нигезендә динне кимсеткән кеше үлем җәзасына тартыла.
Һәр диннең руханилары салым түләүдән азат ителә.
Гарәп сәяхәтчеләре раславынча, башкала – Сарай зур һәм төзек сәүдә шәһәре була.
Сарай шәһәрендә хан сарайлары, мәчетләр һәм башка диннәрнең гыйбадәт кылу йортлары (храмнар), мәктәпләр, җәмәгать бакчалары, мунчалар һәм суүткәргечләр төзелә.
Әйткәнебезчә, Сарай – сәүдә үзәге, анда даими күпсанлы чит ил сәүдәгәрләре дә яши, тик – аерым кварталларда.
Сарай әле үз вакытының мәдәният үзәге булып та санала.
Алтын Урдада фарфор һәм балчыктан савыт-саба ясыйлар, алтын һәм көмеш тәңкәләр сугалар.
XIV йөзнең беренче яртысына Алтын Урда дөньякүләм әһәмияткә ирешә”. (Г.Исхакый).
Шул ук елларда рус кенәзлекләре арасында, аерым алганда, Мәскәү белән Тверь арасында, сәяси өстенлек өчен көрәш бара – һәрберсе гомумрус метрополиясе үзәге булырга тели.
Үзбәк ханнан Владимир җирләрендә кенәзлек итү ярлыгы алганнан соң, аннары аның сеңлесенә өйләнеп, Мәскәү кенәзе Юрий Данилович Тверьга ханның җәза отрядын җитәкли. Аны 1318 елда төбенә кадәр җимереп, Михаил Тверьскойны җәзалап үтерүгә ирешә.
1327 елда Тверьда шәһәр халкының Алтын Урда илчелегенә каршы бузасыннан соң, инде Мәскәүнең икенче кенәзе Иван I Данилевич Калита шулай ук җәза отряды белән килеп:
“... бөтен Рус җирен кыра” (“... всю землю Русскую положиша пусту”).
Шулай итеп, “... кыргыйлану һәм туганнар арасында ачуланышу куркынычы”н үзенә сеңдергән рус кенәзләре арасында үз-үзен саклап калу һәм читләр байлыгын тартып алу өчен көрәш ахыр чиктә Мәскәүнең җиңүенә китерә. 1236 елда шул уңайдан Успен соборы төзелә, һәм православие чиркәвенең гадәттә башкалада яшәүче башлыгы, элек Киевтан Владимирга күчерелгән кебек, Мәскәүгә күчерелә...
Достарыңызбен бөлісу: |