З.Р.Вәлиева: Рәхмәт, Айрат Миннемуллович, сораулар булса, аны утырыш барышында бирерсез дип уйлыйм. Бу зур эштә әле менә Айрат Миннемуллович әйткәнчә, чыннан да күп оешмалар катнашты, һәммәсе дә үз өлешен кертергә тырышты, шул исәптән бу ел язучылар берлегеннән дә бик зур тырышлык таләп итте. Шуның өчен мин сүзне Язучылар берлеге рәисе Илфак Мирза улы Ибраһимовка бирәм.
И.М.Ибраһимов: Хәерле көн, хөрмәтле милләттәшләр! Мин Айрат Миннемуловичның әйткәннәрен кабатламаска тырышырмын, чөнки күп эшләр бергәләп эшләнделәр. Тукай елында без Тукай белән бергә яшәдек, барлык татар дөньясында Тукай рухы, мохиты булды, без бердәм мәдәният кырында булдык. Тукайның юбилеена әзерлек һәм үткәрү чаралары инде ул 2011 елда гына түгел күптән алдан башланды. Хөкүмәтебезнең 11 сентябрьдә чаралар планы кабул ителгән иде, шулар нигезендә без берничә юнәлештә эш алып бардык. Иң беренчесе, ул Тукайның әдәби мирасын барлау, аны һәр яктан өйрәнү. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Фәннәр академиясы белән берлектә Тукайның планлаштырылган академик басмасының 6 томлыгының 2 томы дөнья күрде һәм алар барлык фән учреждениеләренә таратылды, шулай ук милли мәдәни мохтариятләренә дә барып җиттеләр. 25 апрельдә Казанда үткән фәнни – гамәли конференция бу шушы фәнни яктан Тукай мирасын өйрәнүнең иң югары ноктасы булды, халыкара конференциядә бик күп илләрдән килделәр, дистәләрчә галимнәрнең чыгышлары булды, алар брошюра булып басылып чыктылар. Мин һәрберсенә комментарий биреп бара алмыйм, чөнки санап кына үтсәм дә, вакытыбыз кысылачак. Әдәби мирасны бастыру, шулай ук Тукай әсәрләре буенча әдәби нәфис тәрҗемәне оештыруга да зур игътибар бирелде. Тукайның моңа хәтле тәрҗемә ителмәгән әсәрләрен тәрҗемә итүгә игътибар бирелде, бигрәк тә рус теленә. Мәскәүдә Мәскәү тәрҗемәчеләре белән берлектә без “Тукай поэтнамэ” дигән зур бер китап бастырып чыгардык ике телдә. Анда Тукайның 147 шигыре бастырылды, ә 45 шигырь моңа кадәр тәрҗемә ителмәгән иде. Бу тәрҗемә эшендә үзе бер вакыйга. Шулай ук Идел буе халыкларының алты телендә Тукайның 25 әсәре бастырып чыгарылды. Удмурт телендә, шул ук бер үк шигырьләр, чуваш телендә, башкорт телендә, мари телендә, татар телендә. Моннан тыш Россия күләмендә иң зур тираж белән чыга торган “Литературная газета”, “Наш современник”, “Дружба народов” журналларында без Габдулла Тукайның иҗат үрнәкләрен һәм аңа багышланган татар шагыйрьләренең татар язучыларының, галимнәрнең әсәрләрен рус телендә бастырып чыгара алдык. Төркиядә “Кардәшләр әдәбияты” дигән журнал да тулысы белән Тукайга багышланды. Моннан тыш гарәп телендә, төрек телендә, әзербайҗан телендә шулай ук китаплар басылып чыктылар, “Тюрксой” дәүләтләренә кергән илләрнең әдәби журналлары шулай ук Тукай иҗатын яктырттылар. Безнең Пен-клубы, Пен үзәге Татарстанда 4 телдә Тукайның әсәрләрен бастырып чыгарды, шулай ук без аларны тараттык, Тукайның 12 әкияте буенча эшләнгән балалар өчен мультфильмнар әзерләнде, моның буенча без грант откан идек. һәм шулай ук алар халыкка җиткерелделәр. Тукайның иҗатын пропагандалау буенча, әлбәттә, әдәбият көннәре бик күп үткәрелде: Ульян өлкәсендә, Удмуртиядә, аннан соң Мәскәүдә, Петербургта Татарстан республикасы көннәре кысаларында безнең зур чаралар үткәрелделәр. Айрат Миннемулловичны кабатлап тормастан, бу чараларның барысында да шагыйрьләр, язучылар катнашканын беләбез.
Әлбәттә, безнең Сабантуйларның Габдулла Тукай исеме белән үтүләре, һәр Сабантуй Тукай җыры белән башланып китүе, Тукай җыры белән тәмамлануы – бу инде бөтен татар халкының гимны буларак яңгырады. Хәтта Сабантуйларында катнашкан башка милләт вәкилләре дә татарча сәламли башладылар – бу инде чын мәгънәсендә безнең татар теленең тантанасы булды дип әйтәм. Арттыру булмас, чыннан да Тукай елында игътибар безгә карата бөтен төбәкләрдә яхшы булды. Бу сезнең хезмәтегез, сезнең шушы максатка баруыгызның нәтиҗәсе дип таныйбыз.
Тукайның үзенең образын сәнгатьтә тудыруга зур әһәмият бирелде, әдәби образы буенча “Кечкенә Апуш” дигән роман язылды Батулла тарафыннан, Ркаил Зәйдулла тарафыннан яңа бер пьеса язылды, шулай ук бик күп җырлар, шигырьләр иҗат ителде, сез аларны беләсез, хәттә Тукай елында Муса Җәлилгә опера язылуны да шулай ук без барыбер Тукай белән бәйлибез, чөнки менә Казанда, Татарстанда опера һәм балет театрында ике зур шагыйрьнең операсы бара. “Шагыйрьнең мәхәббәте” һәм “Муса Җәлил” операсы – болар барысы да Тукай елында эшләнгән эшләр. Тукайның истәлекләрен яңарту буенча менә шулай ук Татарстанда һәм өлкәләрдә бик күп эшләр башкарылды. Казахстанда бик күп эшләр эшләнгән, мин ике генә әйбергә тукталмакчы булам. Беренчесе, Казанның үзендә Габдулла Тукайның каберендәге ташы өр яңадан яңартылды. Зилә Рахимьяновна, сезгә дә зур рәхмәт моның өчен, чөнки башында сез тордыгыз. Бик зур суммага төште ул - миллион ярымга. Без Карелиядән ташлар алып кайттык, кайбер өлешләре Индиядә эшләнде. Тукайның бөтен дөньядан килгән кешеләргә күрсәтерлек үзенең чын истәлекле урыны барлыкка килде татар зиратында. Минем Шамил Зиннуровичка зур рәхмәт әйтәсем килә, бу эш тә безнең планга кертелеп эшләнде.
Инде алдагы елда нәрсәләргә игътибар итәсе – үземнең берничә киңәшем белән уртаклашасым килә. Тукай елы үтү белән Тукайга булган мөнәсәбәтебез һич кимемәсен, нәкъ шушы рәвешле барсын, чөнки без яңадан яңа эш юнәлешләре билгеләдек. Тукай көннәрен үткәрүне, Сабантуйларны үткәрүне булдыра алдык, конкурслар үткәрдек, нәфис сүз остазы, балалар белән бик күп эшләдек, фольклор өлкәсендә – менә алар безнең еллык эш планына керсеннәр иде.
Бердәм мәдәни мохит булсын өчен бердәм чаралар үткәрергә кирәк. Әйтик, Мәдәният министрлыгында ел дәвамында 200дән артык чара үткәрелде, ә без барлык төбәкләрендә татарлар белән шуның 10сын гына үткәрсәк тә, бөтен җирдә бердәм була алабыз. Мин тәкъдим итәр идем: һәрбер ил буенча татар дөньясында бер дини бәйрәмне барыбыз да үткәрсәк иде бергәләп, әйтик, Мөхәммәт Пәйгамбәрнең туган көне январь – февраль аена туры килә, аны без календарьгә кертсәк иде. Аннан Ураза бәйрәме, Корбан бәйрәме – менә өч бәйрәм белән без үзебезнең мәдәни эшләр календарен баета алабыз.
Икенче елга Галимҗан Ибраһимовның тууына 125 ел тула һәм шулай ук татар китабын бастыруга безнең 400 еллык. 400 ел беренче татар китабы басылуга. Моның буенча без интернет хәбәрләр дә җибәрә алабыз, белешмәләр җибәрә алабыз, бу эшләрне дә онытмасак иде. Аннан соң татар халкының тарихына мәдәниятына зур өлеш керткән безнең олы шәхес бар, ул Лев Николаевич Гумилев, аңа икенче елга 100 ел тула. Менә өлкәләрдә бик зур башлангычлар булды. Тукай елында Зилә Рәхимяьяновна да әйтеп китте, олы-олы күргәзмәләр булды дип. Ленинградта Тукайның 125-еллыгына 125 рәсем-лозунгасы, шигаре белән бөтен рәссамнарны җыйдык. Бөтен Россия буйлап конкурслар, фестивальләр оештырдылар. Без Әлфия ханым белән Гумилевның әсәрләре буенча иҗат итеп аңа багышланган мәхамнәрне урнаштырып, китап чыгаруны планга кертергә тәкъдим итәбез. Менә шушындый чараларны һәрбер төбәктә Лев Николаевич Гумилев укулары дип үткәрсәк, Галимҗан Ибраһимов укуларын үткәрсәк, әйбәт булыр иде. Ул укуларны үткәрергә безнең урыннар бар. Шул ук вакытта без Рәшит Ягъфаров укуларын Бардада үткәрәбез, Исхаки укуларын үткәрәбез, менә Лев Николаевич Гумилев һәм Галимҗан Ибраһимов укуларын икенче елны планга кертсәк әйбәт булыр иде.
Безнең республикабызда һәм Россия күләменә чыккан фестиваль бар. Менә үзебезнең татар дөньясында балаларның фольклор фестивальләрен үткәрү киләчәктә бик тә әйбәт булыр иде. Безнең бу фольклор фестивалендә әбиләрне күрәбез, алар кайвакытта кызганыч, ләкин фольклор бит ул буыннан–буынга күчергә тиешле халык җәүһәре, шуңа күрә фольклор эшчәнлекне балалар белән эшләсәк әйбәт булыр иде.
Элек заманнарда гаилә дигән мәдәни чаралар үткәрәләр иде. Әйтик, без үткәрә алыр идек “Гаилә альбомнары” яки гаилә бәйрәмнәре, аларның күп төрле формалары бар, шартлар куеп гаилә альбомнарына, әйтик, конкурс үткәрсәк, аның ихатасы төшерелгән, йорты төшерелгән фотолар, гаиләдәге исемнәр һ.б. бик күп төрле әйберләр уйлап чыгарырга була. һәрбер өлкәдә шушы чараны үткәрик, театр сәнгате гаиләләрдә барлыкка килгән бит. Белгәнебезчә, Россиядә гаилә театры булган. Екатерина 2нче үзе шул гаилә театрларына йөргән. Без дә телебезне саклап калырга телибез, икән – аны беренче чиратта, гаиләләрдә үстерергә кирәк.
Сүземне бетерәм. Күптән түгел без Мәскәүдә Татарстан көннәре уңаенан китапханәләрдә булдык. 85 санлы гаилә китапханәсенә кергәч, мин шаккаттым. Мәскәүдә 7 яшьлек балалардан алып 80 яшьлек әбиләргә хәтле гаиләләре белән китапханәләргә киләләр. 80 яшьлек әбиләргә компьютер уйнаталар ә балалар белән театр уйныйлар, әниләрен шулай ук әдәбиятка тарталар, мин шаккатып кайттым гаиләләр белән эшләүнең үрнәгенә. Милли мәдәни мохтариятләргә җибәрергә китаплар өелеп тора, балаларга таратып, аларны китап белән таныштырсагыз киләчәктә әйбәт булыр иде.
З.Р.Вәлиева: Рәхмәт Илфик Мирзаевич, ләкин безнең, мин әйттем инде, зур кайгылы вакыйгада катнашу сәбәпле регламент бүген бик кыска. Шуның өчен алдагы чыгыш ясаучыларга минем бер мөрәҗәгатем бар: киләсе елга планга кертергә күбрәк тәкъдимнәр яңгырасын иде. Быел инде театрлар да бик күп гастрольләргә йөрде, шуның өчен мин Шамил Зиннурович Закировка, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директорына сүз бирәм, аның тәкъдимнәрен дә тыңларбыз дип уйлыйм. Безнең читтән килгән кунакларның чыгышлары да бар, ләкин мин үзебезнекеләргә сүз бирәм, аларның кайсыбер оештыру мәсьәләләрен хәл итер өчен иртәрәк чыгып китәсе бар.
Ш.З.Закиров: Быел актив гастрольләр елы булды. Театр үзенең гастрольләрен Мәскәүдән башлады, аннан соң Самара, Оренбурда булды, әле генә Әстерхан шәһәреннән кайтты. Чистай шәһәрендә күләмле гастрольләр оештырылды, шулай ук Саранск шәһәрендә фестивальдә булдык, театр үзенең тарихында беренче тапкыр Саранскига барды. Саранск Казаннан ерак түгел, анда безнең бик күп милләттәшләребез яши. Гомумән, бу ел гастрольләргә бай булды. Театр күбрәк үз акчаларына йөри, Татарстан Республикасы тарафыннан да финанслана бу гастрольләр.
Быел Россия мәдәният министрлыгы яңа инициатива белән чыкты. Регионнар буенча театрлар өчен гастрольләр оештыруны Россия мәдәният министрлыгы үз өстенә алды. Мәсәлән, Әстерханнар ТЮЗы Казанга килеп китте. Моны Россия мәдәният министрлыгы финанслады. Әгәр дә инициатива күрсәтеп заявка вакытында бирелсә, мондый гастрольләрне Россия исәбеннән үткәрергә булыр иде. Әле генә заявка бирелде Владикавказ шәһәре, Төнъяк Осетия республикасыннан. Аларның үзләренең Казанга киләсе килә, шуңа күрә алар Мәскәүгә заявка җибәрделәр. Ләкин шул ук вакытта Камал театрын чакыралар үзләренә һәм алмаш гастрольләр оештырырга тәкъдим итәләр, без шуңа риза булдык һәм инде безнең гастрольләр планы Россия гастрольләр планына кертелгән. Без Владикавказ шәһәренә барачакбыз Россия мәдәният министрлыгы исәбеннән, шуңа күрә, әгәр дә җирле инициатива булса, мәсьәлән, Самара шәһәреннән яки Оренбург шәһәреннән андый заявкалар бирелсә гастрольләр белән алмашу турында, Россия министрлыгы андый планнарны хуплый. Сез дә интернеттан карагыз, Федеральная целевая программа буенча заявка бирелсә, Мәдәният министрлыгына театрны чакырып алырга мөмкин һәм акчаларны Мәскәү түли. Шуңа күрә игътибарлы булыгыз. Мәскәүдә яңа программа ФЦП, гастрольләр Россия буйлап.
Без Нәүрүз фестивале кысаларында күп кенә төрки кардәшләребез белән элемтәдә торабыз. Әле генә театр Горноалтайск шәһәрендә булып кайтты. Алар үзләре безне чакырдылар һәм чыгымнарның күп өлешен үз өсләренә алдылар, гомумән, гастрольләр белән алмашу ул бик файдалы. Без Мәскәүнең “Малый театры”, Самара Рус театры, Рига рус театры белән тыгыз элемтәдә торабыз шуңа күрә алар безнең гастрольләрне оештырырыга ярдәм итәләр, безнең билетларны тараталар безгә тамашачылар оештыралар, бу бик җайлы.
Мәскәү өлкәсе бу өлкәдә активлык күрсәтә. Мәскәү өлкәсенең милли оешмалары татар театрының гастрольләрен оештыру буенча уңышлы эшлиләр, аларга без бик рәхмәтле. Гомумән, ярдәмгә мохтаҗ, барлык милли оешмаларга безнең мөрәҗәгатебез: гастрольләр оештыруга безнең театр гына түгел, башка татар театрларның гастрольләрен оештыру буенча сездән ярдәм таләп ителә. Мәсьәлән, Уфада без үзебез оештырабыз гастрольләрне, чөнки Уфада безнең инде элемтәләр бик нык, анда безнең спонсорлар да бар, анда безгә рекламаны да үзләре оештыралар. Уфада эшләргә җиңел, анда тамашачылар бик күтәренке рухта һәм алар бик актив, ләкин башка шәһәрләрдә, аеруча Оренбургта безгә бик кыен. Анда актив эшләүче милли оешмалар әлегә бик ук күренми. Шулай ук Алма-Атада, Бакуда гастрольләрне оештыру кыенрак, биредә җирле милли оешмаларның ярдәме әлегә сизелерлек түгел.
Кичә Камал театрында премьера булды. “Үлеп яратты” дигән Ркаил Зәйдулла әсәре буенча куелган спектакль уйналды. Бөек шәхес, Мөхлиса Бубыйга багышланган премьера бик уңышлы килеп чыкты. Тукайның замандашы, чордашы, халкыбызның горурлыгы турындагы бу әсәрне башка сәхнәләрдә дә күрәсе иде. Милли җәмгыятьләр татар театрлары белән активрак хезмәттәшлек итсеннәр иде дигән теләктә калабыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.
З.Р.Вәлиева: Рәхмәт, Шамил Зиннурович. Сүз Башкорт дәүләт университеты доценты, Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты, безнең комиссия әгъзабыз Марат Сабит улы Шәриповка бирелә.
М.С.Шәрипов: Мөхтәрәм Зилә ханым! Мөхтәрәм вә гыйззәтле туганнар! Башкортостан татарлары исеменнән һәммәгезгә дә кайнар сәламнәрне җиткерәм! Нәкъ 100 ел элек 20 гасыр башында татар дөньясы күтәрелү чорын кичерә. Хәзерге галимнәр аны татар ренессансы диләр. Татар мәдәнияты үсешенең алтын чоры да диләр. Миңа калса, тарих спираль буенча хәрәкәт итә һәм бүген дә безнең татар дөньясы күтәрелеш чорын кичерә. 100 ел элек татар шагыйре Сәгыйть Сүнчәләй бөек Тукайга багышлап “Казан өстендә Тукай рухы йөри” дигән атаклы шигырен иҗат итә, миңа калса, безне дә бүгенге залда Тукай елы, Тукай рухы берләштерә. Безнең Башкортостан татарларының тормышында соңгы ике елда киләчәгебезне билгеләүче мөһим вакыйгалар булды.
Беренче. Безнең республикага, демократик рухтагы яңа типтагы җитәкче килде.
Икенче. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Уфага килде һәм ике республика арасында дуслык, туганлык, ихтисади, мәдәни элемтәләр хакында килешүгә кул куелды.
Өченче. Башкортостанда рәсми рәвештә “Татарстан - яңа гасыр” спутник телевидениесе күрсәтелә башлады.
Дүртенче. Уфада Татарстан телеканалының хәбәрчеләр пункты эшли башлады.
Бишенче. Башкортостанда эшләгән татар милли оешмалары, ниһаять берләшеп, яңа зур оешма төзеделәр һәм уртак тактик план төзеделәр. Менә баксаң, шундый кечкенә генә деталь кебек, әмма бик мөһим эчтәлеккә ия гамәлләр. Башкортстан татарлары ел саен Габдулла Тукай исемен йөрткән ак пароход белән Болгарга сәяхәт оештыра. Менә соңгы елда безне Казанда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев үзе каршы алды. Бу бик тирән мәгънәгә ия булган вакыйга булды. Бу айда 23нче декабрьдә Уфада Башкортстан татарларының гомум зур корылтае булачак. Менә шундый вакыйгалар безне көтә. Әйткәнемчә, Татарстанда Тукай елы игълан ителгәч, чит төбәкләрдә яшәүче татарар, шул исәптән Башкортостан татарлары, бөтен эшләрен әнә шул күзлектән чыгып башкардылар.
Вакытның аз булу сәбәбле мин барысын да сөйләп тормыйм, әлбәттә, безнең Башкортостан татарлары җәмгысе 60тан артык мәдәни чара уздырдылар. Хәтта аларның кайберләре безнең Башкортостан чикләреннән узып, Казанга, Оренбургка, Чиләбегә, Салават, Баймакка барып җиттеләр. Менә Тукай яшәгән чорда аның рухташлары Фатих Әмирхан, Габдулла Кариев, Мирхәйдәр Фәйзиләрнең дә быел олуг юбилейлары булды. Аларның да тууларына 125 ел булды. Бу уңайдан Уфада Фатих Әмирханга тууына багышланган әдәби музыкаль кичә, гыйльми конференция узды. Габдулла Кариев, Мирхәйдәр Фәйзи юбилейлары да олылап уздырылды. Мирхәйдәр Фәйзи Баймакта күмелгән, аның анда һәйкәле дә бар. Баймакта, Уфада Мирхәйдәр Фәйзигә багышланган мәдәни чаралар оештырдык. Башкортостанда яшәгән, иҗат иткән мәшһүр татар шагыйре, атаклы меценат, җәмәгать эшлеклесе Дәрдмәнд иҗатын аның тормышын пропагандалау буенча зур эш алып барабыз. Башкортостанда Иван Грозный чорында чукындыра башлагач Казан артыннан күченеп китеп Урал тавына килеп утырган Юл авылы бар. Менә бу авылның оешуына киләсе елда 300 ел тула һәм бу авылда атаклы Рәмиевлар төзегән Ак мәчет бар. Мәчетнең төзелүенә 100 ел була. Болар барысы да безнең Башкортостанда үтәчәк. Без республикада шулай ук халыкара сәнгать уку йортын оештыра башлыйбыз. Мөхтәрәм туганнар, рәхим итеп актив катнашыгыз менә безнең бу эшебездә.
Шулай ук икенче елда Уфада “Нур” театрының оешуына 100 ел булачак. Сез беләсез, беренче татар спектакле нәкъ Уфада куела. Уфа шәһәре татар театрының бишеге булып тора, чөнки 1906 елда рәсми рәвештә Уфада Гаяз Исхакиның “3 хатын берлән тормыш” дигән спектакле куела. Эшләребез бик күп. Бик зур рәхмәт әйтәсем килә, әлбәттә, Татарстан Президентына, Башкортостан татарлары исеменнән, Татарстан хөкүмәтенә, Зилә Рахимьяновна, шәхсән сезгә, Мәдәният министрлыгына, Разил абый сезгә, менә монда Шамил абый утыра, без фестиваль оештырдык ул үзенең зур мәдәни мәйданын бирде безгә, бик зур рәхмәт. Әлбәттә, без киләчәктә Татарстан хөкүмәте белән тыгыз элемтәдә эшләячәкбез һәм яшәячәкбез. Тукай елын Уфада үткәрәбез, Казанда үткәрәбез, симфоник оркестр белән Салих Сәйдашев исемендәге залда монда якташыбыз Рәфкатъ Кантюков ярдәме белән чыккан Тукай әсәрләренең зур китабын тәкъдир итү кичәсе булачак. Кыскасы, эшләр күп, аларның барысын да сөйләп тормыйм. Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера театры – Татарстанның визит карточкасы. Миңа “Муса Җәлил” операсында җырларга туры килде һәм бу театр коллективы белән Нидерландиядә, Франциядә гастрольләрдә булдым. Спектакль алдыннан һәрбер тамашачыга мәгълүмат тараталар. Мәсәлән, Татарстан, татарларның барлыкка килүе, кемнәр алар, нинди атаклы кешеләре бар, спектакльдән соң безгә киләләр мин аларга татарча сөйлим, шигырьләр дә укыйм, алар әйтәләр “без бу хакта белми идек.” Менә шундый спектакльләр белән без үзебезнең даныбызны, үзебезнең кем икәнебезне белдерергә тиешбез. Һәм “Муса Җәлил” операсы бит инде Нәҗип Җиһанов юбилеена багышланган шундый зур вакыйга булды, тик билетлар сатылмады. Миңа калса, аны тагын да күрсәтергә кирәк, чөнки ул чынлап та безнең горурлыгыбыз. Менә мондый спектакльләрне еш күрсәтергә кирәк һәм мондый спектакльләр белән татарлар тупланып яшәгән төбәкләргә дә чыгарга кирәктер. Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт, бәйрәмегез мөбарәк булсын!
З.Р.Вәлиева: Үзегезгә дә рәхмәт регламентка сыеп шул хәтле зур, күп мәгълүмат җиткердегез. Чыннан да бу “Муса Җәлил” спектакле ул Нәҗип Гаязович Җиһановның юбилеена багышлап яңача торгызылган иде ул һәр кешегә зур тәэсир ясады, шуның өчен ул эш дәвам итәр. Гомумән, мин монда Илфак Мирзаевичның сүзләренә кушылам, киләчәктә дә шулай Тукай елының масштабын киметмичә эшләргә. Чыннан да шулай эшләргә һәм шулай эшләр өчен Татарстанның тәҗрибәсе бар. Менә Казанның 1000 еллыгыннан башлап, төзелеш масштаблары универсиада чаралары, бүтән халыкара масштаблы мероприятиеләр белән дәвам итә.
Тәкъдимнәрнең эшлеклесен Башкарма комитетның еллык планына кертергә тиешбез.
Сүзне Чувашстан милли-мәдәни мохтарият рәисе Фәрит Габдулла улы Гибатдиновка бирәбез.
Ф.А.Гибатдинов: Әссәләмәгәләйкум, исәнмесез, хәерле иртә, хөрмәтле коллегалар, кардәшләр! Бүген чыннан да шундый ямансу көн булса да, без бергә җыелып үзебезнең булган тәкъдимнәр турында сөйләшмичә булдыра алмыйбыз. Мин рәхмәтне әйтмәкче булам Татарстан хөкүмәтенә, шулай ук Мәдәният министрлыгына. Чувашстанда Бөтенруссия авыл Сабантуен шундый зур дәрәҗәдә уздырырга булышкан өчен. Озак сөйләп торырга вакыт та юк, шуны гына әйтмәкче булам һәр төбәктә һәр татар, татар буларак үзенең эшен эшли. “Урмай моңы” фестивале киләчәктә 25нче тапкыр узачак. Аннан Илфак әфәнде әйтте, динне бергә алып барырга дип, шуңа күрә безнең республикада инде 5 тапкыр мөселман җырлар фестивале Арт-Мәдхия зикер үтә. Без төбәкләрдә яшибез, безнең бар үзебезнең халык исемендәге үзешчән сәнгать коллективлары. Бүгенгесе көндә алар яшәп киләләр. Сез беләсез, мондый заманада андый коллективларны саклап калу, аларны үстерү, аларның репертуарларын ясау бик авыр. Шуңа күрә мин әйтмәкче булам, Татарстан хөкүмәте шундый конкурс аша проектларны ясап шушы коллективларга булышса иде. Без болай берничә тапкыр хат язып карадык Мәдәният министрлыгына, безгә милли уен кораллары алырга, милли киемнәр тектерергә ярдәм итегез дип. Без аңлыйбыз, бөтен төбәккә дә аны эшләп булмый, авыр, ә менә конкурс аша булыр иде. “Мишәр” ансамбле ул үзенчәлекле бит инде. Татарстанда керәшен ансамбле бар, дәүләт күләмендә, Казан татарларыныкы бар, ә мишәрләрнеке юк. Ә без аларның шундый сәнгатен күтәрергә булдырабыз, әгәр инде шундый конкурс уздырылса. Менә шундый минем тәкъдимем, ул бик кирәк киләчәгебез өчен. Рәхмәт.
З.Р.Вәлиева: Рәхмәт. Мәскәү өлкәсеннән Фәрит Шамил улы Мохтасаров, сездән дә 1–2 тәкъдим булса, шуның белән тәмамлар идек чыгышларны.
Ф.Ш.Мохтасаров: Хөрмәтле дуслар! Чынлап та монда күп кенә әйтелгән чараларда мин үзем дә катнашкан кеше. Мин үземнең фикерләрне әйтәм, безнең монда залда Мәскәүдән татар культура үзәгенең директоры да утыра Әнвәр Үмәрович Хусаинов, аның фикерләрен дә берюлы әйтәм .
Тукай елы барганда безнең Мәскәүнең өлкәсендә һәм шул ук үзәктә Тукайга багышланган кичәләр уздырдык, ул системно күп кенә шәһәрләрдә иҗат кичәләре кебек узды. Икенче яктан, Сабантуйны шулай ук без Тукай белән бәйләдек. Сабантуй әзерләгәндә безнең, Сабантуй күчмә йөри, кичәләрдә, библиотека хезмәткәрләре үзләре Тукайга багышланган шундый литературно-музыкальная композиция әзерләделәр. Җыйдылар яшьләрне, татарларны гына түгел. Безнең максат башка милләтләрне дә таныштырырга, яшьләрне студентларны төрле милләт кешеләрен җыеп, шундый матур кичә уздырдык. Бик матур булды. Просто Сабантуй әзерләгәндә. Сабантуйның үзенә ясадык бик матур стенд. Ул безнең передвижной стенд Мәскәү өлкәсендә. Берәр чара булса, шунда алып барып куябыз. Менә күптән түгел генә Фестиваль национальных культур бер шәһәрдә булды анда алып барып куйдык. Шулай итеп менә Тукайның исемен шундый матур стендта мәңгелеккә беркетеп куйдык.
Менә сабантуй турында берничә сүз. Мәдәният министрлыгы белән бик актив эшлибез. Ел саен бер район бирәләр, безнең яңа дуслар барлыкка килә дигән сүз, чөнки Сабантуйны бергә уздырабыз, анда барып киләбез, алар киләләр, бергә уздырабыз, аннан соң элемтәләр кала. Шундый яхшы дус булып Апас районы калды. Апас районы белән җылы элемтәдә, хәтта шундый соглашение төзедек “О культурном сотрудничестве”. Менә элемтәләрне шулай алып барабыз.
Ә конкретно тәкъдимнәргә килгәндә, беренчедән, монда инде әйткәннәр иде планнар турында. Чынлап та мин үзем дә сораганда миңа юбилярлар турында оператив хәбәр җибәрәләр, эш бара. Менә шуны системага саласы иде. Икенче яктан, безнең менә Әнвәр Үмәрович белән бердәм тәкъдим, библиотекаларны яңа чыккан китаплар белән тутыруны да системага кертсәк яхшы булыр иде. Аннан тагын әйтәсе килә, безгә атаклы кешеләрнең портрет галереясы кирәк. Культура үзәкләре барлыкка килә, менә шуларда эләргә портретлар булса, бик әйбәт булыр иде.
Мәскәү өлкәсендә без хәзер үзебез музей оештыра башладык. Татар тарихы музее, шулай ук аның функциясе передвижной шикелле булачак. Менә шул музейга экспонатлар үзебез җыя башладык, әгәр дә Татарстан ягыннан да кайбер экспонатлар буенча ярдәм булса, бик әйбәт булыр иде. Менә шундый тәкъдимнәр.
Бездә шулай ук төрле очрашулар була. Иҗат эшләрен дә берәр системага, тәртипкә салсак иде. Менә шундый тәкъдимнәр һәм иң соңгысы, тагын бер тапкыр рәхмәт Мәдәният министрлыгына, кайчан гына мөрәҗәгать итсәк тә аннан ярдәм була. Үземә дә почетное звание бирделәр, ул зур поддерҗка булды, аның өчен дә зур рәхмәт. Менә биредә видеофильм, фильм-отчет безнең Сабантуй турында, моны сезгә биреп калдырам, рәхмәт.
З.Р.Вәлиева: Монда министрның заместителе бар, аңарга тапшырсагыз да ярый, аларда калырга тиешле мондый материаллар. Рәхмәт, Фәрит Шамильевич.
Г.А.Бадрутдинова: Гульфира Амировна Бадрутдинова, Коми республикасыннан. Минем Разил Исмагиловичка бер үтенечем бар: менә чит регионнарда эшләп килгән иҗтимагый эшләүчеләр зур эшләр алып баралар, без инде кайчагында заслуженный работник культуры дигән званиеләр сорап хатлар җибәрәбез. 10 ел аның срогы Татарстанда. Ләкин безнең бөтен эшчеләребез зур көч түгеп эшлиләр, бәлки, читтә яшәгән татарлар өчен аның срогын бераз киметеп булмыймы?
Достарыңызбен бөлісу: |