Всемирный конгресс татар



бет9/20
Дата11.06.2016
өлшемі1.76 Mb.
#128698
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   ...   20

И.Ю.Әминов: Нинди сораулар бар?

Сорау: Рөстәм Җәләев, Бөгелмә. Менә шундый мисал. Татар газетының тиражы 2 мең, урысныкы 6 мең. Бергә эшлибез, бергә яшибез. Тиражга караганда, безнең матди мөмкинлекләр 3 тапкыр кимрәк. Бер үк эшне эшлибез. Бу аерма кайчан бетер икән.

Н.А.Беломоина: Бу чыннан да катлаулы сорау һәм сез аны Сәлимгараевка бирергә тиеш. Биргәнегез бармы ул сорауны?

Р.Җәләев: Биргән бар, яңа бюджет кабул итте, бернинди дә үзгәреш юк. Сез уйлаганча ничек хәл итеп була моны?

Н.А.Беломоина: Үзегез ничек уйлыйсыз? Тигезләргә кирәк дисезме?

Р.Җәләев: Әлбәттә, акционерлык җәмгыять тарафыннан татар газеталарын кабул иткәндә бу турыда уйларга кирәк дип уйлыйм.

Н.А.Беломоина: Ә хезмәт хакы бит сезнең 3 мәртәбә ким түгел бит? Рус журналистлары белән татар журналистларының хезмәт хакы тигезме?

Р. Җәләев: Тигез түгел. Уртача 14 мең.

Н.А.Беломоина: 14 мең инде ул уртача, сез инде беләсез, бүгенге көндә отрасль буенча. Языгыз служебная записка карарбыз.

И.Ю.Әминов: Аңлашылды, без аны резолюциягә кертәчәкбез. АҖ карасын бу әйберләрне.

Залдан: Без беләбез Дәүләт Советында дәүләт телләрен белергә мәҗбүри профессияләр исемлеген төзиләр. Ә менә татар журналистлары ике дәүләт телендә эшли һәм аның өстәмә таләпләре дә бар, өстәмә ниндидер мәшәкате дә бар. Бәлки татар телендә эшләүче журналистларның шушы профессиональ корпорация эчендә өстәмә түләү моменты булыр, аның хокук ягын уйлап хәл итергә кирәк. Бүген безнең һөнәребез сирәк очрый торган вредный цехка әйләнеп бара. Ни өчен ул 1 генә дәүләт телен белгән кеше 2 тапкыр күбрәк алырга тиеш, ә ике дәүләт телен белгән кешегә ниндидер бонус булырга тиештер бит. Моны закон нигезендә булмаса, ААҖ яки редакция ниндидер юлын тапсын, Президент бу эшкә минемчә уңай карар дип уйлыйм. Журналистларга стимул булыр иде ул.

И.Ю.Әминов: Әлбәттә, дөрес. Без хәзер үзебезнең программа буенча төрле илләрдә йөрибез. Каталониядә, Швейцариядә булдык, аннан соң Германиядә, Финляндиядә – бөтен җирдә 2 дәүләт теле. Шундый дәүләтләрдә ике телне белергә тиеш кешеләрнең профессиональ исемлеге бар, ә без ул списокны һаман булдыра алмыйбыз. Аннан соң, массакүләм чаралар буенча да андый исемлек бар. Барысы да бар. Ә без 10 ел инде шул списокны кабул итә алмыйбыз. Мәскәү бирми дип әйтәбез, монысы комачаулый, тегесе комачаулый. Юк икән, безнең татар теленең кирәге юк. Ул кайвакыт Госсоветка гына кирәк, эштә кирәк инде бераз, әнигә баргач кирәк һәм бетте! Әйтергә кирәк, татар теленең кирәге әкрен-әкрен бетә.

Залдан тавыш: Бу бит метафора инде. Нормальный кеше 3 телне белә инде ул.

И.Ю.Әминов: Юк, кеше телне белә кирәге булган чакта. Менә мәктәпкә керсә, дәүләт бинасына керсә, шәһәрнең бер ВУЗында укыса , белергә мәҗбүр.

Залдан тавыш: Әгәр дә телне белеп кулланса, востребованность була, ә кулланмагач булмый, монысы да бар.

И.Ю.Әминов: Татар теле культурный антиподка әйләнеп бара, аңлашылды, тагын сораулар бармы ? Юк, бугай. Мин бераз вакыт үтсен дигән идем. Кичә бит безнең зур кайгы булды, үзегез беләсез, Фәнис ага Яруллин үлеп китте, әйдәгез без аны искә төшереп алыйк әле. Рәхмәт бик зур.

Сүзне Миңназыйм Сәфәровка бирәбез, “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире.



М.М.Сәфәров: Һәркем үзе турында сөйләү дөрес булмас иде, зарлану да дөрес түгел. Беренче генә утыруыбыз түгел, бүгенге сөйләшү форматыннан туган фикерләремне әйтим башта. Сөендерде Данисның “татар иле” концепциясе булуы, әле ачык булмаса да, чыннан да безгә бер казанда кайный башларга вакыт инде. Марат Яшарович күптән әйтеп килә, бер-берегезне поддержать итмәсәгез, бер-берегез турында хәер хаклы итеп сөйләмәсәгез, һәркайсыгыз аерым-аерым бетәчәксез дип. Чыннан да шулай. Безнең татарның гадәте бар, кызганычка каршы, 3 татар бергә җыелса, һәрвакыт “син кем” диюүдән башлана. Бу порталда алай булмас дип уйлыйм, чөнки бер эшне эшлибез. Бер казанда кайнаса, өйләнешсен дә, шул вакытта укысын да, ләкин моның өчен акча сорый, йә минем хокукым кая, монда фәлән, монда тегән башланса – бетте, шул сызыкта тәмам булачакбыз. Шуңа күрә, монда хәер хаклар булырга кирәк, миңа калса, әлбәттә, премьер-министрның сүзен үтәрләр, ләкин монда эчтән аңлау да кирәк. Бу аптыраганнан эшләнгән эш, үрдәкнең аптырагач арты белән күмгә чумганын хәтерләтә. Ләкин процесс бара, нишләтәсең, ... без балаларны рус телендә укытабыз һаман да, безне ишетмиләр, ишетергә теләмиләр, бәлки, шулай социаль челтәрдә булса да үзара фикергә килербез. Нишлибез, ничек телне, гаиләне, әхлакны саклыйбыз? Бу мәсьәләләрне хәл итмәсәк безнең бит монда гәҗитемне укымыйлар, журналымны укымыйлар дип сөйләшеп утырудан файда булмаячак. Телевидениегә рәхмәт, телевидение ул эшне башкара безне дә әзрәк күрсәтә, халык бит инде нишләтәсең, халык шаукымга бирелеп телевидение карый, телевидение аша гәҗитләрне таный, менә шул әйберне эшләсәк, теге сыйфатлы матбугат, сыйфатлы тапшырулар дигәнне күз алдында тотам инде, чүп - чарсыз дигән каналны, кешенең аңына тәэсир итә торган әзрәк кенә уйланырга мәҗбүр итә торганы бик мөһим. Чөнки, без дөресен генә әйткәндә, җиңеләйдек инде барыбыз да, татарча итеп әйтсәк, җиңелчә генә фикер йөртәбез, җиңелчә генә материаллар укыйбыз, җиңелчә генә китапларга күчеп барабыз, ул җиңеләю сыйфатсызлыкка китерә. Ләкин бер нәрсә сөендерә: укучының, әзрәк кенә тенденция сизәм мин, матбугат өлкәсендә дә сыйфатлы нәрсәгә тартыла башлавы.Чыннан да туя кайчандыр бер вакытта кеше кызык- мызыктан. Эзләнә башлый, иртәгә нәрсә булыр икән соң, без бит барыбер тик торырга килмәгән бу дөньяга. Аның үзенең миссиясе бар, тамагың туйды да хайван шикелле теге яки бу әйберне карадың да шуның белән ятып йокладың түгел бит.Әзрәк уйланырга этәрә торган материаллар, тапшырулар барлыкка киләчәк, ул, миңа калса, барыбер сыйфатны таләп итә. Әйтәм ич, зарланудан файда юк. Кайвакытта административ ресурс кулланыла дигән сүз бар опять- тәки теге 3 татарның үзара урын бүлешүен хәтерләтә. Җәмәгать, яхшы әйберне кайвакыт төртсәң дә, кайвакыт этеп җибәрсәң дә начар булмас иде. Ләкин юк ул административ ресурс, административ ресурс бүген эшләми, кызганычка каршы, кризиста аларның үзләренең дә сүзләре үтми, акчалары юк һәм башкасы. Кирәкми дә ул административ ресурс по большему счету, укучы укысын дисәк, менә монда ялганларга бирмәсләр, редакторлар утыралар: көчләп тагылган әйберне кеше укымый. “Ватаным Татарстан” дип кенә әйтмим, сыйфатлы материалны кешенең күзенә күрсәтергә кирәк, хәзер безгә халыкны укырга өйрәтергә кирәк, җәмәгать! Китап кибетләренә кереп караганыгыз бармы, нәрсә генә юк анда: кемнең акчасы бар–шул китап чыгара, шул сыйфатсызлыкка китерде бөтен әйберне. Монда төшенкелеккә дә бирелергә ярамый, булмый икән бетәбез инде дип бетәбез дисәң -бетәсең. Установка шикелле яңгырый: үзеңә бер әйтәсең, ике әйтәсең, аннан соң инде кул селти башлыйсың. һәркем бүген үзенең кулыннан килгәнне эшләргә тиеш, ләкин менә шундый бөтен нәрсәне берләштерә торган бер порталмы ул, социаль элемтәме... Анда нинди генә пычраклык, нинди генә хөсетлек булырга мөмкин! Ләкин аны тыярга ярамый, аны да тыйсак– без беттек дигән сүз. Шушы рәвештә башлансын, аннан чистарыр дигән өмет бар. Чишмә дә башта бәреп чыгарга тиеш, аннан чистара ул. Минем сүзем менә шул, озаккарак китте.

И.Ю.Әминов: Аңлашылды. Сораулар? Ярый алайса, Мансур Газизҗанович, сезнең фикерләрне тыңлап карыйк.

М.Г.Мортазин: “Атна вакыйгалары” газетасы буенча. “Атна вакыйгалары” гәҗите чыга дип әйтеп киттеләр әле ул “Халкым минем” газетасы кебек өстәлләргә җәеп сала торган һәм сезгә бүләк итә торган газет түгел, кызганычка каршы. Үзебезгә дә бик дефицит күрмибез әле без аны, ни өчен нәрсәдән әйтәм, бу газета әле 6 санын гына чыгарды. 7нче санын әзерләп җибәрдек быел димәк 7 саны чыгачак, ул аена 1 тапкыр 8 полоса булып чыга. Бу газетның чыга башлавының тарихы шундый. Узган ел чит төбәкләрдән килгән редакторалар Премьер-министр каршында сорадылар: безгә чит төбәкләргә шушы үзебезнең газеталарыбзыга кушымта буларак бер газета эшләсәгез иде дип һәм шуны искә алып, үзебезнең хөкүмәтебез, Татарстан Президенты шушындый газета чыгарырга рөхсәт бирде. Ни өчен әлеге газета турында сүз аз? Ул шактый авырлыклар белән чыга башлады, әле чыгамы-чыкмыймы дигән куркынычы да бар иде. Хәзер инде ул куркыныч бетеп килә дип уйлыйм. Эшләр әйбәт барса, безнең шактый зур һәм шактый кыйммәтле проектларның берсенә әйләнер иде, чөнки бүгенге көндә “Атна вакыйгалары” 90 мең тираж белән чыга дип язабыз. 90 мең тираж белән чыга торган бер генә татар газетасы да юк бүген. Ничек кенә уйласак та, ничек кенә әйтсәк тә әле ул тагын да артырга мөмкин, чөнки чит регионнардагы безнең газетаның баш мөхәррирләре үзләренең газеталарында бу санны бик күрәсе килә. Бу матбага аларга бушлай килә, без эшләп җибәрәбез моннан һәр кайсының редакциясенә беләләр чит төбәктәге безнең баш мөхәррирләребез һәм бөтенесен дә үзләре басалар Татмедиа аларның бөтен чыгымнарын каплый бер тиен дә алардан чыкмый алар үзләре 4 бит газета чыгарсалар 8 бит булып тагын эчендә шушы газета килсә, бу аларга бик файдалы була. Безнең төп максат, әлбәттә, татар халкы, Казан белән, Татарстан белән таныштыру. Ләкин моның авыр яклары да бар: газетаны үткәргәндә дә кайбер губернаторлар каршы булдылар, зур авырлыклар белән үткәрдек. Татарстанны гына мактап ятсак, әлбәттә, алар аны үткәрмәячәкләр, шуңа күрә бөтен ягын да исәпкә алып эшләргә тырышабыз. Дин турындагы мәкаләләрне биргәндә дә, сәяси өлкәгә караган яңалыкларга да саграк мөнәсәбәттә булырга тырышабыз. Әйткәнемчә, татар халкы турында күбрәк мәгълүмат биреп үтү, төрле өлкәләрдә яшәүче безнең зур шәхесләребезне күрсәтү, спорт өлкәсендәме ул, мәдәният өлкәсендәме, башка өлкәләрдәме. һәм иң мөһиме аны зур-зур материаллар бирмичә, гап-гади халыкка аңлаешлы итәргә. Чөнки үзем дә чит төбәктә 3 ел эшләгән кеше буларак беләм, анда безнең татарларыбыз ул дәрәҗәдә катлаулы, гыйльми язмаларны укырга өйрәнмәгән. Шуңа күрә мөмкин кадәр гадиерәк итеп эшләргә тырышабыз. Бу газета “Шәһри Казан” газетасы базасында фәкать эшләнә генә, ләкин без аны эшләгәндә бөтен газеталардан, журналлардан, сайтлардан файдаланабыз, адресларын куябыз, күрсәтәбез. Әлбәттә, алган язмаларны шул “Атна” газетасына яраклы дәрәҗәгә китереп җиткерәбез, кыскартабыз, киметәбез, ике мәкаләдән бер мәкалә ясыйбыз.Иң мөһиме, үзебезнең халкыбыз өчен файдалы булсын дип эшлибез. Киләсе елда инде бу газет турында зурлап сөйләшә башларга вакыт тияр. Ринат Зиннурович та шушындый җыелышларда безне телгә ала башлар иде. Чын мәгънәсендә телгә алырлык газет булырга тиеш, җәмәгать, моның бер генә саны да аунап ятмый. Мәсәлән, чыга икән анда Ульяновск өлкәсендә 7 мең тираж белән “Өмет” газетасы, нәкъ менә 7 мең тираж белән бу газета да чыга. Без Татарстанда бүген бер генә газетаны да 90мең тираж күләмендә чыгара алмыйбыз. Татарстаннан индекс белән язылу аша бер генә сан да анда бармаячак, чөнки 200 сум торган газета чит төбәкләрдә ул кимендә 600–700 сумга төшәчәк. Бу - кыйммәт, икенчедән, аның күбесе иясенә бармый. Биредә чылбыр өзелде, бу чылбырны берничек тә ялгап булмаячак. Монда аңлап эш иткән өчен шушы төбәктә газеталарны чыгаручы, аларның баш мөхәррирләренә бик зур рәхмәт диясе кала.Алар бик нык тырыштылар. Бу килешүләргә кул куярга һәм шушы газетаны кушымта буларак таратырга әле башка төбәкләр дә бардыр. Монысы инде безнең “Татмедиа”ның финанс мәсьәләләре. Чөнки тиражы арткан саен аның чыгымнары да арта. Менә шул.

И.Ю. Әминов: Сораулар бармы?

М.М.Сәфәров: Бер генә нәрсә өстәп була. Чыннан да, бу идеал вариант. Без күпме сөйләдек инде бөтен Рәссәй күләмендә басыла торган матбугат кирәк дип. Тегеләй дә болай да эшләп карадык. Бу хәзер адреслы булачак, бәлки монда акча кызганмаска кирәк. Без инде болай да күп нәрсәне акчага калдырып, мәктәпләрне бетердек, мәдәни учакларны, китапханәләрне яптык. Татарстанда булган вакыйгаларны әвеш-тәвеш китереп, атналык вакыйгалар онытылып беткәч тарату бик үк аңлашылмый. Дөрес әйттең, Мансур. синең белән килешәм: дайджест тибында татар матбугатында чыккан материалларны биреп барырга кирәк. Аңлашыла, халыкны әкрен генә кайтарырга була, профессионально эшләгәндә. Шуңа күрә, Нурия Абдулловна, уйларга кирәк. Без чамалыйбыз, аны күпмегә төшкәнлеген. Биредә, тегеңә төшә, фәләнгә төшә, дип баш тарту акылсызлык.

Н.А.Беломоина: Баш тартырга уйлаган юк. Бу безнең инициатива, шулай бит Мансур. Монысы бер, икенчедән, четереклерәк ягы бар, “Атна вакыйгалары” дип атала, ләкин айга бер чыга бит ул. Айга бер чыкканга күрә яңалыкларның күбесе искереп бетә бит инд, шулай бит. Шуңа күрә региондагы җирле редакторларның барсы да бик килешеп бетми, алар белән сөйләшәбез, алар белән сөйләшү процессы бара. Әйтәсем килә “Атна вакыйгалары”ның 90мең дип әйтәсез, аның Татарстан Республикасында чыга торган район һәм шәһәр газеталары белән бергә санасак уртак тиражы 257 мең.

М.Г.Мортазин: Анысы Бездә чыга торганы ул бит икенче.

Н.А.Беломоина: Барыбер алар безнең төп көч.

Ф.Ә.Сафиуллина: Мин дә өстәмә чит төбәкләрдән килгән шул “Атна вакыйгалары” үзенә кушымта итеп алган газеталарның мөхәррирләрнең берсе. Екатеринбург шәһәре “Саф чишмә” газетасы редакторы.

Иң беренче июнь аенда ашыктырып без сорадык бу газетаны федераль Сабантуйга бик матур итеп чыгарырга. Миңназыйм әфәнде бик дөрес әйтеп китте, җиңеләю чоры безнең теге 90нчы елларда узды. Дилетантлар хәзер күп, профессиональ журналистлар җитеп бетми. Мин 20 еллык төбәкләрдәге газетларны әйтмим, үзебезнекеләрне мисал итеп китерәм. Осталык җитеп бетми, белем җитеп бетми, мин инде “Атна вакыйгалары” гәҗите безнең гәҗитләргә кушымта булып чыга башлагач, укучыбыз да сөенеп китте. “Атна вакыйгалары” безнең гәҗитләрне бизи башлады һәм үзебез дә аны укып ничектер өйрәнә башладык. Үзебезнең кушымта булгач төп гәҗитне аннан да яманрак итеп чыгарырга ярамый. Бу бик зур эш, әле генә тыңлап утырам, менә бу конституциянең 14 матдәсе безгә бик зур ярдәм күрсәтә, сез дә әйтеп үттегез, китаплар тарату менә бу портал - боларның барысы турында да моннан 15–20 еллар элек хыяллана да алмый идек. Матбугат темасына килгән вакытта безнең проблемалар күп иде, хәзер Татарстаннан ярдәм тоеп безгә эшләргә рәхәтрәк. Гомерле булсын иде бу газета. Мансур әфәнде белән әле бүген сөйләшеп утырдык. Безне җыеп, искергән яңалыкларны яңартып бирә торган, хәбәрләрдән дөрес мәгълүматка күчү юлларын өйрәтә торган берәр төрле семинар оештырып алсагыз, без бик шат булыр идек.



И.Ю.Әминов: Чынлап әйткәндә, без бу гәҗит турында бик күп сөйләгән идек. Миңназыйм да сөйләгән иде, ну барып чыкты бит. Аннан соң күп сөйләгән идек туплау турында, монысы да барып чыкты бит. Бер караганда, бәлки барып да җитми кебек, аннан соң барып җитә әкрен-әкрен, шуңа күрә эшләп карыйк әле. Күз күрер, бәлки атна саен да чыгар, кем белгән.

Залдан тавыш: Аның исеме генә уңышсыз.

И.Ю.Әминов: Анысын инде көн саен үзгәртеп була, теләсәң.

Залдан тавыш. “Атна вакыйгалары” турында әйттегез, әлбәттә, шатлыклы вакыйга, рәхмәт аның өчен. Безнең үзебезнең атна вакыйгалары бар, җомга санында бөтен республика буенча тарала русча да татарча да. Минем укучы сорый, нигә рус газетасыннан күчереп бастырасыз дип? Татар газетының тиражы нигә кими? Шуңа кими. Мин аңа нәрсә дип җавап бирим. Жавап юк, менә бу мәсьәләне ничек тә булса хәл итәсе иде. Тәрҗемә балта белән эшләнә

Н.А.Беломоина: Менә мин әйтеп киттем үземнең чыгышымда күп журналистның берсе генә Татарстанда эшли. Әлбәттә, материалларның күп өлеше тәрҗемә ителгән, алар оригинал түгел инде. Андый проблема бар

И.Ю.Әминов: Андый проблема бар, анысын да карарга кирәк, анысын да сөйләшергә кирәк. Андый әйберләрне “Татмедиа”ның утырышында әйтергә кирәк, безнең профессиональ проблемалар күп, аларны карарга кирәк. Кайчаннан сөйлибез инде, профессиональ журналистик мәктәбне корырга дип, сүздә генә кала. “Школа профессионального журналиста” (“Яшь журналистларның мәктәбен”) оештырырга кирәк. Бик күп проектлар бар. Бөтенрусия мөселман каналын эшләп ятабыз, белмим ничек булыр. Безнең мәсхәбкә кагылышлы шундый бер канал эшләсәк яхшы булыр иде. Мәскәү мөфтияте эшлим дигән иде эшли алмады, менә хәзер без тотындык. Тагын бер проблема - “Яңа гасыр” радиосы. “Яңа гасыр” радиосы бүгенге көндә үзгәрешләр алдында тора Менә безнең яңа урынбасар бар Ильнур Фәйзрахманов. Аны тыңлап карагыз, бәлки сорауларыгыз булыр. Бу яңа ребрейтинг дип әйтергә кирәк инде, бик күңелле сүз ул ребрейтинг эшләргә тиеш һәм бүгенге концепцияне сезнең игътибарга тәкъдим итә.

И.Ф.Фәйзрахманов: Рәхмәт бик зур. Мөхтәрәм җәмәгать, коллегалар! Чынлап та “Яңа гасыр” радиосы алдында зур бурыч тора– ул яңа елдан яңача эшли башлау. Монда инде яңача эшли башлау ул яңа тапшырулар белән эфирга чыгу түгел, ә яңа ребрейтинг ясап, без инде исемне дә алыштырып Казанда 91.5 ФМ ешлыгында эфирга чыгарга җыенабыз. Моннан 10 ел элек “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе оешып, татарлар яшәгән төбәкләрдәге милләттәшләребезгә зур ярдәм күрсәтте, шул вакытта телне онытып бетермәү юлында да булышлык итте һәм шушы “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең бер тармагы буларак “Яңа гасыр” радиосы да инде әкренләп-әкренләп аякка басты. Ул интернет киңлекләренә тарала, дөньяның төрле почмакларында аны кабул итеп була. Безне борчыганы – ул инде рейтинг мәсьәләсе. Казан каласында урыс телле радиолар белән ярышу татар телле радиога авыргарак туры килә, монысын танырга кирәк. Соңгы ел ярымдагы рейтинг тикшерүләренә карасак, анда татар телле радиоларының тыңлаучы сафы кимүгә таба бара, безнеке генә түгел ә бүтән татар телле радиоларыныкы да. Бүген инде татар яшьләре татар җырларын түгел, рус, чит ил җырларын тыңлауны кәттәлек саный, алар шул рус-инглиз көйләренә селкенеп йөрүне кулайрак күрә. Киләчәктә 2012 елның 1нче гыйнвареннән, безнең ешлык шул ук кала. Казанда, республика буенча таралу ешлыклары үзгәрмәячәк ул безнең төрле шәһәрләрдә төрлечә һәм шунысын да әйтергә кирәк, бүген инде без инде 100% диярлек Татарстанны колачлый алабыз. Әмма бердәнбер проблема – безнең Казан каласындагы аудитория өчен көрәш. Һәм менә шушы проблеманы берникадәр хәл итү максатында ребрейтинг уздыру нияте чыкты һәм инде киңәшүләр узганнан соң без 1нче гыйнвардан “Болгар” радиосы буларак эфирга чыгарга ниятлибез. “Болгар” радиосы ул мәгълүмати-музыкаль интерактив радио булырга тиеш. Биредә без инде әйтә алабыз 30% аның мәгълүмати тапшырулар тәшкил итсә, ә 70 % музыкага бирелә. Максатчан аудитория безнең 25 яшьтән 55 кадәр тыңлаучылар, ә сайлау аудитория ул 16 яшьтән 55–60 яшькә кадәр. Ни өчен “Болгар”га без кайтырга булдык? Сораштыру оештырып, тыңлаучыларга, дөресрәге шалтыраткан кешеләргә сорау бирелә: “Нинди радио тыңлыйсыз?”. Кемдер әйтә, ТНВ радиосы, исемлек буенча карала - андый радио юк, һәм безнең тавышлар башкага китә. Кемдер әйтә, мин татарча радио тыңлыйм, ә андый радио бар – ул да башкага китә. Шул рәвешле безнең шактый гына аңлашылмаучанлыклар чыгып тора иде һәм танырга кирәк инде “Яңа гасыр”ның да уникенче елы китеп бара, гасыры да яңа түгел. Татар мохитендә, татар илендә ул болгарның яңарышы, һәм безнең дә инде кайчандыр татар телле тыңлаучыга якын булган радионы яңарту нияте булды. Безнең бүгенге көндә нинди эшләр башкарылды һәм нәрсәләр без көтә алабыз һәм нинди үзенчәлеге бар “Болгар” радиосының?

Беренчедән, безнең өстенлегебез ул - яңалыклар чыгарылышлары булачак, алар ике дәүләт телендә эфирга чыгып бара. Безнең төп тема: башкала, Татарстан һәм татар тормышы. Эфир аша негативны без күп ишетәбез, бүген бөтен җирдә криминал. Ә менә күршебездә ачылган мәктәп турында еш кына ишетмичә дә калабыз. Тыңлаучыны яхшы хәбәрләр белән тәэмин итү һәм, әйтеп үткәнемчә, яхшы хәбәрләр позитив хисләр уята. Тагын бер өстенлегебез – безнең Татарстанның төрле төбәкләрендә хәбәрчеләребез бар, димәк, андагы вакыйгалар үзәгендә дә без кайнарга тырышачакбыз, аларны да күз уңында тотачакбыз һәм һәр иртә башланачак радиотамашадан. Ул “Чәк-чәк шоу” дип атала, өч алып баручыдан торачак, безнең эфирга ике егет һәм бер кыз чыгачак. Боларның берсе сценарий, төп идеяләр белән тәэмин итүче булса, икенче егетебез шаян-шоу кәмит кешене образландырыр, ә хатын - кыз үз эшендә кайнаячак. һәм шушы иртәнге радиотамашаның максаты - радиолардан татар телле аудиторияне алу түгел, ә менә урыс телле радиолардан татар яшьләрен татар тыңлаучыларын үзебезгә тарту максатында. Менә иртәнге шушы эфирда мөмкин кадәр эчтәлекле мәгълүматны җиткерергә тырышачакбыз һәм өченче үзенчәлек, өченче зур максат– ул да булса эфирдагы җырларның куелышы. 2000нче елларның җырлары, яңа хитлар, 90нчы еллар хитлары һәм һәр сәгать саен аерым сәхифә булып барачак, безнең ретро җырлар.



Тулаем әле шушы нечкәлекләр турында яңадан кат-кат сөйләшү булыр, кыскача әйткәндә, шушы барысын бергә туплап, без алтын урталыкны саклап, ике якны да алып барырга тырышачакбыз.

И.Ю.Әминов: Сораулар бармы?

Д.Ф.Шакиров: Менә бу социаль челтәр булса, инде пиар да кирәк булачак. Менә сез безгә нинди тәкъдимнәр әйтер итегез. Ул бит “Яңа гасыр” “Болгар”га күчә дип аңлатырга да кирәк булачак, пиар юнәлешендә нинди чаралар күрәсез?

И.Ф.Фәйзрахманов: Пиар юнәлешендә бүген эшләр бара. 15ннән китәчәк радио турында ике дулкында хәбәр итү- җәмәгатьчелеккә газеталар, журналлар аша, үзебезнең канал, “Мәйдан”, башка каналлар аша. Халык белән аралашачакбыз, алга таба сезнең портал белән хезмәттәшлек итәргә мөмкинчелекләр табарбыз, җырлар буенча да утырып сөйләшербез.

Р.Ф.Сафин: Регионнарда бармы соң хәбәрчеләр? Кайсы регионнарда корпунктлар бар?

И.Ф.Фәйзрахманов: Бүген ТНВның корпунктлары бар– шулар белән эшлибез.

И.Ю.Әминов: Сүз Данил Сәфәровка бирелә, “Матбугат.ру” порталы хуҗасына.

Д.Сәфәров: Хөрмәтле иптәшләр! Мин инде күбрәк интернет турында сөйләшербез дип килдем. Менә узган елларда сөйләшүләр башкачарак иде. Интернетка керүче татарлар арасында фикер йөртүче журналистлар, укучылар, укытучылар бик күп иде. Хәзер татар балалары, татар яшьләре интернетта утыра. Авылларда интернетка керү элек проблема иде, хәзер проблема түгел, алар керделәр, күршесеннән күреп, барысы да компьютер, ноутбук ала, чыбыксыз интернет суза, димәк, шундый культура керде авылларга зур шаукым булып. Татар яшьләре һәм әти-әниләре дә керде интернетка. Хәзер инде социаль челтәрләрдә әти-әниләр дә бар. Кайберәүләр безнең белән элемтәгә чыгалар, без әйтәбез, электрон почта аша җибәрегез безгә сорауларны, аларның хәттә электрон почталары да юк инде. Күбесе менә шушы “Вконтакте” челтәрендә, “Фейсбук”та да түгел, “Одноклассники”ны да онытып җибәрделәр инде хәзер. “Фейсбук”та мин саныйм, бераз фикерелерәк кешеләр калды дип анда сөйләшү дә шундыйрак. “Вконтакте” да исә күбрәк яшьләр, балаларча фотография карау, шаяру, кайвакыт сүгенү, шуның өчен җиңел генә аудитория барлыкка килде. Ул бик зур аудитория менә шушы аудиторияне ниндидер җидти юнәлешкә кертү өстендә эшләргә кирәктер дип уйлыйм. Кайбер газеталар элегрәк социаль челтәр белән эшләүгә кимсенебрәк карый иде, социаль челтәрдән килгән мәгълүмат, андагы аудитория безгә кирәк түгел, ул бөтенләй башка дөнья, без җидти юнәлештә эшләүче электрон мәгълүмат. Хәзер карап барсагыз, бөтен комментарийлар революционный, әмма татарларга кагылышлы итеп әйткәндә, бер татар кешесе табу проблема. “Twitter.com”да татарлар бөтенләй юк дип әйтергә була, руслар күчкән икән, татарлар да күчә дип көтеп торырга кирәк. Шуңа күрә ниндидер планнар корганда портал буенча, социаль челтәр буенча шушы тенденцияләрәне карарга кирәк, мәсәлән, руслар ничек бара һәм безгә бер адым алдан уйларга нәрсә килеп керәчәк. Дәүләт эшләгән проектлар һәрвакытта алар бераз авыррак эшләнә, аларның теге утверждение вакытлары, раслау, акча килү вакытлары бар. Ә шәхси проетлар алар бик оператив, актив һәм замана җилен яхшырак тотып ала дип әйтергә була, шуңа күрә мин уйлыйм, планнар корганда уйларга кирәктер, ничегрәк буласын. Мәсәлән, без хәзер IT технологияләр өлкәсендә инде ярты ел алга планнар кора алмыйбыз, ни өчен дигәндә, бер айдан инде бөтенләй башкача булырга мөмкин. Мәсәлән, кичә генә юк иде “Twitter.com”, өченче көн юк иде “Фейсбук”, “Вконтакте”, смартфоннар юк иде, шуңа күрә минем тәкъдимем планлаштырылганда да бераз урысларның тәҗрибәсенә карап эш итәргә кирәк. Шул кыскача әйткәндә.


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   ...   20




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет