Всемирный конгресс татар



бет5/20
Дата11.06.2016
өлшемі1.76 Mb.
#128698
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   20

Илдүс хәзрәт Фәизов: Бисмилләхиррахмәниррахим. Хөрмәтле кардәшләребез. Шушы көннәрдә милләтебезнең асыллары булган ике шәхес китеп барды, берсе Фирдания Садретдин кызы, икенчесе данлыклы шагыйребез Фәнис ага Яруллин. Татар милләте дин белән берләшкән. Икесе бер бөтен булып бара. Хәзер аларга дога кылып алыйк.

Ринат әфәнденең сүзләрен куәтләп әйтәсе килә, милләт һәм динебез берләшеп, бер юлдан басып барырга насыйп булды. Бу очракта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты да безгә бик ярдәм итте. Бер һәрвакытта да эшләребезне бергә эшлибез. Ринат әфәндегә Алланың рәхмәте яусын. Шулай ук инде Рәзил Исмәгыйлович белән дә бергәләшеп эшлибез, шулай ук язучылар берлеге белән дә. Һәм инде бербөтен булып без Россия Ислам университеты белән эшлибез. Башка үзәкләштерелгән дини оешмалардан аермалы буларак, безнең уку-укыту һәм дини оешмалар бик бердәм булып бара. Моны мин кисәтеп әйтәм. Чөнки башка үзәкләштерелгән дини оешмаларда уку-укыту институтлар бер якка карап, дини оешмалар икенче якка карый торган булса, бездә ул бербөтен булып бара. Безнең Аллага шөкер, хәерле укучылар, аңлы-белемле һәм традициябезне саклый торган укытучыларыбыз бар. Һәм инде тагын исегезгә төшереп әйтәм, Ринат әфәнде әйткән сүзләрне, Россия ислам университеты безнең үзәк булып тора. Шунда бүгенге көндә мөмкинлектән чыгып, араларыбыздан сайлап, шушында укучыларны тупласак хәерле булыр иде. Чөнки без аннары кадрларны туплап чит төбәкләргә дә җибәрә алыр идек. Һәрбер милләтнең үз мәгънәсе була. Еврейларда Холокост булса, бездә инде милләт бетә дигән бер җылый торган формулабыз бар, лозунгыбыз дип әйтик инде. Милләт бетә, харап булабыз. Чиста милли телдә сөйләшә торган милли егетләребез бүгенге көндә өлгереп җитте. Хәтта җитәкчеләребез арасында да милләтне, динне дә кайгырта ала торган җегетләребез, кызларыбыз бар. Милләт бетә дип әйтергә, әлбәттә, без үз-үзебезне бераз мактарга да тиеш. Конгрессыбыз да, дини оешмаларыбыз да, шушы җитәкчелегебез дә бер-берсен аңлап, бер-берсенең сүзләренә колак салып, берләшеп эшлиләр, Аллага шөкер. Кайчан да булса да Аллаһы Тәгаләгә дә шөкер итергә кирәк. Һаман гына милләт, дин бетә дип, елап кына утыру түгел. Безнең дә милләтне берләштерә торган Казаныбыз бар. Дини, милли берләшүне алып бара торган Болгарыбыз бар. Бик зур эшләр эшләнелгән. Бик зур вакыйгалар булды. Аллага шөкердән башка бүтән бер сүз юк. Шушы юлда хезмәт иткән, тырышкан кешеләргә рәхмәт әйтүдән башка сүзебез юк. Киләчәкне дә онытмаска кирәк. Һәрдаим артка гына карап, артыбызда булганга гына көенеп бара торган булсак, артка борылып кына бара торган кеше алдагы чокырларны күрми, абынып егыла да харап була. Безгә инде янга да, алга да, артка да карап, һәрдаим, алга барырга тырышырга кирәк. Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә дә шушы юнәлештә берләшеп эшләргә насыйп итсен, инде Казан татарларның кыйбласы, ул шулай булып калсын.

Рәфыйк әфәнде тарафыннан дини оешмалар таркау дип әйтелде. Ләкин мин алай дип әйтмәс идем, күрше Чуашстан, Ульяновск өлкәсе, шулай ук Удмуртия Республикасы булсын, Марий Эл Республикасы булсын, хәтта Ставрополь краенда да дини оешмалар эшләп килә.

Р.З.Закиров: Һәрвакыт шулай андый оешмаларның, безнең конгрессның да, мөфтиятнең дә, ислам дөньясының да яшәеше ул процесс. Аңа һәркем үз күзлегеннән чыгып бәя бирә. Бүген ул таркау булса, иртәгә бердәм булып күренә. Бүген бердәм булса, иртәгә таркау булып күренә. Шуңа күрә дә барыбыз да бергә җыелгач, менә шушы сөйләшүләрдән күренгәнчә, теләгебез бер, һәркем бу вәзгыятьне бердәм итеп күрергә тели. Алла боерса, бу шулай булыр да.

Без комиссияләрнең эшчәнлекләре турында докладларны тыңлап бетердек. Комиссияләрнең эшчәнлеге ул безнең иң мөһим шартларыбызның берсе. Комиссияләрдә төрле илләрдән, төрле җирләрдән килгән фикерләр яңгырый. Шушы фикерләр нигезендә резолюцияләр туа. Бу иң үтемле чара, халыкның, оешмаларның фикерләрен туплау өчен, фикерләрен белү өчен. Без шушы резолюциягә кергән пунктларны, үзебезнең зур резолюциягә кертеп, аны киләсе ел планнарына кертәбез. Ул гына да түгел, әнә стратегия комиссиясе киләчәккә үсеш юлларын билгеләү буенча төрле тәкъдимнәрен әзерли, китаплар чыгара, фәнни статьялар яза. Бу безнең барыбыз өчен дә фәнни нигезгә корылган эшчәнлек буларак бик кирәкле, урынлы эш. Комиссияләрнең эшчәнлеге безнең өчен бервакытта да формаль булмады, без аны һәрвакыт сезнең белән бәйнә-бәйнә һәр елны тикшерәбез, тыңлыйбыз һәм эшебездә кулланабыз. Бу өлешен тәмамлап безнең хәзер тәнәфес каралган, тәнәфес алдыннан Татарстан дәүләт бүләкләрен һәм конгрессның бүләкләрен тапшыру каралган, шуңа күрә дә мин сүзне Татарстан дәүләтенең бүләкләрен тапшыру өчен Хөкүмәт рәисе урынбасары Зилә Рәхимьян кызы Вәлиевага бирәм. Рәхим итегез.



М.Р.Тукаев: Саратов өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе Башкарма комитетының рәисе урынбасары Сабантуй мәйданнарын әзерләү һәм үткәрү бенча даими эшләп килүче әзерлек комитеты рәисе Садыйков Рәфкат Равил улына Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә.

Башкортстан республикасының Октябрск шәһәрендә яшәп иҗат итүче, язучы, җәмәгать эшлеклесе Гарипов Марсель Мөхәммәтша улына Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә.



М.М.Гарипов: Мөхтәрәм милләттәшләр. Безнең Башкортстанда яшәүче татарларның хезмәтенә шундый зур бәя бирү, безне, әлбәттә, шатландыра һәм без моңа чиксез рәхмәтлебез. Бу бүләк безнең өчен киләчәктә дә җиң сызганып зур эшләр башкарырга этәргеч булып тора. Рәхмәт сезгә.

М.Р.Тукаев: Томск өлкәсенең татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Сабирова Флера Гайфулла кызына Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә.

Ульяновск шәһәренең татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Сафина Рамилә Хәйдәр кызына Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә.

Хореография әсәрләрен үстерүгә зур өлеш керткән өчен Казан милли мәдәният үзәге муниципаль мәдәният учереҗдениясенең “Казан” бию ансамбле артисты Марияхин Тимофей Николаевичка Татарстан Республикасының атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә.

Р.З. Закиров: Аларны сез сәхнәдә күрергә күнеккән, бирегә чакырдык шатлыкларын да уртаклашырга дип. Чөнки аларның сездән кайтып кергәннәре дә юк, гел сезнең янда.

М.Р.Тукаев: Казан милли мәдәният үзәге муниципаль мәдәният учереҗдениясенең “Казан” бию ансамбле балет артисты Мифтахова Татьяна Ивановнага Татарстан Республикасының атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә.

“ Казан” бию ансамбле балет артисты Денис Алексадровичка Татарстан Республикасының атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә.



Р.З.Закиров: Әле менә ике генә көн элек Искәндәр Илдарович Польшадан шалтыратып әйтте, бу ансамбль киләсе елда Польшада чыгыш ясаячак дип. Президентның карары шундый. Алар әле президент белән бер атна элек кенә Владивосток шәһәрендә зур җыенда катнашып, халкыбызны куандырып кайттылар. Аларның иҗатлары халкыбызга тагын да күбрәк барып җитсен өчен, шушы исемнәрне биргән президентыбызга алар исеменнән дә, үзебез исеменнән дә рәхмәт әйтергә рөхсәт итегез. Без чыннан да шушы милли эшләрнең иҗат эшләре белән бәйләнеп баруы белән без бәхетле. Татарстанның профессианаль сәнгате иң югары дәрәҗәдә. Рәхмәт.

З.Р.Валеева: Мин бу сүзләргә кушылып тагын шуны гына әйтәсем килә, чыннан да безгә һәр өлкәдә мәдәниятне, татарның рухын торгызган кешеләрнең хезмәте кадерле. Шуның өчен мактаулы исемме ул, рәхмәт хатларымы безнең һәр очрашуда шулай даими рәвештә тапшырылып тора. Бу эштә алдагы көндә дә без һәр кешенең олы хезмәтен бәяләргә әзербез. Шул исәптән, мактаулы исемнәр, рәхмәт хатлары гына түгел, хәтта тормышта кайчакта бүтән туган мәсьәләләрне хәл итәргә әзербез. Президентыбыз кушуы буенча, хәтта, мин инде Ринат Зиннуровичка әйттем мин аны, без хәзер списоклар төзибез, безнең актив эшли торган олы яшьле кешеләр дә бар, аларны да без Татарстанга китереп безнең Татарстан санаторияләрендә дәвалап, сәламәтлекләрен ныгытып эшләргә әзербез. Шуңа күрә, андый списоклар да озакламый барлыкка килер дибез. Андый мөрәҗәгатьләр очрашуда яңгыраган иде.

Хәзер бүген бүләкләр алган лаеклы кешеләргә тагын бер алкышлап, аларга исәнлек һәм бүтәннәргә дә нәтиҗәле эшләргә ирешергә язсын диеп тәбриклик тагын бер аларны.



Р.З. Закиров: Санаторияләрдә ял итү Татарстан хөкүмәте исәбеннән бушлай булачак. Шуңа күрә заявкаларыгызны әзерли торыгыз.

М.Р.Тукаев: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты Валеев Разил Исмәгыйль улы Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнә.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Әюпов Фәрит Шакир улы, Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнә.

Татарстан Республикасының Урал төбәгендәге даими вәкиле, Садриев Ринат Риват улы, Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнә.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Апас районы җирле оешмасы җитәкчесе Шәрифуллин Фәнис Вәкил улы Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнә.

Мордовия республикасының “Татар аксакаллар шурасы” милли- агарту иҗтимагый җәмгыяте рәисе Бикмаев Шамил Зәкәрия улына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының рәхмәт хаты тапшырыла.

Ялта шәһәренең Татар-башкорт оешмасы рәисе Алексеева- Шәрипова Рәисә Мөнир кызына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының рәхмәт хаты тапшырыла.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Менделеевск районы җирле оешмасы җитәкчесе Галиева Лилия Федр кызына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының рәхмәт хаты тапшырыла.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан республикасындагы вәкиле Локманов Алик Харис улына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының рәхмәт хаты тапшырыла.

Калининград өлкәсе “Туган тамырлар” татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сәлахов Вензел Тәкый улына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының рәхмәт хаты тапшырыла.

“Халкым минем” телевизион тапшыруы авторы Садретдинова Ләйсәнә Илгиз кызына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының рәхмәт хаты тапшырыла.

Калининград шәһәре “Кардәшләр” иҗтимагый оешмасы рәисе ЯҺудина Сәлимә Абдулла кызына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының рәхмәт хаты тапшырыла.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Баулы районы җирле оешмасы җитәкчесе Шараева Рәзинә Закирҗан кызына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының рәхмәт хаты тапшырыла.



Р.З. Закиров: Баулылар һәр эштә мактаулылар дип юкка гына җырламыйлар җырларда. Сез дә мактаулы. Менә шушы бүләкләр безнең традциягә әйләнде. Без хөкүмәтебезгә, республика җитәкчелегенә, Татарстан президентына рәхмәтләребезне белдерәбез. Рәхмәт әйтүдән, иманны күп тапкыр кабатлаганнан әҗере арта гына бара диләр. Һәм тагын бер кат Татарстан җитәкчелегенә үзебезнең рәхмәтләребезне җиткерәбез. Эшләгән кешегә бәя бирү, эшләгән кешенең эшен күрү ул булган коллективларның, булган җәмгыятләрнең эше. Шуңа күрә безнең милләттәшләребез чыннан да кайда гына барсак та шундый тырышып, шундый үҗәтлек белән татарны сакларга тырышу хисләре ул таныш хисләр. Шуңа күрә дә эшләгән хезмәтләрегез өчен барыгызга да бик зур рәхмәт. Әле мондый бүләкләр соңгысы булмас. Киләчәктә дә була торсын, ә инде булган кадәргесе халкыбызга хезмәт итү юлында тагын бер стимул булсын.

Сүз Сафиуллина Фәвия Әхтәмовнага бирелә. Рәхим итегез.



Ф.Ә. Сафиуллина: Хәерле көн, мөхтәрәм кардәшләр, милләттәшләр! Сезгә Урал татарларыннан олы сәламнәр алып килдек. 2011 елга йомгак ясаган вакытта ул безнең Свердловск өлкәсе татарлары өчен милли тормыш дөньясына бик бай вакыйгалар булып узган дисәк ялгыш булмас. Безнең билгеле инде татар тормышында бик зур вакыйгабыз булып Федераль Сабантуй торды. Сабантуйда 60 меңнән артык кеше, шул исәптән Россиянең 34 төбәгеннән җыелган милләттәшләребез катнашты. 2011 елда уздырылган 11 нче федераль сабантуйның иң төп үзенчәлеге – бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов, Свердловск өлкәсе губернаторы Александр Мишарин катнашуы булды. Федераль Сабантуйны оештыру дәрәҗәсен бик югары бәяләделәр. Оештыру мәсьләләренә килгәндә, билгеле инде, Татарстан Республикасыннан шундый зур ярдәм күрсәтелмәсә, безнең бәйрәм андый ук күркәм, матур булмас иде. Бүгенге комиссия утырышларында, тыңлаган вакытта да исем китеп утырам, Татарстан хөкемәтенә бик зур рәхмәтебезне белдерәсем килә. Ни өчен дигәндә Татарстан Республикасы конституңиянең 14 нче маддәсе нигезендә без һәрдаим Татарстаннан ярдәмне тоеп яшибез. Ә Федераль Сабантуй ул үзенә күрә татарның дәрәҗәсен, абруен күтәрә торган, башка милләт вәкилләре алдында да, бик олы чара. Халкыбызны бер мәйданга туплаучы Федераль Сабантуй үзен акларлык иң әһәмиятле чара икәнен раслады. Бу уңайдан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына, Татарстан Республикасы хөкүмәтенә, шәхсән Президент Рөстәм Нургали улы Миңнехановга олы рәхмәтләребезне белдерәсебез килә. Бу чара татарларны бер түбә астына гына җыеп калмый, ул җирле хакимият органнарын татар белән бергә эшләргә мәҗбүр итә һәм инде алар безнең мәнфәгатьләргә башкачарак карый дигән фикер туа. Сабантуйның кайтавазы бүгенге көнгә кадәр яңгырый, хакимият органнары да бу чараны башка милләтләр алдында үрнәк итеп куйдылар. Федераль Сабантуйны әзерләүнең мәшәкате күп. Вакытны һәм көчне бик күп алса да, татар милләте тормышында безнең башка чаралар да үтәлми калмады. Гадәттә, ел саен уздырыла торган Муса Җәлилгә, Габдулла Тукайга багышланган шигърият бәйрәмнәре гөрләп үтте. Безнең өлкәнең татар мәктәпләрендә һәм Свердловск өлкә милләтара китапханәсе катнашы белән ел башыннан ук Г.Тукайга багышланган сочиненияләр, эсселар конкурсы булды. Бу конкурста татар балалары гына түгел, рус халкы бик теләп катнашты. Бу инде безнең бөек шагыйребезне популяризацияләү, татарның дәрәҗәсен күтәрүдә бер чара булды. Ел башында ук “Урал сандугачы” исемле татар җырын яшь башкаручыларның төбәкара фестивале узды. Чарада Свердловск, Оренбург, Курган, Пермь, Чиләбе, Төмән өлкәләреннән һәм Чувашия республикасыннан яшь талантлар катнашты. Фестиваль югары дәрәҗәдә узды. Элегрәк ике елга бер тапкыр үткәрелә торган чараны, без һәр ел саен үткәрергә дигән карарга килдек һәм бу ел да рәхим итегез безнең өлкәгә, февраль аенда “Урал сандугачы” фестивале булачак. Ул ачык фестиваль, яшь талантлар фестивале. Быел да аны бик күңелле үткәрербез дип ышанам. Бөтен башкарган эшләребезне бәйнә-бәйнә сөйләп торуның кирәге юктыр дип уйлыйм. Безнең Урал татарлары конгрессының үзенең сайты бар Татары Урала.ру адресы белән кереп көн саен безнең башкарган эшләребезне карый аласыз. Интернет челтәреннән файдаланып, әлеге яссылыкны без зурлап эшләргә тырышабыз. Татар яшьләрен үзара таныштыру, аралаштыру нияте белән тат.салям.ру дигән социаль челтәр булдырдык. Әле ул яралгы хәлендә генә. Бергәләшеп эшләсәк интернет челтәрендә татар темасын булдыруны көчәйтүне зурайтыр дип ышанып калам.

Без эшне төрле юнәлештә алып барырга тырышабыз. Урал татарлары конгрессы каршында Аксакаллар шурасы, Яшьләр Конвенты, Эшмәкәрләр партнерлыгы эшләп килә. Бу ел ахырына кадәр безнең тагын бер хыял бар, Урал татарлары конгрессы Татарстанның Уралдагы даими вәкиллеге белән бик тыгыз элемтәдә эшлибез. Тамырларында татар каны булган яки Татарстан белән бәйләнештә булган җурналистларны җыеп аерым бер союз оештырырга уйлыйбыз. Татар мәктәпләре, директорлары белән тыгыз элемтәдә эш алып барабыз. Ел ахырына кадәр аларның зур утырышларын үткәрергә җыенабыз. Соңгы вакытта хакимият органнары белән тыгыз элемтә булдыру өстендә эш алып барабыз. 2011 елда Каменск-Уральский, Новоуральск, Артемовский 7 шәһәрләре хакимиятләре җитәкчеләре белән очрашулар узды, алар катнашында уртак чаралар оештырылды. Бу эшне дәвам итәргә уйлыйбыз. Хакимият органнары белән уртак тел табу татар тормышын энтузиазм дәрәҗәсеннән югарырак дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итә. Бу чор күптәннән башланды, үзебезнең татар депутатларын сайлап эшли башлаганнан ук бу мәсьләне үктәрү, минемчә, милли лидерлардан тора. Көчле милли лидерлар табу билгеле җиңел эш түгел. Монда утырган һәрбер кеше үзенә күрә шундый зур, көчле шәхес дип уйлыйм мин.

Свердловск өлкәсендә шундый шәхес, кыска гына вакыт эчендә татар тормышын күтәреп җибәрүче, тынгысызлыгы, төрле идеяларны тудырып кына түгел, аларны тормышка ашыруда иң зур көч куючы, бер ел эчендә “Түгәрәк уен” Бөтенроссия фольклор фестивале белән Федераль Сабантуй кебек олы масштаблы чараларны уздыруда матди яктан да, оештыру ресурсы белән дә иң зур өлеш кертүче Ринат Садриев бүгенгесе көндә Татарстанның Уралдагы даими вәкиле итеп билгеләнде. Бу вакыйга Урал татарлары өчен куанычлы хәл, без тагын да үзебезнең ресурсларны көчәйтеп, тагын да зур уңышларга ирешербез дип уйлыйм. Яңа елда планнарыбыз бик күп. Киләсе яңа елда май аенда зурлап Свердловск өлкәсе татарларының съездын үткәрергә җыенабыз. Бу эшкә әзерлек группасы төзелеп эшли башлады. Башка эш планнарыбызны сезнең белән бергәләшеп, аралашып эшләргә язсын. Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт. Яңа еллар белән. Татар тормышында бергәләшеп хезмәт итик.

Р.З.Закиров: Рәхмәт Фәвия Әхтәмовна. Сүз Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле Алик Харисович Локмановка бирелә. Рәхим итегез.

А.Х.Локманов: Исәнмесез, газиз милләттәшләр! Менә елдан артык Башкортстан светофорларында яшел утлар татарларга күбрәк яна башлады. Бу республика хакимиятендәге үзгәрешләр белән бәйле. Милли чараларны үткәрү шактый җиңеләйде. Күз алдыгызга китерегез! Моңа кадәр Казанда үткән, бернинди сәясәт белән дә бәйләнмәгән мәдәни чараларга, фәнни конференцияләргә безнең президент аппараты белән килешмичә кешеләрне җибәреп булмый иде. Мәсәлән, Актанышта үткән татар авылларының Бөтенруссия ассоциациясен оештыру җыенына бер генә авыл хакимияте башлыгын да җибәрә алмадык.

Бөтендөнья татарлары конгрессы белән тыгыз элемтәдә булып без быелгысы елны бергәләп шактый гына эшләр майтардык. Конгресс үткәргән барлык чараларда да иң күп катнашучылар бездән булды. Эшләгән эшләрнең барысын да санап чыгу мөмкин түгел. Шуларның берничә иң әһәмиятлеләрен атап китергә кирәктер.

Без ике елга бер мәртәбә татар җыры башкаручыларының “Туган тел” исемле республика конкурсын үткәрәбез. Быел ул тугызынчы тапкыр оештырылды. Соңгы елларда бу бәйге чын-чынлап зур халык бәйрәменә әверелде. Җиңүчеләргә Бөтендөнья татар конгрессының, Татарстан мәдәният министрлыгының махсус бүләкләрен булдыруы бәйгенең дәрәҗәсен күтәрә, аңа ямь өсти. Һәр конкурста 60-70 ләп җырчы катнаша. Ул талантлы яшьләрне табарга ярдәм итә. Җырчыларның башкару осталыгын камилләштерергә булыша. Ә инде җыр сәнгатен үзенең төп һөнәре итеп сайларга теләге булган яшьләргә махсус уку йортларына юллама булдырабыз. Бүгенге көндә татар җырларының сәхнә түрендәге җырчылар Рөстәм Асаев, Светлана Матвеева, Радик Байнезаров, Филүс Каһировлар башлап безнең “Туган тел” бәйгесендә фатиха алган җырчылар. Берничә елдан татар җыр сәнгате тагын да бер исем ишетер. Ул быелгы конкурс җиңүчесе, бүген Казан консерваториясендә укучы Артур Шучаипов.

Ел саен без, Бөтендөнья татар конгрессының юлламалары белән Татарстанның югары уку йортларына керү өчен 120-150 абитуриент хәзерлибез. Аларның күпчелеге студент булып китәләр. Әмма шундый шик туа. Алар укып бетергәч туган якларына кайтырлармы? Кайтмасалар без үзебез яшәгән республикада татар милләтеннән булган белгечләргә кытлык ясамабызмы? Бәлки, югары сыйныф укучыларының иң сәләтлеләрен генә сайлап, берничә ел хәзерләп, алар сайлаган уку йортларына кертергәдер. Безнең шартларда, безнең өчен уйланырлык нәрсәләр бар.

Быел Башкортстан татарлары тормышыда күп кенә куанычлы вакыйгалар булды. Ниһаять, Уфада “Татарстан ”Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең хәбәрчеләр үзәге ачылды. Ул үзенең эшен матур гына башлап җибәрде. Без Татарстан җитәкчелегенә, үзәкне оештыруда ярдәм иткән әлеге телерадиокомпаниягә бик тә рәхмәтлебез. Әмма ни өчендер башта сөйләшенгән штатлар санын әлегә алалмадык. Шул кадәр татар яшәгән республикада татар вакыйгалары көн дә булып тора һәм бу халыкның милли-мәдәни, сәяси тормышын чагылдыру өчен 2 генә кеше аз.

Конгрессыбызның мәдәният һәм сәнгать комиссиясе үзенең тирәсенә иҗат кешеләрен тупларга, алар белән эш алып барырга тырыша. Әдипләрнең иҗат кичәләрен, халык белән очрашуларын оештыра. Драматургларның пьесаларын тикшереп, аларга бәя бирә. Ел саен Г. Камал театры “Яңа татар пьесасы”на конкурс үткәрә. Өченче ел бу конкурста безнең бер авторыбыз-Әлфис Гаязов «Урманнарга керсәм» пьесасы белән беренче урынны яулаган иде. Шушы ук авторның быел да бер әсәре өченче урынны алды. Әмма шунысы кәефне җибәрә- бу әйберләр театр сәхнәләренә куяр өчен һаман тәкъдим ителмәгәннәр. Урыннар яулаган пьесаларга да сәхнә тормышы бирмәгәч, конкурс үткәрүнең ни кирәге бар? Бу эштә тәртип булдырылсын иде. Бер уңайдан шуны да әйтеп китим, әле татар әдәбиятын барлаганда башлыча Татарстанда иҗат итүче әдипләрне күз алдында тоталар. Ә бит Башкортстанда да татар әдәбияты бар. Ул бик үзенчәлекле. Татар әдәбиятын барлаганда бүтән өлкәләрдә яшәүчеләрнең иҗатларын да исәпкә алсыннар иде. Аларның язган әсәрләрен бастырып гомум татар әдәбияты дөньясына кертеп җибәргәндә безнең иҗади мирасыбыз баер гына иде.

Без ислам динебезне үзебезнең асылыбызны саклауда төп идеология итеп карыйбыз. Шуңа да Башкортстан татарлары конгрессының дин эшләре буенча комиссиясе бар. Бу комиссияне Уфаның “Ихлас” мәчете имам- хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Гәлләмов җитәкли. Әйтергә кирәк, ул хезмәт иткән гыйбадәтханә Аллаһы тәгалә белән аралашу урыны гына түгел, ул төрле мәдәни чаралар, конференцияләр, күренекле шәхесләр белән очрашу урыны да булып тора. Бу чараларга әлегә Аллаһыга юл тотмаган бәндәләр дә килә. Әмма андыйлар да шушы чараларга йөри-йөри тора-бара намазга баса. Менә анда үткән быелгы чараларның кайберләре: Республика укытучылары өчен “Әхлак дәресләре” һәм Ислам нигезләрен өйрәнүгә багышланган атналык курслар, барыбызга да билгеле булган Владимир Ждановның эчкечелек һәм наркоманияга каршы лекцияләре, “Ризаэтдин Фәхретдинов укулары”, “Мөселман зыялыларының яшь мөселманнарны тәрбияләүдәге роле”дигән Бөтеруссия фәнни- гамәли конференцияләре, Г.Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган әдәби- музыкаль кичә, күренекле галим Рафаэль Хәкимов белән очрашу һәм аның “Татар рухы” дигән китабы буенча әңгәмә һ.б. бик күп чаралар. Мөхәммәт хәзрәт һәр пәнҗешәмбе көнне РН ТВ каналында дини тапшырулар алып бара.

Быелгысы елны Башкортстанда 28 мәхәллә теркәлде. Без мәчет ачу тантаналарында даими катнашабыз, халык белән очрашабыз. Аллага шөкер, мәчетләр төзелә, ләкин шунысы борчый – анда йөргән кешеләрнең күбесе олы яшьтә. Ничек итеп балаларны исламга каратырга дип баш ватабыз. Бу уңайдан шуны әйтергә кирәк, “Кадры решают все” дигән шигарь һәрчак көн үзәгендә. Белемле имамнар мөдәрисләр хәзерләргә кирәк, ә динебезне өйрәтергә аларга барыбер һәр авылда балалар табыла.

Ислам кануннарына таянып, аны яшәү рәвеше итеп көн күргәндә генә тормышыбыз матур барачак икәненә без күптән түгел тагын бер кат инандык. Ноябрь башларында Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылына Башкортстанның 7 районыннан 19 кеше бу авылның яшәү рәвешен күрергә, өйрәнергә бардык. Делегация төркемендә район хакимияте житәкчеләре, мөхәрирләр, мәдәният хезмәткәрләре, имамнар, эшкуарлар булды. Урта Әләзән турында ишеткән, телевизордан караган бар иде. Әмма анда йөргәндә без үзебезне әкият илендә булган кебек хис иттек. Эш сөючәнлек, матур тормыш, рухи тазалык, иман ныклыгы болар барысы да ислам дине җимешләре. Кушканны үтәп, тыелганнан тыелып яши халык. Һәрбер делегация әгъзасы кайту белән урыннарда матбугатта, халыкны җыеп Урта Әләзән феномены турында әңгәмәләр корды. Болардан соң безнең конгресска бик күп мөрәҗәгатьләр булды. Бу сәяхәтне һаман сорыйлар, мондый тәҗрибәне үзләштерү кирәклеген әйтәләр.

Ринат Зиннурович! Бу уңайдан шундый фикер туды. Татарның мондый, матур тормышлы, данлыклы авыллары күп бит. Бәлки Шыгырдан, Иске Кулатка, Урта Әләзән авылларын өйрәнү буенча БТК туристик юллар оештырыр? Чөнки йөз кат тыңлаганчы, бер тапкыр барып күрү бөтенләй белән башка тәэсир бирә.

Бу сәяхәттә булган кешеләр аны оештырган өчен Бөтендөнья татар конгрессына, Урта Әләзәндәге кунакчыл “гид”ыбыз Кязым әфәнде Дебердеевка рәхмәтләрен җиткерүне сорадылар.

Әлеге көндә Башкортстан татарларын иң борчыган нәрсә - ул да булса- тел мәсъәләсе. Бу проблема буенча борчулы сорауларны якын көннәрдә үтәчәк Башкортстан татарлары съездында да куячакбыз.

Республикада татар телен башкорт һәм рус телләре белән бер рәттән дәүләт теле итеп кую безнең максатыбыз, бурычыбыз!

Республика казнасының 1/3 ен булдырган татар халкы балалар курчак театрыннан да, яшьләр театрыннан да, радио-телевидение тапшыруларыннан да мәхрүм. Бу гаделсезлек безне канәгатьләндерми. Ә проблемаларның чишелеш тапмавы милләтара мөнәсәбәтләрне катлауландыра. Республикада татар теленең даирәсе көннән-көн таркау. Мәктәпләрнең саны кимегәннән кими. Татар телендә укыган балалар бары 8% гына тәшкил итә. Татар районнары булган Тәтешле, Шаран, Балтач, Кыйгы, Туймазы районнарында бер генә татар мәктәбе дә калмады. Илеш, Уфа районнарында, Стәрлетамак, Нефтекама шәһәрләрендә нык кимеде. Кызганычка каршы, безнең башка афәт булып төшкән милли телләрне бетерергә юнәлтелгән 309нчы федераль канун да үзенең кара эшен эшли. Әмма бу канунның бер уңай ягы да бар. Ул безнең республикадагы төрле милләт вәкилләрен берләшергә ярдәм итте. Соңгы елларда без Башкортстан Мәгариф министрлыгында телләр мәсьәләсендә уртак фикерләргә килдек, уку-укыту эшләренә күзәтү ясыйбыз. Ел саен бергәләп татар укучыларының олимпиадасын, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “ Ел укытучысы” конкурсы, фәнни-гамәли конференцияләр үткәрәбез. Апрель аенда “Кызыл таң” редакциясендә укытучылар, җәмәгать оешмалары, Мәгариф министрлыгы вәкилләре түгәрәк өстәлгә җыелып тел хакында зур әңгәмә кордык. Шундый ук түгәрәк өстәлне төрле милләт вәкилләре катнашында киләсе елның гыйнвар азагында телевидениядә оештырырга ниятлибез. Башкортостан һәм Татарстан Мәгариф министрлыклары арасында хезмәттәшлек турында килешү хәзерләнде. Ул якын көннәрдә ике яктан да имзалар белән беркетеләчәк. Бу килешү туган телебезне укыту мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинчелекләр тудырыр дигән өметтә калабыз.



Үткән елда Татарстан һәм Башкортостан Республикалары арасында хезмәттәшлек турында килешү кабул ителгән иде. Бу килешү дә милли- мәдәни тормышыбызны җанландырырга бер этәргеч һәм таяныч. Әзерне тәлинкәгә салып китереп бирмәячәкләрен истә тотып, үзебезнең мәнфәгатьләребез турында үзебез кайгыртып, бернинди зарлануларсыз алга барырга кирәк! Исәнлектә, киләчәктә дә очрашырга насыйп булсын. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   20




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет