Всемирный конгресс татар



бет7/20
Дата11.06.2016
өлшемі1.76 Mb.
#128698
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10   ...   20

Залдан тавыш: Исхаков Дамир Мәүләвиевич сүз сорый.

Р.З.Закиров: Дамир Мәүләвиевич, рәхим итегез!

Д.М. Исхаков: Резолюциянең икенче битендә икенче кызыл юл бар. Ул читтән торып дистанцион укыту турында. Мин монда тагын бер пункт өстәргә тәкъдим итәм. Безнең хәзер Идел буе федераль университеты бар. Анда татарларны укыту буенча аерым программа ачып җибәрергә мөмкин. Анда татар тарихы, татар этнологиясе, татар социологиясе буенча аерым проектлар эшләп шунда читтән укытучыларны китереп, мәктәп һәм югары уку йортында укытучыларны, аннары җитәкчеләрне укытырга мөмкин булыр иде.

Р.З.Закиров: Минем уйлавымча, тәкъдим бик урынлы. Идел буе федераль универстеты бүгенге көндә үзенең эш формаларын формалаштыру белән шөгыльләнә. Чыннан да, без аларга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән мөрәҗәгать итсәк дөрес юнәлеш булыр. Чөнки Идел буе регионнарында туган университетның шушында яшәгән милләтләрнең мәнфәгатьләрен искә алуы мөмкин әйбер.

Кемнәрдә тагын нинди тәкъдимнәр бар?

Резолюцияне тавышка куям:

Кем риза?

Кем каршы?

Битараф?


Каршылар юк. Резолюцияне бердәм кабул итәбез. Резолюция кабул ителде.

Көн тәртибенең 5 пункты безнең 2012 елга эш планы. Сез барыгыз да эш планнарын алдагыз. Ул сезгә проект хәлендә тәкъдим ителде. Проектка кергән чараларны сез үзегез тәкъдим иткән идегез. Без бу планны сездән алган планнар буенча төзедек. Әгәр дә бүгенге сөйләшүдән соң өстәмәләр туса, яңа чаралар килеп чыкса 20 декабрьгә кадәр сездән тәкъдимнәрне көтәбез. Аннары планны тулаем раслап конгресс сайтына эләчәкбез. Шушы эш режимына каршылар юкмы? 20 декабрь үтеп киткәч аннары елап йөрергә калмасын. Аннары чараларыгызны планга принципиаль рәвештә кертмәячәкбез. Чөнки план болай да бик зур. Планга керә икән, анда безнең кешеләрнең баруы мәҗбүри. Без группа җибәрәбезме, кешеләр барамы, без сезнең белән ул чараларны уздыруда тулаем катнашабыз. Ул шулай кабул ителгән. Шуңа күнегергә кирәк, 20 сеннән соң әйдәгез планнарны раслыйбыз.

Төп чаралар инде монда яңгырады. V съезд ел ахырында, Бөтендөнья татар яшьләре форумы август аенда узачак. Без моны махсус Республика көненә куйдык. Чөнки узганында килгән яшьләрнең шушы бәйрәмдә катнашып, күреп ничек рухланганнарын күргәннән соң без, ул чараны бүтән датага куя алмыйбыз. Алар бу бәйрәмне республикабызның, халкыбызның милли бәйрәме итеп кабул итеп киттеләр. Алар үзләренә зур энергия алып киттеләр.

Шулай ук дин әһелләре форумы. Бу инде өченчесе. Ул президентның имамнар белән килешүе нигезендә туган проект. Һәр елны үткәрергә сорадылар. Һәр елны без диния нәзарәтләре белән, Үзәк Диния нәзарәте белән, Мөфтиләр шурасы белән берлектә шушы дин әһелләренең форумын үткәрәбез. Быелгысында мең кеше катнашачак.

Март аенда Бөтендөнья татар журналистларының форумын уздырырга һәм шуның кысасында “Татар иле” порталын тәкъдим итергә уйлыйбыз. Минем уйлавымча, әле сезгә барыгызга да әлеге чарада катнашып, әлеге порталны таныту буенча бик зур эш башкарырга кирәк булачак. Социаль челтәрне булдыру буенча барыбызга да җиң сызганып эшләргә туры киләчәк.

Эш планы буенча без сөйләштек. Кабул иттек. Инде көн тәртибенең 6 нчы соңгы мәсьәләсе, Бөтендөнья татар конгрессы иҗтимагый берләшмәләре Халыкара берлегенә кабул итүне сорап 2011 елда 7 оешмадан гариза керде. Шулар арасында 2 яшьләр оешмасы бар, алар Владимир өлкәсеннән һәм Новосибирск шәһәреннән. Бу уңай күренеш. Чөнки чыннан да бу соңгы елларда барлыкка килгән оешмалар. Сез аларны үзегез булдырдыгыз. Шушы оешмаларның инде шактый тәҗрибә туплап, өлгереп җиткәннәре конгресска кабул итүне сорыйлар. Без моны мөһим әйбер дип саныйбыз. Конгресс ачык оешма, без бу оешмаларның барысы белән дә эшлибез. Әгъза булып керергә телиләр икән, без каршы түгел.

Шушы оешмалар арасында Иркутск өлкәсе регионара “Татар-башкорт яшьләр үзәге” иҗтимагый җәмгыяте, Самара өлкәсенең “Дуслык” региональ иҗтимагый җәмгыяте, Тула өлкәсенең Новомосковск Җирле татар милли-мәдәният мохтарияте, Мордовия Республикасының “Татар аксакаллар” шурасы милли-агарту иҗтимагый җәмгыяте, “Башкортостан татарлары” иҗтимагый җәмгыятьләре берлеге, Тамбов өлкәсенең “Яңгыраз татар мәдәнияте үзәге” иҗтимагый җәмгыяте, Владимир өлкәсенең “Бәхет” региональ иҗтимагый яшьләр җәмгыяте. Барысы 7 оешма. Аларның барысының да документлары тәртиптә. Үзләрендә юстиция органнарында теркәү узганнар. Шушы иҗтимагый оешмаларны Бөтендөнья татар конгрессына кабул итәргә дигән тәкъдимне тавышка куям.

Кем риза? Каршы? Битараф? Юк.

Рәхмәт. Бу оешмалар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына кабул ителә. Без аларның барысына да хәбәр итәчәкбез.

Кадерле миләтәшләр! Шуның белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының чираттагы утырышын ябык дип игълан итәм. Катнашуыгыз һәм нәтиҗәле эшегез өчен рәхмәт. Барыгызга да эшегездә уңышлар, иминлек, исәнлек-саулык телим. Барыгызны да житәчәк яңа еллар белән сезне. Бу елны, бәлки, бүтән очрашып тормабыз. Хатлар язышыйк, бер-беребезне котлыйк. Чөнки шушы аралашулардан татар дөньясы кайнап тора. Без сезнең белән бергә булганда, кулга-кул тотышып эшләгәндә көчле булырбыз, уңышларга ирешербез.

Биредә безнең җыелышта катнашкан Татарстан вәкилләренә рәхмәтемне җиткерәм. Алар килмәсәләр дә бер сүз дә әйтә алмыйбыз, алар хөкүмәт даирәләрендә эшләүчеләр. Биредә Равил Калимуллович та, Камил Шамилович та, яшь вәкил Ринат Реватьевич та, ХМАОдан Булат әфәнде, Түбән Новгород вәкиле дә безнең чакыруны кабул итеп барысы да килделәр. Шушы вәкилләргә килергә рөхсәт биргән Татарстан Республикасының Тышкы эшләр департаменты җитәкчесе Искәндәр Илдарович Мөфлихановка бик зур рәхмәт. Аның конгресска мөнәсәбәте бик җылы. Бик зур рәхмәт сезгә.

И.И.Мөфлиханов: Сезгә дә рәхмәт. Биредә тагын чит илдән килгән ике кунак бар, берсе чит илдән Ринат Хисамов- ул Нью Йорк татары, икенчесе Рамил Миңнуллин - Лондон татары.

Р.З.Закиров: Искәндәр Илдарович, биредә катнашырга сезнең үзегезнең теләгегез барлыгын әйтте. Без сезне бик теләп чакырдык. Татар конгрессының эшчәнлеге әкрен генә чит илләрдә йогынтысы үсә баруы безне бик куандыра. Англияда да, бигрәк тә Америка җирлегендә дә. Без Америка татарларын берләштерү буенча шактый эшчәнлек алып бардык. Андагы безнең вәкилебез шушы Американың төрле штатларга таралган оешмаларны барысын да туплап гомум Америка татар ассоциациясе оештыру белән шөгыльләнә. Бу андагы оешмаларның көчәюе өчен кирәк. Америка конгрессы тарафыннан федераль дәрәҗәдәге оешмаларны, милләтләрнең оешмаларын шактый финанслау мәсәләләре каралган. Шушы программ­маларда, проектларда катнашу өчен без бүген Америка татарлары ассоциациясен кору белән шөгыльләнәбез. Шуңа күрә сезне шушы эшләрдә катнашырга чакырам. Бу безгә бик кирәк әйберләр, чөнки эмиграция бик көчле бара. Безнең соңгы вакытларда Америкада да, Англияда да яңа яшьләр барлыкка килде, алар Урта Азиядән бик күп күчәләр. Шуңа күрә аларның берсен дә югалтмыйча, вакытында оешмаларга тартып, анда да татар тормышын тәэмин итергә безнең тулы мөмкинлегебез бар. Һәм без моны сезнең белән бергә эшләрбез дип уйлыйм. Бик зур рәхмәт сезгә, килгәнегез өчен.

Без хәзер 1 сәгатьлек тәнәфес игълан итәбез, аннары шушы залда аш мәҗлесе булачак. Безнең иҗат коллективлары концерт программасы әзерләде, рәхәтләнеп сөйләшү, аралашу мөмкинлеге булачак. Барыбыз да шушы залда җыелабыз, рәхмәт сезгә. Уңышлар телибез.



РЕЗОЛЮЦИЯ

расширенного заседания Исполкома Всемирного конгресса татар по итогам работы за 2011 год
г. Казань 10.12.2011
Заслушав и обсудив выступления и предложения, участники расширенного итогового заседания решили:

– Считать приоритетным направлением деятельности Всемирного конгресса татар дальнейшую работу по сохранению и консолидации татарского народа, возрождению национального образования, языка и традиций;

– Членам Международного союза общественных объединений «Всемирный конгресс татар» строить свою работу с учетом подготовки к предстоящему V съезду Всемирного конгресса татар. В рамках подготовки провести конференции на местах по выборам делегатов на основании квот Исполкома ВКТ. Организовать широкое обсуждение предложений и замечаний местных общин по улучшению деятельности ВКТ. В ходе подготовительной работы внести предложения по организации работы Исполкома ВКТ на период 2012–2017 гг.;

– Исполкому Всемирного конгресса татар, местным общественным организациям, предпринимателям, в целях преодоления негативных последствий реформы системы образования Российской Федерации считать главной задачей сохранение действующих школ и классов с татарским этнокультурным компонентом. Поддерживать опыт создания частных татарских и мусульманских учебных заведений с изучением родного языка, культуры и традиций;

– татарским общественным организациям и общинам активно участвовать в подготовке и проведении V съезда Всемирного съезда татар, XII Федерального Сабантуя в г.Владивосток, III Всероссийского сельского Сабантуя в селе Кунашак Челябинской области, III Всероссийского Форума татарских религиозных деятелей, V Всемирного Форума татарской молодежи и других мероприятий 2012 года;

– активно взаимодействовать с местными татарскими молодежными организациями, шире вовлекать их в дело сохранения и возрождения национальной культуры, языка и самобытности народа;

– татарским общественным организациям активно участвовать в создании Всемирной информационно–ресурсной татарской социальной сети портала «Татар иле». Осуществлять информационный обмен, шире проявлять деятельность своих организаций в виртуальном поле, содействовать развитию татаро-язычного сегмента Интернет;

– татарским общественным организациям на местах шире внедрять современные технологии в процесс дистанционного обучения основам национальной культуры, образования, религии, истории, языка, искусства;

– одобрить целенаправленную работу Всемирного конгресса татар по налаживанию и укреплению связей между татарским и башкирским народами;

– практиковать совместное проведение различных мероприятий культурно–просветительского и научно–образовательного характера Исполкомами Курултая башкир и Конгресса татар, направленных на сохранение языка, культуры, возрождения духовного наследия двух братских народов;

– местным организациям ВКТ, РНКАТ, общинам продолжить работу в рамках программы по приему талантливой молодежи из регионов РФ и стран ближнего зарубежья в вузы Татарстана, постоянно держать эту деятельность под контролем, более активно участвовать в отборе и подготовке абитуриентов;

– Исполкому ВКТ, местным татарским общественным организациям активно поддерживать деятельность Всероссийской организации татарских сел и проводить совместные мероприятия по сохранению традиционного сельского уклада жизни и самобытности татарского населения;

– татарским общественным организациям и общинам стран зарубежья активно участвовать в открытии воскресных школ, методически совершенствовать работу существующих, при этом шире использовать организационные и финансовые возможности Федерального агентства по делам СНГ, соотечественников – «Россотрудничество» и Фонда «Русский мир».

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2011 ел йомгакларына багышланган киңәйтелгән утырышы

РЕЗОЛЮЦИЯСЕ

Казан 10.12.2011
Еллык җыенда катнашучыларның чыгышларын, тәкъдимнәрен тыңлап һәм киңәшләшеп утырыш түбәндәге нәтиҗәләргә килде:

- Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты халкыбызны берләштерү, милли мәгарифне, мәдәниятне, туган телне, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү бурычларын кичектерелмәс мәсьләләр дип билгеләп, аларны гамәлгә куюны дәвам итәргә;

- “Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты” иҗтимагый берләшмәләренең Халыкара берлеге әгъзаларына үзләренең эшчәнлеген 2012 елда узачак V Бөтендөнья татар конгрессы съездын әзерләү һәм уздыру мәсьләләренә бәйләп алып барырга. Шул кысаларда җирле оешмаларда БТК Башкарма комитеты квоталары нигезендә съезд делегатларын сайлау буенча конференцияләр уздырырга, җирле оешмаларның конгресс эшчәнлеген камилләштерүгә юнәлтелгән тәкъдимнәрен искә алырга, 2012-2017нче елларда планлаштырылган чараларны тәгаенләргә;

- Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына, җирле иҗтимагый оешмаларга һәм эшмәкәрләргә Россия Федерациясе тарафыннан уздырылган мәгариф реформаларының тискәре нәтиҗәләрен истә тотып, милли мәгарифкә бәйле мәсьләләрне тамырдан үзгәртү йөзеннән, булган мәктәпләрне саклап калуны иң мөһим мәсьләләрнең берсе дип санарга. Шул ук вакытта төбәкләрдә күренә башлаган яңа шәхси татар мәктәпләрен һәм мөселман уку йортларын ачу тәҗрибәсен киңрәк җәелдерергә;

- Милли татар оешмаларына 2012нче елда узачак V Бөтендөнья татар конгрессы съездында, Владивостокта узачак XII Федераль Сабантуйда, Чиләбе өлкәсендә узачак III Бөтенроссия авыл сабантуенда, III Бөтенроссия дин әһелләренең форумында, V Бөтендөнья татар яшьләре форумында актив катнашырга;

- Милли мәдәниятне, туган телебезне, халкыбызның үзенчәлеген саклап калу йөзеннән җирле татар яшьләр оешмалары белән үтемле, даими эш алып барырга;

- Татар милли оешмаларына “Татар иле” Бөтендөнья информацион ресурслы татар социаль челтәрен (порталын) оештыруда актив катнашырга, Интернетның татар телле сегментында информация алышуны көчәйтергә, милли җәмгыятьләрнең эшчәнлеген киңрәк яктыртырга;

- БТК БКга, татар җәмәгать оешмаларына, милли мәдәният, мәгариф, дин, тарих, тел, сәнгать нигезләре буенча дистанцион укуларны оештырырга;

- Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар һәм башкорт халыклары дуслыгын, Татарстан һәм Башкортостан республикалары арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлтелгән эшчәнлеген хупларга һәм дәвам итәргә;

- Башкорт корылтае һәм татар конгрессының туган телне, мәдәниятне, ике тугандаш халыкның рухи байлыкларын саклап калуга һәм үстерүгә юнәлтелгән уртак гамәлләрен, нәтиҗәле хезмәттәшлеген дәвам итәргә;

- Руссия регионнары һәм чит илләрдән талантлы яшьләрне сайлап алу һәм Татарстан югары уку йортларына укырга кертү эшен дәвам итәргә һәм камилләштерергә. Җирле милли оешмаларга һәм мөхтәриятләргә абитуриентларны сайлап алуда актив катнашырга, бигрәк тә гуманитар белгечлекләр буенча укырга керүчеләргә аерым игътибар бирергә, киләчәктә аларны җирле татар оешмалары алып барган мәгърифәт, мәдәният эшләренә җәлеп итәргә;

- Чит илләрдә татар якшәмбе мәктәпләрен оештырырга һәм булганнарының эшен камилләштерегә, моның өчен “Россотрудничество” халыкара гуманитар хезмәттәшлек федераль агентствоның һәм “Русский мир” Фондының оештыру һәм финанс мөмкинлекләреннән киңрәк файдаланырга;


- БТК Башкарма комитетына, татар җәмгыятьләренә авылның яшәешен, милли йөзен саклап калу, татар халкының үзара хезмәттәшлек итүен, яңа эш урыннарын булдыру максатыннан Бөтенроссия татар авыллары оешмасы белән уртак чаралар уздырырга.

Заседание комиссии Исполкома Всемирного конгресса татар по “Координации работы религиозных объединений”
председатель Мухаметшин Рафик Мухаметшович
Российский Исламский университет 10 декабря 2011
Р.М.Мухаметшин: Религия начинает играть большую роль в жизни Татарстана. И у нас в Татарстане произошел ряд изменений, и главное из них, конечно, избрание нового Муфтия Татарстана - Илдуса хазрата Файзова. Духовное Управление мусульман РТ теперь очень конструктивно и тесно сотрудничает с Российским Исламским университетом, так, например, мы совместно открыли курсы переподготовки и повышения квалификации имамов Татарстана.

Российский Исламский Университет тоже не стоит на месте, мы постоянно развиваемся, открываем новые факультеты и набираем на новые специальности, и количество студентов постоянно растет. В 2011 году число поступивших студентов достигло 350, а РИУ открыл также свои филиалы в Тюменской и Ульяновской областях. В Казани совсем недавно открылась новая «старая» мечеть Апанай, на открытии присутствовал сам Президент Республики Р.Н. Минниханов и мэр Казани И.Р. Метшин. Руководство Татарстана теперь открыто посещает мусульманские праздники, например, Рустам Нургалиевич был и на Ураза и Курбан байрамах.

Как вы сами видите, Ислам в Татарстане растет, и Казань становится центром Ислама в России, в связи с этим вызывает недоумение статья «Куда дрейфует Татарстан» Диляры Ахметовой, опубликованной на сайте islamrf.ru. Сама Диляра Ахметова училась в Казани и работала у нас. Я был просто вынужден дать ответ, потому что там много написано таких вещей, которые просто не соответствуют реальности. Я никак не мог согласиться с суждением автора, что Форум татарских религиозных деятелей – провальный! Как он может быть провальным, когда Исполкому Всемирного конгресса татар удалось собрать на одной площадке представителей 4 духовных управлений, и 1000 имамов татар со всей России! Кто-нибудь это мог сделать раньше? Это ведь не мыслимый для сегодняшнего дня результат!

М.М.Сабиров: Можно ли считать позицию Диляры Ахметовой позицией Совета Муфтиев России? Ведь сайт islamrf.ru принадлежит первому заместителю председателя ДУМЕР Дамиру-хазрату Мухетдинову.

Р.М.Мухаметшин: С определенной натяжкой да, можно. На сегодняшний день почти у каждого духовного управления мусульман есть свои сайты. Дело только в том, что они не всегда популярны. Из популярных я выделил бы сайты: islam.ru, ansar.ru, islamrf.ru, islam-portal.ru. Эти четыре сайта наиболее авторитетны и популярны, сайт islam.ru с недавнего времени перешел под попечительство Дагестана, сайт islamrf.ru – принадлежит СМР, islam-portal.ru – принадлежит нашему Российскому Исламскому университету.

Хотел бы также представить вашему вниманию книгу «Атлас исламского сообщества России», подготовленную Р.А. Силантьевым, в котором содержится подробная информация о религиозном и этническом составе мусульманского сообщества РФ по каждому региону, описаны все действующие централизованные исламские организации, а на более чем 50 картах нанесены все зарегистрированные мусульманские общины. Сам Роман Анатольевич приезжал к нам в Казань, провел лекцию.



Р.Т.Латыпов: Мне кажется, что Форум татарских религиозных деятелей, проходящий без идеологии, это пустая трата денег Республики Татарстан! Обязательно должна быть идеология! Иными словами, Форум религиозных деятелей, организованный Исполкомом ВКТ должен стать площадкой объединения духовных управлений России.

Т.Г.Саматов: Если вы помните, Верховный Муфтий Талгат хазрат Таджуддин предлагал объединиться всем духовным управлениям и избрать лидера, а за собой оставить лишь титул «шейх уль-Ислам». К сожалению, его не поддержали.

Р.Т.Латыпов: Но ведь это предложение все еще действует? И вообще, если говорить напрямую, Талгат хазрат Таджуддин - единственный, вокруг которого может объединиться мусульманская умма России.

Т.Г. Саматов: Да, это предложение все еще действует.

Ш.З.Бикмаев: Казань должна стать столицей не только всех татар мира, но и всех мусульман России! Это тоже должно быть идеологией Форума татарских религиозных деятелей. Я лично зато, что в центре объединения мусульман России стоял Татарстан, в лице Духовного управления мусульман Республики Татарстан. И даже если остальные духовные управления не захотят объединяться, то мне кажется, ДУМ РТ самостоятельно должен вести работу по присоединению к себе религиозных организаций из регионов РФ. Я лично, готов помочь, мы можем постепенно начать присоединять к ДУМ РТ религиозные организации Мордовии, я понимаю, этот процесс не будет быстрым и займет около десяти лет, но в итоге мы будем иметь сильную объединенную организацию. Ведь очень больно наблюдать, что в Мордовии три муфтията и они постоянно борются между собой, они даже когда байрам нужно проводить не могут определить. Бывает, что часть села отмечает Ураза байрам, а другая часть еще держит уразу. Вот к чему приводит разобщенность, поэтому мы нуждаемся в помощи Татарстана и, в частности, в объединении с ДУМ РТ.

Ф.У.Ляпин: Я бы хотел поднять вопрос о единстве в другой плоскости. Нам нужно прекратить делить на своих и чужих. Приведу пример, у нас в Иваново большая диаспора выходцев из Кавказа. И после пятничной молитвы некоторые из них вставали и с джамагатом начинали читать полуденную молитву (что соответствует шафиитскому мазхабу, но не нашему ханафитскому). Тогда хазрат мечети сделал им замечание и начал с этим бороться, итогом было, что количество совершающих полуденную молитву после пятничной молитвы возрастало. Тогда я ему посоветовал оставить это дело и не бороться, пусть делают, как хотят. И я был прав, сейчас всего лишь считанные единицы людей поступают так, и в наших мечетях нет фитны.

Р.Т. Латыпов: В итоге, я хотел бы обратить ваше внимание на следующую идею, которая тоже, на мой взгляд, должна быть отражена в идеологии следующего Форума татарских религиозных лидеров – это развитие мусульманских финансовых инструментов, мусульманской экономики. Сейчас почти все муфтияты «кормятся» Кремлем, они не самостоятельны, и, если вдруг московский Кремль перестанет финансировать их, они ведь не смогут функционировать! Нам нужно выйти на самообеспечение, нам нужно самих себя кормить. Я тесно общаюсь с представителями русской православной церкви, они мне показали, как работает их финансовая система, научили даже как легально, по действующему законодательству, уходить от налогов. Нам нужно учиться у них в этом вопросе, главное препятствие, это отсутствие доверия между самими мусульманами. Кто нам мешает сформировать «вакуф», для примера каждому из нас скинуться по десять тысяч рублей и вложить эти средства в общее дело или выдать беспроцентный кредит мусульманам? Надо обо всем этом серьезно подумать.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының

Массакүләм мәгълүмат чаралары”



комиссиясе утырышы
комиссия рәисе Әминов Ильшат Юныс улы


Бөтендөнья татар конгрессы 10 декабрь 2011

И.Ю.Әминов: Безнең секциягә бик зурлап рәисебез килде. Комиссия утырышын башлап җибәрәбез. Ринат Зиннурович, башта сезгә сүз бирәбез.

Р.З.Закиров: Чыннан да бүгенге иртәдән уза торган комиссияләрнең утырышлары ул безнең өчен бик мөһим, чөнки комиссияләрнең эшчәнлеге ул бөтен конгрессның эшчәнлеген үз эченә ала һәр юнәлештәге эшчәнлек ул шушы комиссияләрдә тикшерелгәннән соң, безнең конгрессның планына күчә, без шушы комиссияләрдә яңгыраган фикерләргә таянып, киләчәктә үзебезнең эшләребезне оештырабыз. Ә инде матбугатка кагылган эшчәнлек ул безнең иң–иңнәрнең берсе. Мин иртәдән башланган комиссия утырышлары арасыннан матбугат комиссиясен бик мөһим дип саныйм, чөнки безнең җурналистларыбызның эшчәнлеге милләтебезне берләштерер өчен бик кирәк гамәл. Тарихмы ул, киләчәкме – мәгълүмат чараларыннан башка безнең эшне күзалларга мөмкин түгел. Безнең инде соңгы дистә ел эчендә алып барыла торган эшчәнлегебез сезнең белән бергә алып барыла дип әйтсәк, һич тә ялгышмабыз. “Татарстан яңа гасыр” телевидениесеме, төрле радиолармы, ә газеталарны инде әйткән дә юк – республика матбугаты татар конгрессының эшчәнлеген һәрдаим күз уңында тота, сезгә без бик рәхмәтле, һәр адымыбыз нинди матур эшләр бар, алар барысы да сезнең һәрвакыт игътибар үзәгендә.

Куаныч өстенә куаныч дип әйтик инде, озак еллар гел сезгә генә таянып эшләдек, менә быел, ниһаять, үзебезнең “Халкым минем” газетасы да чыга башлады. Бу, әлбәттә, Татарстан Президентының Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлегенә зур игътибары. Чыннан да матбугат органы кирәк, ул ни дәрәҗәдә халкыбызны берләштерүче булыр, бер газета гына бөтен проблемаларны хәл итеп бетерә алмас, әлбәттә. Ләкин калган матбугат органнары белән бергә без шушы эшне дәвам итәрбез, алып барырбыз. Ә инде “Татарстан яңа гасыр” телевидениесе турында мин аерым әйтәсем килә: бу безнең телевидение, бу татар телевидениесе, бу республиканың авазын бөтен дөньяга җиткерүче бик үтемле орган. Без алдан ук үз эшчәнлегебезне башлаганда шуңа өметләнгән идек, ул чынннан да шулай булып чыкты. 2000нче елларда бик күп җирләрдә баштан куаныштылар татар телевидениесе килде дип, аннан соң бераз гына сүлпәнлек барлыкка килде, ул татарча сөйләп җиткерми, безгә татарча бик аз дигән сүзләр ишетелә иде, ә инде бүгенге көндә менә соңгы 4–5 ел эчендә андый сүзләр бетте. Телевидение елдан - ел татарның милли ягына эшчәнлекне киңәйтә бара, арттыра бара– бу безнең уртак уңышыбыз дип әйтергә була. Мин безнең бүгенге комиссияне җитәкләгән Әминов булган өчен генә әйтмим бу сүзләрне. Мин моны ихластан сөйлим, чөнки әгәр дә бу сүзләр ихлас булмаса, сездә ул яклау тапмас иде, күзләрегездән күреп торам. һәрбересенең бу мәсьәләдә үз фикере бар, чыннан да соңгы еларда безнең бу өлкәдә зурдан кубып сөйләрлек уңышларыбыз бар. Әйе бөтен яктан да җитәрлек дип әйтеп булмый торгандыр. Телевидениенең нинди шартларда эшләгәнен күреп торабыз. Татарстан алга таба үсеп барганда, телевидение мәсьәләсе алгы планда булыр һәм якын арада телеканал үзенең яшәү, эшләү шартлары белән дә үзенең дәрәҗәсенә тәңгәл килерлек дәрәҗәдә үсәр дип уйлыйбыз. Чыннан да ул татар дөньясын берләштерүче һәм татар дөньясын әйдәүче көч булыр..

Шуның өстенә безнең тагын бер әйбәт яңалыгыбыз, куанычыбыз бар. Ул бөтен татар дөньясын берләштерүче интернеттагы социаль челтәр булдыру. Бу проект Президент тарафыннан хөкүмәткә күрсәтмә рәвешендә бирелгән проект, шуңа күрә дә инде аның төп масштаблары, төп эчтәлеге билгеле. Портал буларак, ул Бөтендөнья татар конгрессы нигезендә оештырыла, һәм бөтен Татарстанда тупланган информацион ресурсларны барысын да берләштереп, халкыбызга хезмәт итәчәк. Безнең менә конгрессның структурасында инде бүлекләре дә оештырыла, анда хәзер белгечләр кабул ителә. Шушы эшнең нәтиҗәсендә, әлбәттә, татар социаль челтәре барлыкка килергә тиеш. Бу бүгенге көндә дөньяда иң үтемле чараларның берсе, әгәр дә без интернеттан төшеп калабыз икән, интрнетта татар телендә сөйләүче структура булдыра алмыйбыз икән, димәк, безнең киләчәгебез юк дип әйтергә дә мөмкин. Шуның өчен биредә утырган җурналистларның барысы өчен дә бу бик кирәкле нәрсә икәнлеге билгеле, шуның өчен без сезгә дә бик өметләнәбез, таянырга уйлыйбыз, бу безнең уртак эшебез булыр тиеш. Анда бөтен информация булырга тиеш. Газета, журналларда чыкканмы, радио телевидениедә чыкканмы, бөтен ресурсларны берләштереп татар дөньясына татар телендә барып җитәрлек система булдырсак, ул киләчәгебездә яшьләрнең татар итеп сакланып калуының бәлки бердәнбер үтемле юлы булыр. Әлбәттә, башка матбугат чараларның ролен киметүем түгел, ә интернетта социаль челтәр булгач, анда татар дөньясы белән аралашу бермә-бермә бер җиңеләя. Бу безгә барыбызга да бик кирәк, татарны саклау өчен, безнең киләчәгебез өчен. Әгәр дә шул рәвешчә яшьләр татар телен өйрәнү юлына бассалар, бөтен матбугат органнары отышта калачак. Чөнки татарча басмаларның киләчәге шушы татар телен өйрәнергә тиешле яшьләрнең булуыннан тора. Менә шушы әйберләрне бүгенге сөйләшүнең төп нигезе, төп эчтәлеге булыр дип өметләнәм. Безнең эшчәнлек тулысынча киләсе елда шушы рәвешчә барачак. Киләсе ел безнең съезд елы – Бөтендөнья татар конгрессының 5нче съезды, конгресска 20 ел тула. Мин барыгызга да мөрәҗәгать итәм: барлык газета – журналларда радио – телевиденидә без әкрен-әкрен генә халкыбызны берләштерү максатын алга сөрсәк иде. Менә шушуы эшләрдә мин сезгә уңышлар телим һәм бергә булуыбызны телим.

Хәзер Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын бу комисиянең утырышында тапшырырга телим. Менә беренче итеп Фәрит Абдулла улын Гибатдиновны куйганнар, бу безнең Чувашия Республикасында татарның рухи үзәкләренең берсен җитәкли. Ул безгә караганда өлгерерәк булып чыкты, үзенең сайтын элегерәк ачып уңышларга иреште.

– Татарстан дәүләт радиосы, рәхим итегез. Һәрвакыт татарның нигезе булды, шулай булып калыгыз!

– “Сөембикә” журналы редакциясе. Сөембикәлеләр вакытында 750 мең тираж белән чыккан журнал !

- Татарстан хәбәрләре редакциясе.

“Татарлар” тапшыруы. Бу безнең төп информацион канал. “Халкым минем” аннан соң гына эшли башлады. “Татарлар” тапшыруы төп информацион канал, шуңа күрә без бу каналга да уңышлар телибез.

Монысы “Хәерле иртә”. Ильшат Юнусович, без сезгә үтенәбез иртәнге планеркада барысына да тапшырырсыз дип өмет итәбез.



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10   ...   20




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет