Всемирный конгресс татар



бет10/20
Дата11.06.2016
өлшемі1.76 Mb.
#128698
1   ...   6   7   8   9   10   11   12   13   ...   20

И.Ю.Әминов: Аңлашылды. Сораулар бармы? Соңгы чыгыш ясаучы ул Фердинанд Абдулла улы Сәлахов, Татарстанның халык артисты.

Ф.А.Сәлахов: Менә монда журналистлар утыра инде, минем профессия тулысы белән журналистларга, радио телевидение һәм газет журналларда нәрсә языла без шуннан зависимый халык.

Беренче әйтәсе килгән сүз мин инде 32нче ел җырлыйм,бик зур рәхмәт һәркайсына, минем турында бик күп яздылар. Шамил Рәкыйпов, Марсель Галиев кебек кәлам осталары, акулалар да күп язды Хәмзә Бәдретдинов, Гөлнара Сабировалар, Гөлназ да - һәркайсы яздылар. Ләкин менә соңгы елларда Флера Сафиуллина миңа студентларын җибәрә иде, барыгыз, ул нәрсә сөйләсә, шуны шулай язып чыгарыгыз диеп, шуңа магнитофон күтәреп киләләр иде, мин аны башта белми идем, соңыннан бер студент әйтте, шуннан соң гына аңладым. Соңгы елларда миңа күп киләләр. Бүген монда булуның төп сәбәбе күптән түгел генә бер яшь егет килде, берничә көн бәйләнеп йөрде. Аңа кадәр бер-икесен саф татарча әйткәндә отшил вак-төяк диеп, бусы бик бәйләнчек булып чыкты. Магнитофонын каршыга куйды, сөйләштек, утырдык, яздык, аңлаштык. Сорауларның берсе бәйлисеңме, тегәсеңме, күкәй кыздырасыңмы? Җырчы белән сөйләшә. Шуңа күрә, җырчы белән анда җыр турында сөйләшү юк иде. Бусы бер. Бик надан әйбер күтәреп килде, ярый әйткәнмен әле “мин кул куймыйча чыгара күрмә” дип. Аны укып чыкканнан соң миңа барырга сәламәтлек саклау министрлыгына һәм миңа 1нче группа бирергә кирәк. Мин шундый чирләшкә һәм икенчесе террорист һәм мине ФСБ кулга алырга тиеш. Менә “Болгар” фаҗигәсе булганчыга кадәр, “Циалковский” теплоходы шартлады. Мин ул вакытта шул теплоходта янган малайны үз кулым белән астан чыгарып, аңа медицина ярдәме күрсәттем, чөнки медик үзе дә пешкән иде. Шул турыда Гөлназ язып чыкты. Шуны укыган да менә сез шартлагансыз да бер җирдә, бер җирдә янгансыз да, бер җирдә сезне батырганнар да бөтенеесе бер җирдә булган. Барысы да бер урында, чөнки шартлады, шартлагач янды, янгач су белән сүндерделәр дә шуның белән батты ул. Мин аңа шулай аңлаттым, ул аны шулай язып чыккан да. Менә шуннан соң Гөлназга әйтәм, нишләп соң миңа гына киләләр, сезгә дә киләләрме бу надан журналистлар? “Менә шушы соравыңны җурналистларга бирерсең”-диде. Менә мин шуңа күрә бүген килдем. Монда баш мөхәррирләр утыра. Сез аларны ничек аласыз. Дипломына карап аласызмы, берәр язган әйберсен укып карыйсызмы аның, акча сорамаганга күрә аласызмы? Безгә алар күп килерләр микән? Минем әле җырларга исәп бар. Минем максатым кемнедер фаш итү түгел, проблеманы гына хәл куям. Берсен ишеттем инде, акчалары бик әз түләнми средняя температурасы фәлән диде.



М.М.Сафаров: Фердинад әфәнде, сез системно әйтегез аны, ул танылган матбугатмы, рәсми матбугатмы? Нинди матбугат икән?

Ф.А.Сәлахов: Мин бик күп мисаллар китерә алам, радио- телевидениедән. Менә шундый проблема белән гел интегеп торам һәм мин теге малайга үзем алдым да, үзем язып бирдем. Ярый мин үзем кәлам кыстырып нәрсәдер шыгырдата алам.

Хәзер мин радио, телевидение турында әйтәм. Менә мин инде радио, телевидение белән шулай ук тыгыз элемтәдә 3 тапшыру алып бардым, Советлар Союзы заманында. Гөлнара Зиннәтуллина беркем мине кулланмаган вакытта, Алланың рәхмәте, рисковать итеп алып килде. Мин ул вакытта алып бардым “Түрдән үтегез”, аннан соң “Киң күңел”, аннан соң “Кара каршы”. Шуңа күрә анда ниндидер ниләрне белештерәм. Мине бик рәнҗетә торган бер әйбер бар Безнең татар алфавитында 38 хәреф бар, безнең радиотелевидениедә 37се генә. Әгәр инде ул Әтнә районыннан булса 36га кала. Потому что “бер мен тонна сөт саудык була ул”, ә Дөбъяз ягыннан булса, “безнең кунакларыбыз Дөбъяздан киләннәр була”. Башкортостаннан булса, “Минәргә җавап бирегез әле” була. Андый сүз бөтенләй юк. Без бетәбез дип елыйбыз, татар теле кирәкми диеп елыйбыз, әти-әни белән сөйләшкәндә генә булса да шушы хәрефләрне куллансак иде. Безне беркем дә бетерми, без үзебезне үзебез бетерәбез, тырыша-тырыша бетерәбез. Аны радиотелевидение бик көчле корал шул көчле кораллар ярдәмендә микрофон бит бик көчле корал. Берсе телевидениедә ТНВда авыл хуҗалыгы продуктлары тәэмин итә ди. Татарда 3 сүз: тәкъмин, мөэмин, макмай. Мин моны тоттым, коридорда әйтәм: “ бәгыркәем, син нәрсә укыйсын соң?”. “Но я же в Шеморданах учился”. Элек менә сәнгатьтә, балетта бар иде репетиторлар, станок янына басканча репетитор белән эшли, опера сәнгатендә дә шул, репетитор белән эшли. Репетиторлар бер дә юкмыни хәзер соң алар? Мин инде Әминә Сафиуллиналар заманында эшли башладым, нишләп алар шулай дип утыралар “миңарга, сиңарга” дип? Бусы бер менә бүгенгесе көндә. Хәзер мин 10–15 ел алга китеп карыйм. Бүгенге көн бик матур чәчәк булып күренәчәк дип уйлыйм. Ни өчен? Күптән түгел генә мин сатып алдым оныгыма “Әлифба”. Аны “Әлифба” дип әйтергә дә тел бармый. Ул теге Вәгыйзовларның гениальный “Әлифба” язучыларына багышлана дип язылган. Андагы наданлык. Анда “н” сузык авазы булып бара. “Гали белән Вәли Казанда тора”. Тормый, сез мине гафу итегез, тора башка әйбер. “Гали белән Вәли Казан шәһәрендә яши”. Анда кызыл карлыган балан дип бирелгән.Менә шул журналистлар киләчәк сезгә әзер булып торыгыз. Анда бик күп, бик күп хаталар һәм мин бик еш очрашам татар телле укытучылар белән, шунда сорау бирәм. Сез яңа әлифба белән укытасызмы дип? Ул әлифба укыта торган түгел диләр. Мин аннан соң Дамирга шалтыратам. “Дамир, сез нәрсә чыгардыгыз соң” дип. “Юк, без чыгармадык” ди. Ул оказывается частный. Менә монда журналистлар, монда радиотелевидение инде без телебезне саклыйбыз әти-әни белән бик чиста сөйләшәбез дип әйтәбез икән, без уже дәүләт канаты астындагы матбугатларда чыгарырга тиеш. Әлифба бу инде баланы бишектә чакта буу дигән сүз. Минеке тәмам.



И.Ю.Әминов: Сораулар бармы соң Фердинанд абыйга? Юк. Рәхмәт.

Р.С.Вәлиев: Миңа сүз мөмкинме? Без дә өметләнәбез киләчәккә. Монда кызыклы кешеләр, бары да әһәмиятле, киләчәктә гомум милләт масштабындагы рупор һәм ниндидер төп калибр дигәндә мин ике әйбергә өметләнәм, мин аларны глобаль әйбер дип әйтәм. Беренчесе, “Татарстан -Яңа гасыр”ның “Планета” дигәне була дип ишеткән идем, бөтен татар милләтен көн саен берләштереп ашатып, эчертеп торучы калибр ул булыр дип бик өметләнәм моңа. Ул бөтен милләтебезнең эше һәм шул исәптән аудиторияне тәэмин итүчеләрең дә эше. Телевизор булып аны караучы булмаса, кызык булмый.

Икенчесе, гафу итәсез, интернет. “Азатлык” радиосының Казан бүлеге чыннан да ябыла яңа елдан. Әйе, ләкин ниндидер конкурентлар бик шатланырга тиеш түгел, чөнки кыска дулкынлы вещание әкрен генә кими, ул пока шыгырдап утыра, әмма тыңлаучысы бик аз калды. Игътибар китә интернетка. Сез беләсез “Татарстан” радиосының сәхифәсе электрон газетадан бигрәк журнал фотография һәм видеога әйләнә башлый, видео тагы күбрәк арта, хәзер инде без атнага 3–4 репортаж видео итеп бирәбез, киләчәктә тагын да бирерләр. Шулай булгач без аңлыйбыз инде, Мәскәүдәге соңгы вакыйгалар интернет аша җыелды. Ирек мәйданында гел милиция бер кемне кертмиләр. Халыкны интернет аша чакыралар, кичә менә пресс-конференциягә интернет аша чакырып китерделәр революцияләр хәзер ясала. Египетта да шушы корал аша барды. Уйлап утырам, ярый сәяси партияләр, ниндидер группалар үзләренең мәнфәгатьләрен корал итеп кулланалар һәм кулланачаклар да, татар милләтен берләштерергә безнең башка попыткаларыбыз барып чыкмады бит. Киресенчә, менә бетәбез, таралабыз дип, шушы мохитны, интернетны татар милләтен барларга һәм көн саен сәгать саен аралашып торырга кулланмасак, безнең татар конгрессының һәм журналист булуның да мәгънәсе бик калмый. 8–9 пункт Илшат Юнусович игълан иткән проектта ул башка елларда да кереп бара, ниһаять, шушы пунктларны тагын да көчлерәк итеп үтәү эшенә керешергә һәм шул мәсьәләләр буенча детально яңа программалар, планнар төзергә кирәк дип уйлыйм, 8–9 пунктларны хуплавым шушы. Тәмам.



И.Г.Әхмәтҗанов: Берничә җөмлә. Ифрат та кирәкле җанлы сөйләшүләрнең шаһитлары булып утырабыз. Элегрәк менә шушы өстәл артында сөйләшү бу безнең җанны гына җылыта торган хыял гына иде дисәм хакыйкәтькә хилафлык китермәм. Хәтердә, 80нче еллар башында Татарстанның баш газетасы “Социалистик Татарстан”да Америкадагы Шәмсия Апакайның язмасы чыкканнан соң редакторны Ирек мәйданындагы бинага чакырып келәмгә бастырып сүккәннәрен. Бүген ихластан сөйләшәбез хәзер моны язарга ярамый дигән сүзләр юк. Болар инде безнең күңелебезгә сары май булып яталар һәм менә бүгенге кирәкле сөйләшүдә чынлап та теге безне борчып килгән мәсьәләләр. Мин нәрсәгә игътибар итәр идем, янә телевидениегә әйләнеп кайтып. Илебезнең төрле кыйтгаларындагы милләттәшләребезне карап барабыз. Екатеринбургмы, Чиләбеме, Курганмы, ераграк Омскимы һәм һәр корреспондент, һәр журналист шушы өлкәләрдә шушы губерналарда булганда татар мәктәбен таба татар мәктәбе булганда директорга сүз бирә, директор инде татар теле укытучысына һәм һәр очрашуда диярлек безгә укытыр өчен дәреслекләр җитми дигән сүзне әйтәләр. Бу чынлап та шулай. Татарстанда да татар теле дәреслекләре җитми, читтәге өлкәләрдә дә татар телендәге дәреслекләр җитми. Без бит инде моның белән күз ачып, ризалашып утырырга тиеш түгелбез, әйдәгез бергәләшеп, Бөтендөнья татар конгрессы эгидасы астында, әйтик, менә Дәү- Совет сессияләрендә, бюджет каралганда үзебез өчен дә, аларның балалары өчен дә шушы татар телендәге дәреслекләрне җибәрү мәсьәләсен күтәрик. Бу менә безнең резолюциядә дә урын алырга тиеш дип уйлыйм мин 12нчеме, 13нче пункт булыпмы, чөнки бары тик укытсак кына, мәктәп бетмәсә генә безнең милләттебезнең киләчәге булачаклыгын без инде янә раслап торырга тиеш түгелбездер.

Икенче бер мәсьәлә менә Бөгелмәдәге безнең хезмәттәш хакында, минем бернинди дә мөнәсәбәтем юк, әмма дә ләкин сез әйтәсез, рус газетасы белән без төрле бизмәннәрдә дип. Сез бюджетны менә күптән түгел расладыгыз. Раслаганда сезнең бюджетны раслау защита бюджета дип атала, ни өчен якламыйсыз? Ә ни өчен Сәлимгараевка күзен ачырдай иттереп әйтә алмыйсыз? Әлбәттә, киләчәктә дә сезнең белән шулай итәчәкләр, чөнки сезнең рекламагыз да по нулям, башкасы да иде, якларга кирәк иде, анннан соң кем әйтмешли, минемчә, бу мәсьләне киң даирә алдында күтәрмәскә дә мөмкин иде - монысы киңәшләшеп эшләү өчен генә.



Менә бу “Атна вакыйгалары”. Мансур әфәнденең сүзе белән тулаем килешәбез, бу “Атна вакыйгаларның” авторларының берсе булып без дә заманында чыгыш ясаган идек. Беренче коймак төерле була диләр, ләкин бу коймак төерле булмады, редакторлар менә җәй көне җыелгачтын аларны Тукай-Кырлайга алып барганда да сүз күп булган иде, безнең губернаторлар моны ничек кабул итәрләр дип һәм кабул иттеләр. Миңа калса, бик әйбәт иттереп, менә беренче хәбәрләр дә, беренче информацияләр дә инде шушыны раслый. 22сендә алар янә Казанда җыелалар һәм минемчә бу “Атна вакыйгалары”н дәвам итәргә кирәк, киресенчә, аны информацион яктан баетырга шул чакта гына инде без үзебезнең Татарстан хәбәрләрен читтәге милләттәшләребезгә җиткерә барырбыз. Рәхмәт.

М.З.Шакиров: Менә мин ялгыш икенче комиссиягә эләккәнмен. Анда милләтара, дәүләтара мәсьәләләр карый торган комиссия, кереп утырдым башка комиссияләрдәге шикелле русча сөйләшеп утыралар болар.Инде без татар конгрессының утырышларын да русча алып барсак, әгәр кирәк икән аны тәрҗемә итеп була торгандыр бит. Анда зал зур моннан 5–6 тапкыр, анда кешеләрнең саны да күп. Аннан менә без инде республика күләмендә эшли торган кешеләр ике татарның сез кайчан татарча сөйләшкәнен ишеткәнегез бар? Ике татар обязательно русча сөйләшәләр. Ул иң зур бүлмәләрдән башланып китә шулай һәм аска табан. Һәм без әйтәбез, нишләп соң бездә татар каны юк? Кая киткән соң ул, дип әйтәбез. Әгәр һәрбер татарда ул кан булмаса, һәрбер татар шул канны булдыру, яңарту өстендә эшләмәсә, безнең бервакыттта да татар милләтен күз яше белән алып калып булмый, аның өчен хезмәт кирәк. Менә мин Казанда күптән түгел, эшли башлавыма 1 ел, бездә бөтен әйбер рус телендә бара. Мин аңлыйм, чөнки татарларның күпчелеге шәһәрләрдә урнашкан, аларга җиңел түгелдер, әмма мин уйлыйм конгрессның утырышлары татарча булырга тиеш, мин анда утырдым бер 10–15 минут, гел русча алып барыла, чыгып киттем бу башка конгресстыр дип. Сезнең арада чынлап та татарча сөйләшүләрне ишетеп утыру миңа бик кызыклы булды. Журналистика чынлап та зур көчле корал инде ул. Ислам әфәндегә кушылып әйтәсем килә, биредә бик кызыклы һәм файдалы сөйләшү булды.

И.Ю.Әминов: Чынлап та, милләттәшләр, бүгенге җыелыш бик яхшы узды дип саныйм, чөнки буш сүз сөйләмәдек, , конкрет тәкъдимнәр, конкрет эшләр. Ничектер миңа Президент белән сөйләшергә туры килде.Аның бер акыллы сүзен һич онытмыйм. “Милләт өчен куркып эшләргә ярамый!” дип әйтте ул миңа. Хак сүз! Милләт эше бик авыр, шуңа күрә бу сүз белән җыелышны тәмамлыйм. Әйдәге, бергәләп эшлик, куркмыйча, чөнки авыр эш чынлап та. Сезне телевидениегә безнең летучкага чакырам, килсәгез, сөйләшсәгез безне ишетерләр. Мин уйлаган идем, читтән торып худсовет кебек нәрсә төзергә, сезне беренче булып чакырам. Карарбыз, бергәләшеп сөйләшербез. Бәлки, бер утырышны тулаем интернет проблемаларына багышларбыз, чөнки интернет чыннан да массакүләм мәгълүмат чараларында беренче урынга чыгып бара. Барыгызга да рәхмәт.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының

Массакүләм мәгълүмат чаралары комиссиясе утырышы

РЕЗОЛЮЦИЯСЕ
Комиссия утырышында катнашучылар, татар массакүләм мәгълүмат чараларының милли үзаңны үстерүдә мөһим фактор булуын билгеләп, хөкүмәт һәм милли - мәдәни оешмалар белән тыгыз элемтәдә торуны кирәк дип табалар һәм түбәндәгеләрне тәкъдим итәләр:

1. “Татар иле” бөтендөнья мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәре проектын оештыруга ярдәм күрсәтергә, татар дөньясына танытырга, портал кысаларында иҗат итүче яшьләргә виртуаль мөмкинлекләр булдырырга, татар журналистларын берләштерү өчен кулланырга, виртуаль “татар иле” төзүдә һәм координицияләүдә әлеге челтәрне актив кулланырга;



  1. “Халкым минем” газетасын Россия күләмендә теркәргә;

  2. Татарстаннан читтәге татар мәгълүмат чаралары хезмәткәр­ләреннән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты интернет сәхифәсенә кую өчен регионнардагы яңалыкларны Башкарма комитетка җиткереп торуны сорарга.

3. Дәүләт органнары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары / МКМЧ/ редакцияләре белән бергә яшь татар журналистларының тәҗрибәләрен үстерү курсларын оештырырга.

4. Татарлар яшәгән төбәкләрдәге милли оешмаларның, җәмәгать­челекнең эшчәнлеген “Татарстан – яңа гасыр” телерадиокомпаниясе тапшыруларын пропагандалауга, аларны кабель телевидениесе аша тапшыруга, спутник антенналарын куюга юнәлтергә.

5. РФ матбугат, массакүләм коммуникация чаралары агентлыгына һәм төбәкләрнең хакимиятләренә милли газет-журналлары, радио-телевидение тапшыруларын ачу, булганнарын саклау мәсьәләләрен карауны тәкъдим итәргә.

6. Татарстанда нәшер ителүче газеталарны Россия төбәкләренә үз вакытында җиткерү чараларын күрергә.

7. Танылган шәхесләрнең туу даталарын, кыскача тормыш юлын күрсәткән аерым китап басып чыгаруны тәэмин итү.

8. Рус, инглиз, төрек һәм башка телләрдә иҗат итүче журналистларның татар мәнфәгатен яклаучы рус телле басмалар белән хезмәттәшлекне көчәйтергә.

9. Гомуммилли мәгълүмати-мәдәни яссылыкны булдыру максатыннан, ясалма иярчен, кабельле ТV һәм радио аша татар телендә тапшырулар оештыруны, шулай ук Интернетта татар сегментын киңәйтүне булдырырга;

10. РФ регионнарында, ерак һәм якын чит илләрендә яшәүче миллләттәшләребезнең бөтендөнья интернет челтәрендә эшләп килүче сайтлары белән элемтәләрне ныгытырга, үзара хәбәрләр алышып торырга;

11. Бөтенроссия татар журналистлары арасында “Татар рухы һәм каләм” бәйгесен үткәрүне торгызырга һәм дәвам итәргә;

12. Татар журналистлары иҗатына яки татар журналистлары бастырып чыгарган китапларны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдир итү кичәләрен даими оештырып барырга.


Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының

Мәдәният һәм рухи мирас”



комиссиясе утырышы

комиссия рәисе Вәлиева Зилә Рәхимьян кызы

ТР Мәдәният министрлыгы 10 декабрь 2011


З.Р.Вәлиева: Бөтендөнья татар конгрессының еллык эшчәнлегенә багышланган мәдәният һәм рухи мирас комиссиясенең киңәйтелгән утырышын үткәрәбез. Безнең җыелышка 13 төбәктән Исполком әгъзалары килгән, шул исәптән Мәскәү, Петербург, Волгоград, Свердловск, Курган, Пермь, Саратов өлкәләреннән. Безнең кворум җитәрлек, шуның өчен эшне башларга тәкъдим итәм.

Кадерле милләттәшләребез! Кичә безгә кайгылы хәбәр килде, безнең яраткан язучыбыз, олы шәхесебез Фәнис абый Яруллин бу дөньядан китеп барды, аның якты истәлеген бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим итәм. Рәхмәт. 10.30 Камал театрында хушлашу митингы.

Ике мәсьәлә турында аерым әйтәсем килә. Беренчесе, безнең Россия күләмендә, БДБ илләрендә, Татарстанда шушы комиссия әгъзалары, Исполком әгъзалары белән урыннарда Тукай елы уңаеннан башкарган эш нәтиҗәләре турында һәм икенчесе– киләсе елга планнарыбыз.

Тукай елына килгәндә, ул безне даими рәвештә барган фестивальләр, конкурслардан тыш яңа зур вакыйгалар белән баетты. Алар саны белән генә түгел, иң беренче эчтәлеге белән шундый бай булды. Күргәзмәләрме ул, традицион фестивальләрме, яңа илләргә Тукай иҗаты белән чыгумы – бөтен чаралар да күпкырлы һәм башлыча Мәдәният министрлыгы ярдәме белән алып барылды. Россотрудничество хәбәренә караганд,а безгә 100ләгән чит илләрдә дә Тукай көннәре уздырып, Тукай иҗатына багышланган яңа китаплар чыгарылды, башка зур вакыйгалар булды. Шуның өчен мин беренче мәсьәлә – мәдәният министрлыгының эшчәнлеге турында сүзне Айрат Миннемулла улы Сибагатуллинга бирәм. Рәхим итегез!



А.М.Сибагатуллин: Исәнмесез! Хәерле көннәр! Хөрмәтле милләттәшләр! Сезне Бөтендөнья татар конгрессының “Мәдәният һәм рухи мирас” комиссиясенең утырышында сәламлим. Үткән елгы нәтиҗәләрне барлаганда, инде республикадан читтә яшәгән милләттәшләребезнең рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерергә юнәлтерелгән уртак эшебезнең төп моментларына тукталып китәсем килә.

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән 2011 ел Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Төрки халыклар мәдәнияты һәм сәнгате оешмасы “Тюрксой” да 2011 елны Тукай елы дип белдерде. Татар әдәбияты һәм хәзерге татар теленең чишмә башында торган татар шагыйренең 125 еллыгына багышланган чаралар Россиядә һәм чит илләрдә, татарлар яши торган барлык төбәкләрдә диярлек узды. Юбилей чараларының төп оештыручылары татар милли автономияләре, татар иҗтимагый оешмалары булды.

2011 елның гыйнвар аенда Төркиянең башкаласы Анкарада Тюркской штаб йортында Татарстан делегациясе катнашында Тукай елы тантаналы итеп ачылды. Соңрак Анкарада Габдулла Тукайның күргәзмәсе булды, Тарсузда Тукай бульвары ачылды, шәһәрнең яңа урамнарының берсен татар халкының бөек шагыйре исеме белән атадылар, Истанбулның тарихи районында Габдулла Тукай паркы ачылды, Мәскәүдә Тукайга һәйкәл һәм Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәрендә шагыйрьнең күргәзмәсе булды. Шулай ук Чаллы шәһәрендә Тукайга һәйкәл ачылды һәм инде тагын бер җылы хәбәр килде: Уфада да, алла бирсә, Тукайга һәйкәл булачак. Бәйрәм чаралары бигрәк тә зурлап югары дәрәҗәдә чит илләрдә – Финләндиядә, Төркиядә, Казахстанда, Польшада, Литва, Узбекистан, Кыргызыстан, Таджикистан, Аргентина һ.б. үтте. Мәдәният министрлыгы үз чиратында ел дәвамында һәр бәйрәм чарасында иҗат төркемнәренең, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең катнашуын тәэмин итте. Шул бәйрәм чараларының иң әһәмиятлеләрен атап үтәм. Казахстанның татар җәмәгатьчелеге һәрвакыттагыча активлык күрсәтте. Уральскида, Астанада, Алма-Атада, Шымкентта күп төрле чаралар уздырды. Алар арасында Тукайның туганнан туган сеңлесе Суфия Вәлитова-Зябирова белән очрашу; өлкә казах драма театрында концерт, яшьләр арасында волейбол буенча ярыш, әдәби кичәләрне атап үтәргә була. Әзербайҗанда Тукайның шигырьләр җыентыгы әзербайҗан һәм татар телендә дөнья күрде, әдәби музыкаль кичәләр уздырылды, әле менә төгәл бу көннәрдә диярлек безнең республикадан бер төркем делегация Бакуга Тукайга багышланган фәнни-гамәли конференциягә юлга чыгачак.

Кыргызстанның дәүләт тарихы музее залында “Казан егетләре” төркеме катнашында юбилей кичәсе уздырылды. Ташкентның “Төркестан” мәдәният сараенда Татарстан сәнгать осталары катнашында тантаналы җыелыш һәм музыкаль әдәби кичә узды. Ел дәвамында татар милли оешмалары Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган әдәби кичәләр, фольклор фестивальләре, фәнни-гамәли конференцияләре, конкурслары оештырылды. Әстерхан, Самара, Түбән Новгород, Мәскәү, Ульяновск, Чиләбе, Свердловск, Мурманск, Төмән өлкәләрендә, Мари Эл, Чувашия Республикасында, Ханты-Манси автономия округында яшәүче ватандашларыбыз бик актив булдылар.

Мәдәният министрлыгы мондый чараларның бик күбесенә республика иҗат төркемнәренең, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең, сәнгать осталарының катнашуын тәэмин итте. Тукай елы Россиянең регионнарына таралуына килгәндә, республика профессиональ сәнгать төркемнәре гастрольләренең киң географиясен дә атарга кирәк. Аларның Тукай елы исеме белән оештырылган чыгышлары һәрдаим уңыш белән узды. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры гастрольләре Мәскәүдә, Әстерхан һәм Оренбург өлкәләрендә, Алтай республикасында; Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үзенең иң яхшы спектакльләрен Пермь ягында, Курган, Свердловск, Төмән, Киров өлкәләрендә, Мәскәүдә, Чувашия һәм Удмуртия республикаларында күрсәтте. Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле гастрольләр белән Төркиягә, Мәскәүгә, Пермь краена һәм Удмуртиягә бардылар. Яр Чаллы курчак театры Казахстан, Әзербайҗан, Краснодар һәм Сыктывкар, Воркута, Вангашор шәһәрләренә гастрольләр оештырылды.

Елдан ел Россия регионнарында татар җәмгыятьләренең “Түгәрәк уен” Бөтенроссия татар фольклор фестиваленә игътибар көчәя. Бу елның сентябрь аенда Пермь төбәгендә Башкортостан, Удмуртия, Мари Эл республикаларыннан, Омск, Свердловск, Төмән, Түбән Новгород, Чиләбе, Самара, Оренбург өлкәләреннән килгән фольклор коллективларын үзенә җыйды. Фестивальнең төп бурычларының берсе татар халкының гореф гадәтләрен, йолаларын саклау. Шушы фестивальдә 500ләп кешенең катнашуы бу гамәлнең нинди мөһим икәнлеген бик ачык күрсәтә.

Үзара аралашу һәм дустанә мөнәсәбәтләрне киңәйтүдә зур өлеш керткән чаралар рәтендә тагын Мәскәүдә Татарстан Республикасы көннәре һәм Татарстан Республикасында Мәскәү көннәре, Татарстанда Башкортстан республикасы мәдәният көннәре булды. Шунысын да аерым әйтеп үтәргә кирәк: татар җәмәгать оешмалары бу чараларның гаммәви мәгълүмат челтәрләре аша киң яктыртып бардылар. Чараларны уздырырыга дәүләт җитәкчелеге вәкилләрен дә җәлеп итә алдылар. Быел 199 төбәктә булган 140 Россия субъектында, 59 ерак һәм якын чит илләрдә уздырылган Сабантуй бәйрәмнәре дә Тукайның 125 еллыгына багышланды. Аларда катнашырга без 700дән артык артист, 90 иҗат төркемен җибәрдек. Аннан кала республикабызның 36 районыннан бу бәйрәмдә иҗат осталары да катнашты. Республиканың дәүләт җитәкчелеге, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, милли мәдәни автономияләр һәр төбәктә берләшеп, күләмле эш алып бардылар. Вакытында хәбәр алышып тору, туган сорауларны бергәләшеп, чишү зур һәм җаваплы компаниянең уңышлы узуына ярдәм иттеләр.

Форсаттан файдаланып, милли мәдәни оешмаларга, җитәкчеләренә актив катнашучыларына Тукай юбилеена багышланган чараларны һәм үзебезнең Сабантуй бәйрәмнәрен уздырганнары өчен зур рәхмәтемне җиткерәм.

Мәдәният министрлыгы үз чиратында бу мөмкинлектән чыгып, милли мәдәният автономияләрнең үтенечләрен, сорауларын кәнагатьләндерергә тырышты. Без Россия тышкы эшләр министрлыгының Россия хезмәттәшлеге Россотрудничество оешмасына, татар милли мәдәни автономияләргә Сабантуй һәм Тукайга багышланган чараларны уздырганда булышлык итүне сораган мөрәҗәгатьнең йогынтысы көчле булды. Шул сәбәпле башка елларга караганда күп илчелекләр һәм чит илләрдәге рус мәдәнияте үзәкләре Сабан туена һәм Тукайга багышланган чараларны уздыруда җирле татар оешмаларына зур ярдәм иттеләр. Мондый күренеш, әлбәттә, Татарстанның авторитеты турында да, татар милли мәдәният үзәгенең эшчәнлеге, әһәмияте турында да сөйли. Бүген залда утыручыларның күпчелеге татар милли мәдәни автономияләренә Россия илчелегенең Россия хезмәттәшлеге оешмасының бәйрәмнәрендә уздырырга керткән өлеше, ярдәме дә зур булды дип раслый алам. Әлбәттә, Россиянең күп төбәкләрендә җирле хакимият зур булышлык күрсәтте. Чын күңелемнән сезне 2012 елда Владивостокта үтәчәк Федераль Сабантуена чакырам. 2012 елгы бәйрәмебез дә 70 меңләп кунак һәм катнашучылар җыйган Ижауда, Екатеринбургта узган Сабантуйларның дәрәҗәсеннән калышмас дип ышанып каласы килә.

Республика җитәкчелеге, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Мәдәният министрлыгы исеменнән таяныч булганнары һәм зур ярдәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәтемне белдереп, Татарстанның иҗат багланышларына милли мәдәниятның дәрәҗәсенә сокланып язылган рәхмәт хатларының әле дә күпләп килеп торганын билгеләп үтәсем килә. Күп хатлар регион җитәкчелеге, шәһәр башлыклары, Россия һәм чит ил илчелекләре исеменнән җибәрелде. һичшиксез бары үзара дус булып яшәгәндә генә яхшы яшәргә була. Киләчәктә дә үзебезнең мәдәниятебезне саклауда, аның иң күркәм үрнәкләрен танытуда бердәм тырышырбыз дип ышанып калам. Бик зур рәхмәт сезгә.




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   6   7   8   9   10   11   12   13   ...   20




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет