Тәүфик Кәримов төСЛӘр балкышы


I. “ТАТАР-БОЛГАР – БЕРТӨРЛЕ”



бет5/21
Дата21.06.2016
өлшемі2.06 Mb.
#152424
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   21

I. “ТАТАР-БОЛГАР – БЕРТӨРЛЕ”

– дияләр иде заманында әбием белән әти-әнием. Бу әйтемнең чын мәгънәсен мин бары үсеп җитеп, өлкәнәя башлагач кына аңлый һәм ни икәненә төшенә алдым. Әле анда да бу темага караган төрле әдәбият һәм тикшеренүләрне җентекләп өйрәнгәннән соң гына.

Татар-болгар – бертөрле” (“Татары и булгары – одинаковы”), ягъни алар – бер үк халык, алар арасында бернинди аерма юк. Гасырлар чоңгылында сакланып калып, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән әлеге әйтем русчага шулай тәрҗемә ителә һәм шулай аңлатыла да.

Чынлап та, совет тарихы аның дөньяда булуын нигездә Руська монгол-татарларның басып керүенә генә бәйләгән халыкның мең ярым еллык тарихын ничек итеп төшереп калдырган соң?

Ә бит бу тарих әле XIX йөздә үк Н.М.Карамзин, И.Н.Березин, В.В.Григорьев, Ш.Мәрҗани, К.Насыйри кебек күренекле галимнәрнең һәм башкаларның, Казан татарлары Болгар дәүләтенең төп халкының, ягъни Идел буе болгарларының, беренче мәртәбә хәзерге Кубань территориясендә, Кара диңгезнең төньягында безнең эраның 550 нче елларында ук төрки телле болгар кабиләләре яшәвен раслаган готик анналлар һәм грек телендә язылган тарихи әсәрләрдә телгә алынган төрки телле халыкның тарихи үсеше нигезендә формалашуы турында ике төрле уйга урын калдырмаслык нәтиҗә ясалган булуына да карамастан юкка чыгарылган.

Югыйсә бит катлаулы тарихи процесс нәтиҗәсендә болгарлар Итил (Идел) белән Чулман (Кама) елгалары арасына безнең эраның VII йөзендә үк, ягъни Батый хан ябырылуыннан күпкә алдан килеп урнаша.

Шуның өстенә, нәкъ менә алар, бүгенге Казан татарларының борынгы бабалары биредә, Көнчыгыш Европада беренчеләрдән булып, үз язуын булдыра, югары сыйфатлы чуен коя башлый, канализациясе һәм мунчалары булган искиткеч матур шәһәрләр төзи, тире, алтын, көмешне эшкәртү осталыгына ия була. Ә дәүләтчелегенең тарихы мең елны узып китә...

Бу хәлләр бераз соңрак булганга, хәзер исә тәртип буенча китәрбез.



1. Төрки болгарларның башлангыч тарихыннан1
Кайбер галимнәр фикеренчә, безнең эрага кадәр VIII йөздән башлап безнең эраның IV йөзенә кадәр Евразиянең гаять зур дала киңлекләрендә – Көнбатыш Себер тигезлегеннән Түбән Иделгә, аннан Кара диңгез буйларының Төньягына кадәр җирдә – төрле вакыт аралыгында иран телле халыкның – скиф-сармат кабиләләренең күчмә урыннары җәелеп яткан.

Яңа эра чигендә Түбән Идел буен һәм Хәзәр диңгезе (Каспий) алды түбәнлеген шулай ук иран телле аланнар били.

Әмма бу урында түбәндәгеләрне дә әйтми китеп булмый:

Рәсми тарих фәнендә скиф-сака-сармат-аланнарны иран телле халык дип танучылар булса да, бу теория этимологик, археологик һәм дини-мифологик фактларга нигезләнә алмый...



...Скиф, сармат, аланнарның төрки булуы турындагы ышанычлы чыганаклар безнең көннәргә кадәр сакланган...

...Кайсы яктан гына тикшермә, киммер, скиф, сармат дигән гомуми этнонимнарны йөрткән халыклар нигездә төрки булганнар. Димәк, төркиләр – Евразиядә иң борынгы халыкларның берсе. Аларны Көнчыгыш Европага, шул исәптән Идел-Уралга безнең эраның IV йөзендә генә килә башлаулары турындагы фикер – тарихи уйдырма гына”. (М.З.Зәкиев).
Якынча шул ук елларда, безнең эрага кадәр III йөздән безнең эраның II йөзенә кадәр вакыт эчендә, Үзәк Азиянең Көнчыгыш өлешендә Евразия далалары күчмә кабиләләренең тәгаен билгеле беренче сәяси бердәмлекләренең берсе – Һуннар дәүләте, ягъни Һуннар каганаты оеша. Алга таба ул Европа һәм Азиянең байтак кабиләләре һәм халыкларының катлаулы этник процессларында үз ролен уйный.

Безнең эраның 155 елларында, һуннарның күчмә урдасы тар-мар ителә һәм Үзәк Азиянең көнчыгыш районнарыннан һәм Кытай белән янәшә территорияләрдән сянбийлар тарафыннан кысрыклап чыгарыла. Һуннарның төрки телле өлеше Көньяк Урал буе һәм Түбән Идел аръягы далаларына күчеп утыра һәм, ул җирләрдә якынча инде 10 мең еллап яшәгән фин-угыр кабиләләре белән кушылып яши башлый.

Л.Н.Гумилев фикеренчә, борынгы төрки телле болгарларның бабалары – нәкъ менә югарыда телгә алынган төрки-угыр кабиләләре: сарагырлар, оногырлар һәм уроглар, ә борынгы ватаннары – Көньяк Урал буе санала.

Яңа эра документларында болгарларның элгәрләре, борынгы бабаларының кабиләләре II-III йөзләрдә хәзерге Мордовия, Чувашстан һәм Мари Иле территорияләрендә яшәгән дип исәпләнә.

Бу чор турында үзенең “Борынгы төркиләр” һәм “Каспий тирәсендә мең ел” дигән хезмәтләрендә Л.Н.Гумилев менә нәрсә яза:

“Безнең эрага кадәр VIII йөздә Евразия даласы менә нинди булган: иң әүвәл аңа кадәр биредә яшәгән киммерларны куып җибәргән скифлар өстенлек итә, 500 елдан соң – сарматлар, 700 елдан соң аларны төрки телле азиат һуннар, җирле угырлар (көньяк себер һәм Урал тирәсе фин-угырлары) һәм сарматлар симбиозы – һуннар этносы алыштыра”.

Алга таба болгарлар әлеге күпсанлы төрки кабиләләр составында Җаек һәм Итил елгалары арасындагы далалар аша беренче меңьеллык башында, нәтиҗәдә күчмә кабиләләрнең актив күчешен, этномәдәни бергәлекләрнең кушылуын һәм Рим империясенең җимерелүен китереп чыгарган һәм халыкларның Көнчыгыштан Бөек күчеше дип аталган чорында Европага килеп урнашкан гуннар яки һуннар (die Hunnen) дигән уртак исем белән очрый башлый.

350 елда әле II йөздән үк Урал буеның көньяк-көнчыгышында яшәгән болгарларның элгәрләре кабиләләре һуннар урдасы кабиләләре – савирлар, акацирлар һәм аларга тугандаш утугырлар – басымы астында Азов буе һәм Кубань тирәсе далаларына барып чыга.

Шулай итеп, инде IV йөз урталарында төрки телле болгарлар үз көтүләрен Кавказ тирәсендә көтә башлый, Итил тамагын төрки телле хәзәрләр били, ә Хәзәр (Каспий) диңгезе түбәнлегендә аланнар урнаша.

371-375 елларда, алан, болгар һәм сармат кабиләләрен һуннар тар-мар иткәннән соң, түбәндәге вакыйгалар була:

Арал диңгезеннән көнбатышта аланнарның байтак гасырларга сузылган хакимлегенә чик куела, һәм алар Кавказ якларына китеп бара.

Көнбатыш Казахстан, Урал буе һәм Итил далаларында номад-сарматлар мәдәнияте юк ителә, үзләре Чулман аръягына күченә.

Ә болгарлар, үзләренә кардәш башка төрки-угыр кабиләләре белән берлектә, Көнчыгыш һәм Үзәк Европага юл тоткан һуннар армадасының бер өлешен тәшкил итә.

Әмма 370 елның икенче яртысында ук әүвәл һуннар белән бергә киткән төрки-угыр кабиләләренең шактый өлеше кире, көнчыгышка таба китә башлый: Түбән Итилгә һәм Көньяк Урал буена, әлегә һун империясенә буйсынган территорияләргә юл ала.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Паннониягә, Грециягә, Сүриягә, Мессопотамиягә бәреп кергән һуннар Төньяк Кара диңгез буеның антик дәүләтләренә җимергеч һөҗүм ясый һәм кайчандыр сугышчан, җиңелмәс гот кабиләләре берлеген (союзын) тар-мар итә. Заманында әлеге кабиләләр Сквандинавиядән үз десанты белән китеп, Халыкларның бөтендөнья күчешен башлап җибәрә. Боспор патшалыгын туздырып, һуннар Рим империясен җимерүдә дә катнаша.

(Кайбер тарихчылар фикеренчә, Алмания һәм Англия корольләре династияләре үз башлангычларын һуннарның борынгы бабаларыннан алган).

Византия язма чыганакларыннан билгеле булганча, болгарлар Атилла һуннары белән тугандаш дип саналган. Аның хакимлеге чорында, 434-453 елларда, һун кабиләләренең әлеге хәрби-сәяси коалициясе иң зур куәткә ирешә. Аның сафларында, һуннардан кала, остро-готлар, гепидлар, герул, бастарна, скир, алеман, бургуир, франк, тюринг, турлинг, руг, болгар һәм акацирлар (агадирлар) сугыша.

Нәкъ менә һуннар башта “сигез ай юл озынлыгында, алты ай юл киңлегендә”, ягъни Дунайдан Ленага кадәр сузылган җирдә, шактый соңрак Днепр белән Итил елгалары арасындагы далаларда Дәште Кыпчак (Дәшт-и Кыпчак), ягъни Кыпчак даласында формалашкан дала төркиләренең булачак гаять зур дәүләтенә нигез сала.

Әмма ләкин Атилланың вакытсыз вафаты һуннар арасында эчке бәрелешләргә китерә. Бу бәрелешләр 463 елда болгар кабиләләренең Кавказ артына яу чабуы һәм һуннарның тылын тәшкил иткән акацирларны тар-мар итү белән тәмамлана. Шуннан соң инде һуннар империясе какшый башлый һәм нәтиҗәдә гаять зур киңлекләргә тупланган берничә өлешкә таркала. Төп өлеше Византиядә (Добрудже) төпләнеп кала.

Бу вакыйгалар алдыннан һуннар конфедерациясенең таркалуы чорында, IV-V йөзләрдә, гомумһун мохитеннән төрки телле халыкларның огур кабиләләре төркеме бөтенләйгә бүленеп чыга. Аның иң зур өлешен болгарлар яки булгарлар тәшкил итә. Алар бу җыелма этноним астында берләшә, бергә туплана.

Шулай итеп, Евразия кыпчак даласында акацирларны тар-мар иткәннән соң һуннарны алдагы 200 елда борынгы болгар кабиләләре – кутугырлар (кутругур), утугырлар (утругур), оногурлар, унногундурлар, огрлар (угырлар), сарагурлар, шулай ук Көнбатыш Хәзәр диңгезе буенда көн күрүче ак һуннар дип аталган савирлар (суварлар) һәм барсиллар (берсула) алыштыра.

Итил белән Җаек (Урал) арасында яшәп ятучы огрлар яки угырлар алга таба хәзерге венгрларның борынгы бабалары була.

(Шул ук вакытта бер нәрсәне билгеләп үтәргә кирәк: кайбер борынгы чыганаклардан күренгәнчә, элек санап кителгән кабиләләр һәм этнонимнары исемнәре аларның үзара якынлыгын раслаучы параллельләр уздыру мөмкинлеген генә түгел – уй-гр, у-гр, вен-гр, сра-гур, ону-гр, бол-гр, куту-гр, уту-гр яки һун-гр һ.б., ә бәлки бу этносларның барысы да асылда бер үк төрки нигездән булуын билгеләү мөмкинлеген дә бирә).

V йөз ахырыннан VI йөз уртасына кадәр болгарлар, актив хәрби сәясәт алып барып, Көнбатышка кузгала һәм готлар белән сугыша. Аларны Италиядән кысрыклап чыгара, Византиягә бәреп керә, Фракия, Иллирия һәм Греция җирләрен басып ала.

Шул ук елларда Заберган җитәкчелегендәге кутугырлар аварлар белән берләшә. Бу хәл исә аларны Сандилх җитәкләгән утугырлар белән үзара каршылыкларга, низагларга китерә.

Нәтиҗәдә кутугырлар элекке бергәлектән аварлар бәйлелегенә килеп эләгә.

Болгар халкының формалашуында мөһим урын алган угыр-һун-гун һәм һуннардан соңгы чордан чираттагысына күчкәнче, бер нәрсәгә игътибар итик: 552 елда үзләренең борынгы бабалары – элгәрләре дип легендар һуннарны санаган Алтай төркиләре Ашина нәселеннән булган Бумын хан җитәкчелегендә беренче мәртәбә Бөек төрки каганат төзи (552-630 еллар). Тиз арада аның чикләре Азов буйларына кадәр җитә, ә төркиләр үзләре шул еллардагы байтак евразия кабиләләре һәм халыклары этногенезында зур роль уйный.

Ә хәзер – “Дөнья тарихы атласы”ннан (“Atlas Zur Welt Creschichte”) берничә сүз. Мин аның белән Алманиядә таныштым.

Аның беренче өлешендә 113 нче биттә түбәндәгеләр язылган:

Һун кабиләләре көньяк (Кара диңгез) далаларга кадәр җәелгән. Биредә беренче болгар империясенә нигез салынган. Үсешенең иң югары, чәчәк аткан ноктасы Кубрат хан хакимлек иткән чорга туры килә (679 елда вафат була).



Хәзәрләр яулап алганнан соң, Болгар иле ике өлешкә бүленә.

Бер өлеше Дунайга китә. Анда Дунай Болгар ханлыгы (үзәге Плиска шәһәре) төзелә, ә икенче өлеше – Иделгә (Итил) юл ала һәм анда Идел Болгар ханлыгы төзелә (үзәге – шәһре Болгар).

XIII йөздә Болгар ханлыгы монголлар тарафыннан җимерелә, ә калганнары (Хәзәр диңгезенең Итил яры буйларында) хәзәрләргә буйсына1.

Шулай итеп, 558 елда төркиләр Көнбатыш Себердә угыр кабиләләре бердәмлеген (союзын), Урал буенда угыз-кыпчак һәм буртасларның борынгы бабаларының (протобуртасларның) күчмә кабиләләрен буйсындыра һәм Түбән Итил буйларына килеп чыга. Анда урта Азия кабиләләренә һәм Ирандагы Сасанидлар династиясе империясенә көчле һөҗүм ясый.

Шул ук елда Түбән Идел буйларыннан Көнчыгыш Европага сугышчан аварлар кузгалып китә. Соңрак Дунайдагы Византия җирләрендә урнашып калалар.

Төрки каганат 567 һәм 571 еллар арасында, хәзәрләр җирен, болгарларның барсил, савир, утугыр һәм алар янәшәсендәге алан җирләрен яулап алып, бөтен Төньяк Кавказга ия була.

Шул вакыттан алып 80 ел дәвамында хәзәрләр дә, болгарлар да, аланнар да, тел һәм рухи аралашуда алар тәэсирен тоеп, төркиләр хакимлегендә яши.

Әмма VII йөз башында Төрки каганат үзе Көнчыгыш һәм Көнбатыш каганатларга бүленә.

Кабат Л.Н.Гумилевка әйләнеп кайтыйк.

VII йөз башында Кавказ буйларын ике халык: Кубаньның уңъяк ярында (Донга кадәр аралыкта) яшәүче болгарлар (утугыр, унногундур, оногурларны һ.б. кабиләләрне дә кертеп) һәм Терек белән Итилнең түбән агымы җирләрендә тормыш итүче хәзәрләр били”.

Алар Көнбатыш төрки каганат составына керә. Ул елларда бу каганат биләмәләре Көньяк-Көнчыгыш Европа далаларын да үз эченә ала.

Каганатның иң көчле өлеше 580 еллардан башлап һәрдаим үзара низаглар чыгып торган Хәзәр диңгезенең (Каспий) төньягыннан Кубаньга һәм Төньяк Кавказ тауларына кадәр җәелгән болгар кабиләләре җирләре була.

Шул заманда яшәгән гарәпләр бу җирләрне савир иле дип, ул чактагы әрмән чыганаклары исә төньяк Кавказ һуннары патшалыгы дип атый.

Бу җирләрнең сәяси үзәге борынгы хәзәр шәһәрендә - “гаҗәеп шәһәр Варачан” дип танылган Беләнҗар шәһәрендә урнаша.

Каганатның дулу (ягъни төркиләр – дулу) юнәлешендәге көнбатыш чигендә болгарлар – унногундурлар уранашкан. Аларның кабилә башлыгы Кубрат (әнисе ягыннан дулуларга кардәш), 610 елда Константинопольга барып, анда Патрикий саны ала, әмма чукынудан баш тарта. Дулу партиясенә болгарларны хәзәрләр белән көндәшлек этәрә”.

Озак та үтми, төрки каганатның үз эчендә аларның Иран белән сугышта җиңелүе сәбәпле килеп чыккан чираттагы бәрелешләр булып ала. Шуның нәтиҗәсендә төрки дәүләт тулысынча таркала.

Ызгыш-талашлардан бары тик болгарларның кабилә башлыгы Кубрат кына ота.

Иң элек ул, үзенең туганы Себер ханы ягында торып, төркетләр һәм хәзәрләрдән арына”.

Нәтиҗәдә 632 елда башында Кубрат хан торган Бөек Болгар дәүләте төзелә. Ул Азов буе далаларын, Тамань ярымутравын били, ә башкаласы Фанагория шәһәре була.

635 еллар тирәсендә Кубрат хан аварларны җиңә һәм шул ук вакытта Константинопольдә илчелек булдыра. Ираклий, моңа җавап итеп, зур бүләкләр җибәрә. Кутугырларның аварларга каршы баш күтәрүе Кубратка Кара диңгез буе далаларына ия булу мөмкинлеген бирә, Феофан елъязмаларында инде ул “Болгария һәм котраглар”, ягъни кутугырлар башлыгы буларак телгә алына. Шулай итеп ул болгарларның бөтен кабиләләрен берләштерә”.

Яңа Болгар иле көнчыгышта – төркетләр белән бәйләнешен югалтмаска тырышкан хәзәрләр белән, көнбатышта – аварлар, Көньякта Византия белән дошманлашып яши.

Бөек Болгар иле Кубрат хан вакытында Төрки каганатка буйсынудан туктый, әмма 642 елда бу җирләр аның өч улына (кайбер чыганаклар буенча биш улына. Кара: М.Зәкиев. “Төрки-татар этногенезы”) – Батбай, Аспарух һәм Котраг исемле улларына бүленә.

Мондый бүленеш Бөек Болгар илен нык какшата, көчсезләндерә. Хәзәрләр бу хәлләрдән файдаланып калырга ашыга. Аспарух җитәкчелегендәге болгар-унногундурлар үзләренең бәйсезлеге өчен көрәшкә күтәрелгәч, Батбай туганы аңа ярдәмгә килми.

Нәтиҗәдә Византия белән сугышны откан, Евразиядә өстенлек иткән Бөек Болгар дәүләте 651 елда Хәзәр каганаты басымына чыдамыйча җимерелә.

Шуннан соң инде Аспарух хан болгарлары Дунайга һәм Паннониягә китә. Анда, актив хәрби сәясәтне дәвам итеп, җиде славян кабиләсен берләштерә, Византия җирләрен, славяннарның Добруджу шәһәрен яулап ала һәм 681 елда Болгар патшалыгын игълан итә. Бу патшалык XI гасырга кадәр яши. Шуннан соң аны шул ук Византия үзенә буйсындыра. Соңрак әлеге болгарлар, славян кабиләләре белән кушылып бетеп, хәзерге Дунай болгарларының борынгы бабалары булып калалар.

Батбай хан җитәкчелегендәге болгарлар Хәзәр каганатына буйсына. Әмма болгар-барсиллар, болгар-савирлар, яки суварлар, Хәзәр иле халкының күп өлешен тәшкил иткәнгә, үзенең зыялы һәм белемле булуы белән әлеге төрки телле дәүләтнең тормышында әһәмиятле роль уйнавын дәвам итә.

Болгарларның ул чакта Кубань территориясеннән киткән өченче өлеше исә Кавказда утырып кала. Алар – бүгенге балкарлар, кумыклар һәм карачайлар.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: барлык бу вакыйгалар тәэсирендә VI йөздә үк башланган күченеш (миграция), ягъни көньяк далалардан үзенең борынгы җиренә - Урта Итил буе, Чулман һәм Олы Чирмешән елгалары, шулай ук Сура-Ука елгалары арасындагы җирләргә борынгы болгарларның (аларның элгәрләренең) аерым төркемнәренең үз җирләренә әйләнеп кайтуы активлаша. Соңрак бу җирдә хәзерге Казан татарларының барлыкка килүендә төп рольне уйнаган Чулман-Итил-Болгар халкы формалаша башлый.

Дунай буе болгарларының, балкар, карачай һәм кумыкларның тормышындагы тарихи вакыйгаларның алга таба барышын һәм үсешен калдырып торып, без киләчәктә Чулман белән Итил буйларындагы болгар-татар этносы нигезенә ятачак болгар кабиләләре турында гына бәян итүгә күчәбез.

Шулай итеп, VII йөз ахырында Хәзәр каганатында ике дәүләт бердәмлеге: саф хәзәр һәм болгарларның элгәрләре кабиләләре – сувар, барсил һәм бәләнҗәрләр бердәмлеге федерацияләре барлыкка килә.

Ә көмеш болгарлар исә (Болгар илендә көмеш әйберләр ясау нык үскән була. Бу һөнәр ияләрен көмеш болгарлар яки нухратлар дип йөрткәннәр (нухрат – гарәпчә эшкәртелгән көмеш) бу вакытта Урта Итилнең көньяк районнарын интенсив үзләштерә башлый.

Кайбер чыганаклар буенча, якынча шул ук елларда хәзерге Башкортостан территориясендә мадьярларның (маҗарларның) элгәрләре күчмә кабиләләреннән Бөек (Олы) Венгрия төзелә. Киләчәктә башҗырд (башгурд) этносының һәм татар-мишәрләрнең бер компоненты булачак күчмә маҗар кабиләсе алар белән бер союзда (бергәлектә) була, диелә.

Бу уңайдан, профессор М.З.Зәкиев тикшеренүләренә дә тукталып, аның чыганаклар белән дәлилләнгән кайбер фикерләрен җиткерәсебез килә.

“...Электән мишәрләр яшәгән җирләрне – Урта Иделдәге Ука-Сура буйларын, Ука-Дон тигезлеген яисә элекке Иске һәм Яңа Маджар шәһәрләре урнашкан җирләрне (Хәзерге Ставрополь өлкәсе) Олы Венгрия дип игълан итәләр. Гарәп-фарсы чыганакларындагы төркичә сөйләшә торган мәҗгарларны, бары венгрга гына каратып, хәтта махсус хезмәтләр дә языла...

Мишәр электән мадъяр-венгр булган, Идел буйларында Олы Венгр иле җәелгән, дигән фикергә, тикшереп тормыйча гына, тулысынча ышану күп галимнәргә күчкән...

...Ә нинди реаль дәлилләр мишәрләрнең электән венгр булмыйча, баштан ук төрки икәнлекләрен раслый соң?

Беренчедән, әгәр дә Ука-Сура буйларындагы, Ука-Дон тигезлекләрендәге һәм Төньяк Кавказдагы мишәрләр (гарәп-фарсы чыганакларында – мәҗгарлар) венгр (мадьяр) булсалар, аларны кайсы да булса бер чыганак венгрча (мадьярча) сөйләшкән дияр иде. Ләкин гарәп-фарсы чыганаклары барысы да бер тавыштан мәҗгарны төркичә сөйләшә дип басым ясап әйтә...

Икенчедән, мәҗгар венгр-мадьяр булса, аның этнонимы да гарәпчә маҗар дип язылыр иде. Мәҗгар исә мишәрдә очрый торган мижгар вариантына охшаган.

Өченчедән, әгәр дә мишәр элек венгр-мадьяр булып, соңрак төрки телле мишәргә әйләнгән булса, мишәр телендә һичшиксез венгр сүзләре сакланган булыр иде, ләкин алар юк. Димәк, мишәр баштан ук төрки булган, венгрдан ясалмаган.

Дүртенчедән, әгәр дә мәҗгар венгр булып, Төньяк Кавказдан алып Иделгә кадәрге җирләрдә Олы Венгрия урнашкан булса, бу тирәләрдә бик күп венгр топонимнары калган булырга тиеш иде... Алары да юк.

Шулай итеп, гарәп-фарсы чыганакларында мәҗгар дип бирелгән төрки телдә сөйләшүче кабиләләр мадьяр-венгрларга карамый, ә хәзерге мишәрләргә... карый. ... “Венгр-башкорт” концепциясе дә “венгр-мишәр” концепциясе” кебек үк уйдырма.”

Димәк, бернинди Бөек (Олы) Венгрия булмаган, ә нигездә мәҗгар-мишәрдән торган Мәҗгар дәүләте оешкан.

“...Мәҗгар (мишәр) дәүләте XII йөзләр тирәсендә болгар дәүләтенә буйсындырылган булса кирәк, XIII йөз чыганакларында мәҗгар-мишәр дәүләте аерым искә алынмый. Диалекталь үзенчәлекләре буенча болгар кабиләләре дә мишәрләрнең бер тармагын тәшкил иткән булса кирәк, чөнки Болгар дәүләте үзәге булган җирләрдә мишәр сөйләше сакланган...”

Шул чакта ук, VII йөзнең беренче яртысыннан башлап, дөньякүләм вакыйгаларның төп үзәге Гарәбстан ярымутравына күчә. Анда яңа этник оешма – гарәпләрнең туплануы һәм Мөхәммәт пәйгамбәр тәгълиматын бер дингә - исламга әйләндерү вакыйгалары башлана.

Гарәбстан кабиләләре хакимнәре ислам байрагы астында Византия империясен, Якын һәм Урта Көнчыгыш, Төньяк Африка, Көньяк-Көнбатыш Европа һәм Кавказ арты илләрен җимерә, ә аннан соң Кавказның үзен дә буйсындыра.

724 елда гарәпләрнең атлы гаскәре Кавказ алды аланнары һәм болгарлары җирләренә килеп җитә һәм аларны эзлекле рәвештә бөлгенлеккә төшерә. 727 елда Хәзәр (Каспий) диңгезе буйлары һәм Кубань елгасы буендагы болгар җирләрен туздыра.

Гасыр башында кабынып-кабынып торган әллә ни зур булмаган бәрелешләрдән башланып киткән гарәп-хәзәр сугышлары 721 елдан инде даимигә әйләнә, ә 730 елдан исә бер-берләрен юк итү максатында алып барыла башлый. Болгар-котраг һәм болгар-барсиллар җирләренә инде кабат үз хәленә кайтара алмаслык зыян салына, зарар китерелә.

Нәтиҗәдә VIII йөзнең беренче яртысында болгарларның элгәрләре кабиләләре Азов буеннан Көнчыгышка – Сок, Агыйдел, Ык, Дим елгаларының үрге агымы буйларына гарәпләр коллыгыннан качып китә.

Анда болгарлар угыр-мадьярларның вакытлыча тукталып яшәү урыннарына килеп чыгалар һәм шунда күчмә халыкларның болгар-мадьяр төркемнәренең формалашуы башлана.

Гарәпләрдән, бәрелешләрдән гарык булган башка төркемнәр дә төньяк-көнчыгышка таба күчеп китә.

Болгар-савирлар (суварлар) аланнарның бер өлеше белән Итилнең уңъяк яры буйлап – төньякка, ә болгар-барсиллар (бәләнҗәрләр) үзәктән читтә яшәүче хәзәрләр белән, Итилнең сулъяк яры буйлап китеп, мадъярларның (маҗарларның) элгәрләре белән берләшә.

Шулай итеп, берничә гасырдан соң “Халыкларның бөек күчеше”нең һуннар чорына кадәр Көньяк Урал буйларында күрше булып яшәгән бу ике этнос юлы борынгы җирләрендә яңадан кушыла (Г.С.Сабирҗанов).

VIII йөз ахыры – IX йөз башларында болгар кабиләләре бергәлеге (союзы) төзелә башлый. Монда киләчәктә булачак Идел Болгарының үзәк районнарын биләгән болгар-берсыллар (барсиллар) төп рольне уйный.

Бу бергәлеккә шулай ук суварлар, бәләнҗәрләр, эсегеллар (төркичәдән – иске ил, борынгы кавем), җирле төп халык – Имәнкискә культурасы дип аталган урын вәкилләре һәм фин-угыр кабиләләре – хәзерге мари, мордва һәм удмуртларның (ар, мукшы, чирмешләрнең) борынгы бабалары да керә.

Итил – Чулман кабиләләре бердәмлеге (консолидациясе) тыныч кына һәм бик тиз оеша.

Шул ук вакытта Итил аръягы далаларында төрле телдә сөйләшүче күчмә кабиләләр тупланмасыннан башында яңа этник бергәлек – Көньяк Урал буеннан күчеп киткән (кайчандыр Кара диңгез буйлары аша Днепр белән Днестр елгалары аралыгына үткән) борынгы мадьяр (венгр) кабиләләре бәҗәнәкләр (печенеглар) торган куәтле берләшмә барлыкка килә.

Бәҗәнәкләр, төрки телле тамьян кабиләсе белән берләшеп (бу кабилә киләчәктә башҗырд (башгурд) этносының бер компоненты була), узган юлында көчле янгын һәм җимерекләр, хәрәбәләр генә калдырып, Хәзәр каганатына юнәлә.

Бу вакытта Хәзәр каганатына ясак түләп торган болгар кабиләләре бергәлеге Итил буйлап Хәзәр (Каспий) диңгезе аша гарәп Көнчыгышы илләренә бара торган сәүдә юлларын киң файдалана, ә славяннар җирләре аша – Балтыйк буена, Чулман аша борынгы удмуртлар һәм коми-пермяклар иленә сәүдә юлы сала.

VIII йөз ахырыннан X йөз башларына кадәр Итил – Чулман халкының социаль-мәдәни үсешенең мөһим нәтиҗәсе булып Итил Болгариясенең яшь феодаль дәүләтен – Евразиянең урта гасыр тарихында якты эз калдырган Урта Итил буенда дәүләтчелеге булган һәм беренче бердәмлек төзү тора.

Болгарларның борынгы тарихына багышланган бүлекне йомгаклап, шуны да өстәп әйтергә кирәк: болгарлар – борынгы, архаик төрки телләрнең берсендә сөйләшкән халык. Идел буе болгарларының һәм славянлашуга кадәр Дунай болгарларының сакланып калган язма истәлекләре, ядкәрләре шуны раслый.

Борынгы болгар сөйләме күпмедер дәрәҗәдә Идел буенда яшәүче хәзерге татарларда да, чуашларда һәм төрки телдә сөйләшүче кайбер башка халыкларда да сакланган. Шунысы кызык: Балкан болгарлары, христиан динен кабул итеп, бөтен төрки сыйфатларын югалтканнар, ләкин үз иленең борынгы исемен саклап калганнар, Идел буе болгарлары исә, ислам динен кабул итеп, барлык гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклап кала алса да, үзенең төп исемен мәңгегә югалткан.




Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   21




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет